2009 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территорияләрен саклау чаралары планы



жүктеу 160.67 Kb.
Дата03.05.2019
өлшемі160.67 Kb.


Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

2009 ел, 16 март, 147 нче

карары белән расланды




2009 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын

һәм территорияләрен саклау чаралары планы



Т/с

Чаралар исеме


Үтәүчеләр

Үтәү вакыты

Оештыру чаралары




Татарстан Республикасы шәһәр округларын һәм муниципаль районнарын 2009 елгы язгы ташуга әзерләү чаралары үтәлешен тикшерү графигын төзү


Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе эшче төркеме, Татарстан Республикасыныћ Гражданнар оборонасы эшлђре џђм гадђттђн тыш хђллђр министрлыгы (алга таба – ТР ГОЭ ГХМ)

2009 елның 5 мартына кадәр



Язгы ташу сала торган зыяннарны киметү һәм бетерү өчен кичектергесез чаралар күрүне таләп итә торган мәсьәләләрне даими карап тикшерү

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе эшче төркеме, ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу чорында



Гидротехник корылмалардан имин файдалану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарын һәм җирле үзидарә органнарын бергәләп тикшерү планнарын төзү

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе эшче төркеме, ТР ГОЭ ГХМ

2009 елның 15 мартына кадәр



Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренә язгы ташуга каршы һәм кисәтү чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә оештыру-методик ярдәм күрсәтү

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе эшче төркеме, ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр, язгы ташу чорында



Язгы ташуга каршы чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү максатларында, республиканың су басарга мөмкин булган зонасына туры килә торган торак пунктларга Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшлђре џђм гадђттђн тыш хђллђр министрлыгы хезмәткәрләренең баруын оештыру

ТР ГОЭ ГХМ

2009 елның 20 мартына кадәр



Татарстан елгаларында көтелә торган язгы ташу тасвирламаларын, су күтәрелүнең иң югары дәрәҗәләре фаразын, Идел-Кама каскады сусаклагычына су килү фаразларын Татарстан Республикасыныћ Гражданнар оборонасы эшлђре џђм гадђттђн тыш хђллђр министрлыгына кертү


“Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” дәүләт учреждениесе (килешү буенча), “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе, Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләре (алга таба – шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре)

2009 елның 17 мартыннан – 2009 елның 1 июненә кадәр




Су объектларында (аеруча су басар дип фаразлана торган зоналарда) суның дәрәҗәсен, куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин булган һәм авария хәлендәге гидротехник корылмаларның торышын тикшерүдә тоту өчен вакытлыча күзәтү челтәре (гидрологик постлар) эшчәнлеген оештыру

ТР ГОЭ ГХМ, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу чорында



Элемтәләр өчен телефон номерларын, министрлыклар һәм ведомстволар буенча язгы ташуга каршы планлаштырыла торган чаралар турындагы боерыкларны күрсәтеп, язгы ташу чорына әзерләнүнең барышы, язгы ташуга каршы комиссияләр (шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре эшче төркемнәре) составы турында Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мәгълүмат кертү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары

2009 елның 15 мартына кадәр



2009 елгы язгы ташуга әзерләнү мәсьәләләре буенча республика шәһәрләренең һәм районнарының ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре утырышларын үткәрү. Алдагы елларда булып узган язгы ташулар нәтиҗәләрен исәпкә алып, язгы ташуга каршы үткәрелгән чараларны бәяләү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре, ТР ГОЭ ГХМ

2009 елның 20 мартына кадәр



Язгы ташу сулары яки ташкын дулкыны белән су басарга мөмкин булган зоналардан халыкны, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм матди байлыкларны өлешчә эвакуацияләү (күчерү) планнарын (гамәлләрнең “Волга” оператив планын) тәгаенләү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 20 мартына кадәр



Язгы ташу чорында халыкны һәм территорияләрне саклау буенча шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре, оператив төркемнәр өчен өйрәнүләр үткәрү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре рәисләре

2009 елның 20 мартына кадәр



Халыкка, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләренә караган хәбәр итү системалары эшләргә яраклы булу-булмауны тикшерү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 15 мартына кадәр



Су басу зонасына туры килә торган торак пунктлар белән радиоэлемтә оештыру, элемтә көчләрен һәм чараларын исәпкә алу

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 15 мартына кадәр



Сыек калдыклар туплану, агулы химикатларны саклау урыннарында һәм чистарту корылмаларында өске суларның сыйфатын тикшерүне оештыру

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Росприроднадзор) (килешү буенча)

язгы ташу чорында



Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар салган зыяннарны бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенә һәм Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оператив эш итү төркемнәрен төзү һәм аларның әзерлеген тәэмин итү

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар салган зыяннарны бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, ТР ГОЭ ГХМ (килешү буенча), Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар салган зыяннарны бетерү министрлыгының Идел буе төбәк үзәге (килешү буенча)

2009 елның 15 мартына кадәр



Татарстан Республикасының су объектларындагы боз тыгылган урыннарда шартлату эшләрен үткәрү өчен шартлаткыч матдәләрне һәм шартлату чараларын транспортка төягәндә һәм алып барганда иминлекне түләүсез нигездә тәэмин итү

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

язгы ташу чорында



Язгы ташу аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кешеләргә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерергә

ТР ГОЭ ГХМ, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Язгы чорда республика территориясендә язгы ташу күренешләренә бәйле гадәттән тыш хәлләр салган зыяннарны кисәтү һәм бетерү буенча оператив планга (“Паводок” планына) төзәтмәләр кертү һәм аны үтәү өчен җәлеп ителә торган көчләрнең һәм чараларның үзара хезмәттәшлеген оештыру

ТР ГОЭ ГХМ, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 15 мартына кадәр



Гидротехник корылмаларда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә мәгълүмат җыюны һәм эшкәртүне гамәлгә ашыру, шулай ук бу мәгълүматны кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар белән уртаклашу

ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында

Гамәли чаралар




Гидротехник корылмаларны (инженерлык саклагычны, буаларны, плотиналарны, дамбаларны һ.б.) кар суларының мөмкин булган иң зур күләмнәрен уздырып җибәрүгә әзерләү эшләрен үткәрүне оештыру

Гидротехник корылмалар хуҗалары, эксплуатацияләүче оешмалар

2009 елның 10 мартына кадәр



Боз тупланмалары барлыкка килүне һәм боз кисәкләре бер урынга җыелуны кисәтү, бозларны ваклауны оештыру, гидротехник корылмаларның барлык фронты буенча суагызгыч тишемнәрдән боз өемнәрен үткәреп җибәрү

Гидротехник корылмалар хуҗалары, эксплуатацияләүче оешмалар, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу чорында



Аеруча куркыныч урыннарда интенсив язгы ташу фаразланган очракта, тәүлек буе кизү тору һәм ышанычлы элемтә һәм хәбәр бирү системасын оештыруга кадәр барып җитеп, инженерлык саклагыч корылмаларга күзәтчелек итүне көчәйтү

Гидротехник корылмалар хуҗалары, эксплуатацияләүче оешмалар, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Кышкы чорның тискәре зыяннарын һәм ремонтлаган вакытта эшләп бетерелмәгән эшләрне үз вакытында ачыклау һәм җиренә җиткереп эшләп бетерү максатларында, мелиорация системаларын һәм корылмаларын кабат тикшерү

Гидротехник корылмалар хуҗалары, эксплуатацияләүче оешмалар, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 25 мартына кадәр



Республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары территориясендә халыкка һәм территориягә куркыныч тудыручы, имин эксплуатацияләп булмый торган гидротехник корылмалар булу-булмауга тикшерүләр үткәрү

Гидротехник корылмалар хуҗалары, эксплуатацияләүче оешмалар, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 20 мартына кадәр



Россия Федерациясе Табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама каскады сусаклагычлары эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара оператив төркемгә язгы ташу алдыннан һәм язгы ташу чорларында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында суның оптималь дәрәҗәләрен билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Якын-тирәдәге территорияләрнең су астында калуына юл куймау буенча үз вакытында чаралар күрү һәм су басу куркынычы булганда халыкка хәбәр итү өчен сусаклагычларның билгеләнгән эш режимы үтәлешен тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру

«Средволгаводхоз» федераль дәүләт учреждениесе (килешү буенча), ТР ГОЭ ГХМ

2009 елның 1 мартына кадәр
язгы ташу чорында



2009 елда ремонтланырга һәм реконструкцияләнергә тиешле гидротехник корылмалар исемлеген билгеләү

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар

2009 елның 1 маена кадәр



Авария хәлендәге яки авария алды хәлендәге гидротехник корылмаларга, шулай ук хуҗасыз корылмаларга комиссион тикшерү үткәрү. Тикшерү актларын һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тиешле җитәкчеләргә күрсәтмәләр әзерләү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре, ТР ГОЭ ГХМ Технология һәм экология күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Су объектларының сусаклау зоналарын пычратуга һәм язгы ташу суларының сыйфатын начарайтуга юл куймау буенча (бигрәк тә сыек калдыклар туплана торган, чистарту корылмалары һәм агулы химикатлар сакланган урыннарда, елгаларның һәм сулыкларның боз өстенә автотранспорт керү, ведомстволар причаллары һәм елга транспортының төяү-бушату урыннарында) оештыру чараларын һәм инженерлык-техник чаралар үткәрү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре (килешү буенча), Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Средволгаводхоз» федераль дәүләт учреждениесе (килешү буенча), Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча)

2009 елның 15 мартына кадәр - оештыру чаралары, язгы ташу чорын-да – гамәли чаралар





Язгы ташу сулары басарга мөмкин булган зонага туры килә торган авыл хуҗалыгы объектларын һәм терлекләр күмелгән урыннарны тикшерү

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, шәһәрләр һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 1 апреленә кадәр



Юлларда, шәһәрләрдә һәм районнарда, кар суларының иң зур күләмнәрен агызып җибәрү өчен суүткәргеч торбаларны, канауларны, каналларны җыелган яңгыр сулары канализациясен чистарту

Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе, “Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” дәүләт учреждениесе (килешү буенча), шәһәрләр һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Су басырга мөмкин булган зонага туры килә торган электр белән тәэмин итүче кабель линияләренә, трансформаторлы ярдәмче станцияләргә тикшерү үткәрү. Аларны имин эксплуатацияләү чараларын күрү

“Сетевая компания” ачык акционерлар җәмгыяте (килешү буенча), шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 25 мартына кадәр һәм язгы ташу чорында



Күперләрне тикшерү һәм ныгыту, аларны торгызу өчен материаллар һәм чаралар әзерләү. Җимерелү куркынычы булган суга якын урнашкан ясалма корылмаларны аеруча нык тикшерүдә тоту.

Вакытлыча кичүләр һәм күчү урыннарын билгеләү



Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе, “Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” дәүләт учреждениесе (килешү буенча), шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Автоюлларның һәм ясалма корылмаларның язгы ташу чорында эшләргә әзерлегенә һәм аларны карап тоту дәрәҗәсенә тикшерүләр үткәрүне оештыру

Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе, “Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” дәүләт учреждениесе (килешү буенча), шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында



Су басарга мөмкин булган зоналарга туры килә торган торак биналарыннан һәм халыкның тереклеген тәэмин итү системалары объектларыннан кар суларын борып җибәрү эшләрен үткәрүне оештыру. Халыкның тереклеген тәэмин итү системаларын энергия белән тәэмин итүче резерв чыганаклар белән тәэмин итү

Татарстан Республикасыныћ Тљзелеш, архитектура џђм торак-коммуналь хуќалык министрлыгы, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 25 мартына кадәр һәм язгы ташу чорында



Йөзү чараларын, инженерлык, юл-төзелеш техникасын һәм кирәкле башка техниканы кичектергесез һәлакәт-торгызу эшләрен үткәрү очракларына әзерләү, аны ягулыкның кирәкле күләме һәм майлау материаллары белән тәэмин итү

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы звенолары (алга таба – ГХТЯС), шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 20 мартына кадәр





Гадәттән тыш хәлләрне һәм алар салган зыяннарны бетерү өчен түбәндәге запасларны булдыру:

финанс чараларының, матди-техник чараларның;



инертлы һәм сорбитлаучы материалларның

ГХТЯС территориаль звенолары, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 20 мартына кадәр



Язгы ташу чорында зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга әзерләнү эшләрен үткәрү. Медикаментларның кирәкле резервын булдыру

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 1 апреленә кадәр



Язгы ташу чорында зыян күргән халыкның беренче чиратта тереклеген тәэмин итү өчен әзерләнү эшләрен үткәрү

ГХТЯС звенолары, шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре

2009 елның 1 апреленә кадәр



Җибәрелүче эчә торган суның сыйфаты начарайганда кичектергесез чаралар күрү өчен су әзерләү предприятиеләрендә зарарсызландыру чараларының өстәмә запасларын булдыруны тәэмин итү

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре



Тикшерү чаралары




Торак-коммуналь, юл, энергетика, медицина предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең язгы ташу чорына әзерлеге турындагы чыгышларын тыңлау

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре (килешү буенча)

2009 елның 25 мартына кадәр



Эчә торган суның сыйфатына, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү өчен файдаланыла торган ачык су чыганакларының, су алу урыннарының торышына санитария-эпидемиология тикшерүен оештыру

шәһәрләрнең һәм районнарның ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре (килешү буенча), Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (килешү буенча)

2009 елның 10 маена кадәр



Республика шәһәрләренең һәм районнарының ГХКБ һәм ЯКТ комиссияләре тарафыннан бу план чараларының үтәлүен сайлап алып тикшерүне гамәлгә ашыру

ТР ГОЭ ГХМ

2009 елның 1 апреленә кадәр



Ведомстволар буйсынуындагы предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан язгы ташу чорында халыкны һәм территорияләрне саклау чаралары әзерләнүнең һәм үткәрелүнең сыйфатын тикшерүдә тотуны оештыру

Татарстан Республикасы министрлык-лары һәм ведомстволары

2009 елның 1 апреленә кадәр




Республика территориясендә язгы ташу узу турында халыкка үз вакытында мәгълүмат бирү

“Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” дәүләт учреждениесе (килешү буенча), “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе, ТР ГОЭ ГХМ

язгы ташу башланганга кадәр һәм язгы ташу чорында

______________________________________________




Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет