Ачык дәрес Татарның бөек улы (Һади Такташның туган көнен билгеләп үтүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)



жүктеу 54.04 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі54.04 Kb.

Чыганак : Ачык дәрес
Татарның бөек улы
(Һади Такташның туган көнен билгеләп үтүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Җиһазлау: Һ Такташ портреты, китаплар күргәзмәсе, Һ. Такташ шигырьләре язылган плакат
1 нче укучы. Җуйдык сине, Һади,
Утыз яшьтә -

Иртә киттең безнең арадан;

Юк, китмәдең, шагыйрь,

Йөрәкләрдә

Терелттек без сине яңадан.

(Гали Хуҗи)

2 нче укучы. Һади Такташ -әдәби иҗат бәйгесен Г.Тукай, Дәрдмәнд, М.Гафури, Ш.Бабич, С.Рәмиев кебек зур шагыйрьләрдән ялгап алып китүче һәм аны, тагын да биеккә күтәреп, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеевлар кулына тапшырган олы талант.

1 нче укучы. Һади Такташ — үз чорының иң күренекле шагыйрьләреннән берсе. Ул иҗат иткән егерменче елларны, һич икеләнмичә, татар шигърияте тарихында Һади Такташ чоры дип атарга мөмкин.

2 нче укучы. Һади Такташ утыз Бер яшен дә тутыра алмыйча дөньядан китте. Әлеге кыска гына вакыт эчендә дә ул мирас калдырырга өлгерде.
Сәхнәдә укучылар "Яшьлек" валь­сын башкара. Вальс һәм көй астын­да сәхнә артыннан автор сөйли.
Автор. Яшьлек,

Гомерең кыска синең,

Шундый кыска булып тоела.

Кичен чәчәк аткан кебек була,

Ә таңында инде коела...

Мәхәббәт,

Ул үзе иске нәрсә,

Ләкин


Һәрбер йөрәк аны яңарта,

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның хисе белән янарга.

Их син, яшьлек, Их син, тиле яшьлек!

Шундый кыска булып тоелдың,

Кичен чәчәк аткан булдың,

Ә таңыңда

Ә таңыңда инде коелдың...

Язгы сандугачлы яшьлек таңым

Үтте инде...

Онытылдылар бик күп исемнәр,

Инде яшьләр хәзер яратсыннар,

Инде яшьләр хәзер сөйсеннәр.

Җырлыйм Зөбәйдәнең наборщикка

Булган көчле гыйшкы турында...
Җыр яңгырый. "Яшьлегем тугае"
Автор.

Әй, җырлыйсы килә шушы җырны,

Шундый якын бу җыр күңелгә.

Җырланган җыр кебек яшьлек таңым

Шаулап үтте...

Шаулап үтте инде гомергә...

Ашкынулы көннәр шулай уткән,

Минутлардан эзләр калмаган;

Яшьлек үзенең җылы кочагында

Зөбәйдәне һаман алдаган...

Наборщигы аны алдады.
Сәхнәгә кулына хат тоткан Зөбәйдә чыга.

Зөбәйдә укый.

"Алдарсың дип сине белмәдем;

Вәгъдә бирдең,

Өзелеп көттем сине...

Ә син?

Нигә инде шулай килмәдең?



Тагын язам,

Сиңа бер сүзем бар,

Бик кирәкле... кичкә кил әйдә,

Килерсеңме?

Көтәм.

Ком.сәламе белән: Зөбәйдә..."



Зөбәйдә уйлана, көтә һәм сөйли.

Их син, яшьлек,

Их син, тиле яшьлек!

Шундый кыска булып тоелдың,

Кичен чәчәк аткан булдың,

Ә таңыңда

Ә таңыңда инде коелдың...
Ян син, ян син, йөрәк, -

Кан бирелгән сиңа янарга!

Ә син кайда ата булыр кеше?

Шулмы булды синең сөюең,

Шулмы инде синең:

Ирекле сөю.

Яңа тормыш диеп йөрүең?
(сәхнәдән чыгып китә)
Автор. Кичен янган утлар таңда сүнсә,

Кичен тагын алар кабына,

Зөбәйдәбез бүген бала көтә,

Үзе наборщигын сагына...


Ә шул төнне безнең Зөбәйдәне

Больницага алып киттеләр.


Көй яңгырый. Көй аша бала елавы ишетелә.
Зөбәйдә. Тукта елау тавышы килә,

Бала елый...

Кемнең баласы?

Ник ул елый?... Ә ник мендәреннән

Башын күтәрә алмый анасы?..

Тукта..


Күз аллары шундый караңгы...

- Күрсәтегез, - диде, — баламны!


Сәхнәгә бала арбасы тартып шәфкать туташы чыга. Зөбәйдә бала арбасына иелә. Җырлыйлар. "Бишек җыры.
Автор. Бала елый,

Матур йорт эчендә

Яшь бер бала елый,

-Кемнең баласы?


Зөбәйдә баланы арбадан ала иркәли. Көй яңгырый.
Зөбәйдә. Ана — Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда!


Җыр. "Әниемә".
Автор. Бер бала елый,

Матур йорт эчендә

Яшь бер бала елый...

Кемнең баласы?

Ник ул елый?

Ә ник күрер өчен

Килми аның сөйгән атасы?..
Зөбәйдә.

Атасы аның, бәлки, мәңге килмәс

Улын, бәлки, мәңге күрә алмас...

Улы үсәр, җитез, матур булыр,

А. юк!

Ата күңеле күрми кала алмас!



Тукта!

Ишек шакыйлар түгелме?


(ишек шаку тавышы)
Ата керә. Зөбәйдә син кичер мине

Автор. Алар килештеләр...

Ә биш көннән

Загс белән тормыш башланды.
Җыр. "Туй җыры”
Автор. Ә ай күктә һаман сүгенеп йөри

Җил йоклады исә төн белән;

Айның хатыны да юк, улы да юк

Төн үткәрсен соң ул кем белән?...

Җил, хәерсез, ятып йокламаса,

Җирдә алай-болай иткәли,

Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең

Бүрекләрен урлап киткәли.

Ә ай көлә,

Айга кызык була,

Ай ялгыз ул картлык көнендә.

Өйләнәлми калган, шуның өчен

Кайгы нуры күренә йөзендә.

Укучы. Такташ талантының энҗе бөртекләре ком-таш арасына күмелгән. Ул энҗе бөртекләренең кайда ятканын һәркемнең җаны үзенчә күрә. Такташ иҗаты -бик күп җаннар чумып-чумып энҗе эзләячәк тирән талант дәрьясы ул. Энҗеләрен, эзлик Такташ шигъриятенең, энҗеләрен. (Укытучы сайлавы буенча 3 укучы Һади Такташның шигырьләрен укыйлар)

1 нче укучы. XX гасыр татар шигърияте күгеңдә өч якты йолдыз - Тукай, Такташ, Туфан йолдызлары кабынуы белән мәңге истә калыр. Бу шагыйрьләрне гасырлар буе ирек турында хыялланган халык үзе тудырды, бу шигъри титаннар милләткә дәүләтне дә, хан-патшаларны да алыштыра алдылар, гасыр дәвамында милләтнең рухи азыкка булган ихтыяҗын канәгатьләндереп тордылар...

2 нче укучы. Гасыр ахырында милләт тагын үз балаларын барлый башлады. Тукай. Такташ, Туфан иҗатына да игътибар һәм ихтирам артты. Татар халкы бүген дә Такташны Тукайлар, Туфаннар бе­
лән янәшә куя, ярата, белә...

1 нче укучы. Такташ тормышны ямьләргә тырышкан кешеләрнең һичшик­сез киләчәгенә ышаныч белдерә. Ул татар халкының тормышын матур итеп күзәллый, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә.
Һ.Такташ. "Болай...гади җыр гына" (өзек)

X. Туфан. “Туган тел".
Г. Тукай. "Туган тел" (көй астында сәхнәгә кичәдә катнашкан барлык укучылар чыга һәм җырлыйлар).
МӨЛИХОВА

Ләйсән Галиәхмәт кызы

Бөгелмә шәһәре 14 нче мәктәпнең



татар теле һәм әдәбияте укытучысы,

директор урынбасары. .
Каталог: file
file -> Симон маркиш
file -> Падение Трои Пьеса в 5-ти действиях
file -> 2. в греческом языке существует три слова для обозначения понятия «слово» «эпос», «логос» и
file -> Қазақстан Республикасы Қорғаныс министрінің 2016 жылғы 22 қаңтардағы №35 бұйрығымен бекітілген тиісті деңгейдегі білім беру бағдарламаларын іске асыратын Қазақстан
file -> График предоставления респондентами первичных статистических данных по общегосударственным статистическим наблюдениям в июне 2013 года
file -> 66 баспасөз релизі қаржы нарығындағы ахуал туралы


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет