Тамырлары белђн гун-сљннђргђ, Идел буе Болгар-Татар дђњлђтенђ килеп ялганган Казан хљкњмђте ханнары—



жүктеу 0.84 Mb.
бет2/4
Дата07.05.2019
өлшемі0.84 Mb.
1   2   3   4

Беренче искәрмә: 1552 елның көзге айларында Казан каласын яулаган Мәскәү патшасы Иван Грозный Казандагы мәчетләрнең күплегенә һәм матурлыгына хәйран калып, яраннарына болай дип боера: « Һәр мәчет урынына ике чиркәү күтәрергә!» Бу сүзләрне, әлбәттә, митрополит—руханый Макарий әйтә. Иван руханиенең бер сүзенә дә каршы килә алмаган. Бит рухани Макарий кенәзнең мөгаллиме һәм бу мәлдә идеологы да һәм шул ук вакытта кенәз аның гүя «колыдыр»... Искәртеп үтәм, соңнан, кирәге калмагач, Русиянең яшь патшасы руханиен үз кырыннан — Мәскәүдән көнбатышка кадәр үк сөрә...

Икенче искәрмә: Тарихи мәгълүматларга караганда Казандагы 16 чиркәү Олуг Мөхәммәд нигезләгән мәчет нигезендә утыра. Аннары безнең археологларга Кремль җирлегендә булган ханнарның кабер ташларын да әллә кайлардан эзлисе юк, ул ташлар, Казан егылгач, чиркәүләр нигезенә салына. Дөньяви хәлләр вә Казанның егылу тарихын яхшы белгән мөселманнарның берише мәчетләрдә очрашкан саен, әллә зарланып, әллә замана таләпләре белән килешеп, бигрәк тә христианлашканнары еш кына: « ...изге ташларыбыз бер йорттан икенче йортка күчте» дип, зарланырга яраталар. Хәтта «изге юлга» баскан диндарларыбыз тәгаенләгән соңгы «ноктаны» бары тик вакыт куячагын нигәдер оныталар. Ахыр килеп, ни өчен үз халкыбызның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр хак тәгаләгә йөз тоткан тарихыбызны мәктәп балаларыбызга укытмауларын истән чыгаралар булса кирәк. Бу хакта Русиянең олуг гуманисты Л.Н. Гумилев «От Руси до России» хезмәтендә бөтен Россия халкына мөрәжәгать итеп, болай дип искәртеп калдыра: «... Соответствовать самому себе можно в любой период истории; можно жить, остоваясь самим собой, обрекая себя на сложную судьбу, и тогда, быть может, именно вы прикоснетесь к струне истории, и она зазвучит от вашей руки»... (Предисловие). В конце VI в. границы Тюркского кагана сомкнулись на западе с Византиеей, на юге с Персией и даже Индией, а на востоке с Китаем. Образование этой державы стало в какой-то мере переломным моментом в истории человечества, потому что до сих пор средиземноморская и дальневосточная культуры были разобщены. В этой сетуации тюрки-татары не только играли роль посредников, но одновременно развивали и собственную культуру, которую считали возможным противопоставить культуре Китая, Ирана, Византии и Индии. Но еще более, чем материальная культура, поражают исследователя сложные формы общественного бытия и социольные институты тюрков, иерарахия чинов, военная дициплина, дипломатия, отработанное мировозрение...» (Древние тюрки. Послесловие).

«Археологические и литературные памятники — эхо давно минувшей поры, застывшее в камне, бронзе, золоте, бумаге. И чем мощнее звучит это эхо, тем сильнее желание узнать о «голосе», издавшем столь величественные звуки. Однако в истории с кипчаками подобного не случилось: их голос никто не хочет различить в разноголосище древних культур и народов. Их эхо уходит в пустоту неуслышанным. Европа довольствуется находками и открытия XIX го века, новые кипчакские страницы уже не страшат — у западных ученых заметно ослаб интерес к древней Степи... В России в XX веке сложилось еще хуже. После Октябрьского переворота началась борьба с пантюрскизмом — власти объявили открытый бой всему, что связало с тюрской культурой. А людей, носителей этой культуры (крымских татар, карачаевцев, балкарцев, ногайцев), в 1943-1944 годах подвергли физическому уничтожению. Тюркологов в 1937 году репрессировали одними из первых. Был уничтожен чуть не весь небогатый цвет советского востоковедения». (Мурад Аджи. Полынь половесткого поля. стр. 165).

« Татарский мир того времени был весьма обширен. Кроме Касимого ханства и Темниковского княжества татары жили также Южной Сибири, в бассейне реки Яик (ныне Урал), на Южном Урале, Нежной и Средней Волге, в Крыму, Северном Причерноморье и в степах от Северного Кавказа ( р. Кубань) до Волги включая Донские степи, где татары жили множестве среди казаков... ( Гали Еникеев. Корона Ордыской империи. стр. 104).

*** *** ***

Йөрәктә эзләр калдырырдай гыйбрәти сүзләр. Шушы дәвердә Ауропа йолдызы Русия руханиларына нурларын сибә. Ике кеше, ике шымчы Русиядә дала халыклары белән утраклар арасына — чөй кагуга керешәләр. Беренчесе Рим нәселеннән килгән Алексей (1645-1676) патша — яшь, үҗәт. Польшага барып белем алган, ауропалылардан нотык-вәгазьләр тыңлап кайткан кеше. Икенчесе Никон гомере буена хакимияткә өмет итеп, ил белән чиркәү аша идарә итәргә омтылган, шул ук вакытта канкардәш угры-фин халыклары өчен Русиядә тиңе булмаган чиркәү салып, ил-дәүләт дилбегәсен үз кулына алырга үтә үҗәтлек белән керешкән рухани. Ә бит угры-фин халыкларыннан күтәрелгән рухани Никонның теләге изге була — ничекләр булса да чиркәүгә генә түгел, телтуган угро-фин — мордва, мукшы, эрҗә халыкларына да мөстәкыйльлек китереп, дин вәгазьләрен ана телләрендә үз халкына җиткерү һәм Мәскәү түрәләре көнләшерлек дәүләтчелек билгесе итеп чиркәү күтәрү була… Бит Мәскәү төбәкләре бу мәлдә әле угро-фин халыклары җирләре, аларның туган туфраклары… Ошбу халык таралып-сибелеп бетмәгән…

Ары таба, тарихчыларыбыз бабаларыбызның хак тарихын очын-очка ялгый алмагач, ягъни мөхтәрәм галимебез Ризаэддин Фәхреддин әйтмешли, «моңа мөмкинлек булмагач», әллә Ил түрәләребез миф һәм уйдырмалардан торган Русия империясе елъязмасы «сәясәтенә» гадәтләнеп баралар, әллә үз бабаларының хак тарихларын белмиләр, әллә канафейләрен югалтмас өчен, белергә теләмиләр, дигән фикергә килеп, хак тарихыбызның нигез ташын актарырга керештем. Ярты гомеремне шуңа сарыф иттем. Тарихта «пассианарность» теориясенә нигез ташын салган олуг тарихчы Лев Николаевич киңәше белән, ниндидер күләмдә яздым да. Ләкин мин бабаларыбыз тарихының бары тик чирегеннән-чиреген генә бирә алдым дип уйлыйм. Әйе, алган булсам әле. Ә тарихыбыз биниһая зур, тирән, күләмле һәм борынгы. Язган хезмәтемнең чылбыры итеп, төрки-татар халкының тарихын дәвам итәргә хыялланган Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәднең Казанга күчеп килгән дәвер-гомере хакындагы бәян-сәхифәмне дә читләтеп үтмәдем. Бу бәян-сәхифәмне язуымның төп сәбәбе шул иде, туганкайларым... Чөнки бу мөхтәрәм хан Казан төбәгенә урнашып, Алтын Урда ханлыгын аякландырып җибәрү уй-теләге вә хыялы белән яшәгән һәм шул максат белән бирегә таба килгән һәм, җиң сызганып, шул максатка керешкән олуг шәхес була...

Ошбу сәхифә-бәянне хак тарихыбызгы якынайту өчен үз заманында көнбатышка киткән һәм анда «Фәлсәфи тарих» хезмәтен язган тарихчы кенәз Н. С. Трубецкий сүзләре белән төгәллисем килә, чөнки татарларның хак тарихына алтын хәрефләр белән тарихка кергән һәм «евроазиялеләр» санында йөргән һәм ул гынамы, минем мөгаллимем Лев Николаевич Гумилевның иңдәше булган нәкъ шул «олуг шәхес» Русия шовенистларына болай дип яза: « ... ни один нормальный народ в мире, особенно народ, организованный в государство, не может добровольно допустить уничтожение своей национальной физиономии во имя ассимиляции, хотя бы с более совершенным народом»... И далее продолжает: «Понять, что ни «я», другой не есть пуп земли, что все народы и культуры равноценны, что высших и низших нет...».

Евразия җирләренә урнашкан һәр халык-милләтнең «йөз-телен» югалтмыйча дустанә-тату яшәү өчен моннан да төгәлерәк әйтү мөмкин түгел. Чөнки галим Николай Трубецкий ошбу зур дәүләткә оешкан Русия түрәләренә генә түгел, Русия империясенә кергән безгә дә «милләтара» «дустанә вә тату» яшәгән хәлдә генә «озын гомерле булырсыз», дигән тәкъдим-васыятен язып калдырган икән ич, ләбаса!..

Из книги Л. Н. Гумилева (Судьба и идеи. стр. 171).

————————————————————



Таушалмаган Сөюемне, Казан,

Пышылдарга сиңа бүген базам.

Данлы исемеңне мәңгелеккә

Дога итеп язам: Казан… Казан…

Мостай Кәрим.

Мәхмүд хан

(яшәгән гомере якынча 1430—1464 еллар)

Мәхмүд хан атасы Олуг Мөхәммәд исән чакта атаклы гаскәрбаш була. Белев сугышында искиткеч батырлыклар күрсәтә. 1545 елда булган Суздаль каласы тирәсендәге сугышта да, Мәскәү кенәзе Василийны да ул әсир итә. Русия ельязмаларында да Мәхмүд исемен атасы Олуг Мөхәммәд белән бергә искә алалар. Энеләре Касыйм белән Ягъкуб та һәрдаим аның белән бергә булалар. Русия тарихчысы Николай Карамзин: «Мәхмүд русларны яратмый иде», дип яза.

Атасы үтерелгәннән соң Мәхмүд хан Казан тәхетенә ия була. Тәүге гамәле итеп, Мәскәү җирләренә яу йөри, ләкин шактый зур югалтуларга дучар ителеп кайта. Шул хәлдән соң ары таба Мәхмүд хан Мәскәү белән әлләни исәпләшмәскә тырыша, Казанда төпләнгән Мәскәү тарафдарлары, бигрәк тә Казанга күчеп килгән чукынган татар куштаннары мөселманнарга килешмәгән шартлар куялар. «Н» киткән православия руханилары ханнарның сарайларына кереп, хатын вә кызларын чикләнмәгән рәвештә өшкереп йөрсеннәр дигән шартларны куялар», - дип язарга мәҗбүр була.( 54 биттә.)

Шушындый хәлләрдән соң Мәхмүд хан Мәскәү руханиларын гына түгел, сәүдәгәрләрен дә Казан базарларына керүне чикләргә тели, әмма максатына ирешә алмый. Ә Казан бу дәвердә Урта Азия, Себер, Иран, Кавказ арты халыклары вә илләре белән тыгыз элемтәдә тора — сәүдә итә. Әлбәттә бу базарларга Мәскәү сәүдәгәрләре дә киләләр. Кыска гына вакыт эчендә Идел утравында халыкара ярминкә ачыла. Казан халкы күзгә күренеп байый. Мәскәү боярлары һәм сәүдәгәрләре моңа көнләшеп карыйлар.

Мәхмүд хан егерме елга якын Казан тәхетендә утыра. Бу дәвердә Казан ханлыгы зур көч тәшкил итә әле. Мәхмүд ханның үзара уртаклыкны, татулыкны сайлаган сәясәте ике якка да тынычлык китергән булса кирәк. Ике арада сәүдә итү дәвам иткән. Олы утрауда ярминкә ачылгач, Казанга төрле илләрдән сәүдәгәрләр агылган. Казан Идел буендагы шәһәрләр өчен тәмам башкалага әверелеп, илләр белән сәүдә итү дилбегәсен үз кулына алган. Дәүләт администрациясе тәгаенләнеп, дәүләтнең эчке төзелеше ныгыган. Тик менә Мәхмүд хан мәскәүлеләргә никадәр баш бирмәскә тырышса да аларга әлләни комачаулый алмаган, гомерен эчү-салу белән уздырган.

Нәкъ менә Мәхмүд хан Казан тәхетендә утырганда мәскәүлеләр ханның эчү-салу гадәтен белеп, үтә үҗәтлек белән үз сәясәтләрен уздыра башлаганнар. Аеруча үткерләре сарайга үтеп кергәннәр, хан табыннарында күңел ачканнар. Изге теләге, уй-хыялы һәм кылган гамәлләре белән Казан төбәгендә Алтын Урданың башкаласын аякландырып җибәрергә керешкән атасы Олуг Мөхәммәд ханның һәм кече энесенең гомерләрен өзгән угланга Аллаһ бу каһәрне үзе җибәргән булса кирәк. Мәхмүд хан кулына сеңеп калган атасының канын күпме генә юарга тырышса да юып бетерә алмаган, бу яман гамәле безгә кадәр килеп җитте. Яшь ханның атасы гомере исәбенә, бигрәк тә татарлар башкаласы Казан язмышы исәбенә тәхеткә, түрәлеккә күтәрелүне Аллаһ кына түгел, халык та каһәрли. Бу каһәр гасырларга сузыла, чөнки Мәхмүд ханның вафат булган көне-елын түгел, фани дөньяны хәрам хәмер эчеп ташлап китүен бары тик Русия тарихчылары чыганакларына гына таянып языла. Ахыр чиктә Мәхмүд ханның 1461 елда әле тәхеттә утыруы раслана...



Мин дә синең шул Казан көлләрендә

Сүнми калган утлы күмернең

Бер чаткысы — дөрләп китәр идем,

Изге канат җилпеп җил иссә!

Сафуан Муллагалиев.

Халил хан Мәхмүд улы

(1427-1467 еллар)

Мәхмүт хан үлгәннән соң, аның Хәлил һәм Ибраһим исемле ике улы кала. Тәхеткә Хәлил чыга. Ләкин Хәлил хан Ил белән шулкадәр кыска вакыт идарә итә ки, хәтта кайбер тарихчылар андый ханның чынлыкта булу-булмавын шик астына куялар. Урыс елъязмаларында Хәлил исеме бөтенләй телгә алынмый. Ләкин аның исеме XVI нчы гасыр сәяхәтчесе Сигизмунд Герберштейнның «Записки о Московии» дигән хезмәтендә искә алына. Шулай ук Карл Фукс та үзенең 1817 елгы хезмәтендә, Казан ханнарының борынгы татарча исемлегеннән файдаланып, Хәлил исемен телгә ала. Һәм татарлар турында болай дип яза: « Татары, горды, честолюбивы, гостеприемны, сребролюбивы, чистоплотны, по их состоянию довольно просвещенны, почти несуоверны, рождены для торговли, хвастливы, между собою дружелюбны, искательны, вкратчего своиства, во всем умеренны и довольно трудолюбивы». Һади Атласи исә үз хезмәтендә, югарыда язганымча, Мәхмүд ханның чын йөзен ачып бирә: «Мәхмүт хан белән Ибраһим хан арасында Хәлилнең булуында һич шөбһә юктыр», - дип белдерә һәм аның Олуг Мөхәммәд оныгы икәнен, өч ел чамасы ханлык итүе белән дә исбатлый. Шул ук мәгълүматны Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтендә дә очратабыз. Олуг галимнең саллы хезмәтендә: «Хәлил Тимер морзаның кызыннан туган углан», дигән юлларны укырга була. Җитмәсә яшь хан нугай морзасының кызына өйләнгән булган икән. Менә кайчан нугай фиркасе — тарафдарлары Казан тарафларына үтеп керә башлыйлар — Хәлил хан тәхеттә утырганда.

Хәлил хан 1467 елда үтерелә дип исәпләнә. Балалары булмый.



Туксан башлы Урданың

Туксан улы бер булып

Айдалага килгәндә

Алар белән ант тотты.

Көрәшеп барын мин ексам,



Мин барына баш, - диде. —

Көрәшеп берең мине екса,

Улыгыз миңа баш.”

Идегәй дастаныннан.

Ибраһим хан Мәхмүд ханның икенче улы

(яшәгән гомере якынча1427-1478 еллар)

Ибраһим хан Мәхмүт ханның икенче улы. Хәлил хан үлгәннән соң аның Нур Солтан исемле тол калган хатынына никахланып, ил белән идарә итә башлый. 1467 елда Казан тәхетеннән Хәлил ханны куа (үтерә дип язучы тарихчылар да бар) һәм тарихта Ил белән идарә итүне үз кулына ала, дигән фаразлаучылар да бар.

Ни чара кылмак кирәк, ошбу углан да, йөзе белән Мәскәү кенәзенә таба борылырга мәҗбүр ителә. Шул ук вакытта Калачык-Городец каласында хан булып утырган Касыйм хан да мөстәкыйль яшәгән Казан тәхетенә килү турында хыяллана. Куйган максатына ирешү өчен Казан ханлыгының кайбер түрәләре, морзалары белән актив хат алыша, ике арада үзара язышу, фикер алышу башлана. Ахыр, Касыйм хан тарафдарлары фиркасе, Ибраһим ханны тәхетеннән төшерергә дигән нияткә килеп, аның урынына Касыйм ханны чакырырга дигән карарга киләләр. Касыйм хан бу алхәбәргә шул чиккә җитеп шатлана ки, эч серен Мәскәү кенәзенә сөйләп бирә. Кенәз исә Казан ханлыгына бәйләнергә җай-әмәл тууына сөенә-сөенә тиз арада Касыйм ханны яубаш итеп, аңа кенәз Оболенский җитәкләгән рус гаскәрен дә ияртеп казанлылар тарафына берече тапкыр яу оештыра.

Әнә шулай Касыйм хан яугирләре һәм рус гаскәре белән 1467 елның 14 сентябрендә Казан тарафларына таба юл чыга. Юл башында үз яугирләре белән Касыйм хан бара.

Ләкин Казан тәхетен биләгән яшь хан Ибраһим да йоклап ятмый икән. Мәскәү гаскәре башында башында Касыйм ханның Казанга таба яу кузгалуларын белеп алган Ибраһим хан елгыр яугирләре белән чакырылмаган кунакны Идел буенда ук каршы алырга ниятли. Иң әүвәл баскынчыларга Идел аша чыгарга бирми, ахыр атыша башлыйлар. Баш бирмәс касыймлылар көймәләргә төялеп Иделне кичмәкче булалар. Көтмәгәндә җил-давыл кузгала, көчле дулкыннар көймәләрне суга каплый. Казан тәхетен күрүдән өметен өзгән Касыйм хан, шактый югалтуларга дучар ителеп, үз биләмәсенә кайтып китәргә мәҗбүр була.

Касыйм ханнан битәр Мәскәү кенәзе бу чараның килеп чыкмавына шул чиккә җитеп хурлана ки, баскынчы гаскәрен мари, чуаш туганнарыбыз җирләренә «кан үче» алырга җибәрүгә кадәр барып җитә.

Әнә шулай XV нче гасырның алтмышынчы ел азакларында Казан белән Мәскәү арасы тәгаен бозыла, кискенләшә, үзара тыныч яшәгән кенәз-ханнар арасыннан гүя кара мәче уза — бер-берсенә баш бирмәү, бер-берсен буйсындырырга керешү, җиңәм, өстен чыгам дип, бер-берсенә яу артыннан яу йөрү башлана.

Ил түренә менеп оялаган Ибраһим хан да тик ятмый, кенәз биләмәләренә яу йөри, кайбер калаларны талый, ике арада кан коюлар булып ала. Тәүге татулык тәмам җуела.

Чыгырыннан чыга башлаган Мәскәү кенәзе, югарыда әйткәнемчә, берөлеш гаскәрен Казан кул астында булган мари, чуаш җирләренә хәрби яу уздыруга кадәр барып җитә. Бу яман чара хакында тарихчы Н. М. Карамзин үз хезмәтенә болай дип язып куя: « Россияне истребили все, чего не могли взять в добычу: резали скот и людей, жгли не только селения, но и бедных җителей, избирая любых в пленники».

Күп тә үтми Мәскәү кенәзе Казан өстенә яңадан гаскәр җибәрә. Илһам хан авырып ята, кул астында ил белән идарә итәрдәй хан да, баһадир да табылмый. Авырып яткан Ил ханы тәүге тапкыр Мәскәү кенәзе белән солых-шартнамә төзергә мәҗбүр була.

Солых-шартнамә төзелеп күп тә үтми, 1478 елның кышкы айларында Ибраһим хан вафат була. Ибраһим хан Казан тәхетендә хөкемдар булып 11 елга якын утыра. Бу дәвердә Казан ханлыгы сәяси вә матди җәһәттән ниндидер күләмдә Мәскәү кенәзлеге кул астына кереп бара инде.

——————————


Шәһәрнең күз алмасы —

Затлы Корымлы үзәк,

Шәһәрстан күкрәгендә — тибә горур йөрәк.

Манарадан — уч төбендә тышкы шәһәр рабат.

Күңелләрне сыйпый җиле — сызылып килә сабаһ.

Корганнардан үтә күзләр, үтә балбаллардан,

Тарих җиле хәбәр сөйли ата-бабалардан...

Сөләйман.

Илһам хан

(якынча 1441-1479 еллар)

Ибраһим хан вафатыннан соң Казанда ике зүр фирка барлыкка килә. Бер төркем морзалар вә түрәләр — Мөхәммәд Әминне тәхеткә күтәрүне яклыйлар, икенчеләре — Илһам угланны.

Тавыш-гауга, җанҗаллар уза төшкәч, шунысы ачыклана — Мөхәммәд Әминне — атасы Иван III вафатыннан соң тәхеткә менгән кенәз Василий III тәкъдим иткән икән. Табын-җыеннарда бәхәс куба, ахыр чиктә Илһам хан тарафдарлары өстен чыга. Кала аксакаллары һәм морзалары Илһам ханны тәхеткә күтәрәләр. Мөхәммәд Әмин исә, гарьлектән булса кирәк, Мәскәүгә китә, олуг кенәз тарафыннан хөрмәтләп каршы алына һәм кенәз аңа биләмә итеп Кашир саласын бирә. Ләкин Мөхәммәд Әмин Каширда тик кенә ятмый, Мәскәүгә килеп, олуг кенәзне Казанга яу йөрергә котырта. Ахыр үз дигәненә ирешә, олуг кенәз сәргаскәре Холмскийны Казан өстенә җибәрә. Холмский гаскәре белән 1487 нче елның май айларында Казанны камауга ирешә. Татарлар гаскәрбашы Әл-Газый аз гаскәре белән руслар белән сугыша, әмма җиңелүгә дучар ителә.

Чарасыз калган Илһам хан каладан чыгып, 1487 елның 9 июлендә рус гаскәренә әсир төшәргә мәҗбүр була.

Илһам ханны туганнары вә хатыннары белән Мәскәүгә озаталар. Әсир буларак татар ханын күрер өчен бөтен Мәскәү халкы җыела. Чөнки татар ханын әсир итү рус халкы өчен гадәти булмаган хәл була... Соңра Илһам ханны һәм аның яраннарын Белоозеро төбәгенә сөрәләр. Илһам хан туганының берсе бу яман кала төрмәсендә вафат була, икенчесе Ходай Бирде атлысы чукына һәм Петр исемен алып, кенәзнең сазаган кызына өйләнә. Илһам хан әсирлектә — Белоозерода вафат була.

Казан дәүләте тәхетендә 9 ел утырып кала.

Җыелып килгән идек ишегенә,

Кемнәр генә тирбәлмәде бишегендә!

Язмышлар, әйтәсе юк, булды хәйран...

Чыдаса чыдар безнең ише генә...

Нури Арслан.

Мөхәммәд Әмин хан

( якынча 1518-1541 еллар)

Илһам хан әсир ителгәннән соң казанлылар, кырымлы Миңле Гәрәйнең үги улы Мөхәммәд Әминне Казан дәүләтенә хан итеп күтәрергә мәҗбүр булалар. Тарихта «халык аңа риза булды» дигән юлларны укысак та, Казан халкы чарасыздан риза булган, күрәсең. Чөнки тәхеткә утыргач та Мөхәммәд Әмин Ил белән Мәскәү кенәзе теләге белән идарә итә башлый. Чарасыз калган халык — бер төркем морзалар — Себер ханы Мамыкка мөрәҗәгать итәләр. Имеш, коткар. Мамык ханның куәтле чагы. Себер халкын каты кулда тота — ясак җыя. Казан кадәр казанлылардан ясак җыю җае чыгу белән Мамык хан яубаш йөзендә Казанга таба кузгала.

1496 елда Мөхәммәд Әмин Мәскәү кенәзе Иванга хат юллый: «Минем өстемә Себер тарафыннан зур көч белән Мамык хан килә дип ишеттем, аны чакыручылар һәрвакыт минем зарарыма эшләүче кенәзләр: Галимәт, Урак, Сабыйр, Агиштыр».

Бу хәбәр ирешүгә, Мәскәү кенәзе Мөхәммәд Әминне коткарам дип Казан тарафына гаскәр юллый. Казан түрәләре Галимәт һәм аның тарафдарлары Казаннан качып китәләр. Мәскәү гаскәре Казанга якынлашуга Мамык хан әллә куркып, әллә Казан аксөякләренә ышынычын югалтып, ат башын Себергә таба бора.

Ә бит Мамык хан һичбер мәшәкатьсез, ягъни ыгы-зыгысыз, сугыш-корбансыз Казан шәһәренә ия булган иде. Ләкин Алтын Урданың соңгы ясак җыючысы буларак, Мамык хан биредә дә тәүге гамәлен кырыс рәвештә дәвам иткән булса кирәк, кайбер тарихи хезмәтләрдә — халык белән исәпләшмәгән, шул гамәлләре белән казанлыларның ышанычын югалткан, дигән юлларны укырга була. Ул гынамы, ахыр, Арча каласына таба юнәлә, әмма Арча халкы аны калага кертми, син Казан ханы түгел, дип әр-каргыш белән каршы ала. Мамык яубаш кире Казанга әйләнеп кайта, әмма кала капкалар монда да бикләнгән икән инде. Казанлылар Мамык ханны Казанга кертмиләр. Әнә шулай, чарасыз калган Мамык хан үз биләмәсенә кайтып китәргә мәҗбүр була.

Ул арада Казан морзалары Мәскәү кенәзенә хат белән илче юллыйлар: «Без Мамыкны хан итеп кабул итмәдек, Мөхәммәд Әминне дә теләмибез, безгә үзебезгә уңай вә кулай булган Ибраһим ханның кече улы Габдел-Латыйфны җибәрсәгез, без аны бик теләп кабул итәр идек».

Габдел-Латыйф Мәскәүдән килә, Казан тәхетенә ия була, ләкин бик тиз тәхетеннән куыла. Казан халкына ачуы кабарган кенәз, бу хәлгә үҗәтләнеп, ханлыкка янә Мөхәммәд Әминне тәкъдим итә. Казан халкы артык шауламый гына Мөхәммәд Әминне кабул итәргә мәҗбүр була. Мөхәммәд Әмин тәхетне били. Беренче чарасы итеп, Галимәт морзаны үтертә. Һәм казанлылар куйган шарт белән килешеп, Илһам ханның тол калган хатынына — җиңгәчәсенә өйләнә. Әүвәл Мәзкүрә атлы бу хатын ханның һәр сүзен өстен итә, ләкин тора-бара үз фикерен дә җиткерә башлый. Үзенең хак-тәгаләгә йөз тотып сөйләвен бик борынгы бабаларыбыз тарихыннан мисаллар китерә-китерә ханны тәгаен үз ягына аудыра. Шушы үгет-нәсихәтләрдән соң Мөхәммәд Әмин Мәскәүгә салым түләмәс була. Хәтта Казанны мөстәкыйль вә бәйсез Ил дип игълан итә. Ул гынамы, базар мәйданында Мәскәү кенәзе җибәргән илчене үз кулы белән үтерә. Һәм яраннарына — барлык рус кавем вә сәүдәгәрләрен дә илдән куарга, мал-товарларын казнага алырга дип боера.

Казандагы шушы хәлләрне ишетеп, Мәскәү кенәзе тәмам хастага кала һәм күп тә үтми вафат була. Атасы вафатыннан соң Ил тәхетенә аның улы Василий III утыра һәм көне белән диярлек зур гаскәр җыя һәм 1506 елда Казанга таба җибәрә. Җәйнең җылы май аеның 22 нче көнендә рус гаскәре Иделне кичеп, Казан гаскәре каршында пәйда була.

Яу уңышлы чыкмый, Мәскәү гаскәренең юлы киселә. Казанлылар дүрт тарафтан һөҗүм итеп, рус гаскәрен туздырап, бик күпләрен әсир итәләр.

Әмма күп тә үтми әбисе Софья Полиолог һәм рухание Макарий коткосы белән кенәз Василий Казанга таба янә гаскәр юллый. Ә казанлылар русларны тәмам җиңдек дип, Арча кырына чатыр корып, бу җиңүне бәйрәм итәргә җыелганнар икән. Җиңү бәйрәме 23 июнь аенда була. Әнә шулай казанлылар кәеф-сафа корып яткан вакытта, көтмәгәндә, коралсыз казанлыларны өстенә рус гаскәриләре ябырылалар һәм коралсыз халыкны кыра башлыйлар. Казанлылар кала-кирмәнгә кереп бикләнергә мәҗбүр булалар. Мәскәү гаскәр башлары Казанда кораллы көчләрнең булмавын белеп алгач, әзер ризык-нигъмәт табыннарына утырып, эчә-сала, тәмле ризыкларны комсызланып ашый башлыйлар. Ул арада караңгы төшә, рус гаскәре тәмам исерешеп, төрле җиргә тәгәрәшеп йокыга китә. Нәкъ шул мәлдә кальгадан мең атлы һәм шул чама җәяүле яугирләр чыгып, исерешеп аунаган рус гаскәре өстенә ташланалар һәм барысын да кылычтан уздыралар.

1510 елда Мөхәммәд Әминнең әнисе Нур Солтан угылы Габдел Латыйфның хәлен белү өчен кырымнан Мәскәүгә килә. Василий кенәз аны бик олылап вә ихтирам белән каршы ала. Шулай булуы шиксез. Русия тарихчылары бу гамәлне яшерсәләр дә, тарихларында телгә алмасалар да, Мәскәү кенәзе Кырым ханына ясак түләп ята бит әле. Мәскәүдә бер ел чамасы кунак булгач, сылу бикә Мөхәммәд Әмин хозурына — Казанга таба кузгала. Биредәге хәл-әхвәлләр белән танышкач, кире Мәскәүгә кайта һәм Мөхәммәд Әмин белән Мәскәү кенәзе Василий араларын йомшартуга ирешә. Бары тик шуннан соң гына Кырым тарафларына кайтып китә.

1516 елда Мөхәммәд Әмин авыр хастага кала. Үләр алдыннан Мәскәү кенәзе Василийга хат-үтенеч яза — үзе үлгәч, Габдел-Латыйфны Казанга хан итеп җибәрүен үтенә. Күп тә үтми, 1518 елда Мөхәмәмд Әмин хан дөнья куя.

————————————————————



... Һәр җанлыга туу, үлем зарур —

Һич өзелмәс канун җиһанда.

Йә аңла син шуны,

ил ярасы

Үз аркаңда ярылып ятканда.

Сөләйман.


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет