Галимҗан Ибраһимов кызыл чәЧӘКЛӘР



жүктеу 412.63 Kb.
бет1/3
Дата06.05.2019
өлшемі412.63 Kb.
  1   2   3

Галимҗан Ибраһимов
КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛӘР
Башлангыч
(Кызыл орлыклар)
Мин яшь сабый идем әле.

Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде. Шуның өчен кызганып яшь түгүчесе дә булмады.

Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.

Болар — кызыллар иде, матурлар иде.

Яз килгәч,— диде,— боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә матур кызыл орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай



эшләрләр!

Мәрхүмнең сүзен тыңладым. Ләкин чәчкән орлыкларым өстенә үзем юкта тирес түккәннәр, ниндидер бер явыз кара таш белән бастырып киткән,— орлыкларым вакытында чыга алмый калганнар, кайберләре, томаланып, бөтенләй чере-

гәннәр.

Моңа җаным бик әрнеде. Тиресне себереп түктем. Ашларны читкә алып ыргыттым.

Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады; ни күрим: оер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты; җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде; көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым. Болар миннән бөтен авылга, бөтен тирә-якка таралды.

Мин моны бөтенләй оныткан идем инде.

Тарихның яңа сафланган йомшак туфрагында үсеп килгән асыл ирләрне сөйли башлагач, ничектер яңадан хәтеремә төштеләр.

...Бөек Башкортстан туфрагында, Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә үзенең зурлыгы, йортларының төзеклеге белән кечерәк шәһәргә охшашлы бер авыл бар...

Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны Зәңгәр чишмә дип атыйлар...

Авылның уртасында зур базар кайный; аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр...

Боларга тоташып, бераз читкә таба, урта хәлле кешеләрнең уртача зурлыкта өйләре, уртача биналар үз дәрәҗәләренә күрә урын алалар*

Тагы бераз китсәгез, йортлар кечерәя, каралтылар, егыл-масам ярар дип куркып, үзләренең иске черек терәкләренә таяна төшеп, һәр җилгә калтыранып, һәр яңгырны эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Иң ахыр барып, күпер башларында, басу капкасы буйларында чүплекләргә, тиресләргә салынган балчык өйләр, корымлы читән куышлар, үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре белән, каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет өзгән бер хәлдә дөнья кичерәләр...

Мин менә шул читтәге «өйләрнең» берендә тудым.

Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарында, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туып үстеләр.

Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганын белмиләр; минем бу газиз дусымның дөньяга килүе анасының кабергә китүенә сәбәп булганга, атасының кем икәне һичберәүгә мәгълүм булмаганга, бу баланың гомереннән беренче сәгатьләрен һичбер өй үзенә алырга теләми.

Шаһбаз җиде яшькә җиткәч, чабатачы Әхми карт та үлә; шул зур авылда минем киләчәктәге дүрт дусымның берсе булган бу бала бөтенләй ятим, ялгыз кала.
II

Зәңгәр чишмә үзенең зур базары белән бөтен Агыйдел буенда дан тоткан авылларның берсе,— бәлки, беренчесе.

Безнең өй авылның читендә, олы юлга салынган күпер башында булганга, бу базар көннәре минем өчен дә байтак

төшем бирәләр.

Шау-шу белән авылның зур көтүләрен үткәргәч тә, үзем кебек малайларны, кызларны ияртәм дә күпер капкасына чыгам. Чөнки ерак җирнең базарчылары кичтән үк безнең авылга килеп куналар.

Без һәммәсенә капка ачабыз; күбесе безгә ярты конфетмы, прәннекме, каткан клиндер кисәгеме ташлап китә. Кайберләре үзенең саранлыгы белән мәгълүм булганга, алдан сатулашып алабыз.

Иң ахырдан, караңгы төшә башлагач, шыгыр-шагыр итеп, озын-озын кәрваннар кебек, иген төягән, ат, сыер таккан чувашлар, руслар, типтәрләр, алатырлар килә башлыйлар.

Болардан бер нәрсә дә чыкмавы билгеле булганга, без инде капка ачып мәшәкатьләнмибез. Ул арада әнкәй дә, күпергә караган читәнгә килеп, миңа кычкыра:

Солтан, кайт инде, балам! Иртәгә иртә торасың бар...



Аша да ят,— ди.

Бу вакыт теге базарчылар симез ит пешертәләрдер, ак күмәч ашыйлардыр,— ә безгә нәрсә?

Көндездән калган ике бәрәңгене тозлап ашыйм, сөтсез, шикәрсез бер чынаяк чәй эчәм дә, читән өебезнең ишегалдына чыгып, әткәйнең чикмәненә уралып, җир идәнгә йокларга ятам.
III

Яз буена җыйган кавырсыннарым бар. Өч дистәдән арттылар инде. Бо ларны саткач, базары уңышлы булса, бәлки, бик зәһәр берничә корыч кармак алып булыр дип уйлап куйганмын...

Юынмадым, чәй-фәлән сорап тормадым, бер сынык икмәк катысы белән санап куйган чылгыйларымны алдым да тышка йөгердем.

Чыксам, ни күрим?!

Әткәй кулындагы өч япьле сәнәк белән кемгәдер кизәнеп бара, кыйнарга әйтә, үзе һаман кызып-кызып сүгенә:

Азрак акылың булса, уйлап кара син, Әхмәт,— ди. Гыйрфан байның абзар тизәген кешенең өе буена китереп түгәргә сиңа нинди закон кушар! — ди.



Ни бар, әллә сугышалармы, дим, алар янына чыктым.
Күргәч, минем дә җаным әрнеп китте.

Гыйрфан байның ялчысы Әхмәт зур бер йөк тирес төяп китергән дә Зәңгәр чишмәнең яр буена, безнең өйдән ике-өч сажин гына бер җиргә аударган.

Әткәйнең кызуы шуның өчен икән.

Ялчы башта карулашып маташты:

Бер мин түгел, башкалар да китереп түккәннәр бит,— ди.



Әткәй сәнәк белән аның өстенә кычкырып бара:

Түксәләр, мин юк чакта, мин күрмәгәндә түккәннәр; моннан соң мин сезнең тиресләрегезнең сасысын иснәп яшәр хәлем юк,— ди.



Әткәй, Сафа абзый, Шаһи бабай, көрәкләр, сәнәкләр алып, Әхмәткә тиресне төяргә булыштылар һәм тиз арада төяп бетерделәр.

Ялчы:

Миңа рәнҗемәгез, агайлар... Бай кушкач, аптыраганнан түккән идем,— дип сөйләнә-сөйләнә, тиресләрен күпер аръягына алып китте.



Шаһи карт:

Ну, эт соң бу Гыйрфан дигәнегез! — дип сүгенеп калды. Талаш-сугыш булмагач, миңа да кызык бетте, соңга калдым дип куркып, тизрәк базарга очтым.



Базар кайный. Аннан-моннан карап, тиз генә базарны әйләнәм дә кырык тартмачылар янына киләм. Кавырсынны болар җыялар, корыч кармакны да болардан гына табып була.

Бу ни эш тагы?

Мин, авылдан-авылга вак-төяк сатып йөрүче кырык тартмачы Шәрәфи абзый янына килеп, малайларны этә-этә керә башлаган гына идем, арт яктан кемдер:

Алмадым... валлаһи... алмадым...— дип елап җибәрде; икенче берсе:

Ялганлама, карак малай!.. Үз күзем белән күрдем... Чылгыйларын күрсәткән булды да ике кармакны эләктерде...— дип сүгенә-сүгенә, берәүне яңакларга тотынды.

Кармак урлауда гаепләнеп кыйналган малай, елап, әрнеп, минем каршыма килеп чыкты. Аның башында белен кебек изелгән җыртык кәләпүш, өстендә мең ямаулы, буй-буй җыртыклы киндер күлмәктән башка бер нәрсә дә юк. Кап-ка-ра тәненең һәммә җире диярлек күренеп тора.

Ләкин малай бирешергә теләми:

Алмадым, валлаһи, алмадым,— дип еласа да, әйтерсең, эт оясына килеп чыккан бүре баласы кебек, үзен сырып алган бала-чага белән талаша, килеп кагылсалар, әле бер яклап, әле икенче яклап, кай җирләренә туры килсә, шуннан тырный, суга, тешли.



Ул ара да булмады, бу эт көтүе эченә сары башлы, су күзле, әйбәт киемле, яңа итекле ниндидер бер малай килеп чыкты да:

Ә, Шаһбаз, эләктеңме? Беркөн безне кыйнаганда шәп идеме? — дип, гаепле малайның өстенә ташланды, бу өмәгә башкалар да дәртләнеп кушылдылар.



Мин дә читтә кала алмадым, шул бәргәләшнең эченә кереп, уңга-сулга яңаклый башладым. Минем йодрыкның иң ныгы әле яңа гына килеп катнашкан чибәр киемле, сары башлы малайга эләккән булырга кирәк: аның күз төбе шешеп чыкты, күп конфет ашаудан черегән тешләреннән кан китте.

Ул арада зурлар катнашып, безне аердылар, кем кыйнады моны дип, тикшерә башладылар. Кавырсыннарымны култык астына кыстырдым да йөгердем.

Әйләнеп карасам, теге гаепле малай Шаһбаз да минем артымнан чаба. Башкалар аңа:

Карак, карак! Гарьлек, гарьлек! — дип кычкырып, таш белән бәрәләр.



Туктап көттем дә үзебезгә алып кайттым.

Әнкәй аңа бер бәрәңге, бер сынык икмәк бирде, кем икәнен сорашты.

Ул теге мәрхүм чабатачы Әхми картның үлгән кызының улы икән. Хәзер бөтенләй ятим булып үзенең ерак бер агасында тора икән. Исеме Шаһбаз икән.
VI

Атсыз гомер итү бик кыен иде. Әйбәт булды, безнең әткәй ат алды: кечкенә генә, ябык кына бер нәрсә, быел гына сабанга кергән, ди. Бу ат өчен без ике дисәтинә урак урып, күпмедер печән чабып, җыеп, кибәнгә салып бирәбез.

Әткәй әйтә, син дә, ди, бераз эшли башласаң, яңа өй алырбыз да, ди, бу тирес оясыннан авылның уртасына таба, теге балта остасы Зарифлар янына күчәрбез, ди.

Их, тизрәк үсәсе, тизрәк әткәйгә эшләшәсе дә, бу тирес оясыннан шул авыл уртасына, оста Зарифлар тирәсенә күчәсе иде!

Ат булгач, бер йөреп кайтыйм дип, әнкәй дә бармакчы иде, Сафа бабайның килене бәбәйләргә тора, шуңа булышырга кеше кирәк дип чакырдылар да, ул калды, без әткәй белән, яңа атны, яңа арбаны җигеп, яланга ашлык карарга киттек. Җирән кашкага ашатырга печән чабып алып кайту өчен чалгы да алдык,

Басуны әйләндек, арба тутырып яшел печән төядек тә иң еракка — борчак җирләренә килеп чыктык.
Их, малай, борчагы нәрсә бит! Инде бөтенләй кузакланып беткән — сырга кебек, сабакны сыгып утыралар. Санап карадым: кайбер кузакларда сигезәрдән ике рәт тезелгән. Күрше Сафа бабай әйтә, бер кузактан уналты борчак булса, ул инде бик уңган була, ди.

Чү! Тукта!

Тегендә кемнәр ул безнең борчак эченә кереп ятканнар?

Әткәй нидер кычкырып калды, мин, аңа карамастан, чыбыркыны алдым да бар көчем белән шул безнең борчак эченә кереп яткан малайларга йөгердем.

Ни күрим?

Берсе теге базарда минем белән сугышкан сары башлы, черек тешле, әйбәт киемле малай. Аның белән янәшә тагын берәү яткан — таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына бер ир бала. Өченчесен азрак таныйм. Бу—Гыйрфан бай мәхәлләсенең Заһит хәзрәт улы Фазыйл мәгъзүм бугай: чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы, минем чамалы бер малай.

Ачуымнан нәрсә әйтергә белмәдем:

Ник безнең борчакны урлыйсыз? — дидем дә чыбыркы белән малайларга берәм-берәм селтәнә башладым.



Теге Фазыйл мәгъзүм акыллы күзләре белән миңа текәләп карады да, ничектер, гаҗәп бер осталык белән чыбыркымны тотып алды, һаман шулай текәлеп карап:

Солтан, син нигә һаман безгә бәйләнәсең?.. Беркөн тимерлек янында менә Гыйлаҗиның күзен чыгара яздың... Без сиңа тигәнебез юк бит! — диде.



Бу малайның күз карашы йөрәгемә төште, тавышы, акыллы сүзе бөтенләй хәлемне бетерде. Эчтән шулай җиңелсәм дә, тыштан һаман киреләндем:

Ник бәйләнмәскә? Ник Шаһбазны рәнҗетәсез? Нигә безнең борчакны таптап, ашап йөрисез? — дидем. Фазыйл әллә нинди бер җирәнү белән:

Харап булган икән! Имеш, борчакны ашыйсыз. Әнә янәшәдә безнең ике дисәтинә борчак ята: бик кирәк булса, төя дә алып кайт! — диде дә капкан борчагын төкереп ташлады.

Безнең талашны әткәй ишеткән, ахрысы.

Солтан, син нигә алай акылсызланасың?.. Кемнәр икәнен танымыйсыңмыни? Килегез барыгыз да монда! — дип кычкырды.



Бардык.

Фазыйл мәгъзүм атны мактады, сары башлы малай минем өстемнән тел сөйләде:

Без, ялан карап йөреп, сезнең борчак эченә хәл җыярга утырган идек, улың безгә бәйләнә,— ди. Әткәй көлде:

Солтан, син боларны танымыйсыңмыни? Нигә алай су-

гышып йөрисең? — диде. Сары башлы, әйбәт киемле малайга карап:

Бусы Гыйрфан бай улы Гали була,— дип өстәде, аннан соң теге озын, аксыл йөзле, күгелҗем күзле, акыллы Фазыйл мәгъзүмне күрсәтеп:—Бусын танымаска бер дә ярамый, бу — байлар мәхәлләсенең мулласы Заһит хәзрәт улы мәгъзүм Фазыйл... Ә менә бусы, оста Зариф бабаңның төпчеге,— дип, таза, сабыр малайга күрсәтте. Аннан соң барыбызны да кочагы белән борчак җиренә таба этәргәләп: — Йә, барыгыз, юкка сугышып йөрмәгез, саргайганрак җиреннән борчак жыеп китерегез... Мин ут ягып куырырмын,— диде.



Без бергәләп киттек. Бергә борчак җыйдык. Шаяра-шаяра сөйләнеп, талашкалал алдык.

Гали һаман миңа бәйләнә, Шаһбазны сүгә:

Солтан,— ди,— нәрсә шул уйнаштан туган хәерче малай өчен минем белән сугышып йөрисең? — ди.



Фазыйл мәгъзүм, безнең белән яшьтәш булса да, чыннан зурлар^ кебек акыллы сөйли. Минем кулдан тота да:

Йә, Солтан, моннан соң безнең белән сугышмассың бит инде? — ди.



Теге Зариф оста малае Гыйлаҗи дәшмәде — җыйды да җыйды; дуңгыз нәрсә икән, без юкка суган сатып йөргәндә, ул менә дигән кипкәннәрен бер кәләпүш тутырып та өлгергән.

Арба янында төтен күренде, ул арада әткәй дә:

Җитәр инде, кайтыгыз,— дип кычкырды. Барсак, без бөтенләй хур булдык. Әткәй көлә:

Сез, ахрысы, эчегезгә җыйгансыздыр. Менә Гыйлаҗи җегет ичмасам!.. Ул атасына охшаган: күп сөйләми, эшли дә эшли,— ди.

Борчак тиз куырылды; кәләпүшләргә тутырып алдык та, арбага биек итеп төялгән яшел печән өстенә атланып утырдык.

Кайтыр юл түбән таба иде.

Җирән кашка, яшь булса да, көчле икән: шулчаклы печән белән биш кешене бертуктаусыз йөгертеп алып кайтты.
VII

Борчак җирендә бәрелешү — безнең арадагы сугышларның актыгы булды. Шул көнне безнең арбага төялешеп кайткач, Зәңгәр чишмәдә бик озак су кердек тә, татулашып, дуслашып таралдык...

Шаһбаз шул базардагы сугыштан бирле миңа бик багланып киткән иде. Эш беткәч, ул һәр көн диярлек безгә килә икән. Әнкәй аңа:
Гыйрфан байларга атасы белән китте. Шунда уйныйдыр,— дигәч, мине көтеп утыра-утыра икән дә боегып кайтып китә икән.

Берничә көн үземә дә очрады.

Көчләп диярлек Галиләргә алып бардым. Ләкин үзебезнең компаниягә тиз генә кушып булмады.

Башка вакытта лачын кебек үткен малай шул Гыйрфан байларның, Заһит хәзрәтләрнең йортына килеп җитсә, бөтенләй югалып кала: зур капкаларга, яшел түбәле өйләргә карый да, бераз аптырап сүзсез торгач:

Боларның этләре бик усал бугай... тешләрләр... Мин кайтам...— дип китә дә бара.



Урамнарда, базарларда, Зәңгәр чишмә буйларында очрап, Галиләр, Фазыйллар, Гыйлаҗилар белән бик күп тапкыр бергә уйнап, җенләнеп, көрәшеп, башка компанияләргә каршы сугышларга катнашып, үзе бик күп баһадирлыклар күрсәткәч кенә Шаһбаз безнең арада үз булып китә алды. Шуннан соң гына ул Гыйрфан байның зур сарайларыннан, таш пулатларыннан курыкмый башлады.

Беркөн шулай Фазыйлларның бакчасында сабан сөреп уйный идек.

Гыйлаҗи сабан арты тоткан, Фазыйл белән мин төпкә, Гали очка җигелгән, Шаһбаз, нәкъ сабанчы малайлар кебек, көйләп-көйләп, «атлар» куа иде.

Намаздан кайтышлый, Заһит хәзрәт бу әйбәт тавышны ишеткән дә бакчаның коймасыннан карап торган. Шул якка таба борылгач, хәзрәтне күрдек тә, оялышыбыздан сабаннарны, камытларны ташлап, шыр килеп качтык.

Хәзрәт ачуланмады:

Уйнагыз, уйна! — диде. Фазыйлга карап:

Менә бу ертык киемле бала кем ул? Көйләп ат куучы шулмы? — дип сорады.

Хәзрәт, Шаһбазны чакырып, башыннан сыйпады, ике тиен садака бирде. Фазыйлга:

Әйдә, кер әле өйгә,— диде.



Без яңадан сөрергә керештек. Ике әйләнеп тә җитмәгәнбез, атылып Фазыйл килеп чыкты. Кулына бераз киелгән, шулай да бик таза күлмәк, бер иске чалбар, бер кәләпүш, бер камзул тоткан. Үзе шат. Ансыз да матур зур күзләре бөтенләй ачылып, нурланып уйныйлар:

Беләсезме,— ди,— этәм боларны Шаһбазга бирде. ^Болар минем үлгән абзамның калган киемнәре... Этәм әйтә, дога кылсын,— ди...



Шаһбаздан бигрәк без шатландык. Башка вакытта юньләп

сүзгә катнашмый торган Гыйлаҗи да кая басканын белми, кул суга, сикерә...

Без, акны-караны күрмәстән, кая басканны белмәстән Зәңгәр чишмәгә чаптык. Барыбызга да бәйрәм иде, иге-чиге булмаган шатлык иде. Килеп җитүгә Шаһбазның мең ямау-лы пычрак, ертык күлмәген салдырмыйча ук өстеннән өз-гәләп, тарткалап алып бетердек тә: «Ь.ау... әлләлә... һау... әлләлә... әлләлә...» —дип, уратып-уратып суга ыргыттык. Аннан соң, уйнап, кычкырып, аны барыбыз бергә юындырырга керештек.

Шуннан соң Шаһбаз безнең компаниянең иң ныклы, иң кирәкле кешесе булып җитте.
VIII

Без, бер авылда туып, бер суны эчеп үскән булсак та, төрлебез төрле урамнарда, төрле өйләрдә торгангамы, холыкларыбыз, һөнәрләребез бик төрлечә иде.

Фазыйлдан башка безнең компания әллә кайчан таралган булыр иде. Кайбер вакыт юк-бар өчен талашып китәбез. Бәргәләшеп алган чаклар да була. Менә мондый заманнарда Фазыйл әллә кайдан акыл таба, кызык сүз әйтә, яңа уен чыгара да, әле биш минут элек кенә бугазга бугаз килгән малайлар, гөрләшеп, кочакланышып, яңадан уйнарга тотыналар. Талашны, сугышны бөтенләй оныталар.

Мин бөтен компаниягә балык тотуларда, урманга, тауга, җиләккә йөрүләрдә командир булдым. Минсез мондый эшләр башланмый, башласалар да, очлап чыгара алмыйлар.

Зариф карт улы Гыйлаҗи сугыш-талаш вакытларында безне коткара.

Без, үзара бик артык якынаеп киткәч, авыл малайлары өстеннән бөтенләй башлык кебек булдык. Теләсә язгы ат чаптыруларда, теләсә базарларда, теләсә башка уеннарда — без һаман үзебез теләгәнчә алып барабыз. Моңа башкаларның эчләре поша. Безнең дошманнар көннән-көн күбәя. Шуңа күрә атна саен диярлек бәрелешләр була. Менә мондый вакытларда Гыйлаҗи булмаса, без, лачыннан качкан чәүкәләр кебек, таркалабыз да бетәбез... Тик ул гына үзенең курку белмәс йөрәге, таза калын беләкләре белән безнең дошманнарыбызга каршы тора алуыбызга сәбәп була.

Җиләк җитсә, кечкенә-кечкенә тубаллар, көз керсә, авылның бер башыннан икенче башына ишеттерерлек яңгыратып суга торган биек, текә какмалар — болар һәммәсе шул атасына охшап туган Гыйлаҗи кулыннан ясалып килә.

Галине әйтәсе дә юк. Нәрсә ясарга: агачмы, нечкә тактамы, калайлармы, кадаклармы — һәммәсен Гали ташый. Акча дигәнең аларда өзелми. Конфетлар, клиндерлар, прәннекләр белән аның үзенең тешләре череп беткән. Без дә бо» лардан ара-тирә авыз итәргә кире тормыйбыз.

Шаһбаз иң соң килеп кушылса да, ул тиз арада безнең компаниянең үзәге булып алды.

Бер җиргә уенга барасымы, җиләккә, балыкка бару өчен җыярга кирәкме, яки берәребезне кыйный башлаганнармы — яныңда Шаһбаз булса, бер дә аптырамыйсың! Ул, ике бармагын тешләренә куеп, берничә сызгырып җибәрә икән, безнекеләр хәзер сизеп алалар да, кайда, нинди эштә булса да, чабып килеп җитәләр. Әйтерсең әкияттәге җеннәр инде! Бу сызгыруда авылда гына түгел, тирә-якта да аның тиңдәше юк, диләр. Ул әллә ничә төрле сызгыра. Без инде аның сызгыруыннан нәрсә әйтергә теләгәнен тел белән сөйләп биргән, сүз белән кычкырган кебек аңлыйбыз... Йөгерүдә, суда йөзүдә дә аңа чыккан кеше юк. Җырлауга, моңлануга, көлке сүз әйтеп башкаларны мыскыл итәргә туры килсә, ул инде дошманнарга гына түгел, безнең үз йөрәкләребезгә дә еш-еш агулы укларын кадый.
IX

Шулай үсәбез...

Әйтерлек зур алмашынулар булганы юк.

Тик Шаһбаз гына бер дә көтелмәгән эш эшләп ташлады.

Бер көнне аның маңгае ярылып килде. Бәйләмәгән-нитмә-гән, тик аз гына тоз сипкән — шулай ярасы канланып күренеп тора.

Сиңа ни булды? Кем кыйнады? — дибез.



Башта дәшмәде, бик кыстагач, сөйләп бирде.

Ул бит ерак бер агасында тора. Шуның хатыны бик усал икән. Әрәм тамак син, юкка ашап ятасың дип, һаман әрли, талый икән. Үз балаларына ашарга биргәндә, моны өлешсез калдыра икән. Бер көнне шулай кечкенә бәлешләр пешергән дә ике баласына икене тоттырган. Зур улы, анасы чыгып киткәнне генә карап торган да, үзенең өлешеннән яртысын Шаһбазга бүлеп биргән. Кечкенә кыз бала, йөгереп, анасына әләкләгән: «Шаһбаз сорап, алдап алды»,— дигән.

Хатын кызып, җенләнеп керә дә: «Бәхетеңне ашаган нәрсә! Үз бәхетеңне ашавың җитмәгән, инде минем балаларым ризыгына тотынгансың икән!» — дип каһәрләп, мич буендагы кайчыны алып, Шаһбаз башына бәрә. Ятимнең маңгае ярыла.
Безнең өчен бу бик зур эш булды. Гали белән Фазыйл өйләреннән ак күмәч кисәкләре, бәлеш калдыклары чыгарып бирделәр. Гыйлаҗи белән без, тиз генә су китереп, юдык, яраның эчен карадык: зарарлы түгел, сөяккә тимәгән кебек. Чүпрәкләр таптык та үзебезчә бәйләп куйдык.

Фазыйл атасы янына кереп чыкты да:

Вәт нәрсә, Шаһбаз,— диде,— ул җиңгәң барыбер көн күрсәтмәс, син бездә кал!



Шаһбаз дәшмәде. Ләкин яңадан теге йортка кайтмаган— Фазыйлда торып калган.

Без моңа бик шатланган идек, Шаһбаз үзе дә күңелле кебек күренә иде.

Ләкин болар озакка бармады.

Фазыйлларның бер асравы күп савыт-саба күтәреп бара икән — аягы тайган да, егылып, бөтен нәрсәсен ваткан. Остаз-бикә:

Ничәмә йөз тәңкәлек әйберемне әрәм иттең! Теләсең каян тап, түлә,— дип кычкырына башлагач, асрау, үзен аклар өчен, Шаһбаз өстенә нахак сүз сөйләгән:

Мин кереп килә идем... менә бу уйнаштан туган малаегыз әллә кайдан йөгереп каршыма чыкты да миңа бәрелде... Мин шуннан егылдым...— дигән.

Заһит хәзрәтнең остазбикәсе Шаһбазны чакырып ала да:

Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, ятим бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигән борынгылар... Синнән хәер булмас, күземә күренмә, бар, бүгеннән чыгып кит! — дип, аяк тибеп тиргәп куа.



«Гаепле» бала дәшми-тынмый, чыга да югала.

Кая киткәндер? Һичкем белми—һәммә кеше аптырап кала.

Бер атна үткәч, хәбәр килде: Шаһбаз Заһит хәзрәтнең остазбикәсе куып чыгарган көнне бу авылдан киткән дә, Ивановкага барып, татарча белә торган карт чувашка дуңгыз көтәргә ялланган. Әле дә шунда, ди.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет