Диплом эше Фәнни җитәкче: Казан, 2005 Эчтәлек I. Кереш II. Беренче бүлек. Татар һәм рус телләренең фразиологиясе



жүктеу 325.42 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі325.42 Kb.
түріДиплом


Казан дәүләт университеты
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Татар теленә өйрәнтү кафедрасы

_____________________



Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологизмнарны чагыштырып өйрәтү системасы

Диплом эше
Фәнни җитәкче:

Казан, 2005

Эчтәлек
I. Кереш
II. Беренче бүлек. Татар һәм рус телләренең фразиологиясе.

§1. Тел тармагы буларак фразеология һәм аны өйрәнү.

§2. Тел белемендә фразеологизмнарны төркемләү мәсьәләләре.
III. Икенче бүлек. Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологик берәмлекләрне өйрәтү системасы.

§1. Фразеологиягә өйрәтү максатлары.

§2. Фразеологизмнарны гамәли үзләштерү күнегүләре.
IV. Өченче бүлек. Фразеологик берәмлекләрне үзләштерүне тикшерү алымнары.

§1. Лексик биремнәр.

§2. Тестлар.

§3. Фразеологизмнарны сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен тикшерү.


V. Йомгак.
VI. Әдәбият исемлеге.
VII. Чыганаклар.

Кереш.
1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Закон кабул ителде.1 Аның нигезендәтатар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүлзт теллзре булып расланды. Дәүләт Татарстан Республикасы граңданнарына туган телен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен өйрәнү һәм укыту өчен шартлар тәэмин итә. Татар һәм рус телләре, Татарстан Ресрубликасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм махсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә2.

Фразеологик әйтелмәләрдә үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә тәэсир итү нәтиҗәсендә телләрнең үсеше бигрәк тә нык чагылыш таба3. Татар һәм рус телләренең бер-берсенә, аеруча рус теленең татар теленә бу мәсьәләдә уңай йогынтысы зур. Безнең телдә милләтләр аралашу теле йогынтысында ясалган бик күп фразеологизмнар кулланылышта йөри. Мәгънәләре һәм образлары бердәй яки якын фразеологик әйтелмәләр рус һәм татар телләрендә меңләп санала. Ике телдәге гомумилекнең ике җирлеге бар. Беренчесе – фикерләү процессындагы төп элементлар барлык халыклар өчен дә бердәм. Шул исәптән, төрле халыкларның сәнгатьле фикерләвендә дә гомуми сыйфатлар күп. Тотрыклы әйләнмәләрнең иң зур күпчелеге сүзтезмәләрнең, җөмләләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән4. Дәресләрдә рус телле балаларны татар теленең фразеологик байлыгы белән таныштыру, сөйләм телендә, гамәлдә кулланырга, башка тел күренешләреннән аера белергә өйрәтү, аларның актив фразеологик запасын баету мөһим проблемаларның берсе булып тора. Моның белән беррәттән укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү дә игүтибар үзәгендә булырга тиеш.

Үзләштерелгән лексик берәмлекләрдән файдаланып, үз фикерләрен татарча дөрес һәм аңлаешлы итеп белдерергә, сөйләмне логик яктан эзлекле белергә тиешләр. Шулай итеп, рус телле балаларга татар телен өйрәтү, аларның лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтү актуаль мәсьәлә булып кала бирә.

Шушы методик мәсьәләләрне күздә тотып, диплом эшенең темасы сайланды һәм максатлары билгеләнде.

Диплом эшебезнең төп максаты рус телле рус балаларга фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү системасын күрсәтү. Куелган максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны күз алдында тоттык:



  1. фразеологиягә багышланган фәнни-методик хезмәтләргә күзәтү ясау;

  2. рус телле балалар өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендәге(VII-XI сыйныфлар) фразеологик берәмлекләрне туплау һәм анализлау;

  3. татар һәм рус телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәтү ысулларын тикшерү;

  4. вразеологизмнарны үзләштерү, дәресләрдә тикшерү алымнарын тәкъдим итү.

Диплом эшенең методологик нигезен Г.Х.Әхәтов, Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, М.Т.Баранов, С.Г.Гаврин, Р.А.Юсупов, Л.В.Аюпов, А.Н.Артанов хезмәтләре тәшкил итә.

Диплом эше керештән, 3 бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

Керештә
Беренче бүлектә тел тармагы буларак фразеология, аның үсеше һәм фразеологик берәмлекләрне төркемләүгә күзәтү ясала.

Икенче бүлектә рус мәктәбенең рус телле балар өчен татар теле дәреслекләрендә бирелгән фразеология өлкәсенә караган күнегүләр анализлана, фразеологиягә өйрәтү максатлары азсызыклана.

Өченче бүлектә фразеологик берәмлекләрне үзләштерүне тикшерү алымнары тәкъдим ителә.

Йомгакта төп нәтиҗәләр китерелә.

Беренче бүлек. Татар һәм рус телләренең фразеологиясе.


    1. Тел тармагы буларак фразеология һәм аны өйрәнү.

Тел белеменә караган фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеология – телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы тәзелмәләрне өйрәнә.1

Билгеле булганча, фразеологизмнар – кимендә ике сүздән торган, күчерелмә мәгънәгә ия булган образлы сүзтезмәләр җыелмасы. Алар сөйләмдә әзер килеш кулланылалар, үзгәрмиләр.

Фәнни хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, татар телендә фразеологизмнарны туплау, өйрәнү 20 нче йөздә башлана. Беренче “Русча-татарча фразеологик сүзлек” 1959 елда чыга. 1982 нче елда Г.Х.Әхәтовның “Татар теленең фразеологик әйтелмәләре сүзлеге”2басыла. Ә 1989-1990 елларда Н.Исәнбәтнең ике томлы “Татар теленең фразеологик сүзлеге”3 басылып чыга. Ул үз эченә 10 меңләп фразеологизмны ала. 2001нче елда Ф.С.Сафиуллинаның “Татарча-русча фразеологик сүзлеге”4 дөнья күрде. Сүзлектә 16 меңнән артык фразеологик берәмлек рус эквивалентлары белән, аерым очракларда тәрҗемә итеп бирелгән. Халыкның сөйләм телендә, шулай ук әдәби язма телебездә кыска-кыска гына төрле тәгъбир – гыйбарәләр бик күп табыла. Бу чуар тәгъбир – гыйбарәләр һәм аңа охшаш сүз төркемнәре, үзенчәлекле, функционал рольәре һәм тоткан урыннары, төрләре дә тиешенчә ачыкланмыйча, XX гасыргача бар да беришле, вак-төяк тәгъбир-фразалар дип яки телдә йөргән арадаш лексик элементлар рәтендәге сүзләр итеп каралып килә.5 Берләре поэтикага кертелсә, икенчеләрен лексикологиягә, өченчеләрен фольклордан мәкальләргә яки, киресенчә, мәкальләрдән лексикологиягә кертеп карала. 20 нче йөз башында фразеологик берәмлекләрне тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль һәм мөһим бер тармагы итеп карау һәм тану башлана. 40 нчы елларда исә бу эзләнүләр тагын да киңрәк төс алып, тирәнәйтелә һәм тел гыйлеменең яңа бер тармагына әверелә.

Фразеологик берәмлекләрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү, рәткә, системага салу эше башлана. Бу хакта төрле телләрдә гыйльми хезмәтләр нихәтле күп булмасын, эзләнүләр никадәр киң булмасын һәм бәхәсләр алып барылмасын, болар, күбесенчә, проблеманың аерым якларын яки үзенчәлекләрен тармаклап өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр булып тора. Фразеологик әйтемнәр дөнья телләренең һәркайсында да булганга күрә, аларга уртак үзенчәлекләр һәм типологик күренешләр хас. Шуның өстенә һәрбер тел үзенә генә хас мәдәни күренешләрне үз эченә ала. Моның өчен һәр телдә аларны туплау, барлау һәм махсус тикшерү эшләре үткәрелә.

Фразеологик берәмлекләр җыела, өйрәнелә, башка телләрдәге берәмлекләр белән чагыштырыла. Кардәш төрки телләрдә дә шул ук хәрәкәт бара. Әйтик, казакъ, үзбәк, башкорт һәм әзербайҗаннарның үз телләрендәге сүзлекләре басылып чыгуы мәгълүм.

Татар тел гыйлемендә бу өлкәдә тикшеренүләр алып барган галимнәребездән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Л.Җәләй, Ш.Рамазанов, Л.Мәхмүтова, Н.Борханова, В.Хаков, К.Сабиров, Г.Ахунҗанов, Х.Курбатов, Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге вакытта да фразеологизмнарны өйрәнү актуаль мәсьәлә булып кала бирә, чөнки алар әдәби әсәрләрдә дә, халык сөйләмендә дә еш очрый.

Димәк, фразеологик берәмлекләрне танып белергә, мәгънәләрен аңларга, сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү мөһим.

Төрле телләрнең фразеологик берәмлекләрен чагыштырып өйрәнү, аларның гомуми билгеләрен һәм семантик үзенчәлекләрен ачыклау аеруча кызыксыну уята1. Бу фразеологик берәмлекләрнең тел системасының лексик-фразеологик элементлары булу белән аңлатыла.

Гомуми фразеологизмнар дип ике телдә дә бер үк мәгънәгә ия булган, төп бер образны белдерүче фразеологизмнарны атыйлар2.

Рус тел белемендә фразеологизмнарны мөстәкыйль лингвистик күренеш буларак өйрәнү 20нче гасырның 40нчы елларында башлана. Бу теориягә нигез салучылар арасында А.А.Потебня, И.И.Срезневский, А.А.Шахматов, Ф.Ф.Форту кебек галимнәрне атарга мөмкин.

50 нче елларда исә фразеологизмнарны охшаш һәм аермалы якларына төп игътибар бирелә башлый. Алга таба рус фразеологиясе өлкәсендә яңа хезмәтләр дөнья күрә. Алар арасында Н.М.Шанскийның ”Фразеология современного русского языка”, Ю.А.Гвоздаревның “Рассказы о русской фразеологии”, А.Н.Бабкинның “Русская фразеология, его развитие и источники” исемле хезмәтләре һәм башкалар.

Фәнни монографияләр белән беррәттән, мәктәптә фразеологияне өйрәнүгә багышланган кулланмалар да басылып чыга. М.Т.Баранов әйтүенчә, мәктәптә лексика һәм фразеология ике төп максаттан өйрәнелә:



  1. Танып белү максаты;

  2. Гамәли максат3.

Танып белү максаты укучыларның дөньяга карашын формалаштыруны, лексика һәм фраәеологиядән ныклы белем бирүне, аларда эстетик сөйләм идеалын булдыруны күздә тотса, гамәли максат исә укучыларда лексик һәм фразеологик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен булдыруга юнәлтелә, телнең төрләре тармакларындагы эш өчен (орфография, грамматика, укучыларның сүзлек запасын баету) алшарт булып тора1.

Л.А.Веденская, М.Т.Баранов, Ю.А.Гвоздарев һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә билгеләп үтелгәнчә, фразеология бүлеген өйрәнү барышында укучылар түбәндзге белемнзргз ия булырга тиешләр:

1) фразеологиянең гомуми тел системасындагы урынын, төп үзенчәлекләрен, аларга нигезләнеп бүленеп чыккан төркемчәләрен, ясалыш ысулларын, тотрыклы сүзтезмәләрнең вазифасын, телнең фразеологик составы үзгәрү сәбәпләрен, төп фразеологик сүзлекләрне һәм белешмә китапларын күзалдында тоту;

2) тексттан фразеологизмнарны аерып ала белү, аларның җөмләдәге синтаксик ролен билгеләү, мөмкин булган очракларда фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәсен билгели белү, сөйләмдә аларның стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алып куллану.

М.Т.Баранов2 әлеге таләпләрне тагын да ачыграк билгели. Аның фикеренчә, укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

1) сүзләрнең һәм фразеологизмнарның лексик мәгънәсен аера белү;

2) таныш сүзләр һәм фразеологизмнарның мәгънәсен аңлату;

3) контекстта сүз яки фразеологизмнарның кайсы мәгънәдә кулланылганын билгеләү;

4) тексттан өйрәнелгән лексик һәм фразеологик күренешләрне табу;

5) бирелгән тексттан лексик күренешләрне һәм фразеологизмнарны сайлап ала белү;

6) өйрәнелгән лексик күренешләрне һәм тотрыклы сүзтезмәләрне төркемли алу;

7) төрле аңлатмалы сүзлекләр, шул исәптән фразеологик сүзлекләрне дә куллана белү.3

Татар һәм рус телләрендәге күп кенә фразеологик берәмлекләр мәгънәләре белән генә түгел, формалары белән дә бер-берсенә туры киләләр. Мәсәлән: яблоко от яблони далеко не падает – алма агачыннан ерак төшми1, кояш чыгу – восход солнца һ.б. Бу очракта рус телле укучылар татар фразеологизмнарын дөрес кулланырга тиз күнегәләр.

Югарыда китерелгән фикерләрдән чыгып, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнүне лингвистик һәм методик нигезләре бүгенге көндә дә мөһим мәсьәлә булып санала.

Димәк, фразеология тел гыйлеменең бер тармагы буларак тагын да үсеш ала, тагын да байый дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

1.2. Тел белемендә фразеологизмнарны төркемләү мәсьәләләре.


Фразеологизмнарны туплау, фәнни яктан өйрәнү һәм төркемләү тел белемендә мөһим мәсҗәләләрнең берсе булып тора. Татар телен өйрәнү барышында, укучылар фразеологизмнарның төркемчәләре турында мәгълүмат алырга, аларны аера белергә күнегергә тиешләр.

Фразеологизмнарны туплау төрләргә бүлү, аларның төзелешен тикшерү белән шөгыльләнә торган фәнне фразеология диләр.

Фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеологик берәмлекләрне төркемләү төрле принципларга нигезләнә. Бу төрлелек нидән килә соң?

Фразеологиянең төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын(мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр.1 Икенчеләре фразеологизм мәгүнәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәсендә килгән сүзтезмәләрне фразеологизм дип атыйлар. Күргәнебезчә, фәндә фразеологизмнарны төрле күзлектән чыгып төркемлиләр. Шулар арасында компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә карап төркемләүгә өстенлек бирелә. Аңа нигез салучы булып француз галиме Ш.Балли һәм рус галиме В.В.Виноградов саналалар. Академик В.В.Виноградов күрсәтүенчә, компонентларының берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төркемгә бүлергә мөмкин: фразеологик ныгытмалар, фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр.2

Фразеологик ныгытмаларда компонентларының аеруча нык бердәмлеге күзәтелә. Сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре тулысынча югалган булса, бөтеннең мәгънәсе аерым кисәкләрнең мәгънәсеннән килеп чыкмый: чәчләр үрә тору – жгучий страх; ут белән су арасында – между двух огней; ләчтит сату – лясы точить һ.б.

Фразеологик бердәмлекләрдә компонентлар арасындагы бәйләнешләр йомшара төшә. Монда да сүзләрнең мәгънәләре мөстәкыйль түгел, бөтеннең мәгънәсен алар бергә бирәләр. Шул ук вакытта моңа берникадәр ишарә дә итә: ике куян койрыгын бергә тоту – гнаться за двумя зайцами; колак очы белән – краем уха; телеңне тыю – закрыть рот.

Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш тагын да йомшаграк, алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар. Бер сүз – туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә. Шуңа күрә бөтеннеә мәгънәсе өлешләрнең мәгънәләренә шактый бәйләнгән була. Мәсәлән: борын күтәрү – задирать нос, кан дошман – заклятый враг һ.б. Кайбер галимнәр(мәсәлән, Н.М.Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төркемне дә өстиләр. Бу – ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр: төп удар – главный удар һ.б. Составлы атамалар турында да бердәй фикерләр юк.

В.В.Виноградов аларны махсус аерып чыгара, башка белгечләр фразеологизмнарның барлык төркемчәләренә дә тараталар: үги ана яфрагы – мать-и-мачехаи һ.б.

Моннан тыш, тел белемендә Б.Н.Головин тарафыннан тәкъдим ителгән классификацияне атарга мөмкин. Ул фразеологизмнарны дүрт төркемгә бүлә:1

1) идиомалар: алар бөтенләй таркатылмыйлар, идеоманыә мәгънәсе аерым сүзләр мәгънәсеннән килеп чыкмый. Мәсәлән: бәбәген акайткан – глаза вытаращил һ.б.;

2) ныгытмалар (сращения): аларның һәр элементы аерым алганда аңлашыла, әмма фразеологизмның мәгънәсе аерым элементлар мәгънәсенең суммасына тигез түгел, ә бербөтен итеп кабул ителә;

3) фразеологик бердәмлекләр: аларны төзүче элементларның мәгънәсе аңлашыла, элементларының туры мәгънәсе бердәмлегеннән күчерелмә мәгънә барлыкка килә: шәбәренгән тавык – мокрая курица һ.б.

Фразеологик ныгытмалар белән фразеологик бердәмлекләр арасында аерма шунда: беренчеләрендә логик яктан туры мәгънә юк, яисә ул мотивлашмаган; фразеологик мәгънәнең күчерелмә булуы тарихка мөрәҗәгать итеп кенә беленә. Фразеологик бердәмлекләрдә туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгнәдә дә, алар тарихи комментарийларсыз да аңлашыла;

4) фразеологик тезмәләр составындагы элементларның мәгънәләре җиңел аңлашыла һәм алар барысы да аерым бер сүзнең гомуми логик эчтәлеген белдерәләр: уку залы – читалҗный зал һ.б. Аларда күчерелмә мәгънәләр юк, туры мәгънә аерым сүз белән түгел, ә сүзләр кушып белдерелә: роль уйнау – играть роль һ.б.

Б.Н.Головин язганча, бу классификация В.В.Виноградов классификациясенә каршы килми, әмма аны бераз үзгәртә, камилләштерә. Алда әйтелгәнчә, фразеологик берәмлекләр рәтенә афоризмнар, канатлы сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне дә кертәләр. Укучыларга фразеологизмнарның барлыкка килүе турында да мәгълүмат җиткерү мөһим. Фразеологизмнарның иң бай чыганагы булып халыкның җанлы сөйләме исәпләнә; фразеологизмнарның шактый өлеше халык авыз иҗаты әсәрләреннән алына(мәкальләр, әйтемнәр һ.б.), килеп чыгышы территориягә бәйле була(җирле сөйләм, гореф-гадәтләр һ.б.); билгеле бер һөнәр ияләре теленнән килеп керә(икенче рольне уйнау – играть вторую роль һ.б.); фразеологик фонд әдәби, тарихи чыганаклар исәбенә дә байый; ә кайбер фразеологизмнар чит телдән калькалаштыру юлы белән кабул ителә; кайберләре исә дини чыганакларга (Коръән, Евангелие, Библия) бәйле: сират күпере аша чыгу – пройти круги ада һ.б.

Әлеге мәгълуматларны җиткергәннән соң, укытучы балаларга мөстәкыйль рәвештә килеп чыгышы ягыннан төрле фразеологизмнарны табарга һәм язып килергә куша. Татар теле дәресләрендә балалар фразеологик сүзлекләр белән дә эш итәргә өйрәнергә тиешлзр, чөнки бер үк фразеологизмның берничә мәгънәсе булырга мөмкин. Мисал өчен, Г.Ахунҗанов баш күтәрү(протнст) фразеологизмының 11 мәгънәсен китерә1: эштән аерылып тору, йокыдан тору, чирдән соң торып йөри башлау, төшенкелек хәленнән аерылу, һавалану, килешмәвеңне белдерү, күтәрелеп чыгу, җанлану, мәйданга чыгу, үсеп чыгу, дөньяга чыгу.

Укытучы фразеологизмнарның структур үзенчәлекләре турында түбәндәге мәгълүматны җиткерә.

Грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр, иреклк сүзләр арасында нинди бәйләнешләр булса, монда да шундый хәл күзәтелә.2


Сан ягыннан фразеологизм составында икедән алып алты-җиде сүзгә хәтле компонент булырга мөмкин. Мәсәлән: зыян салу – наносить вред; ике кешелек ашау – есть за даоих; арадан кара мәче үтү – пробежала черная кошка; кояш куянга атланган чак – самый короткий день; тере килеш җиде кат тирене тунау – драть семь шкур; телең булмаса карга күтәреп китәр иде – что бы ты делал без своего языка һ.б.

III. Икенче бүлек. Рус телендә сөйләшүче балаларга фразеологик берәмлекләрне өйрәтү системасы.

2.1. Фразеологиягә өйрәтү максатлары.

Рус телле балаларга татар телен укыту программасында1 әйтелгәнчә, укучылар, фонетик, лексик, грамматик минимумнарны үзләштереп, лингвистик һәм коммуникатив компетенциягә ия булырга тиешләр. Татар теле сөйләшү-аңлашу, аралашу чарасы буларак укытыла. Алар белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә куллана белергә тиешләр.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим. Моның белән беррәттән, татар һәм рус телләрендәге сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә(полисемия) күренеше киң таралган. Шуңа күрә укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә дә аерым игътибар бирергә тиеш. Программада күрсәтелгәнчә, укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә куллана белергә күнегергә тиешләр. “Фразеологиягә өйрәнгәндә, сүзнең лексик мәгънәсен ачыклауга тукталу гына җитми. Бер яктан, фразеологизмнар, күпчелек очракта, күчерелмә, метафорик мәгънәгә ия, еш кына катлаулы мәгънә белдерәләр, ә икенче яктан, фразеологизмнарның образлы бирелеше, аларның гомуми мәгънәсен ялгыш аңлауга китерергә мөмкин”.2

Методистлар билгеләп үткәнчә, фразеологизмнарны өйрәнү өлкәсендә дә хәл ителәсе мәсьәләләр шактый күп. Алар түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

1) Фразеологизмнарны, мәгънәсен аңлап җиткермәү сәбәпле, дөрес мәгънәдә кулланмау;

2) Фразеологик әйтелмәләргә башка сүзләр катнаштыру;

3) Фразеологизмнарны тиешле булмаган стильдә куллану.1

Бу фикерләр белән без һичшиксез килешәбез.

2.2. Фразеологизмнарны гамәли үзләштерү күнегүләре.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендә фразеологик берәмлекләрне өйрәнү тулы бер системаны тәшкил итә. Моның өчен 7 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслекләрдә төрле күнегүләр бирелгән. Алар фразеологизмнарны гамәли үзләштерүгә юнәлтелгән.

7 нче сыйныф дәреслегендә1 фразеологизмнарны өйрәтү күнегүләренә түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин.

1. Фразеологик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзегез (9 нчы күн., 10б.)

золотые руки // мастер на все руки – алтын куллы; махнуть рукой – кул селтәү һ.б.

2. Фразеологик берәмлекләрдән җөмләләр төзегез (6нчы күн., 13б.)

обеими руками – дүрт куллап; семимильными шагами – дөя адымы белән һ.б.

3. Фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез (6нчы күн., 18б.)

күз ачып йомганчы – в мгновение ока; ахыр чиктә – в конечном счете һ.б.

Мисаллардан күренгәнчә, әлеге күнегүләр балаларны татар һәм рус фразеологизмнарының эквивалентларын истә калдырырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү максатыннан бирелгән.

Алга таба башка биремнәр дә очрый.

1. Фразеологик берәмлекләрне татарчадан русчага тәрҗемә итегез һәм җөмләләр төзегез (1нче күн., 165б.)

Күзгә ташлану, ике сүз белән, үз кулына алу, от всего сердца, смотреть сквозь пальцы һ.б.

2. Фразеологик берәмлекләрне русчадан татарчага тәрҗемә итегез һәм җөмләләр төзегез (8нче күн., 169б.)

Познать жизнь, считать врагом, мир тесен һ.б.

Әлеге күнегүләрне эшләүнең бер үзенчәлеге бар: бу күнегүләр сыйныфта эшләнергә тиеш, чөнки, беренчедән, укучыларның барысының да өендә татарча-русча фразеологик сүзлекләре булмаска мөмкин, икенчедән, аны тикшергәндә, укучылар үзләре язган фразеологизмнарны башкаларга җиткереп, иптәшләре тапканнары белән танышып, күбрәк мәгълүмат алалар. Әлеге дәреслектә фразеологизмнарны кулланып, сөйләм булдыруга юнәлтелгән күнегүләр дә бар.

1. Фразеологик берәмлекләрне диалогта файдаланыгыз (5нче күн., 209б.).

Баш бала (первый ребенок); баш бармак (большой палец); баш бирмәү (не подчиняться) һ.б.

Кайбер күнегүләр, безнең карашка, бу сыйныф укучылары өчен катлаулырак та тоела. Мәсәлән:

2. Фразеологик әйтелмәләрне чагыштырыгыз. Нинди аермалар бар? (3нче күн., 170б.).

Полтора Ивана – Алып кадәр; ни бельмеса не знает – әлифне таяк дип тә белми; пуп земли – Алланың кашка тәкәсе; денег куры не клюют – бездә акча бер букча.

Мисаллардан күренгәнчә, бу дәреслектә төрле күнегүләр бирелә. Алар укучыларның лексик күнекмәләрен тирәнәйтүгә юнәлтелгән һәм уңышлы сайланган дип әйтергә мөмкин.

8нче сыйныф дәреслегендә фразеологик берәмлекләрне ныгыту күнегүләре шулай ук күп. Алар арасында түбәндәгеләрне атарга мөмкин:

1. Фразеологик берәмлекләрне русчага тәрҗемә итегез. Фразеологизмнар белән җөмләләр төзеп языгыз (30нчы бит, 4нче күнегү).

Баш вату, башка кермәү, баш кату, баш күтәрми (эшләү)1 һ.б.

2. Фразеологик әйтемнәрне укыгыз. Шулар белән җөмләләр төзеп языгыз, мәгънәләрен сүзлекләрдән карагыз (7нче күн., 55б.).

Борын асты кипмәгән, борынын күтәреп (чөю), борын салындыру, борын төбендә, борын тыгу, борын төртү, борын җыеру, борынга сугу.

3. Баганалап бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең татар һәм рус телләрендә бер-берсенә тәнгәл килгәннәрен парлап языгыз (8нче күнегү, 96нчы бит).

Монда балалар русча-татарча яки татарча-русча фразеологизмнар сүзлегеннән файдаланырга тиеш булалар.


урын таба алмау

кул җитми

ана сөте кипмәгән

башы күккә тию

эчендәге тышында

җан дусты

чәчләр үрә тору

аякка басу


волосы встают дыбом

закадычный друг

быть на седьмом небе

руки не доходят

молоко на губах не обсохло

встать на ноги

душа на распашку

не находить (себе) места




4. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз. Татарчалары белән җөмләләр төзегез (2нче күнегү, 132б.).

Приходить в голову – башка килү, знать как свои пять пальцев – биш бармак кебек белү һ.б.

Безнең фикеребезчә, укучылар фразеологик берәмлекләрне аңлап кулланырга күнексәләр генә, аларның сөйләм телен үстерүдә уңышка ирешеп була. Моның өчен бу дәреслектә махсус күнегүләр дә бирелгән.

1. Әйтемнәрне чагыштырып укыгыз. Аларны кулланып, диалоглар төзегез (198 нче бит, 3 нче күнегү).

Алып кадәр – полтора Ивана; йөзгә бер тулмаган (не хватает одного до ста) – винтиков не хватает (винтиклары җитми); биш куллап (пятью руками)–обеими руками (ике куллап).

2. фразеологизмнарны укыгыз. Аларны кулланып, кечкенә диалоглар төзегез. (3нче күн., 201б.)

Үз акылың белән яшәү – жить своим умом; акыллы баш – ума палата; сүзеңдә нык тору –стоять на своем; уң кулы – правая рука; башыннан ахрына кадәр – от корки до корки.

Фразеологизмнарны коммуникатив максатта куллану зур әһәмияткә ия. 9нчы сыйныфта1 укытучы яңа фразеологик берәмлекләр белән таныштыру эшен дәвам итә. Моның өчен төрле күнегүләр тәкъдим ителә. Мәсәлән:

1. Укыгыз, тәрҗемә итегез (1нче бирем, 132б.)

“Ләчтит сату” (лясы точить); “Баш әйләнә” (голова кружится).

2. русча фразеологизмнарны татарча әйтегез (3нче бирем, 133б.)

Әлифне таяк дип тә белми, авызы колагына кадәр ерылган, кызыл кар яугач һ.б.

3. Фразеологизмнарны парлап әйтегез (7нче бирем, 134б.)

засучив рукав тырай тибү

след простыл истә тоту

зарубить на носу җиң сызганып

бить баклуши эзе дә калмаган

9нчы сыйныфта укучылапрны фразеологизмнар белән таныштыру эше тагын да активрак алып барыла. эш тәҗрибәсеннән чыгып, шуны да әйтергә мөмкин: укучылар фразеологизмнар белән кызыксыналар; алар белән бик теләп төрле биремнәр эшлиләр, ике телдәге берәмлекләрне чагыштыралар. Шуңа күрә бу төр биремнәрне дәреслекләргә күбрәк кертү мөһимдер.

10 нчы сыйныфта2 “Татар фразеологиясе” темасы өйрәнелә. Дәреслектә фразеологизмнарның килеп чыгышы, беренче фразеологик сүзлекләрнең төзелү тарихы һәм бу өлкәдә эшләүче галимнәр турында кыскача мәг

ълүмат бирелә. Күнегүләргә килгәндә, аларның түбәндәге төрләренә мисаллар китерергә мөмкин:

1. Бу фразеологизмнар сезгә танышмы? Аларның рус эквивалентларын әйтегез. (1нче бирем, 61б.)

Эт белән мәче шикелле – как кошка с собакой; ике ут арасында – мең двух огней; эзе суынган – след простыл; кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет.

2. Рус телендәге фразеологизмнарның мәгънәләрен татарча аңлатыгыз.

язык заплетается, голова кружится һ.б.

3. Фразеологизмнарны тәрҗемә итегез (1нче бирем, 62б.)

Авыз ачу, авыз ачып өйрү, авыз да ачмау һ.б.

4. Фразеологик сүзтезмәләрнең тәрҗемәләрен туры китереп языгыз (2нче бирем, 62б.)


хәерле юл!

пыр туздыру

чәчләре үрә тора

баш әйләнә

доброго пути!

волосы становятся дыбом

голова идет кругом

в пух и прах



Алга таба төрле телләрдәге фразеологизмнарның күп очракта охшаш булуы, кайвакытта фразеологизмнарның төрле телләрдә бер үк мәгънә белдерүе, ләкин составлары буенча бер-берсенә туры килмәве турында әйтеп үтелә. Шулай ук бу дәреслектә коммуникатив биремнәр дә урын алган.

1. Түбәндәге фразеологизмнарны бер сүз белән әйтегез (1нче бирем, 63.б).

Чыпчык өйрәк, күгәрченнәр кебек гөрләшү, кесәсе калын, юл алу.

2. Таныш фразеологизмнарны кулланып, дустыгызга характеристика бирегез. (3нче бирем, 63б.)

Мондый биремнәр укучының фикерләү сәләтен үстерергә, аларны мөстәкыйль рәвештә сөйләм булдырырга өйрәтәләр.

3. Түбәндәге җөмләләрдә фразеологик берәмлекләрне табыгыз (1нче бирем, 64б.).

Малалйлар моның бүрәнә аша бүре куу икәнен беләләр иде. Ул русча бер авыз сүз белми. Ул авылны күз алдына китерде.

4. Сүзлектән карап, фразеологизмнарны тәрҗемә итегез. Аларны кертеп микродиалоглар төзегез (2нче бирем, 65б.)

Бабье лето, открыть Америку, золотые руки, каши не сваришь һ.б.

Әлеге дәреслектә рус һәм татар телләрендәге фразеологизмнарны чагыштыру, охшаш якларын табу күнегүләре дә бирелә.

1. Рус һәм татар телләрендәге фразеологизмнарны чагыштырып укыгыз. Охшашларын табыгыз (2нче бирем, 66б.)

Телеңне йотарсың – язык проглотишь; инә төшәр урын юк – яблоку негде упасть һ.б.

2. Фразеологизмнарны кулланып, җөмләләр төзегез (2нче бирем, 67б.)

җиде буын, җиде кат җир асты, җиде юл чаты, җиде төн уртасы һ.б.

11нче сыйныф дәреслегендә фразеологизмнарны кабатлауга юнәлтелгән махсус күнегүләр бирелмәгән. Шуңа да карамастан укытучы әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне укыганда аларда очраган фразеологик берәмлекләрне табу, мәгънәләрен аңлату эшләрен оештыра ала. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, дәреслекләрдә урын алган күнегүләр, беренчедән, балаларның сүзлек байлыгын арттыруга юнәлтелгән. Икенчедән, алар ярдәмендә укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә мөмкинлекләре арта. Өенчедән, укучылар ике телдәге фразеологик берәмлекләрне чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларын билгеләргә күнегәләр. Бу исә аларның лингвистик компетенциясен үстерүгә китерә. Гомумән әйткәндә, татар теле дәреслекләренең авторлары, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган күнкгүләрне, тестларны шактый уңышлы тәкъдим иткәннәр.

Өченче бүлек. Фразеологик берәмлекләрне тикшерү алымнары.


3.1. Лексик биремнәр.

Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның лексик-грамматик белемнәрне гомумиләштерә һәм системалаштырыла, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә. Укучыларның лексик күнекмәләрен1 үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим.

Укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә зур игътибар бирергә тиеш. Бу төр биремнәр (Күнекмәләр) укучыларның лексик байлыгын арттыру, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик сөйләмне дәрес төзү өчен нигез булып тора.

Фразеологик берәмлекләрне гамәли яктан үзләштерүне тикшерү өчен, дәресләрдә түбәндәге эшләрдән файдаланырга мөмкин:

1. Фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез.

Тәртипкә салу, тормыш диңгезе, үгез булып яту, шар күз һ.б.

2. Асларына сызылган сүзләрне фразеологик берәмлекләр белән алыштырыгыз.

Азатның якын дусты куркак булып чыкты. Минем әтием бик тырыш. Мәктәп җитәкчесе кешелекле һ.б.

3. Бирелгән фразеологизмнар арасыннан бер сүз белән әйтергә мөмкин булган фразеологизмнарны сайлап алу һәм алар белән җөмләләр төзеп язу.

Коты ботына төште; серне ачты; күкнең җиденче катында; син дигәндә башым идәндә; куян йөрәк һ.б.

4. Фразеологизмнарны татар теленә тәрҗемә итегез һәм алар белән җәмләләр төзеп языгыз.

На седьмом небе, семь пятниц на неделе, душа болит, волосы становятся дыбом, вставать с левой ноги һ.б.

5. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз.

а) Озын сүзнең кыскасы, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, җир тишегендә, имәндә икән чикләвек.

ә) Вот где собака зарыта; короче говоря; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца.

6. Җөмләләрне күчереп языгыз. Фразеологик берәмлекләрнең асларына бер сызык сызыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

Кышкы урманны татлы йокысыннан уятырга курыккандай, акрын гына, күбәләк кар ява... Тирә-якның аклыгы күзләрне камаштыра.

7. Күп нокталар урынына тиешле фразеологик берәмлекләрне куеп күчереп языгыз.

Аның шатлыктан . . . . . . Минем әтиемнең . . . . . Әнисә – минем . . . . .

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, биремнәр гададән катлаулыга принцибына нигезләнеп тәкъдим ителергә тиеш. Лексик биремнәр укучыларның белемнәрен ныгытуда, сүзлек запасын баетуда мөһим роль уйныйлар.

3.2. Тестлар.

Тест – куелган сорауларга бирелгән җаваплар арасында дөресен сайлап алу аша укучыларның белемнәрен тикшерү алымы.1 Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белемнәренә тулы һәм объектив бәя бирү мөмкинлекләре ягыннан башка төр биремнәрдән өстенрәк торалар. Тестлар билгеле бер күләмдә лексик-грамматик һәм сөйләм материалы үзләштерелгәч кулланыла. Бу турыда укытучы алдан хәбәр итә, чөнки укучылар материалны кабатлап килергә тиешләр. Укучыларның лексик күнекмәләрен тикшерә өчен, укытучы түбәндәге тестларны куллана ала.

1. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

а) Коты ботка җитү –

1) не на что смотреть

2) напугать досмерти

3) прорал страх

4) страшнее атомной войны

ә) Өлешеңә тигән көмешең –

1) вносить свою лепту

2) выпадать на долю

3) что положено судьбой

4) гора с плеч долой

б) Рәхәтен күрү –

1) пожинать плоды

2) жить припеваючи

3) не иметь счастья

4) наливаться кровью

2. Кайсы фразеологик берәмлекнең тәрҗемәсе дөрес түгел?

1) сайга утырту – сесть на мель

2) ризык язу – предназначено судьбой

3) соңгы чара – крайняя мера

4) соңгы юлга озату – сказать последнее

3. Хаталы фразеологик берәмлекне табыгыз.

1) акка кара белән язылган

2) ак кар яугач

3) җиң сызганып

4) эзе дә калмаган

4. Мактанчык кеше турында ничек әйтәләр?

1) Йокы чүлмәге

2) Алланың кашка тәкәсе

5. Кайсы фразеологизм артык?

1) җан җылысы

2) исемен сату

3) җан исән чакта

4) җан дустым

6. Русча фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Сводить в могилу –

1) башына да кертмәү

2) Башы тишек

3) башын бетерү

4) башын кую

7. Фразеологизмның синонимын табыгыз.

Башына җитү –

1) башында боламык

2) җан тартыла

3) башын бетерү

4) йөрәкне ишетү

8. Фразеологизмның антонимын табыгыз.

Киң йөрәкле –

1) тар йөрәкле

2) күзе очлы

3) нигез салыну

4) саф күңелле

Хәзерге көндә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар белән эш итү уңышлы алымнардан санала. Укыту тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтеп үтәсебез килә: тестларны укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзергә һәм дәресләрдә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк.

3.3. Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен тикшерү.

Фразеологизмнарны сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәтү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучылар диалоглар һәм монологлар төзегәндә фразеологизмнардан файдаланырга күнегәләр. Болай эшләү укучыларның сөйләм телен баетып кына калмый, ә фразеологизмнарны тирәнрәк үзләштерүгә китерә. Бу этапта укытучы түбәндәге биремнәрдән файдалана ала:

1. Фразеологизмнарны кулланып, “Минем дустым” дигән темага хикәя төзегез.

Сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, таш йөрәкле, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы һ.б.

Билгеле бер темага монолог, диалог, хикәя төзегәндә укучылар терәк сүзләр, шул исәптән фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләрдән файдалана алалар. Мәсәлән, “Җәге ял” темасын өйрәнгәндә, түбәндәге фразеологизмнарны кулланып хикәя төзеп сөйләү эше оештырыла.

Күңел ачу, түбәсе күккә тию, телеңне йотарсың һ.б.

Рәсем буенча хикәя, инша язганда да, фразеологизмнарны куллануны таләп итеп була. Мәсәлән, “Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу.

Татар теле дәресләрендә фразеологизмнарның синонимнарын барлау һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен арттыруга да игътибар бирергә кирәк.

Мисал өчен, бирелгән фразеологизмнарның синонимнарын уйлап языгыз.

Җан дустым, киң күңелле, башына кертү һ.б.

Фразеологизмнарның синоним төрләрен сайлап алу төрле темалар буенча әңгәмәләр үткәргәндә дә ныгытылырга мөмкин.

Укытучы балаларның фразеологик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен үстерү дәверендә, тотрыклы сүзтезмәләрне сөйләмдә урынлы итеп, бары тик теге яки бу очракта алардан тиешенчә файдаланырга өйрәтергә тиеш. Фразеологизмнарны кулланганда, хаталар күп очрый, шуңа күрә фразеологик әйтелмәләр кергән сөйләмгә аеруча игътибар итәргә тиешбез. Укучы үзе кулланган фразеологик берәмлекнең мәгънәсен аңласа, аның әлеге темага карата даими игътибары һәм кызыксынуы булганда гына, тотрыклы сүзтезмәләрне куллану күнекмәләрен үстерү уңышлы була. Моның өчен укучыларга сыйныфта яки өйдә кечкенә күләмле иншалар яздырырга була. Укытучы берничә мәкаль бирә, шул ук вакытта язма эштә үзләре белгәннәрдән дә файдаланырга куша. Мәсәлән, укытучы “Тыйнаклык кешене бизи” дигән темага хикәя яздырганда түбәндәге әйтемнәрне тәкъдим итә: үз җилкәсендә алып чыгу, җиң сызганып, чын күңелдән, күзгә төтен җибәрү һ.б.

Кайбер очракларда фразеологик берәмлекләр үзгәртелеп, яңа мәгънә, яңа төзелеш белән кулланылырга, яңа эстетик һәм сурәтләү сыйфатлары алып, яңа фразеологизмга әверелергә мөмкин.1

Гомумән алганда, фразеологик берәмлекләрне куллану, сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә. Шуңа күрә әлеге эш алымнары укытучының игътибар үзәгендә булганда гына, без куелган максатларыбызга ирешә алабыз.

Йомгак.


Диплом эшен язу дәверендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм маүсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә.

2. Мәктәптә татар телен укытуның төп максаты – укучыларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен үстерү, ягъни телне гамәли үзләштереп, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү.

3. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул кеше сөйләмен баетуда, үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, художествалы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда әһәмиятле роль уйный. Шуңа күрә мәктәптә укучыларга татар телен өйрәтүне, аларның сөйләм культурасын үстерәне фразеологик әйтелмәләрдән тыш күзалдына китерүе авыр.

4. Татар теле дәресләрендә укытучы балаларга фразеологизмнарның барлыкка килүе, аларның структур һәм семантик үзенчәлекләре турында күпкырлы мәгълүмат җиткерә. Моның белән беррәттән фразеологизмнарны аңлап кулланырга өйрәтү дә укытучының җитди бурычы булып санала.

5. Укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә урынлы куллана белергә тиешләр.

6. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендә фразеологик берәмлекләрне өйрәнү тулы бер системаны тәшкил итә. Аларда укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган һәр тәрбияви әһәмияткә ия булган күнегүләр, тестлар шактый уңышлы тәкъдим ителгән. Алар беренчедән, балаларның сүзлек байлыгын арттыруга юнәлтелгән. Икенчедән, алар ярдәмендә, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерелә, өченчедән, укучылар ике телдәге фразеологик берәмлекләрне чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларын билгеләргә күнегәләр. Бу үз чиратында аларның лингвистик компетенциясен үстерүгә китерә.

7. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим. Татар һәм рус телләрендәге сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

8. Хәзерге көндә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен тестлар куллану уңышлы алымнардан санала. Укыту тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтеп үтәсе килә: тестларны укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап төзергә һәм кабатлау дәресләрендә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк. Алар арасында түбәндәгеләр кулланылырга мөмкин: артык фразеологизмны табыгыз; фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз; фразеологик берәмлекләрнең синонимын табыгыз һ.б.

9. Фразеологик берәмлекләр коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәтәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешә.

Әдәбият исемлеге.

1. Абакумов С.И., Современный русский литературный язык. Учебное пособие для педагог. и учительских институтов. М.: Совет. наука, 1942.–184с.

2. Агапова Л.В. Усвоение глагольных и наречных фразеологизмов на уроках русского языка в VI классе//Русский язык в школе, 1975, №3.–с.16-19.

3. Аржанов А.Н. Русские фразеологические сочетания и их изучение в национальной школе// Русский язык в школе, 1957, №4.

4. Ахунҗанов Т.Х. Татар теленең идиомалары. – Казан: Таткитнәшр., 1972.– 119б.

5. Ашукин Н.С., Ашукина М.Г. Крылатые слова. – М.: Гослитиздат., 1960.– 120с.

6. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Таткитнәшр.,1995.–93б.

7. Әсәдуллин А.М., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре.– Казан: Мәгариф, 1998.–151б.

8. Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.– Казан: Таткитнәшр.,1982.– 174б.

9. Бадыйков К. Фразеологизмнар ясалышы// Мәгариф, 1991, №12 – 23б.

10. Баранов М.Т. Методика лексики и фразеологии на уроках русского языка: Пособие для учителя.–М.: Просвещение, 1988.– 191с.

11. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.– Казан: Раннур, 2000.–456б.

12.Виноградов В.В. Русский язык: Грамматическое учение о слове.– 2-е изд., испр.–М.,1972.

13. Гаврин С.Г. Изучение фразеологии русского языка в школе.– М.: Учпедиз.,1963.– 151с.

14. Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр// Мәгариф, 2000, №10 – 31б.

15. Дудников А.В. Лексика и фразеология русского языка// Пособие для факультативных занятий в VII-VIII классах.− М., 1970.

16. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма.−Казан:Таткитнәшр.,1984.− 256б.

17. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том − Казан: Таткитнәшр., 1989.−495б.; II том − Казан: Татеитнәшр.,1990.− 365б.

18. Максимов Н.Ф. Развитие навыков употребления фразеологизмов в речи учащихся// Русский язык в школе, 1972, №3, стр. 28-32.

19. Мәхмүтов Х. Канатлы сүз хикмәтле сүз.− Казан: Мәгариф, 1999.−174б.

20. Методика преподавания русского языка в национальной школе. Учеб. пособие для учащихся нац групп пед. уч.-щ./ Л.З.Шакирова, Л.Г.Саяхова, К.З.Закирьянов и др.; Под. ред. Л.З.Шакировой. − Л.: Просвещение. Ленингр. отд-ние, 1990. − 416с.

21. Молотков А.И. Основы фразеологии русского языка. Л.: Наука, 1977.−207с.

22. Нуриева А.Х. һ.б. Татар теленең орфографик сүзлеге/ А.Х. Нуриева, Ф.С.Фасеев, М.И.Мәхмүтов − Казан: Таткитнәшр.,1983. − 280б.

23. Русская грамматика: В 2Т. М.: Наука, 1980. Т.I: Фонетика. Фонология. Ударение: Словообразование. Морфология.−783с.

24. Сафиуллина Ф.С. Татар теленең лексикасы. IV-VIII класслар өчен күнегүләр җыентыгы.− Казан: Таткитнәшр., 1975.− 128б.

25. Саыиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар... − Казан: Таткитнәшр., 1979.−135б.

26. Сафиуллина Ф.С., Җәләлиева Ф.Җ. IV класста татар теле лексикасын укыту// Татар телен укыту мәсьәләләре. − Казан, 1975.−235б.

27. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология.− Казан: Хәтер, 1999.− 288б.

28. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.− Казан: Мәгариф, 1994.− 320б.

29. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча тел белеме терминнары сүзлеге/ фәнни мөх. М.З.Зәкиев.− Казан: Хәтер. 1998.− 127б.

30. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек.− Казан: Мәгариф, 2001.− 335б.

31. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.− Казан: ТАРИХ. 2001.−164б.

32. Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1–11 сыйныфлар.–Казан: Мәгариф. 2003.–110б.

33. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. I том. − Казан: Таткитнәшр.,1977.− 475б.

34. Татар теленеә аңлатмалы сүзлеге: II том.− Казан: Таткитнәшр., 1979.−726б.

35 Татар теленеә аңлатмалы сүзлеге. III том. − Казан: Таткитнәшр., 1981.− 831б.

36. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге.− Казан: Хәтер, 1999.−256б.

37. Юсупов Р.А. Татар һәм рус фразеологизмнары.− Казан: КДПУ, 2000.−218б.

38. Шанский Н.М. Фразеология современного русского языка. Изд. 3, испр. и доп. М.: Выс. школа. 1985.− 160с.

39. Эмирова А.М. Русская фразеология в коммуникативном аспекте. − Ташкент: Фан, 1988.−90с.

40. Юсупов Р.А. Инсафлының теле саф.− Казан: Таткитнәшр., 1993.−164б.

41. Юсупов Р.А. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков.− Казань: Таткнигоиздат.,1980.−120с.

Чыганаклар.

1. Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 7нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. − Казан: Мәгариф, 2001.− 308б.

2. Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле. 8нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен.− Казан: Мәгариф, 2002.− 220б.

3. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле. 9нчы сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен.− Казан: Мәгариф, 2002.−207б.

4. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле. 10нчы сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен.− Казан: Мәгариф, 2000.−269б.

5. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле. 11нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен.− Казан: Мәгариф, 2000.−254б.





1 Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 сыйныфлар.─Казан: Мәгариф.2003.─Б.3.

2 Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында Татарстан Республикасы законы.─Казан: ТРсы Дәүләт Советы басмасы, 1996.─Б.7.

3 Гадиева А. Рус һәм татар теле дәресләрендә фразеологик әйтелмәләр// Мәгариф, 2000, №10─Б.30.

4 Шунда ук.–Б.31.

1 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.– Казан: ТАРИХ, 2001.–Б.161.

2 Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге.– Казан: Таткитнәшр., 1982.–174б.

3 Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том– Казан: Таткитнәшр.,1989.– 495б.; II том– Казан: Таткитнәшр.,1990.–365б.

4 Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек.–Казан: Мәгариф, 2001.–335б.

5 Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. I том– Казан: Таткитнәшр.,1989.– Б.4.

1 Юсупов Р.А. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков.–Казань: Таткнигоиздат.–1980.–С.62.

2 Шунда ук.–С.63.

3 Баранов М.Т. Методики лексики и фразеологии на уроках русского языка. Пособие для учителя.– М.:Просвещение,1988.–С.10.

1 Баранов М.Т. Методики лексики и фразеологии на уроках русского языка. Пособие для учителя.– М.:Просвещение,1988.– С.10.

2 Шунда ук.–С.14.

3 Баранов М.Т. Методики лексики и фразеологии на уроках русского языка. Пособие для учителя.– М.:Просвещение,1988.– С.14.

1 Борһанова Н.Б., Мәхмутова Л.Т. Русча-татарча фразеологик сүзлек.– Казан: Таткитнәшр., 1959.–Б.6.

1 Җәләй Л., Борһанова Н., Махмутова Л., Татар теленең фразеологиясе, мәкалҗ һәм әйтемнәре.– Казан: Таткитнәшр.,1959.–Б–.4.

2 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.– Казан: ТАРИХ, 2001.–Б.164.

1 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш.– Казан: ТАРИХ, 2001.–Б.165.

1 Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан:Хәтер.1999.–Б.97

2 Шунда ук.–Б.100.

1 Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1–11 сыйныфлар.–Казан: Мәгариф. 2003.–61б.

2 Зорич Е.А. К изучению темы “Фразеология”(опыт бинарного урока, 5 класс)/ Русский язык и литература в средних учебных заведениях УССР.–1989, №2, С.46.

1 Введенская Л.А. и др. Методические указания к факультативному курсу ”Лексика и фразеология русского языка”(VII–VIII класс). Пособие для учителей/ Л.А.Веденская, М.Т.Баранов, Ю.А.Гвоздарев.–2-е изд.,испр. и доп.–М:Просвещение, 1983.–143с, С.116.

1 Сафиуллина Ф.С. Татар теле. 7 нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен дәреслек.– Казан: Мәгариф, 2001.–308б.

1 Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен дәреслек. 8нче сыйныф.– Казан: Мәгариф, 2002.–220.б.

1 Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. – Татар теле. 9нчы сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2002.–133б.

2


1 Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1–11 сыйныфлар.–Казан: Мәгариф. 2003.–Б.61.

1 Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленә өйрәтү (Укытучылар өчен методик кулланма).– Казан: Хәтер, 1999.–Б.45.

1 Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф,–1994.– Б.100.


Каталог: olderfiles
olderfiles -> Все секретное и тайное всегда вызывает повышенный интерес общественности
olderfiles -> У. Ф. Олбрайт Величина еврейского "долга" шу­мерам становилась очевиднее день ото дня в результате посте­пенного, кропотливого проникно­вения в шумерскую литературу
olderfiles -> И с настоящим английским юмором справочник
olderfiles -> Нажмитдин мухитдинов
olderfiles -> Мухитдинов Нажметдин Баукеевич
olderfiles -> История создания и развития
olderfiles -> В книге на основе изучения и обобщения действующего горного законодательства и практики использования недр в Казахстане анализируются понятие и особенности горных правоотношений, принципы пользования недрами, правовые основы
olderfiles -> В качестве замены или дополнения речи; отношение окружающих к состо-янию речи ребенка; занимался ли с логопедом, каковы результаты
olderfiles -> Общество исследователей истории Ряжского края им. В. И. Гаретовского


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет