Белем бәЙРӘМЕ. Вожатый (Гөлнара Фәргатовна)



жүктеу 125.12 Kb.
Дата12.05.2019
өлшемі125.12 Kb.

Яңа Шашы урта мәктәбе

Яңа Шашы авыл китапханәсе


БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ



1 сентябрь, 2012 ел.

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ.
Вожатый (Гөлнара Фәргатовна):

– Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар.

Томыш диләр аның исемен.

Шатлыгы да шунда, кайгысы да шунда

Сыналуы шунда кешенең.

Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.


Әйе, кеше тормышында иң матур хатирәләр калдырган чак, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Без, укытучылар, бу яктан бәхетле. Балалар белән бергә булганга үзебезне балачакта итеп хис итәбез. Алар белән футбол уйныйбыз, бәбәйләр кебек сөйләшергә дә күп сорап тормыйбыз.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

- Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.


Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.


Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмый юллар килеп китәрлек


Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?

Алар барсам микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?


Бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе.Әйдәгез, хәзер сүзне балаларның үзләренә бирик.
1 нче алып баручы(Шәфикова Ләйсән): – Сәлам, дуслар, исәнмесез?! Бүген һәркем шат, кәеф шәп, шулаймы?! һәркем белә - бүген БӘЙРӘМ!
2 нче алып баручы (Корбанов Рәзил): (Йөгереп керә) Ой, Ралия, эш харап! Бетте баш! Бәйрәм сандыгын урлаганнар! Нишлибез инде хәзер? Бәйрәм дә булмый, күңелле тантана да булмый бит инде...
1 нче алып баручы: – Ничек инде булмый? Туктале, КЫЧКЫРМА ШУЛКАДӘР! Әнә, кара, бөтен кеше килгән бит!
2 нче алып баручы: – Кая килгән, кем килгән, ник килгән?
1 нче алып баручы: – Әнә кара инде, кара! Бөтенесе бәйрәмгә килгән, көтеп торалар!
2 нче алып баручы: – Нинди бәйрәмгә? Бәйрәм исеме сандыкта, ә сандык югалды бит!
1 нче алып баручы: – Хәзер беләбез аны. Берәрегез әйтегез әле, нинди бәйрәм соң бүген?
Балалар хор белән әйтәләр: – БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ!
2 нче алып баручы: – Менә сиңа кирәк булса! Белем бәйрәме икән ич, ә ул бәйрәм сандыгы ние белән тотты да югалды, юкка чыкты! Хәзер нишлибез инде?
1 нче алып баручы: – Тә-ә-әк, югалды диген! (уйлыйлар). Тукта, югалган әйберне нишлиләр? Әйе, әйе, эзлиләр! Һәм без аны табарбыз да! Килгән кешеләрне бәйрәмсез калдырып булмый бит инде!
2 нче алып баручы: – Белем бәйрәмендә нәрсәләр була, анда нишлиләр соң әле? Искә генә төшерергә кирәк, әйеме?
1 нче алып баручы: – Әйдә, балалардан сорыйк!
2 нче алып баручы: – Әйдә! Бәйрәм кайда үтә? (мәктәптә!)
1 нче алып баручы: – Кайсы айда? (сентябрь аенда!)
2 нче алып баручы: – Сентябрь елның кайсы фасылы, ЯЗмы, КЫШмы, КӨЗме, ҖӘЙме?
1 нче алып баручы: – Бәйрәмгә кемнәр килә? (Балалар, әти-әниләр, укытучылар, кунаклар)
2 нче алып баручы: – Әнә ич, килгәннәр, барысы да көтеп торалар. Алай булгач, бәйрәмне башта кемдер ачып җибәрергә тиештер бит инде?! Ә-ә, искә төште! Зур бәйрәмнәрне безнең директор Илнур Мансурович ача иде шул! Кая соң әле үзе? (эзли)
1 нче алып баручы: – Илнур Мансурович, рәхим итегез, сүз сезгә бирелә. (Директор ача, Шакиров Гомәр Нәҗип улын 75 яшьлек юбелее белән котлый. Гәрәева Гөлфия Айтугановнаны 50 яшьлеге белән тәбрик итә. Аннан соң мәктәпнең завучы сөйли, грамоталар тапшыра, яңа укытучылар белән таныштыра. Килгән кунаклар сөйли, котлый.)
2 нче алып баручы: – Булды. Хәзер нишлисе калды? Бәйрәмдә тагын нишлиләр соң әле?
1 нче алып баручы: – Җырлыйлар, бииләр, сөйлиләр...
2 нче алып баручы:(аны бүлдереп) -Тукта, тукта! Берәм-берәм генә әйт! Җырлыйлар дисеңме? (тамак кырып җырларга җыена...) Ә нәрсә турында җырлыйлар соң?
1 нче алып баручы: – Билгеле инде, көз, мәктәп, балалар, укытучылар, туган ил, туган тел турында!
2 нче алып баручы: – Ә-ә, белдем, белдем! Үзем генә җырлап бетереп булмый икән, хәзер бергәләп җырлыйбыз. ( Һәр класс 1 куплет җыр башкара: 11 кл.- "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"; 10 кл.—"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"; 9-8 кл. -- "Алтын көз; 7 кл.—"Көзге моң"; 6 кл.—"Уңган кыз Сара"; 5 кл.—"Кояшлы ил"; 4 кл.—"Зәңгәр күл"; 3 кл.—"Көз"; 2 кл.—Ул бик яхшы укучы; 1 кл.—"Туган тел" -тулысы белән бергәләп җырлап бетерелә!)
1 нче алып баручы: – Менә җырладык та! Хәзер сөйләсәк тә була. Ни турында сөйлик икән?
2 нче алып баручы: – Ни турында дип сорап торган буласың тагын, шуны да белмәскә! Җәйге каникулда кем кая барган, ни күргән, кайда ял иткән, кайда эшләгән?—шул хакта сөйләргә дим.
1 нче алып баручы: – Син белмәдеңмени? «Әтнә таңы» район газетасының һәрбер санында диярлек нәкъ менә шул хакта язылган иде бит инде, бөтен кеше карады, укыды бит аны! Нәрсәсен сөйләп торырга инде аның? Ярар, соңыннан укырсың әле син дә!
2 нче алып баручы: – Нәрсәләр язылган иде соң гәҗиттә, бер-икесен генә булса да әйт инде...
1 нче алып баручы: – Аптыраттың! Ярар инде, әйтәм. – Яңа Шашы урта мәктәбенең "КОЯШКАЙ" лагерына, районыбызның “Чулпан” спорт-сәламәтләндерү

лагерьларында ял итүчеләр булды. Кырамга барып та ял иттеләр инде безнекеләр, кемнәр икәнен беләсең килсә, әнә китапханәгә кереп, үзең укырсың! – Гел ял гына итмәделәр, җәй буе мәктәп бакчасында эшләделәр, идән-парталар буядылар, ферма-басуларда эшләделәр, юл буйларындагы чүпләрне җыйдылар. Имтихан биреп укырга керүчеләр дә бар. Булды, җитте, калганын үзең укып белерсең!


2 нче алып баручы: – Алайса, бәйрәм дәвам итә. Җырладык та, сөйләдек тә, биисе генә калды бугай.
1 нче алып баручы: – Әйе! Каршылагыз, менә алар – биергә яратучы 5 нче класс укучылары! (бию)
2 нче алып баручы: – Жырладык, сөйләдек, биедек, шуның белән бәйрәм бетәме?
1 нче алып баручы: – Юк әле! Бүген иң-иң зур тантана, иң истәлекле көн бигрәк тә кемнәр өчен, беләсеңме?
1 нче алып баручы: – 11 нче класслар өчендер инде. Быел ниһаять, котылабыз бу мәктәптән, иреккә чыгабыз, диләрдер.
1 нче алып баручы: – Юк, белмәдең! Бүген иң-иң зур тантана
1 нче класска укырга керүче балалар өчен! Ә 11 нчеләр быел соңгы елларын укып, мәктәп белән саубуллашалар.
2 нче алып баручы: – Белдем, белдем, искә төште! Хәзер 1 нчеләр өчен кыңгырау шалтыратабыз да, аларны 11 нчеләр үз классларына озаталар. Каяле кыңгырау (эзли).
1 нче алып баручы: – Туктале, тукта, ашыкма, сабыр ит! Без 1 нчеләрне сынап карамадык бит әле!
2 нче алып баручы: – Әйе, алай булгач иң башта 11 нчеләрне сынарга кирәк!
1 нче алып баручы: – Ярар, әйдә, синеңчә булсын!

2 нче алып баручы: – Сез әле имтиханнарны ничек тапшыруларын онытмадыгызмы? Ә укытучы эшендәге төп моментларны үзләштердегезме?

1 нче алып баручы: – Әйдәгез, тикшереп карыйбыз. Без сезгә сораулар бирәбез, сез җавап бирерсез, башладык!

2 нче алып баручы: – 1. Безне кем бертуктаусыз: "Нигә? Ни өчен?" – дип яңгыраган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табарга өйрәтте? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – 2. Кем үзенең тавышьи җәлләмичә еллар буе да башка сыймаган әйберне бер тәнәфес эчендә башка сеңдерергә тырыша? (Укытучы)

2 нче алып баручы: – 3. Кем безне урам һәм телевизор йогынтысыннан коткару өчен 7-8 сәгатьлек өй эше уйлап таба? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – 4. Кем әти-әниләргә безнең уңышлар турында сөйләмичә бер генә көн дә яши алмый? (Укытучы)

2 нче алып баручы: – 5. Кемгә БЕР ЭШ КӨНЕНДӘ тәрбияче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, психолог, космонавт, артист, диктор, режиссер, психотерапевт булырга туры килә? (Укытучы)

1 нче алып баручы: – Әлбәттә, безнең хөрмәтле укытучыларыбыз!
2 нче алып баручы: – Без укытучыларыбыз белән һәр көн очрашабыз, алар турында барысын да беләбез кебек. Тик бу шулаймы соң? Мөгаен без аларны яртылаш кына беләбездер, әйеме?
1 нче алып баручы: – Әйе шул! Әйдәгез, дуслар, хөрмәтле укытучыларыбызны чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлап, җыр бүләк итик! "Укытучыма!" җырын җырлый Ралия Шәрәфиева (Кул чабулар, 9 һәм 11 нчеләр барлык укытучыларга һәм килгән кунакларга чәчәкләр тапшыра).
2 нче алып баручы: – Менә хәзер инде 1 нче класска керүчеләрнең нәрсәләргә сәләтле булуларын сынап карарбыз. Кая соң әле үзләре? Чыгып басыгыз әле менә монда (күрсәтә).
1 нче алып баручы: – Туктале, Рәзил! Ничек сынап карамакчы буласың соң син боларны?
2 нче алып баручы: – Ничек дип инде, берәр нишләтик инде шунда...
1 нче алып баручы: – Белдем! Әйдә, Гөлнара апаны чакырыйк. Уйнатыр да, йөгертер дә, җырлатыр, биетер дә!
1 нче алып баручы:(Чакыра)Гөлнара апа, килегез әле монда. Менә карагыз әле боларга! 1 нче класска укырга дип килгән булганнар. Үзләре кеп-кечкенә, тик кенә утыра да белмиләр ичмаса! Сумка күтәрә алырлар микән соң болар? Сөйләшә беләләр микән әле? Менә шуны беләсе, сынап карыйсы бар иде бит.

Вожатый (Гөлнара апа): – Ярый соң, әйдәгез, сынап карыйк! Сөйләшүләрен ишетәсең килгән идеме? Ягез әле, нәни дусларым, сөйләп күрсәтегез әле безгә!

Беренче класс укучылары сөйли:


  1. Шәфиков Райзат: Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!
2. Назиров Илназ: Олы бәйрәм бүген бездә,

Ул – беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.





  1. Җәләева Ләйлә: Уйнап-очып күбәләкләр

Кунган кебек чәчәккә.

Бәйрәм киемнәрен киеп

Килдек бүген мәктәпкә.


  1. Галимҗанов Ранил: Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып һәм гөрләшеп.

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.


  1. Шәрәфиев Булат: Хуш, күңелле бакчабыз!

Рәхмәт, Сезгә, апалар!

Без мәктәпкә барабыз.

Безне көтә парталар.
Вожатый (Гөлнара апа): – Балалар, Тәрбияче апаларыгызның да сезгә әйтер сүзләре бар, ягез, тыңлыйк әле! Сүз Сезгә, Алсу Гамировна (тәрбияче сөйли...)
Вожатый (Гөлнара апа): – Рәхмәт, балалар! Бүгенге бәйрәмдә Сезнең әти-әниләрегез дә катнаша, сүз әти-әниләргә бирелә, рәхим итегез! (сөйлиләр...)
Вожатый (Гөлнара апа): – Дусларым, Сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел, ләкин БЕЛЕМ ИЛЕНӘ керү өчен -- СЕРЛЕ АЧКЫЧ бар. Ул ачкычны кулга төшерү өчен Сезне сынаулар көтә. Ягез, сез әзерме? Иң башта МӘКТӘПКӘ НИЛӘР АЛЫП БАРЫРГА КИРӘК ИКӘН?—шуны ачыклап китик. Мин сорыйм, сез җавап бирерсез, килештекме? Сез миңа булышырсыз. Кирәген алырбыз, кирәк түгелен ташлап калдырырбыз. "Яхшылык"ны үзебез белән алабызмы?

Начарлык”ны алабызмы?

-Җыр - биюләрне алабызмы?

-Күңелле уеннарны алабызмы?

-"Тәртипсезлек"не алабызмы?

-2 ле белән 1 лене алабызмы?

-"Тылсымлы сүзләр"не алабызмы?

Нинди ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР беләсез икән, я әйтеп карагыз әле! Әйдәгез, үзем башлыйм: ~ Сәлам, дуслар! – дисәм, Сез ничек исәнләшерсез? –ИСӘНМЕСЕЗ!



  • Ә кайтып киткәндә: -САУ БУЛЫГЫЗ! – дибез, әйеме?!

– Килгән кунакларны каршы алганда: - ХУШ КИЛӘСЕЗ, РӘХИМ ИТЕГЕЗ! –дибез.

–Иртән торгач әти-әниеңә, якыннарыңа ни дибез икән? – ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!,

Ә кич йокларга ятканда: -ТЫНЫЧ ЙОКЫ, ТӘМЛЕ ТӨШ! –дибез.

–Сезгә яхшылык эшләгән кешегә ни дибез? – РӘХМӘТ! – Бик яхшы!


Вожатый (Гөлнара апа): – Үткән ел икенче классны тәмамлаган укучыларның Сезгә әйтер сүзе бар, тыңлап карагыз әле. (ЯХШЫ КЕШЕ БУЛЫРМЫН. Рәхимә Арсланова шигыре)
Нәрсә генә эшләсәм дә, ярамый, ди әбием.

Икмәкне сул кулга тотып ашама, ди, нәнием.

Көзгегә карап ашасаң, бәхетле булмассың, ди

Ризыгыңны озак чәйнә – бәләкәй калмассың, ди

Дус-иптәшләр сөйләгәндә, син бик ваемсыз булма!

Ә тапкач, якын дустыңны башкага алыштырма!

Серләреңне чит-ятларга ашыкма, ди, сөйләргә.

Үзең дә башкалар серен сөйләмә кешеләргә.


Ялганнарга ияләшмә, ялган оят китерер,

Дөреслек кенә тормышта сиңа куәт китерер.

Хезмәт, сабырлык һәм ныклык – бәхеткә алып бара.

Сүзләремә колак салсаң, син – тәрбияле бала.


Бу кадәр күп "ярамый"ны ничек истә калдырыйм?

Белдем-белдем, мин аларны кәгазьгә язып барыйм.

Киңәш кирәк булган чакта, игътибарлап укырмын.

Үсеп җиткәч, мин сүз бирәм – ЯХШЫ КЕШЕ булырмын.


Вожатый (Гөлнара Фәргатовна): – Зур рәхмәт сезгә, укучылар! Сез барыгыз да ЯХШЫ кешеләр булырсыз дип ышанабыз! — Балалар, Сез ДУСмы соң? Нәрсә ул ДУСЛЫК - әйтә аласызмы? Сез бик оста икәнсез, ләкин тагын бер нәрсәне истә тотыгыз! Белемле булу өчен һәркемнең сәламәт булуы да кирәк! Борынгы Элладада кыя башына әнә шундый сүзләр уеп язылган: КӨЧЛЕ БУЛЫРГА ТЕЛӘСӘҢ – ЙӨГЕР, МАТУР БУЛЫРГА ТЕЛӘСӘҢ – ЙӨГЕР, АКЫЛЛЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘСӘҢ – ЙӨГЕР! – Ә сез, балалар, йөгерә беләсезме соң? "Эшләпә киеп йөгерү" уены. (Зур ватманнан пилотка-эшләпә ясала. Шул эшләпәне башларына киеп йөгерәләр. Бик ансат кебек, ләкин эшләпә зур, йөгергәндә очып төшеп кала шул. Барлык балалар да йөгерсен өчен, берничә тапкыр йөгертергә кирәк).

Вожатый (Гөлнара Фәргатовна): – Шәп йөгерәсез, булдырасыз икән бит! Ә сез игътибарлымы соң? Кеше сүзен ничек ишетәсез икән, ягез сынап карыйк әле? Мин ни кушсам - шуны эшләрсез, ләкин җөмлә башында "БАЛАЛАР" сүзе булса гына эшлисе! (ЗАЛ БЕЛӘН ДӘ УЙНАРГА КИРӘК!) Башладык: -Балалар, торып бастык, (басалар). -Балалар, җитәкләшегез! (Җитәкләшәләр). -Кулларны ычкындырабыз (ычкындырасы түгел!—ялгышкан бала утыра бара, уеннан төшеп кала дигән сүз). --Балалар, кулларны күтәрдек, уң якка борылдык. Уен шулай дәвам итә. Ахырда калучы "ИҢ ИГЪТИБАРЛЫ КЕШЕ" буларак, бүләк ала. -Теләсәк, игътибарлы булырга да өйрәнербез, шулай бит, балалар? -Бик яхшы, булдырдыгыз!
Вожатый (Гөлнара Фәргатовна): – Сез бик күп сынаулар үттегез, инде берничә табышмакның җавабын да әйтсәгез - искиткеч булыр иде! Ә һәр дөрес җавап- Сезне СЕРЛЕ АЧКЫЧКА якынайтыр. Ягез, башладык! (Зал уртасына зур гына ТАРТМА чыгарып куела. Ул матур итеп бизәлгән, юка целлофан белән төреп, лента белән бантиклап куелган. Җавапны әйткән балага ачкыч рәсеме төшерелгән китап кыстыргычы биреп барыла):
1. Акчасыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)


2. Дөнья кадәр белем сыйган

Ә шулай да бик җиңел.

Уку башлангач мәктәпкә

Минем кулда бара гел. (портфель)


3. Ишекле, тәрәзәсез

Тап-тар өйдә яшиләр.

Хәзерләгәндә дәрес

Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка)


4. Төрле төстәге кызлар

Сусаганнар, кипкәннәр. (буяулар)


5. Йомшактыр, сыгылмалыдыр,

Керә йөз кыяфәткә.

Тап җавабын

Ул нәрсә? (пластилин)


12. Нинди кыңгырау чыңламый? (Чәчәк).
13. Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар?

Вожатый (Гөлнара Фәргатовна): – Белмисезме? Бер дә борчылмагыз, Сезгә ярдәмгә класс җитәкчесе - 1 нче укытучыгыз Ләйсән Рубисовна килер:

(Аны уртага чакыру. Ул чыга, табышмакның җавабын әйтә (Дәресләр) һәм тартманы ача, ә анда –БЕЛЕМ АЧКЫЧЫ).

Вожатый (Гөлнара Фәргатовна): – Менә ул СЕРЛЕ АЧКЫЧ! Шушы ачкыч белән Ләйсән апагыз Сезне БЕЛЕМ дөньсына алып керер. ( дип әйтеп, ачкыч тапшырыла. Балаларга да бәләкәй белем ачкычы бирелә.). Сүз Сезгә бирелә, Ләйсән Рубисовна, рәхим итегез! (сөйли)

Ләйсән Рубисовна:

Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап


Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсез, ул нинди китап?



Балалар: Ул - Әлифба китабы!
Ләйсән Рубисовна:

– Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре – кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (1 нче сыйныфларга "Әлифба" китабы һәм бүләк тапшыра.) Балалар хор белән: РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АПАЛАР! РӘХМӘТ СЕЗГӘ, АБЫЙЛАР! – дип әйтәләр һәм урыннырына барып басалар. Залга кабат 2 алып баручы чыга:


2 нче алып баручы:(И-и-и, Ләйсән, карале син боларны! Беренче класска гына керсәләр дә, чатнатып сөйләп тә бирделәр, табышмакларны да беләләр, хәтта УКЫТУЧЫ ӘЙТКӘННЕ ДӘ ишетә беләләр бит!

1 нче алып баручы:(Әйе шул, Рәзил! Кайбер югары кдасс укучыларыннан да остарак сөйлиләр ич болар! Әйдә, без дә шәбрәк итеп бер-ике шигырь сөйлик әле. Башла, Рәзил, сынатма, яме!

2 нче алып баручы:

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

1 нче алып баручы:

Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Ачып җибәр серләр дөньясын.

Без бәхетле йөрәк җырың,

Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

2 нче алып баручы:

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген һәрбер укытучыга

Рәхмәт әйтәсе килә:
1 нче алып баручы:

- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен



Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!
2 нче алып баручы:

Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җыйдык кочак-кочак.
2 нче алып баручы:

Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй Белем бәйрәмен!
Кыңгырау чыңлый, 11 класс укучылары 1 нче сыйныф укучыларын сыйныф бүлмәсенә озаталар.
1 нче алып баручы: Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың сабый

Зур бәхетләр булсын юлдашың.


2 нче алып баручы: Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.


1 нче алып баручы: Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.


2 нче алып баручы: Кыңгырау-кыңгырау

Шалтыра, шат җырлап,

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.


1 нче алып баручы: Беренче кыңгырау яңгырый бүген

Яңа юл яра гомер агышы.

Беренче кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.


Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!




Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет