Әфганстан-йөрәк ярасы



жүктеу 23.69 Kb.
Дата22.05.2018
өлшемі23.69 Kb.

Әфганстан-йөрәк ярасы

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде : без соң тагын

Кайсы илгә , күпме бурычлы ?(Харрас Әюпнеке дип беләм)

Күңелләрне тетрәндерерлек “Әфганстан –йөрәк ярасы”дип исемләнгән авыл мәдәният йортында оештырылган очрашу ,ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп , мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында иде.Сәхнә түрендә “Әфганстан-йөрәк ярасы” –дигән плакат һәм кара пута белән уратылган кып-кызыл канәфер чәчәкләре.Алып баручылар Әфган сугышының башлану вакытын ,бу сугышның безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы , 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтуын-бәйнә-бәйнә үзәкләргә үтәрлек итеп сөйләделәр .

Сәхнәдә “Әфган җиле” җыры агыла:
Әфган җиле исә,Әфган җиле
Безнең йөрәкләрне телгәләп,

Мәңгелеккә ятып калды якын дуслар
Кайталмадык илгә бергәләп.

Ә бу вакытта экранда презентация- Әфганстанның тау-ташлары,сугыш эпизодлары, әсирләр, үлем белән тартышып ятучы яралылар күрсәтелде.

Авылыбызның нәфис сүз остасы ,республика конкурслары лауреаты Фәрһад Расулев Рәмзия Габделхакованың “Сират күпере” хикәясен укый :”...гомер юллары Әфган дигән чит-ят илдә килеп кушылган җиде малай-егет , җиде ананың йөрәк парәсе , бәгырь җимеше өзелеп-өзелеп яшәргә тели иде “ Йөрәк авазы белән , җаннарны тетрәндереп Фәрхад укыды да укыды .Ә халык исә ишетмичә калудан куркып тын да алмыйча , күз яшьләрен дә сөртмичә , тыңлады да тыңлады...

Алып баручы “Әфган кызалакларының кара таҗы Әгерҗе җиренә дә очып кунды : бездән киткән 122 асыл егетнең 1се Әфган тауларында башын салуын –аның күрше Нарат авылы егете Рафис Хөснетдинов булуын һәм авылдашларыбыз Фәнис Нигъматуллин һәм Разим Низаевларның гомерләре туган якка кайткач өзелүләрен бәян итә һәм аларны искә алу өчен бер минут тынлык игълан итә. Ә экранда шигъри

юллар :

Тын калыйк бер минут ,бары тик бер минут ,

Бар дөнья бер минут тын калсын ,

Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре ,

Чык түгел гөлләрдән яшь тамсын.

Алып баручыларыбыз зур хөрмәт белән залдан Фәнис Нигъматулинның әнисе Гүзәлия апаны , Илфат Хакимовның әнисе Фәния апаны , Разим Низаевның тормыш иптәше Асфираны сәхнә түренә алып менделәр.Асфира тормыш иптәше Разимның хәтирәләрен , Гүзәлия апа Фәниснең , Фәния апа Илфатнын сабый һәм үсмер чорлары турында сөйләделэр. Фәния апаның “Ана һәм бала “турындагы мөнәҗәтен таң калып тыңладык. Кичә барышында мәктәп укучысы Алия Рамазанова, узебезнең Хәниябез диярдәй Гөлнара Гафарова башкаруында тирән мәгънәле , тематик җырлар яңгырады .Ә экранда Фәниснең ,Илфатның , Разимның , Гамилнең бала-чаклары , мәктәп еллары , эш урыннарында , хәрби хезмәттәге , гаиләләре белән төшкән фотосүрәтләре чагылып торды .Сәхнә түрендәге хөрмәтлеләребезне хөрмәтләп иңнәренә очрашу истәлеге итеп ал шәл япкач зал дәррәү кул чапты.

Күңел төпкелләрен айкарлык, хисләнерлек, уйланырлык итеп әзерләнгән кичә тәмам. Мәдәният хезмәткәрләребез, - шул ук алып баручылар – Фәридә Каюмова ,Алсу Сибатова, Люция Ситдикова очрашу – кичәсе зур осталык һәм көч куып әзерләнгәннәр. Монда бар да югары дәрәҗәдә : экран чагылышлары(презентация), сайланган җырлар, сәхнә бизәлеше, үз-үзләрен тотышлары һәм кичәгә туры килерлек итеп киенүләре дә. Хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете сезгә, кызлар!

Рәзилә Ясавиева, Кадыбаш.


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет