Тема: Кышкы төн



жүктеу 24.6 Kb.
Дата12.05.2019
өлшемі24.6 Kb.




Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Укытучы: Мөхәммәтгалиева Илсия Насыйбулла кызы


Тема:

Максат: 1) төсле кәгазьләрдән кышкы төнне сурәтләргә өйрәтү;

2) кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш турында бе-

лемнәрен ныгыту;

3) табигатькә сакчыл караш, матурлыкка омтылыш, бер-

берсенә ярдәм итүне тәрбияләү; саф һаваның организм

өчен файдалы булуын төшендерү.
Җиһазлау: җирлек, кул сөлгесе, катыргы, төсле кәгазьләр, кайчы,

клей, эш барышын күрсәткән рәсемнәр, үрнәк эш.

магнитофон.
Дәрес барышы.


  1. Актуальләштерү.

--- Табышмак әйтү.

Һәр җир карланган

Сулар бозланган.

Уйный җил – буран

Бу кайчак , туган? (Кыш).

Аягы юк йөреп тора

Ачык җиргә кереп тора.

Авызы юк – сызгыра,

Кар һәм тузан туздыра. (Җил).

Элек үзе судан туды,

Үзе хәзер су тудыра.

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек. (Кар бөртеге).

-----Балалар бу табышмаклар елның кайсы вакытына багыш- ланган?

Күзләрне йомдык. Кышны күз алдына китерик. (Шул вакытта магнитофоннан мондый сүзләр яңгырый).
Кыш көннәре нинди матур! Бөтен тирә - юнь зәңгәрсу ак томанга төренгән. Наратлар, чыршылар иңнәренә челтәрле, ак шәл салганнар.

Кыш, бу кыш!

Җиргә ява салкын ак чәчәкләр,

Ямьләндереп авыл урамын

Яратам мин туган якларымның

Бәсле таңын, җепшек буранын.

Тышка чыксаң шаян җилләр

Ике битемнән үбә.

Җиңел була, рәхәт була

Атлавы шуңа күрә.


Күзләрне ачтык.


  1. Яңа материал өстендә эш.

---Рәсемне күзәтү, сөйләү.

---Бу рәсемгә (картинага) нинди исем биреп була?

Нәтиҗә ясау. Әйе, кышкы табигатьнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Агачлар , әнә нинди матур итеп ак шәлгә төренгәннр. Кар хәтфәдәй җәелеп ята.

Физкультминут.

Без – карлар – очабыз

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез.

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

---Тема, максат белән таныштыру.

---Эш барышын аңлату.



  1. Җирлек.

  2. Күк йөзе

  3. Ай, йолдызлар.

  4. Өй.

  5. Агачлар.

  1. Ныгыту.

-----Уен уйнау. Эш барышын күрсәткән карточкаларны эзлекле рәвештә элү.




  1. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

---Эш коралларына сак карарга кирәк.

--- Эш өстәлеңне тәртиптә тотарга.

---Үзең бетерсәң , иптәшеңә булыш, өйрәт.

---Өлге белән сызганда чиста, төгәл эшлә.

---Материалны экономиялә.

---.Кайчыны өстәл читенә куйма.

---Бер –береңә кайчыны боҗралы ягы белән генә бир.

---Кайчыны өстшл өстендә тотып кис.




  1. Мөстәкыйль эш.

----1 нче төркемдәге укучыларга өлгеләр бирелә.

-----2 нче төркемдәгеләргә ---чыршы өлгесе бирелә.

-----3 нче төркемдәгеләр мөстәкыйль эшлиләр.
6. Кыш турында шигырьләр сөйлиләр.

7.Әйтемнәр әйттерү.

Кышкы кар – көзге икмәк.

Кыш җимеше – кар, буран.

Кыш хәстәрен җәй кара.

8.Йомгаклау.( Эшкә үзләренә билге куйдыру).



.

Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет