Тема: Көньяк Америка. Географик урыны. Американы ачу һәм тикшерү тарихыннан



жүктеу 65.45 Kb.
Дата27.11.2017
өлшемі65.45 Kb.

География

7 класс.
Үткәрү вакыты:

Тема: Көньяк Америка. Географик урыны. Американы ачу һәм тикшерү тарихыннан
Максат:

Белем бирү максаты:



  1. Укучыларны Көньяк Америка материгының географик урыны, ачу һәм тикшерү тарихы белән таныштыру.

  2. Материкның географик урыны үзенчәлекләрен ачыклау;

  3. Көньяк Американың физик картасы һәм ИКТ кулланып материкның географик сүрәтен тудыру;

Күнекмәләрне үстерү максаты:

  1. Укучыларның каталар, атласлар белән эшләү күнекмәләрен һәм объектларның географик координаталарын билгеләү күнекмәләрен үстерү;

  2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен һәм хәтерен үстерү;

Тәрбия максаты:

  1. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Көньяк Американың физик картасы, атласлар, ноутбук, интерактив такта, сәяхәтчеләрнең портретлары.

Материал: Коринская, В. А. Материклар һәм океаннар географиясе. – Казан: Мәгариф, 2006, 40 нчы параграф 166-168 битләр.

«Поурочные разработки по географии: 7 класс. М.: ВАКО, 2009. (В помощь школьному учителю)

Дәреснең барышы:

I. Оештыру моменты.

Исәнләшү. Укучыларны барлау. Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.



II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

Без инде сезнең белән Көньяк материкларны өйрәнә башладык. Африка материгының географик урыны, табигать үзенчәлекләрен үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын өйрәндек.

Җирдә әле ачылмаган, өйрәнелмәгән җирләр бик күп. Кайвакыт без билгеле объектлар турында да бик аз беләбез. Һәр кеше уйларында сихри утрауларга, җылы якларга, дөньяның үзләштерелмәгән җирләренә сәяхәт итәргә хыяллана. Ләкин чын барлыкта бик сирәк кешеләр генә бу хыялларны чынга ашыра ала. Кеше аяк басмаган, үзләштермәгән җирләрне ачарга да һәр кешегә дә бирелми. Бүген без бу хәлне үзгәртергә тырышырбыз, һәм үзебезнең белем корабларында сәяхәткә чыгабыз.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Шулай итеп бүген без сезнең белән Көньяк Америка материгына сәяхәткә чыгабыз.

Кыскача мәгълүматлар” слайдлары буенча.

Дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.

Көньяк Америка мәйданы буенча дөньяда 4 урынны алып тора. 18 млн.км2 мәйданны били.


  1. Ул дөньядагы иң дымлы материк булып тора.

  2. Материкта дөньядагы иң озын таулар системасы Анд таулары урнашкан.

  3. Иң зур түбәнлек Амазонка түбәнлеге урнашкан

  4. Дөньяда иң биектә(3810м) урнашкан иң зур тау күле(8300км2) Титикака күле урнашкан.

  5. Иң зур мәңге яшел урманнар массивы.

  6. Иң мул сулы елга Амазонка елгасы

  7. Дөньядагы иң биек шарлавык Анхель шарлавыгы (1054м)

  8. Иң зур шарлавыклар системасы (80 м биеклектә 275 каскад) Игуасу шарлавыклары.

Сәяхәтебез вакытында безгә Көньяк Америка материгының географик урынын, аның чик нокталарын билгеләргә кирәк булачак.

Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Дөрес! Материкның географик урынын билгеләргә кирәк.

Материкның географик урыны” слайдлары буенча.

Моның өчен материкның экваторга, нүленче меридианга һәм тропикларга карата ничек урнашканлыгын билгеләргә кирәк.

Материк экваторга карата ничек урнашкан?

Экватор материкны төньяк өлешендә кисеп үтә.

Материк нүленче мередианга карата ничек урнашкан?

Материк тулысынча көнбатыш ярымшарда урнашкан.

Материк тропикларга карата ничек урнашкан?

Материкны көньяк тропик кисеп үтә.

Материкның кырый нокталарын һәм аларның координаталарын билгелик:

Кырый нокталарын табуга күчкәнче, әйдәгез әле горизонт якларын искә төшереп китик (Физкульт минутка).

Материкның иң төньяк ноктасын табыгыз.

Материкның иң төньяк ноктасы Гальинас борыны т.к.120,кб.оз.710

Материкның иң көньяк ноктасын табыгыз.

Материкның иң көньяк ноктасы Фроуард борыны к.к.540, кб.оз 710

Материкның иң көнчыгыш ноктасын табыгыз.

Материкның иң көнчыгыш ноктасы Кабу-Бранку борыны к.к.70, кб.оз.340.

Материкның иң көнбатыш ноктасын билгеләгез.

Материкның иң көнбатыш ноктасы Париньяс борыны к.к.40, кб.оз. 810

Ә хәзер укучылар материкның төньяктан көньякка кб.оз.700 лы меридиан буенча һәм көнчыгыштан көнбатышка 100лы параллель буенча ничә градуска һәм километрга сузылганлыгын ачыклыйк:

Материк төньяктан көньякка 700лы меридиан буенча (120+530= 650) 650ка (10=111,3км.) (650*111,3=7235км) сузылган.

Материк көнчыгыштан көнбатышка 100лы параллель буенча (780-360=420) 420ка (10=109,6км) (420*109,6= 4603км) сузылган.

Хәзер инде нинди климат типлары булуын ачыклап китик.

Атласлардагы климат карталарыннан файдаланып материкның нинди климат поясларында ятканлыгын ачыклыйбыз.

Көньяк Америка материгы экваториаль, субэкваториаль, тропик, субтропик һәм уртача климат поясларында ята.

Сәяхәт булгач, без бит диңгезләр, океаннар аша сәяхәт итәргә тиеш.

Көньяк Америка мматеригын нинди океаннар һәм диңгезләр юганлыгын ачыклыйбыз.

Материкны төньяктан Кариб диңгезе, көнчыгыштан Атлантик океан, көньяктан Магеллан һәм Дрейк бугазлары чикли, көнбатышта Тын океан юа.

Материкның кырый нокталарын, аның ярларын юучы диңгезләрне һәм океаннырны билгеләдек. Хәзер инде Көньяк Американың башка материкларга карата ничек урнашканлыгын билгелик.

Көньяк Америка материгына иң якын урнашкан материкны атагыз.

Төньяк Америка. Бу ике материкны тар гына Панама каналы аерып тора.

Материкның көньяк күршесе?

Антарктида. Бу материкларны гаять киң бугаз – Дрейк бугазы аерып тора. Аның киңлеге 950 км.

Көньяк Американы Африка һәм Евразия материкларыннан Атлантик океан аерып тора.

Көньяк Американың иң ерак күршесе?

Австралия, бу материкларны Атлантик һәм Һинд океаннары аерып тора.

Өйрәнү тарихы” слайдлары белән эшләү.

Укучылар, без материкның күп кенә үзенчәлекләрен таптык, ә аны кем ачканын әле дә белмибез.

Материкны кем ачкан соң?

1498 елда Х. Колумб Көньяк Американың Көнчыгыш ярларына килеп җитә. Ул әлеге җирләрне Һиндстан дип уйлый, ләкин Америго Веспуччи бу фикерне кире кага һәм үзе сәяхәтләр алып бара. Ул Америка җирләрен өйрәнә. Бу яңа җирләргә ул “Яңа Дөнья” дип исем куша. Соңыннан алар аның исемен йөртә башлый.

Көньяк Американы башлап тикшеренүче галимнәрнең берсе немеө географы һәм сәяхәтчесе Александр Гумбольдт була. XVIII – XIX гасырлар арасында ул, француз ботанигы Эме Бонплан белән бергә, Көньяк Американың табигатен өйрәнү буенча экспедицияләр оештыра. А.Гумбольдт материкның беренче геологик картасын төзи, көнбатыш ярлар буендагы агымнарны тасвирлый.

Рус ботанигы Николай Вавилов 1923-1933 елларда, материкка ясаган экспедиөияләре вакытында, борынгы игенчелек барлыкка килү урыннарының һәм туган җире Көньяк Америка булган кайбер культуралы үсемлекләрнең килеп чыгу үзәкләрен билгели.

IV. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Тест


  1. Көньяк Американың иң көньяк ноктасы:

А) Гальинас борыны

Б) Кабу-Бранку борыны



В) Фроуард борыны

Г) Париньяс борыны

2. Магеллан бугазы материктан нинди утрауларны аера?

А) Галапагос



Б) “Огненная Земля

В) Фолкленд

Г) Тринидад

3) Ла-Плата култыгы материкның ..... өлешендә урнашкан

А) Көньяк

Б) Көнбатыш



В) Көнчыгыш

Г) Төньяк

4. Көньяк Америкада нинди климат поясы юк?

А) Экваториаль

Б) Тропик

В) Уртача



Г) Арктик

5. Материкны кайсы ил вәкиле ачкан?



А) Испания

Б) Португалия

В) Англия

Г) Россия


Сорау-җавап:

  1. Көньяк Америка материгының Антарктидага иң якын урнашкан ноктасы?

Җавап: Фроуард борыны (материк ноктасы), Горн борыны (утрау ноктасы)

  1. Африка, Австралия һәм Көньяк Американың географик урынында нинди уртаклыклар бар?

Җавап: Барлык материкларны да көньяк тропик кисеп үтә, субэкваториаль, тропик һәм субтропик климат пояслары бар.

  1. Николай Вавилов Көньяк Американы өйрәнүгә нинди өлеш керткән?

Җавап: Н.Вавилов Көньяк Америкадагы борынгы игенчелек барлыкка килү урыннарын билгели.

  1. Көньяк Американы ничәнче елда ачканнар?

Җавап: 1498 ел.

  1. Көньяк Америкадан иң еракта яткан материк...

Җавап:Австралия.

Биремнәр үтибез:



  1. Көньяк Американың физик һәм сәяси карталарын карагыз. Нинди географик объектлар кайсы галимнәрнең һәм сәяхәтчеләрнең исемнәрен йөртәләр?

Җавап: Америка – Америго Веспучи, Колумбия – Христофор Колумб, Магеллан бугазы – Фернан Магеллан, Дрейк бугазы – Френсис Дрейк.

  1. Туры китерегез:

  1. скругленный прямоугольник 3 скругленный прямоугольник 3 2.

3скругленный прямоугольник 3скругленный прямоугольник 3. 4.

скругленный прямоугольник 3

5.

А) Игуасу шарлавыклар системасы;



Б) Титикака күле

В) Анд таулары системасы

Г) Амазонка елгасы

Д) Анхель шарлавыгы

Җаваплар: 1-Г; 2-Д; 3-Д; 4-А; 5-В;

V. Укучыларга билгеләр кую



VI. Өй эше турында информация.

  1. §40 сөйләргә.

  2. Контурлы карталарда Көньяк Американың кырый нокталарын, яр буе объектларын билгеләргә.



Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет