Шушы авылларның һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар



жүктеу 306.03 Kb.
Дата16.12.2018
өлшемі306.03 Kb.

ТӨП ӨЛЕШ

Һәр кешенең, һәр халыкның, районның, кешенеке кебек, үз йөзе, үз гореф-гадәтләре, тарихы бар. Сүземне Арча район үзәгеннән башлыйсым килә.

Арча төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башлаган. Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы бассейны ХП-ХШ йөзләрдә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан ныклап үзләштерелгән. Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак Арчага XIII йөз башларында нигез салына. Казан ханлыгы дәверендә ул яңа административ-территориаль берәмлек - Арча даругасының үзәге. Аннан соңгы дәвердә Арча крестьяннарының җир һәм азатлык өчен, социаль, милли һәм дини изүгә каршы күпсанлы баш күтәрелүләрнең шаһиты була.

Шушы авылларның һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.

Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыра, бер атама да юкка гына бирелмәгән, аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре экономикага, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт-йолаларга һәм башка үзенчәлекләргә нисбәтле рәвештә бирелә.

Урман, кыр-аланнарның кыргый, табигый хозурлыгы, чишмә, инеш, күл сулары, нур өстенә нур өстәгәндәй, тагын да тулыландыра, камилләштерә.

Киртләч-киртләч таулар арасыннан бормаланып-сырмаланып Кесмәс елгасы ага. Шул елга буенда кечкенә генә бер авыл бар. Иске Му диләр аны. Нигәдер "му" дигән сүзне ишеткәч, елмаеп куялар. Кайберләре "му-му" диеп үчекли дә башлый иде. Сыер "му-у-у" дигәч килеп чыкканмы әллә ул янәсе. Чыннан да, кызык бит! Нигә Му дип аталган икән соң ул?

4

Шушы сорау белән күп кенә кешеләргә, китапларга, документларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ләкин берсеннән дә төгәл генә җавап ала алмадык. Чөнки аны белгән борынгы кешеләр күптән инде дөнья куйганнар, ә кирәкле документлар юкка чыккан. Шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә табылган материалларның без барысын да күрсәтергә булдык.



Беренче итеп без сезне Фирдәүс Гарипованың "Авыллар һәм калалар тарихыннан" дигән китабыннан алынган мәгълүмат белән таныштырырга булдык. Ул болай дип яза.

"Кесмәс суы буенда утырган торак пункт атамалары арасында борынгы авылларның берсе Иске Му. Аның исеме үк сәер, аңлашылмый. Бу авыл Арча районында, район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 19 чакрымда, авыл Советы Курса Почмак авылыннан 3, Казаннан 74 чакрым ераклыкта урнашкан. Му атамасы тарихи чыганакларда һ.б. төр документларда еш искә алына. Арча юлы өстендәге Иске Му һәм Кече Му авыллары Е.И.Чернышевның Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә теркәлгән. /Чернышев 1971, 287/ Казан өязе теркәү кенәгәләрендә бу иске авыл һәм Му суы шулай ук телгә алына /Писцовая, 1978, 149.50/ Кече Му атамасы И.П. Ермалаев чыгарган хезмәттә дә /ул ХV-ХVП йөзләргә каралган мәгълүматларны эченә ала/ теркәлгән /Ермалаев 1980, № 182/ XVIII йөз чыганагында Кече Му авылында 47 ясаклы татар яшәгәнлеге әйтелә /Сборник 1908, №135, 136 б.,б. 256/.

А.Артемьев җыентыгындагы мәгълүматларга караганда кече Му /Гөберчәк/ авылында /ул Му суы янына утырган/ 39 йорт булып, анда 126 ир-ат һәм 153 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет эшләгән. Му /Казаклар/ авылында /ул Му суы янында/ 24 хуҗалык булып, анда 78 ир-ат һәм 68 хатын-кыз яшәгән авылда бер мәчет булган. Му елгасы янындагы /ул Кесмәс суы ярында/ авылдагы 91 йортта 285 ир-ат һәм 299 хатын-кыз исәпләнгән, бер мәчетләре булган. Кесмәс буендагы Иске Му авылында 30 йорт булып анда 96 ир-ат, 107 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. /Список 1966, №№1229,

5

1230, 1231, 1238, б. 65/ И.А.Износков атамаларына Му берәмлеге кергән авылларны түбәндәгечә сурәтли. Муй, Казаклар авылы Му суы буена утырган. Авылда мөселман дине тота торган 90 ир-ат һәм 56 хатын-кыз яшәгән. Кече Муй, Гөберчәк авылларында 179 ир-ат һәм 56 хатын-кыз исәпләнгән. Иске Муй авылы Кесмәс суы буена урнашкан. Анда мөселман динендәге 117 ир-ат һәм хатын-кыз көн иткән /Список 1884, №№ 153-155, б. 132/.



Революциягә кадәр Иске Му авылы халкы Ташкичу, Сеҗе, Гөберчәк, Сикертән, Казаклар, Чөмә-Елга, Югары Масра, Иске Масра, Түбән Курса, Курса Почмак һәм Урта Курса авыллары белән бергә, бергәләшеп, Му җыены исемендәге җәйге бәйрәм үткәргәннәр. /Бурганова 1982, 39/ Бу җыен уракка төшәр алдыннан үткәрелгән.

Иске Му авылы табигатьнең матур бер почмагына, Кесмәс елгасы буена утырган. Артык зур булмаса да, авылларда йортлар төзек, каралты-куралар нык, урамнар чиста, капка төпләре себерелгән, яшеллек күп, капка төбе саен агачлар.

Авыл басуында очрый торган Зиреклек, Каенлык дип аталган урыннар монда кайчандыр зирек һәм каен агачлары җәелеп үскәнне күрсәтте. Уборочный аланы, Наратлык юлы дигән топонимнар да элек бу тирәләрдә урман булган дигән фикерне куәтли.

Кесмәс елгасы - Казансуның уң кушылдыгы. Авыл басуыннан аңа Кәҗә, Зәрә, Чуваш, Урал, Мулла, Фәттах, Җеназа, Кирәмәт, Лаләй, Боҗа, Бүлмәс, Шүрәле елгалары кушыла. Чишмә Чуваш, Аракы атамаларын күрсәтергә була.

Кирәмәт тау башы, Карга таулары, Шәмеки үзәне, Кызыл яр асты, Олы юл, Олы кыр, Иске зират урыннары - Иске Му авылының җирле тарихы истәлекләре.

“Хәзерге Казанбаш авылыннан бераз югарырак урында Му капкасы дигән топоним, Сикертәндә һәм Масрада Му зираты дигән урыннар бар.

6

Шөбһәсез, бу атамаларның еракка китә торган тарихлары булырга тиеш. Тарихи чыганакларны ныклап өйрәнү аларның ни өчен шулай аталуын ачыкларга ярдәм итәр дип уйларга кирәк",- ди Фирдәүс Гарипова.



Шушы ук сорау белән без Му авылында күп еллар укытучы булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган Гөлниса апа Фәһмиева янына бардык. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:

“ Муй - ул удмурт сүзе, безнеңчә тәрҗемә итсәң, җир дигән сүз була. Иске дигән сүзне бер телгә дә тәрҗемә итеп булмый. Иске удмуртча да, чувашча да, татарча да иске булып яңгырый. Иске җир була инде авылның атамасы.” Әйе, кайбер кешеләр фикеренчә Му түгел, ә Муй булырга тиеш икән, чыннан да, удмурт сүзе булырга мөмкин. Бик борынгы заманнарда бу җирләрдә удмуртлар яшәгәннәр /татарлар XVI нчы гасырның II яртысында күчеп килә/

Әкренләп татарлар күчеп килә башлыйлар. Бу халык удмуртлар белән бик тиз аралаша, ике арада дини-милли каршылыклар бөтенләй үк булмый кала. Авылны әле дә "ар" авылы дип, үзләрен кайвакыт “му арлары” диләр, /ар-удмурт дигән сүз/. "Арча тарихы" дигән китапта: "Аларның кайчандыр удмурт булганнарын бүгенге сөйләшләрендәге фонетик яңгыраш әле дә сиздереп тора,"- диелгән.

Тагын менә мондый вариант бар. Му удмуртча "су" дигән сүз икән. Кесмәс елгасы буенда, су янында төзелгәнгә күрә авылга да "су" дип, ягъни Му дип исем биргәннәр, ди.

Бу авылда тагын шундый риваять йөри: Кесмәс буенда бер бай сәүдәгәр йорт сала. Аның исеме Муй була. Шуннан башка кешеләр дә килә башлый. Шулай авыл төзелә, ул "Муй" исемен ала. Шушы ук фикерне Т.И. Тепляшкина әйтә: "Элек удмуртларда Муй сүзенең кеше исеме булып йөрүенә мисал китерә: Муй Икешев, Муя Кенин, Муя Лысов һ.б. Иске Му авылына Муй кушамат-исемен йөрткән удмурт нигез салган булырга тиеш.

Әйткәнебезчә, Му - бик борынгы авыл. Элек заманда Арча, Му һәм тагын

7

бер рус авылы гына булган, диләр. Му бик зур авыл булган. Анда яшәүчеләр игенчелек, урман эше, йорт-җир салу белән шөгыльләнгәннәр. Ләкин кайбер кешеләрнең аерым яшисе килә һәм төрле җирләргә күчеп китәләр. Хәзерге Казаклар, Мөрәле, Сикертән, Ташкич, Сеҗе авыллары Мудан аерылып чыккан.



Аерылып чыккан кайсыдыр бер авылны Олы Муй дип атаганнар (кайсы икәнен белә алмадык).

Русча чыганакларда "Старые Емуи" дигән бер авыл күрсәтелә. Бу Иске Муй түгелме икән, руслар бозып кына әйтмәделәрме икән дип уйлыйлар, һәм бу чыганакларда әйтелгән авылның Кесмәс буенда урнашканлыгы мәгълүм.

Удмурт белән татар катнашкан чорларда бу авылдагы кешеләр сары чәчле, зәңгәр күзле, эре яңаклы, таза сөякле булып туганнардыр. Хәзерге көндә Иске Му авылында кара чәчле, көрән күзле, озынчарак йөзле, уртача буйдагы кешеләр яши. Араларында удмурт халкына хас сыйфатларны җыйганнары да очрый.

Му авылы халкы борын-борыннан бик батыр, эшчән халык булган. Алар 1773 нче елда Пугачев восстаниесендә кушылалар, баш күтәрәләр.

Элек-электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына, күл буйларына, чишмә сулары күп булган урыннарга салганнар, һәр карыш җирне эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерым-аерым исем белән атап йөрткәннәр. Нинди генә исемнәр юк алар арасында. Хайван, кош-корт, кеше исемнәре белән аталганнары да байтак.

Иске Му авылы территориясендә дә елгалар бик күп. Хәзер инде аларның күбесенең сулары да юк. Мәсәлән, Кесмәс елгасы кушылдыгы булган Кәҗә елгасы. Имеш, бу елга буенда кәҗәләр ярата торган үлән үскән, шуңа күрә монда кәҗәләр килгән. Исеме дә шуннан калган диләр. Кесмәс елгасының 2 нче кушылдыгы Зәрә елгасы. Аны Гәрә елгасы дип тә атап йөртәләр. Этнограф Г.К. Уразманова мәгълүматларына караганда,

8

Зәрә-Сабан Туе алдыннан үткәрелә торган балалар бәйрәме икән. Чыннан да, халыктан ярма, май җыеп шушы елга буенда бәйрәм үткәрә торган булганнар.



Мулла елгасы - бу елга буеннан Мулла абзый печән чаба торган булган, бүтән кешегә печән чабып алырга ярамаган, шуңа күрә аны Мулла елгасы дип атаганнар.

Аракы елгасы - бу исем удмуртлар заманыннан ук калган булырга тиеш. Елга буенда удмуртлар көмешкә кайнатканнар. Күрәсең елганың суы көмешкә өчен яраклы булган.

Җеназа елгасы - анысы зират янында. Картлар дога укый торган елга.

Шүрәле елгасы - имеш бу елга буенда шүрәле күмелгән, шуннан бирле шүрәле елгасы дип атала башлаган.

Зират астында яңадан куян сазы дигән урын бар. Монысы әбиләр куяннар күп булганга шулай аталган диләр.

Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын тәэмин итә торган күп чыганакларның берсе - чишмәләр. Җирнең кечкенә генә бер күзәнәгеннән бәреп чыгып җирле халыкларны һәм очраклы юлаучыларны сокландыра, сусауларын баса, кош-кортларны, хайваннарны туендыра торган чишмәләр, гасырлар буена халкыбызның теленнән дә, җырыннын да төшми.

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үткән сезнең һәрбер көнегез

Күпме сахра сусыз кибә, сула, -

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без

Саегыр җан, корыр телебез

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, -

Чишмәләрнең кадерен белегез.

Их, яшисе иде озак, мәңге...

9

Табигатьтән башка үлербез



Кемдер зарыгып бер йотым су сорый...

Чишмәләрнең кадерен белегез.

Чишмәләргә багышланган бу юлларны танылган шагыйребез И.Юзеев язган. "Ак сакал нәсихәте " дигән бу шигырьдә чишмәләр "изге" дип юкка гына әйтелмәгән. Чишмәләрне бабаларыбыз саклый белгәннәр, күбесен изге дип игълан иткәннәр. Иске Му авылында да бар андый чишмәләр.

Дәүләт чишмәсе - шул чишмәдән дәүләт килер дип уйлаганнар.

Чуваш чишмәсе - бик салкын, тәмле сулы чишмә. Аның кырыенда гел чүмеч торган, юлаучылар шул чишмәдән су эчеп китә торган булганнар.

Чишмәне чуваш кешесе ачкан, диләр. Бу чуваш, мөгаен, үтеп баручы булгандыр, һәм муй җиренең матурлыгын, байлыгын күреп монда төпләнеп калгандыр. Чуваш чишмәсе әле дә үзенең тәмле суы белән дан тота. Көтүчеләр, сабан туе бәйрәме кунаклары тешләрне камаштарырлык салкын суын эчеп туймыйлар.


Челтер-челтер чишмә ага,

Гүя, нидер җырлый, көйли.

Баш очындагы каенга

Әйтерсең лә, серен сөйли.

Челтер-челтер ага чишмә,

Кая ашыга-беркем белми.

Сүзем әйтеп калыйм, диеп,

Чишмә сөйли, чишмә көйли.

Фәнзилә Мостафина

Авылны әйләндереп алган тауларның, калкулыкларның да үз исеме бар. Мәсәлән: Карга тавы. Исеменнән үк аңлашылганча бу тауда каргалар күп булган.

Борынгы Му халкы шулай ук явыз көчләргә дә ышанып яшәгән.

10
Җеннәргә, су аналарына, шайтаннарга, мунча пәриләренә ышанганнар һәм хәзер дә ышаналар. Шуңа бәйле рәвештә җенле урыннар барлыкка килгәннәр. Җенле урыннан үткәндә кешенең башы әйләнеп китә. Кешегә аяк атлау бик авыр була икән. Ә кайбер урыннарда, мәсәлән, басуда, ялгыз гына бер агач үсеп утыра, ди. Кеше шул ялгыз агач янында да адашып йөререгә мөмкин.

80 яшьлек Гыйззениса әби сөйли:

- Без яшь чакта Кесмәс җәмәт зур иде, суы мул иде. Елганың 1 ягыннан 2 нче ягына йөзү ярышлары үткәрә торган идек. Печән билдән булыр иде. И-и ул чакларны искә төшерсәң, - дип уфтанып ала да, тагын дәвам итә.

- Берчак, шулай әни мине каз эзләргә җибәрде. Кесмәс буйлап барам, казлар күренми. Яр буенда иптәш кызым Әнисә утырып торганын күрдем дә, "Әнисә" дип кычкырып, янына йөгерә башладым. Әнисә дигәнем суга чумды. Мин катып калдым. Бераздан өйгә кайтып, әнигә сөйләгән идем. Әни:

- Су анасы булган ул, алар шулай кеше кыяфәтенә керә,- диде.

- Менә, балам, шундый су аналары яшәрләр иде,- дип тәмамлады ул сүзен.

Муда әле дә:

- Су анасы тартып алыр, - дип сөйләшәләр. - Кесмәснең тирән бер җирендә су анасы яши, - дип балаларны куркыталар (чоңгыллы урыннарны әйтәләр)

Шулай ук авыл халкының кушаматларына да тукталып китәрбез. "Кушамат" дип кеше гомеренең төрле чорында аның нинди дә булса бер үзенчәлекле холкы, үз-үзен тотышы, хәрәкәте, һөнәре һ.б. сыйфатларыннан чыгып башка кешеләр, коллектив тарафыннан кушылган атамаларын әйтәләр. Кушаматларны өйрәнү системага салынып бара торган өлкә. Төрки халыклардагы кушаматлар, шулай ук, галимнәр игътибарына күптән лаек

11

В.К.Магницкий да бу тармакка игътибар иткән "... Словом "хожомат" у чуваш называют не родовая фамилия, как убеждены русские, а уличная "кличка" или "прозвище", в большинстве случаев насмешливая и обидная, данная однодеревенцами за какие либо физические или нравственные недостатки" дип яза.



Кушамат - кушама (кушма)+ат (исем) сүзләре кушылу юлы белән ясалган. Ул кешенең рәсми, төп исеменә кушма, өстәмә ат (исем) дигән мәгънә белдерә. Аларның функциясе борынгы чорда гаять зур. Бер үк исемдә йөрүче кешеләрне аеру өчен кушаматлар белән эндәшкәннәр һәм алар шул яклары белән фамилия урынына да куелган.

Предмет яки хайван атамаларын кеше исеме итеп биргәндә атама белән бергә шул сыйфатлар да балага күчә дип ышанганнар. Ташка бәйле ышану һәм йолаларның киң таралган булуы да ислам йолаларының, диненең табыну предметы итеп күк ташын сайлавына китерүе мөмкин. Ә ул үз чиратында ышанулар җирлегендә Бөркет, Лачын, Аю, Бүре, Сыртлан һ.б. кебек кеше исемнәре килеп чыккан. Хәзерге вакытта бу исемнәр сирәк кулланылалар.

Профессор Г.Ф.Саттаров кушаматларны аерым бер кешегә яки гаиләгә, нәселгә бирелүенә карап, икегә бүлеп карый.

1. Нәсел - ыруг кушаматлары.

2. Шәхси кушаматлар.

Нәсел-ыруг кушаматларына нәселдән-нәселгә, сакланып килүче кушаматлар керә. Шәхси кушаматлар исә килеп чыгышлары бирелешләре буенча реаль чынбарлык белән бәйләнешле. Алар кешенең характеры, төс-бите, физик кимчелеге һәм башка сыйфатларга нигезләнеп кушылганнар.

Кушаматларның барлыкка килү мотивларын профессор А.М.Селинцев 19 группага бүлеп карый. Бүлү чыганакларына һәм лексик мәгънәви үзенчәлекләренә карап, татар исемендәге шәхси кушаматларны Г.Ф.Саттаров 21 төркемгә бүлә.

12

Иске Му авылында кулланыла торган кушаматларны классификациялибез.


I. Нәсел -ыру кушаматлары (патронимнар)

Нәсел-ыру кушаматлары ыруглык чорында барлыкка килә башлаганнар. Ыруг, нәсел башлыгының исеме еш кына ыруг, нәсел атамасына, ягъни нәсел-ыруг кушаматына әверелгән. Мондый кушаматлар авыллар төзелә башлау белән бер коллективка тупланган кешеләрне аеру өчен дә кулланылган һәм ул нәсел ыруның өлкән кеше исеме белән, я аның кушаматына нигезләнгән булган. Мәсәлән, Тал тамыры (нәселе), Хәйрүшләр нәселе, мәчеләр нәселе, Вахитлар нәселе һ.б.



II. Нәсел кушаматлары

Килеп чыгышы, лексик-семантик мәгънәләренә карап бу төрне үз чиратында берничә төркемгә бүлергә мөмкин.



1. Кәсеп һәм һөнәргә бәйләнешле кушаматлар.

Мондый кушаматлар күбесе хәзерге профессия атамаларына нигезләнеп ясалганнар. Шулай ук хәзерге вакытта онытылып бара торган һөнәр, кәсеп исемнәренә нисбәтлеләре дә очрый. Мәсәлән, Тимерче Тәлгать, Пыялачы Нуретдин, Чабатачы Әхми, Кузнец Галәтдин, Буяучы Гөлсем, Бизәкче Рәшит;



а) Шәхес башкара торган һөнәр-кәсеп исеменә нигезләнгән кушаматлар. Мәсәлән, Укытучы Фәридә, Кибетче Рәилә, Завферма Рифкать, Завклуб Фидаил.

б) Шәхеснең эш урыны исеменә нисбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Бухгалтерия Галия, Столовай Венера, Мәктәп Фәридә, Ындар Габдул, Ферма Якуб, Больница Гөлзада.

2. Яшәү урынына мөнәсәбәтле топонимнарга һәм микротопонимнарга

13

нигезләнеп ясалган кушаматлар. Мәсәлән, Түбән оч Разыя, Пучинкә Самат, Тау башы Хаҗәр, Күпер төбе Барый.



3. Этнонимнарга мөнәсәбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Кытай Радил, Чегән Фәтихә, Монгол Фәтхлислам, Әзербайҗан Хәсип.

4. Исемнәрне кыскарту, бозу күренешенә бәйле кушаматлар. Мәсәлән, Шириязданны - Шири, Шәйдулланы - Шәйдүк.

5. Титул һәм социаль чыгышына бәйләнешле кушаматлар. Мәсәлән, Мулла - Әбелхан, Остабикә - Зәкия, Шахтер - Хәй.

6. Шәхеснең тышкы физик билгеләрен характерлый торган кушаматлар.

а) Шәхеснең буена карап кушылган кушаматлар. Мәсәлән, Колга Әдхәм, Озын Васил, Кәтүк Зәйтүнә.

б) Шәхеснең гәүдә тазалыгына карап кушылган кушаматлар. Мәсәлән, Алпамша Дилә, Юан Илдус, Таза Ренат.

в) Шәхеснең ябыклыгыннан чыгып бирелгән кушаматлар. Мәсәлән, Арык Флера, Чандыр Сәрия, Чыбык Нурия.

г) Кешенең акылына караган кушаматлар. Мәсәлән, Җүләр Роза, тиле Хөмәйрә.

д) Кешенең физик кимчелекләрен белдерүче кушаматлар. Мәсәлән, Чатан Хәбир, Телсез Данил, Шадра Нурислам, Кулсыз Әминә һ.б.

7. Шәхеснең тән, бит чәч, сакал төсен белдерә торган кушаматлар. Мәсәлән, Акбаш Габдул, Кара Илдус, Бакыр Гөлнара һ.б.

8. Шәхеснең берәр сүзне дөрес әйтә алмаганнан барлыкка килгән кушаматлар. Мәсәлән, Мәйтәм Раниф, Кайтасые Ренат һ.б.

9. Шәхеснең чиренә, авыруы исеменә мөнәсәбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Таз Каюм, Гыж-гыж Сания һ.б.

10. Туганлык, иркәләү-назлау терминнарына нигезләнеп ясалган кушаматлар. Мәсәлән, Бәби Хәбир, Аптый Хәҗәр һ.б.
14

11. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк исемнәре белән бәйләнешле кушаматлар.

а) Йорт кошлары исеменә нисбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Әтәч Илгизәр, Үрдәк Илдар, Күркә Нуриясе һ.б.

б) Йорт хайваннары исемнәренә нисбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Кәҗә Нәриясе, Сыер Рәшит, Тәкә Раниф һ.б.

в) Кыргый кошлар исеме белән аталган кушаматлар. Мәсәлән, Чыпчык Самат, Чәүкә Равия, Тукран Фәһиме, Ябалак Фәтхие, Аккош Таһиры һ.б.

г) Җир-су һәм сөйрәлүче хайваннар исемнәре белән аталган кушаматлар. Мәсәлән, Бака Ленары, Елан Нуриясе, Кәлтә Зөлфәте һ.б.

д) Кыргый хайваннар исемнәренә нисбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Аю Илгизәр, Бүре Җофар һ.б.

е) Бөҗәк исемнәренә нисбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Чебен Нурфиясе, Борча Гөлзифасы һ.б.

12. Кеше яки хайван әгъзасы исеменә мөнәсәбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Эчәксез Сания, Горла Роза.

13. Азык-төлек исеменә мөнәсәбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Катык Илфира, Пирожки Гөлнарасы һ.б.

14. Үсемлек дөньясы атамаларына бәйле кушаматлар.

а) Кыргый үлән атамаларына нисбәтле кушаматлар. Мәсәлән, билчән Хәлимәсе, Сарут Маһинуры һ.б.

б) Культуралы үсемлекләр исеменә бәйле кушаматлар. Мәсәлән, Бәрәңге Рафаэле, Борчак Галие, Көнбагыш Ренаты һ.б.

в) Яшелчә исемнәренә нигезләнеп ясалган кушаматлар. Мәсәлән, Кишер Илшаты, Кыяр Ренаты һ.б.



г) Халык-кыланышка мөнәсәбәтле кушаматлар. Мәсәлән, Азгын Мөршидә, Туймас Хәбир һ.б.

Хәзерге вакытта кешегә кушамат белән эндәшү культарасызлык, искелек калдыгы булып санала. Октябрьгә кадәрге чорда феодализм һәм

15

капитализм җәмгыятьләрендә югары катлау вәкилләре халыкны хезмәт ияләрен мыскыллап, көлеп, аларны эш дәрәҗәсендә күреп, исемнәре белән әйтмичә, эткә эндәшкәндәй, кушаматлары белән атаганнар. Бүгенге көндә авылда бик үк кушамат белән эндәшмиләр. Кушаматлар онытылып кулланыштан төшеп баралар. Шунлыктан, борынгыдан килгән нәсел кушаматларын табу шактый кыен.



Иске Му халкы динле халык була. 1905 нче елда авылга Түбән Мәтәскәдән Сөләйманов Һади мулла килә. Шушы елда бу мулла мәчет төзетә (стенасына 1905 нче елда төзелде диелгән). Ул халыкны иманлы итү өчен үзен-үзе аямыйча эшли. Ләкин язмышның төрле яклары бар шул. Совет власте елларында Иске Му авылы да имансыз, нурсыз кала. Заман шаукымына ияреп, ата табынган әйберләрне бала кабул итми. Һади мулла

белән дә шул хәл була. Мәчет манарасын аның улы Разак кисә. Соңыннан аны бик үкенгән, куллары авырткан дип сөйлиләр.

Элекке мәчет 1976 елларга кадәр башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән.

Иске Му авылында башлангыч мәктәп 1927 нче елда ачыла. Аны Мамадыш районыннан килгән Габделхәй абый ачкан. Ул башта гарәпчә укыта, аннары татарча укыта. Ул үз гомеренең 40 елын балаларга белем бирергә багышлый. Хәй абыйлар гаиләдә 9-10 бала булганнар.

Шулай ук аларның балалары да дәрәҗәле кешеләр булып үскәннәр.

Габделхәй абыйдан соң Бигишева Хәлимә апа, Мәүлид дигән кешеләр укыта (ул сугышта үлә). Мәүлид киткәч, Хәлим исемле егет укыта.

1940 нчы елдан алып 1986 нчы елга кадәр Фәһмиева Гөлниса апа

укыта. 1940 нчы елда 4 сыйныфта 80 укучы була. Балалар акыллы, тырыш, җырга-биюгә оста булалар. Шуңа күрә Иске Му авылы мәктәбе район мәктәпләре арасында 1 нче урынга чыга. Хәтта, Иске Мудан үрнәк алыгыз дип җырлар җырлаганнар ( Күпербаш мәктәбе укучылары җырлаган).

Тарих Иске Му авылы кешеләрен дә колхозга керткән. 1932 нче елда

16

Иске Му авылына "Спартак" аяк-киемнәре фабрикасыннан бер кеше килеп төшә. Ул колхоз төзер өчен махсус җибәрелгән кеше була. Колхозга "Спартак" исеме бирелә. Бу чорларда авылда 80 ләп хуҗалык булган. Колхоз төзегәч, яшелчә бакчасын утырталар. Аның җитәкчесе Гыйбадуллин Гыйльмулла абый иң яхшы яшелчә үстерүче булып таныла. Соңыннан бу яшелчә бакчасын Гарифуллина Салиха апа җитәкли. Алар үстергән яшелчәне тирә-юнь бик теләп ала.



1947 нче елда авыл халкы өчен бигрәк тә шатлыклы, истәлекле вакыйга 1 нче электр лампочкалары яну вакыйгасы була.

Язмыш кешене сыный-сыный тинтерәтеп бетерә. Иске Му авылы халкы да котычкыч сынаулар кичергән, авыр юллар үткән. Ничәмә-ничә сугыш, мең газаплы үткән ачлык еллары Иске Му авылы кешеләрен берәм-берәм киметкән, юкка чыгарган. 1921 нче елгы ачлык, шешенеп беткән ябык хатыннар, бала-чага, күзләре эчкә баткан олы гәүдәле ирләр. Зур казан белән су кайнатып шуңа җитен онын болгатып, эчләре катканчы шул суны чөмергәннәр. Кайвакыт ашка (сөякләрне киптереп, шуны ватып) сөяк оны болгатып ашаганнар. Гел урман сагызы чәйнәгәннәр. Шушы елда тиф, бизгәк тоту, чәчәк авырулары көчәя, корчаңгы, бет баса. Ачлык бик күп кешеләрнең гомерен өзә.

1942 нче ел - авыр сугыш еллары. Ирләр сугышта, шуның өстенә ачлык. Кайбер кешеләр яз көне үргән башакларны җыеп ашыйлар. Шуны ашап авызлары бозылап беткән. Аннан җир астында калган, өшегән бәрәңгене җыеп, юып, күмәч пешереп ашаганнар. Урманнан күкебаш, сәрдә, ак чәчәкле үләннәр җыеп күмәч пешергәннәр. Ә Му халкы шулар өстенә ит тә ашаган.Язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Бәхилләшү” повестендә Иске Му авылын болай дип искә ала "Бу авыл урамына кереп үлү куркыныч түгел, болар ачлык белән туклыкны нәрсә икәнен яхшы аңлаган халык. 1942 нче елның җәендә болар һич тә аптырап тормыйча... туп-туры анадонта ашый башладылар. Ә Кесмәстә анадонталар күп ( аларның тышчаларын әле дә

17

очратырга була, авыл халкы аны “бака кашыгы” дип йөртә) Менә шундый булган ул Иске Му халкы. Әгәр аларның, ашарга бер кабым әйбер булмаган чорда, анадонта ашарга башлары җиткән икән, бу зур акылга ия булуны күрсәтә. Анадонта ашаса ни булган? Балык, кыслалар ашыйбыз бит әле. . Гайшә әби сөйли:



- Шул суда бака кашыкларын җыеп алыр идек. Шуны кашыгыннан куптарып алып тере килеш кайнап торган суга салып пешерә торган идек,-ди.

Анадонта ашаулары турында хәбәр таралгач, алар турында:

- И ходаем, аларның деннәре икенче шул.

Сугыш чорындагы ачлык бик күп кешене алып киткән. Иске Муда ачлыктан шешенеп үлгән кешеләрне хатын-кызлар күмгәннәр. Чөнки ирләр сугышта, авылда эшкә яраклы бер кешедә калмаган. Иске Му авылыннан сугышка барлыгы 63 кеше алына. Шуларның 42 хәбәрсез югалганнар, вафат булганнар исемлегенә керсә, бары тик 21 генә кире әйләнеп кайта.


Сугыштан әйләнеп кайтучылар

1.

Әхмәтов Рамазан

1911

2.

Гарифуллин Габделхәй

1916

3.

Гарифуллин Миннехан

1914

4.

Гарифуллин Нургали

1926

5.

Галимҗанов Хаҗи

1924

6.

Газизов Әһли

-

7.

Гыйләҗиев Гарәфетдин

-

8.

Җамалиев Дәүли

1911

9.

Минһаҗев Минзариф

-

10.

Нигъмәтуллин Нургали

1911

11.

Сабиров Шәмси

1926

12.

Сабиров Фәтхи

1923

13.

Сафин Һади

1908

14.

Сафин Гаяз

1919

15.

Сафин Гали

-

1.6

Фәйзриев Габделхаер

1908

17.

Хакимов Гыйлемҗан:

1924

18.

Хисматов Гайнзия

1914

19.

Хисамов Гыйлемҗан

1916

20.

Шарафиев Зыятдин

1902

21.

Шигапов Зәкәрия

1926



Хәбәрсез югалганнар

1.

Әхмәтов Сыйраҗи Әхмәт улы

1908

2.

Әхмәтов Заһретдин Әхмәт улы

1921

3.

Әхмәтҗанов Салихҗан Әхмәтҗан улы

1905

4.

Әсәтов Сәгъди Әсәт улы

1925

5.

Әсәтов Мансур Әсәт улы

1916

6.

Байназаров Абрар

1914

7.

Гатауллин Хашим Гатаулла улы

1918

8.

Гарифуллин Гыйният Гарифулла улы

1908

9.

Гатауллин Бакый Гатаулла улы

1926

10.

Гыйльмуллин Фазулла Гыйльмулла улы

1924

11.

Гыйбадуллин Гыйлмулла Гыйбаудулла улы

1904

12.

Галиев Камил Мөхәммәтша улы

1899

13.

Галиев Минзия Мөхәммәтша улы

1903

14.

Зарифуллин Зиннәт Зарифулла улы

1906

15.

Зиятдинов Бадек Зиятдин улы

1924

16.

Захидуллин Гыйният Захидулла улы

1907

17.

Исламов Фәтхлислам Ислам улы

1900

18.

Корбанов Гәрәй Корбан улы

1907

19.

Корбанов Ганни Корбан улы

1908

20.

Мөсәгыйтов Мәлик Мөсәгыйть улы

1908

21.

Минһаҗев Әгъләм Минһаҗ улы

1901

22.

Нуретдинов Шәйхлислам Нуретдин улы

1911

23.

Нигъмәтуллин Зиннур Нигъмәт улы

1908

24.

Нигъмәтуллин Мәүлит Нигъмәт улы

1915

25.

Нуриев Шәйми Нури улы

1903

26.

Сөләйманов Фәтхи Сөләйман улы

1910

27.

Сафин Хөрмәт Сафа улы

1911

28.

Ситдиков Шәех Ситдик улы

1904

29.

Солтанов Йосыф Солтан улы

1919

30.

Сафин Һади Сафа улы

1907

31.

Ситдиков Барый Гарип улы

1921

20

Күпме югалтулар алып килә сугыш авыл халкына.



Ләкин күпме генә авырлыклар кичерсәләр дә, үзләрендә күңел күтәренкелеге саклап кала алганнар. Кайбер кешеләр мөнәҗәтләр, бәетләр, җырлар, шигырьләр дә язалар. Менә Фәйзриева Бибинур әби вакытсыз дөньядан киткән кызына багышлап түбәндәге бәетне язган.
"Сагыну җыры"

Китәсең, балам, китәсең.

Мине мәхрүм итәсең.

Әле күз алдымда идең

Инде ерак китәсең.

Балам озын чәчләреңне

Үреп сал иңнәреңә

Ак кәфеннәргә уралып

Керәсең гүрләреңә.

Балам, озын чәчләреңне

Тарап үрәлмам инде

Мәхшәр көннәренә кадәр

Сине күралмам инде.

"Әни!" - дидең, "Әү" – дидем

"Хәлләрем авыр", - дидең

"Балакаем, нишләтим соң?

Ярдәм итә алмыйм",- дидем.

Истәлеккә алып кайттың

Яшел фәрдәләреңне.

Балакаем, ник күрсәттең,

Үле гәүдәләреңне.
21

Килә, китә машиналар

Туктыйлар безнең чатта.

Зиратларга карап елыйм,

Сине сагынган чакта.

Иртән торып битем юам

Яшел сабыннар белән.

Акрын гына уза көннәр

Сине сагынулар белән.

Бакчаларга чыгамын да,

Өзәмен миләшләрен.

Эчемдәге серләремне

Кем белә сөйләшермен.

Чыгам бакчага да,

Багам ботакка,

Балакаем, син кая?- дип

Карыйм як-якка.

Арча юлларына карыйм

Син кайтыр күк тиясең

"Әни, кайттым, сагындыңмы?"-

Дип әйтер күк тиясең.

Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм,

Төшә күзәнәкләрем

Балакаем, сине сагынып

Өзелә үзәкләрем.

Бакчаларга чыгып карыйм,

Җилфердәп үсә каен.

Күз алларымда торасың

Сагынам, балакаем.
22

Көз көнендә агачлар да

Коя яфракларын.

Бер бәндәләр дә күрмәсен

Бала хәсрәтләрен

Түр тәрәзә төпләрендә

Син утырткан гөлләрең

Гөлгә карап, сине сагынып

Үтә минем көннәрем.

Рәиләң, бар туганнарың

Калалар бит аерылып

Капкалардан чыккан чакта

Карарсыңмы, каерылып?

Балакаем, бәгырькәем,

Тар булыр каберләрең

Тар кабердә, ялгыз гүрдә

Өзелер бәгырьләрең.

Озын юлларга китәсең,

Ки аклы күлмәгәңне

Бергә булган вакытларны уйлап

Юатам күңелемне

Балакаем, сине табып,

Үстердем буйларыңа

Синең кайгыңны күрәм, дип

Килмәде уйларыма.

Ул китә, мин калам, диеп

Җылап утырам.

Мин яздым, ертмагыз

Утка якмагыз.
23

Мин язган шигырьне укып

Мине искә алырсыз.

Барыгыз безгә җыелып,

Мине озатып калырсыз.

Мондый бәетләр берәү генә түгел берничә. Әлбәттә аның югалганнары да бихисаптыр.

Шушы эшне эшләгән вакытта, мин үземнең күңелемә бернәрсәне беркетеп куйдым. Якын тирәдәге кешеләргә игътибарлы булырга, кызыклы мәгълүматларны язгалап барырга кирәк. Әгәр бу эшне һәрбер авылда бер генә кеше туплап барса да, буыннан-буынга тапшырып, халкыбызның олуг тарихын тулыландырырга күпме истәлекләр җыелыр иде.

Хәзергесе көндә Иске Му авылында башлангыч мәктәп кенә бар. Элекке мәчет 1976 елларга кадәр башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән. Аннан соң аны клуб итеп файдаланганнар. Соңгы елларда гына клуб мөдиренә түләргә акча юк дип аны кыскартканнар һәм клуб хезмәтен үтәгән бина күңел әрнеткеч һәм тетрәндергеч хәрабәгә әйләнеп бара. Хуҗасыз әйбер берәүгә дә кирәкми бит ул.

1980 елларда авылда башлангыч мәктәп бинасы салына. Бу мәктәпне ачуда хәзерге көндә шул мәктәптә укытучы Гарифуллина Фәридә Абдулловна башлап йөри. Авыл кечкенә булу сәбәпле, укучылар саны аз дип, башта укучыларны күрше Курса Почмак авылына йөртмәкче булалар. Ходай кушып бу мәсьәлә уңай хәл ителә. Мәктәп ачыла һәм бүгенгесе көндә гөрләп эшли.

Авыл зиратын халык тәртиптә тота. Ир-атлар өмә оештырып аны чистарталар, рәшәткәләрен буяп торалар.

Бүгенге көндә бабаларының изге гамәлләрен оныклары дәвам итә.Шуңа күрә дә зыялылык һәм тырыш хезмәт чыганагының саекмавына янәдән инанабыз, киләчәккә өмет белән карыйбыз.

Киләчәктә Иске Муда яшьләрнең төпләнеп калуын, аны мәчете, мәдрәсәсе, китапханәсе, мәдәният йорты булган авыл итеп күрәсе килә



Кереш өлеш

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп күрем

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Г.Тукай

Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылыбыз бар.Авыллар, авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урын. Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.

Еллар узган саен шактый авылларның беткәнлеген беләбез. Авылларның кайберләре “перспективасыз”га әйләнде һәм әкренләп бетте. Бер ишеләренең урыннары сөрелде, икенчеләренең нигезләрендә чокыр-чакыр, череп бетмәгән иске такта-токта аунап ята, кычыткан үсеп тора. Безне алыштырачак яшь буын бу урыннарда авыл булганын җөмһүриятебезнең карталарыннан карап кына беләчәк. Шуңа күрә дә авыллар тарихы, һичшиксез, язылырга һәм киләчәк буын вәкилләренә кадерле мирас итеп тапшырылырга тиеш. Үзебезнең алдыбызга шушы максатны куеп, хәзерге вакытта халкы азая барган, исеме дә бик кызыклы булган Иске Му авылының тарихын беләсебез һәм киләчәк буынга да мирас итеп калдырасыбыз килде. Без бу хезмәтне башкарганда, эшкәртелгән фәнни китаплардан гына файдаланмаска, ә авыл халкы белән турыдан-туры


2

элемтәгә кереп кызыклы вакыйга, мавыктыргыч хәлләрне, кайбер башка фактларны туплауны да максат итеп куйдык. Иске Му авылы тарихын язганда үзебез өчен кайбер кызыклы күзәтүләр, кечкенә ачышлар ясадык. Киләчәктә без Иске Му авылы халкының тулы тарихын булдыру турында һәм нәсел шәҗәрәләрен туплау турында хыялланабыз. Иншалла, бу изге ниятебез тормышка ашар дип уйлыйбыз.

3

Йомгаклау

Авыл һәм шәһәрләребезнең атамалары – безнең чал тарихыбыз, ата-бабаларыбыздан калган газиз мирасыбыз.Бу хезмәтнең максаты Иске Му авылына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язылып алынган мәгълүматларга таянып , авыл тарихын яктыртудан гыйбарәт иде. Әлбәттә, бу Иске Му авылы тарихын язудагы соңгы сүз түгел . Алга таба без бу авыл кешеләренең шәҗәрәләрен язуны күз алдында тотабыз,бу шулай ук киләчәк буынга бик зур мирас булып калачак.

Язылмаган авыл тарихлары, халыкның өйрәнелмәгән, танылмаган, данлыклы шәхесләрен юкка чыгара. Аларны өйрәнергә иде, татар халкының бөеклеген, аның мәгърифәтле булуын тагын бер кат раслыйсы иде. “Үткәне барның, киләчәге бар” ди безнең халык.Әгәр без бүгенге көндә өлкәннәр хәтерендә сакланган бай тарихыбызны җыеп кала алмасак, тарихыбызның бер өлешен югалтырбыз.

25

Эчтәлек

I.Кереш өлеш.

II.Төп өлеш.


  1. “Иске Му” атамасының килеп чыгышы.

  2. Халкы.

  3. Авыл халкының шөгыльләре.

  4. Елгалары, чишмәләре һәм калкулыкларының кызыклы исемнәре.

  5. Авыл өлкәннәренең мавыктыргыч хәтирәләре.

  6. Кушаматлар.

7. Гыйлем йорты ачылу.

8. 1932 нче ел, колхозлашу еллары.

9. 1941-1945 нче ел – авыр сугыш еллары.

10. “Сагыну җыры” бәете.

11. Авылның бүгенгесе.

III. Йомгаклау.

IV. Кулланылган чыганаклар.

1

Кулланылган әдәбият


  1. Гарипова Ф.Г. Авыллар өәм калалар тарихыннан,

Iтом.-Казан, 2001

  1. Кәримов Т. Гасырлар кичкән авыл.- Казан, 1999

  2. Низаметдинов К., Хәлиуллин И. Арча төбәге тарихы. – Казан 1996

  3. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы, - Казан 1990

  4. Татарстан милли архивы

  5. Фазлыйәхмәтов Р.Ә. Бөек Тукай Ватаны син,Арча. – Какзан 2007



Файдаланылган башка чыганаклар

  1. Иске Му авылы укытучысы Фәһмиева Гөлниса апа хәзергесе вакытта лаеклы ялда.

  2. Гайшә әби - 80яшь.

  3. Фәйзриева Бибинур әби - 80 яшь.

  4. Гарифуллина Фәридә - хәзерге вакытта башлангыч мәктәп укытучысы.

  5. Гыйззениса әби – 79 яшь.

26
Үткәне барның, киләчәге бар

Мостафина Фәнзилә

Түбән Мәтәскә гомумбелем бирү мәктәбе, 11 сыйныф, Арча

Җитәкчесе-II категорияле укытучы Набиуллина Г.Р.
Олы диңгез тамчылардан җыела. Халкыбыз тарихы да, нәкъ шулай ук, эре һәм вак берәмлекләрдән, чыганак һәм фактлардан җыйналып, чын олы тарихка әйләнә.Ә чын олы тарихны авыллар һәм калаларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге формалаштыра. Алар арасында авыл тарихлары, анда теркәлгән кызыклы фактлар, ышанулар, халыкның яшәеше билгеле бер урын алып тора. Мондый кыйммәтле чыганаклар билгеле бер дәрәҗәдә өйрәнелгән, ләкин фәнгә билгеле булмаган мәгълүматлар да шактый. Җирле географик атамаларның килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү исә халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп танып белергә, телебезнең тарихи эволюциясен тикшерергә, андагы үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә. Чөнки җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен , грамматик күренешләрен мул саклаганнар.

Татарда элек-электән бик күркәм вә кирәкле бер гадәт яшәп килгән: һәр авылның диярлек үз тарихчысы, кызыклы вакыйгаларны кәгазьгә теркәп баручы изге заты булган. Әлеге хезмәт авыл тарихчыларының сөйләгәннәреннән һәм фәнгә билгеле булган материалларга таянып башкарылган.

Укучы бу хезмәтендә Арча районы Иске Му авылы тарихын киң планда яктырта. Аның килеп чыгышы, исеменә бәйле кызыклы материаллар тәкъдим итә. Авылдагы чишмә, елга, калкулыкларның серен ача. Авыл халкының ни белән шөгыльләнүе, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында дөрес фактлар бирә. Шулай ук авыл кешеләре өчен хас булган кушаматлар, аларның килеп чыгышын мавыктыргыч итеп яза. Авыл халкы белән элемтәгә кереп, ышанычлы дәлилләр китерә. Фәнгә билгеле булган мәгълүматлар белән иркен эш итә.Гаять күп санлы фактларны билгеле бер эзлеклелеккә салып системалаштырган һәм яктырта алган. Укучы авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында урынлы фикерләр йөртә. Һәм аның киләчәктә үткәндәге кебек гөрләп яшәвенә ышана.

Фәнни - гамәли конференция

Секция: татар теленең лингвистик аспектлары

Фәнни - гамәли эш


ҮТКӘНЕ БАРНЫҢ, КИЛӘЧӘГЕ БАР

( Арча районы Иске Му авылы тарихы)

Мостафина Фанзилә


Түбән Мәтәскә урта мәктәбе, 11 класс

Җитәкчесе:



II категорияле укытучы Набиуллина Г.Р.
Арск 2010
Каталог: modules -> boonex -> files -> data -> files
modules -> А. Л. Никитин мистики, розенкрейцеры
modules -> Музыка мәдениеті мен өнер терминдерінің Қазақша-орысша-ағылшынша сөздігі
modules -> К истории вопроса
modules -> Пәннің/мамандықтың оқу-әдістемелік кешені
modules -> Ф. 4-71 Қазақстан Республикасының Білім және ғылым министрлігі Павлодар мемлекеттік педагогикалық институты Қазақстан және шетелдер тарихы кафедрасы 5В011400 – «Тарих» мамандығы студенттеріне арналған «Қазіргі дәстүрлі емес діни ағымдар»
files -> Дару үләннәре иленә сәяхәт” ( мәктәпкәәзерлек төркемендә шөгыль) Максат
files -> Тема: Биоиндикаторы загрязненности окружающей среды вашего района
files -> Рассказ об этой моршанской улице хочется начать с символа города, его архитектурной жемчужины и главной достопримечательности Свято-Троицкого собора
files -> Конспект урока по географии в 7-м классе «Природные зоны Южной Америки»


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет