Әдәбият дәресләрендә укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала



жүктеу 60.73 Kb.
Дата06.05.2019
өлшемі60.73 Kb.
түріАнализ

Актаныш муниципаль районы

Киров урта мәктәбе

Тема: “ Әдәбият укытуның актуаль проблемалары”

Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

2010 ел
Әдәбият дәресләрендә укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала. Аеруча әһәмиятлесе – ул бу дәресләрдә мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә. Әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән өйрәнә. Әсәргә анализ нәтиҗәсендә укучы уйларга өйрәнә, әсәрнең эчтәлеген таба, язучы иҗатына бәя бирә. Язучы иҗатын өйрәнү үз чиратында әдәбият тарихын өйрәнүгә ярдәм итә. Әсәргә анализ һәрвакыт аның темасын, эчтәлеген, идеясын, автор фикерен табу кебек нәтиҗә белән тәмамлана. Әсәрнең эчтәлегенә салынган проблеманы чишәргә ярдәм итә.

Анализ ясаганда укучы фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәнә. Укучы үзе уйлап, исбат итеп нәтиҗә ясый, анализ ясау өчен баладан әсәрне бик яхшы белү сорала, шуңа күрә ул сорауларга җавап эзләп, әсәрне кат-кат күздән кичерергә тиеш була. Моның өчен уйларга вакыт күбрәк бирелә. Балалар дәрес саен сөйләргә, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр. Әсәргә анализ һәрвакыт аның темасын, эчтәлеген, идеясын, автор фикерен табарга, проблемасын чишәргә ярдәм итә.

Әлеге технология нигезендә үткәрелгән дәресләр төзелешләре белән кызыклы, мавыктыргыч. Ул балаларда эчке мотивация тудыра, татар теле һәм әдәбияты өйрәнүгә мөнәсәбәт тә уңай якка үзгәрә. Бүгенге дәреснең максаты – белем һәм күнекмәләр формалаштырудан бигрәк һәр баланың табигый мөмкинлекләрен мөмкин кадәр үстерү һәм тормышта туган проблемаларны мөстәкыйль чишәргә сәләтле булган кеше тәрбияләү.

Бүгенге мәгълүматлар ташкыны дәвәрендә яшәгән укучыга туган тел һәм әдәбиятны фәнни югарылыкта, мавыктыргыч итеп аңлату өчен, укытучыга күп уйланырга, эзләнергә кирәк. Билгеле, укытуның эчтәлеге үзгәрү ул фәнне укытуның ысуллары һәм алымнарына да тәэсир итмичә калмый.

Педагогик технология - укытылган шәхестә сыйфатлы үзгәрешләргә һәм куелган нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән уку эшчәнлеген оештыруның ысуллары һәм чаралары турында белемнәр җыелмасы ул.

Хәзер технология куйган максатларга ирешү юлларын карап үтсәк, беренчесе - төркемнәрдә эшләү. Мондый форма - куелган уку мәсьәләсен уңай хәл итү өчен укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыру максатында оештырылган система ул.

Яңа педагогик технологияләрнең бер өлеше буларак тестлар һәм логик биремнәр кулланам. Бу уңайдан шуны әйтеп китү дә урынлы булыр: тестларны урынлы кулланырга кирәк, чөнки укучы әзер җавапны сайлап алуга күнегеп китеп, моның аның белеменә кире йогынты гына ясавы мөмкин. Тел дәресләрендә грамматик уеннарга еш мөрәҗәгатъ итәм. Иҗат лабораториямдә аларның шактый күп төрләре тупланган. Бу эш һәр укучыга индивидуаль якын килеп эшләнә.

Укытуның нәтиҗәлелеген кутәрү, укучыларның танып -белү активлыгын үстерү максатыннан чыгып төрле грамматик уеннар үткәрәм. Уеннарны дәреснең төрле этабында оештыру уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый, эзләнергә этәрә, тел белүнең тормышта кирәклегенә төшендерә. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була.

Әдәбият дәресләренә килсәк, соңгы елларда әдәбиятны яңача укыту, яшь буынга сүз сәнгатенең иң камил үрнәкләрен тәкъдим итү, әдәбиятның яна ысуллар белән укытылырга тиешлеге турында күп языла. Әдәбият дөресләренең яшьләрне логик фикер йөртергә, мөстәкыйль рәвештә иҗади уйланырга өйрәтүдә, аларны практик тормышка әзерләүдә мөмкинлекләре гаять зур. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр - шул мөмкинлекләрнең берсе.

Күпсанлы дәреслекләр авторы Альберт Яхинның “Әдәбият” дәреслекләре шушы таләпләргә җавап бирә, мәгариф өлкәсендәге яңылыкны үзләштерергә ярдәм итә. Дәреслектә әсәрләр әдәби принцип буенча төркемләнгән һәм әдәби темага берләштерелгән. Әдәбият дәреслекләренең төп максаты – тиз, дөрес, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Бу күнекмәләрне камилләштерү, анализ процессында әсәрне кат-кат уку исәбенә ирешелә. Әсәрне кат-кат укып анализлау баланың логик, иҗади фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә булыша. Баланың сөйләмен үстерү – укыту-тәрбия процессында укучы шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе.

Программаның тагын бер максаты – балаларга әхлак тәрбиясен бирү. Әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе үгет-нәсыйхәт рәвешендә түгел, ә әдәби әсәрнең эчтәлегендә, герой сыйфатларына бәя бирүдә, образлар һәм аларның гамәлләрендә күренә. Әдәби әсәрне өйрәнгәндә белем белән тәрбия бер-берсенә бик нык бәйләнә, кушыла. Андагы әхлак идеясе әсәргә анализның нәтиҗәсе булып тора. Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән һәрбер зур теманы йомгаклап, балалар үзләре бер кечерәк әсәргә анализ ясарга тиеш була. Йомгаклау дәресләрендә анализ ясау өчен әсәрләрне дәреслектән тыш та сайларга мөмкин. Эш сорауларга җавап формасында да, тест итеп тә, биремнәр рәвешендә дә, язма эш итеп тә тәкъдим ителә.

Әсәргә анализ ясаганда яки язма эш үткәргәндә түбәндәге дидактик максатлар күздә тотыла:

а) укучының игътибарын куелган сорауга, мәсьәләгә, уку материалына юнәлдерү, анда танып-белү ихтыяҗы тудыру;

ә) танып-белү өчен тәкъдим ителгән сораудагы төп проблеманы билгеләүдә баланың актив эзләнү эшчәнлеген оештыру.



Тема. Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясенә анализ.

Максат. Эчтәлекләр кушу алымын, әсәрне өлешләргә бүләргә, вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табарга өйрәтү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; уку күнекмәләрен камилләштерү; үз-үзеңә бәя бирә белүне тәрбияләү.

Җиһазлау. Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясе; авторның портреты, әсәргә анализ ясау үрнәге таблицасы.

Эпиграф. Г.Афзал “Маяк булып торсын синең алда,

Намус.

Белем.


Акыл.”

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Һәр дәрестә кулланыла торган кагыйдәләрне искә төшерү:

  • Сөйләүчене игътибар белән тыңла, бүлдермә.

  • Тулы җөмләләр белән җавап бир.

  • Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

  1. Актуальләштерү.

1.Өйгә бирелгән эшне тикшерәбез. Үткән дәресне, ягъни

сюжетны кыскартып сөйлибез.

- Бу хикәя ни турында? Нәрсә ул сюжет?

2.Яңа материал. Әсәрне вакыйгаларга бүлү.

а) Ат-ат уйныйлар уен

ә) Курайны тартып ала үч алу

б) Түбәдә бер аякта тора мактану

в) Койма башында тора мактану

г) Блчыктан Мәрфуганы ясый һөнәр

д) Рәсем ясарга өйрәнә һөнәр

е) Көймә йөздереп уйный уен

- Хикәядә нинди алымнар бар? (чагыштыру, кабатлау)

- Төп вакыйганы табыгыз. Әсәр кем турында? (Нәҗип турында, ул мактана, вакыйгаларның күбесе шул хакта).

- Әсәрдә мактануга бәйләнмәгән вакыйгалар бармы? (Андый вакыйгалар бар. Язучы малайларның уены турында ике мәртәбә яза. Өзекләр уку: уен, болытлы яңгыр турында).

Мактана Ялгышын аңлый Сагыну, кайгыру

Начар Яхшы Шатлык хисе

Хис Акыл Эчке каршылык

- Нәрсә ул каршылык?

- Мондый кеше акылсыз буламы? (Җаваплар. Кичереш турындагы өзекне уку. Табигать күренеше турында уку, анализлау)

Көн: җилли – давыллый – тына – болыт баса;

күк күкри – яшен яшьни – күкрәү яшьнәү акрыная – яңгыр ява - әйләнә- тирәне су баса;

җил чыга – болытны куа – кояш чыга – дөнья яктыра.

(Язучы табигать күренешен Нәҗипнең характерын ачыклау өчен күрсәтә. Нәҗип тә бер караңгылана, бер дөрес фикергә килә дә яктыра. Автор Нәҗипнең үзенә дөрес бәя бирүен, үзен тәнкыйтьли алуын бозылган һаваның тынычлануы белән чагыштыра.)

- Әсәр башындагы Нәҗип белән әсәр ахырындагы Нәҗипне чагыштырыгыз.

Тәртипсез Тәртипле

Акылсыз Акыллы, һөнәрле

Начар Яхшы, тыйнак

- Уеннардан нәтиҗә ясыйбыз.

Атсыз тарантас Җилкәнле көймә

- Ике төрле уен белән Нәҗипнең ике халәтен чагыштырыгыз. Атсыз тарантасның мәгънәсен белегез (автор уен вакыйгасы белән Нәҗипкә бәя бирә. Безгә, укучыларга да киная ясый. Кеше күңеле кушканны гына үтәсә, акылын эшкә җикмәсә, атсыз тарантаска охшап кала. Бик нык чабып барган кебек тоелса да, чынлыкта тарантас урынында тора, ди.)

- Ә җилкәнле көймәнең мәгънәсе ничек була? (Кешенең акыл белән эш итүе көймәне алга этәргән кебек ул. Җилкәнле көймәне куаларга да, этәргә дә кирәкми. Ул үзе бара.)

- Нәтиҗә: хис белән акыл җитәкчелек итәргә тиеш.

- Тема. Нәҗипнең Мәрфуга апасыннан мактатасы килүе.

- Идея. барлык малайлар, кызлар да Нәҗип кебек үз хатасын таба белсә иде.



- Проблема. Башкалардан хуплау сүзе ишетү, кешеләрнең күңеленә хуш килү өчен агымга эләгү.

III. Йомгаклау. Өй эше.

“Үкенү” темасына инша язарга.
Каталог: download -> version
version -> 1. Тақырыптық карталар және олардың жіктелуі
version -> Зертханалыќ жўмыс №1
version -> Қазақстандағы пайдалы қазбаларды игерудің негізгі кезеңдері
version -> Қаныш Имантайұлы Сәтбаев
version -> 1Ж: Таң қалдырған Қазақстан бар әлемді, Берекелі, кең байтақ, жалпақ елді. Қазақстан адымдап бара берді, Көрінер көкжиектен далам енді! Кім танымас айтсаңшы, айтыңдаршы, Қазақстандай егемен менің елімді?! 2Ж
version -> А «Тоқырау жылдары»
version -> Лисаков қаласы білім бөлімі «№3 орта мектебі» мм тақырыбы: Менің шежірем – менің тарихым


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет