[Ф] авазы һәм Ф, ф хәрефләре



жүктеу 35.36 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі35.36 Kb.

Әлшәй районы

Трунтаиш муниципаль гомум урта белем бирү мәктәбе

1 нче сыйныфта Әлифба буенча ачык дәрес.


[Ф] авазы һәм

Ф, ф хәрефләре .



Укытучы: Нургалиева Л.Ш.

Апрель 2007

Тема: [Ф] авазы һәм Ф, ф хәрефләре.

Максат Укучыларны тартык [ф] авазы һәм Ф, ф хәрефләре белән

таныштыру;

дөрес, йөгерек һәм аңлап укырга өйрәтү,

туган Башкортстаныбызга

сөю тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитлы хәрефләр, кисмә хәрефләр, рәсемле әлифба.
Дәрес барышы.


  1. Оештыру. Дежурның рапорты.

  • Хәерле иртә, дуслар! Кәефләрегез ничек?

  1. Кабатлау.

  1. Тышта апрель. Яз килергә тырыша. Кышның китәсе килми. Көчле җилләр исә һәм барлык нәрсәләрне очыртып йөри.

Бүген безнең класска да кар бөртекләре очып кергән. Эрегәнче, аларны тизрәк алыгыз һәм укыгыз.

( Идәндә кар бөртекләре. Балалар алалар һәм укыйлар.



  1. Кемнең кар бөртегендә шундый җәмләләр бар? ( Балалар әйтәләр, укыйлар).

  2. Такта янына 3 укучы чыга . Алар сүзләргә аваз моделе төшерәләр:

Рәхмәт –

Апрель ае –



  1. Алар эшләгәнче өстәл янында өй эшен укытам. 100 бит. Яшел –

Ф и з м и н у т к а ( Чәп – чәп чәбәкәй...)
III. Уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

а) елмаеп тешләрне күрсәтергә;

б) иреннәрне түгәрәкләп алга сузу;

в) “ тәмле варенье” ялау;

г) бармак киселде, өрәбез - өф-ф-ф;

д) рә - рә- рә - урман буйлап йөгерә,

Ра-ра-ра – кулын болгап чакыра,

Ре-ре-ре – яфрак ярган бөре,

Ре-ре-ре – урманда тыныч йөре.

е) ачык – ябык иҗекләр укыту.

Ат – ал – ар... 3 хәрефтән торган иҗекләр уку;

ж) Сүзләр бирелә - шунда яшеренгән сүзләрне таптыру, сузыкларны, тартыкларны әйттерү ( файда, Фәнисә)



Ф и з м и н у т к а

IV. Яңа материал өстендә эш. Әлифба иленә сәяхәтне дәвам итәбез.

  1. – Балалар, бүген дәрескә безгә кунакка берәү килгән. Ул теге якта качып тора. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, шуның җавабын белсәгез, кем икәнен белерсез.

Зур гәүдәле, бик көчле

Ике зур казык тешле,

Торган җире җылы ил

Бу озын хортумлы (Фил)



  • Сезгә нинди таныш булмаган сүз бар?

  • Хортумлы.

  • Хортум – хайваннарда сизү һәм сулау вазифасын үтәүче борынны алыштыра торган әгъзә. Табышмакның җавабы?

  • Фил.

  • Дөрес, балалар, фил. ә сезнең филне күргәнегез бармы? (Тактага рәсемнәр эленә - бүре,аю, арыслан, фил, жираф) Биредә фил рәсеме бармы? (күрсәтәләр)

  • Әйе, бу фил . ул җылы якта яши. Ул кешеләрнең дусты, ярдәмчесе. Кешеләр аны утырып йөрү, йөк ташу өчен файдалана. Ул зур булса да тычканнан курка.

  • Бүген безгә кунакка уенчык фил килгән. Сезгә ул ошыймы? ( Уенчыкны күрсәтү.)

  1. Фил сүзен әйткәндә беренче нинди аваз ишетелә? Берничә тапкыр кабатлагыз әле.

[ф] – нинди аваз. Тартыкмы, сузыкмы?








Ф

- нинди тартык? Колакларны каплап әйттерү.








Ф


саңгырау тартык, парлы.
Ул калын да, нечкә дә була ала. Калын һәм нечкә иҗекләр әйттерү:

Фа, фу, фы, фә, фи, фө.

әйдәгез ф авазын чакырыйк. әй, ишетми дә, саңгырау чык, анда нишләп торасың.

( ишек артыннан ф хәрефен алам).

Бу хәрефнең исеме ЭФ.

«ЭФ» хәрәфе басып тора

Таянган ул бөергә

Әйтерсең лә әзерләнгән

Матур көйгә биергә.


  1. Ф,ф хәрефләре белән таныштыру. Ул ничә элементтан тора?

  • пластилиннан әвәләтү;

  • башка хәрефләр арасыннан таптыру;

  1. Филнең колагына ф хәрефе кергән сүзләр әйттерү.




  1. Иҗекләр укыту. Схемага карагыз да, сүзләрне укып күрсәтегез.


У ф а я ф р а к




Ф и л д ә ф т ә р




х ә р е ф ф а й д а ш а р ф

( ф хәрефенең урынын билгеләтү.)

V. Ныгыту.

1). Китап буенча укыту:



Сүзлек эше: башкала, Башкорт стан, автобус, трамвай, театр, фонтан.

  1. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Уфа турында рәсемнәр күрсәтү.



  1. Дәресне тәмамлау.

  • Бүген нинди яңалык белдегез? Дәрес ошадымы?

  • Дәресне тылсымлы сүз белән башлаган идек, тылсымлы сүз белән бетерәбез.

  • Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!



Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет