Алтыннан кече түгел мин



жүктеу 147.9 Kb.
Дата14.02.2018
өлшемі147.9 Kb.


(Фәнис Яруллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби – музыкаль кичә)


Укытучы Шиһабиева Ф.А.




Түземнәр генә бәхеткә лаек!
Максат: Ф.Яруллинның батырлыкка тиң тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Аның иҗатына карата укучыларда кызыксыну уяту.

Әсәрләре аша укучыларда ихтыяр көче һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.


Җиһазлау: Ф.Яруллинның портреты, стенд “Түземнәр генә бәхеткә лаек!”, Ф.Яруллинга багышланган папкалар, стенд – газета.
Кичә барышы
Алтыннан кече түгел мин

Ипидән олы түгел.

Үлемнән көчле түгел мин

Тик язмыш колы түгел.

1 а. б. Артта – үтелгән гомер. Шуның ничә елы урын өстендә. Ә күз алдында һаман да ямьле Ык буйлары, аның тугайлары, болыннары... 1958 елның кояшлы көләч, җылы бер көне. Хәрби күнегүләр... Укчы радист Ф. Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнде.

2 а. б. Егерме яшьлек караңгы, ерак бушлыкка очты. Аннары..., аннары госпиталь. Үле куллар, үле аяклар. Бары ти коңгырт кара күзләр хәрәкәтләнәләр дә, авыз бераз кыймылдый. Муен һәм арка умырткалары сынган. Йокысыз төннәр..., операция бүлмәләре..., перевязкалар. Әнисенең күз яшьләре.

1 а. б. Казан больницаларына кадәр ул шигырь яза башлый. Яза башлады дип әйтергә ансат. Ничек башланды соң әле бу?
2 а. б. Нәрсәгә яшереп торырга: үлем турында да аз уйламады Фәнис. Җан көеге булып яшәүдән ни мәгънә бар?! Тукта, ә Николай Остросвкий? Әнә ул ничек яшәгән. Димәк, көрәшергә, соңгы сулышка кадәр көрәшергә кирәк! Хәзер инде Фәнис башын бора ала, аз булса да куллары хәрәкәтләнә.

1 а. б. Каләмне уң бармагы астына кыстырып, уңына караганда бераз хәрәкәтчән сул кул белән терәтеп, этеп йөртергә ни гомер өйрәнде икән Фәнис?! Һәм менә ул яза... Шигырьләр яза, хикәяләр яза.

1 нче укучы “Тозлы тамчы” шигырен сөйли

Мин бер тамчы, тозлы тамчы

Булды минем язмыш ачы.

Авыр озын юллар үттем

Зур диңгезгә кушылганчы.

Болыт булып мендем өскә

Нурлар җыеп йөрдем эчкә, -

Күп сынаулар узыйм дидем,

Кимемәсме тозым, дидем.

2 а. б. Әнә шулай ул үзендә көч таба, үзенә дуслар таба. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырының да авторы Ф. Яруллин

(җыр башкарыла)

2 нче укучы Миндә йөртәм шушы зур исемне –

Кеше дигән бөек атым бар.

Шул исемгә тап төшермәм диеп,

Үз – үземә биргән антым бар.
3 нче укучы Таянырга якын дусларым бар,

Көрәшергә эчтә ялкын бар.

Һәм йөрәктә бетмәс җылы биргән

Җир кояшы – бөек халкым бар.
2 а. б. Әйе, каты авыруга дучар булуга карамастан, күңелен төшерми. Кулына каләм алып, кешеләргә үз сөенечләрен, хәсрәтләрен сөйләп бирә.

4 нче укучы Җир йөзендә күбрәк торган саен

Мәхәббәтем арта җиремә.

Барган саен ныграк төшенәмен

Туган җирләремнең серенә.


5 нче укучы Кунак булып түргә менәр өч

Тирең түгеп муллык тудыр син

Аннан гына хаклы хуҗа булып

Түр башына менеп утыр син.
1 а. б. Дөрестән дә Фәнис Яруллин әдәбиятның түр башына менәрлек язучысы булды. Ул “Җан авазы” дигән әсәрләр җыентыгы өчен Г. Тукай исемендәге бүләккә лаек булды. Ул өч китаптан тора. (китаплар укучыларга күрсәтелә)

2 а. б. Фәнис Яруллин төрле жанрларда иҗат итә. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә ул үзенең язмышы турында яза.
6 нчы укучы Алтыннан кече түгел мин

Ипидән олы түгел.

Үлемнән көчле түгел мин

Тик язмыш колы түгел.

1 а. б. Әйе, Ф. Яруллин язмышына буйсынмый, тау – ташлар арасыннан котылып чыккан чишмәдәй кайный, ялкынланып өскә күтәрелә. Шигырь арты шигырь, хикәя арты хикәя туа. Мөгаен, аны тотып торган бердәнбер таяныч – тормышка, кешеләргә, яраткан тормыш иптәшенә, җир – суга, һәр аткан таңга, һәр туган көнгә мәхәббәттер. “Куралар да җил сындырганнан соң көй чыгара. Синең җырлавың бердә гаҗәп түгел!” – диләр аңа дуслары.

1 нче укучы Яхшы шигырь – шул ук дару бит ул,

Димәк, шагыйрь – күңел докторы.

Матур җыр ул, көчле дару кебек,

Йөрәкләргә үтә туп – туры.

2 а. б. Әнә шулай үз авыруын, үз язмышын кбрәк җырларга тырыша. Ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр һәрвакыт аның тирәсендә була. Ә аның иң якын дусты – ярдәмчел тормыш иптәше Нурсөя була. Ф. Яруллинның аңа атап язган шигырьләре дистәдән артык. (бер шигыре укыла)

Җыр яңгырый

1 а. б. Без Фәнис абыйның шигырьләрен яратып укыйбыз. Хәзер сез аның берничә шигырен тыңлап китәрсез.


(Берничә бала яттан Ф. Яруллинның шигырләрен сөйли)
Әдәпле бала”, “Мөгез”, “Иң әйбәт әйбер кемдә?”, “Авыр көн”, “Ялкау ялы”, “Гайни”, “Әйбәт тә минем әби”, “Чәчәкләр яратучы Гөлгенә”.

2 а. б. Гомернең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шагыйрьгә 70 яшь тулды. Шул уңайдан без аның һткән тормышына, әдәби эшчәнлегенә кыска гына бер караш ташлап алдык. Барлык укучыларына мөрәҗәгать итеп ул болай яза:

1 а. б. “Язмыш синең тез астыңа сукса – егылмас өчен якасына ябыш, утларга салса, үзең аннан да көчлерәк ян, суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып аска бат. Ялтыравыңны күреп чумып алырлар.

2 а. б. Тузан итеп һавага күтәрсә, яңгыр тамчыларына кушылып, аска төш. Кара урманнарда адаштырса – кояшка карап юл ал. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы.Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык.

1 а. б. Җилкәңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек!”
Барысы бергә: Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек!
(Җыр яңгырый)

КИЧӘ


1 нче алып баручы: Хәерле көн кадерле укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык.

Бүген – Туган тел көне. Без – татарлар, туган телебез – татар теле.



Татар теле……

Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле ундүрт тел исәбенә кергән чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләш-кән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур Татар теле!



2 нче алып баручы: Кемнәр генә сиңа сокланмаган Һәм мактау җырла-маган?! Кемнәр генә синең ярдәмендә дөньяны танып белмәгән Һәм үзе-нең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

___ сыйныф укучысы ____________башкаруын тыңлап узарга тәкъдим итәбез.

«Әй, туган тел» Нәҗибә Сафина--_____________________

1 нче алып баручы: Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге Һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Щуңа күрә халык аны ана теле дип атый. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.


Ә безнең укучыларыбыз үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксыналар.

Җыр __________________


2 нче алып баручы: МәшҺүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны аралашу, аңлашу, тәрбия кораллы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп, «туган тел», «матур тел», «әткәм-әңкәмнең теле» дип атаган.

_____________ башкаруында җыр «И, туган тел!»

Сәхнәгә ____________чакырабыз.

________________ «И туган тел!» Р.Әхмәтҗанов



1 нче алып баручы: Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебез сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз.

_______________«Татар теле» Наҗар Нәҗми

Җыр________________

1 нче алып баручы: Татар халкы сүзләр белән генә үзенең фикерен бел-дермәгән, ә аны халыкка бию, җыр, уеннар аша да әйтеп биргән. Сезнең игътибарыгызга ___________башкаруында татар халык биюен тәкъдим итәбез

Җыр


2 нче алып баручы: Туган тел акыл үсешенең нигезе Һәм белем хәзинәсе ул. Туган телне үзләштергәндә бала сүзләрне генә түгел, ә хисапсыз күп төшенчәләрне, куп фикерләрне, тойгыларны, телнең логикасын, философиясен дә үзләштерә.

2 нче алып баручы: Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

«Туган телем» Илгизәр Солтан

«Кызыл ромашка» Муса Җәлил

«Кунака килегез!»Р. Миңнуллин

« Безнең шәҺәр»

«Яшә, Казан!» Р.Вәлиева

«Җилләр» Муса Җәлил

1 нче Һәм 2 нче алып баручы бергә:

1. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлаттым.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.
2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда сезнең басуыгызны Һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамлавыгызны сорар идек.
Җ Ы Р «И, туган тел! И, матур тел!» Габдулла Тукай

Татар теле. 9 нчы сыйныф.
Тема. Хәзерге татар әдәби теленең төп диалектлары.
Максат.1.Татар теленең төп диалектлары һәм аларның үзенчәлекләре,язмышлары белән укучыларны таныштыру.

2.Милли тел үсеше буенча белемнәрне системалаштыру,гомумиләштерү өчен

шартлар тудыру.

3.Туган тел үсешен өйрәнүгә кызыксыну,телне ярату,горурлану хисе тәрбияләү.


Җиһазлау.Россия картасы,таблицалар,магнитофон,карточкалар,тестлар.

Файдаланган китаплар:Ф.С.Сафиуллина “Татар теленең лексикасы”, М.З.Зәкиев “Хәзер ге татар әдәби теле”


Дәрес тибы:яңа тема өйрәнү.
Дәрес формасы:дәрес –әңгәмә
Методлар һәм алымнар: проблемалы сорау кую,таблицалар,карточкалар,тестлар белән эшләү.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар,без сезнең белән хәзерге татар әдәби теленең үсеше һәм формалашуы белән танышуны дәвам итәрбез.
1)Искә төшерик әле,төрки телләр гаиләсенә нинди телләр керә?(Җавап:татар,башкорт,нугай,каракалпак,казакъ,үзбәк,кыргыз,уйгур,караим,кумык,һ.б.)
2)төрки әдәби тел барлыкка килгәнче,нинди тел формалаша?(Җавап:гомуми –төрки әдәби тел.)

3)Гомумтөрки әдәби тел үсешен нинди чорларга бүлеп өйрәндек?(Җавап:борынгы

төрки тел –5-10нчы йөзләр,иске гомуми төрки тел(11-15нче йөзләр),иске татар әдәби теле(16-19 нчы йөзләр),татар милли язма әдәби теле (19нчы йөзнең икенче яртысыннан ул хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә)

4)Татар милләте кайчан һәм ничек формалаша?(Җавап:16нчы гасырда аралашу,эчке базар барлыкка килә,товар алмашу көчәя.19 нчы йөз уртасыннан башлап ,нык оешкан милләткә әйләнә)

3.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

-Әйе,татар этнонимы турында бәхәсле карашлар бар.

Татарлар бик күп регионнарда яшиләр.Әдәби тел нормалары милләт өчен гомуми,ә сөйләмә тел төрле урында төрлечәрәк.Бер якның сөйләме икенче якныкына охшамый,алар бер-берсеннән

төрле үзенчәлек белән аерылып тора.Мондый үзенчәлекле сөйләм тел белемендә нәрсә дип ата-

ла?(Җавап:үзенчәлекле җирле сөйләм диалект дип атала)

Без сезнең белән тел лексикасын өйрәнгәндә диалектизмнар турында өйрәнгән идек.Искә төшерик.

-Диалектизмнар кайларда очрый, кулланыла?(Җавап: җирле сөйшләрдә, әдәби әсәрләрдә геройларның тел үзенчәлеген билгеләгәндә кулланыла)

-Әйе,шул юл белән аларның кайберләре,әкренләп,әдәби телгә дә күчә.

Әйдәгез ,хәзер магнитофон язмасын тыңлыйбыз һәм үзебезнең җирлектә очрый торган сүз-

ләрне язып алабыз.(магнитофон язмасында Әхтәм бабай һәм Гамбәрия әбинең үзара сөйләшү-

ләре яңгырый, эшләр тикшерелә.)

-Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр?(Җавап:хәзерге татар әдәби теленең төп диалектла-

ры һәм аларның язылышы. Дәфтәрләргә язу.)

-Хәзер таблица һәм дәреслектәге белешмә нигезендә түбәндәге сорауларга җавап әзерләр-

без.

1.Диалект дип нәрсәгә әйтәләр?



2.Татар сөйләмә теле төп ничә диалекттан тора?

3.Сөйләш дип нәрсәгә әйтәләр?

4.Урта диалектка нинди үзенчәлекләр хас,һәм ул нинди сөйләшләргә бүленә?

5.Урта диалект вәкилләре кайларда яши?

6.Мишәр диалектына нинди үзенчәлекләр хас,һәм ул нинди сөйләшләргә бүленә?

7.Мишәр диалекты вәкилләре кайларда яши?

8.Көнчыгыш диалектында кемнәр сөйләшә,һәм аларның теле кайсы ягы белән үзенчәлекле?

9.Себер татарлары кайларда яши?

10.Киләчәктә диалектлар арасындагы аермалыклар артачакмы,әллә кимиячәкме?

11.Ни өчен диалекталь үзенчәлекләр кимүгә таба бара?

Таблица.

Диалектлар.






Үзенчәлекләр

Урта диалект

Көнбатыш диалект

Көнчыгыш диалект

1.

Фонетик

1) й > ж (жон,жырап)

2) х > к (Хәниф-Кәниф)

3) ый,и > ай,әй (бармый-бармай)

4) ә > и(әлбәттә-әлбиттә)

5) к, г , а


1) к,г урынына = к,г

2) а иренләшми

3) й авазын төшереп калдыру (кайна-каньа,

сөйли-сүли)

4) ч >ц (пычак-пыцак)

5) [г] авазын төшереп калдыру (гомер-үмер)



1) б,д,з,ж =п,т,с,м,ч (итән-идән,бозау-посау,безгә-пескә)

2) ц ны куллану ч,ж,с з урынына (чишү-цицү, тәрәзә-тирәцә)

3) Пецән цапкалы китте.


2.

Морфологик

1)инфинитив (барырга,бармалы,

бармага,барасы)

2) боерык фигыль

бар,кил -барын,

килен)

3) исем фигыль



(бару,килү- барыш, килеш)

1) буе-ката һәм озын

(көн буе-көндын, төн буе-төнката)

2) барасы килә - баргым кели, барма кели


1) ала торган- алатыгын, алатын

2) билгесез үткән заман формасы кулланыла, зат кушымчалары юк ( мин алган,пес алган) юклык формасы да юк.



3.

Лексик







1) муел (шомырт), карагат (карлыган), мышыр (миләш), инке (кәҗә), мешәк (мәче), әйнек (күзлек).

2) йекет( егет),сагал (сакал),җома-җомга.


2 таблица.

Сөйләшләр.


Урта диалект

Көнбатыш диалект

Көнчыгыш диалект

1. Тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында)

2. Казан арты сөйләше (Мамадыш,Балтач, Арча,Дөбьяз,Әтнә )

3.Минзәлә сөйләше (Та-

тарстанның һәм Башкорт-

станның Ык буена урнашкан районнарында)

4. Бөре сөйләше (Башкорт

станда)

5.Нократ-глазов сөйләше



(Киров өлкәсендә,Удмур-

тиядә)


6.Бәрәңге сөйләше (Марий Элда)

7. Гайнә сөйләше ( Пермь һәм Свердловск өлкәлә-

рендә)

8. Камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә)



9.Абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә)

10.Касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә)

11.Ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә)

12. Златоуст сөйләше (Башкортстанда)

13.Каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә)


1.Сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә)

2.Чистай сөйләше (Татарстан-

да һәм Самара өлкәсендә)

3.Чүпрәле сөйләше (Татарстан-

да һәм Чувашиядә)

4.Мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә)

5.Хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә)

6.Темников сөйләше (Мордо-

виянең көньяк-көнбатышында)

7. Ләмбрә сөйләше (Мордови-

янең көньяк –көнчыгышында)

8. Кузнецк сөйләше (Пенза , Сарытау,Волгоград өлкәсендә)

9. Байкибаш сөйләше (Баш-

кортстанда)

10.Шарлык сөйләше (Оренбург

өлкәсендә)

11.Эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда)


Көнбатыш Себер татарлары сөйләше өч зур төркемгә бүленә :

1. Тубыл –иртыш төркеме :

төмән

тубыл


саз ягы

тәврис


тара сөйләшләре

2. Бараба төркеме сөйләшләргә бүленми.

3.Том (Томск) төркеме:

калмак


юеште-чат сөйләшләре.

Укучылар дәреслектәге белешмәне эчтән укыйлар,таблицаны өйрәнәләр,сорауларга җаваплар

тыңланыла.

1,2,3.4,6,8 нче сорауларга җавапны дәфтәрләргә яздыру.

4.Ныгыту.

124 нче күнегүне язып эшләү.

Тестлар белән эш.

1.Диалект дип нәрсәгә әйтәләр?

а) әдәби сөйләм теле

ә)туры сөйләм

б)җирле сөйләм

2.Татар сөйләмә теле төп ничә диалекттан тора?

а)3

ә)5


б)7

3.Язмаларны укыгыз, кайсы диалектка каравын билгеләгез.

-Тоды җиңелрәк булмадымы икән?Салыр алдыннан кадны чайкап алганыем...(М.Ю.)

а)урта диалект

ә)көнбатыш диалект

б)көнчыгыш диалект

4.Язмаларны укыгыз, кайсы диалектка каравын билгеләгез.

а)урта


ә)көнбатыш

б)көнчыгыш

5.Минзәлә сөйләше кайсы диалектка карый?

а)урта


ә)көнбатыш

б)көнчыгыш

6.Бөре сөйләшендә кайсы өлкәләрдә сөйләшәләр?

а)Киров өлкәсендә

ә)Самара өлкәсендә

б)Башкортстанда

7.Пецэн цапкалы китте. Кайсы диалектка карый?

а)урта


ә)көнбатыш

б)көнчыгыш

5. Белемнәрне бәяләү.

6.Өй эше бирү. _________ күнегүләр.



7.Йомгаклау. Диалектларның әһәмияте һәм куллану үзенчәлекләре. Сорауларга җавап бирү.

  • Диалектларны өйрәнү ни өчен кирәк?

  • Үзегез укыган матур әдәбият әсәрләреннән диалекталь сүзләрне кулланып язган берәр язучының әсәрен искә төшерегез. ( Җавап : М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”, Г.Бәширов “Туган җирем - яшел бишек” Х.Сарьян “Бер ананың биш улы” һ.б.).



Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет