1нче квалификацион категорияле укытучы



жүктеу 36.34 Kb.
Дата08.05.2019
өлшемі36.34 Kb.

1нче квалификацион категорияле укытучы

Мәхмүтова Индира Әнәс кызы.

( 7нче сыйныф, рус төркеме)
Тема: Казан театрлары

Максат: Башкалабыз Казанда урнашкан театрлар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, тема буенча яңа мәгълүмат бирү, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү, тема буенча диалогик hәм монологик сөйләм телен үстерү, сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдаланырга күнектерү.

Җиhазлау:

1. VII сыйныф дәреслеге Ф.С.Сафиуллина, 114-115 б, 119-120б.

2. Компьютерлар, экран, диск.

3. Театрлар турында китаплар күргәзмәсе.



Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү hәм системалаштыру

Дәрес барышы:

1. Дәресне оештыру.

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар. Дәресне башлыйбыз, утырыгыз.

Дежур укучы белән әңгәмә.

2. Актуальләштерү.

Музыка яңгырый.

- Укучылар, инде берничә дәрес дәвамында без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (Казан театрлары турында)

- Бүгенге дәресебездә дә без башкалабыз Казанда урнашкан театрлар турында белемнәрне тирәнәйтербез, тема буенча яңа мәгълүматлар да алырбыз.

- Ә хәзер мин сезгә Г.Тукайның “Театр” шигыреннән өзек укып китәм. Ә сез шигырьне игътибар белән тыңлагыз hәм анда нәрсә турында сүз барганлыгын аңларга тырышыгыз. Шигырь тексты укучыларга да таратыла.

- Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышу (төркемнәрдә эш).

- Дәреснең эпиграфы итеп мин әлеге шигырь юлларын алдым.

Экранда дәреснең эпиграфы күрсәтелә (1 укучы эпиграфны кычкырып укый):

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

- Әйе, театр кешене рухи яктан баета. Ул кешене елата да, көлдерерә дә, яшәргә дә өйрәтә. Мин сезне бүгенге дәрестә театрның гүзәл дөньясы буйлап сәяхәткә чакырам. Татарстанда театрлар байтак. Ә Казан шәhәрләрендә нинди театрлар бар?

Көтелгән җаваплар:

1) М.Җәлил исемендәге опера hәм балет академия театры

2) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

3) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма hәм комедия театры

4) Казан дәүләт яшь тамашачы театры

5) Казан дәүләт курчак театры

6) В.Качалов исемендәге рус Зур драма академия театры



3. Яңа тема өстендә өстендә эш:

- Әйе, Казаныбыз да теарларга бик бай. Хәзер без сезнең белән әлеге театрларга читтән торып сәяхәткә чыгабыз. Моның өчен безгә сез өйдә эшләп килгән проект эшләре, рефератлар ярдәмгә килер. Әйдәгез, иң уңышлы эшләр белән танышып китик. Игътибар белән тыңлагыз, соңыннан без бу белемнәрне тикшерербез. Укучылар такта янында театрлар турында сөйлиләр, экранда театрларның күренешләре, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелә, салмак музыка уйный.

- Чыгышлардан соң театрлар турында әңгәмәләр үткәрелә (диалоглар).

- Физминут.

-Күптән түгел безнең шәhәргә Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары гастрольләргә килделәр. Сез үзегез алар алып килгән спектакльне карарга бардыгыз. Тамашадан алган тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле (1 укучы монолог, берничә укучы диалог төзи).

-Укучылар, Казанда әлеге театрлардан тыш В.Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры бар (укытучы әлеге театр турында укучыларда яңа белем формалаштыра, экранда күрсәтелеп барыла).

- Безнең республикада районнарында да театрлар бар. Әйтегез әле, Татарстанның нинди шәhәрләрендә театрлар эшләп килә?

Көтелгән җаваплар:

Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама, Лениногорск, Яр Чаллы, Буа, Бөгелмә шәhәрләрендә.

4. Ныгыту.

а) Дәреслек белән эш:

7- күнегү, 121бит ( сүзләрдән җөмләләр төзү)

б) Укучыларга түбәндәге бирем бирелә.

Тактага агач рәсеме эленгән. Агачта яфраклар, анда сораулар язылган. Укучылар чиратлап чыгалар, яфрактагы сорауларга җавап бирәләр.

Сораулар түбәндәгеләр:

- Нинди театрда Р.Нуриев, Ф.Шаляпин исемендәге фестивальләр уза?

- Г.Камал театрына быел ничә ел тула?

- Казан шәhәрендә нинди театрда буласың килә?

- Курчак театры Әлмәттә урнашканмы?

- Иптәшеңне театрга чакыр?

- М.Җәлил исемендәге опера hәм балет театрының архитектурасы, бизәлеше ничек?

- Г.Камал исемендәге театрның архитектурасы, бизәлеше ничек?

- Курчак театры кайда гастрольләрдә була?

- Ни өчен Татар дәүләт драма hәм комедия театры К.Тинчурин исемен йөртә?

- 2006 ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде?

в) Компьютерларга кертелгән тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү (тест эшләү).Урыннарда утыручылар В.Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры турындагы мәгълүматны экраннардан дәфтәрләргә язалар.

г) Китап күргәзмәсе турында укытучы сөйли.



5. Өй эше:

1. I төркем: “Спектакль карагач” темасына сочинение язарга.

2. II төркем: Лениногорск театры турында мәгълүмат алып килергә (уртача төркемгә).

3. III төркем: Журналлардан театрлар турында кызыклы материал табып килергә (йомшак төркемгә).



6. Дәресне йомгаклау .

- Укучылар, шуның белән Казан театрларына сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бүгенге дәресебездә без сезнең белән Казандагы театрлар турында белемнәребезне тирәнәйттек, яңа мәгълүматлар алдык. Сезгә сәяхәт ошадымы? Инде хәзер Казанга барып әлеге театрларны үз күзләрегез белән күрәсегез генә калды.



Билгеләр кую.

Дәрес ахырында салмак музыка яңгырый.
Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет