Батулла анам теле турында уйланулар



жүктеу 1.24 Mb.
бет1/7
Дата17.02.2018
өлшемі1.24 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7


süzlek

БАТУЛЛА
Анам теле
турында уйланулар
Һөнәрләре Ана теле белән бәйле укытучылар, артистлар, концерт алып баручылар, радио-телевидение хезмәткәрләре, нәфис сүз осталары, яшь язучылар, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр өчен кулланма.
Эчтәлек
Анам теле... 2 бит

Корама тел ... 3 бит

Кинаяле тел... 10 бит

Төгәл тәрҗемәгә бирешмәгән сүзләремез... 11 бит

Керәшеннәр саклап калган сүзләремез... 12 бит

Татарларда көн исемнәре... 15 бит

Татар теле урыс телен ничек баеткан?.. 15 бит

Урыстан кереп, татарлашкан сүзләремез... 25 бит

Ятим калган сүзләремез... 26 бит

Татарча-урысча сүзлек... 34 бит

Татарча–татарча сүзлек 37 бит

Урысча – татарча сүзлек... 47 бит

Сүзләрнең килеп чыгышы һәм сүз ясау сөреше... 62 бит

Ясалма сүзләр, татарча–урысча, урысча – татарчасы... 65 бит

Кулланма... 86 бит

Вакыт сүзлеге... 88 бит

Татарларның өс-баш киеме... 90 бит

Боерык фигыль, исем... 91 бит

Некоторые добавления к русскому алфавиту...
Анам теле
Ни өчен “Ана теле”, ни өчен ул “Ата теле” түгел?

Хәзер инде “Ана теле” дип сөйләмиләр, кызганыч ки, “Туган тел” “Татар теле” дип кенә җиффәрәләр. Мин алай сөйләшкәннәргә каршы түгел, ара-тирә “Туган тел” дип тә, “Татар теле “ дип тә сөйләсеннәр, ләкин ни өчен бөтен кардәш халыклар “Ана теле” дип сөйләгәндә без генә “Туган тел” гыйбарәсен алга сөрәбез? Ни генә булмасын, “Ана теле” алдан йөрергә тиеш, дим, “Туган тел” “Ана теле”н кысрыклап чыгарырга тиеш түгел. Иң беренчеләрдән булып, матбугатыбызда “Ана теле” алдан йөрергә тиеш. Аннан соң, радио-телевидение, мәктәпләр бу изге эшкә тотынырга тиеш.

Ата-бабаларыбыз гел яуда, гел ауда, ерак көтүлекләр, җәйләүләрдә маллар көткәндә хатын-кызлар гел казан-учак янында, гел балалар тәрбияләүдә булып, озын кичләрдә балаларына дастаннар, риваятьләр сөйләгән, җырулар җырлаган, ана кеше борынгы йолаларны, телебезне йола хәзинәбезне саклаган, ул хәзинәне балаларына, оныкларына биреп калдырган. Шуңа күрә дә ул тел Ана теле дип аталган да.

Төркиядәге татар авылларына сәяхәтем вакытында мин шуны аңладым. Төркиядәге татар гаиләсендә казан янында, учак янында, өйдә, каралты-курада саф татарча Ана теле яңгырый иде, ирләр–егетләр исә төрек аһәңле татар телендә сөйләшә булып чыкты. Чит илләрдә яшәүче татар гаиләсендә телебезне ана кеше саклый, дәвам итә икән. Ана теле дими, ни диярсең, валлаһи.

Сөйләмебездә дә, матбугатыбызда да “Ана теле” алдан йөрергә тиеш, “Туган тел” белән “Ана тел”ен кысрыкламыйк, рәнҗетмик, зинһар! Без –каләм ияләре, без – радио-телевидение хезмәткәрләре, “Ана теле” сагындагы шәхесләр, Ана телен сафландырыйк, чистартыйк, анабызны сөйгән кебек, Анабыз телен дә ихлас яратыйк, тәрбиялик, аны шәрәфле алтын тәхеткә утыртыйк, “йөрмәсен милләт кашсыз йөзек киеп” .
Корама тел
Кил өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак надалыктан әсәрдер.

Дәрдмәнд
Атаклы шагыйребез Дәрдмәнд күп телләр белүенә карамастан, Ана телебездә язганда, сөйләмендә дә чит-ят сүзләрне аралаштырмаган. Ягъни корама телдә сөйләмәгән. Кием теккәндә аерым кисәкчекләр, төрле төстәге өчпочмаклы ситсы кыйпылчыклар кала. Әрәм-шәрәм булмасын, дип шул вак кисәкчекләрне бергә җыеп, аллы-гөлле корама тегәләр. Шул кораманы аяк астына, күт астына салып утыралар. Төрле төстәге, төрле ситсалар җыелмасы корама дип атала. “Корама тел” дип без төрле телләрдән алынган сүзләр белән чуарланган, пычранган сөйләмгә әйтәбез. Кайберәүләр хәтта “гәҗит теле” дип тә язалар.

“Гәҗит теле” дип гәҗитләребез эшчәнлеген бер дә кимсетәсем килми. Әмма радио-телевидениедә яңгыраган сөйләмнәрне, гәҗит сәхифәләрендә еш очрый орган корама җөмләләрне, балалар язган хатлардагы шул төчелекне очраткач, уйлап куям: бу баланың укытучысы шулай сөйләгәнгә, радио – телевизион тапшырулардагы шундый ялгышларны тыңлап үскәнгә бала да корама телдә яза түгелме? Шуңа күрә, бала шул корама телдә уйлый, шул телдә яза, шул телдә сөйләшәдер.
Магазиннарга сапогилар кайткан, застежкалары шундый блестящий. (Әле генә авылдан шәһәргә килгән ике яшь кызның сөйләменнән).

Дөресе. Кибетләргә күнитекләр кайткан, аеллары (каптырмалары) ялтырап тора. Елкылдап тора

Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр физик эш белән мәшгуль. (Т. Я. 17.11. 1988.)

Дөресе: Иртә таңнан кичке караңгыга чаклы баш калкытмый эшли.

Шунысын да искәртеп узыйм: кадәр – күләмне аңлата (шешәне бугазына кадәр тутырды), чак – вакытны (бала чак, таңга чаклы), хәт – озынлыкны, чикне аңлата торган сүзләр (хәттин ашма, күпергә хәтле). Бу өч аерым мәгънәле сүз буталып бетте инде. Язучылар уйлап-нитеп тормый: хәтлеме, кадәрме, чаклымы ул, язалар да язалар.

Бакчага кергән кәҗәне ул физик көч кулланып, бакчадан чыгарга мәҗбүр итте. (Бер яшь язучының кулъязмасыннан.)

Дөресе: Бакчага кергән кәҗәне ул (таяк, күсәк) белән куып чыгарды.



Әтием эчкечелек белән шөгыльләнә. (Бер укучының хатыннан.)

Дөресе: Әтием айныймыча аракы эчә. Әтием гел исерек. Әтиемнең айныганы юк.



Үги әти миңа карата физик көч куллана. (Бер укучының хатыннан.)

Дөресе: Үги әти мине гел кыйный.



Барыгыз, урамга чыгып һава иснәп керегез. (12.11.1989, ТВ)

Дөресе: Барыгыз, урамга чыгып саф һава сулап керегез.



Иртәгә коры һава көтелә, яңгыр көтелми. (20.05.1996 Радио.)

Дөресе: Иртәгә яңгыр яумаячак, көн аяз-коры булачак.



Он надел старый бушлат и вышел зарезать старую корову.

Ул карт бишмәтен киеп, иске сыерны суярга чыгып китте.

Дөресе: Ул иске бишмәтен киеп, карт сыерын чалырга чыгып китте.



Положил на толстую доску толстую җенщину.

Ул калын хатынны юан такта өстенә салды. (Бер тәрҗемә язмадан.)

Дөресе: Ул юан хатынны калын такта өстенә салды.



Кичә “Акбарс”командасы белән Түбән Новгород футбол командасы очрашты. Очрашу 1:2 исәбе белән тәмамланды. (2015, 7 декабрь. ТВ)

Дөресе: 1:2 хисабы белән тәмамланды.



Исәп булса, кайгы, борчылу булыр иде. Нинди исәп төште башыңа? Хисап булса, уенның, голларның санын-хисабын белгертер иде. Исәп-хисап сүзе бар, анысы, ләкин ул бухгалтерия эшенә кагыла. Бу очракта “исәп-хисап” уйлап санап-хисаплап кую турында булыр иде

Син авылга кайттың что ли?

Дөресе: син авылга кайттыңмыни? Син авылга кайттыңмы әллә?



Тормыш иптәшем белән бергә идек.

Дөресе: хатыным (ирем) белән бергә идек.



Тормыш иптәшенә кул күтәрә.

Дөресе: Хатынын кыйный, хатынын рәнҗетә

“Хатын, ир” сүзләре бер дә тупас түгел, борын-борыннан бирле татарлар “катын-хатын” сүзен олы дәрәҗәлеләргә карата кулланганнар.

Болай сөйләүне советлар вакытындагы булыр-булмас интеллигентлар урыслардан алып, сөйләмгә кертте. “Жена, муж” сүзләрен искелек калдыгы, дип “супруг, супруга” дип сөйләшә башладылар һәм “тормыш иптәше”н алдылар. Халыкка кермәде ул сүз, татарлар “хатыным, ирем”, дип, һич югында “хәләлем, хәләл җефетем” дип сөйли. Әйтик, минем тормыш иптәшләрем Равил, Таҗи, Әзһәр. Минем хатыным бар, хәләл җефетем бар, тормыштагы иптәшләрем, дусларым бар, хатыным берәү генә.

Әни үлде минем. Әнине күмеп килдем әле, ди берәү.

Җирләп килдем, гүргә иңдереп килдем, җир куенына тапшырдым, кебек гыйбарәләр гамәлдән чыктымыни? Татар мал үләксәсен яки акчасын гына җиргә күмеп куя.

Мөстәкыйльлек дәверендәге Ана телебезнең шигърилегенә, нәфислегенә, сурәтләү чараларына хәйран каласың. Җан тәслим кылган кешегә карата «үлде» димәгәннәр ата-бабаларыбыз. Вафат булды, һәлак булды, шәһид китте, гүр иясе булды, дәрел фәнадин дәрел бәкага күчте, кыйблага карап ятты, Аллаһ каршысына сынауга китте, асылына кайтты, рихләт итте, дөньядан күчте, җан тәслим кылды, әҗәле килде, дип сөйләгәннәр. Агамның сазындагы кылы өзелде, ягъни “агамның сөекле хатыны гүр иясе булды”. Татар үлем сүзен аерым очракларда гына куллана, үлем сүзен кулланырга теләмичә, татар әҗәл дип сөйләшә.

Татар балыкка да «үлде» дими, безгә үлгән балык, мал үләксәсен ашарга ярамый. Балык тынды яки тонды, дибез.

Хәзерге буын вәкилләре ата-ананы, якын туганнарының җәсәден «гүргә иңдерми», «җир куенына» тапшырмый, «дәфен итми», ә бәлки «күмәләр». Нинди тупас телле халыкчага әверелдек сың без, Раббым. Патша Русиясенең изүе астында 400 ел яшәп тә татар милләт булудан туктамаган иде, дине, теле саф иде, хәтта Сталин Иблисэшвили дә безне халыкча дәрәҗәсенә төшерә алмаган иде, соңгы утыз елгы сәясәт бездән халыкча ясады. Милләт таркала башласа, халык була, халык таркалса, халыкчага, халыкча нәселсезләр өеренә әверелә. Милләт – нация, халык – народ, халыкча – народность, өер – забывшая своих корней толпа.

Андый “мөгез чыгарулар” татар “зыялылары”нда бик күп булды. Бу өлкәдә татар урыстан да уздырып җибәрде һәм газиз балаларына Ауропа исемнәрен мул куя башлады. Монда да татарның булыр-булмас укытучылары алда бара иде. Китте Робертлар, Альбертлар, Рафаэльләр, Марсельләр, Луизалар, Венералар... “Мөгез чыгарам” дип татар укытучылары хәтта дөньяда булмаган уйдырма исемнәрне балаларына куша иде. Экзема, Зания, Маузер... Экзема – кычыну авыруы, Зания – фахишә хатын, Маузер – ату коралы... Утызынчы елларда хәтта “Карбюратор, Магнито, Радиатор” кебек исемнәр дә тулып ята иде.



Кызганыч ки, йолкып белән йолып сүзләре буталып бетте инде.

«Ватаным Татарстан» гәзитендә (12.06.1994.) «Кем килеп йолкыр безне» мәкаләсен укыгач, тагын эч пошып куйган иде. Анда бәладән коткару, йолып алу (коткару, ярдәм итү) турында сөйләнә.

йолу бәладән коткару, акча белән яки рухан ярдәм итү. Мәгънәви гамәл.

йолкутамыры белән тартып чыгару, чәчне йолку, суелган тавыкның йонын йолку. Нәрсәне дә булса тартып чыгару. Бәдәни гамәл. Чиратсыз кергән кешене чираттан йолкып чыгару.

Сүзлекләрдә «искәү» белән «иснәү» икесе бер мәгънәдә бирелгән. Ләкин алар арасында аерма, күргәнегезчә, шактый зур.



«Барыгыз, урамга чыгып һава иснәп керегез» (НТВ экранында. Кино тәрҗемәсе.)

«Хәзер тирән итеп һава иснәгез! Аннан акрын гына үпкәгезне бушатыгыз!» дип озак еллар сәхнә теле укытучысы булып эшләгән бер ханым булачак артистларны шулай һава иснәргә өйрәтә иде. Һаваны сулыйлар, әйберне исниләр.

иснәү газны иснәп карау; нюхать.

иснәнү – кунакка чакырылмаса да, чакырмаслармы икән, дип өмет итеп йөрү; шымчының иснәнеп йөрүе.

искәү йокы килгәндә авыз ачып искәү; зевать. «Искәгәндә авызыңны кулың белән каплап искә.»

дәшү (яшү)кунакка дәшү (яшү).

эндәшү – эндәшеп алу, мөрәҗәгать итү; окликнуть.

сабу – юл сабу. Каршы килгәнгә юл кую, юл бирү.

салу – юл салу. Таш юл салу.

салу (чалу дөресрәк) – Чана салуга (чалуга) төште дә, йөк ауды.

салу – баш киемен салу.

бозлавык гололедица.

тайгак – пычракта, яңгырдан соң юл тайгак була; скользко.

тайгалак юз, гололедица.

сабышу белән салышу бер караганда игезәк, мәгънәдәш (синоним) сүзләр кебек. Дөресен әйтергә кирәк, алар чыннан да игезәкләр кебек кулланыла башлады да инде. Гәрчә, бу ике сүз капма-каршы өч мәгънәгә ия.

«Танымаганга сабышты» (М.Җ. 7. 01. 2005.) әсәренә күз салгач, шуны аңлыйсың: хикәядә сүз танымаганга салышу, танымаган булып кылану турында икән.

сабышу дучар булу, чиргә сабышу, чир йоктыру, сары сагышларга сабышты, чиргә сабышты.

сабышу юл сабышу, бер-береңә юл кую, юл сабу.

салышу йоклаганга салышты, күрмәмешкә салышты, чирләгәнгә салышты; симуляция, притворство.

шашты белән акылдан язды сүзләре дөрес кулланылмаудан гаҗиз булгандыр.

шашты сүзе кемнеңдер акылдан язганы турында сөйли. «Акылдан шашты» гыйбарәсе була алмый, акылдан шашмыйлар, акылдан язалар. Шашты, шашкан, шашкын кыяфәттә, шашар дәрәҗәдә, дип сөйләү дөрестер. Акылдан язды, юлдан язды, егыла язды.

Менә кагыйдәгә әверелә бара торган ялгышлардан гыйбрәтләр:



«Лаек» сүзенең артына ни өчендер «лы» кушымчасы өсти башладылар. Заманга «лаек» (достойный) сүзе бит үзе генә дә җитә, югыйсә. Бу бүләккә ул лаек! Бетте-китте. Ә лаеклы сүзе нәрсә? Лаеклы булса, достойный-достойный, баллы бал, тозлы тоз мәгънәсезлеге килеп чыга.

«Уңышлар телим» урынында «уңышлыклар телим». («Азатлык» радиосы.)

«Ялгышлар» урынына «ялгышлыклар». («Азатлык» радиосы.)

«Ирек» урынына «иркенлек» («Иркенлеккә ирешә алмагач», «Азатлык» радиосы.) Ирек – свобода, иркенлек – просторы

«Мөмкинлек» урынында «мөмкинчелек». Мөмкинлек – возможность, ә мөмкинчелек ни?

«Мәгълүмат»ның күплеге юк. «Мәгълүматлар тапшырды» була алмый. Чөнки «мәгълүмат» үз эченә күплекне дә ала. Сүзлектә ул: ”знания, познания”, дип күплектә дөрес тәрҗемә ителгән,

Йөрәк мәсьәләсендә дә татар белән урысның фикерләү рәвеше нык аерылып тора. Йөрәкле адәм – храбрый человек. Человек с сердцем, дип тәрҗемә итеп булмый; «йөрәксез адәм»не – бессердечный, рәхимсез, дип тәрҗемә итәргә ярамый; татарда йөрәксез адәм – куркак кеше, трусливый человек. Урыста «бессердечный» – рәхимсез, явыз.

Еш кына хәреф белән аваз кәлимәләрен буташтырабыз. «р» хәрефен әйткәндә яки ул «р» хәрефен дөрес әйтми, кебек җөмләләр ишетергә туры килә. Хәреф – авазның язма тамгасы. Аваз – хәрефнең яңгырашы, әйтелеше.

Хәзер белән әзер сүзләре һәрвакыт диярлек үз урыннарын алмашалар. Сүзлекләрдә «хәзер»не «сейчас, теперь» дип тәрҗемә иткәннән соң, «хәзер булу, хәзер тору»– «быть готовым» дип тә өстәгәннәр. Соңгысы телгә буталчыклык кертә. Чөнки «әзер» сүзе – «готовый» дип тәрҗемә ителә. Димәк, «әзер булу, әзер тору, әзерләп кую» дөресрәктер. Әгәр дә без «ул берни эшләмичә, әзергә бәзер рәхәтләнеп ята», дигән җөмләдәге «әзергә» сүзенең башына «х» куйсак, мәгънә югалыр иде. Элеккеге пионерлар ант иткәндә әйтә торган «Һәрвакыт хәзер» гыйбарәсен тәрҗемә итсәк: «всегда сейчас» кебек этбашсыераяк килеп чыгар иде.”Һәрвакыт әзер” – дөресе.

Хәзер сүзе Кавказ түркләре телендә «хазыр, газырь» буларак, чикмән күкрәгенә әзер патроннар тыгып куяр өчен ясалган кесәчекләргә карата кулланыла. Бу очракта «хәзер» сүзе әзер булып торуны гына түгел, ә бәлки («газырь»дан) кесәчектән тиз генә, мизгел эчендә әзер патронны алып, мылтыкка кертүне белгертә, ягъни «хазыр, гызырь» кәлимәсе берьюлы ике сүзнең мәгънәсен үз эченә ала. Урысчалатып әйтәсәк: и готово и быстро.

Йолаларның югалуы телне фәкыйрьләндерәме, әллә тел бозылганга йолалар онытыла барамы? Сиксән ел буена Исламга каршы рәхимсез көрәш изге йолаларыбызның күбесен оныттырды.

Татарның бөтен гомере туйлар аша узган. Никах туе, бәбәй туе, сөннәт туе, өй туе, Сабан туе, Мөшәл туе (түрк халыклары, шул исәптән татарлар да унике елга бер генә туган көн уздырганнар), бу туйларның өчесе инде кулланыштан төшеп калган. Соңгы буын мәет җирләү тәртибен дә белми. Мәет җирләү йолалары да инде онытылып бетә язды. Кайбер авылларда мәет җирләшергә, җеназага ир кеше табалмый йөдиләр. Җеназа вакытында сөйләнгән мәрсия сүзләренең дә ата-анасы юк. Мәетне гүргә иңдерер алдыннан уздырыла торган матәм мәрасимендә:

Бәхил бул, Аллаһ синнән разый булсын! Гүрең нур булсын, авыр туфрагың җиңел булсын, урының җәннәттә булсын! – диясе урында:

Хуш! Сау бул! Без сине сагынырбыз! – кебек бернинди мантыйкка сыймаган сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мәеткә “сау бул” дип әйтү адәм көлкеснең аргы ягы, сагыну белән юксыну сүзлекләредә игезәк сурәтендә бирелсә дә алар төрле мәгънәгә ия. Исәннәрне сагыналар, мәрхүмнәрне юксыналар. («Шәһри Казан», 20.01.2005.) Бер санда өч урында мәрхүм Шәйхи Маннурны, мәрхүм Празат Исәнбәтне сагыналар. Мин Шәйхи абыйны да, Празат аганы да якыннан белә идем, мин аларны хөрмәт итә идем, мин аларны бик юксынам. Дөрес, кайбер очракларда исән кешене дә юксыналар. Атасы киткәч, бала эзләнде, бик юксынды атасын. Сагыну – сөекле кешегә, сөекле ватанга тарта торган җирсү хисе. Сагыну кайчан да булса бер күрешүгә өмет калдыра. Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсерендә бу ачык чагыла.

Тел тәхетенең түренә менеп утырган тел ямаулыкларының берничәсе:



ассызыклап әйтте -- басым ясап әйтте, аерып әйтте; подчеркнул

ат ите – җылкы ите; конина

бәхетемә каршы – бәхетемә күрә, бәхетемә син очрадың

больница –хастаханә

бөке – пробка (машина тыгылышы)

бутылка – шешә.

җиңел пар белән – мунчаң шифалы булсын, сихәткә булсын

закуска – кабымлык, кабарлык

зур карьера ясады – уңыш казанды, уңышка иреште, зур дәрәҗәләргә иреште.

кайда – где.

кая – куда.

кайсы думда торасың? - кайсы өйдә торасың?

кәрәзле телефон – кесә телефоны

ничәнче ятажда? – ничәнче катта?

Казан асты – Казан арты, Казан яны, Казан шәһәре тирәсендә

казылык казы

киңәшләшеп – киңәшеп

колхоз – күмхуҗ

конкурс – ярыш, бәйге, узыш

көй яздым – көй чыгардым; көйне композиторлар гына яза ала, чөнки алар нота яза белә. Үзен композитор дип йөргәннәрнең күбесе нота танымый, ул ничек яза икән сың?

кызның кулын сорады – кияүгә сорады, никахлашырга тәкъдим итте, ярәшергә килде, кыз сорарга килде

кызганычка каршы – кызганыч, кызганыч ки, кызганычка күрә.

кызыгыз өстендә кем эшликызыгызны кем өйрәтә

малайны печтердек – сөннәткә утырттык; печелгән ирләр евнух була

Мәскәү астында – Мәскәү янында, Мәскәүдән ерак түгел генә, Мәскәү тирәсендә

өстәл әзерләү, өстәл каплау, өстәл ябу – табын, тәгам әзерләү (дәстархан кору). Җәнҗалчы кеше генә кызган баштан өстәлне әйләндереп, каплап куя. “Әзерләү” булгач, сүтелгән өстәлне җыеп кую була. “Ябу” булгач, өстәлне җәймә-ашъяулык белән каплап кую була. Өстәлгә ашъяулык җәйгәч кенә, ашъяулыкка ризыклар куйгач кына табын әзер була

өстәлләр мул итеп ябылган. Фәрит Яхин. Сайланма әсәрләр. 6 том. 133 бит.

өстәл артында – өстәл янында, өстәл арасында. Борынгы күчмәләрдә зур өстәлләр булмаган, кечкенә алты-сигез кырлы язу өстәле генә булган. Келәмгә җәелгән дәстарханның арты да алды да булмый, зур өстәлләр барлыкка килгәч, татарлар иске гадәт буенча, “табын янында, дәстархан янында, өстәл арасында” дип сөйли башлаган

приватизация – хосусилаштыру, үзләштерү, үзеңнеке итү

проблема – мәсьәлә

прокурор – хөкемдарлар хакиме, казыйлар казые

район – төбәк

Сабантуй – Сабан туе. Татарларда туйлар күп. Никах туе, сөннәт туе, кызыл туй (комсомол туе), өй туе, Сабан туе. Туй – бәйрәм

семья – гаилә

синсез ничек яшәрмен? – синнән башка ничек яшәрмен?

Советлар Союзы Герое – Советлар Берлеге Каһарманы

список – исемлек

студиядә шалтырау бар – безгә шылтыраталар, чылтыраталар

суд – мәхкәмә; хөкем, яргулау

судья – хөкемдар, мәхкәмәче, яргулаучы

сүзләрен аңламаганга сабышты. Фәрит Яхин, Сайланма әсәрләр, 1 том, 442 б. Салышты кирәк

талант – куә, истигдат, кабилият

тәйсир – тәэсир

тәймин – тәэмин

туегыз белән! туегыз котлы булсын, никахыгыз белән тәбриклим (котлыйм)

тәмле булсын – аш булсын, ашыгыз шифага булсын, сихәткә булсын

текә егетләр – хәтәр егетләр. Хәтәр сүзе сугыш, рәхимсезлек, кансызлык мәгънәләрен үз эченә ала. Кәттә егет– ыспай, яхшы киенгән, үзен горур тотучы, башбирмәс егет, ләкин башкаларга ул зыян салмас

Рөстәм һәм Фәрит чыгып китте – Рөстәм белән Фәрит чыгып китте. Рөстәм Фәрит белән чыгып китте

турнир – ярыш, бәйге, узыш

тырышлык күрсәтә – тырыша. “Күрсәтә” булса, кеше күрсен өчен генә тыршкан булып кылана

участок – кишәрлек

фестиваль – җыен

фарсаттан файдаланып – форсаттан файдаланып

хәм – һәм

хич – һич

шигырь тудырдым – шигырь яздым, иҗат иттем

Соңгы вакытта композиторлар җыр тудыра, шагыйрьләр шигырь тудыра башлады. Әгәр дә без шушы юнәлештә барсак, озакламый хикәяләрне шушы телдә “тудыра” башларбыз, ихтимал.

Мин йомыш белән килеп кергәндә композитор Мортар Шургазин шагыйрә Зания Әхтәриева белән җыр тудырып маташалар иде. Пьеса тудырып ятканда безнең Саттар телефонны атклүчәйт итеп куя”

штук – данә

шул хакта сүз алып бара – шул хакта сөйли

экземпляр – нөсхә, данә

эйфория – уңышлардан баш әйләнү

юбиляр – бәйрәмдар

юлларда бөке – юлларда тыгылыш; машиналар тыгылышы, бөялеш

Яңа ел белән – Яңа ел котлы булсын, Яңа ел белән тәбриклим, тәбрик итәм, котлыйм



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7


©kzref.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет