Фәрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар дүртенче том



жүктеу 3.88 Mb.
бет1/18
Дата16.05.2019
өлшемі3.88 Mb.
түріПоэма
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18



ФӘРИТ ЯХИН

ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ПОЭМАЛАР




ДҮРТЕНЧЕ ТОМ

Яхин Ф.З.

Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Дүртенче том.— Казан: Моя электронная книга, 2002. — 441 б.

Бу том­га ша­гыйрь­нең XX га­сыр тук­са­нын­чы ел­лар ур­та­ла­рын­да яз­ган ши­гырь һәм поэ­ма­ла­ры туп­ла­нып би­рел­де. Алар әү­вә­ле “Хис кер­фе­гем­дә күз яшең” дип атал­ган җы­ен­ты­гын­да 1998 ел­да ба­сы­лып чык­кан иде­ләр.

© Яхин Ф.З.


ХИС КЕРФЕГЕМДӘ КҮЗ ЯШЕҢ” (КАЗАН: ТГЖН, 1978) ҖЫЕНТЫГЫННАН

СӨЕНЕЧ
Күңелдә — яз, урамнарга күчте,

Урманнарга, кырлар-болынга,

Шәфкать табып сөелде бар тараф,

Мин уралдым синең толымга...
Бәхет чиктем, рәхәт тапты җаным,

Кысалардан чыгып күкләргә —

Ашты-кайтты,

Һаман шулай булыйк,

Калдырмасын тәкъдир үкләргә.
Без инде пар,

Күгәрченнәр кебек

Гөр-гөр генә, оя — түгәрәк,

Мәңгелек яз белән яшәп илдә,

Китәчәкбез төнгә бергәләп.

ДӨНЬЯ АВАР, ДИЛӘР...


Хакимнәр дә фараз кылды, беркөн

Дөнья авар, егълыр, диделәр,

Аллаһыдан хәбәр юк идеме?

Ничек болай дөрес белделәр?


Ялгышларны авыр күтәрүе,

Җиңел түгел табу дөресне,

Көн дә сөйләп, онтып хакыйкатьне,

Әкият тә чынга иреште.


Хакимнәрнең кулда — дәлилләре,

Бәхәс мәйданында йөрмиләр,

Кодрәте аз сүзнең, дигәннәрне

Ышандырып булмый, белмиләр.


Хакимнәрнең сүзен вакыт үзе

Хөкем итә, бәхәс чишелеп,

Дөнья авар, егълыр, дигән сүз бар,

Бездән калыр кебек ишелеп.

ЙӨРӘК УЧАГЫ
Йә, ни диярсең, дустым?

Сүзең юкмы?

Хакыйкатьнең бәрәкәте

Безгә чүпме?


Шулай барыр дөнья

Бүген һәм иртәгә,

Үткәне дә шулай

Керә барган, диләр, киртәгә...


Борчылырлык кына түгел,

Еларлык та

Була шул ул — Аллаһ сынавы,

Каш астына күз уелган —

Яшь казаны,

Йөрәк кайнатыр аны.

ШИГЫРЬ АША ТУУ
Сынауларга сынып сынатсам да,

Сыгылырлык чакта, сан бетеп —

Югалганда качып үз-үземә,

Җәзаланып һәм дә җан кибеп,


Акрын гына җырлар суза башлыйм,

Шигырь укыйм, барлыйм хәтерне,

Киңәшчемне дәшкән кебек булам,

Ул — тетмәмне тетеп бетерде.


Өзгәли дә, кискәли дә ташлый,

Өтәләнеп калам иң-буйга,

Ә шулай да җаным сихәт таба,

Сөенәм, шигырь, синең булуга.


Дөньяларны ул тәртипкә сала,

Таркалганны җыя учына,

Шигырь ялкыныннан, кайнарланып,

Җан сафлана, җайга кушыла.

ӘТИ — БИШТӘ,

МИН — УНБИШТӘ...


Әти олы — тау кебек,

Әни олы — шар кебек,

Син дә, мин дә кечкенә,

Безгә төшә эш кенә.


Табак-савыт юарга,

Идәнне себерергә,

Дәресне хәзерләргә,

Кибеткә йөгерергә.


Олыларга авырдыр

Эшне кушып торулар,

Оныта калсаң, ялкаулансаң,

Колакларны борулар.

ДӘРТЛЕ СӘМАГ
Әйләнәдер Ай һәм кояш,

Әйләнә дөнья, йолдыз —

Әйләнәдер, күз бәйләнә,

Әйләнә бар да ялгыз...


Әйләнә бар да бәйләмдә,

Әйләнә дәртле сәмаг,

Әйләнә дә җан тоташа

Күкләргә...

Анда — оҗмах.
Әйләнә, күзләр бәйләнә,

Җан ялгыз кала, аша

Күкләрдән күчеп күкләргә,

Сан-сыйфатым адаша.


Җыела намаз савабы,

Гамәлнең яхшылыгы,

Әйләнә дөнья һәм галәм,

Әйләнә ыгы-зыгы...


ШӘФКАТЬ ҮТЕНҮ ДОГАСЫ


Кодрәте чиксез Ходайдан

Өммәтнең хәлен сорап

Кылган намаз-уразамның

Ахыры булса харап,


Ни диярмен, йа Ходаем,

Күз яшем ташкын кылар,

Әгәр дә өметне басса,

Күңелгә сагыш тулар.


Кемнең дә җирдә хакы бар —

Яшәргә килгәненә,

Йа Ходаем, шәфкатең бир

Күңеле тулганыңа.


КАНАТЛАНЫЙК, ҖАНАШ...


Җирдә түгел синең урын,

Күкләр — иркең...

Канатлан да оч, бәгырем,

Мин дә анда...


Беркөн

Оя корыр безнең җаннар

Туба агачында,

Очыйк, әйдә,

Ал таңнарга таба,

Каннарда — дәрт,

Иреннәрдә

Сөю уты барда...


Карап калсын бар да...

ӘҮВӘЛЕ СҮЗ БУЛА


Сүз төрткесе бәгырьләрне кисә,

Җанга тия, сыта һәм изә,

Мәгънәсезлек чиксезлеккә аша,

Тел тыелмый һаман-һәнүзә.


Тел тыелмый, лыгыр-лыгыр килә,

Акылларда мәгънә бутала,

Иң зур гөнаһ — ялган хөкем сөрә,

Күз-йөзләрне кайнар ут ала.


Якалаша аерылмас дуслар,

Маңгайларга маңгай бәрелә,

Текәләнә бәгырь, чыга күзләр,

Ә язмышлар көлгә әүрелә.

ГАШЫЙК БУЛУ КИЧӘСЕ
Шундый матур кичә,

Шундый җылы,

Күкнең йөзе — йолдыз сипкеле,

Гел үбәсе, гел кочасы килә,

Дивана җан мәҗнүн шикелле.
Сабыр, дисең, әллә юри үртәп,

Әллә сынар өчен хисләрне,

Тыйган саен тыелгысыз булам,

Ничә гашыйк шулай исәрде.


Дивана дип көләрсең ахырдан,

Йөземә дә бәреп шул сүзең,

Минем кебек гашыйк булып кара,

Нишләр идең икән син үзең?


СҮЗНЕҢ АЛТЫН ЧАГЫ
Нигә кирәк сүз куерту һәм дә

Акыл бирү тинтәк бәндәгә,

Ул барыбер аңлап кабул итмәс,

Кояш чыгармас һич кемгә дә.


Аңлый торган булса, әллә кайчан

Үзе белер иде төшенеп,

Сабыр итик, бәлки барып җитәр

Аллаһыдан илһам ирешеп?


Булмас, димә, дөнья бу, дип әйткән

Картлар сүзен ал бер хәтергә,

Сүзеңне ор, киселеп төшсен әле,

Әверелгәнче хәлләр хәтәргә.


КОТКАРУЧЫ МӘХӘББӘТ


Әйткәнеңчә көясеңдер,

Дәртле гыйшык серләрен

Беләм, үзем ут йөртүче,

Алды күңлем керләрен.


Хис ялкыны шунда савап:

Коткарса яманлыктан,

Төшмә син түбән, һәрвакыт

Өстен йөр янарлыктан.


Кемнәр сөймәс, аларның да

Җаны бар, күзе, нәфсе,

Лаеклыңа тиң булуда

Бәхетең эзләп тапчы.


Чияләнер чия булып

Кызарган таң халәте,

Әмма көнең киләсе бар,

Кичләрдә — җан хәлвәте.


Кем, димә, алар әйтсеннәр

Кемлеген гамәлләрдә,

Күпләр килде, китте, гомер

Үткәреп әрәмнәргә.


Таһир-Зөһрә кыйссасыдай

Сөйләрлек хәлләр калдыр,

Тарих ул гыйбрәт өчен бер

Тормыш-дәрьяда салдыр.

БЕЗДӘН НИ КАЛЫР?
Дәрман барда, дәртне җигеп,

Максат юлында барсаң,

Гыйлем нурын маягың ит,

Адашмаска уйласаң.


Бу хакыйкать борынгылар

Тәҗрибәсе бәяне,

Киләчәк көн бүгенгегә

Бирер нинди бәяне?


Үткәнне без киләчәккә

Тоташтыручы күпер,

Дәрман бетәр, дәрт тә сүнәр,

Безнең аша ни үтер?

КИЯВЕҢ КИЛӘ
Капкаң — тимер, кияү көтеп

Сулыкма, йозагын ач,

Кем ул анда сине бутый,

Кычкыра: — Күренмә, кач!..


Ачык капкадан үтүгә

Кем килеп каршы алыр?

Көттереп киявең килгән,

Кем дә аңарга барыр.

— Тимер капкаң ач-ач,

Киявең килә, кач-кач...


Качкан җирдән ник киләсең?

Үртәк хәлен беләсең!

Ярыкка күзең кысылган,

Анда кемне күрәсең?


Капкаңны яп, йөзеңне ач,

Әйләнсен кияүдә баш,

Мичтән бәлешеңне чыгар,

Казаныңда — кайнар аш.

КИСӘК КИСӘГЕ
Сүтелә тел, сибелә сүз,

Бәйләнә дуслар дуска,

Чигәгә чигелгән сырлар

Күченә чәчкә-төскә.

ДИН ЮЛЫ
Тузды хисләр, йөрәк кысылды да

Мең кисәккә кинәт чәчелде,

Кичә бикле төсле иде, бүген

Күкнең ишекләре ачылды.


Үгет белән нәсыйхәттән генә

Иде кебек Хакның сүзләре,

Инде күрәм, чын хакыйкать икән,

Күзләр күзне күреп күзләде.


Ачуланыр, һич кичермәс, димә,

Шәфкатендә өмет елмая,

Җирдә яшәү мәгънәсендә идем,

Җәннәтенә барыр юл кая?


Гамәлләрем күпер булып, тәмуг

Өсләреннән мәгәр тезелгәч,

Йөрәгемне учка җыясым бар,

Хистән-хискә күчеп тузылгач.

МӘХӘББӘТ
Мәхәбәтне һични алыштырмый,

Һични аңа тиңдәш булалмый,

Хәтта туганнарым, газиз әнкәм

Мәхәббәткә тиңлек коралмый.


Мәхәббәтсез яшәү иң зур газап,

Олы җәза адәм затына,

Сөя алган кадәр шашып ярат,

Бу тормышың, бәхет хакына.


Элекләрдән билгеле ул серләр,

Байлыктан да өстен мәхәббәт,

Ярат һәм сөй, ярат һәм көй, мәгәр

Борынгыдан килгән нәсыйхәт.


Акылыңны, намусыңны җуйма,

Мәхәббәтең чәчмә җилләргә,

Мәхәббәтнең бәхет икәнлеген

Онытмыйча яшә көннәрдә.


Мәхәббәт ул терек бирүче көч,

Мәхәббәт ул йөрәк җимеше,

Мәхәббәтнең ярларына сыйнып,

Җырлап ага гомер инеше.




Каталог: olderfiles
olderfiles -> Все секретное и тайное всегда вызывает повышенный интерес общественности
olderfiles -> У. Ф. Олбрайт Величина еврейского "долга" шу­мерам становилась очевиднее день ото дня в результате посте­пенного, кропотливого проникно­вения в шумерскую литературу
olderfiles -> И с настоящим английским юмором справочник
olderfiles -> Нажмитдин мухитдинов
olderfiles -> Мухитдинов Нажметдин Баукеевич
olderfiles -> История создания и развития
olderfiles -> В книге на основе изучения и обобщения действующего горного законодательства и практики использования недр в Казахстане анализируются понятие и особенности горных правоотношений, принципы пользования недрами, правовые основы
olderfiles -> В качестве замены или дополнения речи; отношение окружающих к состо-янию речи ребенка; занимался ли с логопедом, каковы результаты
olderfiles -> Общество исследователей истории Ряжского края им. В. И. Гаретовского


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   18


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет