Пыжмара авылы тарихы



жүктеу 23.05 Kb.
Дата07.05.2019
өлшемі23.05 Kb.

Пыжмара авылы тарихы

Пыжмара авылына, Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынгач, көчләп чукындыруларын беренче дулкыныннан (1552-1560 еллар) урманнар арасына качып киткән татарлар тарафыннан нигез салынган дип уйланыла. Артык зур булмаган авылда күптән файдаланылмый торган һәм хәзерге вакытта файдаланыла торган зур мәйданлы ике зиратның булуы бу фикернең дөреслеккә якын булуын раслый. Авылның исеме мари сүзе белән бәйле. Татарлар күчеп килгәнче монда марилар яшәгән дигән риваять бар: имеш татарлар белэн марилар арасында низаг вакытында таталар мариларны авылдан куып чыгарганнар. Степан исемле мари кешесенен биялэе тошеп калган хэм ул «Пыжым! Пыжым!» дип елаган. Бу авылны Пыжы Мари дип йортэ башлаганнар, сонрак ул Пыжмарага эйлэнгэн. Авыл Балтачтан 32 км тонъякта, Кубыр елгасынын сул ягында, Сэрдэ инешенен ике ярына жэелеп урнашкан.

Бу территорияда 1917 елга кадәр 7 авыл булган.

Пыжмара, Сәрдек, Әтнә, Пархода авылларында татарлар,

Иске Пукшинер авылында татарлар белән марилар, Ардо-яль (Бахшай), Кармань –Круг (Шадр) авылларында марилар яшәгән. 1885 елгы мәгълүматлар буенча Пыжмарада 175,

Сәрдектә 109, Әтнәдә 61, Иске Пукшинерда 62, Парходада

46, Ардояльдә 9, Кармань –Кругта 5 хуҗалык исәпләнгән.

Пыжмарада 960, Сәрдектә 600, Әтнәдә 468, Иске Пукшинер-да 346, Парходада 274, Ардояльдә 61, Кармань –Кругта 32

кеше яшәгән.

Халык нигездә игенчелек белән һәм терлекчелек белән шогыльләнгән. Халык дәүләт крестьяннары булып исәп-ләнгән, бу җирлектә эре алпавытлар булмаган.

Хәзерге вакытта бу авылларда Ардояль, Кармань – Круг, Пархода (1987 елда сонгы хужалыклар Пыжмарага кученде) юкка чыктылар.

Пыжмара авыл советы 1919 елда оешкан, 1927 елда ана Пархода авыл советы кушылган. 1959 елда Пыжмара авыл Советына Этнэ, Сэрдек, Югары Сэрдек, Иске Пукшинер авылларын берлэштеруче Сэрдек авыл советы кушылган. 1949 елдан 1980 елга кадэр Низаметдин Галиев зур унышлар белэн житэклэде. 1980-1990 елларда Хэлиф Жэлэлетдинов рэислек итте. 1990 елдан Гимадиев Мансур Сэгыйтжан улы житэкчелек итэ.

ХХ гаыр башында ике мэхэллэ булып. Беренче мэчет 1850 елларда салынган, икенчесе 1905 елда.


  1. елда мәчетләрнең манаралары киселә. 1942 елда авылдагы башлангыч мәктәп тулы булмаган урта мәктәпкә (җидееллыкка) үзгәртелгәч, түбәндәге мәчет бинасы мәктәпкә бирелә. 1950 елда аның подвалы үзгәртелеп анда да класс бүлмәләре эшләнә. 1966 елда бу бина сүтелеп, кабат бер катка калдырып янартыла. Һәм 1977 нче елга кадәр ул мәктәп бинасы булып тора. Югары мәчет бинасы башта ашлык склады итеп тотыла, ә 1947 нче елдан клуб итеп үзгәртелә. Авылда 1972 елнын 8 мартында заманча мэдэният йорты ачылган.

1977 елда яңа заманча мәктәп бинасы төзелгән. 1984-85 уку елыннан урта мәктәп статусы бирелгэн.

1929-30 елларда колхоз төзелә, Сталин исеме бирелгән. 1964 елдан “Кама” колхозы дип йөртелә башлаган.

Бөек Ватан сугышына авылдан 165 ир-егете катнашкан.

76 сы ил азатлыгы очен гомерлэрен биргән. 1975 елда һәйкәл –обелиск салынган.

1958 елда электр утлары кабынган. 1959 елдан радио сойли. 1932 елда колхоз идарәсе бинасына телефон куела.

1980 елда авыл телефонлаштырыла башлый.1995-98 елларда авылларга табигый газ кертелэ.



Хәзерге вакытта авылда мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, сбербанк, медпункт, 1 райпо кибете, 1 шәхси эшмәкәр кибете бар, колхоз идарәсе бинасы Пыжмарада урнашкан. 2002 елнын 2 октябрендэ ачылган яңа мәчет эшли.

Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет