К кы зылтау урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар һәм балалар өчен китапханәдә үткәрелгән ачык ишекләр көне



жүктеу 25.55 Kb.
Дата12.05.2019
өлшемі25.55 Kb.

АПАС МӘГАРИФ БУЛЕГЕ

" Гаиләдә китап киштәсе "




К Кы зылтау урта гомуми белем бирү мәктәбендә

ата-аналар һәм балалар өчен китапханәдә үткәрелгән

ачык ишекләр көне

җитәкчесе:

Сәгыйтҗанова Миләүшә Гыйният кызы

Китапка мәхәббәт,сакчыл караш,матур әдәбият укуга кызыксыну тәрбияләү гаиләдә булу, бик зур әһәмияткә ия.Гаиләдә китап киштәсе булу балаларның укуына, фикерләүләренә бик зур йогынты ясый. Шагыйрьләр, язучылар китапка дан җырлый.Олылар китаптан җанына азык таба.
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә...

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның иске сәхифәләрен актарам.
Укучы бала китабын сердәш итә.Яшь кеше мең дә бер соравына китаптан җавап эзли.Әйе,китап –һәркемнең юлдашы.Ул халыклар белән халыкларны таныштыра.Чорлар арасында күпер сала.Менә шуңа күрә китапны зурлыйлар.
Китап-ул ачып бөресен розалар алланган бакча.

Китап-ул җиргә ямь биреп,җимешләр балланган бакча,

Китап-ул һәрбер тамчысы энҗегә тиң җәйге яңгыр,

Китап-ул алтын-көмешләр бихисап булган зур таудыр.
Һәрвакытта кирәк була безгә китап киңәше.

Китапның файдасы күп


Олыга һәм кечегә.

Китапсыз бу дөньяда

Кызык түгел кешегә.

-------------------------------

Җирнең нуры - кояш,

Кешенең нуры – гыйлем.

Олы юлларга чыгарсың,

Башыңда булса белем.

--------------------------------

Китап ул-Кешелек хәтере,

Хәтере юк икән – халык юк.

Ә безнең халкыбыз гомергә

Яшәгән китапка табынып.

-------------------------------------

Юлчыга юлдаш та булган ул,

Һәр чорга чордаш та булган ул.

Караңгы күңелләр төпкелен

Яктырткан кояш та булган ул.

-------------------------------------------

Буынны буынга ялгарга


Тергезгән хәтерләр учагын.

Алтыннан һәйкәлләр куярлык

Олылап татарның Китабын.

------------------------------------------
Китапта – халыкның язмышы,

Китапта – чорларның сулышы.

Милләт тә сакланган бары тик

Китаплы булганга тормышы.

Китапның үтенече:
--Караңгы урында укыма:күзләреңне бозарсың.Укыганда яктылык күзләреңә түгел,китабыңа төшсен.

--Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә,битләремне өстән,почмактан ача башла.

--Тукталып калган урында карандаш яки торнак белән эз ясама,кыстыргыч куй.

--Мине кояшка куйма:югыйсә тышым кибеп кубар,битләрем саргаер.

--Рәсемнәремне буяма,ертылган битләрен ябыштыр.

--Мине өстәлгә куйганчы,өстәл өстен кара:юеш түгелме,икмәк валчыклары юкмы?

--Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән,башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!
Китап - киңәшчең синең,

Дустың,ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Халыкта"Китап – белем чишмәсе","Китап – кешенең дусты"дигән мәкаль-әйтемнәр бар.Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли,дөньяны танып белергә булыша.Әйдәгез,барыбыз да китап белән дус булыйк!


Укы дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.
Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет