Тамырлары белђн гун-сљннђргђ, Идел буе Болгар-Татар дђњлђтенђ килеп ялганган Казан хљкњмђте ханнары—



жүктеу 0.84 Mb.
бет1/4
Дата07.05.2019
өлшемі0.84 Mb.
  1   2   3   4

Мөсәгыйт Хәбибуллин

Татарлар башкаласы —

Нурлы Казан

Тамырлары белән гун-сөннәргә, Идел буе Болгар-Татар дәүләтенә

килеп ялганган Казан хөкүмәте һәм ханнарына сәхифә

Казань —

«Судьбы этого города весьма интересны; из незначительнаго булгарского поселения он стал гордой столицей татарского царства, затем из главного пункта русской администрации на востоке европейской России сделался центром высшего образования, насадителем плодов европейской науки и просвещения..».



М. Пинегин. Из книги выпуска 1890 года в г. С.-Петербург.

«Җиктереп пар ат, Казанга киттем тур-туры карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап...

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!..

Мондадыр безнең бабайлар түрләре. почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур»...

Габдулла Тукай. «Пар ат» шигыреннән сихри юллар.

«Татарлар, баскынчылар буларак, римланнарча эш итмәгәннәр, ясак-салымны бер чамадан арттырмаганнар һәм Русия шәһәрләрендә хәрби горнизоннар да, ясак җыючылдар да тотмаганнар».

XVIII гасыр Русия тарихчысы Болтин.

«… татарлар еш кына урысларның укытучылары булдылар, чөнки алар төркиләргә хас гармоник эзләүдә булып, төпле акылга бәйләнешле тәңгәллек һәм сабырлык белән яшәүгә йөз тоттылар».

Русия-Австрия галиме Н.С. Трубецкий.

«Существовал, оказывается, коридор из Алтая в Европу... Когда начался рассвет металлургии и появились Аркаим, Синтвашта и другие города металлургов тюркская культура не была ярко выражена, она медленно вызревала и здесь, и на Алтае, соседствуя с финно-угорской культурой и мало чем отличаясь от него. Но она вызревала, чтобы удивить мир своим изысканным вкусом... Жители каганата Волжкая Булгария — наследники именно тех древнейших культурных традиций, которые принесли на Урал выходцы с Алтая... И в этом неразрывность истории тюрков, единство, величие и древность соседства с финно-угорскими народами-братьями... Выходит, дороги между Востоком и Западом существовал всегда, когда был человек... (Мурат Аджи. Европа, Тюрки, Великая Степь. стр. 182-183).



«Сто лет археологических исследований в Палестине не смогли дать никаких доказательств исторического существования ни Давида, якобы захватившего Иерусалим, ни его сына Соломона, якобы построившего первый еврейский храм. Нет никакой уверенности, что нынешный центр Иерусалима, по арабски — Эль Кудс — это дейтвительно бибилейский Иерусалим (на роль прообраза библейского Иерусалима могут претендовать Стамбул и Киев, Казань и Толедо). Даже сегодня, после 50 с лишнем лет интенсивного заселения города эти всех жителей Иерусалима – арабы». (Е.Я. Габович. История под знаком вопроса. стр. 206).

«А ведь есть у нас темы, которые неудобно обсуждать. Есть очивидные обобщения, которые мы опасаемся сделать. Есть документальные факты, которые мы до сих пор комментируем извращенно, подчиняясь традиционному мнению и твердой правительственной указке... И вот одно, досадное чувство, зародилось у нас и окрепло. Это проклятое шестое чувство так и подведет нас сквозь века. Чувство зависти. Великой и бессильной зависти к соседям... Было это в 862 году. Тогда, ровно за тысячу лет до отмены крепостного права, славяне попали в первое свое, добровольное, рабство. Теперь за них думали на чужом языке. Теперь ими владели. И никто у них не спрашивал, нравится им это владение или нет. Владетелей звали Рюрик, Синеус и Трувор. Эти три брата бандитсвовали в Прибалтике, но удержаться против томашних не смогли. Новое владение казалось перспективным. Потому и братьев через два года осталось меньше — один Рюрик. Синеус и Трувор вроде бы сами умерли от неизвестной «славянской» болезни. Но мы-то знаем, что за болезнь. Это наше родное чувство! Делить на единицу Рюрику стало не в пример сподручнее, чем на три... От досады или, от болезни славянской, или еще почему, но скончался наш первый батька Рюрик в 869 году от Рождества Христова. Ни какого Христа не знаючи.. Остался у Рюрика один, маленький совсем сын Игорь». (Сергей Кравченко. Кривая империя. Правдивый курс истории государства Российкого. Когда врут учебники истории. стр. 6.13. 15).

Туганкайларым, мин Россия галимнәре өчен гадәти булмаган тарихчы Сергей Кравченко күрсәткән Русия тәхетендә утырган һәр кенәзгә кыскача гына белешмә дә бирер идем. Ләкин тарихчы Сергей каләмдәшнең 75 нче битендә татарлар турында: «Пришли татары»... сүзләрен укыдым да халкыбызның инсафлы вә әдәпле булуына янә бер хакыйки раслауга тап булдым да тәүге ниятемнән кире кайттым:

«Татарин свято чтит своих начальников.

Татары не дерутся никогда!

И — о ужас! — Татары не воруют!!!

Татары очень общительны между собой, самотверженно помагают друг-другу.

Татары воздержанны: когда не удается поесть — поют и веселяться.

Татарские женщены воистину целомудренны!» ( там же стр. 76).

*** *** ***

«Беспамятство — добровольный отказ о своего «я». Этот путь избрала себе Россия, отсекшая от себя целые эпохи своего исторического развития, отрекшаяся от своего истинного прошлого. И во имя чего?..»

Мурад Аджи.

Ә бит Русиянең корифей тарихчыларыннан алып, Ауропа галимнәренә кадәр безнең халык турында, кимсетеп, «кыргыйлар» дип язучылар да булган. Мин исә борынгы бабаларыбыз яшәү рәвешләре алдында баш иям, шул ук вакытта тарихта булган әтиләребез вә әбиләребез яшәгән дәвернең асыл хакыйкатен раслау өчен хак тәгаләгә йөз тоткан кайбер Русия тарихчыларының татар халкының күңеленә кара «күләгә» төшергән һәм борынгы бабаларыбызның кылган гамәлләрен вә даннарын «аклаган» галимнәрнең сүзләрен дә бирергә булдым:

Б. Рыбаков — ... Степь полна топота и ржания конских табунов, дыма становищ, скрипа телег; рыщут волки, кружится над полем хищние птицы, тут и там идут несметные войска половецких ханов…

В. Татищев — половцы и печенегы… русским пределам набегами, пленяя и грабя, великие вреды наносили...

Н. Карамзин — половцы неутомимые злодеи, мир с такими варварами мог быть только опасным перемирием...

Н. Устрядов — половцы — лютые злодеи...

С. Соловьев — Русь... должна была вести борьбу с жителями степей...

Н. Костомаров — половцы — полчища степных кочующих народов... жадных к грабежу и истреблению...

Н. Рожков — половцы — наибольшая опастность для древнерусского государства...

В. Шамбаров — кочевник способен ограбит врагов, взят в плен, наконец, перебить... Но никогда не додумается до извращенного измывательства.

А. Янов — Татаро-монголы, огнем и мечом покоривщие Русь...

П. Толочко — Не успели русские люди перевести дух от печенежских и торческих набегов. Как пришлось столкнуться с новым сильным врагом. В южнорусские степи, сметая на своем пути печенегов и торков, хлынули орды половцев...

В. Ключевский — Борьба со степным кочевником, половчином, злым татарином, длившаяся с VIII почти до конца XVII в., тяжелое историческое вспоминание русского народа...

Д. Иловайский — Этот самый Кончак, «окаянный, безбожный и проклятый», пришел на Русь с половецкую ордою...

А. Кузьмин — ... тема противопоставления благородных монголов русским дикарям вообще одна из основных, пронизывающих все бесчисленные публикации и выступления Л. Гумилева...

Н. Трубецкой —Типичный представитель татаро-туранской психики в нормальном состоянии характерезуется душевный ясностью и спокойствием...

Мурад Аджи — ... к 165 году до новой эры у тюрков религия полностью сложилось, ее канон сформировался окончательно...

Гали Еникеев — И китайский, и персидский, варианты «официальной истории монголов» стали основными источниками нашей российской историграфии...

А. Бушков — Итак... Все мы, конечно, хоть краешком уха, да слышали что-то о крещении Руси...

П. Савицкий — Татары не изменили духовного существа России...

Л. Гумилев — Владимир Мономах заключил 19 миров: он первый привел половецкую рать на Русь для разгрома Полоцкого княжества… Следовательно, половцы и русские, уже составляли единую этносоциальную систему». ( Л.Н. Гумилев. Судьба и идеи. стр. 337.338.339). «Все авторы, упомянутые выше и опущенные, рассматривали проблему с одной стороны — русской, т. е. предвзято. А если бы то же самое и таким же способом написал чудом уцелевший половецкий историк? Все получилось бы наоборот и столь же неполноценно! .. Огрубление же дает нам не только научную ошибку, но и повод к шовинизму и расизму, что уже совсем глупо и дурно». (Древняя Русь и Великая степь. стр. 487).

Менә, туганкайларым, Русиянең бериш «корифей» тарихчыларының без канкардәшләребез кыпчакларга һәм болгар-татарларга тискәре, һәм уңай карашлары һәм бабаларыбыз кылган гамәлләрне яклаучы галимнәрнең ихласи сүзләре... Мин югарыда бабаларыбыз тарихына объектив килгән һәм татарларны ихлас күңелдән яклаган Н.С. Трубецкойны, Л.Н. Гумилев янына заман тарихчылары, Мурад Аджи, Сергей Кравченко, Г. Носовский белән А. Фоменконы һәм хәтта Русия тарихына ачыклык кертергә омтылган В. Демин, А. Бушковны, Ю. Каныгинны, Мирхатим Усмановны, Индус Таһировны бигрәк тә «Корона Ордынский империи» хезмәтен язган мәртәбәле галим Гали Еникеевны һ. б. бабаларыбызга уңай карашлы галимнәрне дә атар идем. Бар алар Русиядә, бар һәм булганнар, ары таба тагы да булачаклар, дигән өмет белән яшим. Чөнки безнең төп максатыбыз барча халыклар белән дә дустанә-тату яшәү генә түгел, һәрдаим аралашып вә киңәшеп, бер-беребезгә ташламалар ясап гомер итү... Бу хакта Н.С. Трубецкий үз хезмәтләренең берсендә «алтын хәрефләр» белән болай дип яза: «С начало нашей эры евроазейские народы объединялись несколько раз: хунны, сменившие скифов, Великий Тюркский каганат VI – VIII вв., Монголский улус XII в. и Россия ( в широком понимании термина)»...

Шуларның барысын да искә алып, Лев Николаевич Гумилев Русия шовинистларына болай дип яза: «Я всем опытом своей жизни и научной работы убежден в том, что система, в которой меньшинство безжалостно подавляется, должна быть отвергнута. В межэтнической сфере это совершенно недопустимо, ибо непрырывно и в бессчиленном количестве случаев плодит проявления шовинизма и национализма. Потому-то множаться конфликты, и поневоле возникает ощущение, будто сидишь на пороховой бочке». (Черная легенда. стр. 264). Һәм дип дәвам итә:«Не случайно, мне думается, именно в среде славянофилов зародилось научное направление, получивщие название «евразейство». Его приверженцы, чьи труды у нас до сих пор замалчиваются, исходили из того, что Россия имеет два начала — славянское и тюркское. Если бы понимание этого было у Чивилихина, в его книге «Память» не было бы страничек, вызвавших негативное отношение... Вот роман Исая Калашникова «Жестокий век» — о той же эпохе Чингизхана, — он написан человеком не только талантливом, но и эрудированным». (Там же. стр. 266). Россия империясенең символы буларак ике башлы кошның бер башы — көнчыгышка, икенче башы — көнбатышка карап тора. Ни хикмәт, бу тамга-символны ясаган кеше, үзе дә сизмәстән булса кирәк борынгыдан килгән Алтын Урда символын алган икән. Ягъни, бүгенге Русия халыкларына Татулык тамгасын тоеп тәкъдим иткән икән ич!..



Бу тамга да безгә Татар-Русьны, Русь-Татарны бәйләгән символ дип аңларга кирәк... Һәм онытмасак иде: Россия империясе югыйсә бит — күп милләтле халык; бер дәүләткә җыелган халыкларның кадерен белгәндә — бу Ил һәрдаим төрле чәчәкләр белән бизәлгән болынны хәтерләтә... Ә төрле бизәкләргә күмелгән чәчәкләрне гүзәл хатын-кызларыбыз гына түгел, «туң йөрәкле» ир-атлар да яраталар дип яздым да каршымдагы чәчәкләргә күз ташладым. Чәчәкләрем «Әйе» дип, нурларга күмелгән тәлгәшләрен җәя төштеләр кебек тоелды мин бахырыгызга. Әйе, өметсез бер шайтан, диләр. Мин әле өмет итәм, искәрмәстән Русь исеме белән тарихка кереп киткән халыклар да, аларның күп санлы татарлар турында хак тәгаләгә йөз тотып тарихи әсәрләр язган һәм шул ук вакытта гадәти булмаган шовинизм чире белән авырган иезуитлар — «историки-западники» да, ниһаять, аңларлар — бу дөньяда бернәрсә дә — шул исәптән ниндәен генә куәткә ия булмасын империяләрнең яшәү гомерләре дә мәңге булмаган — бер Илдә, бер төбәктә яшәргә язган халыкларга — кабат язам — бер-берсенә ташламалар ясап, борынгы бабаларыннан килгән Ана телләрен саклап, кимсетмичә вә рәнҗетмичә тату һәм дустанә яшәүдән башка чара юк... Ләкин Тарихчы Гали Еникеев әйтмешли: « Вот и получается, что многие в описании «нашествия татаро-монгол» построено на предположениях и подтасовках. И в прямом подлоге в летописах, а также на толкованиях многих неясностей в пользу версии, предложенной в XVIII в. немцом Миллером и его соавторами. Но главное — это массовые сокрытие исторических источников. Не только три листа Лаврентьевский летописи (официально признанное), исчезла огромное масса документов того времени — весь государственный архив монголов («Алтын Дафтер»), собрание законов Моголской державы — «Йазу» (Яса) и «билики» и сокрыто (уничтожено?) было все, преждо всего, китайцами и мусульманами в XIV веке. Что касается документов, находившихся в России, в Улусе Джучи, то, в соответствии со специальным Указом царя Петра I — Татищевым В.Н., Миллером Г.Ф., Байером Г.З. в XVIII в., когда создавалась западниками «официальная версия» истории России, была собрана «необъятная масса» исторических документов, в том числе Казанские и Астраханские архивы, которые не сохранились до нашего времени. Они были сокрыты от нас, а возможно и уничтожены. Среди этих документов, несоменнно, находились и «поволжские источники XIV—XV вв., [которые] могли многое рассказать об истинной истории Золотой Орды-Руси... Л.Н. Гумилев справедливо отмечал, что теория о монголо-татарском иге на Руси была создана лишь в XVIII в. в ответ на определенный «социальный заказ» под влиянием идей о якобы «рабском происхождении русских»... Союз с Орды во второй половине XIII в. принес Северо Восточой Руси вожделенный покой и твердый порядок. Более того, русские княжества, принявшие воюз с Ордой, полнолстью сохранили свою идеологическую независимость и политическую самостаятельность. Русь была провинцией Монголского удуса (Золотой Орды), а страной союзной великому хану, выплчивавшей некоторый налог на содержание войска, которое ей самой было нужно». (эксмо. Москва. алгаритм. 2011. Корона Ордынской Империи, стр. 339).

«Кешене икъдисади, социаль һәм мәдәни хокуклары турында —

Тарихчы галим Рафаил Хаким исә бүгенге Русия түрәләре хакында болай дип яза: «Государственые деятели России страны в большенстве своем относятся к межнациональным проблемам не как политики, а как военные, т.е. начинают или интересоваться лишь при появлении конфлектов и сразу же хватаются за оружие. Они не интересуются историей и культуры народов и в лучшем случае пользуются сведениями из учебников, весьма тенденциозного освещающех эти вопросы. Не секрет, что о татарах в прессе, в том числде и иностранной, гуляют самые дикие представления о нашем народе — татарах»... Отсюда вывод: «Русская национальная идея несовместима с демократей»... ( из книги «Сумерки империи» стр. 34-35— 55).

Менә шундыйрак бәһа бирәләр бүген үк күләгәгә таба кереп барган Бөек Русиягә мөхтәрәм галимнәр Рафаил Хаким һәм Наркас Мулладжанов кебек тарихчылар — күрер күзгә кечкенә, ләкин тирән мәгънәгә ия вә сәяси яктан саллы хезмәтләрендә. Ә бит Русия түрәләренә һәрдаим татар кирәк булды, бигрәк тә язмышларын хәл иткәндә. Әйтик, аякланып килгән Русиягә көнбатыш папасы кул салырга торганда мәскәү русларын Алтын Урда ханы канат астына алып кала ... Ахыр килеп, Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы иңгә-иң килеп сугышкан татарлар турында танылган татар щагыйре Ильдус Гыйләҗев «Түрәләргә ишарә» шигырендә, горурланып, болай дип яза:



Ил чикләрен сакларга да,

Амбразуларны капларга да.

Балта, чүкеч сапларга да,

Көчсезләрне якларга да —

Татар кирәк.

Шахталарга төшәргә дә,

Девон нефтен тишәргә дә,

Сазлыкка юл түшәргә дә,

Себер якка китәргә дә —

Татар кирәк.

Рейхстанга менәргә дә,

Моабитларда үләргә дә,

Ил әҗәтен түләргә дә,

Илне данга күмәргә дә,

Бүләк биргән җирдә генә

Татар сирәк, татар сирәк....

Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге Русия «демократия»дән, уттан курыккан кебек курка.. Чөнки Татарстан Русиягә кергән республикалардан беренчеләрдән булып бәйсезлек байрагын күтәреп чыкты. Әйе, бәйсезлек, бер атка җигелеп яшәү рәвешен вә теләген тәгаенләп дустанә-тату бер Илдә гомер итүне таләп итеп... Бары тик!..

————————————————————

Алсу Алтайда,

Зәңгәр Байкалда,

Истә син, Казан,

Истә һәркайда.

( Хәсән Туфан )



Олуг Мөхәммәт хан

(якынча 1405-1445 еллар яши)

Олуг Мөхәммәд Җәләлетдин улы — Идегәй морза һәм Кадыйр Бирде хан үтерелгәннән соң 1419-1437 елларда Алтын Урда тәхетенә утырып ала. Урыс кенәзләренә ярлык бирә, шул исәптән тарихка Василий Темный атамасы белән кереп калган Мәскәү кенәзенә дә. Кыска гына вакыт эчендә 1437 елда Төркия солтаны Мурад II белән дипломатик-илчелекне җайга сала. Әмма җитди рәвештә хакимиятне үзәкләштерүгә керешкәч, Алтын Урданың канкардәше Кече Мөхәммәд хан тарафдарлары белән бәхәскә керә. Ахыр Алтын Урданың башкаласын ташлап китәргә мәҗбүр була. Әүвәл Кырымга, анда дустанә-татулык тапмагач, гаиләсе һәм ике-өч меңгә якын гаскәрие белән туган яклары Болгар-Казанга таба юл чыга. Кыш якынлашу сәбәпле, Белев шәһәрчегендә кышларга ниятли.

Әмма әнисе Софья һәм рухани атакайлары Макарий коткысына бирелеп, Мәскәү кенәзе Василий Олуг Мөхәммәдкә Белев каласын ташлап китәргә дигән хәбәр ирештерә, хәтта көч белән куып җибәрәчәкмен, дип яный. Янап кына калмый, тиз арада воеводлары Дмитрий Шемяка белән Дмитрий Красный җитәкчелегендә 40 мең гаскәриен Олуг Мөхәммәд өстенә җибәрә. Олуг Мөхәммәд хан бу хәлгә тәмам хәйран кала.

Гадел булмаган бу сугыш турында татар халкының мөхтәрәм тараихчысы Шиһабетдин Мәрҗани: «Хан кулында исә ияреп килгән өч мең чамасы гаскәрнең бер меңендә генә корал, сугыш кирәк-яраклары булган... Кырык мең рус гаскәре бик аз санлы татарларга каршы тора алмыйча, тәмам җиңелеп, күбесе татарларның көчле вә гайрәтле һөҗүмнәреннән, ә беришләре ачлыктан һәм суыктан кырылып һәлак булганнар. Олуг кенәз Василий берничә бояры белән качып котыла. Тигез һәм гадел булмаган канлы сугыш 1437 елның 7 гыйнварында була»,— дип яза үзенең «Казан вә Болгар» хезмәте»ндә. ( 43 бит).

Әле булса Русия тарихчылары исләре китеп язалар — ничек ике-өч мең сугышчысы белән Олуг Мөхәммәд русларның 40 мең гаскәрен җиңгән?.. Ахыр килеп, Алтын Урда тәхетендә утырган вакытта үзенә ярлык биреп, игелек кылган ханны ни өчен Мәскәү кенәзе Василий Белев каласыннан куарга итә?.. Бит Олуг Мөхәммәд бар булган байлыгын алып, гаиләсе һәм ике-өч мең яраннары белән туган ягы Болгар-Казан тарафларына юнәлгән була... Русларның воеводларын җиңсә дә Олуг Мөхәммәд Белевта калмый, мең бәла белән булса да 1439 елның җәендә, ниһаять, ике араны бозмас өчен булса кирәк, Городец каласында туктала (бүген Касыйм каласы). Олуг Мөхәммәд хәтта бу каланы үзенеке итеп игълан итәргә, яугирләре, туган-тумачалары белән биредә тупланып калырга ниятли. Ләкин туган туфрак тарта төшә, җәй килүгә Казан тарафларына таба кузгала. Казан тарханы Галибәк белән уртак тел табып, аны ясак җыючысы итеп калдыра, тәүге хыялын истә тотып, Муромга таба яу йөри. Ахыр Мәскәүгә таба кузгала. Улларын Суздаль тарафларына юллый. Мәскәү кенәзенең көч-куәтен дә ачыклыйсы килә. Шул ук вакытта үзен тәмам Ил иясе итеп тоя башлый. Җитмәсә Сарайдан хәбәр ирешә — Алтын Урда ханнары үзара ызгышып яталар, бер-берсенә кул сала-сала тәхет бүлешәләр икән. «Олы Нугай белән кече Нугайга аерылып, яңа Ил-дәүләткә ия булмакчылар», дигән хак-тәгаләдән ерак йөрмәгән гайбәт тә ирешә. Әйе, ханга биредә аркадаш эзләргә кирәк. Бүген... Алтын Урда гайрәтен биредә оештырырга. Җитмәсә елгыр баскаклары белән кырында Алтын Урда ханнарының алтын бәһа торган мал-товарларын йөртүче Товарбәк иярә. Алтын Урда заманнарындагы кебек, Русия кенәзләре белән берлектә дустанә-тату чшәү максаты белән аерылып китә.

Мәскәү кенәзе Василий да биләмәсенә кереп, тәмам Алтын Урда варисы булып йөргән Олуг Мөхәммәдне күз угында тота. Ханның уллары Суздаль аша Мәскәүгә таба юнәлүләрен ишетүгә, гаскәриләре белән Каменка елгасы буенда татарларны көтеп алырга була. Һәрхәлдә әрсезләнеп киткән татарларны Мәскәүгә уздырмаска, көч белән туктатырга тели. Ләкин Олуг Мөхәммәднең дә, улларының да максаты Мәскәүгә яу йөрү булмый, аның моның өчен көч-гаскәре дә чамалы. Ул Мәскәү кенәзе белән дуслашырга ниятли. Заманында Батый хан Русия кенәзе Александр Невскийны аркадаш-ясакчысы иткән кебек, Алтын Урданы аякландырып җибәрүдә үзенә ныклы терәк эзли. Уй-нияте изге була. Ахыр чиктә кенәзгә ярлыкны да үзе бирде ич. Халыкны бер йодрыкка туплап, Казанны Алтын Урда мәркәзе итәргә... Ә бүген...

Төп максаты — Василий кенәзнең көч-куәтен генә түгел, уй-ниятен дә янә бер тапкыр ачыклыйсы килә. Әйе, ышанырга ярыймы кенәзгә?..

Татарлар якынаюын ишетеп, Мәскәү халкы тәмам курка кала. Ул арада калада янгын чыга. Тоташ агачтан төзелгән өйләр дөрләп яна башлый. Җитмәсә калада кенәз дә юк. Күп тә үтми җир тетри. Шул вакыт уллары Мәхмүт, Касыйм, Ягъкуб тарафыннан Каменка елгасы буенда кенәз Василийның әсир ителүе хакында хәбәр ирешә. Олуг Мөхәммәд уллары янына ашыга. Ниһаять, кенәз белән күзгә-күз килеп сөйләшергә, берләшү вә аркадашлык мәсьләсен хәл итәргә мөмкинлек туачак.

Василий кенәз белән Олуг Мөхәммәднең уллары арасында орыш болай була. Татарларны каршы алырга каладан чыккан Василий кенәз Каменка елгасы буенда көтеп алырга була. Кич җитә, ә көткән татарлар юк та юк. Руслар гадәттәгечә ашап-эчеп, күңел ачып алалар да йокларга яталар.

Иртәнге якта, каравылчылары Василий кенәзгә татарлар Нерль елгасы буенда йөриләр, дигән хәбәр ирештерәләр. Василий кенәз ашыкмый, татарларны үзе туктаган җирдә көтеп алырга тели. Кояш шактый күтәрелгәч кенә, ниһаять, күптән көткән татарлар күренәләр. Руслар ашык-пошык җыенып, татарларны куарга ташланалар. Әмма татарлар качкан кебек кыланалар да, кисәк борылып, русларны ике яктан тулганага алып, орыша башлыйлар. Тәртипсез рәвештә сугыш башлана.

Василий кенәз батырларча сугышкан, күрәсең, бу орышта унсигез яра ала. Руслар җиңеләләр. Татарлар кенәз Василий белән бергә орышта катнашкан боярларны да әсир итәләр. Олуг Мөхәммәднең уллары, Касыйм белән Ягъкуб үзләрен өстен күрсәтү өчен, кенәзнең мөһерле балдагын, муенындагы алтын тәресен салдырып, хаҗи Хәсәнне кенәзнең анасы Софьяга, хатыны Мариягә тапшырырга дип, Мәскәүгә җибәрәләр. Хаҗи Хәсән Мәскәүгә барып, балдак белән алтын тәрене Василий кенәзнең анасы белән хатынына тапшыра. Бу хәл-вакыйга хакында тарихчы Гали Еникеев тәүге күрсәткән хезмәтендә болай дип яза — Василий кенәз үзе Мәскәүгә кайта һәм тиешле акчаны Олуг Мөхәммәткә үзе алып килеп тапшыра. Һәм хак тәгаләгә йөз тотканда ул шулай булган да. Чөнки бу дәвердә Русиядә бөтен рәсми һәм хәтта рәсми булмаган документлар татар һәм рус телендә тутырылган вә алып барылган. Тарихта булган бу хәл дә, бәхәссез, аксиома.

Курмыш кирмәненә туктаган уллары аталары Олуг Мөхәммәд килүгә, әсирләрне әтиләренә тапшыралар. Олуг Мөхәммәд белән Василий кенәз арасында артык дустанә булмаган сөйләшү башлана. Сорау алудагы табын-бәхәстә Олуг Мөхәммәд соңгы сугышта катнашкан үтә тәкъва вә горур вә тәкәббер Казан морза-түрәләре белән бәхәскә керә.

Менә шунда хан кулын күтәрә. Барысын да тынычландыра. Һәм үзе ярлык биреп Мәскәү тәхетенә утырткан Василий кенәзгә кискен шарт куя: «Ил чигем итеп миңа Курмыш кирмәнең бирәсең. Аллаһ кодрәте белән мин башкалам итеп Казан каласын сайладым. Күршең белән тыныч-тату яшәргә вәгъдә иткән хәлдә генә мин сине коткара алам, Василәй», - ди.

Хак булса кирәк, Алтын Урда түрәләре тәхет бүлешеп яталар. «Димәк, — дип уйлый Олуг Мөхәммәд, Василий кенәздән сорау алганда, — миңа Сарайга кайту юлы киселгән. Каладыр бер чара: сайлаган Казан каласын башкала итеп, биредә төпләнеп калу. Ә моның өчен иң әүвәл үзем ярлык биргән күрше Мәскәү кенәзе белән ил чикләрен ачыклау зарур. Менә биредә, Курмыш кирмәнендә барган табында хәл итү кирәк бу четерекле хәл-мәсьәләне»...

Шуларның барысын да исәпкә алгач, Олуг Мөхәммәд Мәскәү кенәзе Василийга тәгаен шарт куя:

— Мин, Василәй кенәз, сиңа ярлык бирдем. Мин башбирмәсне әсир иттем. Хакимлек ярлыгын мин башка берәүгә дә бирә алам. Әйтик, сәнең ерак булмаган туганың Дмитрий Шемякага... Ә син тәүфыйксыз Василәй кенәз, үз нәүбәтеңдә бер чараны сайла: үзара тыныч рәвештә килешүнеме, сугышны сайлыйсыңмы?..

—Мин килешү ягында, олуг хан, килешү ягында…

—Алай булса тыңла, Василәй кенәз, тыңлагыз, улларым-яраннарым, Казан түрәләре — сез дә. Мин Казан ханы буларак, Василәй кенәз, 25 мең алтын бәһасенә сине азат итәм. Тиешле бәһане алырга яраннарым сине озата барырлар. Ә син миңа, тәүге мәлдә әйткәнемчә, ил чиге итеп, Курмыш кирмәнең бирәсең һәм ике арада дустанә-тату яшәү килешүенә тамгаң саласың. Киресе булганда, мин сиңа әйттем инде, ярлыкны Дмитрий Шемяка кенәзгә бирәчәкмен. Бигич морза Шемяканы яхшы белә, мин Бигич морзамны хәзер үк илче йөзендә Шемяка кырына җибәрәчәкмен.


  • Әйттем бит, мин бар шартлар белән дә килешәм, олуг хан...

Автордан: «Ләкин кайбер тарихчылар, «Василий кенәз вәгъдә иткән алтын-көмешне Алтын Урда дәвамы Олуг Мөхәмммәткә ҮЗЕ китереп бирә» дип язалар. Бу хәл-гамәлне (Корона Ордынской империи) хезмәтен язган мәртәбәле галим Гали Еникеев тә раслый. Мин бераз чамалыйм, бу четерекле бәхәсне дә Русия елъязмасын әвәләгән, ягьни тәхеттә утырган романовлар дәверендә иеузит Герарт Миллер кебек немец галимнәре өстәгәннәр. И «... но главое — это массоовые сокрытие иситорических источников. Не только три листа из Лаврентьевской летописи ( официально признананное), исчесла огромная масса документов того времени — весь государственный архив монголов...» (стр.339). дип язмас иде.

*** ***


Казан тарафларына килә-килүгә үк, Олуг Мөхәммәд, чарасыз калган кешедәй, үзенә төпле аркадаш эзли. Һәм, нигәдер, аркадашы итеп Мәскәү кенәзе Василийны сайларга була. Шул ук вакытта Василийның башка «камырдан» әвәләнгән икәнен дә шәйли. Византия императоры Михаил Полиолог каныннан. Ахыр килеп, Белевта булган орыш-сугыш та күз алдыннан китми. Шул сәбәпле Мәскәү тәхетен даулаган Василийның ерак булмаган туганы Дмитрий Шемяка кенәзгә кул астындагы Бегич морзаны юллыйм дип яный. Шушы сүзләре белән кырындагы Василий кенәзне тәмам шомга калдыра. Чынлап та, Олуг Мөхәммәд Василий кенәзгә биргән ярлыкны аның ерак булмаган туганы Шемякага бирсә?.. Алай да Олуг Мөхәммәд Василий кенәзне тагын бер сынап карарга була.

Василий кенәз куйган шартлар белән килешү белән Олуг Мөхәммәд кенәзгә тәфсилләп аңлата: «25 мең алтын тәңкә сине азат иткән өчен, ә Сарайга дигән 200 мең салымны да безгә бирәсең. Һәм ары таба кенәздән — ясакны таралып-сибелеп килгән Сарайга түгел, ә Олуг Мөхәммәднең мәркәзе буласы Казанга түләргә тиеш буласың»...

Василий кенәз тиешле акчаны бирергә риза була, килешү кәгазенә балдагындагы мөһәрен суга. Шуннан соң гына Олуг Мөхәммәд Василий кенәзне азат итә. Ә Сарайга түләнәсе 200 мең акчаны алырга Мәскәүгә 5000 атлы гаскәр юллый. Сарайга җибәреләсе акчаны Мәскәүнең чукынган татар бае Лука Строганов бирә. Татарлар тиешле акчаны алып, кайтыр юлга чыгалар һәм исән-имин Олуг Мөхәммәдкә кайтарып тапшыралар.

Менә шунда орышта катнашкан һәм Олуг Мөхәммәдне җиңүләрдән-җиңүләргә илткән ханзадәләр генә түгел, аксөякләр вә йөзбашлар да ханга ризасызлык белдерәләр. Бигрәк тә яу-орышларда һәрдаим атасының уң кулында булган Мәхмүт углан әтәчләнә. Аңа орышта актив катнашкан Казан морзалары кушылалар. Имеш, нигә 200 мең сумны орышларда катнашкан — ханзәдәләргә вә гаскәриләргә өләшмисең!?

Олуг Мөхәммәд улларын вә яраннарын тынычландырырга тырыша. Әмма каннары кызган халыкны тыя да, тынычландыра да алмый. Гауга-талаш корал куллануга кадәр барып җитә.

1445 елның 17 ноябрендә азат ителгән Василий кенәз Мәскәүгә кайта. Акчаны алып кайтырга морзалар җитәкчелегендә төмән гаскәр китә.

Акча тулысы белән Курмышка кайта.

Әмма татарлар өчен акча бүлү ачы фаҗигагә – талаш-ызгышка әверелә. Акчаны үзара бүлешү башлана. Бу хәл-гаугага Олуг Мөхәммәд катгый рәвештә каршы чыга. Шул вакыт һич көтелмәгән хәл була — кенәзне юк кына бәһа белән азат иткән Олуг Мөхәммәдкә каршы Казан аксөякләре — «синең урыныңа Мәхмүд угланны хан итеп игълан итәбез» дип яныйлар. Янап кына калмыйлар, Мәхмүд углан катнашы белән тәмам кызып китеп, Олуг Мөхәммәдне һәм аның кече улы Йосыфны үтерәләр. Аталары һәм энеләре Йосыф үтерелүен ишетүгә, Касыйм белән Ягъкуб яугирләре белән ханның аркадашы буласы Василий кенәз тарафына качып китәләр...

Җиде-сигез ел Казан ханы булып торган, ныгып-аякланып киткән башкалага нигез ташын салган диярлек ханны кайда күмгәннәр — Курмыштамы, Казанга алып кайтыпмы — тарихта кош теле хәтле дә мәгълүмәт калмаган.

Шунысы мәгълүм, атасын үтерүчеләр ягына чыккан Мәхмүд тарафдарлары белән Казанга кайта. Бу вакытта Казан тәхетендә утырган һәм Олуг Мөхәммәдкә буйсынган Галибәкне сарайдан куарга керешә. Галибәк каршылык күрсәтә. Мәхмүт көч куллана, Галибәкне үтерә һәм тәхетне били. Тарихчыларның күбесе — олысыннан алып кечесенә кадәр — туган-тумача арасында килеп чыккан үтереш-кырышны кем дә түгел, Олуг Мөхәммәднең туган-тумачалары — Болгар-Казан морзалары — аксөякләр кузгаталар, дигән фикер уздыралар.

Ә бит күптән түгел генә, шул ук кан коючылар, тантаналы төстә Олуг Мөхәммәдне Казан тәхетенә утыртканнар иде. Казан иленең беренче ханын котларга Хаҗитархан, Азак һәм Алтын Урданың башка тарафларыннан исемле тархан-бәкләр килеп, Казан халкын һәм Олуг Мөхәммәт ханны котлаганнар, хәтта борынгы бабалары төркиләргә хас, ак киездә күтәреп олуг хан итеп игълан иткәннәр иде. Әнә шулай Алтын Урда кисәкләргә таралып-сибелеп барганда, ил-империянең төньяк тарафында мөстәкыйль вә бәйсез булган ил-дәүләт — Алтын Урданың яңа башкаласы Казан пәйда булып ала. Ләкин казанлылар нинди кан коюларга барсалар да, Олуг Мөхәмәмд куйган максат-хыялга ирешә алмыйлар. Олуг Мөхәммәд тәхеттә утырганда ил куәтен күтәрү өчен Әстерханга, Кырымга, Азов тарафларына илчеләрен юллый, андагы каңгырып йөргән халыкларны Казан тарафына чакыра, тору вә яшәү өчен шартлар тудыру турында ышандыра. Ни гаҗәп, Оуг Мөхәммәднең тырышлыгы юкка китми, Казан тарафларына чынлап та бик күп халыклар күчеп утыра. Олуг Мөхәммәд хыялы вә тырышлыгы белән Алтын Урда мәркәзе буласы Казан соңгы җиде-сигез ел эчендә тәмам таш-кирпечкә төренә, яңадан-яңа биналар калкып чыга...

«Олуг Мөхәммәд хан гайрәтле, акыл белән эш итә торган сәргаскәр була. Ул беркайчан да дошманны җиңү белән горурланмаган. Ул бары тик Алтын Урданы тәүге куәтенә кайтарырга тырышкан. Кыска гына вакыт эчендә Казан каласын тәмам сәүдә үзәгенә әверелдерә, кальганы яңарта, каланы төзекләндерә, Кремль диварын таш-кирпечтән күтәртә. Олуг Мөхәммәд тәхеттә утырган — җиде-сигез ел эчендә Казан танымаслык булып үзгәрә. Ул гынамы, «...борынгы Болгар дәвамы буларак, Казан көнчыгыш Арупоның сәүдә үзәге булып китә», дип язалар борынгы, тәүге һәм хәтта бүгенге тарихчыларыбыз.

Угланны кан коюга котырткан хыянәтче аксөяк Кече Мөхәммәд тарафдарлары Кара Якуб — Мәхмүт шаһзадәне чарасыз итә булса кирәк, әмма яшь хан Казанга кайтып тәхетне биләсә дә сер бирми, эчке бер киеренкелек белән Ил-халык белән идарә итә башлый.

Тарихчы Һади Атласи хезмәтендә Мәхмүд хан турында мондый юлларны укырга була: «Мәхмүд хан чаяннан яманрак, арысланнан усалрак, ерткыч һәм эчүче углы булды. Олуг Мөхәммәд ханның үтерелүе углы Мәхмүд хан тарафыннан булганлыгы ачык беленәдер... Үзенең кечек углы Йосыф белән бергә Казанда үлде. Һәр икесе олы углы Мәхмүтәкнең пычагы белән суелдылар. Олуг Мөхәммәд Казанда 7 ел падишаһлык итте». (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөембикә. Казан ханлыгы. 222 биттә).

Хәзерге заман татар тарихчысы Мәсгуд Гайнетдин үзенең «Мәңге тоныкланмас көзгебез» хезмәтендә Олуг Мөхәммәд турында болай дип яза: «Олуг Мөхәммәд хан сәяси программасының Казан татарлары тарафыннан юкка чыгарылуы, Русия илендә бердәм дәүләтчелекне активлаштыруга китерә. Василий кенәз Олуг Мөхәммәднең сәяси планын алып, Мәскәү кенәзлеген үзәкләштерүгә ирешә. Бер сүз белән әйткәндә, Мәскәү империясенә нигез ташын Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд сала, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар… Олуг Мөхәммәд ханның үтерелүе — Казан ханлыгының җанын алуга тиң мәкерле гамәл була»... (Мәсгуд Гайнетдин. Мәңге тоныкланмас көзгебез. 138 – 139 битләрдә).

Заман тарихчысы Гали Еникеев исә Олуг Мөхәммәткә һәм Василий кенәзгә үз бәһасен бирә: « И вот ответ — «давний пративник Василия Дмитрий Шемяка организовал заговор и был провозгашен великом князем. По приказу его Василий был аристован и ослеплен. То есть, выкололи велмкого княза глаза, стараясь сломит волю и заставить остказаться от великнжеского простола... Но не тут-то было — Василий не такой уж безвольный оказался, хотя по легенде западников и «попал в плен» и «привел татар в поисках денег, чтобы выкупить самого себя», находясь в собственной стране... Он собирает вокруг себя сторонников (мелкие дворяне, обедневшие князя, оставшиеся ему верными, деятили церкви) и воюет с узурпаторами — то есть с войсками русского князя Шемяки. И в плен не попадает, хотя и слепой. А татары, вместо того, чтобы, махнув рукой на «бестолкового и бедного заложника» (у него даже сторонники — «обедневшие князя») — почему-то воюют на его стороне, причем целый год и не одно сражение. «Непосредственным результатом гражданской войны было усиление власти великого князя Московского — Василия» (там же). В результате, восстановив свою власть в стране, Василий дает татарам — сыновьям Улу-Мухаммеда то, о чем просил у него их отец — земли для поселения на юго-восточных окраинах Московии — и образуется Касимовское ханство со столицей Касимов.

И вывод может быть здесь только один — при условии, что большинство из действующих лиц описанных событий — татары и князь Василий, и русские соратники великого князя были в здравом уме и твердом рассудке: «... никакого пленения Василия татарами» не было. И «привода татар Василием в поисках денег для выкупа себя из плена» тоже не было. Все это вымешлено для оправдания заговорщика узурпатора Шемяки — судя по всему — западника. И еще для очернения татар и особенно для того, чтобы представить Василия «безвольным рабом татар». Был союз у Василия с татарами — и еще до мятежа и его свержения узурпаторами, унаследованный им от деда и отца союз. Верные этому союзу, помогли татары восстановить государство Московское — оно для них было, по всей видимости, свое, так как после распада Орды другого Центра не было в державе. И вот еще интересный факт — создание этого «вассальное» татарского государства сильно подняло престиж князя Московского в татарском мире, который уже потерял единство. Но мы знаем, было еще одно татарское «вассальное», точнее — союзное государство у Москвы. Это Темниковское княжество, улус Орды еще с XIII в., оставшееся союзником Москвы после распада Орды-Центра. Который до своего распада также был союзником Московского княжества. Поэтому нельзя никак отрицать, что престиж у Москвы «в татарском мире был и до создания Касимовского ханства. И пришли на помощь Василию татары, а не за вымешленным «выкупом... Московксое государство было русско-татарским, двуязычным государством. Объективные факты подтверждают это: монеты чеканились московские на двух языках, включая и период Ивана Грозного. Составленные в XV в. включительно и чудом сохранившиеся доныне документы Московского государства свидетельствуют, что великие московские князья накладывали на них резолюции на татарском языке. Писали русские князья это резолюции не только на татарском языке, но и тем самым уйгурским письмом (там же), который был основным рабочим письмом державы монголов. Понятно, что не все документы московских князей сохранились — не дошли до нас, естественно, «бумаги с татарскими письменами и книги на татарском языке», обнаруженные своевременно «составителями русской истории» — романовскими историками-немцами... И великие князья говорили в Кремле по-татарски, ключая Ивана IV, «посадившего на престол Касимовского хана». Говорили по-татарски русские князья с самого раннего детства, с того возраста, как только вообще начинали разговаривать — например, тот же Иван Грозный... Татарский мир того времени был весма обширен. Кроме Касимовского ханства и Темниковского княжества татары жили в Южной Сибири, в бассейно реки Яик (ныне Урал) на Южном Урале, Нижний и Средний Волге, в Крыму, Северном Причерноморье и степях от Северного Кавказа ( р. Кубань) до Волги вкючая, Донские степи, где татары жили множестве среди казаков»... (там же. стр. 400, 401. 402.403.404).

Мин, кадерле укучым, мәртәбәле тарихчы Гали Еникеев сүзләре белән килешәм һәм татарларга каһәр укыган галимнәргә үз халкым тарафыннан каһәр укыйм. Нигә кирәк булды икән исемле галимнәргә хак тәгаләгә йөз тотып язылган Русия тарихына нәкъ менә Русия кензләрен яклап яшәгән, иң мөһиме, бердәм Ил булып көн күрергә теләк белдергән татарларга дөнья халкы алдында каһәр уку. Һәм кем алдында ялагайлану, ни сәбәпле?..



Җавап бер булыр — европалы Филаред килеп, патша тәхетенә Роман исеме белән кереп киткән яранын тәхеткә күтәргәннән соң бащлана татарларга яла ягу. Илнең бар кимчелекләрен алардан күрүгә оятсыз йөз белән борылганнан соң. Моны бер мин генә түгел, Русиянең мәртәбәле галимнәре дә үз хезмәтләре белән раслыйлар. Әйтик, ялганга һәм оятсызлыкка йөз тоткан тарихчылдарга каршы без татарларны яклап һәм хак-тәгаләне ачыклап язган Г. В. Вернадский, Л. Н. Гумилев, С. Г. Кляштерный, Г.В. Носовский һәм А. Т. Фоменко, А. А. Шахматов, заман тарихчысы Александр Бушков, В. Н. Демин хазмәтләрен күрсәтер идем... Ләкин әүвәл башта укучыларымны искәртеп үтәсем килә —

Каталог: file
file -> Симон маркиш
file -> Падение Трои Пьеса в 5-ти действиях
file -> 2. в греческом языке существует три слова для обозначения понятия «слово» «эпос», «логос» и
file -> Қазақстан Республикасы Қорғаныс министрінің 2016 жылғы 22 қаңтардағы №35 бұйрығымен бекітілген тиісті деңгейдегі білім беру бағдарламаларын іске асыратын Қазақстан
file -> График предоставления респондентами первичных статистических данных по общегосударственным статистическим наблюдениям в июне 2013 года
file -> 66 баспасөз релизі қаржы нарығындағы ахуал туралы


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет