Гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



жүктеу 7.21 Mb.
бет1/33
Дата03.04.2019
өлшемі7.21 Mb.
түріПрограмма
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   33

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА ШӘҺӘРЕ М.М.ВАХИТОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ГИМНАЗИЯ”

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
"Каралды” “Килешенде” “Расланды”

Методик берләшмә Уку-укыту эшләре буенча Директор:

җитәкчесе: директор урынбасары: ____________ Зиннәтуллин Л.Б.

___________Хәсәнҗанова М.А. _____ Сафиуллина Э.Ф.

“____” август, 2015ел Боерык №

Беркетмә №1 “____” август, 2015 ел

“____” август, 2015 ел

2 нче сыйныф өчен



ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Кадыйрова Фирдәүсә Сәгыйть кызы

югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Педагогик киңәшмә

утырышында кабул ителде

Беркетмә № 1

“____” август, 2015 ел



2015-16 нче уку елы


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы төп гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен төзелде.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә);

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

(2004 ел, 1 июль);

4. РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә

кертү” турындагы боерыгы (06.10.2009, приказ №373);

5. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: 2 нче сыйныф: дәреслек: 1-2 кисәк. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012

6. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (СанПиН 2.4.2. 21-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и

организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (зарегистрированный в Минюсте России 3 марта 2011 года,

регистрационный №19993).

2 сыйныфта татар теле буенча эш программасы И. Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова тарафыннан “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп һәм белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп эшләнгән “Татар теле”дәреслеге буенча төзелде.


Укыту предметына гомуми характеристика

Татар теленнән эш программасы түбәндәге программага нигезләнеп төзелде:

Харисова Ч.М., Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш. “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа”-1-4нче сыйныфлар.-Казан, 2011.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)фонетика, орфоэпия, лексика, грамматикага караган белемнәрне тирәнәйтү;

б)телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү, җөмлә төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Җөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

4. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.



Укыту процессының төп характеристикасы

Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Эш формалары:сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Предметның укыту планындагы урыны

Татар теле филология өлкәсенә карый.

Программа 2014 – 2015 нче уку елына атнага 3 сәгать исәбеннән барысы 105 сәгатькә төзелә.
Укыу предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре

Татар теле курсын өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар телнең аралашуның төп чарасы һәм милли культураның төп күренеше икәненә төшенә; укучыларда туган телгә карата позитив эмоциональ кыйммәтләр формалаша; туган тел укучылар өчен уку процессының нигезе, фикерләү, күзаллау, интелектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә зур таяныч булып тора. Туган телне өйрәнү барышында укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен язма һәм сөйләм теле аша тормышка ашыра, телне мөһим мәгълүматны эзләү һәм табу өчен куллана. Укучылар ел дәвамында хатасыз язуның культуралылык билгесе икәнен аңлый, орфография кагыйдәләрен куллана, күчереп язуны, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләрен камилләштерә.


Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләре

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

-сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;

-сузык һәм тартык авазларны, калын (нечкә) сузыкларны икеләнүсез аеру; өйрәнелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау, бирелгән аваз схемасына, характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау;

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын аңлау (аларның вариантларын белү);

-сүздә шул хәрефләрнең эшен, вазыйфасын аңлату;

-өйрәнелгән сүзләрдә калын(нечкә) тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь, ъ белән күрсәтү;

-кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга атамаларын, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;

-е, в, г, й, к, н, ң, о, ө, х, һ, э, ю, я хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;

-янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк, Габбас кебек сүзләрне, нечкә (калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү;

-сүзгә фонетик анализ ясау:иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес итеп әйтеп, хәрефләрен атап чыгу, сузык (тартык) авазларны билгеләү, сузыкларның калын(нечкә) төрләрен аеру;

-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштырып төзәтү;

-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны, предметның эш һәм хәрәкәтен, билгесен белдергән сүзләрне таба белү, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне аера белү;

-җөмләнең баш кисәкләрен табу, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында нокта, сорау билгеләрен куеп яза белү;

-уку, уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу;

-сүзлекләрдәге сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җомга, җөмлә, җылы, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.
Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү.

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .
Метапредметлы нәтиҗәләр:

- аң -белем үстерү;

- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

- логик фикерләү:чагыштыру,синтез, анализ ясый белү;

- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;
Предметлы нәтиҗәләр:

- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;

- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;

- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

- уку, язу гамәлләре формалаштыру;

- сүзгә фонетик анализ ясый белү.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Таныпбелүуниверсальуку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслеген тикшерү;

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.



Шәхескәкагылышлыуниверсальукугамәлләре:

- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;

- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;

- мәгънә барлыккакитерү («Минем өченмоныңниндимәгънәсеһәмәһәмияте бар?» - дигәнсорау кую)



Коммуникативуниверсальукугамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.
Укыту предметының эчтәлеге

Фонетика һәм орфоэпия (34 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.

Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан-юлга күчерү. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.



Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, язу.

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәгәнен истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. «Дөрес әйт», «Дөрес яз», «Аңлатмалы сүзлек» белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану. Беренче хәрефкә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.



Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләренең сүзнең төрле урыннарында дөрес язылышын, рус теленнән кергән сүзләрне дөрес итеп укый, күчереп һәм ишетеп яза; яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә, в хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә к, г хәрефләрен дөрес әйтә,ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәгәнен истә тотып, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес яза;сүзләрне иҗекләргә һәм юлдан-юлга күчерү өчен бүлә;татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белә; «Дөрес әйт», «Дөрес яз», «Аңлатмалы сүзлек» белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана; беренче хәрефкә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыра белергә тиешләр.



Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, сүзлек, искәртмәле, аңлатмалы, ирекле диктантлар, контроль күчереп язу, контроль диктантлар.

Мөстәкыйль эшләр:биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.

Милли төбәк компоненты: татар халык мәкальләре һәм табышмаклары, татар шагыйрьләренең иҗаты.
Графика (4 сәгать)

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. “””Дөрес әйт”, “Дөрес яз”, “Аңлатмалы сүзлек” белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану. Беренче хәрефкә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.



Сүз (38 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сүз тамыры. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар. Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү.

Предметны белдергән сүзләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү.

Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, Нинди? Кайсы? сорауларын куеп, сүзләр арасыннан табу, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар сүзнең тамырын, кушымчаларын аера,тамырдаш сүзләр таба, предметны, предметның билгесен, предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләрне аера һәм җөмләдән таба, уртаклык һәм ялгызлык исемнәрнең язылышынбелергәтиешләр.



Контроль төрләре:парларда яки үз-үзеңне тикшерү, искәртмәле һәм аңлатмалы, ирекле диктантлар, контроль күчереп язу, контроль диктантлар, тест эшләү.

Мөстәкыйльэшләр:биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.

Милли төбәк компоненты: сүз турында татар халык мәкальләре.
Җөмлә (10 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләдә сүз тәртибе. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре, аларны дөрес интонация белән әйтү.



Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар җөмләләрне, тыныш билгеләренә карап, җөмләнең төрләрен билгели, дөрес интонация белән укый; сүз, сүзтезмә, җөмләне аера, җөмләнең баш кисәкләрен күрсәтә белергә тиешләр.



Контроль төрләре:парларда яки үз-үзеңнетикшерү, ирекле диктант, контроль күчереп язу.

Мөстәкыйль эшләр: дидактик биремнәр.
Бәйләнешле сөйләм (13 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше. Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Текст кисәкләренә исем кую.

Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу.

Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау. Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану.



Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнешен,телдән һәм язма сөйләмнең үзенчәлекләрен, рәсем буенча җөмләләр һәм хикәя төзи, текстның темасын билгели, кисәкләргә бүлә һәм текст кисәкләренә исем куя, хат һәм котлау открыткасы яза белергә тиешләр.



Контроль төрләре:парларда яки үз-үзеңне тикшерү, аңлатмалы һәм контроль диктант.

Мөстәкыйльэшләр:биремле күчереп язу, дидактик биремнәр.

Милли төбәк компоненты: татар халык мәкальләре, әйтем һәм табышмакларын өйрәнү, туган як турында хикәяләр төзү.
Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау (6 сәг.)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Авазлар һәм хәрефләрне; сүз, тамыр һәм кушымчаны;предметны, билгене, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен,текст һәм текстның өлешләрен кабатлау.



Эш формалары: төркемдә һәм парларда, иҗади эшләр.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар авазлар һәм хәрефләрне; сүз, тамыр һәм кушымчаны;җөмлә һәм җөмлә янында тыныш билгеләрен; предметны, билгене, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен,текст һәм текстның өлешләрен аера, таба белергә тиешләр.



Контроль төрләре: тест эшләү, парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: дидактик биремнәр.

Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:



аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

IIсыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:

Сүзләрне, җөмләләрне, 35—40 сүзле текстны, хәрефен боз­мыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакь) белән күрсәтү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнә­рен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йә кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.

Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм IIсыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу.

Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсә­бәтне дөрес билгеләү.

Сүзләргә сорауныдөрес кую һәм сораулар буенча пред­метны, предметныңбилгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне табабелү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүз­ләрне бер-берсеннән аера белү.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.

Сораулар ярдәмендә 30—45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4—5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.



Сүзлек диктанты өчен якынча нормалар

Сыйныф

Сүз саны

2

3

4



8-10сүз

10-12


12-15

Контроль диктант һәм күчереп язу өчен нормалар

Сыйныф

I яртыеллык


II яртыеллык

1

2

3



4

25сүз

45

65



30сүз

50

70



35

55

75




40

60

80




Татар теленнән язма эшләр һәм аларны бәяләү критериясе

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы.


Контроль эш төрләре

1 яртыеллык

2 яртыеллык

Грамматик биремле диктант

2

2

Күчереп язу

2

2

Изложение

-

1




Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   33


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет