Тамырлары белђн гун-сљннђргђ, Идел буе Болгар-Татар дђњлђтенђ килеп ялганган Казан хљкњмђте ханнары—



жүктеу 0.84 Mb.
бет4/4
Дата07.05.2019
өлшемі0.84 Mb.
1   2   3   4

Ядкәр хан

(яшәгән гомере 1500-1547 еллар)

Казан каласы өчен кан коюлар барганда Иван Грозный кушуы вә үтенече буенча Шаһ Гали канкардәше Ядкәр ханга хат юллый (чөнки Шаһ Гали хан белән Ядкәр хан Сәет Әхмәт хан балаларыннан булалар): «Үзеңне Мәскәү кенәзе вә христиан падишаһы белән бер дәрәҗәдә хисап итмә! Безне каршы чыгып ал, сиңа һичнәрсә булмас». Ә Казан түрәләренә мондый сүзләрне юллый: «Әгәр сез миңа Иванга каршы фетнәчеләрне тотып бирергә ышандырсагыз, Иван күләгәсендә вә аңа буйсынып рәхәт гомер сөрерсез, тиккә харап вә һәлак булмагыз».

Үз нәүбәтендә Шаһ Гали язган хатларга җавап итеп Ядкәр хан 1551 елның 20 августында мондый эчтәлекле хат күндерә: «...иң соңгы сулышыбызга кадәр сугышабыз»...

Шаһ Гали белән Мөдһиш Иван Казан шәһәренә алты чакрым арада җавап көтеп тора. Идел белән тау арасында Казан каласы эчендә булган таш мәчетләр, мәһабәт хан сарайлары, биек-биек манаралары белән күзне кыздырып балкып тора. Ләкин калага кереп булмый, кальга биек таш коймаларга төренгән.

13 - нче шәһри рамазан — җомга көне тууга православие урыслары алдан ясап куйган тәреләрен һәм Казан иконасын күтәреп шәһәргә таба кузгалалар. Бу тамашага бөтен шәһәр халкы карап тора. Әмма руханилар кальгага якын килмиләр, кире борылалар.

Менә шул иконаны бүген «Казан иконасы» дип атыйлар да инде.

Бары тик 29 августа гына урыслар Казан каласын тәмам боҗрага алуга ирешәләр. Иван Грозный һәм руханые Макарий үзләренә ялланган немецкә кальга коймасы астына дары мичкәләре куеп шартлатырга әмер бирә... Искәртеп үтим, укучым, рухани Макарий боера, Иван патша түгел.

1552 елның 2 октябрендә Казан егыла. Шул дәвердән Мәскәү милкенә керә.

Кемнән кем туеп ялыккан —

Вакыт күрсәтер ачык...

Килер көн, ташлап барысын

Кем китәр кемнән качып?!

Мөхәммәт Мирза.

Нәтиҗә — мине халкым турында бик күп нәрсәләр кызыксындырса да мин шәрәфле галимгә бер-ике сорау бирмичә булдыра алмадым. Сорауларымны русча бирергә булдым, чөнки Лев Николаевич татарча сөйләшсә дә фәнни терминнәрне әйтә алмас дип шикләндем. Беренче соравым бирдем...

—Тюркские каганы стали создателями первой евразийской империи... Каганат стал огромной колониальной империей, — пишут историки Ленинградские Кляшторный и Ромодин в труде: «Изучение истории тюркских народов». Тюркском сборнике 1970 г. Мне интересно, Лев Николаевич, как удавалось держать в покорности из одного центра самые разные народы империи?..

— Это было реально сделать лишь при наличии жесткой социальной системы. Тюркюты ее создали и назвали «Эль»... И установили очередность наследования престола по крови, — сказал просто Лев Николаевич Гумилев. — У древных тюрков еще во времена Атиллы была писменность. Это доказали историки Вильгелем Томсон, затем Виктор Максимович Жирмунский и, наконец, наша Ленинградская ученая Лилия Тугушева. Она даже для меня перевела текст письма времен Атиллы по уйгурской версии. Ее труд особе ценен. Она по частицам собирала их. Она перевела текст на татарский язык удивительного содержания и подарила мне. Кстати, этот текст могу подарить тебе. Читай, это — на татарском. А написано во времена Атиллы, даже, может намного раньше. Читай, читай...

Мин дулкынланып борынгы бабаларыбыз язмасын кулыма алдым һәм таныш хәрефләремне күреп, ни әйтергә белми тордым. Текст болай башлана: «...Дүртенчесе: тавуаг дәүләтен озак еллар чукып тордылар — томшыгы булганы томшык белән, тырнагы булганы тырнак белән тырнап җәфаладылар... Аларны буйсындырырга биш патшаның да хәленнән килмәде. Өч император көче җитмәде (аларны җиңәргә). Нәтиҗәдә Лоцзинь шәһәре озынчәчлеләр (кулына) күчте; изге Чаньани шәһәре тирәләре сызгыра торган уклар кырына (мәйданына) әверелде; уртаклыктагы өлкәләр берсе дә калмыйча (барысы да) яулап алындылар. Төрки дала халкы чамадан тыш күтәрелде (куәтләнде). Инъ һәм Чжоу династияләре (идарә иткән) заманыннан алып аларны туктатырга һәм буйсындырырга һичнинди мөмкинлек булмады... Бишенче: төрки дала халкы гадәттән тыш көчәйде. Ул югары торган дәүләтләрнең кануннарыннан йөз чөерде (танымады)»…

Таң калмалы текст. Мин Лев Николаевичның күзләренә карыйм, ә ул хәйләкәр генә елмая һәм әйтеп куйды: «Йә, әйт, могҗиза түгелмени!»

Бу да безнең тарих ич. Ә безне Русия тарихчылары кыргыйлар итеп бетерделәр. Лев Николавич янә елмайды, имеш, йә тагын нинди соравың бар?..

Еще меня интересует, Лев Николаевич, точная дата, когда стали называть нас татарами?

— Да, в XII веке татарами стали называть все степное население от Китайской стены до сибирской тайги. Тогда-то китайские источники считали монголов частью татар, но уже в XIII веке татар стали считать частью монголов, а еще позже принимали как синонимы... Повторяю, мне кажется, интересное открытие сделала Ленинградская ученая Лилия Тугушева. Она открыла многим глаза. Наш Батюшка Атилла, доказала она, говорил на тюркском языке, понятном даже сегоднешному татарину. Она нашла древние тексты тех времен и, на удивление многим, прочитала эти тексты. Тексты были написаны древно-уйгурском литре. Вот так делается исторические открытия, молодой друг-кордаш. Так, кажется, говорят о близких людях у вас…

— Мне также интересует, Лев Николаевич, когда и как образовались страны — каганаты, империи?..

— Римляны имели крайне условную дату – основания Рима. Арабы вполне реальную — бегство Мухаммеда из Мекки в Медину, русские летописцы выбрали 862 год и приурочили к нему «начало» русской истории, французские хронисты вели начало от Хлодвига Меровинга, а историки по почину Огюстена Тьерри отнесли его к 843 г. — разделу империи Карла Великого и т. д. А для тюрков-татар такой датой оказался 545 г., — просто ответил мне мой учитель.

— В I в. н. э. внутренные процессы раскололи державу хуннов. Часть их подчинились Китаю, другая часть отступила с боями на запад, где смешавшись с уграми и сарматами, прератились в гуннов. К северу от киданей жили племена шивэй. Загадочное китайское название ныне расшифровано и понятно — огуз-татары... Зафиксировано, только один переход хуннов в 155-158 г г.. Кучка разбитых хуннов, теряя обозы и женщин, оторвались от преследователя и добрались до Волго-Уральского междуречья. На адаптацию потребовалось около 200 лет, после чего гунны (так их принято называть в отличие от азиатских хуннов) действительно превратились в грозную силу, но ведь это произошло уже на местной основе и роль миграции здесь ничтожна...

*** ***


Димәк, туганкайларым, безнең бабаларыбыз — гун-болгар-татар кавемнәре Идел-Урал төбәкләрендә үз дәүләтчелекләрен меңнәрчә еллар элек башлаганнар. Моннан дүрт гасырлар элек Русия кул астына керсәк тә, без — бүген дә дәүләтчелеккә йөз тотабыз, моны кылган гамәлләребез, майтарган эшләребез, мәдәни, сәнәгати вә сәнгати уңышларыбыз да раслый. Яшәү дәверендә һәр халык идеаль тормышка омтылган кебек, без — болгар-татарлар да азатлыкка, бар булган көч-сәләтебезне ирекле һәм һәммә халык белән дә дустанә-тату яшәүгә таба йөз тотачакбыз. Безнең борынгы бабаларыбыз кабул иткән үз динебез, латин имласына тәгаенләнгән имлабыз бар иде, Русия шовинистлары инде мәктәпләрдә балаларыбызны Ана телебездә укудан да мәхрүм итүгә сәясәт куерып китте, куерып китте генә түгел, Ил башында утырган шовинист-түрәләр — Татарстаннан читтә яшәгән республика вә өлкәләрдә борын заманнардан көн күргән татар-башкорт һәм угро-фин халыкларының балаларын бары тик урыс телендә генә укытуга кадәр барып җиттеләр.

Бу инде күп миләтле Русиянең үз тарихыннан гына йөз чөерү түгел, гомумән, «шовинизм» белән чирли башлавы дигән сүз. Йөзләрчә гасырлар буена Русия кул астында яшәсә дә болгар-татар, башкорт һәм угро-фин халыклары һәрдаим мөстәкыйльлек өчен көрәштеләр. Әгәр дә Русия түрәләре шушы тайгак юлдан баруны алга таба да дәвам итсәләр, күп тә үтми Русия түбәнгә таба тәгәри башлаячак. Чөнки, кабат әйтәм, Русия киңлекләрендә яшәгән һәм төрле телләрдә сөйләшкән халыкларның уй-теләкләре һәм максатлары бердер — үз илләре итеп кабул иткән Русия халыклары белән генә түгел, дөньяда көн күргән барча халыклар белән дә аралаша-аралаша дустанә-тату яшәү...

*** ***

Икенче нәтиҗә — Батый хан җитәкләгән Алтын Урда Ил-дәүләте, Русиянең «хөрмәткә ия» тарихчылары расларга тырышканча, бер дә татар-монгол яуларыннан соң оешып киткән баскынчы Ил түгел, ә Русиянең генә түгел, Идел буе төрки халыкларының мәнфәгатен яклаган дәүләт булып, өръяңабаштан тернәкләнеп, оешып китә. Тарихларга кереп калган Батый Урдасында меңнән артык кына монгол сугышсычы булган дигән сүзләр вә раслаулар да хакыйкатьтән ерак йөри дип кабул итәргә кирәк, дигән фикердә тора, мөхтәрәм галим Лев Николаевич Гумилев та. Соңрак, монголлар ил-далаларына кайтып киткәч: «Батый хан кул астында бары тик татар укчылары гына кала», дип тәгаенли. Һәм, әлбәттә, килешү аша кул астына җыелган сугышчылар. Әнә шулай, Идел буе җирләрен генә түгел, бу төбәкләрдә көн күргән башка халыкларны да тиз арада кул астына җыя. Нигездә Батый хан Идел буе дәүләтен оештыручы, саклаучы, барлаучы дәүләти илбашына әверелә. Бабасы Чыңгыз хан Җүси улына васыять иткән илләрне бер уч төбенә туплап, беркем белән дә бүлешмичә борынгы гун бабалары җирләренә кадәр ия булып ала.

Чыңгыз хан варисы Гүяк Батый хан белән күрәләтә дошманлаша. Һәм аның нәсарәле христиан диненә йөз тотуын кабул итми. Христиан руханилары котыртуы буенча Гүяк хан Батый хан җирләренә таба кузгала. Әмма юлда чакта кисәктән якты дөньяны ташлап китә. Батый тарафдарлары өстен чыга. Алтын Урда дәүләте дә тагын да ныгый, үзен ураткан дәүләтләр арасында абруе бермә-бер арта. Идел буе халыклары шушы вакыйга-фаҗигадан файдаланып калалар. Болгар дәүләтен ныгыталар, сәүдә чикләрен тагын да киңәйтәләр. Бу хәл Чыңгыз хан нәселеннән кубарылган тәре яуларын оетыручы папаларны тәмам өметсез итә. Көнчыгыш Ауропа, Урта Азия җирләренә нигездә Батый хан ия була. Иделдән Карпаткача, Идел-Җаек, Тургай-Сары, Аркаил, Сөтташ төбәкләре һәм Каспий диңгезе яръягына кадәр җирләрне кул астына җыя. Чыңгыз хан империясеннән язгы боз кебек кубып киткән Алтын Урданы төзегән Батый хан ниндидер бер дәвердә бәхет кошына ия була — иң әүвәл Татар-Русь империясен аякландыруга ирешә. Һәм шулай дип әйтергә безнең тулы хокукыбыз бар. Бу дәвердә Кытай, Татар-Русь һәм Ауропа чикләре тәмам тәгаенләнә, ачыклана. Кабат язам, «Татар-Русь — Алтын Урда империясе 260 еллар яши һәм көн күрә».

* * *


Бүгенге Русия миңа дулкынлы диңгезгә кереп барган яшь егетне хәтерләтә — башта йөзәргә өйрәнәм, өйрәнәм дия-дия һаман тирәнгә керә, инде диңгез суы муенына җитеп килә ... ә ул һаман өйрәнә, һаман йөзеп китә алмый интегә... Ә бит вакыт инде — чаң кага, чиркәү чаңнарына кадәр кисәтә башладылар... Ә Русия һаман бер балык башы — өйрәнәм, өйрәнәм дә, ниһаять, өйләнәм дия-дия һаман тирәнгәрәк керә бара. Ә бит батып китүе бар. Империягә кергән халыклары белән татулыкка тел вә лөгать илә дус яшәүгә йөз тотмаса... Демократиягә, хак һәм саф демократиягә!.. (Казан утлары. 100 нче биттә. Туфан Миңнуллин чын мәгънәсендә милләтпәрвәрлектә, халыкара дипломатиядә азау теше чыккан драматург кына түгел, һәммәбезгә дә үрнәк булырдай, тиңсез талантка ия олуг шәхес иде...

*** ***

Хак, Батый хан дәверендә Константинополь, Рим, Изге Рим (Германия) империяләре сәяси көчләрен Алтын Урданы җимерүгә юнәлтәләр. Бу өлкәдә папа бөтен булган көч-сәләтен җигә, Алтын Урданың «Алтын баганасын» җимерү өчен берсе-артыннан берсе алышынып торган Рим папалары татар-урыстан оешкан Урда иленә миссионерлар артыннан мисионерлар юллыйлар. Алтын Урданың дәүләти нигезен какшату өчен бөтен булган мәкерлекләрен җигәләр. Русия кенәзләре арасына кереп, аларны туган-тумачалардан аерып, йөзләре белән Көнбатышта утырган папага юнәлтүләрен таләп итеп, төрле интригалар оештыралар, бер атадан туган углан кенәзләрне бер-берсенә өстереп, үзара сугыштыруга кадәр барып җитәләр. Боларны кем дә түгел, папалар кул астындагы руханилар кылалар. Мисал итеп, Андрей кенәз белән Александр Невский кенәзнең үзара сугышын гыйбрати мисал итеп күрсәтергә була. Искәртеп үтим, нәкъ шул яман гамәл аша көнбатыш «шымчыларына» батыр кенәз Александр Невскийны агулап үтерүгә ирешәләр.

Русия тарихында Алтын Урданы Чыңгыз хан империясе белән бер итеп карау һәм шул хакта тарих битләрендә укучыларны ышындырырга тырышу, гәрчә Батый хан аның оныгы булса да, миңа калса, нигездә, бу караш хакыйкатьтән ерак йөрүдер. Батый хан дәвере ул, Лев Николаевич Гумилев раславынча, аякланып киткән евразиялеләр дәвере. Һәм мин дә шул фикердә калам. Минем карашым да, асылда, борынгы җиһангир ханыбыз Атилла дәверләренә барып тоташа... Бит Атилла хан да Ауропага таба тәүге Йортыбыз вә Илебез Идел-Урал буйларынннан кузгала. Менә ни өчен мин бу язмамда Идел-Урал ханнары санына ерак бабабыз Атилла ханны да тарихыбызга кертергә булдым. Гун-татарлар илбашы җиһангир Атилланы беренчеләрдән булып VI гасыр тарихчысы Сирия галиме Иордан «Геты» хезмәтендә телгә ала. Һәм гун-татарларның Идел-Урал буйларыннан кузгалуларын раслый. Менә ни өчен мин Идел буе болгар-татар ханнарынның чишмә башын Ауропа халкын коллыктан азат иткән Атилла ханнан алырга булдым. Ул да Идел-Урал буйларыннан гун-татар һәм туганлашып киткән канкүрше угро-фин халкылары — удмурт-маҗарлар, ары таба Бож кенәз биләгән җирләрдә көн күргән бүгенге урысларның бабалары ант-венед-славян яугирләре белән Ауропага таба кузгалган ич... Бердәмлек һәм татулык хакына тарихи хезмәтләрендә татарларны яманлаган Русия һәм кайбер заман тарихчыларына бу чара-гамәлне дә истә тотарга иде дә бит... кызганыч ки, гасырлар буена һәр укучы күңеленә «дыңгычлап» тутырган ялган тарих, ягъни Лев Николаевич Гумилев әйтмешли — «Черная легенда», бүген дә чәчәк ата... Институт вә университетлар һәм мәктәп-гимназияләр өчен һаман тәүгечә берсе артыннан берсе чыгып торган һәм фәнни яктан хак тарих итеп нигезләнмәгән, бары тик миф-уйдырмаларга бәйле дәреслекләрнең басыла торуы да моны янә-янә исбатлый вә раслый тора...

Кадерле укучым! Ал кулыңа, таныш, укы, бабаларыбызның хак тарихы белән. Без татарлар борын-борын заманнардан ук тарихлы һәм дәүләтле халык булганбыз. Укый-таныша торгач, тора-бара син дә, минем кебек, хакыйкатькә якынрак килеп, халкыбыз кылган батырлыклар белән горурлана башларсың һәм дөньяда булган бар халыклар белән дә дустанә-тату яшәүгә йөз белән борылырсың, дигән өметтә калам... Ә минем бу кечкенә хезмәтемне тәмамлаганда замандашларыма һәм ил түрәләренә менә нәрсә әйтәсем килә — Россия федерациясе миңа төрле хушисле чәчкәләр үскән, сандугачлар сайраган, күбәләкләр очкан киң болынны хәтерләтә. Җир шарында моннан да хозур вә бай табигатьле җирне табарга мөмкинме!.. Инде бу болында бары тик бер кылган гына үссә, ягъни империядә бер тел — урыс теле генә калса... Ә бит кылган җирендә ат та утламый, эт тә аунамый!.. Әнә шулай империядә бер урыс теле генә өстенлек итә икән, империя кыйбласыз калачак. Әгәр дә мәгәр Россия түрәләре империядә яшәгән һәр халык өчен үз Ана телендә белем алуга тулы мөмкинлек тудырмый икән — телен, моңын-көен кардәш халыкларга җиткерүне тыя икән — империянең яшәү гомере чикле булачак. Тарихта мондый гыйбрәти хәлләр була — үз заманында Рим императоры Филлип Араб Римне «мәңгелек» шәһәр дип игълан итә. Күп тә үтми «мәңгелек» шәһәрне готлар яулый, ары таба вандаллар туздырып китә. Җимерелүгә йөз тоткан Римне, вакытлыча булса да, ниндидер дәрәҗәдә Атилла бабабыз саклап вә коткарып кала. Атаклы Атилла хан император Валентиан белән түгел (император Атилла карашына чыгарга курка, диңгез буендагы Равенна каласына кача), гун-төркиләр илбашы рухани папа Лев I белән солых төзергә мәҗбүр була. Ләкин бер шарт белән — колларны азат итәсез. Шул дәвердән Ауропада кол богаулары чишелә. Әйе, атаклы Атилла каршына гун-төрки бабаларының тамга-символын тотып чыккан папа Лев I Атилла ханның бабаларыннан килгән Ил тамгасын ала һәм соңрак, шул символ-тамга белән бөтен Ауропа халкын чукындыруга ирешә. Нәкъ менә шул мәлдән коллыктан азат иткән Атилла тамгасына баш ияләр Ауропа халыклары, бер дә тәхетен, илен-җирен, халкының ышанычын югалткан император тамгасына түгел... Нәкъ менә Атилла дәверендә (V нче гасыр) Ауропа халыкларындагы коллык богаулары чишелә. Әйтәсе килгәнем шулдыр, тарих шуны раслый — ошбу дәньяда бер генә нәрсә дә мәңге түгел, хәтта урман уртасында җәелеп үскән еллар яшәгән — колач җитмәстәй имән дә. Имән картая, сүл-кәүсәсен кортлар ашый, колач җитмәстәй имәнне корт баса, ботаклары сынып төшә, ниһаять, мәңгелеккә йөз тоткан имән баскан килеш череп үлә. Ә тирә-юнендә яшельлек табигаты патшалык итә. Империяләр дә шулай. Империя үлә — халык кала. Чөнки ошбу дөньяда бер генә империя дә мәңге яшәмәгән, ә кешелек, һәр халык, һәр милләт әле булса көн күрә. Бу хәл-гамәл дә үзенә күрә гармония, тәңгәллек ләбаса! Үзара тату яшәүгә йөз белән борылу дигән сүз.

Ил түрәләре, Сезгә кабат дәшәм: Русия кул астына кергән халыкларга Ана телләрендә укуны тыюга кадәр барсагыз — Державаның яшәү асылы вә гомере Чикле булачак. Моны дөнья тарихы гына түгел, гадел вә шәрәфле борынгы галимнәр язган тарихчыларның саллы хезмәтләре дә раслый. Шуңа карамастан Ил түрәсе Чыңгыз хан һәрдаим үз кырында утырган фарсы һәм кытай тарихчыларына ихтибарлы булган. Вәләкин фарсыча да, кытайча да укый-яза да белмәгән. Ә кырында утырган шушы ике елъязмачы, хак хакыйкатьтән ерак йөргәннәр, үз язмаларында үз халыкларына тугры калганнар. Татарның «Мәңге» сүзен, мәңгеккә җиткерү өчен, татарларны «монгол»лар дип яза башлыйлар. Мәңгелек сүзе белән тарихка кереп киткән, төрки-татар халыкларның улы булган «тимер чыңы» аты белән тарихка кереп кала. Ә ике мөртәт, ике шымчы дөнья халыкларына кереп каласы баһадирны «тимер чыңын» — Чыңгыз ханны, һич тартынмыйча үз халыкларының мәнфәгатьләрен яклап, ялган тарих язып, халыкларына җиткерәләр, ахыр хәтта дөнья халыкларына тараталар.

Әнә шулай «Мәңге»лек сүзе белән тарихка кереп киткән борын заманда ук төрки-уйгурлар нигезләгән Каркорым каласы Баһадир Чыңгыз ханга күчә. Шул мәлләрдә, үк инде фарсы һәм кытай тарихчылары, күз дә йоммыйча, төрки-татар кавемнәрен «монгол»лар дип яза башлыйлар һәм шул сүз аша, күәтле Чыңгыз хан үз канаты астына җыйган төрки-татар халыкларының бердәмлеген таркатуга ирешәләр. Һәм мәңгелек (монгол) сүзе аша. Һич тайпылмыйча әйтергә була, татарларга кан-кардәш халык буларак Ил баһадиры уйгур имласын кабул итә. Әмма фарсы һәм кытай тарихчылары Чыңгыз хан империясе хакында ялганга йөз тотып, язмаларында үз халыкларын өстен чыгаралар. Мөхтәрәм тарихчы «В.В. Бартольд тарихчыларны искәртә — «Баһадирлар эпосе»н монголлар телен белмәгән кытайлар язалар һәм сәяси максат белән». Ә соңрак Русия галиме Л. Н. Гумилев болай дип өсти: « Монголы были союзниками России, в 1912 г. отделившись от Китая, они вошли в котакт с Россиией. Чингизхан для них была святына». «Шул исәптән без татарларга да» дип өстәр идем. Әйтик, элек, ягъни Чыңгыз ханга кадәр Италия ефәк юлы — Азов, Түбән Идел, Көльдҗә, Пекин аша узган булса, Чыңгыз хан дәверендә бу юл югарыданрак уза — Бүгенге Әстерхан аша Идел буйлап Болгар ханлыгына (Болгар каласына) таба юл ала. Бу дәвердә — Ефәк юлы тулысы белән Идел буе Болгар ханы кулында. Менә кайчан болгар-татар этносы янә көчәеп вә күәтләнеп китә. Ул гынамы, бу Илдә җир эшкәртү өчен тимер сабан, чалгы, көрәк кенә түгел, заманына күрә камил корал — кылыч вә сызгыра торган уклар, пушкалар ясый башлыйлар, шул ук вакытта халыклар күрше-күлән халыклар белән дустаә-тату яшәү дәвам итә. Дипломатия, фәнни үсеш — география, тел белеме — кульязма, имла тәгаенләнә. Караван-каравыл сүзе дә шул вакытларда аякланып китә. Телең ач — «Тылмач» сүзе дә. «Мәңге» «Мәңгелек», ары таба «монгол» халкына ябышып кала.

«Х гасыр башларында, Идел буе Болгарында булып киткән гарәп сәяхәтчеләре юлъязмарында мондый мондый сүзләрне сүзләрне язып калдыралар: « Җир йөзендә иң бай һәм иң бөек дәүләтләрнең берсе — Идел буе Болгар ханлыгыдыр»... Гарәп сәяхәтчеләре Идел буе Болгар мөсеманнарыннан янә бер мәгълүмат алып киткәннәр: Әйе, Чыңгыз хан Ислам динен дә ят итмәгән, ят итмәгән генә түлел, үз телендә дога укыган: «Чынгыз хан молился подобно мусульманину. Отличие молитвы Чынгиз хана от «офиициального» только в том, что он о обращался к богу не на арабском языке, так как «верующей не нуждается в каких-нибудь посредниках для совершения молитвы, а простить грехи может только Всевышний». Моны үз хезмәтләрендә Л. Н. Гумилев та раслый.

Янә бер ялган кереп китә Кытай тарихына. Ни гаҗәп, Кытай елъязмачылары хак тарихны артыгы белән яхшы белсәләр дә үзләренең тарихларына: « ... бу дәвердә Чыңгыз хан Цзинь империясенә үзе ясак китерә иде» дип язганнар.. Асылда, бу вакытта Кытай тарихчылары расларга тырышканча — «Тимер чыңы» кушаматы белән тарихка кереп киткән Тимерҗан «Цзинь империясе императорына яу йөри. Ул гынамы, Чыңгыз хан Цзинь императорының байлыгын гына түгел, императордан «миңа ясак саласың» дип, рәсми документка кул салдыра, җитмәсә, императорның кызын да үз Иленә алып кайтып китә һәм ошбу гүзәлне кече улы Хубулайга кияүгә бирә — киләчәктә бу ил-дәүләтне оныгына тапшыру нияте белән. Һәм соңрак, Хубулайны бу ил-дәүләт тәхетенә Хан итеп утыртуга да ирешә. Нәкъ шул хан дөньяда беренчеләрдән булып алыш-бирештә, сәүдә итүдә кәгазь акчаны йөрешкә кертеп җибәрә дә инде... Ягъни, дип яза үзенең «Корона Орынской империи» хезмәтендә мәртәбәле галим Гали Еникеев бу хәл-гамәлне раслап: «... И вот главный его вывод о достоверности рассматриваемых нами источников по истории Монголов — Вот по этой причине следует отнестись с сомненнием к бытующему ныне пониманию восхождения на трон Чингизхана, как конселедации монгольских племен и феодалов под властью способного военного вождя. Если бы дело обстояло так просто, то не было бы нужды хронологических пропусках. А обе версии — «официальная» и «тайная» одинаково повинны в них. Не было бы столь большого разброса в писаниях событий. Иногда диаметрально противоположных, но зато было бы объяснение того удивительного факта, что (как полагает сегодня) маленкий бедный народ «татары» за полвека покорили полмира. Очиведно, источники не собирались сообщать правду. И историки, доверяя им, сконструктировали «ложную историю монголов»... «Этот негативной вывод я считаю очень важным»... « теми самыми историками — персами и китайцами, Рашид ал-Дином и Чисгансом, находяшимся на службе у монголов и «борошихся пером изнутри против этих монголов». (190-191- 249). Бер дә ерак йөрисе түгел, мондый шомакай мисалларны бүгенге көнәгәчә татар халкына хас булмаган кайбер Татарстан дәүләте түрәләренең кылган вә башкарган гамәлләрендә дә күреп була...

Минем өчень иң сәере шул булды — Русиянең мөхтәрәм тарихчысы Л. Н Гумилев та үз хезмәтләрендә мәртәбәле галимнең тирән мәгънәгә ия фикерен кайта-кайта раслаган икән ич...

Мөхтәрәм тарихчыбыз шәрәфле академик Индус Таһиров «Ил корабын җил сөрә» дигән саллы хезмәтендә татарлар турында болай дип яза һәм укучыны — « Татарлар — бөеклекнең иң югары ноктасына күтәрелгән, дистәләгән дәүләтләр төзегән, дөньяны шаулатып торган шанлы кавем. Заманында татар телендә илләр белән илләр, җирләр белән җирләр аралашкан...» Күп санлы хезмәтләрендә татарларга таяна-таяна империя дәрәҗәсенә ирешкән Русиягә дә нигез ташын салган халык. Һәм бүген үз җирендә яшәгән вә көн күргән шушы халыкны «йотарга» — Ана теленнән мәхрүм итәргә керешкән — шапырынган кайнар башларга — «НЕ ДОЖДЕТЕСЬ!» дип тә искәртә...



Инде кечтеки генә хезмәтемне төгәлләгәч, кулыма Татарстанның калын журналы килеп керде. Анда хөрмәткә ия депутатыбыз драматург-язучыбыз — Туфан Миңнуллинның «Үзгәрү» дигән биографик хезмәте күзгә чалынды — дикъкать белән укып чыктым.. Җитмәсә мин аның белән совет чорында Татарстан Язучылар Союзында иңәгә-иң килеп эшләгән кеше. Әллә сызланып, әллә кылган вә ирешкән гамәләренә искә төшереп, шактый күләмле «Үзем турында үзем» дигән хезмәт язган. Русия түрәләренә генә түгел, Татарстан халкының да тәгаен моң-зарын үз гомерендә күргән могъҗизаи истәлекләрен шактый тулы канлы итеп биргән. Тарихи әсәрләр язучы буларак, минем игътибарым җәлеп иткән юллары шул булды: « Әгәр мин үзгәрә-үзгәрә миллилекнең адәм баласы өчен кадерле нәрсә икәнен аңлый башлаганмын икән, бүтәннәрдә дә үзгәрешләр булган дигән сүз. Әйткәнемчә, безнең милләт аны туксанынчы елларда исбатлап күрсәтте инде. Ул елларда күп ихтыяр көче сарыф итеп алып, бүген бераз ял итә икән, учакларда әле утлар сүнмәгән. Ялкын булып күтәрелергә әзер тора, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, ышанасым килә. Дөнья күләмендә булмаса да, Россия күләмендә үзебезне саклап калырлык потенциал көчебез бар. Бу — безнең тарихыбыз, борынгыдан килгән мәдәниятебез, безнең җаннарыбызда яшәгән дәүләтчелек идеясе — Тирәндә безнең тамырыбыз!.. Кайчандыр дәүләт тоткан халык барыбер шуны кайтару турында уйлый. Әгәр дә без милләт буларак, җир йөзеннән югалабыз икән, рус шовинистлары хыялланмасын, алар да безнең белән югалачаклар. ( Казан утлары. 100 нче биттә).

Ахыр өстисем килә: «Туфан Миңнуллин чын мәгънәсендә милләтпәрвәрлектә, халыкара диплотиядә азау теше чыккан драматург кына түгел, һәммәбезгә дә үрнәк булырдай, тиңсез талантка ия олуг шәхес иде»...

Өченче нәтиҗәне — йомгак сүзем итеп, мин II гасыр азагында III гасыр башында яшәгән атаклы грек философы Диоген Лаэртский сүзләре белән тәмамлыйсым килә —

«Борынгыларның төп асылы — Аллаһ, чөнки ул адәмнән тумаган».

«Гүзәләрнең гүзәле — Дөнья, чөнки аны Аллаһ иҗат иткән».

«Чиксез зурлардан зурысы — Галәм, Җиһан, чөнки ул барысын да үз эченә алган».

«Тизләрдән тизе — Фикер вә Уй, чөнки ул гына барысын да йөгереп уза ала».

«Батырлардан батыры — Чарасызлык, чөнки ул гына барысына да хаким һәм хөкемдар».

«Акыллылардан акыллысы — Вакыт, чөнки барысын да вакыт хәл итә».

Бүгенге империяләр язмышын да, борынгыларныкы кебек, бары тик ВАКЫТ хәл итәчәк. Ниһаять, болгар-татарым, башкортым — дөнья киңлекләрендә яшәгән төрки-татарларым — Аурупага һәм хәтта Америкага барып җиткән кардәшләрем, кырдаш вә иңдәш угро-фин халыклары — чуаш, мари, удмурд, мордва, эрҗә-мукшы, славян-рус һәм бүгенге Русия киңлекләрендә көн күргән башка канкардәшләрем, Сезгә дәшәм: — нинди халыклар арасында көн күрсәң дә, нинди дингә йөз тотсаң да, ахыр чиктә, бабаларыңның рухына тугырылыкта көн күреп, үзең булып кал. Үзең!.. Чөнки Русия — безнең Уртак җир-йортыбыздыр да!..

Ә киләчәгебез безнең бердәмлектә вә татулыкта... Бер-беребезгә ташламалар ясап, бер-беребезнең тел вә лөгәтләрезне саклап — гомер итүдә...

Моны гадел һәм хак-тәгаләгә йөз тоткан тарихчыларның хезмәтләре дә раслый. Чөнки адәм баласы өчен тарих — белем чишмәсе генә түгел, киләчәкккә камил вә тугры юлга төшү өчен демократиянең, мөстәкыйльлекнең төп асылыдадыр!..

———————————————————————









Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4


©kzref.org 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет