Ата-ана хакында



жүктеу 68.66 Kb.
Дата30.03.2018
өлшемі68.66 Kb.

Ата-ана хакында
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән бүләкләгән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкераналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Мөхтәрәм җәмәгать! Без бу дөньяга, беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм, икенчедән, әти-әниләрнең сәбәбе белән киләбез, шуңа күрә адәм кыяфәтендә, акыл белән яшәвебезгә иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниләребезгә бурычлыбыз. Алар төрле авырлыкларга да карамыйча, сабыр гына безне үстерделәр, тәрбияләделәр, тамакларыбыз тук булсын, өсләребездә җылы киемнәр булсын дип, авыр һәм мәшакатьле хезмәтләр башкардылар. Хәзер дә безгә хезмәт итүне дәвам итәләр. Алар Аллаһы Тәгаләгә ялварып дога кылалар. Без дә аларның бу изгелекләрен һәм хезмәтләрен камил рәвештә кайтарырга, көчебездән килгәнчә, һәрвакыт аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Шуны онытмаска кирәк: тормыштагы бәхетебез, уңышларыбыз әти-әниләребезнең изге догасы һәм ризалыгы белән бәйләнгән. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр”, – дигән (Бохари).

Хөрмәтле мөселманнар! Әти-әниләрнең догасыннан да олырак дога юк, чөнки аларның баласына карата кылган гамәлендә рия юк. Берәүгә бүләк алып барсак, ул миңа нәрсә бирер икән дигән уй башыбызда йөри. Берәүгә ярдәм итәргә барсак, ул миңа кайчан килеп булышыр икән дип уйлыбыз, әмма әти-әни баласына нәрсә дә булса эшләсә, беркайчан да үзенә яхшылык өмет итеп эшләми. Алар фәкать баласына изгелек, яхшылык теләп эшли. Әти-әни начар булырга мөмкин, әмма баласына начарлык теләми. Аның холкы да начар булырга, хәрам белән дә “дус” булырга мөмкин, әмма аңа карап, әти-әнигә начар сүз әйтергә ярамый. Без аларны ничек бар, шулай яратырга тиеш.

Берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән сорады: “Гамәлләрнең кайсысы яхшырак?” – диде. Аллаһның расүле галәйһиссәләм үз җавабында: “Вакытында укылган намаз,аннан соң әти-әнигә изгелек кылу, аннары Аллаһы Тәгалә юлында тырышу”, – диде (Бохари, Мөслим).

Хөрмәтле җәмәгать! Коръәндәге өч аятьтә бер эшне үтәп икенчесе үтәлмәсә, беренчесе кабул булмый, дип әйтелгән. Аллаһы Раббыбыз болай дип боера:
وَأَقِيمُواْ الصَّلاَةَ وَآتُواْ الزَّكَاةَ

Намаз укыгыз һәм зәкят бирегез” (“Бәкара” сүрәсе, 43нче аять). Берәү намаз укыса һәм байлыгы була торып, зәкят түләмәсә, ул кешенең намазы кабул булмас.



وَأَطِيعُواْ اللّهَ وَالرَّسُولَ
Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның расүленә итагатьле булыгыз” (“Гыймран” сүрәсе, 132нче аять). Берәү Аллаһы Тәгаләгә итагать итсә, әмма Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә итагать итмәсә, аңардан Аллаһка итагать итүе кабул ителмәс.
أَنِ اشْكُرْ لِي وَلِوَالِدَيْكَ
Миңа һәм ата-анагызга шөкер итегез” (“Локман” сүрәсе, 14 нче аять). Берәү Аллаһы Тәгаләгә шөкер итсә, әмма ата-анасына шөкер итмәсә, аңардан Аллаһка шөкер итүе кабул ителмәс.

Мөхтәрәм мөселманнар! Әниләр әтиләргә караганда якынрак була, алар хөрмәткә күбрәк лаек. Бу турыда түбәндәге хәдистә әйтелгән.



Бер сәхабә Аллаһның расүле галәйһиссәләмнән сораган: “Йә Расүлуллаһ, кем иң яхшы мөнәсәбәткә лаек?” – дигән. Ул галәйһиссәләм: “Синең әниең”, – дигән. “Ә аннары кем?”, – дип сораган сәхабә. “Синең әниең”, – дигән Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Сәхабә дәвам иткән: “Ә аннры кем?” – дигән. Аллаһның расүле галәйһиссәләм янә: “Синең әниең”, – дип җавап биргән. Сәхабә сораган: “Ә аннары кем?” – дигән. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Синең әтиең”, – дигән (Бохари, Мөслим).

Мәшһүр Ислам галиме Әбү Ләйс Самарканди үзенең “Тәнбиһүл-гафилин” (“Гафилләрне уяту”) дип исемләнгән китабында Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең шундый хәдисен китерә. Әнәс бин Мәлик (Аллаһ аннан разый булсын) әйтте: “Расүлуллаһ галәйһиссәләм заманында Галкамә исемле бер егет бар иде. Ул бик тырыш һәм эчкерсез иде. Бер көнне авырый башлады, авыруы көннән көн көчәя барды. Үз хатынын Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә хәбәр итәргә җибәрде. Хатыны Аллаһның расүле галәйһиссәләмгә барып җиткәч: “Дөреслектә, минем ирем үлем хәлендә”, – диде. Аллаһның сөекле расүле галәйһиссәләм Билал, Гали, Сәлман һәм Гаммәр (Аллаһ алардан разый булсын) дигән сәхабәләргә әйтте: “Галкамә янына барыгыз, аның хәлен белегез”, – диде. Алар Галкамә янына кергәч аңа: “Лә иләәһә иллә Ллаһу дип әйт”, - диделәр. Әмма бу сүзләрне әйтергә аның теле әйләнмәде. Галкамәнең авыр хәлдә булганын ачык белгәннән соң, хәзрәти Билалны (Аллаһ аннан разый булсын) авыруның хәлен хәбәр итү өчен, Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә җибәрделәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сорады: “Аның ата-анасы бармы?” “Аның атасы вафат булды, әмма олы яшьтәге анасы бар”, – дип җавап бирде Билал. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Әй Билал, Галкамәнең әнисенә бар, аңа миннән сәлам тапшыр һәм әйт, минем яныма килергә көче җитсә - килсен, килә алмаса – үзем барам”, – диде. Билал Галкамәнең әнисенә хәбәр бирде. Галкамәнең әнисе әйтте: “Мин үзем аның өчен фида булыйм, аңа барырга мин хаклырак”, – диде. Таягын алып, Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына килде. Ул Пәйгамбәребез белән күрешкәч, Аллаһның расүле галәйһиссәләм аның каршысына утыртып: “Миңа улыгыз Галкамә турында дөресен сөйләгез”, – диде. Галкамәнең әнисе әйтте: “Йә Расүлуллаһ, намаз укый иде, ураза тота иде, сәдакалар да бирә иде”, – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сорады: “Сезнең арагызда нинди мөнәсәбәт булды?”, – диде. Ул әйтте: “Йә Расүлуллаһ, мин аңа ачулы”. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Ни өчен?” – дип сорады. Әнисе: “Һәрвакыт үзенең хатынына буйсынды, миңа карата гөнаһлы булды, мине рәнҗетте”, – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Галкамә әнисенең ачуы Галкамәнең телен: “Лә иләәһә иллә Ллаһу” кәлимәсен әйтүдән тыйды”, – диде. Шуннан соң Пәйгамбәр галәйһиссәләм Билалга әйтте: “Бар, күп итеп утын җый, Галкамәне утта яндыр”, – диде. Хатын әйтте: “Йә Расүлуллаһ, улымны – йөрәк җимешемне минем алдымда утта яндырасызмы? Ничек минем йөрәгем моңа түзсен?” – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа: “Әй, Галкамәнең әнисе, Аллаһы Тәгаләнең газабы катырак. Улыңнан разый бул. Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, син ачулы булганда, аңа намаз, сәдака файда бирмәс”, – дип әйтте. Галкамәнең әнисе кулын догага күтәреп: “Йә Расүлуллаһ, Аллаһны, сине һәм монда булучыларны шаһит итәм, дөреслектә, мин Галкамәдән разый булдым”, – диде. Расүлуллаһ галәйһиссәләм Билалга Галкәмә янына барырга кушты. Хәзрәти Билал Галкамәнең ишегенә барып җиткәч, Галкамәнең “лә иләһә иллә Ллаһу” дип әйткәнен ишетте. Билал өйгә кергәч: “Әй, кешеләр, Галкамә әнисенең ачуы аның телен шәһадәт кәлимәсеннән тыйды. Дөреслектә, әнисенең ризалыгы Галкамәнең телен чиште”, – дип әйтте. Галкамә шул көндә үк үлде. Аллаһның расүле галәйһиссәләм аны үзе юды, кәфенләде. Күмгәч, зиратта җыелганнар алдында: “Әгәр берәү әнисен рәнҗетсә, аңа Аллаһы Тәгаләнең бөтен ләгънәте төшәчәк. Аңардан фарыз һәм нәфел намазлар кабул ителмәячәк”, - диде.

Муса галәйһиссәләм турындагы бер риваять белән таныштырып үтәм. Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры сөйләшкән. Бервакыт ул Аллаһы Тәгаләдән сораган: “Җәннәттә минем урыным кем белән янәшә булыр икән”, – дигән. Аллаһы Тәгалә аңа бер кешенең өенә керергә кушкан. Муса галәйһиссәләм шунда кергән, анда ит чабучы яши икән. Ул Муса галәйһиссәләмне өстәл янына чакырып утырткан да, үзе башка бүлмәгә кереп киткән, күпмедер вакыттан соң гына чыккан. Муса галәйһиссәләм ул кешедән сораган: “Мосафирны да калдырып китәрлек нинди эшең бар иде?” – дигән. Теге кеше аңа: “Анда авыру анам ята, мин аның асларын алыштырдым, ашаттым, эчерттем, хәзер менә мосафирны зурларга дип, синең яныңа чыктым”, – дигән. “Анаң сиңа берәр сүз әйтмәдеме?” – дип сораган Муса галәйһиссәләм. Теге кеше: “Үлгәннән соң, урының җәннәттә Муса галәйһиссәләм белән янәшә булсын иде, дип дога кылып калды әнием”, – дигән. Бу кеше әнисен кадерләве аркасында пәйгамбәрләр савабына ирешкән.

Икенче бер хәдис-шәрифтә болай диелгән. Бер көнне Аллаһның расүле галәйһиссәләм үзенең сәхабәләренә: “Мөнбәр янына килегез”, – диде. Без килдек. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөнбәрнең беренче баскычына менгәч, Әмин дип әйтте. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, Әмин дип әйтте һәм өченче баскычка менгәч янә Әмин диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хөтбәне сөйләп бетергәннән соң, аска төште, без аңа бүген сездән элек ишетмәгән нәрсәләрне ишеттек дип әйттек. Галәйһиссәләм безгә болай аңлатты: “Яныма Җәбраил галәйһиссәләм килде һәм мин мөнбәрнең беренче баскычына менгәч, ул: “Рамазан аен каршы алып, гөнаһлардан котылмаган кеше хәсрәттә булыр”, – диде. Шул вакытта: “Әмин”, – дидем. Мөнбәрнең икенче баскычына менгәч, Җәбраил галәйһиссәләм: “Синең мөбарәк исемеңне ишетеп, салават әйтмәгән кеше хәсрәттә булыр”, – диде. Мин янә: “Әмин”, – дидем. Мин мөнбәрнең өченче баскычына менгәч, ул әйтте: “Ата-ананың картлыкларын күреп, алар аша Җәннәткә кермәгән кеше хәсрәттә булыр”, – диде, мин янә: “Әмин”, – дидем (Бохари).

Хөрмәтле җәмәгать! Түбәндәге аятьне истән чыгармыйк:


وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِندَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلاَهُمَا فَلاَ تَقُل لَّهُمَآ أُفٍّ وَلاَ تَنْهَرْهُمَا وَقُل لَّهُمَا قَوْلاً كَرِيمًا
Аллаһ ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, аларга: уф (туйдым сездән), – димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз (“Исра” сүрәсе, 23 аять).

Әгәр әти-әниләребез үлгән булса, аларның каберләренә барып, кулларыбызны күтәреп: “Йә, Раббым, ата-анамның гөнаһларын ярлыкап, аларга рәхмәтеңне ирештерсәң иде”, – дип догалар кылыйк. Аллаһ Раббыбыз “Исра” сүрәсенең 24нче аятендә болай ди:


وَاخْفِضْ لَهُمَا جَنَاحَ الذُّلِّ مِنَ الرَّحْمَةِ وَقُل رَّبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا
Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында (күңел) канатларыңны җәй дә әйт: “Раббым, сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса, Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул, - дип дога кыл”.

Без әти-әниләребезгә карата күркәм мөнәсәбәттә булсак, балаларыбыз да безне хөрмәтләр. Расүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: “Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”, – дигән.



Аллаһы Тәгалә барчабызга әти-әниләребезнең ризалыгын алып, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп итсә иде.

Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет