Габдрахманова Раилә Әхъкәм, Габдулла Тукай исемендәге



жүктеу 73.48 Kb.
Дата26.02.2018
өлшемі73.48 Kb.


Габдрахманова Раилә Әхъкәм,

Габдулла Тукай исемендәге

Арча педагогик көллияте укытучысы,

Габидуллина Мәсгүдә Нәкыйп кызы,

Габдулла Тукай исемендәге

Арча педагогик көллиятенең

тәрбия методикасы кафедрасы мөдире.
Тема: Гаилә бәйрәме.

Форма: Күңелле стартлар “ Әти, әни һәм мин – сәламәт гаилә”

Максат: 1. Ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту.

2. Гаиләдә саләмәт яшәү нигезләрен ныгыту.

3. Гаилә һәм мәктәп арасындагы элемтәләрне якынайту.

Уздыру урыны: спортзал.

Залның бизәлеше: 4 кораб, табло, коткару боҗрасы, һ.б.
Бәйрәмнең барышы

1а.б Хәерле кич, нәниләребез безнең кәдерлеләребез, әти- әниләр, хөрмәтле кунакларыбыз. Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

2а.б Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

1а.б Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч, дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала.

2а.б Тормышыгыз ямьле булсын!

Ямьле булсын, гөрләп торсын,

Эшләрегез уңып торсын,

Илебезне бизәп торсын,

(бергә) Гаилә бәйрәме котлы булсын!
1а.б Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Гаилә ул ак җилкәнле кораб кебек.

Бүгенге бәйрәмдә һәркемнең үз роле булачак. Әти кеше гаиләнең терәге - ул корабның капитаны. Әни кеше гаилә җылысын саклаучы – ул корабның штурманы. Бала әти белән әнинең мәхәббәт җимеше – гаилә корабының яшь матросы – юнга була.

Бүген безнең куңелле сәяхәткә 4 корабның тату, дус, бердәм гаилә экипажлары чыгачак. Ул –

1а.б 1а сыйныфыннан Гиләҗиевләр гаиләсе. (мәглүмат)

2а.б 2а сыйныфыннан Мингазовлар гаиләсе. (мәглүмат)

1а.б 3а сыйныфыннан Хидиатуллиннар гаиләсе. (мәглүмат)

2а.б 4а сыйныфыннан Ахметовлар гаиләсе . (мәглүмат)

2а.б Сезне бүген тормыш диңгезендә очраган төрле сынаулар көтә. Ул сынауларны ничек үткәнегезне жюри әгъзалары билгеләячәк. Әйдәгез, мөхтәрәм жюри әгъзалары белән танышып китик.

2а.б Жюри әгъзалары белән таныштык, ә хәзер экипажлар өчен беренче сынау.

1нче сынау

Безнең экипажлар сәяхәткә чыгарга ничек әзерләнделәр икән, шуларны тыңлап китик. Аларнын чыгышында төп максат итеп үзләренең дус - тату гаилә булуларын күрсәтү. Жюри әгъзалары аларның чыгышында никадәр төгәллек, оешканлык, үзенчәлекле булуларын иң югары балларда исәпкә алачаклар. Ә безнең иң югары балл – 3 акчарлак.



( гаилә экипажларының чыгышы)

1а.б Беренче сынауга бәя бирү өчен сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.

(таблода һәрбер корабның коткару боҗрасы бар, шунда акчарлаклар-баллар беркетелә)

Каршы алыгыз, сезне үзенең чыгышы белән нәни капитан сәламли.



(Балалар чыгышы – “яшь капитан” биюе )

2нче сынау

2а.б. Әтием, горурлыгым! Гаиләдә иң зур, баш кеше - әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җил-яңгырдан саклый,төрле авырлыклардан, аларны яклый, өйдәге иң авыр эшләрне дә әти әшли. Ул өйнең терәге, таянычы.

Икенче сынауда безнең капитаннар ярышы, ягъни әтиләр ярышы булыр.



(Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү)

Сынауның шарты:

Капитаннар кулларына кечкенә корабликларны тоткан килеш тупны аяклары белән кеглиларга тимичә урындыкка кадәр алып барырга тиешләр. Барып җиткәч урындыкны әйләнеп шул ук юл белән стартка кайтырга. Кегли ул диңгездәге риф, рифка туп эләгә икән - бер акчарлак алына. Соңгы килгән капитаннанда бер акчарлак алына. Барысы да аңлашылса, капитаннарны стартка чакырабыз. Кыңгырау тавышы бирүгә старт алабыз.


Капитаннар сынауларын ничек узды икән? Жюри ни әйтер?

(Таблода акчарлаклар куела.)
3нче сынау

1а.б. Әни –җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сеңдергән.

Нинди булган, нинди үңган!

Ул һәр эштә, һәр кайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе

Нурлы йөзе елмая.

Өченче сынауда безнең штурманнар ярышы. Алар капитаннарның уң куллары, бар эшне дә булдырып эшләргә тиешләр. Хәзер әниләр- штурманнар төрле өлкәдә үзләренең сәләтләрен сынаячак.


Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү

Сынауның шартлары белән танышып китәбез.

Сез тиз генә беренче урындыктан алъяпкычны киеп, башыгызга яулык бәйләргә тиеш буласыз. Аннан соң урындыктагы бәрәңгене алып иртәнге ашка әрчисез, ләкин бәрәңгенең кабыгы өзелмәскә тиеш. Бу эшне бетергәч, алъяпкыч белән яулыкны салып икенче урындыкта капитанга сәяхәткә күлмәген яхшылап төреп әзерләп куясыз. Соңыннан өченче урындыкта кызларның чәченә ике бантик ясап куясыз һәм старт урынына кире эйләнеп кайтасыз. Хәрбер этапта дөрес эшләнгән эшкә берәр акчарлак бирелә, беренче эшне бетергән штурман өстәмә бер акчарлак ала. Кыңгырау тавышы белән старттан китәбез.
2а.б. Безнен штурманнарыбыз барлык сынауларны да үтеп чыктылар. Жюри әгъзаларына штурманнар үзләрен ничек күрсәтерләр икән?

( Таблода акчарлаклар куела.)

Ә хәзер барыбыз өчен дә тәнәфес ясап укучыларның гаилә бәйрәменә әзерләнгән чыгышларын тыңлап китик.
4 нче сынау

Бала гаиләнең мәхәббәт җимеше, тормышка ямь өстәүче. Ә хәзер хәрәкәтчән, өлгер юнгаларыбызыны да сынау көтә.



Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү

Сынауның шарты: юнгалар обручлар эченә кабартылган шарларны өч төрле ераклыктан атарга тиеш булалар. Уен чиратлашып бара. Шушы ераклыклардан шар керткән юнга 3 акчарлак ала.

( Таблода акчарлаклар куела.)
1а.б. Безнең юнгаларыбызда үзләренең каршыларына очраган авырлыкларны да уңышлы гына үтеп чыктылылар. Жюриләр аларга күпме акчарлаклар бирерләр?

5 нче сынау

1а.б Әйе, мәхәббәт очраштыра да, кавыштыра да. Бер - берсен яраткан ярлар парлашып, бер гаилә булып яшәп китәләр. Шуңа күрә ир белән хатын- кыздан башка гаиләне күз алдына китереп булмый. Безнең экипажларда алар капитан белән штурман вазыйфаларын үтиләр. Әйдәгез әле, аларны бергә сынап карыйк.

Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү

Сынауның шарты: әти белән әни бер-берсен тотып, капитан сул, штурман уң аягын күтәреп беренче урындыкка кадәр сикереп баралар. Аннан соң беренче урындыктан скакалканы алып икесен бергә бәйләп өченче урындыкка кадәр йөгереп баралар. Килеп җиткәч скакалканы куеп гимнастик скамияләрдән җитәкләнгән килеш йөгереп чыгалар. Кире стартка йөгереп киләләр.)

Сүзне жюри әгъзалырына бирәбез.

(Cүз бирелә жюригә. Таблода акчарлаклар куела.)



6 нче сынау

2а.б. Ил терәге ир - егетләр, гаилә терәге- әтиләр. Балаларыбызга һәр вакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп тормыш юлына аяк басканчы таяныч булып яшәгез.

Капитаннар белән юнгалар сынауларны бергә ничек узырлар?



Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү. Сынауның шарты: әти бер аягындагы аяк киемен капчыкка сала һәм урындыкка кадәр бер аякта сикереп йөгерә. Барып җиткәч капчыкктан үз аяк киемен алып кия, кире йөгереп кайта. Аннары балаларны аркаларына асып урындыкка кадәр йөгерәләр, кире кайтканда баласын кулына күтәреп йөгереп кайта. )

Жюри әгъзалыры бу сынаудан соң таблога ничә акчарлак өстәрләр?

(Таблода акчарлаклар куела)

Бәйрәмебездә музыкаль тәнәфес игълан ителә. Сезнең алдыгызда заманча бию



7 нче сынау

1а.б. Әни кеше газиз баласы өчен гомере буе кайгырып яши. Балагада әни кеше терәк булып тора. Ана һәм бала! Шушы ике җан арасындагы карусыз мәхәббәт табигать бар иткән иң бөек хис ул.

Балагызның берәве сез,

Әниләрнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез,

Сез чаялар сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар,

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга тормыш гамьле.

Әни үз баласын мең кеше арасыннан да таный, таба ала. Сынап карыйк әле, чыннан да бу шулай микән?



(Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү)

Сынауның шарты: әниләр күзләре бәйләнгән килеш үз балаларын танырга тиешләр. Балаларын таныгач аларга кроссворд бирелә, аны чишәләр. Соңыннан икесе бергә тупны төшермичә урындыкка кадәр йөгерәләр һәм бергә әйләнеп йөгереп кайталар. Ялгышмаган командага 3 акчарлак бирелә. )

Жюри әгъзалары бу сынаудан соң таблога ничә акчарлак өстәрләр?
8 нче сынау

2а.б Гаилә - ул ил терәге. Гаилә ул - гомер чишмәсе. Гаиләнең ныклыгын тикшереп карар өчен соңгы сынауга экипажларны чакырабыз.

(Сынау эчтәлеген аңлату һәм аны үткәрү)

Командалар колоннага тезелеп басалар. Командирлар обручны тотып басалар. Скакалка урынына обручны кулланып урындыкка кадәр йөгерәләр. Кире кайткач обруч эченә әнине алалар, йөгереп барып кайталар. Соңыннан баланы да алып бергә йөгерәләр. Кире кайтканда баланы кулларына утыртып финишка йөгерәләр)

Жюри әгъзалары соңгы сынаудан соң экипажларга ничә акчарлак бирерләр?
1а.б

Хөрмәтле гаиләләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гөмергә.


2а.б

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш ана бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәнге килмәсен!

Безнең гаилә экипажлары үз сәяхәтләреннән бөтен сынауларны да уңышлы үтеп чыктылар. Һәр гаилә бүген җиңүче булды һәм алар истәлекле дипломнар белән бүләкләнәчәк



1а.б “Иң җитез гаилә экипажы” номинациясендә җиңүче булып

------------------------------------- гаиләсе билгеләнде.

Иң бердәм гаилә экипажы ” номинациясендә җиңүче булып

-------------------------------------гаиләсе билгеләнде.

Иң тырыш гаилә экипажы” номинациясендә җиңүче булып

------------------------------------- гаиләсе билгеләнде.

Иң шаян гаилә экипажы” номинациясендә җиңүче булып

------------------------------------- гаиләсе билгеләнде.



(бүләкләү)
1 а.б Әти- әниләр, балалар, килгән кунаклар барыгызны да гаилә бәйрәме белән тәбрик итәбез!

2 а.б Сезгә бәхет, сәламәтлек, бетмәс- төкәнмәс шатлык- куанычлар, озын гомер, ак бәхетләр телибез.

1 а.б Күкләрегез һәрвакыт аяз булсын, һәрвакыт туганнар – дуслар белән тату яшик! Яраткан илебезгә хезмәт итик. Бергәләп “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезне тәмамлыйк.












Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет