Балалар өчен зиһен сынаш уеннары



жүктеу 65.33 Kb.
Дата04.05.2019
өлшемі65.33 Kb.

Татарстан Республикасы Әтнә районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Олы Әтнә балалар бакчасы”



“Балалар өчен зиһен сынаш уеннары”

(уртанчылар төркеме- (II) ата-аналары өчен консультация)

Югары категорияле

тәрбияче

Мәрданова Рәисә Габдрахман кызы



2012 ел.





Кап та коп.

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармагын учлаган килеш йодрыкларын йодрык өстенә куеп кулларын бергәләп күтәреп-төшереп әйтәләр:

—  Уйныйбыз да көләбез, җырлап шау-гөр киләбез, Кирәк чакта, авыз йомып, тик тора да беләбез.

—  Әгәр йомсак авызны, көлдерә алмассыз безне: Көлмәбез, елмаймабыз, сөйләгез көлке сүзне.

—  Сөйләрбез, көлдерербез, көлке сүзләр бездә күп.

—  Я, көлдереп карагыз, туктыйбыз без, кап та коп!

Яки болай әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек, бал ашадык;

Келәткә кердек, май ашадык;

Кап та коп, Якуб,

Авызыңны ач та йом!-

Диләр дә бар да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар.Кем элек авызын ачса я көлеп җибәрсә, аңардан:

-Күктән кем өй башына төштең?-дип сорыйлар.

Ул берәр таныш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән барысы ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына я маңгаена шулар санынча чиертеп ала. Уен тагын баштан башлана.

 

Очты, очты.

   Уйнаучылар түгәрәк булып басалар. Берәү баш булып түгәрәкнең уртасына чыгар. Баш: “Очты, очты казлар очты!”-дип кулы белән очкан кебек хәрәкәт ясар.  Башкалар да аның хәрәкәтен кабатлый. Шулай баш берничә кат оча торган кошларны «очырткач» искәрмәстән генә:  «Очты , очты, ташлар очты!»- дип, бер очмый торган нәрсәнең исемен атый. Бу вакытта түгәрәктегеләр кулларын күтәрмәскә тиеш.  Берәрсе абалаймыйча кулын күтәрсә,  баш  урынын аңа бирә һәм үзе түгәрәккә керә. Ялгышучылар берничә булса,  иң  элек ялгышучы баш булып кала.  Уен шул рәвәшчә дәвам итә.

Очты, очты—каргалар  очты.

Очты, очты—торналар очты.

Очты, очты—арбалар очты.

Очты, очты—чыпчыклар очты.

Очты, очты—карлыгачлар очты.

Очты, очты—сандугачлар очты.

Очты, очты—алмагачлар очты.

Очты, очты—песнәкләр очты.

Очты, очты—сыерчык очты.

Очты, очты—сыер чыгып очты.

Очты, очты—табаклар очты.

Очты, очты—чабаклар очты.

Очты, очты—тагараклар очты.

Очты, очты—ябалаклар очты.

Очты, очты—казлар очты.

Очты, очты—тазлар очты.

Очты, очты—кара казлар очты.

Очты, очты—ала тазлар очты.

Очты, очты—аэропланнар очты.

  Песием, песием .

Баланың  кул  аркасын сыйпап:

Песи, песи, пескәем,

Келәткә кермә, бал ашама;

Базга төшмә, май ашама,

Прес, прес, прес!

яки болай әйтәләр:

Песи,   песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

 

Алып өлгермәсә, кул сыртына «чәп» итәләр.



 

Мәкаль әйтеш.

Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да «бер, ике, өч…» дип алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң…» — дип яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың», — дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

 Ыргытучы: Кем эшләми, …

 Яулык тигәне: шул ашамый

 Ыргытучы: Какма кеше капкасын, …

 Яулык тигәне: кагарлар үз капкаңны.

 Ыргытучы: Ачтан үлсәң дә, …

 Яулык тигәне: ата-анаңны ташлама.

 Ыргытучы: Аптыраган үрдәк, …

 Яулык тигәне: арты белән күлгә чумар.

 Ыргытучы: Ачы булсаң, тоздай бул, …

 Яулык тигәне: татлы булсаң, балдай бул.

 Ыргытучы: Бер тиенлек куян, …

 Яулык тигәне: ун тиенлек зыян.

 Ыргытучы: Берәү туеп сикерә, …

 Яулык тигәне: берәү туңып сикерә.

Ыргытучы: Аты олы, …

Яулык тигәне: кабыргасы коры.

Ыргытучы: Ашаганда колагың селкенеп торсын, …

Яулык тигәне: эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын һ. б.

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам иттерелә.

 

Сыер сатыш.

 Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Берсе уенны алып баручы була. Ул һәрберсеннән: «Сыер сатам, кайсы җирен аласың?» — дип сорап чыга. Тегеләр: «Итен, мөгезен, башын,колагын, койрыгын», — дип төрлесе төрлечә әйтә. Шуннан сатучы киредән килеп һәрберсе белән әңгәмә корып чыга. Әңгәмәне ул болай башлый:

— Әйе, юк димәскә, Уйнамаска, көлмәскә, Ак, карага тимәскә.

«Син сыерның кайсы җирен алдың?» — ди һәм өстәп төрле сораулар бирә. Сатып алучы җавап биргәндә гел башта әйткән сүзен генә кабатларга тиеш. Нәтиҗәдә, мондый сөйләшүләр килеп чыга:

— Әтисенең исеме ничек?

— Койрык.

— Башың кайда?

— Койрыкта.

Сатып алучы бу вакытта «әйе», «юк» димәскә һәм көлмәскә дә тиеш. Кайсысы шартны бозса, ул сатучыга бер әйберен бирергә тиеш.

Уен шул рәвешчә рәт буенча кабатлап-кабатлап уйнала да, ахырда бер генә уен шартын үти алган бала кала. Ул «самавыр» була һәм уенны алып баручы белән калганнарга җәза бирә. Уен шуның белән тәмам була.

 

Көлдереш.

 

Балалар тезелешеп утыралар һәм бер көлдерүче сайлыйлар. Ул уртага чыга һәм болай дип такмазалый:



Указым, указым,

Казаннан килгән приказым.

Алга-артка карамаска,

Елмаймаска, көлмәскә,

Ак, карага тимәскә,

Әйе, юк димәскә!

Шуннан соң беренче утырган уенчы янына барып: «Унике сум акча бирәм, базарга барасыңмы?» — ди һәм аңа төрле сораулар биреп уен шартын боздырырга тырыша. Әгәр көлдерүче сораулар биргәндә, бала көлсә, кагылмаска тиешле төсне әйтсә, ялгыш «әйе, юк» дисә, ул уеннан чыга. Шул рәвешчә көлдерүче һәр уенчы белән әңгәмә корып чыга. Уен бер генә көлмәгән, уен шартын үтәгән бала калганчы дәвам итә һәм ул җәза бирүче була. Җәза үтәлгәннән соң, уен яңадан башлана.

 

Без дә.

 

Иң беренче уенны алып баручы билгеләп куела. Ул салмак кына берәр вакыйга сөйли. Әгәр аның сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән «Без дә!» дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда ялгышып «Без дә!» ди икән, ул кеше уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:



— Мин урманга киттем (уенчылар «без дә!» диләр). Урманда мин җиләк җыя башладым («без дә!» ). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.

Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул уенны алып баручы була.

 

Ябалак.

 

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул — «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар.



Ябалак «төн!» дип кычкырса, «кошлар» куллары белән очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн!» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.

Уен шул рәвешчә түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

 

Эзләп тап.

Уйнаучылардан берәү икенче бүлмәгә чыгып тора. Ул арада калган уйнаучылар берәр хайван ,я берәр үсемлек, яисә терек булмаган башка берәр нәрсә исемен сайлап куялар. Сайланган исем бөтен кешегә дә әйтелгәч, икенче бүлмәдәге кешене чакыралар. Ул керә дә һәр кешегә берәм-берәм сораулар бирә. Җаваптан уйланган нәрсәнең ни булуын чамалап белергә тырыша. Әйтик, уйланган нәрсә «сыер» булса, һәрбер кеше сыерның берәр сыйфатын әйтә:

— Ул нинди?

— Дүрт аяклы.

— Аягы нинди?

— Аеры тояклы.

— Яллымы, ялсызмы?

— Ялсыз.


— Нәрсә ашый?

— Үлән ашый.

— Мөгезлеме, түгелме?

— Мөгезле.

— Холкы нинди?

— Юаш була.

— Акрын йөри.

— Алайса чапмыймы?

— Челләдә печән чаба… һәм башкалар.

Чакырылган кеше шул сыйфатларга карап, уйланган нәрсәнең ни булганын тапса һәм бер генә кат әйтүендә дөрес әйтсә, инде икенче кешене чыгаралар. Әгәр таба алмаса, аны тагын икенче якка чыгаралар да, уйнаучылар икенче бер әйбер исемен уйлап куялар.



 







Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет