Еллык эшкә анализ



жүктеу 31.62 Kb.
Дата05.05.2018
өлшемі31.62 Kb.

Чаллы Башы авылы “Кояшкай” балалар бакчасының еллык эшенә анализ.

2013-2014 нчы уку елында «Кояшкай» балалар бакчасында 9 бала тәрбияләнде, 2 бала мәктәпкә китте. Балалар бакчасы педкадрлар белән тәэмин ителгән: мөдир ШакироваИлүсә - 1 категорияле, эш стажы 13 ел, тәрбияче Ибрагимова Нәзирә Фәргать кызы , эш стажы 19 ел, музыка җитәкчесе Халиков Рафик Хафиз улы 2 категорияле, 0,5 ставкасында, эш стажы 31 ел, махсус урта белемлеләр.Коллективтагы тәрбиячеләр күп еллык эш стажлары булган иҗади эшләүче кешеләр.Алар даими рәвештә үзләренең педагогик осталыкларын үстерү өстендә эшлиләр даими рәвештә махсус курслар үтәләр.

Балалар бакчасында укыту - тәрбия эше татар телендә алып барылды , һәр шөгыль дә халык педагогикасы нигезендә уенга таянып, нәтиҗәле итеп үткәрелде. Ата - аналар белән берлектә, халкыбызның гореф - гадәтләрен хөрмәт итү хисе тәрбияләү максатына ирешү өчен халкыбызның милли бәйрәмнәре, төрле чаралар оештырылды.

Бакчада үткәрелгән "Нәүрүз" бәйрәме иртәсендә һәр баланың да әбисе катнашты. "Без -җиңү оныклары" бәйрәмендә бакчага авылыбызның сугыш ветераннары чакырылды. Бәйрәмдә балалар үзләренең җыр- моңга сәләтләрен, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Әбиләр белән бергә "Каз канаты", "Тал әйләнә" һ. б. халык уеннарын да уйнап алдылар.Һәр бәйрәм иртәләр музыка җитәкчесе Халиков Рафик Хафизовичтан башка узмый балалар музыка коралы белән кызыксыналар,алар һәр шөгыльне көтеп алалар ,теләп катнашалар, кечкенә яшьтә җырга-биюгә булган иҗади кызыксыну балаларның бик иртә сәләтләре ачылуга китерә.Мәктәпкә чыгып киткәндә кемнең җырга, кемнең биюгә тартылуы күренә. Рафик абый тәҗрибәле музыка җитәкчесе,махсус белемле оста баянчы,төрле яшьтәге балалар белән уртак тел таба белә,һәр шөгыльнең уңышлы узуында аның өлеше бик зур. Кечкенә балаларны әхлакый тәрбияләүдә гаилә традицияләрен саклауда олы кешеләрнең бигрәктә әби-бабайларның роле бик зур.Балалар бакчасы коллективы күршедәге мәчет белән тыгыз элемтәдә тора. Бабайлар даими рәвештә бакчага балалар янына керәләр , тәртипле,акыллы булып үсергә өндиләр,тәм-томнар белән балаларны сыйлыйләр.



Коллектив балаларны мәктәпкә тәртипле, инсафлы, физик һәм рухи яктан сәламәт итеп, тәрбияләп озатырга тырыша. Мәктәпкә китүче балаларның 62 % яхшы билгеләренә генә укый. Ел әйләнәсенә даими йөреш - 98,5 % . Балалар бакчага бик теләп йөриләр. Сәбәпсез килмичә калучылары юк.Авылдагы бакча яшендәге барлык балалар вакытында бакчага кабул ителә. Балаларны туклыклы тәмле иттереп ашатуга нык игътибар бирелә. Балалар даими рәвештә итле ризыклар, ел әйләнәсенә җиләк-җимеш белән тукланалар.Бакча яны участогында коллектив көче белән җитәрлек күләмдә яшелчәләр , җиләк – җимеш үстерелә. Балалар бакчасын ремонтлауга финанс мөмкинлекләренең чикле булуы комачаулык итте. Группалар,балалар мәйданчыгы берникадәр төзекләндерелде буялды.Яңа җылыту сезонына әзерлек буенча зур эш башкарылды. Ике җылыту казаны район үзәгенә алып барылып капиталь ремонтланды,һәм урынына урнаштырылды.Җылыту системасы яңа сезонга тулысынча әзер.Барлык ремонт эшләре балалар бакчасы коллективы көче белән башкарылды. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүдәге дәвамчанлыкны балаларның гамәли эшчәнлеге аша тормышка ашырабыз.Мәктәп белән тыгыз элемтәдә яшибез.Өлкән төркем балалары мәктәптә булган кызыклы бәйрәмнәрдә даими катнашалар.Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары бик теләп бакчада концертлар куялар,әкиятләр сәхнәләштерәләр.Болар барысы да киләчәктә балаларның мәктәп тормышына тиз ияләшүләренә, әйбәт укуларына ярдәм итә.Материал базаның йомшаклыгы балалар бакчасы эшчәнлегенә начар йогынты ясый. Бала балалар бакчасында төрле уеннар аша һәм башка балалар белән аралашкан вакытта үсешкә ирешә.Төрле уеннарның һәм уенчыкларның җитәрлек күләмдә булмавы иҗади үсешенә комачаулык итә.Болар барысыда финанслауның җитәрлек күләмдә булмавының нәтиҗәсе. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшләүдә заманча технологияләр аз кулланыла.Мәктәпкә баручы балаларның әзерлек дәрәҗәсен яхшырту өчен әти - әниләр белән бәйләнешләрне яңа югары баскычка күтәрү өстендә уйланырга, музыка кораллары булдырып эстетик тәрбия бирүне камилләштерергә кирәк.Әти- әниләр бакчадагы проблемаларны хәл иткәндә иң ышанычлы ярдәмчеләр киңәшчеләр. Безнең эшне дәвам иттерүчеләр булганда гына эш нәтиҗәле булачак.Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге һәр өлкәдә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә.Әти - әниләр комитетының активлыгы белән коймалар буялды , уен мәйданчыклары ремонтланды .Һәр төркем дә проблемаларны чишкәндә әти-әниләрнең ышанычын яулый белергә, аларны теләктәш итә белергә өйрәнсә , әти - әниләрне безнең таянычыбыз итеп тою мөһим бурыч булып кала.


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет