Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



жүктеу 2.44 Mb.
бет1/13
Дата06.05.2019
өлшемі2.44 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

Гөлчәчәк
Галиева

Газзәбану

Роман
Ир бирмәк—җан бирмәк

(татар халык мәкале)
Газзәбану карчык инде ничәмә-ничә еллар һәр намазыннан соң көндәше рухына дога кыла. Моны ишетеп йөргән студент кыз—Саяра аптырап гаҗизләнә. «Белеп кылган вә белми кылган гөнаһларын ярлыка, урынын җәннәттә әйлә, бер Аллам!» ди бит әле, җитмәсә. Көнгә биш вакыт, рамазан айларында тәравих намазы да өстәлгәч, алты намаз була ич әле ул. Ә Саяра үзе, көнчелегеннән, сабакташы Назирәне хәтта күралмый башлады инде. Әле күптән түгел генә иң якын дусты иде канә. Көндәшлекләре дә ташка үлчим генә юкса... Икесе дә яшертен генә бер егетне—Рәүфне яраталар. Ә Рәүф дигәннәре бердәнбере итеп кайсын сайлар бит әле, анысын хәзергә бары бер Аллам Үзе генә беләдер.

Менә бүген дә Газзәбануның ястү намазыннан соң «хәләл җефетем Нургали белән көндәшем Маһирә рухына»,—дип әйтә генә башлавы булды, көнчелек чире белән агуланып өлгергән кызның түземлеге тәмам төкәнде.

—И-и-и-ий, шартлыйм, билләһи! Кем инде синең шикелле көңдәше рухына көненә биш-алты мәртәбә дога кылып утыра, йә?! Көнләшү дигән нәрсәнең кыйпылчыгы да булмаган ахры синдә, әбекәй.

—И-и, җаным, нинди булмаган ди ул... Бик беләсең килсә, мин алардан әле хәзер дә көнләшәм...

—Вәйт әкәмәт! Әллә кайчан җир куенында ятканнардан ничек итеп көнләшергә кирәк? Сәе-ер…

—Бер дә сәер түгел, кызым, аңлаган кешегә. Алар теге дөньяда да бергә... Ә мин бу дөньяда һаман берүзем, япа-ялгыз каз шикелле каңгырап йөрим.

Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип әйтмәсләрие аны. Мин күргәннәрне Аллам берәүгә дә күрсәтмәсен, балакаем. Тыңла әле, бер кыйсса сөйлим үзеңә: көндәшемә Нургалием белән бергә йоклар өчен ак келәтне, юынырларына мунчаны елый-елый юып чыгардым. Нишлим, әнкәй шулай кушты. «Кече киленең алай бик кадерле булгач, үзең ю»,—дип бик әйтәсе килде-килүен... Соңыннан үзе дә кереп карагач, шаккатты.

—Сүбхәәналла, и уңган да инде үзең. Мунчаң да, келәтең дә кояштай балкып тора. Бу юлы бигрәк агартып югансың дип әйтимме... Әллә селте суыннан шулай агардылар микән?—Болай ук булыр дип көтмәгән, күрәсең, әнкәй бик шат иде.

—И-и-и, әнкәй, мин синең урыныңда булсам, бәлки өзлексез түккән күз яшьләреңнең ачысыннан шулай агаргандыр алар, балам,—дияр идем, дип үпкәмне белдердем.

—Яра-а-ар, вакыты җиткәч, шул ялт итеп көлеп торган мунчага беренче булып кемнәр керде дип уйлыйсың инде син? Һич уйламаганда, көтмәгәндә Нургалием белән үземә керергә насыйп булган икән бит, җаным. Көндәшем Маһирә апаң үзе шулай хәл итте дә куйды, рәхмәт төшкере! Өстәвенә ак келәтне дә Нургали белән безгә калдырып, үзе өйдә, чаршау артындагы караватка ятты. Менә шулары өчен генә дә мин аны догамнан калдыра алмасыем, җаныем.

—Абау, әбекәй, торып-торып аптыратасың ич... Ничек иңде? Шул йортның төп хезмәтчесе, иреңнең законный хатыны була торып, үзең яккан мунчага, үз ятагыңа әллә каян кайткан көндәшеңнең рөхсәтен көтеп торырга? Хурлыгыңнан шартларсың, билләһи! Синең урында мин булсаммы?.. Күрсәтерием мин аңа күрмәгәнен: чәченнән өстерәп, артына тибә-тибә куалап чыгарган булырием мин ул оятсызны,— дип Саяра ярсып ук китте.

—И, кызыкаем, япь-яшь башыңнан каян килә сиңа шулкадәр усаллык, ә? Синең бит әле оясыннан яңа гына очып чыккан кош баласы кебек самими чагың. Күңелеңә ямьсез уйлар, тәмсез сүзләр салырга бик иртә өлгергәнсең түгелме соң, балакаем? Йомшак, изгерәк күңелле булуга ни җитә! Мондый гадәтең сине беркайчан да яхшыга илтмәс. Ничек тә йомшаграк, юмартрак булырга тырыш. Күңел юмартлыгы үзе бер бәхет бит ул, беләсең килсә.

—Менә синең күңелең гел изгелектә булган да бит, әбекәй, бәхетле иттеме соң ул сине? Юк бит, юк. Сөйгән ярың да уртак булган, ике малай үстереп, картлык көнеңдә япа-ялгыз яшисең, яныңда бер оныгың гына да юк бит ичмасам... Бөтенләй чит кешеләр кулына калгансың...

—Ах, ялгышасың бит, Саяра, ихлас әйтәм, ялгышасың... Әлхәмдүлил-ләһи шөкер, берсе дә чит кеше түгел. Араларында минем ярдәмгә мох-таҗлары да табылып кына тора. «Сулышың шифалы» дип күз тигәннәрне, җен зәхмәте кагылганнарны өшкерергә мине чакыралар. Кул-аяк буыннары тайганнарга да ярдәмем тия. Авыр күтәреп эчләре төшкән хатын-кызларга чүлмәк салырга да мине йөртәләр. «Кулларың шифалы, файдасын күрдем, бик килеште»,—дип күпме рәхмәт укыйлар. Аллаһының биргәненә шөкер, бәхет түгелмени бу?

Саулыгымнан да зарлана алмыйм: күзләрем күрә, колагым ишетә, аякларым йөри, кулларымнан эш килә. Коръәнне рәхәтләнеп укыйм, сораган кешегә юрганын да сырып бирәм, җамавымны җамыйм. Барын да күзлексез эшли алам бит әле. Авызымдагы утыз ике тешемнең утыз икесе дә үз урынында. 77 яшемә җитеп теш сызлауның, теш суыртуның ни икәнен дә белмәдем моңарчы. Ризыкның—катысын да, йомшагын да рәхәтләнеп, тәмен белеп ашый алам. Йә, бәхет түгелмени бу?

Ил-күз алдында дәрәҗәмне дә төшермәдем, мең шөкер. Миңа игелек кылучыларның берсен дә, син әйткәнчә, чит кешеләр дип санамыйм, туганнарым ук булмасалар да. Авылда Коръән ашларында, бәби чәйләрендә, кода-кодагыйлар төшерү мәҗлесләрендә, моңарчы һәр йортта урыным түрдә булды. Үзең күреп торасың, мин монда да кадер-хөрмәттә. Кәримә апаң мине үз анасы кебек тәрбияли, Аллаһының рәхмәтләре яусын аңа. Бөтен Тукай урамындагылар миңа адарынып, сәдака китерә. Тормышның ачысын күбрәк татысам да, мин үземне бәхетсез карчык дип санамыйм, Саяра кызым. Тагын алда ни күрәсе бардыр, анысын бер Аллам Үзе беләдер...

Каенанам әйтмешли, «Ач үтермә, тук үтер, кыш үтермә, җәй үтер». Аз сырхау, тиз үлем бирсен, Аллаһы Тәгаләм рәхмәтеннән ташламасын. Ә сиңа, Саяра кызым, теләгем шул, бәхетле була күр. Укы, морадыңа ирешерлек булсын! Аллаһы Тәгаләм сине дә яраткан ярың белән кавыштырсын, көндәшлек ачысын күрсәтмәсен!— дип янәшәсендә утырган Саяраның аркасыннан сөеп куйды Газзәбану.

—Рәхмәт, әбекәй. Ә миңа күңелеңә тупас кагылганым өчен үпкәләмә, яме. Шулай да ачыклыйсы килгән тагын бер соравым туды бит әле. Миңа теләк теләгәндә «көндәшлек ачысын күрсәтмәсен» дидең, Амин! Шулай гына була күрсен! Ә сезнең ике арагызга ничек көндәш килеп керде соң?



—И-и, җаныкаем, егерме беренче елгы ачлык кына харап итте безне. Шул елны Нургалием, дусты Нурислам белән бергә, бераз акча эшләп кайтырбыз дип Ташкин каласына китте. Күп булса өч-дүрт ай торырбыз дигәннәрие. Яз да үтте, көзләр дә җитте, «кайтабыз» дигән хәбәрләре юк та юк. Шөкер, анысы акчасын, әйбер-сәйберләрен, азык-төлеген дә җибәреп тордылар үзләре. Инде моннан соң озакламаслар, кайтып җитәрләр, дип кенә йөргәндә, Нургалинең үзе эшләгән кибет хуҗасының кызы белән никахлашуы турында хәбәр килеп төшмәсенме... Һа-ай, ул коточкыч хәбәрне ишетеп өнсез калганнарым, кара кайгыда керфек тә какмый йокысыз узган төннәрем исемә төшсә, йөрәккәем әле дә булса, нәкъ шул вакыттагыча, сызып-сызып сулкылдый башлый. Ни бетмәгән сулкылдаудыр инде ул? Чыдаса да чыдый икән бу йөрәк дигәнең... Ул көннәрдән соң юкса алтмыш еллап вакыт узса да, йөрәгемдә калган шул җәрәхәттән әле дә булса кан сава. Мондый гомер буе газап чиктергән, сагыш утларында яндырган, ачыдан-ачы хәсрәтне дошманыма да теләмәсием. «Ир бирмәк—җан бирмәк» дип әйтмәсләрие шул аны. Бу әйтемне, нишләптер, безнең әби шактый еш кабатлый торганые. Ул аны болайрак итеп: «Ил бирмәк—кан бирмәк, ир бирмәк—җан бирмәк» дия иде. Безгә һич аңлашылмый иде ул чакта. Беркөнне абыем белән әбидән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатуын сорадык. «Нинди кан? Кемгә, нәрсәгә бирергә?» дибез. Ул җавабында: «Илгә яу килгәндә бик күп бәндәләрнең каны коелу турында ул. Ә инде иреңне чит-ятларга бирәсең икән, бусы инде җан бирүгә тиң хәсрәтне аңлата. Тормышыгызда бу мәкальдә әйтелгәннәр берүк улым сиңа, кызым Газзәбану сиңа да, кагыла күрмәсен, Раббым Үзе сакласын!»—дип әйткәлидерие ул. Юк шу-ул, юк, әбекәебезнең теләкләре кабул булмады. Фәрештәләрнең «Амин» дигән сәгатенә туры килмәгәндер инде, күрәсең... Абый сугыштан гарип булып кайтты, энекәшләрнең берсе хәбәрсез югалды, икенчесенең үлгән хәбәре килде. Ә үземә, җиләк күк чагымда бит... «Ирең өстеңнән өйләнгән, инде авылга кайту турында уйлап та карамый икән...» дигән иләмсез хәбәрне ишетергә язган булган икән. Шул вакытта: «И Раббым, ичмаса үлгән дигән хәбәре килсә, бу кадәр үк тә авыр булмасые», дип җир тырмашып елаганнарым һич онытылырлык түгел. Үлгәннең үкенече зур булса да, хурлыгы юк бит аның. Үлгән артыннан үлеп булмый дип, тол калган хатын хәлендә яшәүне артыграк күргән чакларым да исемдә әле. Ә иң гарьләнгәнем—әткәйләр Нургалинең өйләнеп йөргәнен миннән алдарак ишеткән булып чыкты. Әмма авызларына су капканнар диярсең, берни дә сиздермичә, тыныч кына йөрүләрен белделәр. Улларының өйләнүләренә үзләре үк хәер-фатиха бирмәделәр микән әле дигән шик туды миндә. Аларны да күралмый башладым. Инде нишләргә, кая барып бәрелергә, әллә үземнекеләргә кайтып китәргәме? Төннең төн буена керфек тә какмыйча, әнә шундый уйлар белән изаланып чыга идем. Ниһаять, бер карарга килеп, таң беленер-беленмәстә шыпырт кына урынымнан тордым да, туп-туры әтиләргә юл тоттым. Унбиш чакрым араны ничек үткәнмендер... Үзебезнең өйгә килеп җиткәнче күз алдымда гел Нургалием булды. Аңа әйтәсе бөтен үпкә сүзләремне җылый-җылый тезеп бардым. Юлда эт тә юк. Әткәйләрнең дә тетмәсен теттем. Күбрәге әнкәйгә эләкте, билгеле. Ничектер, тынычланып киткәндәй булдым. Әмма капка төбендә минем якка карап торган әнине күрү белән тагын элеккеге хәлемә төшеп, күз яшьләремә буыла-буыла аңа таба йөгерә үк башладым. Ул да кулларын җәеп каршыма атылды, минем киләсемне белеп көтеп торган диярсең.

—Ни булды, балам? Кичә көне буе нигәдер эчем пошканые аны... Төнем төн булмады, йокы да алмады, җанымны кая куярга белмичә бәргәләнеп чыктым. Җитмәсә атаң: «Үзең дә йокламыйсың, миңа да йокы бирмисең, нәрсә дип шулай бимазаланасыңдыр инде...»—дип мырылдап теңкәмә тиеп бетте.

—Әллә нинди изге якларың бар шул синең, әни. Көтмәгәндә башларыма төшкән кара кайгымны Аллаһы Тәгаләм сиңа да сиздергән, күрәсең. Әйтсәм әйтим инде, әни, киявегез өстемнән өйләнеп йөри икән бит. Локман абзый кызы белән никахлашып, шуларга йортка кергән ди.—Әйтә башлаган сүзен дә тәмамлый алмыйча, Гәззәбану үксеп елап җибәрде. Көтелмәгән күңелсез хәбәрдән һәм кызын жәлләүдән Сәгыйдә каушап калды. Бары тик теш арасыннан гына нәфрәтләнеп: «Һай, йөзе кара булгыры, мәлгунь җан...»—диде дә, кызына кушылып ихтыярсыз кычкырып ук елый башлады.

Бу тавышка сискәнеп, ишегалдында чуалган Ибраһим да капкадан килеп чыкты.

—Бу нинди гарасат, нигә улыйсыз? Бөтен авылны җыясыз бит, пычак кергерләре...—дип икесен дә җилтерәтеп өйгә алып керде.—Таң тишегеннән син нишләп монда, кызым? Кодалар белән бер-бер хәл юктыр бит?

—И-и-и, атасы, кызмале син, үзе генә күтәрә алмаслык ачы хәсрәте китергән аны безнең янга. Әнә, киявең Ташкинда өйләнеп ята икән бит, йөзекара. Ә без монда ник кайтмый да ник кайтмый дип аптырап йөрибез.

—Әти җаным, болай булгач, кайтмаячак инде ул. Миңа нишләргә? Ташланган хатын, артык кашык булып ул йортта яшисем килми,—диде дә әнисе күкрәгенә капланып, Газзәбану янә үкси башлады.

—Җитте сезгә... Ниткән сүз ул, ул йортта яшисем килми имеш, җитмәсә анаң да, чүбек баш, үз сөягебез үзебездән артык түгел, кайт кызым, үз өеңә, дип әйткәндер әле. Күңелеңә авыр алма, кызым, мин сиңа ата булсам да, бу сүзне, кызым, әйтә алмыйм. Кискән икмәк кире ябышмый. Абый, энекәшләрең яшәгән бу йортта син инде киселгән икмәк. Синең үз йортың бар, ул—балаң туган йорт. Нигә әле үзеңне анда артык кашык дип саныйсың. Эш аты бит син ул йортта. И, кызым. Ил-күздән әзрәк гыйбрәт ал, дус кызларың Хатирә, Мөнәвәрә, Сәрбиҗамал, күршеләребез Гатиятулла, Гаптелбарыйлар өй эчләре белән ачлыктан шешенеп бетеп гүр иясе булдылар. Авылыбызның ярты халкын бала-чагасы белән алып китте бит ул каһәр суккан ачлык. Шул Нургали кияү аркасында гына яшәп ятабыз бит әле. Шөкер, сине яраткач, безне дә ташламады. Ашаган җиренә сыер да кайта, кияү дә кайтыр, Алла боерса, менә күрерсең. Дөрес, мин аны берәр мәткә тапты ахры бу егет дип шикләнгәли башлаганыем, кәнишне. Ә ул хуҗасы кызына ук өйләнеп ята икән, шилма... Бәлки, шулай кирәк булгандыр, кызым. Сезгә дигән өлешне күбрәк каеру җаен карыйдыр, кем белә? Аннан соң, кызым, Нургалиең япь-яшь, өрлек шикелле тап-таза ир кеше ләбаса. Ничек диләр әле: «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә». Алар туклар, анда җиләк-җимеш, кавын-карбыз дачурты. Монда гына ул ирләр бичара булып, өрәккә әйләнеп беттеләр. Чыкмаган җаннары гына калды бит инде. Шуларның кайсысы гына үзен ир кеше итеп сизәдер, бичаралар... И, бу ачлык. Син, кызым Газзәбану, сабырлыгыңны җуймале. Ачуыңнан Нургалиеңә үзеңнән биздерерлек итеп хат яза күрмә тагы. Кода-кодагыйга да «малаегыз тегеләй, малаегыз болай», дип ычкындыра күрмә. Аларга илтифатлырак булырга тырыш, чыраеңны бозма. Тешләреңне кысып булса да түз. Болай да югалтканнардыр инде үзеңне, тизрәк балаң янына кайт, каената-каенанаңа елыш.

—Һай, атасы, таштыр синең йөрәгең, валлаһи, таштыр. Әле генә килеп кергән баланы инде куа ук башладың. Җүнле ата булсаң, «Бер генә кич булса да кунып кит, балакаем, безнең янда аз булса да кайгыларың таралып торыр»,—дияр идең. Әти рөхсәт итсә, иртәгә иртүк китәрием, ди. Ташуның да иң көчле чагына туры киләчәк бит ул хәзер. Төне буе йокламаган, никадәр юл үткән... Йөзенә бер күтәрелеп кара, ичмасам, бөтенләй сулыгып калган бит... Башына төшкән ачыдан-ачы хәсрәте белән бездән башка кемгә барсын инде ул. Үзе дә бала гына бит әле.

—Бу кадәр чүпрәк баш булсаң да булырсың икән, Сәгыйдә. Бала, бала имеш... Кызың үзе бала анасы бит инде... Күкрәк баласы—Хафизы нишли икән анда? Ими көтеп елап яткан баланы ник уйламыйсың син? Кодалар нишләтергә белми азапланалардыр. Кызыңның бу сансызлыгы кодалар алдында безне дә оятлы итә дип борчыласы урынга...

—Ярар, мин гомер буе чүпрәк баш булдым инде. Син акыллы, рәхимле ата булып, бәлки аны үзең илтеп, кодаң белән тыныч кына сөйләшеп тә кайтырсың. Күптәннән күрешкәнегез да юк. Газзәбануга да кайтып керү җиңелрәк булыр...

Әмма ата кеше кырт кисеп: «Үзем да йөрмим, сине да җибәрмим, ничек килгән, шулай кайтып та китәр. Жәлләгән булып әллә син аңа файда эшлисеңме? Каенана-каенатасыннан узып йөрмәсен, чәеңне эчерсәң эчер дә, абыйсы белән җиңгәсе кайтып җиткәнче озат үзен»,—диде дә өйдән үк чыгып китте...

Их, әти, соңгы өметемне да кистең бит... Инде миңа нишләргә генә кала соң??? Сезнең янда әзрәк эчемне бушатырмын, килгән килеш бәлки кунып та китәрмен, тегеләрне да бераз хафага салырмын дип уйлаган булдым тагы. Яшь бала белән иза чиксәләр, каенатам да эзли чыкмый калмас. Бәлки әле, мондадыр дип уйлап, мине алмага килер дип тә өметләнгән булдым тагы. Сезгә аркаланып булса да... Үз атаңа шулай кадерсез булгач, кайнештән нәрсә көтәргә кала? Әтине шуның кадәр үк каты бәгырьледер дип уйламый идем...

«Хәерчегә җил каршы дигәндәй, монда кадәр килеп, әни, сине кайгыга батырып калдыру гына булды бит әле бу. Ярый, бик бетерешмә инде. Нишләмәк кирәк, өлешемә тигән көмешем... Язмыштан узмышлар юк диләр бит. Юк, юк... чәй дип тә әйтмә... Әтинең «чәе» дә бугазымда мәңге китмәс төер булып калды. Ярый, әни, мин килгәнне җиңгиләргә әйтеп тә торма»,—диюгә әни үзәкләре өзелердәй булып:

—Балам, бәгыръ кисәгем, зинһар, безгә рәнҗемә, сабырлыгыңны җуйма. Атаңны да аңларга тырыш. Ничекләр генә кайтып җитәрсең икән, балакаем, Аллага тапшырдык. Олы күпердән чык, йәме, кечкенәсен ташу баскандыр инде...

Әниемнең никадәр генә мине озата барасы килсә дә, әти сүзен хаклаптыр инде, капка баганасыннан ары уза алмады. Әле дә булса күз алдымда аның өзгәләнеп елап калганнары...


Исән йөрсә, бер кайтыр…

Өч-дүрт айга дип чыгып киткән Нургалинең соңгы хаты килгәнгә дә ярты ел узып бара. Әтисе киткәндә туып кына калган уллары Хафиз да өч яшен тутырып килә. Бу өч ел Газзәбану өчен ялгызлыкның ачы газаплары, тирән сагышлары белән иксез-чиксез озын-озак елларга әйләнде.

Күрше Нурисламның бүген иртүк кайтып төшкәнен ул каенанасыннан ишетте.

—Килен, Нурислам кайткан ди. Үзенең кергәнен көтик микән, әллә үзебез генә кереп чыгабызмы? Нургалидән хат-мазар булса да алып кайтмый калмас, хәлләрен тизрәк беләсе ие.

Бу хәбәрдән Газзәбануның йөрәге чыгып төшәрдәй булып дөпелди башлады. Кинәт кенә башы әйләнеп китте. Чак кына мич кырына ябышып өлгерде. Каенанасы аның бу халәтен сизмәде дә кебек, әллә сизеп тә сизмәмешкә салындымы?..

Авырлык белән генә булса да, тора-бара ул үзен кулга алды. Әмма Нурисламны бик күрәсе килсә дә:

—Әнкәй, бар әле, үзең генә кереп чык. Әткәй абзар-кура тирәсендә генәдер, икегез бергә керсәгез дә әйбәт булыр. Мин бала янында гына калыйм әле. Без юкта уянып китсә, йә куркып елый башлар,—дигән булды.

Каенанасы чыгып китүгә, Газзәбану, күңелендәге авыр хатирәләрдән кузгалган давыл өермәсенә ирек куеп, үксеп елап җибәрде.

Нурисламның бәйләнүләре генә җитмәгән, хәтта ахирәте-Саҗидәсенә кадәр:

—Газзәбану җаным, ахирәткәем, зинһар, тыңла сүземне, тик рәнҗи генә күрмә, яме. Нурислам сине күрдеме, бөтенләй әллә нишли, күзен дә алалмый ул синнән... Минем ул эшкә күптәннән инде ярамаганымны үзең дә беләсең ич. Нурислам көн дә: «Китәм, башка түзәр хәлем юк,»—дип җанымны ашый. «Синнән авыр ис килә, шунда ук күңелем болгана башлый»—дип яныма да ятмый бит. «Мин китсәм дә, Газзәбану ахирәтең сине ташламас әле, исән булсам, ярдәм кылучыларыңның берсен дә буш итмәм. Син мине тоткарлама инде»,—ди. Анда аның никахлашкан ук булмаса да, кемедер бардыр дип шикләнәм. Яңадан китсә, синең Нургалиең шикелле никахлашып та куяр дип куркам. Борынгыларның «Ир бирмәк—җан бирмәк» дип әйткәннәрен син үзең татыдың бит инде, үзем үлсәм дә, кызым әтисе янында булырые. Әле чыкмаган җанда өмет бар, дигәндәй, Алла кушып, терелермен дип тә өметләнәсем килә. Ахирәткәем, әгәр син Нурислам белән, сирәк кенә булса да бергә булгаласаң, билләһи газим, ул Ташкинына кире китмәсие, дип уйлыйм.

—Их, Саҗидә, син мине кем дип белдең? Әллә инде миннән көнләшеп ятасыңмы? Үз акылыңдамы соң син? Мин сездә еш булам икән, Нурисламың янына түгел, юк вакытларымны бар итеп, сиңа ярдәм итәргә дип керәм. Әгәр дә бу сүзләреңне мине сынар өчен генә булмыйча, чынлап әйтәсең икән, син моның ахырын уйлап карыйсыңмы, юкмы? Ахирәтеңнән көндәш ясамакчы буласыңмы? Син әле көндәшнең нәрсә икәнен белмисең шул. Көндәш—көндәш инде ул... Менә мин, зур гөнаһ икәнен белсәм дә, көндәшемә еш кына хәтта үлем теләгән чакларым да була. Тели белсәң теләк—белмәсәң имгәк, диләр. Аллам Үзе сакласын, газиземә бирмәсен! Әгәр авызыңнан тагын мондый сүз чыгарасы булсаң, мине бар дип тә белмә! Валлаһи дип әйтәм, бусагаңнан да атлап керәсем юк...
***

Әйе, күп тә үтмәде, Нурислам китте. Хатларын да, ярдәмен дә җибәреп торды үзе. Әнә үлә—менә үлә дип торган Саҗидә дә аякка басып килә. Инде кәҗәсен дә үзе сава башлады. Ире дә кайткач, аягы җиргә дә тимәс инде, өзлегеп китүдән Аллам сакласын.

Нургали турында Газзәбану ни уйларга да белмәде. «Нәрсә булды соң безнекенә? Әллә үз күзләрем генә тиде инде? Чамасызрак соклана идем шул, бигрәк бер килмәгән җире юк бит. Киенеп куйса да, ялангач калганчы чишенеп ташласа да, карап та туялмый идем үзенә. Күзләремне оятымнан гына читкә алган булырыем. Ходаем, нинди генә гөнаһларым өчен җәзалыйсың икән мине? Мәхәббәтебез дә Саҗидәләрнекенә караганда күпкә көчлерәк тә, хислерәк тә иде бит югыйсә. Дүртебез генә кич утырган чакларда, Нургалинең мине тоташка назлап торуыннан Саҗидә бераз көнләшеп тә куя иде шикелле. Ә хәзер мин алардан көнләшеп утырам түгелме соң? Тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла, гөнаһ җыюдан Үзең сакла!»—дип өзгәләнде хатын.

Ире турында берәр хәбәр ишетәсе килсә дә, Нурислам янына керергә хурланды, кимсенде Газзәбану. «Мин кемнән ким, кызлар күк матур чагым. Егерме яшемдә генә булсам да, тач Нургалием төсле таза, матур малай үстереп ятам бит әле»,—дип уйлап куйды.

Күрше-күлән дә аны яратып «безнең Газзәбез» дип кенә йөриләр. Ил-күз каршында да яман аты чыкмады. Авылдагы барлык яшь киленнәр арасында иң тыйнак, сабыр, ягымлы булуы белән аерылып тора. Чибәрлеге, эшкә уңганлыгы ягыннан да аңа тиңнәр бу тирәдә юктыр, мөгаен. Тик Нургалинең, Газзәбану өстеннән өйләнеп, өч ел буе кайтмый йөрүен авыл халкы да аңлый алмады. «Шул җүнсезнең коткысына бирелмәгән булса, малай да атасы янында, үзем дә ир канаты астында булырыек. Әнкәй дә миннән көнләшеп, әткәйне таламасые»,—дип, Газзәбану үзе дә иренең читкә китүен Нурисламнан гына күрде.

Әллә әнисенең артык борчылып, үкси-үкси елавы тәэсир иттеме, Хафиз елап уянды. Өйгә килеп кергән Зариф абзый, килене белән оныгының ачыйгыланып елап утыруларын күргәч, ни әйтергә дә белмичә каушап калды. Ана белән баланың бергә үзәк өзгеч елавыннан тетрәнеп, көч-хәл белән генә:

—Бу ни хәл? Ни булды сезгә?—дип кенә сорый алды.

—Күрше Нурислам кайткан, безнеке тагын ю-у-к...

—И-и, балакайларым, шул гынамы? Бөтенләй котымны алдыгыз бит. Әллә ниләр уйлап бетердем. Исән генә булсын, исән йөрсә бер кайтыр, Алла боерса. Йа, Раббым, рәхмәтеңнән ташлама! Барыбызга да күркәм сабырлык бир! Бигрәк тә бу ике балага көтелмәгән шатлыклар иңдерсәңие. Аларны Хозыр Ильяс канаты астында йөртә күр!

Каенатасының бу сүзләреннән бераз тынычлана төшеп, ана да, бала да елаудан туктадылар.

Ул арада, зур гына төргәк күтәреп, каенанасы—Зөлкамал кайтып керде.

—Аллаһының биргәненә мең шөкер, Нурислам безгә дә күңелле хәбәр алып кайткан. Тиздән безнең Нургали дә кайта икән. Хафиз улым, әтиең сиңа тәмле мәмиләр җибәргән. Тизрәк сүтик әле бу төргәкне, хаты да шуның эчендә,—диде Нурислам.

Иренең кире әйләнеп кайтуына өмете киселеп барган Газзәбану өчен моннан да сөенечлерәк хәбәр булырга мөмкинме соң?!.

—Әнкәй җаным, авызыңа бал да май! Кайчан кайтам дигән, төгәл генә әйттеме? Нигә Нурислам белән бергә кайтмаган? Шәт, бөтенләйгә кайтадыр инде, име? Бөтенләйгә кайтам дигәнме?

Зариф абзый төргәкне карчыгыннан үз кулларына алды да, күңеле тулудан ахры, сүзен дә әйтә алмыйча, беравык тынып калды. Ниһаять, «Бисмилла» әйтеп төргәкне өстәлгә куйды һәм тегелгән урыннарын килененә сүтәргә кушты. Үзе, яшь тулы күзләрен күрсәтмәс өчен, оныгын кочагына алды. Ә Газзәбануның бөтен уе—төргәктәге хатны тизрәк табып уку иде. Хафиз, бабасыннан ычкынып китеп, өстәлгә үк менеп утырды.

Ниһаять, ике такта чәй арасыннан хатлар да килеп чыкты. Газзәбану үзенә дигәнен күкрәгенә кысып, икенчесен каенатасына сузды. Икесе дә, читкәрәк китеп, хат укырга керештеләр. Ә Зөлкамал карчык, улы Нургалигә рәхмәтләр укый-укый, бүләк-санак һәм күчтәнәчләрне карый башлады.

—И-и, ки-ле-н, менә сиңа Нургалиең нинди затлы, матур күлмәк җибәргән, ә миңа иллә дә матур шәлъяулыгы, бабайга түбәтәй, әллә алтын җепләр белән чигелгән инде, рәхмәт төшкере! Карагыз әле, Хафизына дигәнен аерым төргән, балакаем. Сүз тыңлап алып кайткан Нурисламга да Аллаһының рәхмәтләре яусын инде.

Газзәбану бу сүзләрнең берсен дә ишетмәде. «Маһирә белән икәү кайтырга булдык. Аның барыгызны да бик күрәсе килә, улым Хафизны бигрәк тә»,—дигән урыннарны укыгач, тораташтай катып калды. Әле генә тулган айдай балкып торган нурлы йөзен, әйтерсең лә, кара болыт каплады. Хатны укып бетерергә дә көче җитмәде. Хат тоткан куллары хәлсезләнеп аска салындылар. Аның сүнеп калган күзләре кинәт уенчык ат белән уйнап утырган Хафизга төште. Сабый кулындагы кәнфитен чеметеп каба да, аннары уенчык атын сыйламакчы була. Баласының шатлыктан балкыган йөзенә дә Газзәбану битараф калды. Тик каенанасының күчтәнәчләрне бүлгәләп: «боларын табынга үзләре кайткач куярбыз, Аллаһы боерса»,—дип әйткән сүзләреннән айнып киткәндәй булды. Бигрәк тә «үзләре кайткач» дип аерата шатланып әйтүе Газзәбануның йөрәгенә агулы ук булып кадалып, аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Өч ел буена күңелендә бөялеп торган үпкә-ачулары ташкын булып, тышка ыргылдылар.

—Их, әнкәй, мине килен итеп төшергәндә синең болай куанып йөргәнеңне бер дә хәтерләмим. Бүген миңа үч итеп шулай кыланасыңдыр инде. Төптәнрәк уйлый алсаң, минем дә хәлемә керериең. Син дә бит—ир хатыны. Яшең иллегә җитсә дә, әле әткәй белән бер түшәктә йоклап, миннән көнләшеп маташасың, адәм көлкесе. Әгәр кеше-кара ишетсә, миннән түгел, әнкәй, синнән өмет өзәчәкләр.

Моңарчы әллә һаман хат укып, әллә инде укыганга гына салышып тыныч кына утырган Зариф абзый түзмәде, телгә килде.

—Ки-лен ! Газзәбану! Сабыр, балам, сабыр! Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, гомер кыланмаганны, нишләвең бу? Әнкәң сине каршылаганда да шулай ук куанып йөрде, оныткансыңдыр гына. Никадәр кырыс холыклы булса да, кешегә үч итә торган гадәте юк аның. Ул бит ана кеше... Өч ел буе күрмәгән бердәнбер улы кайта. Ник ике ягына ике хатын утырып кайтмый, аның әлегә анда эше юк. Алты баладан бердәнбер исән калган Нургалие кайта бит... Ана кешенең бу шатлыгын күпсенеп утырсаң, Аллаһы Тәгалә әллә ни бирер. Тфү-тфү, әйттем исә кайттым. Нинди генә хәлдә булсаң да, олы кешегә—иреңнең анасына каты бәрелүең бер дә ярый торган эш түгел. Инде җаным, үзең дә әни кеше ләбаса, Аллаһының биргәненә шөкер. Тик безнең күк сезгә дә бер бала белән генә калырга язмасын. Бер бала—ярты бала. Гомер буе аның өчен ут йотып яшисең.

—Үгет-нәсыйхәтең өчен рәхмәт, әткәй. Кызыбрак киттем бугай шул. Нишләмәк кирәк, алар кайтып төшкәнче миңа Хафизны алып китәргә генә калыр, ахры. Менә хәзер дә янымда ирем булса, син әнкәйне яклаган күк, ул да мине якламый калмасые. «Ирле кеше—Идел кичкән», диләр шул. Ә ир какканны мир кага, миңа да әкренләп шулай булыр инде ул,—диде дә Газзәбану, тагын елап җибәрде.

—Нәрсә тузга язмаганны сөйләп утырасың, килен?! Беркая да китү юк! Алма күк баланы ятим итәргәме? Бер киселгән икмәкнең кире ябышканы, ай-һай... Бездән ризалык көтмә. Булганына азрак шөкрана да кыла белергә кирәк. Шул Нургали аркасында бит, күпме кеше кырылганда, без егерме беренче ел ачлыгын күрмәдек. Бу юлы да, әнә, никадәр әйберләр җибәргән. Нургалинең безгә дигән хаты бик әйбәт язылган, ике сүзнең берендә Хафиз белән сине сагынуы турында яза. Әйдә, булмаса, карчык, самавырыңны яңартып җибәр, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчеп алыйк. Хатны да кычкырып укырмын. Газзәбану килен камыр куйсын, син, карчык, аш салып җибәрерсең. Кичкә Нурисламнарны алдырырбыз, боерган булса. Өйлә намазына кадәр күршеләрне үзем чакырып чыгармын.

Газзәбану, елавыннан туктый алмыйча:

—Әйе, сезгә улыгыз кадерлерәк шул, минем хәлемне күз алдына да китереп карамыйсыз: алар парлашып мунчага кереп киткәндә, кичләрен бергәләп йокларга ятканда миңа нишләргә кала? Моңа ничек түзәргә кирәк? Ирен өзелеп сөйгән хатынга бу минутларда йә үзенә кул салырга, йә акылдан шашарга гына кала түгелме соң?..

—Аллам сакласын, Аллам Үзе сакласын!—дип бу сүзләрдән сискәнеп китте Зариф абзый.—Тәүбәгә кил, балакаем! Ходайдан сабырлык сора. Без синең хәлеңне аңлыйбыз, килен, аңламаган кая ул! Нишлик соң? Сиңа түземлек теләүдән башка нәрсә эшли алабыз соң? Безгә үпкәләмә инде, үз балабыздан бер дә ким күрмибез бит сине.

Аннары ике кулын күтәреп, Раббына ялварып дога кылды. «Рабби йәсир вә лә тугассир сәһһил галәйнә, йә Рабби вә тәммим бил-хәйр». (Раббым, бир җиңеллек, бирмә авырлык, безгә уңайлы ит һәм хәере белән тәмамла!)

Нәкъ шул вакытта, кече яктан парларын чыгарып, кайнап торган самавыр күтәреп Зөлкамал килеп чыкты. Ул, бернәрсә булмагандай, ягымлы гына:

—Әйдәгез, барыгыз да табын янына, яңа такта чәй, тәмле күчтәнәчләр белән сыйланып алыйк әле. Килен, син әле бүләкләрне дә карамадың бит...—дип Газзәбануга текәлеп карап алды.

—Юк, әнкәй, миндә чәй кайгысы түгел әле. Сез үзегез эчегез, сыйланыгыз... Ә мин Нурислам белән сөйләшеп чыгыйм әле, булмаса.

Үзе тиз генә яшьле күзләрен, битен юды да, чаршау артына кереп өс-башын алыштырды. Яшел төстәге биш куштанлы, билдән өзек итеп тегелгән, гәүдәсенә сыланып кына торган күлмәген киде. Ак батист яулыгын артка чөеп бәйләп куйды. Биленнән дә узып киткән калын толымнарының берсен күкрәк ягына салды. Инде чыгып китәм дигәндә генә Хафиз:

—Әни, мин дә синең белән Тәскиләләлгә келәм,—дип, уенчык атын күкрәгенә кысып, әнисенең кулына килеп ябышты.

—Алайса, сиңа да тәти күлмәгеңне кияргә кирәк,—дип Газзәбану аның да өстен алыштырды. Бу матур манзараны карап торган өлкәннәр куанып, аерата Газзәбануның тал чыбыгыдай сыгылып торган зифа буена, озын, калын чәч толымнарына, әле генә күргәндәй, сокланып туймадылар. Әмма күңелләренә күпме нур өстәгән, бу илаһи соклану аларны тирән шомга да салды. «Әгәр бу балалар, бая Газзәбану әйткәнчә, бездән китә калсалар, үзләре белән тормышыбызның бөтен ямен алып китәчәкләр бит. Яшәвебезнең бер мәгънәсе дә, бер кызыгы да калмаячак»,—дигән уй Зарифның йөрәген телгәләп алды. Шундый ук хисләр кичерүдәндер ахры, каенанасы да ягымлы гына итеп:

—Балакайларым, зинһар, анда озак юанырга карамагыз, без сездән башка чәйгә утырмыйбыз,—дип тышкы ишеккә кадәр озатып калды үзләрен.




Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет