2017 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары планы



жүктеу 210.03 Kb.
Дата03.05.2019
өлшемі210.03 Kb.


Татарстан Республикасы Миистрлар Кабинетының 2017 ел, 7 февраль, 69 нчы карары белән расланды

2017 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары

планы


Т/с

Чара исеме


Үтәүчеләр

Үтәү вакыты




1

2

3

4

Оештыру чаралары




Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен 2017 елгы язгы ташуга әзерләү чаралары үтәлешен тикшерү графигын төзү

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе эшче төркеме (алга таба – Татарстан Республикасы ГХКБ һәм ЯКТ комиссиясе), Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (алга таба – ТР ГОЭ ГХМ)

2017 елның

5 мартына кадәр





Язгы ташу китерә торган зыяннарны киметү һәм бетерү өчен кичектергесез чаралар күрүне таләп итә торган мәсьәләләрне даими рәвештә карап тикшерү

Татарстан Республикасы ГХКБ һәм ЯКТ комиссиясе эшче төркеме, ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренә язгы ташуга каршы һәм кисәтү чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә оештыру-методик ярдәм күрсәтү

Татарстан Республикасы ГХКБ һәм ЯКТ комиссиясе эшче төркеме, ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Язгы ташуга каршы чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү максатларында, республиканың су басарга мөмкин булган зонага туры килә торган торак пунктларына ТР ГОЭ ГХМ хезмәткәрләренең баруын оештыру

ТР ГОЭ ГХМ, Татарстан Республикасы ГХКБ һәм ЯКТ комиссиясе эшче төркеме

2017 елның

20 мартына кадәр





Татарстан елгаларында көтелә торган язгы ташу тасвирламаларын, су күтәрелүнең иң югары дәрәҗәләре фаразын, Идел-Кама каскады сусаклагычына су килү фаразларын ТР ГОЭ ГХМ кертү

«Татарстан Республикасының Гидро-метеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ТР ГӘТММИ» ФДБУ) (килешү буенча), Су хуҗалыгы буенча «Средволга-водхоз» федераль дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «Средволгаводхоз» ФДБУ) (килешү буенча)

2017 елның

17 мартыннан –

2017 елның

1 июненә кадәр





Республика территориясен су басарга мөмкин булган зоналар буенча районнарга бүлү һәм көтелә торган метеошартлар турындагы мәгълүматлар нигезендә язгы ташу китереп чыгарырга мөмкин булган һәм иң начар сценарийның үзгәрү модельләрен һәм фараз-исәп-хисап сценарийларын әзерләү

ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу чорында



Республиканың су объектларында суның дәрәҗәсен, куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин булган һәм авария хәлендәге гидротехника корылмаларының торышын тикшерүдә тоту өчен вакытлыча күзәтү челтәре (гидрология постлары) эшчәнлеген оештыру

ТР ГОЭ ГХМ, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу чорында



2017 елгы язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре утырышларын үткәрү. Үткән елларда язгы ташу узу нәтиҗәләрен исәпкә алып, язгы ташуга каршы үткәрелгән чараларны бәяләү

муниципаль берәмлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре (килешү буенча), ТР ГОЭ ГХМ


2017 елның

20 мартына кадәр





Язгы ташу сулары басарга мөмкин булган зоналардан халыкны, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм матди байлыкларны өлешчә эвакуацияләү (күчерү) планнарын тәгаенләү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

20 мартына кадәр





Язгы ташу чорында халыкны һәм территорияләрне саклау буенча муниципаль берәмлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре, оператив төркемнәр гамәлләре күнегүләрен үткәрү

муниципаль бермәлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре рәисләре (килешү буенча)


2017 елның

20 мартына кадәр





Халыкка, муниципаль берәмлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләренә хәбәр итү системаларының эшләргә яраклы булу-булмавын тикшерү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

15 мартына кадәр





Су басу зонасына туры килә торган торак пунктлар белән радиоэлемтә оештыру, элемтә көчләрен һәм чараларын исәпләү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

15 мартына кадәр





Сыек калдыклар туплану, агулы химикатлар саклау урыннарында һәм чистарту корылмаларында өске суларның сыйфатын тикшерүдә тотуны оештыру

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьтән файда-лану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча), Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча)

язгы ташу чорында



Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар салган зыяннарны бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенә һәм ТР ГОЭ ГХКМ караган оператив эш итү төркемнәрен формалаштыру һәм аларның әзерлеген тәэмин итү

Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе (килешү буенча), ТР ГОЭ ГХМ

2017 елның

15 мартына кадәр





Татарстан Республикасының су объектларында боз тыгылган урыннарны бетерү буенча шартлату эшләрен үткәрү өчен шартлаткыч матдәләрне һәм шартлату чараларын транспортта ташыганда аларны озата баруны тәэмин итү

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (килешү буенча)

язгы ташу чорында



Язгы ташу аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кешеләргә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерү

ТР ГОЭ ГХМ, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Язгы чорда республика территориясендә язгы ташу күре-нешләренә бәйле булган гадәттән тыш хәлләр сала торган зыяннарны кисәтү һәм бетерү буенча оператив планга («Язгы ташу» планына) төзәтмәләр кертү, аны үтәү өчен җәлеп ителә торган көчләрнең һәм чараларның үзара хезмәттәшлеген оештыру

ТР ГОЭ ГХМ, Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

15 мартына кадәр





2017 елгы язгы ташу узган чорда Татарстан Республикасы халкын һәм территорияләрен саклау чараларына җәлеп ителә торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм оешмалар арасында үзара мәгълүмати хезмәттәшлек оештыру турындагы килешүләргә төзәтмәләр кертү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 мартына кадәр





Гидротехника корылмаларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә мәгълүмат җыюны һәм эшкәртүне гамәлгә ашыру, шулай ук әлеге мәгълүматны мәнфәгатьле министрлыклар һәм ведомстволар белән уртаклашу

ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Муниципаль берәмлекләрнең бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтләре тарафыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасына караган тиешле муниципаль звенолар составына керә торган ведомстволарның, оешмаларның кизү-диспетчерлык хезмәтләре белән күнегүләр үткәрү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

аерым план буенча



Фараз нигезендә торак пунктларын су басарга мөмкин булган муниципаль берәмлекләр оешмалары, ведомстволары идарә органнары, көчләре һәм чаралары белән күнегүләр үткәрү

Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе (килешү буенча), Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе (килешү буенча)

2017 елның

1 мартына кадәр


Гамәли чаралар




Боз тыгылган урыннарны бетерү буенча кече елгалар участок-ларында шартлату эшләрен үткәрүне оештыру

Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе (килешү буенча), ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу чорында



Гидротехника корылмаларын (инженерлык саклагыч объектларын, буаларны, плотиналарны, дамбаларны һ.б.) кар суларының мөмкин булган иң зур күләмнәрен уздырып җибәрүгә әзерләү эшләрен үткәрүне оештыру

гидротехника корылмалары хуҗалары, аларны эксплуатацияләүче оешмалар (килешү буенча)

2017 елның

10 мартына кадәр





Боз тупланмалары барлыкка килүне һәм боз кисәкләре бер урынга җыелуны кисәтү, бозларны ваклауны оештыру, гидротехника корылмаларының барлык фронты буенча суагызгыч тишемнәрдән боз өемнәрен үткәреп җибәрү

гидротехника корылмалары хуҗалары, аларны эксплуатацияләүче оешмалар (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу чорында



Интенсив язгы ташулар фаразланган очракта, инженерлык саклагыч корылмаларга күзәтчелек итүне көчәйтү, тәүлек буе кизү тору һәм ышанычлы элемтә һәм хәбәр итү системасын оештыру

гидротехника корылмалары хуҗалары, аларны эксплуатацияләүче оешмалар (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Су басарга мөмкин булган торак пунктлар янында халыкка авиация техникасын кулланып ярдәм күрсәтү өчен вакытлыча вертолет мәйданчыкларын (мөмкинлек булганда) әзерләү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 мартына кадәр





Су басарга мөмкин булган торак пунктларны халыкка (мөмкинлек булса) ярдәм күрсәтү өчен җиңел моторлы йөзү чаралары белән тәэмин итү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 мартына кадәр





Муниципаль берәмлекләрнең бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтләрен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасына караган муниципаль звено составына керүче оешмаларның, ведомстволарның кизү-диспетчерлык хезмәтләре, җа-ваплы вазыйфаи затлары турында мәгълүматлар белән актуальләштерелгән телефон белешмәлекләре белән тәэмин итү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 мартына кадәр





Кышкы чорның тискәре зыяннарын һәм ремонт вакытында эшләп бетерелмәгән эшләрне үз вакытында ачыклау һәм җиренә җиткереп эшләп бетерү максатларыннан чыгып, мелиорация системаларын һәм корылмаларын кабат тикшерү

гидротехника корылмалары хуҗалары, аларны эксплуатацияләүче оешмалар (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

25 мартына кадәр





Муниципаль берәмлекләр территорияләрендә халыкка һәм территориягә куркыныч тудыручы, имин эксплуатацияләүне тәэмин итеп булмый торган гидротехника корылмалары булу-булмауга тикшерүләр үткәрү

гидротехника корылмалары хуҗалары, аларны эксплуатацияләүче оешмалар (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

20 мартына кадәр





Язгы ташу алды һәм язгы ташу чорларында сусаклагычларның оптималь дәрәҗәләренә ирешү өчен Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының эш режимнарын билгеләү буенча Су ресурслары федераль агентлыгының Идел-Кама каскады сусаклагычлары эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара оператив төркемгә тәкъдимнәр әзерләү

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР ГОЭ ГХМ


2017 елның

1 мартына кадәр






Якын тирәдәге территорияләрнең су астында калуына юл куймау буенча үз вакытында чаралар күрү һәм су басу куркынычы булган очракта халыкка хәбәр итү өчен сусаклагычларның билгеләнгән эш режимын саклауны тикшерүдә тоту

Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулары идарәсенә караган Татарстан Республикасы буенча Су ресурслары бүлеге (килешү буенча), «Средволгаводхоз» ФДБУ (килешү буенча), ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу чорында



Россия Федерациясе субъекты милкендә, муниципаль милектә булган гидротехника корылмаларына һәм хуҗасыз гидротехника корылмаларына капиталь ремонт үткәрүне гамәлгә ашыру, шулай ук «2012 – 2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында хуҗасыз гидротехника корылмаларын бетерү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субсидияләр исәбеннән 2017 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле гидротехника корылмалары исемлеген билгеләү

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе (килешү буенча), Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары

2017 елның

1 маена кадәр





Авария яки авария алды хәлендәге, шулай ук милеккә хокуклары теркәлмәгән (кабул итү-тапшыру актлары буенча тапшырылган) гидротехника корылмаларына комиссион тикшерү үткәрү. Гидротехника корылмаларын тикшерү актларын төзү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча), Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Су объектларының су саклау зоналарын пычратуга һәм язгы ташу суларының сыйфатын начарайтуга юл куймау буенча (бигрәк тә сыек калдыклар туплана торган районнарда, чистарту корылмалары һәм агулы химикатлар саклау, елгаларның һәм сулыкларның боз өстенә автотранспорт керү, ведомстволар причаллары һәм елга транспортының төяү-бушату урыннарында) оештыру чараларын һәм инженер-техник чаралар үткәрү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча), Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Средволгаводхоз» ФДБУ (килешү буенча), Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча), Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча), Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы

2017 елның

15 мартына кадәр – оештыру чаралары, язгы ташу чорында – гамәли чаралар





Язгы ташу сулары басарга мөмкин булган зонага туры килә торган авыл хуҗалыгы объектларын һәм терлекләр күмелгән урыннарны (шул исәптән түләмә авырулы терлекләр күмелгән урыннарны) тикшерү. Үләт базларын су басуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүне оештыру

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 апреленә кадәр





Шәһәрләрдәге һәм районнардагы юлларда кар суларының иң зур күләмнәрен агызып җибәрү өчен су үткәрү торбаларын, канауларны, каналларны, җыелган яңгыр сулары канализа-циясе корылмаларын чистарту чараларын үткәрүне оештыру

«Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе (алга таба – «Главтатдортранс» ДКУ), «Федераль юллар агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесе (алга таба – «Волго-Вятск управтодор» ФКУ) (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында




Су басарга мөмкин булган зонага туры килә торган электр белән тәэмин итүче кабель линияләренә, трансформаторлы ярдәмче станцияләргә тикшерү үткәрү. Аларны имин экс-плуатацияләү чараларын күрү

«Сетевая компания» ААҖ (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

25 мартына кадәр һәм язгы ташу чорында





Күперләрне тикшерү һәм ныгыту, аларны торгызу өчен материаллар һәм чаралар әзерләү. Куркыныч ихтималы булган суга якын урнашкан ясалма корылмаларны аеруча тикшерүдә тоту.

Вакытлыча кичүләр һәм аркылы чыгу урыннарын торгызу урыннарын билгеләү



«Главтатдортранс» ДКУ, «Волго-Вятск управтодор» ФКУ (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Автоюлларның һәм ясалма корылмаларның язгы ташу узу чорында эшләргә әзерлеген һәм аларны карап тоту дәрәҗәсен билгеләү буенча тикшерүләр үткәрүне оештыру

«Главтатдортранс» ДКУ, «Волго-Вятск управтодор» ФКУ (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Су басарга мөмкин булган зоналарга туры килә торган торак биналардан һәм халыкның тереклек эшчәнлеген тәэмин итү системалары объектларыннан кар суларын агызып җибәрү эшләрен үткәрүне оештыру

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

25 мартына кадәр һәм язгы ташу чорында





Коммуналь хуҗалык объектларында язгы ташу китереп чыгарган гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының авария-техник запасыннан матди-техник чараларны оператив бирүне тәэмин итү

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы

2017 елның

25 мартына кадәр һәм язгы ташу чорында





Йөзү чараларын, инженерлык, юл-төзелеш техникасын һәм башка кирәкле техниканы кичектергесез һәлакәт-торгызу эшләрен үткәрү очрагына әзерләү, аны кирәкле күләмдәге ягулык һәм майлау материаллары белән тәэмин итү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

20 мартына кадәр






Гадәттән тыш хәлләрне һәм аларның зыяннарын бетерү өчен түбәндәгеләр запасларын булдыру:

финанс чараларының, матди-техник чараларның;

инертлы һәм сорбентлаучы материалларның


Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

20 мартына кадәр





Язгы ташу чорында зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру буенча әзерлек эшләрен үткәрү. Медикаментларның кирәкле резервын булдыру

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 апреленә кадәр





Язгы ташу чорында зыян күргән халыкның тереклек эшчәнлеген беренче чиратта тәэмин итүгә әзерлек эшләрен үткәрү

Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 апреленә кадәр





Суның сыйфаты начарайганда кичектергесез чаралар күрү өчен эчә торган сыйфатлы су әзерләү предприятиеләрендә зарарсызландыру чараларының, реагентларның өстәмә запасларын (иң кимендә бер ай эшләрлек) булдыруны тәэмин итү

Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, Җирле үзидарә органнары (килешү буенча), су белән тәэмин итү һәм су чыгару объектлары хуҗалары һәм аларны баланста тотучылар (килешү буенча)

2017 елның

1 апреленә кадәр





Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 ел, 8 апрель, 235 нче карары белән расланган «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мелиорациясен үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән 2017 елда буаларны һәм гидротехника корылмаларын проектлаштыру, төзү, төзекләндерү, торгызу, капиталь ремонтлау эшләрен үз эченә алган гидротехника корылмаларын торгызу буенча мелиорация эшләре объектлары исемлеген раслау

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Республикасы буенча җирләр мелиорациясе һәм авыл хуҗалыгы су белән тәэмин итү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе (килешү буенча), Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

2017 елның

1 маенакадәр





Торак пунктларны эчә торган су белән тәэмин итү чыганакларына су керү, аларны су басу очрагына эчә торган су китерү өчен шартлар тәэмин итү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



2017 елгы язгы ташу чорында махсус боз шартлату эшләрен үткәрү өчен «Татарстан Республикасы ГОЭ ГХМ каршындагы Татарстан Республикасының эзләү-коткару хезмәте» дәүләт казна учреждениесе базасында шартлатучылар командасын әзерләү

ТР ГОЭ ГХМ

2017 елның

10 апреленә кадәр





Халыкны үзәктән ераклаштырылган су белән тәэмин итү чыганакларына су керүне, су басуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чаралары үткәрү

Җирле үзидарә органнары (килешү буенча)

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында

Тикшерүдә тоту чаралары




Торак-коммуналь, юл, энергетика, медицина предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең язгы ташу чорына әзерлеге турындагы чыгышларын тыңлау

муниципаль берәмлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре (килешү буенча)


2017 елның

25 мартына кадәр





Узган еллардагы язгы ташу анализын исәпкә алып, магистраль үткәргеч торба транспорты объектларын эксплуатацияләүче предприятиеләрнең 2017 елгы язгы ташу узачак чорда эшләүгә әзерлегенә тикшерүләр үткәрү

Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе (килешү буенча)

2017 елның

25 мартына кадәр





Эчә торган суның сыйфатына, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү өчен файдаланыла торган ачык су чыганаклары-ның, су алу урыннарының торышына санитария-эпидемиоло-гия тикшерүен оештыру

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча), су белән тәэмин итү һәм су чыгару объектлары хуҗалары һәм аларны баланста тотучылар (килешү буенча)

2017 елның

10 маена кадәр





Әлеге План чаралары үтәлешен муниципаль берәмлекләрнең ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре тарафыннан сайлап алып тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру

ТР ГОЭ ГХМ

2017 елның

1 апреленә кадәр





Ведомство буйсынуындагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның язгы ташу чорында халыкны һәм территорияләрне саклау чараларын үткәрүгә әзерлеген һәм сыйфатын тикшерүдә тотуны оештыру

Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары

2017 елның

1 апреленә кадәр





Республика территориясендә язгы ташу узу турында халыкка үз вакытында хәбәр итү

«ТР ГӘТММИ» ФДБУ (килешү буенча), ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында

__________________________________





Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет