2нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән контроль эшләр. Контроль эш №1 Кушымчаларны языгыз



жүктеу 0.52 Mb.
бет1/4
Дата08.05.2019
өлшемі0.52 Mb.
  1   2   3   4


2нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән контроль эшләр.

Контроль эш №1

1. Кушымчаларны языгыз(–лар/-ләр, -нар/-нәр).

Рәсем ... такта ...

дәфтәр ... урам ...

2.Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

Кайда? Кайдан? Кая?

мәктәп ... мәктәп ... мәктәп ...

сыйныф ... сыйныф ... сыйныф ...

3. Кушымчаларны язып бөтерегез.

Ул бара Ул килә

Мин бара ... Мин кил ...

Син бара ... Син кил ...

Алар бара ... Алар кил ...
Җаваплары


  1. Рәсемнәр такталар

дәфтәрләр урамнар

  1. Кайда? Кайдан? Кая?

мәктәптә мәктәптән мәктәпкә

сыйныфта сыйныфтан сыйныфка



  1. Ул бараУл килә

Мин барам Мин киләм

Син барасың Син киләсең

Алар баралар Алар киләләр
Бәяләү критерийлары.

1. Кушымчаларны языгыз (–лар/-ләр, -нар/-нәр).Дөрес җавап өчен максимум 4 балл куела.

2.Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.Дөрес җавап өчен 6 балл куела.

3. Кушымчаларны язып бөтерегез.Дөрес җавап өчен 6 балл куела.

Барлыгы – 16 балл

0 – 5 балл – “2”

6 – 9 балл –“3”

10–13 балл –“4”

14 –16 балл–“5”
Контроль эш № 2

1.Тиешле кушымчаларны языгыз.

Кайда? Кая? Кайдан?

өстәл ... урман ... апа ...

ишек ... мәктәп ... абый ...



2. Кушымчаларны язып бөтерегез.

Ул ачмый


Мин ачмый ...

Син ачмый ...

Алар ачмый ...

3.Сорауларга җавап бирегез.

1. Син бу чынаякны юасыңмы? – Юк, ... .

2. Син дәү әнине яратасыңмы? – Әйе, ....

3. Син Лилияне көтәсеңме? – Юк, ... .


Җаваплары

  1. Кайда? Кая? Кайдан?

Өстәлдә урманга ападан

ишектә мәктәпкә абыйдан



  1. Ул ачмый

Мин ачмыйм

Син ачмыйсың

Алар ачмыйлар

3. 1. Син бу чынаякны юасыңмы? – Юк, мин бу чынаякны юмыйм.

2. Син дәү әнине яратасыңмы? – Әйе, мин дәү әнине яратам.

3. Син Лилияне көтәсеңме? – Юк, мин Лилияне көтмим.


Бәяләү критерийлары.

1.Тиешле кушымчаларны языгыз.Дөрес җавап өчен максимум 6 балл куела.


2. Кушымчаларны язып бөтерегез.Дөрес җавап өчен 3 балл куела.

3.Сорауларга җавап бирегез.Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.

Барлыгы – 12 балл

0 – 3 балл – “2”

4 – 6балл –“3”

7 –9 балл –“4”

10 –12 балл–“5”
Контроль эш № 3

1.Тартым белән төрләндерегез.

Безнең шәhәр ... Безнең китап(б) ...

Сезнең шәhәр ... Сезнең китап(б) ...

2.Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

Кемгә? Кемнән?

әни ... абый ...

Марат ... иптәш ...

апа ... әти ...



3.Җөмләләрне төзеп языгыз .

  1. Авырта, минем, башым. 2) Ботка, мин, ашыйм, тәмле.

  1. Марат, сөйләшә, төрекчә.

4.Сорауларга җавап бирегез.

1. Сез хатлар язасызмы ? – Әйе, ... .

2. Сезнең иптәшләрегез бармы? – Әйе, ... .

3. Әни кемгә күлмәк тегә?



Җаваплары

  1. Безнең шәhәребез Безнең китабыбыз

Сезнең шәhәрегез Сезнең китабыгыз

  1. Кемгә? Кемнән?

әнигәабыйга

Мараткаиптәшкә

апагаәтигә


  1. 1) Минем башым авырта. 2) Мин тәмле ботка ашыйм. 3) Марат төрекчә сөйләшә.

4. 1. Сез хатлар язасызмы ? – Әйе, без хатлар язабыз.

2. Сезнең иптәшләрегез бармы? – Әйе, безнең иптәшләребез бар.

3. Әни апага күлмәк тегә.

Бәяләү критерийлары.


  1. Тартым белән төрләндерегез. Дөрес җавап өчен максимум 4 балл куела.

  2. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.Дөрес җавап өчен 6 балл.

  3. Җөмләләрне төзеп языгыз. Һәр дөрес җөмләгә 1 балл куела.

4. Сорауларга җавап бирегез. Һәр дөрес җавапка 2 балл куела.

Барлыгы – 19 балл

0 – 7 балл – “2”

8 – 11 балл –“3”

12–15 балл –“4”
16 –19 балл–“5”
Контроль эш № 4

1 вариант

1.Турында, өчен, шуңа күрә сүзләрен куеп языгыз.

1. Әбием бик карт, ... ул начар күрә.

2. Бу чәчәкләр әнием ... .

3. Безнең укытучы безгә шәhәр ... сөйли.



2. Сорауларга җавап бирегез.

1. Алсу концертка нәрсә киде?

2. Ул кичә өйгә сәгать ничәдә кайтты?

3. Мәктәптә кичә ничә дәрес булды?



3. Тәрҗемә итегез.

Укучының китабы - ...

Әнинең күзләре - ...

Шәhәрнең урамы - ...



  1. Кушымчаларны язып бөтерегез.

Ул әйтте Ул киенде

Мин әйт ... Мин киен ...

Син әйт ... Син киен ...

Җаваплары

1. 1. Әбием бик карт, шуңа күрә ул начар күрә.

2. Бу чәчәкләр әнием өчен.

3. Безнең укытучы безгә шәhәр турында сөйли.

2. 1. Алсу концертка күлмәк киде.

2. Ул кичә өйгә сәгать алтыда кайтты.

3. Мәктәптә кичә дүрт дәрес булды?

3. Укучының китабы – книга ученика

Әнинең күзләре – мамины глаза

Шәhәрнең урамы - улица города

4.Ул әйтте Ул киенде

Мин әйттем Мин киендем

Син әйттең Син киендең

Бәяләү критерийлары.

1.Турында, өчен, шуңа күрә сүзләрен куеп языгыз.Һәр дөрес җөмләгә 1 балл куела.

2.Сорауларга җавап бирегез.Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.

3.Тәрҗемә итегез.Дөрес җавап өчен 3 балл.

4.Кушымчаларны язып бөтерегез. Дөрес җавап өчен максимум 4 балл куела.
3 нче сыйныфларның рус төркеме өчен контроль эш биремнәре

1 чирек

1.Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Белая скатерть –

Трудолюбивая девочка -

Маленькие ножницы –



2. Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә языгыз.

Күп, ерак, дөрес, тәмле, йомшак.



3. Җөмләләрне дәвам итегез.

Мин мәктәпкә бармыйм, чөнки...

Дәрес башлана, шуңа күрә...

4.Сорауларга җавап бирегез.

Сезгә кунаклар еш киләме?

Дәү әниең нинди ризыклар пешерә?
2 чирек

1.Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Хорошая профессия –

Большой каток –

Красивое озеро -



2.Саннарны сүзләр белән языгыз.

27, 59, 89, 74, 156



3. Күп нокталар урынына кушымчалар куеп языгыз.

Мин китап укы... яратам.

Табиб авыруларны дәвала... тиеш.

Дәрестә кычкыр... ярамый.

4. Сорауларга җавап бирегез.

Тәрбияче нишләргә тиеш?

Дәрестә нишләргә мөмкин?
3 чирек

1.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

Вкусный суп -

Зеленый огурец -

Рисовая каша –



2. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Күңелле –

Эшчән –

Сирәк –


3.Билгесез үткән заман кушымчаларын куеп языгыз.

Сикер..., көт..., уйна..., сана..., бел....



4.Җөмләләрне дәвам итегез.

Мин бәйрәмнәр яратам, шуңа күрә...

Без театрга еш йөрибез, чөнки...
4 чирек

1.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

Лекарственные растения –

Главный врач –

Чистый воздух-



2.Саннардан җыю саннарын ясагыз.

Дүрт, өч, җиде, ун, ике



3.Сорауларга җавап бирегез.

Син ничә телдә сөйләшәсең?

Татарстанның башкаласы Мәскәүме?

4.Җөмләләрне дәвам итегез.

Ике атнадан соң...

Дәрескә кадәр...

3 нче сыйныфларның рус төркеме өчен контроль эшнең бәяләү критерийлары

1 чирек

1 бирем - Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итү. Дөрес тәрҗемә һәм дөрес язылыш өчен максимум 3 балл. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

2 бирем - Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә язу. Дөрес җавап өчен максимум 5 балл куела.

3 бирем - Җөмләләрне дәвам итү. Дөрес җавап һәм дөрес язылыш өчен максимум 2 балл.

4 бирем – Сорауларга җавап бирү. Ике сорауга тулы җавап булса, максимум 4 балл куела.

Барлыгы 14 балл.

0 – 5 балл – “2”

6 – 8 балл – “3”

9 – 11 балл – “4”

12 – 14 балл – “5”


2 чирек

1 бирем - Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итү. Дөрес тәрҗемә һәм дөрес язылыш өчен максимум 3 балл. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

2 бирем - Саннарны сүзләр белән язу. Дөрес җавап өчен максимум 5 балл куела. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

3 бирем - Күп нокталар урынына кушымчалар куеп язу. Дөрес җавап өчен максимум 3 балл.

4 бирем – Сорауларга җавап бирү. Ике сорауга тулы җавап булса, максимум 4 балл куела.

Барлыгы 15 балл.

0 – 5 балл – “2”

6 – 8 балл – “3”

9 – 11 балл – “4”

12 – 15 балл – “5”



3 чирек

1 бирем - Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итү. Дөрес тәрҗемә һәм дөрес язылыш өчен максимум 3 балл. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

2 бирем - Сүзләрнең антонимнарын табу. Дөрес җавап өчен максимум 3 балл куела. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

3 бирем - Күп нокталар урынына кушымчалар куеп язу. Дөрес җавап өчен максимум 5 балл.

4 бирем – Җөмләләрне дәвам итү. Дөрес җавап һәм дөрес язылыш өчен максимум 4 балл.

Барлыгы 15 балл.

0 – 5 балл – “2”

6 – 8 балл – “3”

9 – 11 балл – “4”

12 – 15 балл – “5”


4 чирек

1 бирем - Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итү. Дөрес тәрҗемә һәм дөрес язылыш өчен максимум 3 балл. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

2 бирем - Саннардан җыю саннарын ясау. Дөрес җавап өчен максимум 3 балл куела. Орфографик хаталар булса, һәр җавапка 0,5 балл гына куела.

3 бирем - Сорауларга җавап бирү. Ике сорауга тулы җавап булса, максимум 4 балл куела.

4 бирем – Җөмләләрне дәвам итү. Дөрес җавап һәм дөрес язылыш өчен максимум 2 балл.

Барлыгы 14 балл.

0 – 5 балл – “2”

6 – 8 балл – “3”

9 – 11 балл – “4”

12 – 14 балл – “5”



3 нче сыйныфларның рус төркеме өчен контроль эшнең җаваплары

1 чирек

1.Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Ак ашъяулык

Эшчән кыз

Кечкенә кайчы

2. Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә языгыз.

Күбрәк, ераграк, дөресрәк, тәмлерәк, йомшаграк.

3. Җөмләләрне дәвам итегез.

Мин мәктәпкә бармыйм, чөнки бүген ял көне.

Дәрес башлана, шуңа күрә дәрескә әзерләнергә кирәк.

4.Сорауларга җавап бирегез.

Әйе, безгә кунаклар еш килә.

Дәү әнием гөбәдия, өчпочмак пешерә.
2 чирек

1.Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Әйбәт һәнәр

Зур шугалак

Матур күл

2.Саннарны сүзләр белән языгыз.

Егерме җиде, илле тугыз, сиксән тугыз, җитмеш дүрт, йөз илле алты.

3. Күп нокталар урынына кушымчалар куеп языгыз.

Мин китап укырга яратам.

Табиб авыруларны дәваларга тиеш.

Дәрестә кычкырырга ярамый.

4. Сорауларга җавап бирегез.

Тәрбияче балаларны тәрбияләргә тиеш.

Дәрестә шигырь укырга мөмкин.



3 чирек

1.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

Тәмле аш

Яшел кыяр

Дөге боткасы

2. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

Күңелсез

Ялкау


Еш

3.Билгесез үткән заман кушымчаларын куеп языгыз.

Сикергән, көткән, уйнаган, санаган, белгән

4.Җөмләләрне дәвам итегез.

Мин бәйрәмнәр яратам, шуңа күрә безгә кунаклар еш килә.

Без театрга еш йөрибез, чөнки анда бик күңелле.



4 чирек

1.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

Дару үләннәре

Баш табиб

Чиста һава

2.Саннардан җыю саннарын ясагыз.

Дүртәү, өчәү, җидәү, унау, икәү.

3.Сорауларга җавап бирегез.

Мин өч телдә сөйләшәм.

Юк, Татарстанның башкаласы Казан.

4.Җөмләләрне дәвам итегез.

Ике атнадан соң без әти белән театрга барабыз.

Дәрескә кадәр мин шигырьне кабатладым.
4 нче сыйныфларның рус төркеме өчен контроль эш биремнәре.

1нче чирек.


  1. Мисалларны саннар белән языгыз.

28+12= 3*7=

30-17= 36:6=



  1. Синонимнар языгыз. (1 җөмлә языгыз)

Бәләкәй-, Шәһәр-,Ватан-, Татлы-

  1. Омонимнарның тәрҗемәсен языгыз. (1 җөмлә языгыз)

Бит - ....Яз - ...Кара - ....Йөз-...

  1. Антонимнар языгыз. (1 җөмлә языгыз)

Авыл - ...Ямьсез - ...Чит ил - ...

  1. Яңа сүзләр ясагыз.

Тыныч, чәчәк, кояш, файда

  1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.

Природа – ...Крылатый барс - ...Торжественный – ... Черепаха - …

  1. Сорауларгаҗавап бирегез.

  • Флагның авторы кем?

  • Яшел төс нәрсә символы?

  • Канатлы барс нинди?

  • Канатлы барс нәрсә символы?


2нче чирек.

1. Һәрберсенә (каждому) 2 сүз языгыз.

Тамыр сүзләр – ... Ясалма сүзләр – ... Кушма сүзләр – ...

Тезмә сүзләр – ...Парлы сүзләр –...

2. Саннарны сүз белән языгыз.

1579, 18-й, 683, 2017.



3. Сыйфатларны артыклык дәрәҗәсендә языгыз.

Кызыл,яшел, матур, якты



4. Тәрҗемә ит.

Торжественный –… Государство –…

В Татарстане 8000 озер. – …Озеро Кабан – самое теплое озеро. – …

5. Пычратмыйсүзенхәзерге заманда төрләндер.

6. 2 мәкаль яз.

7.Табигать турында5 җөмлә төзе.
3нче чирек.


  1. Сүзләрне һәм сүтезмәләрне тәрҗемә ит.

Магазин одежды-... к дому-...через лес-...уважаемый человек-...

  1. Сорауларга юклык алмашлыклары белән җавап бир:

-Укучылар ял көне иртән кая баралар?

-Ленар сәхнәдә кайчан җырлады?

-Балыкчы нинди балык тотты?

-Наиләнең дәү әнисе кем булып эшли?



3.Бу сүзләр беләнҗөмләләр языгыз:

Җитәкче,тәрҗемәче, урынбасар.


4.Нокталар урынына сүзләрне куегыз һәм җөмләләрне языгыз:

1. ... укытучы бик мактады. 2. Бүген .... концерт була. 3... малайга әйт әле. 4.... җиргә сикер!

( монда, моны, тегеннән, теге)

5.Татарча языгыз:

-У твоей мамы много разных украшений.

-Мой папа подарил маме золотое кольцо.

-Эти серьги Алины.

-Я примерила серебряный браслет,но не купила.
6. Киеп кара! сүзен үткән заманда төрләндерегез.(Нишләде?)

7.Татарча яз:

Откроется, закоется, продаст, вырастит.


4нче чирек.

  1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.

  2. Открытие, изобретение -... Изобразтельное искусство - ... Национальный - ...

Выставка - ... Высшее учебное заведение –...

  1. Сорауларга җавап бир.

1.Син музейларга йөрисеңме?

2.Казанда нинди музейлар бар?

3.Татарстанның беренче президенты кем?

4.Казанда иң зур спорт сарае нинди?

5.Габдулла Тукай балалар өчен нинди шигырьләр язган?


  1. Сорауларны татарчага тәрҗемә ит.

1.Это чей учебник?

2.У кого пятерок больше?

3.Это твое место?

4.Татарстан самостоятельное государство?

5.Какие государственные символы знаешь?

4. Бар сүзен киләчәк заманда төрләндер.

5. Сораулар урынына сүзләр куй.

(Нәрсә?) 2500 ел элек ачылган. Музейда (нәрсәләр?) булган. Музей (кайда?) ачылган. (Кайда?) кызыклы музейлар күп.


4 нче сыйныфларның рус төркеме өчен контроль эшнең җаваплары һәм бәяләү критерийлары.

1нче чирек.

1.Мисалларны саннар белән яз. (4балл.)

егерме сигезгә уникене кушам,тигез була кырык.

утыздан унҗидене алам,тигез була ун өч.

өчне җидегә тапкырлыйм,тигез була егерме бер.

утыз алтыны алтыга бүләм, тигез була алты.

2.Синонимнар языгыз. (1 җөмлә языгыз) (2балл, җөмлә өчен1балл)

Бәләкәй-кечкенә, нәни;Шәһәр-кала; Ватан- Туган ил;Татлы-баллы.



3.Омонимнарның тәрҗемәсен языгыз. (1 җөмлә языгыз)(2балл,җөмлә өчен1балл)

Бит –лицо, страница; Яз –весна, пиши; Кара – чёрный, чернила, смотри; Йөз- сто,лицо, плыви..



4.Антонимнар языгыз. (1 җөмлә языгыз)(2балл,җөмлә өчен1балл)

Авыл –кала,шәһәр; Ямьсез –матур; Чит ил – Туган ил.



5.Яңа сүзләр ясагыз. (4балл)

Тыныч-тынычлык; Чәчәк-чәчәкле,чәчәксез; Кояш-кояшлы,кояшсыз; Файда-файдалы,файдасыз.



6.Сүзләрне тәрҗемә итегез. (2балл.)

Природа –табигать.Крылатый барс – канатлы барс.Торжественный – тантаналы.Черепаха –ташбака.



7.Сорауларгаҗавап бирегез.(4балл.)

  • Флагның авторы-Тавил Хаҗиәхмәтов.

  • Яшел төс-туган җиребез,табигатьнең матурлыгы символы.

  • Канатлы барс акыллы һәм көчле.

  • Канатлы барс байлык һәм көч символы.

Барлыгы 23 балл.

1-11 балл – “2”

12 -16 балл – “3”

17 – 20 балл – “4”

21-23 – балл – “5”
2нче чирек.

1. Һәрберсенә (каждому) 2 сүз яз.(5балл.)

Тамыр сүзләр –баш,кеше..Ясалма сүзләр –бәхетле, тынычлык, йортсыз..Кушма сүзләр –аккош,гөлҗимеш,Караборын..Тезмә сүзләр – энҗе чәчәк,кура җиләге,башкала..

Парлы сүзләр –савыт-саба,кием-салым,җиләк-җимеш..

2. Саннарны сүз белән яз.( 4балл.)

1579-бер мең биш йөз җитмеш тугыз, 18-й-унсигезенче, 683- алты йөз сиксән өч, 2017-ике мең унҗиде.



3. Сыйфатларны артыклык дәрәҗәсендә языгыз.(2балл.)

Кып-кызыл, ямь-яшел,иң матур, бик якты.


4. Тәрҗемә ит.(4балл.)

Торжественный –тантаналы,Государство –дәүләт.

Татарстанда сигез мең күл бар.Кабан күле-иң җылы күл.

5.Пычратмыйсүзензат-сан белән төрләндер (спрягай по лицам и числам).(5балл.)

Мин пычратмыйм Без пычратмыйбыз

Син пычратмыйсың Сез пычратмыйсыз

Ул пычратмый Алар пычратмый

6. 2 мәкаль яз.(дәреслектә бирелгән мәкальләрнең белгәнен язалар.) (4балл)
7.Табигать турында 5 җөмлә төзе.(5балл.)

Татарстанның табигате бик бай.Урманнарда агачлар, җиләк, гөмбә, файдалы үләннәр үсә. Җир файдалы казылмаларга бай.Һава, су, кояш-безнең дусларыбыз. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк: һаваны, суларны пычратырга, үсемлекләрне таптарга ярамый.



Барлыгы 29 балл.

1-17 балл – “2”

18 -22 балл – “3”

23 – 26 балл – “4”

27-29 балл – “5”

3нче чирек.

1.Сүзләрне һәм сүтезмәләрне тәрҗемә ит.(2балл.)

Магазин одежды-кием-салым кибете; к дому-өйгә таба;через лес-урман аша; уважаемый человек-ихтирамлы кеше.



2.Сорауларга юклык алмашлыклары белән җавап бир (4балл.)

-Укучылар ял көне иртән беркая бармыйлар.

-Ленар сәхнәдә беркайчан җырламады.

-Балыкчы бернинди балык тотмады.

-Наиләнең дәү әнисе беркем булып эшләми.



3.Бу сүзләр беләнҗөмләләр языгыз: (4балл.)

Бу җитәкче бик белемле кеше.Тәрҗемәче алты тел белә. Минем апам урынбасар булып эшли.



4.Нокталар урынына сүзләрне куегыз һәм җөмләләрне языгыз. (4балл.)

1. Моныукытучы бик мактады. 2. Бүгенмонда концерт була. 3.Теге малайга әйт әле.

4.Тегеннән җиргә сикер!

5.Татарча языгыз (5балл.)

-У твоей мамы много разных украшений.

-Мой папа подарил маме золотое кольцо.

-Эти серьги Алины.

-Я примерила серебряный браслет,но не купила.
6.Киеп кара! сүзен үткән заманда төрләндер. (Нишләде?) (5балл)

Мин киеп карадым Без киеп карадык

Син киеп карадың Сез киеп карадыгыз

Ул киеп карады Алар киеп карадылар

7.Татарча яз. (2балл.)

Ачылачак, ябылачак, сатачак, үсәчәк.



Барлыгы 26 балл.

1-13 балл – “2”

14 -18 балл – “3”

19 – 23 балл – “4”

24-26 – балл – “5”
4нче чирек.

1.Сүзләрне тәрҗемә ит. (4 балл.)

Открытие-ачыш, изобретение - Изобразительное искусство –рәсем сәнгате

Национальный - милли Выставка - күргәзмә Высшее учебное заведение –югары уку йорты.

2.Сорауларга җавап бир. (5балл.)

1. Мин музейларга йорим.

2.Казанда Милли музей,Салих Сәйдәшев музее,Габдулла Тукай музее,Сынлы сәнгать музее һ.б музейлар бар.

3.Татарстанның беренче президенты-Минтимер Шәрипович Шәймиев.

4. Иң зур спорт сарае “ Казан Арена”.

5.Габдулла “Тукай балалар өчен бала белән күбәләк”,”Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”не һб.язган.



3.Сорауларны татарчага тәрҗемә ит. (5балл.)

1.Бу кемнең дәреслеге яки Бу дәреслек кемнеке?

2.кемнең бишлеләре күбрәк?

3.Бу урын синекеме? яки Бу синең урыныңмы?

4.Татарстанмөстәкыйль дәүләтме?

5.Син нинди дәүләт символларын беләсең?



4. Бар сүзен киләчәк заманда төрләндер.(5балл.)

Мин барачакмын Без барачакбыз

Син барачаксың Сез барачаксыз

Ул барачак Алар барачаклар.

5. Сораулар урынына сүзләр куй. (4 балл.)

Иң беренче музей 2500 ел элек ачылган. Музейда сәнгать әйберләре, астрономнар,хирурглар өчен инструментлар булган. Музей Мисырда ачылган. Франциядә кызыклы музейлар күп.



Барлыгы 23 балл.

1-11 балл – “2”

12 -16 балл – “3”

17 – 20 балл – “4”

21-23 – балл – “5”
5 нче сыйныфларның рус төркеме өчен контроль эшләр

Контроль эш№1

1.Раскрой скобки.

Образец: минем (дәфтәр) - минем дәфтәрем.

1)минем (әни)-

2)синең (эт)-

3)аның (баш)-

4)минем (йорт)-

5)синең (китап)-

6)аның (кул)-



2.Составь предложения со словами: матур, күлмәк, сатып ала, әни.

3.Спроси у друга:

- есть ли у него тетрадь, карандаши, дневник.



- читает ли он книгу.

4.Какие глаголы напишешь вместо точек, если указанные действия не происходят?

1)Әти зарядка ясый,ә ул ... .

2) Апа салкын су белән юына, ә ул ... .

3) Абый иртән мәктәпкә бара, ә ул ... .



5.Вместо точек ставь нужные окончания.

Мин Казан... барам.

Мин Казан... яшим.

Мин Казан... кайтам.



Ачкыч

Бирем

Балл

Җаваплар

1.

6

Минем әнием, синең этең, аның башы, минем йортым,синең китабың, аның кулы.

2.

2

Әни матур күлмәк сатып ала.

3.

4

Дустым, синең дәфтәрең, карандашларың, көндәлегең бармы? Дустым, син китап укыйсыңмы?

4.

6

Әти зарядка ясый, ә ул ясамый. Апа салкын су белән юына, ә ул юынмый. Абый иртән мәктәпкә бара, ә ул бармый.

5.

6

Мин Казанга барам. Мин Казанда яшим. Мин Казаннан кайтам.

Барысы

24






Билге

Биремне башкаруны бәяләү критерийлары (балларда)

“5”ле

20-24 балл

“4”ле

16-20 балл

“3”ле

12-16 балл

“2”ле

0-12 балл





Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет