Әкият патшасы: Исәнмесез, кадерле кунаклар. Мин сезнең янга биек тауларга менеп, калын урманнар үтеп, тирән диңгезләр кичеп килдем. Үзем белән бергә ярдәмчеләрне дә алып килдем. Бүген мин сезне әкият дигән сихри дөньяга кунакка чакырам



жүктеу 51.57 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі51.57 Kb.

Әкият патшасы:

Исәнмесез, кадерле кунаклар. Мин сезнең янга биек тауларга менеп, калын урманнар үтеп, тирән диңгезләр кичеп килдем.

Үзем белән бергә ярдәмчеләрне дә алып килдем. Бүген мин сезне әкият дигән сихри дөньяга кунакка чакырам. Тик әкиятләр дөньясына юл ерак һәм бик катлаулы. Минем әкиятләрем сандыкка яшерелгән. Менә шушы сандыкны ача алсагыз, сез әкият дөньясына чыгарсыз. ( Музыка уйный)

Әкият патшасы: Мин ардым, чәй эчим әле. Ә сез сандыкны саклагыз.

Балалар: (Гөлшат) Исәнмесез кадерле кунаклар.



(Гөлназ) Әкият патшасы ял иткәндә, без сезгә табышмаклар әйтәбез

( Эмиль) Сез, кунаклар, җавап әйтерсез



Агач түгел − яфраклы,


Тун түгел − тегелгән.
(Китап)

Диңгезе бар, суы юк,


Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта)

Лампа түгел − яктырта,


Мич түгел − җылыта.
(Кояш)

Өй артында − ак калач.


(Ай)

Аягы юк, кулы юк,


Тәрәзәгә гөл ясый.
(Суык)

Мамык юрган,


Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.
(Кар)

Күктән килде, җиргә китте.


(Яңгыр)

Яз килсә − киенә,


Көз килсә − чишенә.
(Агач)

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә. Нәрсә ул?(чыршы)

Әфәри, булдырдыгыз!

( Балалар табышмак укыганда Шүрәле һәм Убырлы карчык сандыкны урлыйлар)



Шүрәле: Менә сандык, анда кети-кети уйнавы бармы икән? Дөньяда иң кызыклы уен инде ул.

Убырлы карчык: тукта әле,бәлки анда бию бардыр, минем бию карыйсым килә. Шүрәле:Юк, кети- кети уены кирәк. Кара әле, монда йозак тишеге бар. Шуңардан карыйк әле.



Убырлы карчык : Әйе, үзем карыйм.

( шаян бию Хусаинова Д.М. 5в кл )



Шүрәле: Тукта әле, мин дә карыйм әле. Алдакчы, монда бию түгел, җыр җырлыйлар.

( Яфраклар бәйрәме 3бкл)



Убырлы карчык : Тукта, тукта, син үзең алдыйсың, карыйм әле яхшырак. Монда бит матур мәзәкләр. Һәрвакыт кызыклы хәлләр була. Шуларның кайберләрен карыйк әле.

Ш. Галиев “ Онытылган” 3а кл (Хәйдәров Динар, Сосипатров Миша, Павлов Илья)

8бкл ( Сигова Е., Низамов Р)

Ни булды сиңа, улым, тагын икеле алган­сың,—ди Әхмәтнең әнисе.— Бәлки син укытучының соравын аңламыйсыңдыр?

— Киресенчә, әни,— ди Әхмәт,— сорауларны мин бик яхшы аңлыйм, ә укытучы үзе минем җава­бымны аңламый.

Соң түгел.

— Әхмәт, ник син мәктәпкә гел соңарып килә­сең?

— Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич, апа.

* * *


Ата: — Менә сиңа яңа сумка алдык, Әхмәт, син шул сумкага тутырып бишлеләр генә алып кайт.

Әхмәт: — Ә китапларны кая салырмын?




( шүрәле һәм убырлы карчык сугыша башлыйлар): Бу минем сандыгым! Юк, бу минем сандыгым! ( Бу тавышка әкият патшасы һәм балалар килеп чыгалар)

1 укучы Менә сандыгыбыз кайда икән! ( Гөлшат)

2укучы Нигә аны алдыгыз? ( Гөлназ)

3 укучы Бу сандыкта безнең әти –әниләребез өчен күчтәнәчебез бар. ( Эмиль)

Шүрәле: Безнең дә күчтәнәч карыйсыбыз килә.

Убырлы карчык: Әйе шул, безнең дә күрәсебез килә.

Әкият патшасы: Әйдәгез залга, кунаклар янына.



Алып баручылар чыгалар.

1 алып баручы: Исәнмесез. Күптән түгел Әниләр бәйрәме үтеп китте.

2 алып баручы: Исәнмесез. Кадерле әниләр, сезне әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, озын гомер телибез.

( “Ана” Хаметшина Г.М. һәм 5а сыйныф укучылары Латыпов Эмиль, Зинатуллин Данис, Садыкова Энже, Ахметвалиева Ләйсән))



2 алып баручы: Җыр “Рәхмәт әнием” (җырлый Колчина Ксения)



1 алып баручы: Сезнең хөрмәткә кызлар татар халык биюен башкаралар.



2 алып баручы

Бары да үтә,

Бары да онытыла

Байлык, зурлык китә, югала...

Тик җыр үлми,

Күчеп буыннарга

Киләчәктә яшәп җыр кала.

(Җыр “ Гүзәл бакча” Ахметвалиева Л. һәм Галиуллина Г. башкаралар)



1 алып баручы: 5а сыйныф укучысы Пахомова Элина “Бишек җыры”.



2 алып баручы: Ахметвалиева Ләйсән һәм Садыкова Энҗе “ Бала белән күбәләк” шигырен сөйлиләр.

( Бию 9сыйныф Виноградова Д., Храменкова П.)



2 нче алып баручы: һәр кешенең әти- әнисеннән башка газиз җире дә бар. Менә без Изге Болгар җирендә яшибез. Сезнең игътибарыгызга “Болгар” шигыре (Пантелеева Дарья сөйли).



Шүрәле: Нинди яхшы күчтәнәчләр!

Убырлы карчык: Әйе, бик рәхәтләнеп карадым. Әкият патшасы, сез безне гафу итегез инде.

Шүрәле: Без башка алай эшләмибез.

Әкият патшасы: Я, балалар, Шүрәле белән Убырлы карчыкны гафу итәбезме?

Балалар: Әйе, гафу итәбез.

Әкият патшасы: Кадерле кунаклар, тиздән Яңа ел җитә.

Яңаелга беренче адым изгелек булсын.( Ринат)

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне! (Гөлшат)


Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп,( Әлфия)

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын, Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.


(Дилюза)

Яңа ел котлы булсын, Дөньялар тыныч торсын! ( Эмиль)


Бәбиләр туып торсын, Табыннар тулып торсын! (Гөлназ)



Җыр “Бәхеткә, шатлыкка”



Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

Болгар шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”



муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Серле сандык
(мәктәптә үткәрелгән кичә сценарие)

Абдрахманова Альбина Ренат

кызы, татар теле һәм әдәбияты

укытучысы




2013 ел


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет