Күппочмакларның периметры



жүктеу 22.47 Kb.
Дата06.05.2019
өлшемі22.47 Kb.
түріПрезентация

Тема: Күппочмакларның периметры

Максат: ”периметр” төшенчәсе белән танышу, периметрны табарга өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә белемнәрне табуга этәргеч бирү һәм аларны практик куллану; исәпләү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, проектор, “Периметр”, “Йорт төзү” компьютер презентацияләре, чыбыктан ясалган өчпочмак модельләре, линейкалар
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты

-Бер-беребезгә матур итеп елмайыйк та, һәрберебезгә уңышлар теләп, бүгенге дәресебезне башлыйк.

II. Телдән исәпләү

-Дәрес башында “Акыл гимнастикасы” ясап - телдән исәпләп алыйк әле.

(слайд 2)


  1. 20 санына кушу

(слайд 3)

  1. 40 санын алу

III. Яңа материал өстендә эш.

(слайд 4)

- Укучылар, бүген мин сезне “Геометрия” иленә алып барам. Геометрия ул - фигуралар һәм аларның үзлекләре турындагы фән.

(слайд 5)

-Хәзер бу рәсемнәргә карап фигураларның ничек аталганын искә төшерик.(ачык сынык сызык, йомык сынык сызык)

(слайд 6)

- Нинди фигураларны күрәсез?(укучылар һәр фигураның якларын йөртеп чыгалар. Исемен әйтәләр)

- Бу фигураларның барсын да күппочмаклар дип атап була. Һәр фигураның чикләре йомык сынык сызык тәшкил итә.

Укучыларның парталарында чыбыктан ясалган фигуралар.

-Сезнең парталардагы фигуралар нинди формада?(өчпочмак)

- Башкача тагын ничек дип атап була?( йомык сынык сызык)

- Сынык сызык ничә буыннан тора?( 3)

- Бу сынык сызыкның озынлыгын ничек табып була?(буыннарны үлчәргә һәм кушарга)

- Әйдәгез моны эшләп карагыз. (укучылар өчпочмакның якларын үлчиләр).

(слайд 7)

Эш барышы интерактив тактада аңлатып алып барыла.

- Бу фигураның буыннарын башка төрле нәрсә дип әйтеп була (фигураның яклары)

- 4 + 5 + 3 = 12 см аңлатмасы белән без нәрсә таптык?(яклар озынлыгы суммасын)

- Ә хәзер өчпочмакның якларын җәеп җибәрегез, һәм килеп чыккан туры чыбык кисәгенең озынлыгын үлчәгез.(12 см)

- Без сезнең белән өчпочмакның периметрын таптык. Шулай итеп, өчпочмакның периметры нәрсә ул?( өчпочмакның яклар озынлыгы суммасы)

- Дүртпочмакның, бишпочмакның, гомумән һәртөрле күппочмакның периметрын табу өчен, яклар озынлыгын белеп, аларның сумасын табарга кирәк.

(слайд 8)

- Математиклар төгәл халык, озын сүзләр яратмыйлар, шуңа күрә алар периметрны латин хәрефе- Р белән билгеләргә булганнар.

(слайд 9)

- Укучылар, тарихка күз салсак -


  • Борынгы Мисыр дәүләтендә кешеләр җир участокларын атлап үлчәгәннәр, ягъни алар үзләренең җирләренең чикләре буенча атлап барганнар һәм шул рәвешчә аны үлчәгәннәр. «Периметр» сүзе шуларда барлыкка килгән.

  • «Пире» «атларга», ә «метрос» - «үлчәргә » дигән сүз. Димәк атлап үлчәргә дигән сүз була.

IV. Физкультминутка (офтальмотренажёрлар ярдәмендә күзләр өчен күнегүләр)

V. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

(слайд 10)-шифровка “Нинди сүз язылган?”

Дәфтәрләрдә эш. Һәр укучы берәр фигураның периметрын таба. Класс яшерелгән сүзне таба (периметр)

VI. Логик пауза.

“Йорт төзү” уены ( “Йорт төзү” презентациясе ярдәмендә интерактив тактада эш)

VII. Үткән материал өстендә эш.

№ 3, 36 бит.

№ 5, 37 бит.

VIII. Йомгаклау.



  • Бүген дәрестә нинди яңа әйбер өйрәндегез?

  • Нәрсә соң ул периметр?

(слайд11)

Өй эше


№ 6, 8, 37 бит
Каталог: DswMedia
DswMedia -> Контрольная работа по теме «Мир в начале нового времени»
DswMedia -> Игра «Безопасный Интернет» Добрый день, дорогие друзья! Я рада приветствовать вас на первой интерактивной игре «Безопасный Интернет»
DswMedia -> Календарь знаменательных и памятных дат
DswMedia -> -
DswMedia -> Методики творческих способностей и одарённости Тесты Гилфорда ги
DswMedia -> Тема урока : «А. А. Блок. Слово о поэте. Историческая тема в его творчестве» класс: 8 (ОО)
DswMedia -> Кульчакова Ангелина, 7 класс
DswMedia -> Цели урока. Общеобразовательные
DswMedia -> Столетов Александр Григорьевич


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет