Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлана. “Батырлык дәресе” Максат



жүктеу 172.98 Kb.
Дата04.03.2018
өлшемі172.98 Kb.

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлана. “Батырлык дәресе”

Максат: Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның, якташларыбзның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлык үрнәкләре белән укучыларны таныштыру; укучылар күңелендә сугыш чоры авырлыклары кичергән кешеләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү; гадел, эшчән, шәфктьле булырга омтылыш уяту.

Гөлия

Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды.”Йоклагыз, адәм балалары,- диде ул гүя,- йоклагыз. Бу сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз – бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз адәм балалары!”

Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Авыллар өстеннән ул үткәндә канатларына кара тәре ясалган самолетлар улем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алган иде. Фашист генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта ил халкы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.

Сугыш, сугыш... ул көнне беркемдә бернәрсәдә аңламады. Чыннан да нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит... аннан печәнгә төшәсе игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Һәр кешенең башында меңнәрчә уй кайный иде...

Сугыш әнә шулай башланды...
Ә безнең авылда ничегерәк булды икән? (Мортазин Фаил абый истәлекләрен уку)
Муртазин Фаил Нурмөхәммәт улы 1931 нче елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул бары тик 10 яшендә генә булган. Шулай да бу көннәр аның күңелендә бик тирән уелып калган.

1941 нче елның 22 нче июне кояшлы матур көн. Гадәтәгедән иртәрәк уяндык, күңелләр шатлык белән тулы Мифтах абый, аның улы Әхмәр, әти – Нурмөхәммәт һәм мин атка утырып район үзәге Чирмешәнгә сабан туена киттек. Без барып җиткәндә бәйрәм гөрли иде инде. Бар халыкның йөзе көләч, җырлый – бии, бәйрәм итә. Шул вакыт репродуктордан Левитанның шомлы тавышы ишетелде. (Левитан авазы) Бар халык сагаеп калды. Ул бар җиһанга бүген таңда немец фашистларының илебез чикләрен җимереп басып керүләре турында хәбәр җиткерде. Бар халык елаша башлады, шаулый, гөрли, мәш килә. Ниндидер бала акылы белән генә аңлап булмасык хәләт иде бу. Хәтта күк йөзен болыт каплап алды. Бәйрәмнән кешеләр җилкәләр күтәрмәслек кайгы – хәсрәт белән таралыштылар. Ә инде иртән торып әтиләрне сугышка озата башладык.



Айнур

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш балкыды

Таң атмады бүген, таң атмады

Алды җирне сугыш ялкыны.

Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне

Туган якның данлы сабантуе

Канлы сабантуйга әйләнде

Томырылды атта яшь егетләр

Гомер буе көтәр чын ярлар

Янса – янар ләкин Берлингача

Берлингача атлар чабарлар

Европада канлы сабантуе

Җирдә бүген ялкын, көл исе.

Җиңү байрагыдай янып калды

Сабантуйның биек сөлгесе
Сугыш ул.

- Аерылу, күз яше

- Бомбалар

- Утка тотылган авыл һәм шәһәрләр

- Ятимнәр һәм толлар

- Вакытсыз үлем

- Кара кайгы - хәсрәт...

- 1941 елның 22 июне...

Бу көнне чын мәгъшәр башлана. Чыдап булырмы? Ләкин чыдарга кирәк, чөнки сугыш 4 ел бара, ә бу – бу 1418 коточкы көн һәм төн! Һәлак булган 27 мллион совет кешесе.

Хәрбиләр – 6,8 млн.

- әсирлектә үлүчеләр һәм хәбәрсез югалучылар – 4,4 млн.

Сугыш безнең районны да читләтеп узмый. Анын кара канаты кагылмаган гаилә калмый.

- Сугыш алдыннан Чирмешән районы халкы – 42 мең кеше булган.

- Бөек Ватан сугышы фронтларына һәм хезмәт армиясенә 19 852 кеше озатыла.

1905 елдан алып 1918 елгача туган кешеләрне мобилизацияләү турында фәрман беренче көнннән үк басылып чыга. Авыллар бик тиз шыксызланып бушап кала, меңәрләгән ир-егетләр яуга чыгып китә. Авылда хатын-кызлар, балалар картлар төп көчкә әйләнә.

“Герман көе” башкаралар 7 сыйныф укучылары.



Мәссаров Исхак абый истәлекәре.

Мин узем 1940 елнын 22 июнендә армиягә киттем. Ә 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганда Украинада Никополь шәһәрендә идем. Мине 472 нче номерлы Украина фронтына алдылар. Курск дугасы өчен сугышларда, Узәк фронтта, Киев юнәлешендәге сугышларда катнаштым. Шул сугышларның берсендә кулларым каты яраланып 5 ай буе Валдай шәһәрендә госпитальдә яттым. Өстә шинель, аякта кирза итек. Кышкы суыкта да, җәйге кызуда да, яңгырда да, карда да бөтен кием шул. Шул шинель ял вакытында өскә ябыну өчен дә, аска салып яту өчен дә хезмәт итә. Безнең кулда автомат һәм винтовка, патронташ, граната өстәге кием, корал барысы 16 кг әйберне һәрвакыт үзең белән кутәреп йөрергә туры килә. Ашарга китеручеләр бомбага эләгү сәбәпле, 3 әр көн авызга бер валчык ризык эләкми. Җилдән салкыннан ышыклап акоплар 5 ел буена безнең өебезне алыштырды. Кысрык тынчу, пычрак. Ләкин ни эшләмәк кирәк чыдарга, тузәргә туры килә. Таң ату белән тагын сугышлар башлана. Бомба, миналар тавышларыннан, самолетлар, пушкалар гөрелтесеннән колаклар тона. Баштан басып ала торган җирне самолетлар бомбага тота, аннан соң пушкалардан тупка тоталар, аннан соң инде без - пехота һәм танклар бара. Немец басып алган авылларны азат итеп алга барабыз. Авыл халкы ач солдатларга ашарга суза. Ләкин безгә аны алырга ярамый иде. Кем белә, бәлки аны немец агулагандыр.

Менә шулай балалар без күрмәгән аз калды. Литва, Эстонияне фашисттан азат итеп 1946 елда, 2 тапкыр яраланып яралар төзәлгәч кенә, 2 группа инвалид булып кече сержант званиясе белән туган якларга әйләнеп кайттым.

Сезнең тормышка ходай мондый сынаулар җибәрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын иде.

Сөләйманов Әхмәт Рамазан улы турында истәлекләр.

Сөләйманов Әхмәт 1942нче елда фронтка китә һәм ул Ленинград фронтына эләгеп Ленинград блокадасының барлык аврлыкларын үз җилкәсендә кичерә. Әхмәт Рамазан улы Литва, Латвия, Эстония, Чехсловакия, Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә үзеннән зур өлеш кертә. Ул өч тапкыр яралана. 1945нче елда Чехсловакия җирләрен фашистлардан азат итү өчен барган сугышларда аягы һәм кулы яралана. Дүрт көн буена салкында, ач килеш ниндидер ташландык өйдә ятканнан соң гына аны табып алып Польшага госпитальга озаталар. Әхмәт абый күп кан югалту сәбәпле хәлсезләнә. Аңа өч тапкыр операция ясыйлар. Яралары төзәлмичә аптырыгач соңгысында 22 яшьлек егетнең уң кулын җилкә башыннан кисеп алалар. Дәвалануны дәвам итәргә аны Кисловодск шәһәренә озаталар юлда сугыш бетү хәбәрен ишетә. Бөтен халык “Ура” кычкырып шатлыктан бер – берсен кочаклашалар иде ди. Озак язмый торганнан соң медсестрага әйтеп яздырып авылга туганнарына хат җибәрә. Сөләйманов Әхмәт абый “Кызыл йолдыз” ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Ленинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Хәйруллн Әхмәт Хәйрулла улы турында истәлекләр.

Ә Туймәт авылына беренче чакыру минем бабам белән Гатин Гайса бабайга килә. Бөтен халык аларны хәерле юл һәм исән – сау әйләнеп кайтуларын теләп озатып кала. Алар Шентала станциясеннән поезд белән Казанга китәләр. Гайса бабай белән аларның юллары шунда аерыла: аны снайперлар отрядына билгелиләр, ә бабай исә яңа оештырылган автобатальонда машина кабул итеп ала. Поезд вагоннарына төялеп алар Мәскәү аша фронтка китәләр.

Беренче сугыш чыныгуларын бабай Великие Луки шәһәре өчен барган сугышларда ала. 1941 елның октябре. Бик каты сугышлардан соң совет гаскәре артка чигенергә мәҗбүр булалар. Бабамнар да, кышны Мәскәудә уздырып, 1942 елның мартында яңаданфронтка китәләр. Бу сугышларда аларның автобатолионы санитар ротасы вазифасын башкара. 1942 елның җәендә командование, хәрәкәт итуче армия буларак, аларны Кавказ фронтына күчерә. Анда оборонада торалар. Җәй һәм көз башы Махачкалада уза. Бабамнар анда да Урта Азиядәге госпитальләргә яралыларны ташыйлар. Октябрь аенда Киевка күченү. Бусындаинде – Беренче украина фронтына. 1943 елны Загорск шәһәренә дошман кулыннан азат итүдә катнашалар. Украинадан Польшага юл тоталар.Польшадан Чехсловакия башкаласы Парага... 1944 елдан алып бабама дивизия командирын йортүне ышанып тапшыралар. 1944 ел ахыры – 1945 ел башында Германия җирендә барган сугышларда катнашырга туры килә аңа. Җиңүне дә бабам Германиядә каршылый.

Сагиров Фәтих Әхмәтсагыйрь улы истәлекләре.

Менә «Ватаным Татарстан» газетанын 1995 ел, 7 июль санында, Чаллыда яшәуче Иван Григорьевның Советлар Союзы Герое Л. Авдеенко турында язылган «Татар полкы командиры» дигән очеркында, безнен якташыбыз Фатыйх Сәгыйров турында да кыска гына өзек, абзац бар. «...Бу авыр сугыш елларында бик куп якташларыбыз да катнашты. Алар арасында Чирмешән районының Туймәт авылыннан 439 нчы нчы медсанбатының яраланган солдатларын госпитальгә озату буенча взвод командиры Фатыйх агай Сәгыйров та бар иде. Ул, немецлар 350 нче дивизияне чолгап алгач, узенең тормышы белән исәпләшмичә, 50 дән артык яраланган сугышчыны немец танкистлары борыны астыннан, төнлә, юлсыз Брянск урманы буйлап, чолганыштан атлар белән алып чыга», дип яза автор. Санбат взводы командирының 1417 көнгә сузылган сугыш юлы барышында сугышта яраланучы солдатларны сафка бастыру, яшәү өмете, өстәвенә исән калдыру өчен тылга, госпитальгә озатканнарны санап та бетереп булмый.

“Кайту” җырын Гатина Гүзәл башкара.

Сугышның утлы мәхшәре безнен як авылларын да нык каһәрләнгән. Безнең Туймәт авылы халкы да бу фаҗигадан читтә калмады. Сугышка ир - егетләр йөзәрәп киттеләр дистәләп кайттылар. Инде 69 ел үтсә дә халыкны зар елаткан сугыш китергән ачы хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчагы аша эти сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый ирен көткән хатыннар аша.

Кичәбезнең кунаклары, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары Кәримова Хәдичә, Иктисамова Әсма, Саубанова Мөгаллимә һәм Сафина Саимә апаларга сүз бирелә.

Рәкибә Мәхмүт кызы Хәмитова сугыш башланыр алдыннан гына шушы ук Туймәт авылы егете Ханифкә кияүгә чыга. Ире белән ул бары 6 айга якын гына яшәп кала. Сугыш аларның бөтен яшьлек хыялларын җимерә. Ханифы сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп бара. “Көт!” – ди ул.

Тик туган ягына исән-сау әйләнеп катарга насыйп булмый ана. Сугыш еларында тырыш хезмәте белән Рәкибә апа да Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш кертә. Соңрак та шул колхозда “труд деньга” байтак хезмәт көне эшли ул. (Ракибә апа сөйләгәннәрдән)

Солдатка, тыл ветераны Хәмитова Ракибә апа истәлекләре.

Безнең заманалар, без күргәннәр... Язсаң язып, сөйләсәң сөйләп бетерерлек түгел. Ачлык, ялангачлык, кайгы – хәсрәт, сугыш...

Булган ашлыкны тарттырырга Карамалга йөри идек. Без Гатина Фәрхурый белән бергә йөрдек. Өстә иске фуфайка, бер кат ыштан, анысы да ертык, аякта каткан тула оек һәм чабата. Ә тышта үзәк өзгеч салкын кыш. Фәрхурыйның 7 баласы. Ашатырга берни юк. Аның зур казаны бар иде. Шуңа көянтәләп ташып су, үлән уып, 1-2 кашык он, бераз сөт салып бер казан аш пешерә. Минем күршедә Оркыя абыстай яшәде. Аның ике күзе дә сукыр иде, суга да йөри алмый. Шулай күршеләргә кереп су ала, кычытканны кулы белән капшап таба иде. Иртә язда кычыткан бармак башы кадәр үсеп чыкканын көтеп беттерә алмый идек.

Кышларын урманны сәнәске (чана) белән тартып ташыдык. Саламны көтә бәйләп аркага күтәреп ташыдык. Көлтәләр бик авыр була, көчлерәк ирләр дә көчкә генә күтәрерлек. Икмәкне чабагач белән суктык. Киемнәр өчен пәҗине эрләп, җеп ясап, сугып, киндер күлмәк-ыштан ясый идек. Сарык йонын эрләп, карага манып чикмән тегә иделәр. Ашлык булмагач, тавык-чебеш тә асрап булмый иде.

Өйләр салкын, бер катлы тәрәзәләргә калын боз ката. Урамны күрер өчен балалар пычак белән бозга тишек тишә иде. Тозны Чистай пристаненнан җәяү ике тәгәрмәчле арба белән, ә кышын чана белән тартып ташыдык. Өстән яңгыр ява, аяк асты саз, пычрак, арбаның тәгәрмәчләре әйләнми, тамак ач, хәл юк, шундый газаплар кичердек. Көзен басуда төшеп калган башакларны җыеп уып өйрә пешерә идек. Җәен юкә яфрагыннан җәймә пешердек. Тамагың туймагач, көн үткәрүе дә газап. Үлән бит ул кеше ризыгы түгел, мал ризыгы. Бик күп кешеләр шулай ачлыктан үлән ашап, шешенеп үлделәр. Кар астында кыш чыгып, туңган бәрәңгеләрне дә ябышкан кортларын коеп, пешереп ашарга туры килде.

Колхозда заемга мәҗбүри кул куйдыра иделәр. Налог, страхау җыйдылар. Бер сыер асраган өчен 20 кг сары май, сарык өчен ярты кило май түләргә иде. Балаларың, үзең ач, ә дәүләткә түләргә кирәк.

Балалар, хәзерге тормышка, адым саен Ходайга шөкер кылырга кирәк.

Ракибә апа ярдәмчесез булмаса да гомеренең соңгы көненәчә беренче мәхәббәтенә тугры булып бер ялгызы гомер кичерә. Хәзер мәрхүм инде.

Ракибә апаның яштие, дусты Әхмәтҗанова Гыйшкури Әбелвафа кызы сугыш башланганчы ук бәхетсезлек очрагы аркасында кулында яшь бала белән тол кала.

Хезмәт ветераны Әхмәтҗанова Гыйшкури Әбелвафа кызы сөйләгәннәрдән.

1942 нче ел советка салым түләргә дип барган идем. Шунда председатель Гыйматдинов Кыям абзый чакырып алды да мине бригадир итеп билгеләде (бригадир Сафин Гатаулланы сугышка алдылар). Ничекләр башкарып чыгармын диеп, елый – елый, өйгә кайттым. Эшче көчләр юк, 11–12 яшьлек балалар да карт – коры гына. Иртән көтү белән йорт саен йөреп, булган халыкны җыеп – уятып чыгам. Абдулин Сабирҗан Хәсәнҗан улы, Әсәдуллин Камил, Гарифуллин Мансур, Мортазин Фаилләрне атлар абзарына җыеп, кайсына ат җигешеп, кайсын атландырып, басуга тырмага озатам. Ә олылар: Кәримов Мисбах, Кәримов Сәхаб, Кыямов Әхмәдулла, Шәрифуллин Харис, Әхмәтҗанов Әбелгата абыйлар тубал тотып чәчәләр. Хәллерәк хатын – кызлар: Абдуллина Әсрар, Кыямова Зөһрәләр җир дә сөрделәр, бөртекләр ташу, тоз алып кайту өчен ерак юлга да йөрделәр. 1944 нче елда Галимов Закир, Әхмәтҗанов Мингата, Сабит Нурулласы сугыштан кайттылар. Балалар ач – ялангач, атларлык та хәлләре юк. Сәхипҗамал абыстайларга барып, Мансурны эшкә җибәрүен сорадым. Ә ул: “Җибәрер идем дә, кияргә ыштаны юк бит. Минкәмәл абыстай ыштан бирсә, барыр,” – ди.

Өлкән яшьтәге картлар балаларны эшкә өйрәтте. Яшь кенә булса да, Бәдертдинов Мөгаллим Моратхуҗа бабай белән атлар карады. Ходайга шөкер, балалар, бу авыр көннәр артта калды. Бу мул тормышның кадерен белеп яшәгез.

Әбием улы һәм килене хөрмәтендә тыныч тормышта озак яшәп вафат булды. Бу юллар шундый тугры, сабыр, тыйнак, уңган – булган йөзләгән, меңләгән апаларның, аналарның рухына дога булып барсын.

“Кара икмәк” Ә. Атнабаев шигырен 5 сыйныф укучылары башкара

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын, ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга.


Кара икмәк бәләкәйдән таныш,

Беләм аның кыйммәт икәнен,

Бер телеме өчен кешеләрнең

Таңга кадәр чират көткәнен.


Икмәк хәле зур мәсьәлә булган:

Йөз граммлап аны бүлгәннәр,

Кош теледәй шул граммнар өчен

Сугышканнар, хәтта үлгәннәр…


Шул чакларны онытабыз, бугай,

Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез,

Беребез дә күктән төшмәгәнбез,

Кара икмәк ашап үскәнбез.


Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,

Без ашыйбыз хәзер калачын,

Тик калачның тәмен белер өчен

Без онытмыйк аның карасын.


Без онытмыйк җәйге челләләрдә

Җиң сызганып кемнәр иккәнен,

Без онытмыйк бәрәкәтле җирнең

–Кара җирнең кара икмәген!

1941 елның җәендә үк район хәрби юнәлешкә үзгәртеп корыла.

- Торф чыгару. Урман хәзерләү, авыл хуҗалыгы эшләренә халык туплау.

Шундыйлардан Яруллина Камилә апа күргән авылыклар сөйләп бетергесез.

Тыл ветераны Яруллина Камилә апа истәлекләре.

Яруллина Камилә апа 1925 нче елда туа. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Ул мәктәптә бары 7 сыйныф кына укый. Үз әнисе үлеп китеп, үги әни белән яшәү дә аның тормышын икеләтә авырлаштыра. Бик авыр булса да, аңа ирләр эшен башкарырга туры килә. Алар Вәлиева Шәрига апа белән лабогрейкага басалар, себерке белән җир себерәләр. Сугыш башлану белән әтисен сугышка алалар һәм аңа исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

Үзем теләп, 17 яшем тулгач, самолетлар ясый торган 16 нчы хәрби заводка киттем. Станокта самолет детальләре эшләдек. Эш бик авыр булды, тамак туймый, өстә кием җитәрлек түгел, салкынга түзеп булмый. Качып та кайттык, кире җибәрделәр. Шәмшурый, Нәфисә, Галимова Тәскирә һәм мин, качкан өчен 2,5 ел төрмәдә утырдык,” - диеп искә ала Яруллина Камилә апа. Төрмә срогын узганда ул Пермь өлкәсендә, станция Половинки дигән җирдә, электр станциясе төзелешендә катнаша. Аягында чабата була, ләкин шулай булса 40 градус салкында тездән су эчендә эшлиләр.



Сугыш туктагач, 6 ай фермада эшли һәм аннан соң Горькийга торф чыгарырга китә. ”Анда күргән авырлыклар да сөйләп бетергесез. Яшьлек белән түзелгәндер инде”, - ди Камилә апа.

Сугыш вакытында тылдагы халыкның күрсәткән батырлыклары бүген дә сокландыра: 1942 нче елда 77 мең гектар җирнең 5 мең гектарын гына комбаеннар ура. Калган 72 мең гектарын урак белән уралар.

Шентала станциясеннән чаналарга салып 300 пот орлык ташыйлар.

Сугыш елларында район халкы тырышып эшләүдән тыш, фронтка ярдәм оештыралар.



  • Оборона фондына, танклар самолетлар төзү өчен акча, әйберләр җыю; сугышчылар өчен җылы әйберләр: бишмәт, бүрек туплау, бияләйләр, эчке киемнәр бәйләү, тегү.

  • 1943 – 1944 нче елларда кешеләр чынлап ачка интегә башлый. Нәрсә бар шуны ашаганнар: кузгалак, юа, балтырган, юкә яфрагы, алабута, черек бәрәңге.

  • Өйдә иң кирәкле тоз, шырпы, сабын, керосин, ягулыкка кытлык кичергәннәр.

  • Көнне төнгә ялгап эшләү, төрле эшләргә озатылу, үлем кәгазьләре. Фронттагы ире яисә улының язмышын белмичә яшәү, балаларын ачлык тырнагыннан йолып калу хәсрәтләрен бер йөрәккә туплаган хатын – кызларның сугыш вакытындагы тормышы чыннан да батырлык булган.

Сугышка гаиләсе белән киткәннәр. Районның 127 гаиләсендә, һәркайсында 3 әр, хәтта 6 шар кеше сугышта хәлак булган.

Әхмәтҗанов Габделһади Әбелгата улы.

1912 нче елда дөньяга килә. Сугышка чаклы Урта Азия якларында укытучы булып эшли. 1941нче елның 19 августында Бөек Ватан сугышына китә һәм 1943нче елның 5нче февралендә № 4655 эвакуацион госпительдә авыр яралардан вафат була. Дагыстандагы Пизбарбаш - Новый шәһәрендә туганнар каберлегенә күмелә.



Әхмәтҗанов Әхәт Әбелгата улы.

1918 нче елда Туймәт авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр Иске Кади авылында укытучы булып эшли. 1941 нче елның 25 нче июнендә Бөек Ватан сугышына китә һәм сентябрь аенда хәбәрсез югалуы турында извещение килә.



Әхмәтҗанов Әхәт Әбелгата улы.

1918 нче елда Туймәт авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр Иске Кади авылында укытучы булып эшли. 1941 нче елның 25 нче июнендә Бөек Ватан сугышына китә һәм сентябрь аенда хәбәрсез югалуы турында извещение килә.



Әхмәтҗанов Мингата Әбелгата улы

1941нче елның июленнән алып 1943 нче елның июненнә кадәр була. Аны яралану сәбәпле комисоватьитәләр. Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.



Яруллин Сәгыйть Шәрип улы

1915 елда Туймәт авылында туа.1941 нче елның 6 нчы июлендә Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград блокадасы авырлыкларын, ачлыкны, чарасызлыкны үз җилкәсендә күтәреп сугыштан исән – сау әйләнеп кайта. Самания әби белән 1999нчы елга кадәр авылда матур итеп гомер кичерәләр. Туймәттә җирләнә.



Яруллин Вәсим Шәрип улы

1918нче елда Туймәт авылында туа. 1941 нче елның 1 нче июлендә сугышка алына. 1945 нчы елның 8нче нояберендә бер күзен югалтып хәрби хезмәттән кайта. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1971 нче елда вафат була, авылда җирләнә.



Яруллин Шәһит Шәрип улы

1942 нче елның 2 нче мартында Бөек Ватан сугышына китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. 1942нче елның июнендә хәбәрсез югала.



----------------------------------------------------------------------------

Нуруллин Ибраһим Нурулла улы

1905нче елда Туймәт авылында дөньяга килә. 1942нче елның февраль аенда (прокурор булып эшләү сәбәпле, броне булса да) үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. 1943нче елның көзендә өлкән лейтенант хәбәрсез югала. (Первомайский РВК извещ. Копия 6/45, 02.08.1947)

“Минем әти эшкә бик оста, сәләтле кеше була. Мәктәптә яхшы укый. Армия сафларыннан кайткач авыл советында эшли. Иниститутта укып юрист һөнәрен үзләштерә. Прокурор булып Чирмешән, Арча, Ворошилов районнарында эшли. Сугышта ул Ленинград фронтына эләгә. Хатларында ничек итеп фашистларны җиңеп алга барулары, бүләкләнүе, ике мәртәбә контузия алганлыгы, сул кулының баш һәм имән бармаклары өзелеп госпитальдә ятып чыгуы турында язды”, - дип искә ала улы Рауф.

Нуруллин Исмәгыйль Нурулла улы

1908нче елда Туймәт авылында туа. Сугышка чаклы авылда авыл советы рәисе булып эшли. Сугыш башлангач Бөгелмәдә һәм Суслонгерда яшь сугышчыларны сугыш һөнәренә өйрәтә. Фронтка да шуннан 1941нче елның 6нчы июлендә китә. 1944нче елда хәбәрсез югала.



Нуруллин Якуп Нурулла улы

1924 нче елда Туймәт авылында туа. Сугышка Лашман урта мәктәбен тәмамлауга ук 1942 нче елның июлендә үк китә. Кызылармияче 1943 нче елның 25нче январендә Никитовка авылын азат иткәндә һәлак була. Воронеж өлкәсе Нкитовка районы Никитовка авылы янында туганнар каберлегенә җирләнә. 1985нче елга кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Рауф Ибраһим улы озак эзләнүләр нәтиҗәсендә Якуп абыйсының язмышын ачыклый. Соңгы сулышын алганда аның янында булган Мария Николаевна Рыбалкодан хат ала.



1943 нче елның кышы. Февраль аеның зәмһәрир суыгы. Воронеж өлкәсе Горловка шәһәре янындагы Никитовка авылын фашистлардан азат итү өчен аяусыз сугыш бара. Якуп абый бу сугышта зур батырлыклар күрсәтә. Ләкин аның уң кулы яралана. Иптәшләре алга таба китәләр. Якуп абый кырда ялгызы ятып кала. Ярадан әкрен генә кан саркый һәм рәхимсез суык эчкә үтә. Ул туңу һәм күп кан югалту нәтиҗәсендә аңын җуя. Ачы сугыш тынгач, таңда аны иптәшләре кырдан эзләп алалар һәм Мария Николаевналарның өйләренә алып киләләр. Мария Николаевна сөйләгәннәрдән: “Сугышчылар безнең өйгә канга буялган, туңган солдатны алып килделәр. Миңа ул вакытта 26 яшь иде. Өйдә әти, әни һәм мин. Без аны күрү белән эшнең нидә икәнен аңладык һәм беренче ярдәм күрсәтә башладык. Мин җитәкчелекне үз кулыма алдым. Әти күп итеп печән алып керде. Мин аны калын итеп җәйдем, баш астына мендәр куйдым һәм ике кат одеяло белән Яшаның (без аңа шулай диеп эндәшә идек) өстенә яптым. Аның өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел иде. Әни мич ягып җибәрде, су җылытты. Мин Яшаның гимнастеркасын кисеп алдым, бит - кулын, билгә кадәр тәнен юдым. Уң кулының ярасыннан кан саркый һәм ул карарга куркыныч дәрәҗәдә туңган, шешкән иде. Аякларының да сөягенә кадәр туңган. Кичке якка ул җылынды, аңына килде. Мин аның яныннан бер мнутка да китмәдем. Аны кроватьта тоту мөмкин түгел иде. Ул тәгәри бәргәләнә өстендә бер нәрсә дә тотмый. Шуның өчен Яшаны идәнгә салдык. Шул хәләттә ул 8 көн, 8 төн үткәрде. Шулай аңга килгән бер мизгелдә мин аннан исем фамилиясен, туган җирен сорадым. Ул гимнастерка кесәсендә адресы орден – медальләрен алырга кушты һәм тагын аңын җуйды. Анда бер орден һәм ике медаль ята иде. Яша үлгәч мин аларны милициягә илтеп бирдем. Ләкин, алар анда нишләптер эзсез югалдылар. Мөгаен, бу үз эшенә җавапсыз караган милиция хезмәткәренә эләккәндер. Бик кызганыч, әлбәттә, бу тыныч, матур көннәрнең киләсен белгән булсам, үземдә саклап, соңыннан сезгә тапшырган булыр идем дә бит.

Икенче көнне мин командирга әйтеп врач чакырттым. Ул килеп Яшаның яраларын чистартты, бәйләде. Аның сызлауларын күреп, кызганып йөрәгем сыкрый иде, аңа карап күп еладым. Ә безнең урам кешеләре аңа нинди генә ризыклар алып килмиләр: бал, тавык ите, сыер мае, холодец... Яшаның әрнүләре шул кадәр көчле, ул боларның берсен дә күрми һәм бер тамчы да ризык капмый иде. Сигезенче көнне газапларга чыдый алмыйча ул җан бирде. Чисталап юуып аңа әтинең киемнәрен киендердек, ат чанасына салам салып мәетнең өстенә ак простыня һәм командир кушуы буенча үз шинелен яптык. Аны озатырга барлык авыл халкы килгән иде. Яшаны якындагы үзебезнең авыл зиратына күмдек. Миңа моны искә алуы авыр, әле дә күземне яшь томалый, яза алмыйм. Я хода бу хәлләрне әниең күрсә нәрсә әйтер, синең әрнүләреңне, газапларыңны, ничек ят кешеләр күмүләрен белсә икән... Нинди төшләр күрде икән әниең бу көннәрдә. Мин бу көннәрдә шул турыда уйладым. 1946 нчы елда аерым күмелгән солдат каберлекләрен, шулар белән бергә Яшаны казып алып, Никитовкага район үзәгендәге паркка күмеп, анда мәрмәрдән һәйкәл куйдылар. Ул вафат булган көнне һәр елны барып каберенә чәчәкләр куям. Үлгәнче онытасым юк бу кайгы – хәсрәтләрне, - дип тәмамлый үзенең хатын Рыбалко Мария Николаевна.

Сугыш һәм хатын – кыз төшенчәсе бер – берсенә каршы килсә дә, Бөек Ватан сугышна кызлар да китә.

  • Фронтта безнең районнан ир – егетләр белән бергә 104 хатын – кыз да көрәшә.

  • 8се хәлак була.

Безнең авылдан Гамирова Минзада Фәссахетдин кызы сугыш башланыр алдыннан гына Лашман авылы кешесенә кияүгә чыга. Ире сугышның башыннан ук фронтка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Фашистларга нәфрәт белән Минзада апа да 1942 нче елда фронтка китә. Ул санитарка булып хезмәт итеп җиңү көнен Берлинда каршылый. Сугыштан соң Украина кешесе Гайдайга кияүгә чыга. Алар ике ул үстерәләр. Хәзер мәрхүм.

Сугышларда һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителә.

Укытучының йомгаклау сүзе.

-Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, әти - әниләр кайгы яше түкмәсен. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту, изгелекләр эшләр өчен яратылган. Дөньяда яхшылык кылып яшәү - үзе батырлык.



Айнур: Дәшәбез сезгә өлкәннәр,

Без дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.



Гөлия: Сез чәчәкләр, дисез безне –

Аларны сулдырмагыз!

Көчле, ямьсез сугышларны

Моннан соң булдырмагыз!



Айнур: Алсулансын алсу алма

Балаларның учында.

Җир байрагы – алсу кояш

Аллансын баш очында.



Гөлия: Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.



Бергә: Без сездән тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.












Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет