Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде



жүктеу 274.88 Kb.
Дата11.04.2019
өлшемі274.88 Kb.
түріПрограмма




Каралды:

Методик берләшмә җитәкчесе:

______Әшрәфҗанова Г.Р.

Беркетмә № 1 “___” _____2013 ел.



Килешенде:

Укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ______Закирова Г.Г.

“___” ____ 2013 ел.



Раслыйм:

Директор: _______Галеев В.Г.

“___” _____ 2013 ел.

Балтач муниципаль районы

МББУ “Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбе”

6 нчы сыйныф өчен

географиядән эш программасы
Төзеде: Әшрәфҗанова Гөлнара Рәис кызы,

I квалификацион категорияле география укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды һәм кабул ителде.

Беркетмә №1 , ”___” _____________, 2013 ел.

2013
Аңлатма язуы.

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:



  1. География фәне буенча Гомуми төп белем бирүнең дәүләт стандарты федераль компоненты.( 2004 ел)

  2. Гомуми төп белем бирүнең география фәне буенча Үрнәк программасы. ( М. Дрофа, 2009)

  3. Мәктәпнең төп гомуми белем бирү программасы.

  4. 2013 – 2014 уку елы өчен Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “ Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбе “ муниципаль

бюджет белем бирү учреждениесе Укыту планы.


Төп мәктәптә география фәнен өйрәнү түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән:

-төп географик төшенчәләрне өйрәнү,табигатьнең географик үзенчәлекләрен аңлау,әйләнә - тирә табигатне саклау һәм рациональ куллану юлларын белү;

-урында ориентлаша , географик карталарны укый һәм географик белемнәрне төрле күренеш һәм процессларны аңлатуда файдалана белергә тиешләр;

Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:



  • укучыларга география фәненең әһәмиятен һәм файдасын күрсәтү;

  • география фәненең терминологик телен өйрәтү һәм күренешләр, объектлар турында беренче күзаллауны булдыру;

  • уникаль һәм күрсәтмә чыганак буларак карта белән таныштыру;

  • табигатьтә, урында, сыйныфта һәм лабораториядә төрле уку чараларын кулланып эшләргә өйрәтү.

  • -әйләнә-тирә табигатьне күзәтү һәм өйрәнү вакытында укучыларның танып белү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

  • -укучыларда үзләре яшәгән төбәккә, регионга, илгә мәхәббәт , башка халыкларга хөрмәт, экологик культура һәм әйләнә тирә-табигатькә уңай караш тәрбияләү;

  • укучыларда географик белемнәрне көндәлек тормышта файдалануга һәм әйләнә тирә - табигатьне саклауга әзерлек формалаштыру.

Мәктәп укыту планында 6 сыйныфта «география» фәнен өйрәнү өчен елга 35 сәгать бүленеп бирелгән, атнага 1 сәгать хисабыннан.

Эш программасы түбәндәге дәреслекне куллануга төзелгән:

Герасимова.Т.П, Неклюкова.Н.П Башлангыч география курсы. 6 класс - М.: Дрофа, 2006
Эш программасының эчтәлеге.

Кереш ( 2 сәг)

Фән буларак география. Җирнең табигате, халкы һәм хуҗалыгы турында географик белемнәрнең чыганаклары. Җир турындагы географик белемнәрнең үсеше. Географик ачышлар һәм сәяхәтләр. Җир - Кояш системасы планетасы. Җирнең хәрәкәте, формасы һәм размеры. Космосның кеше тормышына һәм җиргә йогынтысы.

Практик эш. Җирне Кояш системасындагы башка планеталар белән чагыштыру . Космик һәм аэрофоторәсемнәрне , статистик материалларны өйрәнү.

Географик информация чыганаклары. (9 сәг.)

Географик моделләр : глобус , географик карта, урынның планы һәм аларның төп параметрлары һәм элементлары (масштаб,шартлы билгеләр, картографик сурәтләү юллары, градуслар челтәре.)

Урынның планы. Шартлы билгеләр.Масштаб. Ераклыкны үлчәү. Горизонт яклары.Ориентлашу. Җир өслегендәге тигезсезлекләрне планда сурәтләү. Урынның планын төзү. Җирнең формасы һәм размеры. Географик карта. Глобуста һәм карталарда градуслар челтәре. Параллельләр. Меридианнар. Географик киңлек һәм озынлык. Географик координаталар.



Практик эшләр. Горизонт якларын компас һәм урындагы билгеләр буенча билгеләү. Планның масштабы буенча ераклыкны билгеләү. Азимут буенча хәрәкәт итү.Топографик план буенча практик мәсьәләләр чишү.Урында чагыштырма биеклекне табу . Мәктәп участогы планын төзү.

Картаны уку: Географик объектлар һәм күренешләрнең урынын билгеләү, тасвирлау. Карта буенча ориентлашу. Картада һәм глобуста градуслар челтәре элементларын билгеләү: географик координаталарны , юнәлешне һәм ераклыкны ярымшарлар һәм Россиянең физик картасы буенча.



Җирнең табигате һәм кеше. (23 сәг.)

Жир кабыгы һәм литосфера. Җир кабыгы һәм литосфера,аларның төзелеше, составы һәм үсеше. Тау токымнары, төрле тирәнлеккә карап температураның үзгәрүе. Тау токымнары . Җирдәге минерал ресурслар, аларның төрләре һәм бәяләү. Җирнең өслеге . Коры җир рельефы формалары . Тигезлекләр. Литосферадагы табигать истәлекләре. Коры җир рельефы формалары . Таулар. Тауларда һәм тигезлекләрдә яшәүчеләрнең хуҗалык эшчәнлегендәге үзенчәлекләре. Океан төбе рельефы формалары. Җир өслегенең эчке , тышкы һәм техноген процесслар нәтиҗәсендә үзгәрүе.

Практик эшләр .Тау токымнары һәм минералларның , файдалы казылмаларның үзлекләрен өйрәнү. Литосфера объектларын күзәтү , аларны картада һәм урында тасвирлау.



Гидросфера.Гидросфераның составы һәм төзелеше. Табигатьтә һәм кеше тормышында суның роле, су әйләнеше. Дөнья океаны һәм аның өлешләре ,атмосфера һәм коры җир белән тәэсир итешүе. Океанда суның хәрәкәте. Океандагы стихияле күренешләр; аларга характеристика һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре. Җирдәге елгалар. Елга системасы. Елганың туклануы һәм режимы. Күлләр. Күлләрнең килеп чыгышы. Җир өсте һәм җир асты сулары. Бозлыклар. Күпьеллык туңлык. Җирдәге су ресурслары,аларның таралып урнашуы һәм сыйфаты. Гидросферадагы табигать истәлекләре.

Практик эшләр . Гидросфера объектларын күзәтү , аларны картада һәм урында тасвирлау . Җирнең төрле регионнарының су ресурслары белән тәэмин ителешен ачыклау.



Атмосфера.Атмосфераның составы, төзелеше, циркуляциясе. Температура һәм басымның биеклеккә карап үзгәреше . Атмосфера басымы. Даими җилләр. Җилнең юнәлеше һәм көче. Җилләр розасы. Атмосфера явым-төшемнәре, һаваның дымлылыгы. Җир өстендә дымның бүленеше. Һава торышы элементларын өйрәнү. Һава торышы. Климат. Кешенең төрле климат шартларына җайлашулары. Җирдә Кояш яктысының һәм җылысының бүленеше.

Практик эшләр. Һава торышын күзәтү һәм тасвирлау. Һава торышы элементларын приборлар һәм инструментлар ярдәмендә үлчәү. Барометр , гигрометр, флюгер ,осадкомерның төзелеше һәм кулланышын аңлату. Һава температурасы һәм басымның үзгәрүенең биеклеккә бәйле булуын ачыклау. Һава торышына һәм климатка характеристика бирү өчен климат һәм синоптик карталарны уку. Җирнең үз күчәре һәм Кояш тирәли әйләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән географик үзгәрешләрне аңлату.



Биосфера. Биосфера һәм аның башка геосфералар белән үзара бәйләнеше. Үсемлек һәм хайваннарның күптөрлелеге , аларның таралу үзенчәлекләре. Төрле табигый зонадагы тирәлек шартларына тере организмнарның җайлашулары. Җирдәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау. Туфрак үзенә бертөрле ясалма.Уңдырышлылык туфракның төп үзлеге. Төрле типтагы туфракларның барлыкка килү шартлары. Литосферада, гидросферада,атмосферада стихияле табигать күренешләре; аларга характеристика һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау. Әйләнә-тирәнең сыйфатын саклау.

Практик эшләр. Әйләнә- тирәнең сыйфатын билгеләү максатында үсемлек һәм хайваннар дөньясын күзәтү. Үсемлек һәм хайваннар дөньясын карта буенча һәм урында тасвирлау. Карта буенча туфракның үзгәрешен күзәтү. Карта буенча һәм урында туфракны тасвирлау. Табигатьтә кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәнү, стихияле табигый һәм техноген күренешләрдән саклану чаралары.




Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карата таләпләр:

Укучылар белергә тиеш:

Төп географик аңлатмалар һәм терминнарны: урынның планы, глобус, географик картаның эчтәлеге, масштабы, картографик сурәтләү ысуллары буенча аермасын.

Җир хәрәкәтенең географиясен, геосферадагы географик күренешләр, процесслар һәм алар арасындагы үзара бәйләнешләрне,аларның кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәрүен ,географик зональлек һәм пояслылыкны.

Табигатьне саклау буенча төп чараларны һәм кешеләрне стихияле табигый һәм техноген күренешләрдән саклауны.


Укучылар эшли белергә тиеш:

Географик объектлар һәм күренешләрнең аерымлык билгеләрен аера, сурәтли һәм аңлата белергә;

Төрле чыганаклардан географик объектлар, күренешләр, территорияне, аларның экологик проблемаларын таба һәм анализлыйбелергә; Табигатьтән куллану һәм табигый ресурсларны саклау, кешеләрнең әйләнә-тирәгә адаптацияләшүе буенча мисаллар китерә белергә; Төрле территорияләргә кыскача географик характеристика төзи белергә;

Урынның планы һәм карта буенча ераклыкны, юнәлешне, географик объектларның координаталарын һәм урнашкан урынын билгеләргә; Табигать компонентларының нисбәтен һәм сыйфатын билгеләү өчен приборлар һәм инструментларны куллану


Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә файдалана белергә тиеш:

-урында ориентлашу һәм урынның планын төзү,төрле эчтәлекле карталарны уку;

-үзеңнең як табигате фенологик үзгәрешләрне исәпләү; аерым географик объектларны күзәтү ;


  • үзеңнең төбәктәге һава торышын,һаваның хәлен,суларны һәм туфракны күзәтү;

  • стихияле табигый һәм техноген катастрофалар булганда тиешле чаралар күрү;

-урында төрле: картографик,статистик , геоинформацион чыганаклардан географик информацияләрне мөстәкыйль эзләү
Әдәбият . 1.Герасимова.Т.П, Неклюкова.Н.П Башлангыч география курсы. 6 класс - М.: Дрофа, 2006.

2. География фәне буенча Гомуми төп белем бирүнең дәүләт стандарты федераль компоненты.( 2004 ел)



Календар – тематик планлаштыру


п/п

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә






Календарь вакыт

Фактик вакыт










Кереш


2










1

Фән буларак география .Җирнең табигате халкы һәм хуҗалыгы турында географик белемнәрнең чыганаклары. Кешенең Җир турындагы географик белемнәренең үсеше. Географик ачышлар һәм сәяхәтләр.

1

2.09.13







2

Җир - Кояш системасы планетасы. Җирнең хәрәкәте,формасы һәм размеры. Космосның кеше тормышына һәм җиргә йогынтысы. Практик эш. Җирне Кояш системасындагы башка планеталар белән чагыштыру

1

9.09










Географик информация чыганаклары.

9










3

Урынның планы,аның төп параметрлары һәм элементлары. Шартлы билгеләр. Топографик план буенча практик мәсьәләләр чишү. Статестик материалларны өйрәнү


1

16.09







4

Масштаб. Планның масштабы буенча ераклыкны билгеләү

1

23.09







5

Горизонт яклары. Ориентлашу. Урында ориентлашу,азимутны табу. Азимут буенча хәрәкәт итү. Горизонт якларын компас һәм урындагы билгеләр буенча билгеләү. Практик эш


1

30.09










6

Җир өслегендәге тигезсезлекләрне планда сурәтләү.Урында чагыштырма биеклекне табу.

1

7. 10







7

Урынның планын төзү.Космик һәм аэрофоторәсемнәрне урынның планы б\н чагыштыру . Мәктәп участогы планын төзү.Практик эш.


1

14. 10







8

Географик карта,аның төп параметрлары һәм элементларыМасштаб,шартлы билгеләр Биеклекләр һәм тирәнлекләр шкаласы.Карта легендасы.Картада ориентлашу,картаны уку. Географик объектлар һәм күренешләрнең урының билгеләү һәм тасвирлау. Практик эш.


1

21.10







9

Глобуста һәм карталарда градуслар челтәре. Параллельләр.Меридианнар. Практик эш Картада һәм глобуста градуслар челтәре элементларын билгеләү: географик координаталарны , юнәлешне һәм ераклыкны ярымшарлар һәм Россиянең физик картасы буенча.


1

28.10







10

Географик киңлек һәм озынлык. Географик координаталар.


1

11.11







11

Глобус,аның төп параметрлары һәм элементлары. Җирнең формасы һәм размеры.Картографик сурәтләү ысуллары . Практик эш .


1

18.11













Җирнең табигате һәм халкы.

24










12

Җир кабыгы һәм литосфера,аларның төзелеше,составы һәм үсеше. Тау токымнары,төрле тирәнлеккә карап температураның үзгәрүе.

1

25.11







13

Тау токымнары .Җирдәге минерал ресурслар,аларның төрләре һәм бәяләү. Практик эш. Тау токымнары һәм минералларның , файдалы казылмаларның үзлекләрен өйрәнү.


1

2.12







14

Җирнең өслеге . Коры җир рельефы формалары . Тигезлекләр. Литосферадагы табигать истәлекләре.


1

9.12







15


Коры җир рельефы формалары. Таулар. Тауларда һәм тигезлекләрдә яшәүчеләрнең хуҗалык эшчәнлегендәге үзенчәлекләр. Практик эш
Литосфера объектларын күзәтү, аларны картада һәм урында тасвирлау.


1

16.12










16

Океан төбе рельефы формалары.

1

23.12







17

Җир өслегенең эчке ,тышкы һәм техноген процесслар нәтиҗәсендә үзгәрүе.

1

13.01.







18

Гидросфераның составы һәм төзелеше. Табигатьтә һәм кеше тормышында суның роле,су әйләнеше Практик эш.Гидросфера объектларын күзәтү ,аларны картада һәм урында тасвирлау .

1

20.01







19

Дөнья океаны һәм аның өлешләре ,атмосфера һәм коры җир белән тәэсир итешүе.

1

27.01







20

Океанда суның хәрәкәте. Океанда стихияле күренешләр, аларга характеристика һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре.

1

3.02







21

Җирдәге елгалар.Елга системасы.Елганың туклануы һәм режимы. Практик эш

1

10.02







22

Күлләр. Күлләрнең килеп чыгышы.

1

17.02







23

Җир өсте һәм җир асты сулары.

1

24.02







24

Бозлыклар.Күпьеллык туңлык.

1

3.03







25

Җирдәге су ресурслары, аларның таралып урнашуы һәм сыйфаты Гидросферадагы табигать истәлекләре . Практик эш Җирнең төрле регионнарының су ресурслары белән тәэмин ителешен ачыклау.

1

10.03







26

Атмосфераның составы, төзелеше,циркуляциясе. Температура һәм басымның биеклеккә карап үзгәреше Практик эш Һава торышын күзәтү һәм тасвирлау.Һава торышы элементларын приборлар һәм инструментлар ярдәмендә үлчәү

1

17.03







27

Атмосфера басымы. Практик эш.Һава температурасы һәм басымның үзгәрүенең биеклеккә бәйле булуын ачыклау. Барометр төзелеше һәм кулланышын аңлату

1

7.04







28

Даими җилләр. Җилнең юнәлеше һәм көче. Җилләр розасы. Практик эш Флюгер , төзелеше һәм кулланышын аңлату .

1

14.04







29

Атмосфера явым-төшемнәре, һаваның дымлылыгы. Җир өстендә дымның бүленеше. Практик эш Гигрометр, осадкомерның төзелеше һәм кулланышын аңлату.

1

21.04







30

Һава торышы элементларын өйрәнү.Һава торышы. Климат. Кешенең төрле климат шартларына җайлашулары . Практик эш . Һава торышына һәм климатка характеристика бирү өчен климат һәм синоптик карталарны уку.

1

28.04







31

Җирдә Кояш яктысының һәм җылысының бүленеше. Практик эш. Җирнең үз күчәре һәм Кояш тирәли әйләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән географик үзгәрешләрне аңлату.

1

5.05







32

Биосфера һәм аның башка геосфералар белән үзара бәйләнеше. Үсемлек һәм хайваннарның күптөрлелеге , аларның таралу үзенчәлекләре. Төрле табигый зонадагы тирәлек шартларына тере организмнарның җайлашулары. Җирдәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау. Практик эш .Әйләнә - тирәнең сыйфатын билгеләү максатында үсемлек һәм хайваннар дөньясын күзәтү. Үсемлек һәм хайваннар дөньясын карта буенча һәм урында тасвирлау.

1

12.05







33

Башлангыч география курсын кабатлау, йомгаклау тесты эшләү

1

19.05







34

Туфрак үзенә бертөрле ясалма.Уңдырышлылык туфракның төп үзлеге.Төрле типтагы туфракларның барлыкка килү шартлары.

Практик эш. Карта буенча туфракның үзгәрешен күзәтү. Карта буенча һәм урында туфракны тасвирлау.


1

19.05







35

Литосферада,гидросферада, атмосферада стихияле табигать күренешләре; аларга характеристика һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау . Әйләнә-тирәнең сыйфатын саклау. Практик эш.Табигатьтә кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәнү, стихияле табигый һәм техноген күренешләрдән саклану чаралары.

1

26.05








Примерный итоговый тест по курсу география (6 класс)

I ВАРИАНТ

1. Моделью Земли является:

  1. Глобус

  2. Карта

  3. План

  4. Атлас

2. Географическая широта – это расстояние от:

  1. Экватора

  2. Северного полюса

  3. Начального меридиана

  4. Москвы

3. День 21 марта в северном полушарии называют днём:

  1. Летнего солнцестояния

  2. Весеннего равноденствия

  3. Осеннего равноденствия

  4. Зимнего солнцестояния

4. Наиболее подробно территория изображена на карте масштаба:

  1. 1:2 500

  2. 1:25 000

  3. 1:250 000

  4. 1:25 000 000

5. Внутреннее строение Земли:

  1. Мантия, ядро, земная кора

  2. Ядро, мантия, земная кора

  3. Земная кора, ядро, мантия

  4. Мантия, земная кора, ядро

6. Горные породы образованные в результате накопления веществ выпавших в осадок на дне водоёмов называются:

  1. Метаморфическими

  2. Осадочными

  3. Магматическими

  4. Органическими

7. Горы на карте обозначаются цветом:

  1. Голубым

  2. Жёлтым

  3. Зелёным

  4. Коричневым

8. Смена времён года вызвана:

  1. Вращением Земли вокруг своей оси

  2. Вращением Земли вокруг солнца

  3. Наклоном земной оси

  4. Орбитой годового вращения Земли

9. Облака образуются большей частью в:

  1. Стратосфере в) Ионосфере

  2. Тропосфере г) Верхних слоях атмосферы

10. Если в течении суток самая высокая температура +24°С, а самая низкая +10°С, то суточная амплитуда равна:

  1. 34°С

  2. 24°С

  3. 14°С

  4. 4°С

11. На метеорологических станциях давление определяют с помощью:

  1. Гигрометра

  2. Термометра

  3. Флюгера

  4. Барометра

12. Входящая в состав гидросферы вода находится в:

  1. Жидком состоянии

  2. Твёрдом состоянии

  3. Газообразном состоянии

  4. Во всех перечисленных

13. Река НЕ может брать начало из:

  1. Болота

  2. Озера

  3. Моря

  4. Родника

14. Главная причина широтной зональности:

  1. Изменение тепла и влажности с высотой

  2. Изменение тепла и влаги от экватора к полюсам

  3. Изменение тепла и влаги по сезонам года

  4. Изменение тепла и влаги из-за рельефа

15. Какой буквой на карте отмечены:

1.Америка

2.Берингов пролив

3.Горы Гималаи

4.Индийский океан

16. От чего зависит сила ветра?


а) От близости океанов.

б) От разницы давления.

в) От скорости вращения Земли.

г) От времени года.



17. Причиной неравномерности распределения температуры по земной поверхности является:

а) удаленность от Солнца

б) вращение вокруг Солнца

в) шарообразность Земли

г) внутренним строением Земли



18. какой животный и растительный мир характерен для саванн?

а) брусника, песцы, морошка, северные олени

б) ковыль, пырей, лисицы, сурки

в) баобаб, антилопы, трава, леопарды

г) белые медведи, мхи, лишайники, моржи

19. Представители монголоидной расы наиболее распространены в:

а) Азии б) Америке в) Африке г) Европе



20. Наука о горных породах и минералах:

а) картография б) география в) топография г) геология



Примерный итоговый тест по курсу география (6 класс)

II ВАРИАНТ

1. Угол наклона земной оси составляет:



  1. 33,5°

  2. 66,5°

  3. 90°

2. Географическая долгота – это расстояние от:

  1. Гринвича

  2. Нулевого меридиана

  3. Начального меридиана

  4. Верны все варианты ответов

3. День 22 июня в северном полушарии называют днём:

  1. Летнего солнцестояния

  2. Весеннего равноденствия

  3. Осеннего равноденствия

  4. Зимнего солнцестояния

4. На плане местности указан масштаб «в одном сантиметре – 6 м.». Ему соответствует численный масштаб:

  1. 1:6

  2. 1:60

  3. 1:600

  4. 1:6000

5. Толщина материковой коры составляет:

  1. 30-40 км.

  2. 50-80 км.

  3. 10-20 км.

  4. 3-7 км.

6. Горные породы образованные в результате остывания мантийного вещества называются:

  1. Метаморфическими

  2. Осадочными

  3. Магматическими

  4. Органическими

7. Равнины на карте обозначаются цветом:

  1. Голубым

  2. Жёлтым

  3. Зелёным

  4. Коричневым

8. Смена дня и ночи вызвана:

  1. Вращением Земли вокруг своей оси

  2. Вращением Земли вокруг солнца

  3. Наклоном земной оси

  4. Орбитой годового вращения Земли

9. Серебристые облака образуются в:

  1. Стратосфере в) Ионосфере

  2. Тропосфере г) Верхних слоях атмосферы

10. Если в течении суток замеры температуры составили утром+9°С, днём+24°С, вечером+12°С, то средняя температура суток равна:

  1. 20°С

  2. 15°С

  3. 10°С

  4. 5°С

11. Наименьшее атмосферное давление наблюдается на:

  1. Берегу моря

  2. Низменности

  3. Холме

  4. Вершине горы

12. Какой процесс НЕ является частью круговорота воды:

  1. Испарение

  2. Выпадение осадков

  3. Шторм на море

  4. Таяние снега и льда

13. Сточные озёра отличаются от бессточных:

  1. Размерами

  2. Цветом воды

  3. Глубиной

  4. Вкусом воды

14. Закономерная смена природных компонентов и природных комплексов с подъёмом – это:

  1. Широтная зональность

  2. Высотная поясность

  3. Природная зона

  4. Природный комплекс




15. Какой буквой на карте отмечены:

1.Северный Ледовитый океан

2.Пролив Дрейка

3.Горы Анды

4.Австралия

16. Давление зависит от:


а) Силы ветра

б) направления ветра

в) разницы температуры воздуха

г) влажности




17. высота над уровнем моря называется:

а) горизонтальная

б) относительная

в) вертикальная

г) абсолютна



18. какой растительный и животный мир характерен для зоны тундр?

а) брусника, песцы, морошка, северные олени


б) ковыль, пырей, лисицы, сурки

в) баобаб, шимпанзе, лианы, леопарды



г) белые медведи, мхи, лишайники, моржи

19. Представители негроидной расы наиболее распространены в:

а) Азии б) Америке в) Африке г) Европе


20. Наука изучающая нижний слой атмосферы (тропосфера):

а) геология б) метеорология в) география г) океанологи








Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет