Бәйрәмнәр кирәк безгә дә балалар бакчалары өчен ярдәмлек / Казан шәһәре Мәскәү р-оны методика кабинеты. Казан, 1998. 97 б. СӘЙДӘш тукае ул безнең КӨННӘРЕҢ Әдәби-музыкаль композиция: /Балалар Салих Сәйдәшнең



жүктеу 31.63 Kb.
Дата18.10.2018
өлшемі31.63 Kb.

Чыганак: Бәйрәмнәр кирәк безгә дә...: балалар бакчалары өчен ярдәмлек / Казан шәһәре Мәскәү р-оны методика кабинеты.- Казан, 1998.- 97 б.

СӘЙДӘШ - ТУКАЕ УЛ БЕЗНЕҢ КӨННӘРЕҢ
Әдәби-музыкаль композиция:
/Балалар Салих Сәйдәшнең «Җырларым» көенә акрын гына чыгын утыралар./

(Залның түрендә алдагы диварда ноталар станы, «Җырларым» көенең бер такт ноталары, музыкалъ ачкыч, «Сәйдәш» дип язылган. Өстәлдә композиторның портреты һәм чәчәкләр. Урындыклар алда ике якка бүленеп куелган).

Тәрбияче. Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шул кадәрле Җирдә хакыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез — мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез мин дә яшәрмен.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Герой — шагыйрь Муса Җәлилнең без ялкынлы сүзләрен татар халкының бөек улы Салих Сәйдәш көйгә салган. «Җырларым» — мәшһүр композиторның иң соңгы җыры. Җырның сүзләре Сәйдәшнең үз тормышына да бик аваздаш булып яңгырыйлар.

Салих Сәйдәшев 1900 елның 3-декабрендә Казан шәһәрендә туган. Аңа татарның бик күп талантлары фатиха биргәннәр. Җизнәсе, күренекле журналист, Шиһап Әхмеров аның яхшы музыкант булып китүенә күп көч куйган кеше. Кечкенә Салихның рояльдә уйнавын бөек Тукай да бик яратып тыңлаган. Ә атаклы пианист Заһидулла Яруллиннан Салих дәресләр алган.

Ул Сәйдәшев, Җамалетдин улы,

Салих булыр егет солтаны.

Еллар үткәч, шушы гади исем

Дөнья гизәр, булыр ил даны.


Әтисе аның — Җамалетдин ага —

Дөбьяз ягы, Өбрә авылыннан.

Ә әнисе — чибәр Мәхүпҗамал —

Казан кызы, Идел ярыннан.


Чигүче ул — күпме Гөлбизәкләр

Калфакларга чигелеп калгандыр!

Күпме җыры, хыяллары чигү

Җепләренә ияреп баргандыр.


Менә шулай, Җамалетдин агай

Улың туа гасыр башында.

Һәрбер дәвер, үз сынавы белән

Һәр туганның баса каршына.


Туа шундыйлары — җаны белән

Ил булып илаһи көченә.

Үз халкының рухи рәсемен ясый

Сүздән, авазлардан, төсләрдән.


Бүген без Сәйдәшне искә төшерү өчен, аның талантына баш ияр өчен җыелдык. Бүген без аңа мактау сүзләре әйтербез, аның илаһи музыкасын ишетербез.

I. Иң беренче итеп без композиторның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Яз килде» дигән җырын башкарып үтәрбез.

II. Шагыйрь Ренат Харисның «Сәйдәш Буада» дигән поэмасын­нан өзекләр укылачак. 1-өзекне бер бала укый.

III. Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язылган «Укучылар вальсы» яңгырый.

IV. Ә хәзер малайлар башкаруында «Чыбыркылар белән бию» карап үтәрсез. Ул Салих Сәйдәшев Таҗи Гыйззәт белән бергәләп иҗат иткән «Наемщик» драмасына язылган бию көенә
башкарыла.

V. Поэмадан тагын бер өзек укыла.

VI. Хәзер Гамир Насрый сүзләренә язылган «Зәңгәр күл» дигән җыр яңгыраячак.

VII. Кызлар «Сөлгеләр белән бию» башкарып үтәрләр. Ул Сәйдәш­нең Таҗи Гыйззәт белән бергәләп иҗат иткән «Бишбүләк» драмасына язылган «Өмә җыры» көенә башкарыла.

VIII. Поэмадан өченче өзекне өченче бала сөйли.

IX. Таҗи Гыйззәт сүзләренә язылган «Әй, күңелле өмәсе!» җыры яңгырый. Ул «Бишбүләк» драмасы өчен язылган.

X. Таҗи Гыйззәт белән бергәләп иҗат ителгән «Чын мәхәббәт» драмасыннан «Әдрән диңгез» көенә «Шәрыкъ биюе» башкарыла. (Тәрбиячеләр бии.)

XI. 4 нче бала шигырь сөйли:


Күрдек авыр елларны,

Уздык авыр юлларны.

Күңелдәге яраларны

Юды Сәйдәш моңнары.


Әйтә халык кызлары,

Халык уллары дәшә:

Һәйкәл салыйк Сәйдәшкә

Тукай белән янәшә.


Тәрбияче: Зур сәхнәдән бүген аваз салды

Горурлыгы килер көннәрнең.

Ораторлар әйтә бер көн: «Сәйдәш

Тукае ул безнең көннәрнең».


Ул бүген дә үзәктә бит

Бәгыребездә, кыл уртада.

Сәйдәшнең нурлы көйләре

Җылыта да, яктырта да.

Аңа һәйкәл куелачак!

Шул көнне килә күрәсе.

Мәрмәр алкышта җиз Сәйдәш

Менә һәйкәлгә шул рәсем!


/Балалар Сәйдәшнең «Совет Армиясе маршы» көенә залдан чыгалар/.
Акберова Г.Һ.

№ 311-нче балалар бакчасы
Каталог: file
file -> Симон маркиш
file -> Падение Трои Пьеса в 5-ти действиях
file -> 2. в греческом языке существует три слова для обозначения понятия «слово» «эпос», «логос» и
file -> Қазақстан Республикасы Қорғаныс министрінің 2016 жылғы 22 қаңтардағы №35 бұйрығымен бекітілген тиісті деңгейдегі білім беру бағдарламаларын іске асыратын Қазақстан
file -> График предоставления респондентами первичных статистических данных по общегосударственным статистическим наблюдениям в июне 2013 года
file -> 66 баспасөз релизі қаржы нарығындағы ахуал туралы


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет