Көньяк Американың табигый зоналары



жүктеу 72.74 Kb.
Дата27.11.2017
өлшемі72.74 Kb.

Татарстан Республикасы Балтач Муниципаль районы Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбе

7 сыйныфта географиядән

Көньяк Американың табигый зоналары”

темасына ачык дәрес эшкәртмәсе
1 квалификацион категорияле география укытучысы

Ашрафзянова Гөлнара Рәис кызы


2014 ел
Тема: Көньяк Американың табигый зоналары.



Максат:

  1. Көньяк Америка табигый зоналарының үзенчәлекләре һәм эндемиклары белән таныштыру

  2. Табигый зоналылык – төп географик закончалыкларның берсе икәнлеген Көньяк Американың табигый зоналары мисалында тирәнәйтү һәм ныгыту, логик фикерләү сәләтен, китап белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

  3. Табигатькә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сакчыл караш тәрбияләү.




  1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, утырыгыз. Сезнең кәефләрегез ничек соң? Шуны тикшереп алыйк әле.

Ә менә минем үземнең кәефем бик яхшы.




  1. Актуальләштерү. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрегезне кабатлап китик. “Нәрсә ул” уены уйнап китәбез. Тактага объектларның исемнәрен язып кәгазьләр каплап куелган. Укучылар чираттан чыга баралар, һәр объектны нәрсә икәнен әйтеп, картадан күрсәтеп урыннарына утыралар.

Нәрсә ул” уены
Амазонка – дөньяда иң мул сулы елга.
Анхель – иң биек шарлавык.
Атакама – Җирдәге иң коры чүл.
Титикака – иң биек тау күле.
Анд – иң озын таулар тезмәсе.
Аконкагуа – Анд тавының иң югары ноктасы.
Пиранья - ерткыч балык.
Әле генә санап үтелгән географик объектларны контурлы картада билгеләп китик әле.


  1. Яңа тема аңлату.

Без Көньяк Америка буенча сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Бүгенге дәресебезнең темасы: “Көньяк Американың табигый зоналары”

а) - Балалар, нәрсә ул табигый зона? Ул нинди табигый комплексларның бергәлеген тәшкил итә?





Температура

Дымлылык

Үсемлекләр дөньясы Табигый зона

Хайваннар дөньясы

Туфрак төре
б) Атласлар белән эш.
- К Америка материгы нинди табигый зоналарда урнашкан? Шуны атлас карталары буенча карап әйтегез әле. (Укучылар җавабы: дымлы экваториаль урманнар, саванналар, субтропик дала, ярымчүлләр һәм чүлләр зонасы).

Укытучы сөйләве.

Көньяк Америка материгында дымлы климат өстенлек иткәнлектән, урманнар киң таралган, чүлләр һәм ярымчүлләр бик аз урын алып тора. Экватордан ике якта Амазонка түбәнлеге буйлап дымлы мәңге яшел урманнар сузылып киткән . Аларны сирәк урманнар һәм саванналар алмаштыра.(Көньяк ярымшарда алар зур мәйданны били.) Материкның көньягында далалар һәм ярымчүлләр урнашкан. Тропик климат поясының көнбатышын тар гына полоса булып Атакама чүле биләп тора.

Көньяк Американың органик дөньясы, Австралиянеке кебек үк, бик үзенчәлекле. Африкада һәм Австралиядә үсә торган пальма һәм шешә агач белән беррәттән, Көньяк Америкага гына хас үсемлек һәм хайван төрләре бар, ягъни аларны эндемиклар дип әйтәбез. Мәсәлән, үсемлекләрдән гевея агачы – табигый каучук ала торган агач, какао,кабыгыннан дару ясала торган хина агачлары бар. Хайваннардан кырмыскаашарлар, бронялылар, капибара, иренчәк һ.б.

Экваториаль урманнар зонасы, монда аны “сельва” дип атыйлар. португалиялеләр телендә ул “Урман” дигән сүзне аңлата. Сельва Африка урманнарыннан шактый дымлырак, үсемлек һәм хайваннар дөньясы да төрлерәк. Монда 80 шәр метрлы сейба агачы, какао һәм гевея үсә. Аларга лианалар уралган. Урманда бик матур чәчәкле орхидеялар күп. Үсемлекләр кыйммәтле үзагач, җиләк-җимеш һәм татлы су да бирәләр.

Сельвада хайваннар дөньясы аеруча бай. Монда эләктермә койрыклы маймыл, иренчәк кебек агач башларында яшәргә җайлашкан хайваннар бик күп. Еланнар күп, анаконда Җир йөзендә иң эре елан санала.Кырмыскалар күп, аларның зурлыгы 3 см.га җитә. Су буйларында тояклы хайваннар – тапирлар һәм Җир йөзендә иң эре кимерүче, авырлыгы 50 кг. га кадәр җитә торган капибаралар яши.

Көньяк Американы икенче исем белән кошлар континенты дип атыйлар. Кошлар дөньясы бай. Болар колибрилар, туканнар һ.б.

Экваториаль урманнарны биек үләннәр каплап алган пальмалы саванналар алыштыра. Алар субэкваториаль һәм тропик климат поясында урнашкан. Төньяк ярымшардагы саванналарда үләннәр арасынада пальма һәм акацияләр үсә, ә көньяк ярымшар саванналарында агаччыл үсемлекләр азрак. Монда кыска кәүсәле чәнечкеле һәм энәле агачлар һәм куаклыклар үсә. Мәсәлән, кебрачо агачы, аның кайрысында тире иләү өчен кирәкле матдәләр бар.

Хайваннар дөньясы Африка саванналары белән чагыштырганда, шактый ярлы. Биредә вак боланнар, кыргый дуңгыз-пекарь, бронялылар, тәвә кошы Нанду.
Субтропик климат поясында саванналардан көньякка таба дала зонасы урнашкан. Көньяк Америкада аны “пампа” дип атыйлар, ул индеецлар телендә “агачсыз киңлек” дигәнне аңлата. Пампада туфрак югары уңдырышлы. Монда үләнчел үсемлекләр: кылган, кыргый тары һәм башка үләнчел үсемлекләр үсә. Ачык пространстволы пампага тиз чабучы хайваннар хас, мәсәлән, пампас боланы һәм мәсесе, ламалар яшәгәннәр. Материкның көньягында аз явым-төшемле уртача климат шартларында ярымчүлләр зонасы барлыкка килгән. Материкның бу кырыс төбәген Патагония дип йөртәләр. Монда кыяклы үлән кәсләре һәм чәнечкеле куаклар әрәмәлекләр барлыкка китерә. Ярымчүлләрдә пампада яшәгән хайваннар яши.

Дәфтәрләрне ачабыз, числоны һәм бүгенге теманы язып куябыз.

Көньяк Американың табигый зоналарын дәфтәргә язып куябыз.

экваториаль урманнар зонасы – сельва,

саванналалар,

дала - пампа,

ярымчүлләр һәм чүлләр зонасы – Патагония

. Табигый зоналарның җирле халык телендә әйтелешенә зур игътибар бирергә кирәк. Экзамен һәм олимпиада сорауларында алар очрарга мөмкин.



ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Торып басып кояшка үреләбез. Башларны сәгать теле юнәлешендә һәм сәгать теленә каршы юнәлештә хәрәкәтләндерәбез+ слайдта күзләр өчен күнегү.


Дәфтәрдә таблица тутыру.

  1. табигый зонаны укучылар укытучы белән берлектә тутыралар.

  2. Табигый зонаны укучылар парлап тутыралар һәм ике укучыдан сорап тикшерелә. Ә калган икесен тутырырга өйгә эшкә биреп җибәрәм.

Табигый зона

Географик урыны

Климат

Туфрак

Үсемлекләр

Хайваннар

Дымлы эквато- риаль урманнар-сельва

экваторның ике ягында да, Амазонка түбәнлегендә

Экваториаль пояс: эссе һәм дымлы

Кызыл-сары-феррал-лит туфрак



Шоколад агачы, виктория-регия, пальма, сейба

иренчәк, кырмыскаашар, ягуар,попугай,колибри,капибара

Саванна-

лар

Оринока түбәнлеге, Гвиана, Бразилия яссытаулыгы.

Субэквато-риаль пояс: эссе, тропик пояс:

коры һәм эссе



Кызыл ферраллит туфрак


Акация, пальма, кактус, мимоза, молочай, кебрачо, банан

пекарь, кырмыскаашар, ягуар, пума,

страус нанду





Дала - пампа

Саванналарда көньякка таба 40о к.к. кадәр

Субтропик пояс: җылы һәм дымлы

Кызгылт кара туфрак



Кылган, кыргый тары , камыш

Пампас боланы, лама, нутрия,

пампас мәчесе



Ярымчүл- ләр– Патагония

К.Америка- ның көньягында Анд таулары буйлап тар полоса


Субтропик, уртача пояс: коры һәм салкынча

Аз уңдырышлы көрән туфрак

Чәнечкеле куаклар, мендәрсыман куаклар

Вискача, нутрия, бронялыларлар




  1. Ныгыту.

Укучылар, әйдәгез хәзер өйрәнгәннәрне кабатлап китик.

Картада Көньяк Американың табигый зоналарын күрсәтү, үсемлек һәм хайваннарның фоторәсемнәрен тиешле табигый зонага магнит белән урнаштыру. Эндемикларны санап чыгу.



  1. Йомгаклау, билге кую.

Укучыларга билге куела, йомгак ясала. (билгене куйганда аңлатма биреп куярга)

Дәрестән соң кәефләрне тикшереп китик инде хәзер, алар кайсы якка таба үзгәргән икән?



  1. Өй эше.

П.41 укырга, таблицаны тутырып бетерергә. Сезнең очкын чәчеп торган күзләрегез буенча әйтә алам, сезнең арада һичшиксез шигырь язучылар, рәсем ясаучылар бардыр. Димәк, кызыксынучыларга өстәмә иҗади бирем: табигый зоналар турында шигырь язарга, рәсем ясарга, я булмаса үзегезнең табигый зоналарга күңелегездән сәяхәтегез турында сөйләргә.

Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет