Өмми Камал Шигырьләр "Акар күзем яше "



жүктеу 34.36 Kb.
Дата22.05.2018
өлшемі34.36 Kb.

Өмми Камал
Шигырьләр
"Акар күзем яше..."

Иляһи, пәрдәи күтәр күземдән,

Ки фирак идәм[1] дөнеме[2] көндеземдән...

...Иляһи, мөбтәля калдым[3], әлем дот[4],

Ки бәңа һич мәдәд юк кәнд-үземдән[5].

Ничә кем гаҗиз гайб-йазыгыма,

Бакарәм көлл, бизарәм бән үземдән[6].

Янар эчем фирак, хәсрәт илә,

Акар күзем яше "аһ" сүземдән.

Гомер кичде тәләфдә,-кани хасыйл[7]

Бу кыш, яз, йәемдән, көземдәй?..

...Чө(н) тугры юл варымызым күрәрләр[8],

Бу халык оемаз[9] бәңа, качар төземдән.

Яраңлар илеген чук күрмешбез,

Вәли һич күрмәде бонлар беземдән[10].

Әгәр бән дидегеме дота белсәм,

Дәхиләр[11] хат ала иде һәр сүземдән.

Сүзендән аеругы йийга бел иде,

Камал Өмми кичә белсә үземдән.

Ходавәндә, бу илдә вә ул илдә,

Аерма бән колый калавызымдан[12].

"...Кунды, кичде"

Бу йир үзрә[13] ничә хан кунды, кичде[14],

Ки хан үзрә[15] ничә хан кунды, кичде.

Бу дөнья бер көһел кар(е)бансарайдыр[16],

Ки ничә дөрле карбан кунды, кичде.

Бу өвдә[17] чөн дәхи без бер кунагыз[18],

Ки монда ничә миһман[19] кунды, кичде.

Дүкәли[20] хуҗа, кол, бай, юхсыл[21],

Гидай[22], шаһ йексан[23] кунды, кичде.

Камусы аглайу[24] килде вә күчде,

Әйт: канкысы хәндан[25] кунды, кичде?!

И ничә натәван илә тәвана[26],

Ничә дана[27] вә надан кунды, кичде.

Бу җөмлә халкы[28] бер-бер нәүбәт илә

Он итде бу дегермән, кунды, кичде.

Бу базар эчрә һәрбере мәтагын[29]

Сатубән[30] корды дөкян[31], кунды, кичде.

Бу зәһрә һич бере булмады тиръяк[32],

Бу шәһрә[33] ничә агъйан[34] кунды, кичде...

...Җиһани хөкменә мәхкүм идәнләр[35],

Әҗәл хөкменә фәрман, кунды, кичде...

...Кани ул Адәм, Хаува, ки әүвәл

Бу мөлкә килде гөръян[36], кунды, кичде.

Кани Нух, Хәлил, Исхак, Йагъкуб,

Йа Йосыф-маһе Кәнган?! – Кунды, кичде...

...Кани Идрис йа Гыйса ибне Мәрьям,

Дәхи Муса ибне Гыймран[37]?!-Кунды, кичде...

...Кани Искәндәр, Кәсри вә Кайсар[38],

Ничә фәгъфур[39], хакан[40] кунды, кичде...

...Бу таҗ-тәхтә һәргиз горрә улмаң[41], –

Ки ничә шаһ, солтан кунды, кичде...

...Бу мәйдан(н)ы тотмады бере һич,

У(л) җөмлә пәһлеванан[42] кунды, кичде...

...Камал Өмми җәһанә горрә улма,

Чө(н) сәнең бики чәндан кунды, кичде[43]...
_____________________________

[1] Фирак идәм – аерам.

[2] Дөнеме – төнемне.

[3] Мөбтәля калдым – авыр хәлдә калдым.

[4] Әлем дот – кулымны тот; ярдәм ит.

[5] "Миңа һич ярдәм юк үз – үземнән".

[6] "Тәмам карарсыз (ихтыярсыз), йөдәгән мин үземнән"

[7] "Гомер юкка узды, – нәрсә таптым?"

[8] "...Тугры юлдан барганымны күрерләр".

[9] Оемаз – монда: исе китмәс, иярмәс.

[10] "Без (үзебез) дуслар кулын (ярдәмен) күп күрдек, Әмма алар бездән һич (игелек) күрмәде".

[11] Дәхиләр – үзгәләр.

[12] "Аерма мин (бу) колыңны юл күрсәтүчемнән".

[13] Йир үзрә – җир өстендә (йөзендә).

[14] Кичде – "теге дөньяга китте" мәгънәсендә.

[15] Хан үзрә – мәмләкәткә.

[16] "Бу дөнья – бер иске кәрвансарайдыр" (кунак йорты).

[17] Өвдә – өйдә.

[18] Кунагыз – кунакбыз; кунабыз.

[19] Миһман – кунак.

[20] Дүкәли – никадәр.

[21] Юхсыл – юксыл.

[22] Гидай – фәкыйрь, ярлы.

[23] Йексан – бердәй; бер төрле рәвештә.

[24] Камусы аглайу – һәммәсе елап.

[25] "Әйт: кайсысы шат булып..."

[26] "И ничә көчсез белән көчле (куәт иясе)".

[27] Дана – белемле, белем иясе.

[28] Җөмлә халкы – барлык халыкны.

[29] Мәтагын – әйберен, малын.

[30] Сатубән – сатып; сатар өчен.

[31] Дөкян – кибет.

[32] "Бу агуга һич булмады аны бетерә торган дәва" (противоядие).

[33] Шәһрә – шәһәргә.

[34] Агъйан – бай; затлы.

[35] Мәхкүм идәнләр – хөкем ителгәннәр.

[36] "Бу патшалыкка килде ялангач..."

[37] Биредә дини-мифологик затлар санала.

[38] "Кайда Александр (Македонский), Хөсрәү вә Цезарь".

[39] Фәгъфур – Кытай императоры.

[40] Хакан – төрки, монгол халыкларының императоры; каган.

[41] "Бу таҗ – тәхеткә һич алданма (кәпрәймә)".

[42] "Ул барлык пәһлеваннардан..."

[43] "Өмми Камал җиһанга алданма, Чөнки (ул) синең кебек ничәләрдән калды..."

Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет