Бөек Җиңүгә – 70 ел! Минем бабаем һәм дәү бабам – Бөек Ватан сугышында



жүктеу 15.03 Kb.
Дата04.03.2018
өлшемі15.03 Kb.

Бөек Җиңүгә – 70 ел!

Минем бабаем һәм дәү бабам – Бөек Ватан сугышында.

Үлем турында уйлама,


Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Фатих Кәрим

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Сугышка безнең Сәрдегән авылыннан 102 ир-егетебез китә, шуларның яртысы әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында һәлак була.

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Безнең авылда аларның берсе дә исән түгел инде.

Шул чор михнәтен үз башында кичергән бабаема сугыш башланганда10 яшь була. Бабаемның әтисен сугышка алалар. Сәламәтлеге какшау булу сәбәпле, сугышка җибәрмиләр, хәрби корал эшли торган заводларны сакларга калдыралар. Ул Казанда да, Урал якларында да хәрби заводларны саклауда катнаша. Әтисе югында бабай җәй көннәрендә әтисе эшләгән колхоз кортлыгында кортлар карарга булыша. Әнисе иртә таңнан кояш баеганчы колхоз эшендә. Ул чорда күргән кыенлыклар: кияргә кием, ягарга утын, ашарга ризык юк. Язны өзелеп көткәннәр. Кар эреп бетеп, үләннәр чыгу белән болынга, елга буйларына какы, кузгалак, балтырган җыярга бара идек. Кычыткан җыеп, аш пешердек. Алабута оныннан ипи пешерә идек. И тәмле була иде. Ач булгангадыр инде, - дип искә ала бабаем. Инде яңадан сугышлар була күрмәсен. Хәзерге буынга сугышлар күрергә язмасын, - дип, догаларын укый бабаем.

Күпме бәла – каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.



Галиуллина Динә

Балтач районы Борбаш Сәрдегәне



башлангыч мәктәбенең

3 нче сыйныф укучысы


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет