Чыганак: http://tatar.org.ru/
1812 ЕЛГЫ РУС-ФРАНЦУЗ СУГЫШЫНДА ТАТАРЛАР
Еллар бер-бер артлы узган. Крестьяннар сугышыннан соң тормыш әкренләп үз җаена кергән. Россия тәхетендә патшалар алышына торган. Дворяннар, зиннәтле сарайларда баллар үткәреп, кайгы-хәсрәт күрмичә, кәеф-сафа корып яшәгәннәр. Гади халык барщинада һаман билен бөккән, елдан-ел күбәя барган завод-фабрикаларда иң кара эшләрне башкарган.
19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзенә буйсындырып, ул Россия чикләренә якынлаша. «Өч елдан мин бөтен дөньяның хакиме булачакмын,— дип күкрәк кага Наполеон.— Хәзергә Россия генә кала, ләкин мин аны сытып юк итәчәкмен!»
1812 елның июнь аенда 456 мең кешеле француз армиясе Неман елгасын кичә һәм, сугыш игълан итеп тормыйча, Россиянең көнбатыш чикләренә үтеп керә. Рус гаскәрләре французларга караганда өч тапкыр азрак була. Шуңа күрә алар, дошманның кысрыклавына түзә алмыйча, чигенәләр һәм сугышның башлануын булдырмаска тырышалар.
Французлар белән сугыш башлану турындагы манифест И. Хәлфин тәрҗемәсендә татарча бастырылып халыкка таратыла. Россиянең бөтен халкы азатлык сугышына күтәрелә. Рус тарихында аны Ватан сугышы дип атадылар. Дошман басып алган җирләрдә партизан отрядлары оеша. Партизаннар француз гаскәрләренә көтмәгәндә һөҗүмнәр ясыйлар, алар үтә торган юллардагы авылларны яндыралар, дошман кулына эләгердәй бер нәрсәне дә калдырмыйлар. Наполеон армиясе күп югалтулар кичерсә дә һаман алга бара һәм Мәскәүгә якынлаша.
Шушы авыр көннәрдә рус армиясенең башкомандующие итеп талантлы һәм тәҗрибәле полководец Михаил Илларионович Кутузов билгеләнә. Ул үзенең армиясен французлар белән хәлиткеч бәрелешкә әзерли башлый. 26 августның таңында Мәскәүдән 120 чакрымдагы Бородино авылы янында ике яктан да дәһшәтле һөҗүм башлана.
...Дошман туплары гөрелтесеннән җирләр селкенә, күк йөзен төтен һәм тузан болыты каплап ала. Атлар кешни, яраланган солдатлар ыңгырыша. Әле тегендә, әле монда офицерларның команда тавышлары яңгырый. Сугыш көне буе дәвам итә. Кич җитә. Бородино кыры коточкыч күренешкә керә. Французларның шуңарчы беркайчан да бу кадәр күп кеше кырылганын күргәне булмый. Бер көн эчендә генә дә русларның 44 мең, французларның 58 меңнән артык солдаты һәлак була. Соңыннан Наполеон: «Мин катнашкан сугышларның иң яманы Бородино кырында булды»,— дип искә ала.
Руслар шулай да җиңеләләр, әмма французлар да үзләренең максатларына ирешә алмыйлар: рус армиясе исән кала. Кутузов Наполеон белән кабат очрашырга теләмичә, Мөскәүне дошман кулына сугышсыз гына бирергә, дигән карарга килә. «Мәскәүне югалту Россияне югалту дигән сүз түгел. Армияне саклап калырга кирәк!» — ди ул.
Сентябрь башында Кутузов армиясе Мәскәүне калдырып чыга. Шәһәр халкы да солдатлар артыннан иярә. Бушап калган шәһәргә дошман гаскәрләре кереп тула. Мәскәү яндырыла, талана. Рус халкы үзенең иң авыр һәм фаҗигале көннәрен кичерә.
Россиянең барлык төбәкләрендә дошманга каршы көчле хәрәкәт башлана. Казан губернасында яшәүче халыклар да бу хәрәкәттән читтә калмый. Күпләр үзләре теләп сугыш кырына китәләр. Наполеон яулары Мәскәүгә якынлаша башлагач, Казанда халык ополчениесе җыела. Бу ополчениегә рус, татар, чуваш авылларыннан килгән крестьяннар, мануфактура эшчеләре керә.
Достарыңызбен бөлісу: |