Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы



жүктеу 0.66 Mb.
бет1/3
Дата23.11.2017
өлшемі0.66 Mb.
  1   2   3



Каралды

МБ җитәкчесе

_____________ИбраһимоваА.А.

Беркетмә № 1



«20» август 2013 нче ел

Килешенде

«Кадрәк төп белем мәктәбе» ГБМБУ

УТЭБ директор урынбасары

_____________ Юнусова Р.Р.



«20» август 2013 нче ел


Раслыйм

«Кадрәк төп белем мәктәбе» ГБМБУ

Мәктәп директоры

_____________Рәхмәтуллин И.Н. Приказ № 37/1



«20» август 2013 нче ел

ТР Минзәлә муниципаль районы

Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе”



гомуми белем муниципаль учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

А.Ә.Ибраһимованың

7 нче сыйныф өчен татар теленнән

эш программасы

Педагогик совет утырышында каралды

протокол № 1 20 август 2013 ел

2013 – 2014 уку елы


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына туры китереп төзелде:


  • Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Г.Р.Галиуллина , М.М. Шәкүрова авторлыгында төзелгән Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа (5 – 9 нчы сыйныфлар)/ Казан, 2013

2013-2014 нче уку елы өчен ТР Региональ китаплар исемлегенә кертелгән “Татар теле”: Татар теле: Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов, Казан «Мәгариф» , 2007

Максатлар:

  1. Укучыларның фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар

• Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

• Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү.

• Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү.

• Сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү.

• Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

• Укучыларның җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү.

• Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

• Диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү.

• Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү.

• Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру.
Уку предметына характеристика

Эш программасының эчтәлеге “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа “дагы барлык темаларны үз эченә ала.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү телнең төрле катламнарына караган теоретик материалны өйрәтү белән бергә, татар теленең сүзлек байлыгын, мәгънәви һәм кулланылыш үзенчәлекләрен камил куллана белергә, ана теленең сыгылмалылыгын, аралашу процессында ачыла торган нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен өйрәтүне дә күздә тота. Татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру теоретик материалны аңлату барышында, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм иң мөһиме — аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә, мәдәният белән бәйләнешенә игътибар бирүне дә таләп итә. Бүгенге җәмгыятьтә барган үзгәрешләр ана телен укытуга яңа таләпләр куя. Беренче чиратта, ана теле дәресләре тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш. Әлеге таләпләр уку-укыту методикасын яңартуны, белем бирүгә яңача якын килүне, хәзерге җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең бала психологиясенә тәэсирен аңлауны һәм шулар нигезендә укыту эчтәлеген яңарту, уку-укытуның яңача алымнарын эзләү бурычын куя. Икенчедән, гомуми урта белемнең һәр ике баскычына нәтиҗә буларак кулланыла торган Бердәм республика имтиханына куелган таләпләр дә ана теленнән белем бирү эчтәлеген үзгәртү мәсьәләсе өлгереп җиткәнен күрсәтә.

5 – 9 нчы сыйныфларда татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теленнән системалы, фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә. Тәкъдим ителә торган материал татар теле тармакларының төп нигезен тәшкил итә.

Туган телнең граматик төзелешен, аның нечкәлекләрен һәм кулланылыш үзенчәлекләрен аралашу процессында дөрес кулланырга өйрәтү әлеге баскычта төп максатлардан санала. Татарстан Республикасында татар теленең дәүләт теле булуы, аның татар халкының рухи мирасын буыннан-буынга җиткерү чарасы икәнлеге, кешеләренең үзара аралашуында, шәхеснең формалашуында һәм дөньяны танып белүендә төп чыганак булуын укучыларга җиткерү бурычы да әлеге баскычта үтәлә. Бу баскычта татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә.
Татар теле фәненең укыту планында тоткан урыны

Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программасында 7 нче сыйныфта татар теленә 102 дәрес(атнага 3 сәгать) каралган. ТР Минзәлә муниципаль районы МБГББУ “Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 елгы укыту планында да 105дәрес ( атнага 3 сәгать) бирелгән.Эш программасы шуларга нигезләнеп 105 дәрес(атнага 3сәгать) исәбеннән төзелде. Программада “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре өчен (5-9) татар теленнән үрнәк программа файдаланылды .



Программа эчтәлеге.


Темалар, бүлекләр

Сәгать саны

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

6

Гади җөмлә синтаксисы һдәм тыныш билгеләре

10

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә

10

Җөмлә.Җөмлә төрләре

12

Җөмләнең грамматик кисәкләре

32

Кабатлау

6

Сөйләм үстерү

13

Язма эшләр

16(8)

Барысы:

105



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет