Татарстан минем туган ягым



жүктеу 32.39 Kb.
Дата07.11.2018
өлшемі32.39 Kb.
түріКонспект

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Татарстан минем туган ягым” темасына тирә-юнь белән таныштыру һәм рәсем шөгылләрен берләштереп төзелгән интеграцион шөгыль конспекты.

Максат:Күпмилләтле Республикабыз турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү. Татар халкының көнкүреше,гадәтләре,бәйрәмнәре,милли киемнәре белән таныштыру. Татарстан символикаларын карау. Татар халкына хөрмәт һәм аның культурасына кызыксынучанлык тәрбияләү. Хәтерләрен һәм күзаллауларын камилләштерү. Анализ һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү. Сорауларга тулы җавап бирүне,диологик сөйләмнәрен камилләштерү. Трафаретлар кулланып предметларны бизәүне камилләштерү. Пөхтәлек тәрбияләү.

Сүзлек: Татарстан Республикасы, Иделбуе, калфак, камзул, түбәтәй, Казан, барс.

Алдан эшләнгән эш: Туган ил турында күзаллауларын киңәйтә торган әңгәмәләр оештыру, Рәсәйнең картада ничек урнашуын карау, туган ягыбызның үсемлекләре һәм хайваннары белән таныштыру, музейга экскурсия ясау. Татарсанда күп милләт халыклары яшәве турында әңгәмәләр оештыру, башка милләт вәкилләренең мәдәнияте, гадәтләре белән таныштыру, уеннарын уйнау.

Җиһазлау. РФ картасы, Татарстан флагы, гербы рәсемнәре, такта, укаска, милли костюмнар элементлары: түбәтәй, камзул, калфак, милли киемнәрнең рәсемнәре, Казан рәсеме, милли көйләр белән диск, магнитофон, поезд тавышы белән аудиоязма, проектор. Рәсем өчен: калфак картоннан киселгән, буяулар,пумала , сулы савыт, салфеткалар, Күрсәтмә калфак рәсемнәре.

Барышы :Балалар “Татарстан минем республикам”җыры астында шөгылгә керәләр.

Ярымтүгәрәккә тезелгән урындыкларга утыралар.

-Тәрбияче: Балалар без кайсы илдә яшибез?

-Рәсәйне картада күрсәтегез әле.

-Без яши торган шәһәр ничек атала?

-Түбән Каманы картада күрсәтегез әле.

-Татарстан нинди елга ярларына урнашкан?

-Дөрес Идел елгасы буена.

-Дөрес,Идел елгасы дөньяда иң зур елгаларның берсе.

-Идел елгасы буенда төрле милләт халыклары яши. Нинди милләт халыклар?(Руслар, Мордвалар, татарлар, чувашлар, марилар, удмуртлар)

-Буген мин сезне Татарстан Республикасы буенча сәяхәт итәргә чакырам.

-Ничек сәяхәт итик икән, кемнең нинди төр транспорт белән йөрисе килә. Ә менә без әйдәгез поездга утырып сәяхәт итик.

(Балалар бер-бер артлы урындыкларын борып утыралар һәм поезд тавышы астында куллары белән тәгәрмәч хәрәкәтләре күрсәтәләр.Аннан яңадан тәрбиячегә борылып утыралар Тыныч татар көн яңгырый.)

-Менә без Татарстанның башкаласы Казанга килеп җиттек.(Казан рәсеме проетордан күрсәтелә)

Казан зур һәм бик матур шәһәр. Без тимер юл вокзалына килеп җиттек. Ә хәзер трамвайда без сезнең белән Казан Кремеленә юл тотарбыз. Кремль ул бик борынгы төзелмә,ул Казансу елгасы буена урнашкан. Биредә хәзер Татарстан президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улы эшли.Татарстан-ул безнең Республика шуңа күрә аның үз флагы,гербы бар.

-Флагта нинди төсләр бар?(Кызыл ,ак,яшел)

-Әйе дөрес.Яшел төс-яз,яңарыш төсе.Ак төс-чисталык төсе. Кызыл төс-тормыш һәм көчлелекне аңлата.

-Гербта кызыл кояш яктысында ак барс рәсеме төшерелгән.Барс Татарстан Республикасының һәм аның халкының саклаучысы санала.Кызыл кояш-уңыш,бәхет һәм тормышны аңлата.Калкан-саклап тора.Кашкарый чәчәге озын гомерле булуны юрый.(Татар халык биюе көе яңгырый).Залга милли киемнәрдә малай белән кыз керә.Кыз рус телендә,малай татар телендә исәнләшә.

-Сез кемнәр,кайдан сез? Исемнәрегез ничек? (Без Гүзәл белән Булат.Безз татар кызы һәм малае)

-Карагыз эле балалар алар нинди матур киенгәннәр.(Кызның киемен карыйлар)Калфак,аляпкычлары нинди матур бизәлгән.

-Ә малайның башында нинди баш киеме икән?(Түбәтәй)

- Дөрес балалар түбәтәй.

- Өстенә камзул кигән.Бу балалар татар халкының милли киемнәрен киеп безгә кунакка килгәннәр.Әйдәгез балалар бергәләп татар халык биюен биеп алабыз.

Татар халык бию көе яңгырый,балалар күмәк биеп алалар.

-балалар игътибар итегез әле кунак кызының калфагына.Нинди матур бизәкләр төшерелгән.Бу бизәкләр татар халкына гына хас бизәкләр.Хәрбер халыкның үз бизәкләре була.Татар халкының бизәкләре чәчәкләрдән.үсемлек мотивлары кулланып төзелгән була.Әйдәгез балалар без сезнең белән татар халык бизәкләрен кулланып калфаклар бизәп алыйк.Балалар әзерләп куелган өстәлләр янына киләләр.Тәрбияче эшләү ысулларын күрсәтә.

Балаларның мөстәкыйль эшләре.

-Балалар без сәяхәттә бик озак булдык,кайтыр вакыт та җитте.

Балалар бер-бер артлы урындыкларын борып утыралар һәм поезд тавышы астында куллары белән тәгәрмәч хәрәкәтләре күрсәтәләр.Аннан яңадан тәрбиячегә борылып утыралар Тыныч татар көн яңгырый.

-Балалар менә без төркемгә кире кайттык.Без кайларда булдык?

-Без нәрсәләр карадык (милли киемнәр)

-Хатын –кызларның баш киеме ничек атала?(Калфак)

-Без нәрсәгә бизәкләр төшердек? (калфакка)

-Булдырдыгыз!Рәхмәт балалар ,сезнең белән сәяхәт кылуы бик күңелле булды.




Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет