Гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



жүктеу 7.21 Mb.
бет7/33
Дата03.04.2019
өлшемі7.21 Mb.
түріПрограмма
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   33

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, кабатлану алымын таба белергә, мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрә белергә, әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белергә, үз эшләрен анализлый белергә, күзәтүчән, игътибарлы була белергә, татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белергә, рәсем һәм шигърият арасындагы бердәмлекне күрсәтә белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә, үзеңдәге тискәре сыйфатларны бетерергә кирәклеген аңларга.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: “Бөек Җиңүгә якташлар керткән өлеш” темасына әңгәмә, сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары турында сөйләшү, районыбызның Советлар Союзы Герое исеме алган 3 батыры турында мәгълүмат туплау.

3. Укымышлы Ябалак янында (4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Тукай “Буран”, В. Нуриев“Җәйге кар”, Япон шигырьләре. Н.Ахунова “хоккулар”ы, Р.Вәлиев “Умырзаялар”, Р.Фәйзуллин “Кышын”,”Язгы кәеф” Өчьюллыклар, Р.Миңнуллин “Яз керде өебезгә”, Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: күзәтүчән, игътибарлы була белергә, үзеңдәге тискәре сыйфатларны аңлау һәм бетерү өстендә эшләргә, хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыкларга, күзәтүләр аша гомумиләштерергә, әсәрләрдән тиешле урыннарны таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә, хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты:Г.Айзатуллова иҗаты белән танышу.

4. Аю өнендә (8 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

И.Лерон . “И ямьле дә соң дөнья!”, И.Туктар. “Урман букеты”, Р.Миңнуллин .“Чыршы әйләнәсендә” , Р.Харис “Төсле рәсем”, «Матурлык турында», А. Юнысова «Телевизор, Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”, Ф. Садриев “Тәҗрибә”, Р.Миңнуллин “Рәсем”, Р.Сарби “Рәсем”, Р. Мингалим “Кызык рәсем”, Р.Миңнуллин “Ак кыш”, ” Р.Харис “Төсле рәсем”, «Матурлык турында», А. Юнысова «Телевизор, Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”, Ф. Садриев “Тәҗрибә”, Р.Миңнуллин “Рәсем”, Р.Сарби. “Рәсем”, Р. Мингалим “Кызык рәсем”, Р.Миңнуллин “Ак кыш»

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандырырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны, чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерүергә (темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).



Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: безнең якларга хас булган табигать матурлыгы турында сөйләшү.

5. Күрү ноктасы (26 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Юнысова “Күзләр”, Г. Гыйльманов“Күңел күзе”, М.Әгъләмов “Ямь-яшел”, М. Шабаев. “Идел суы”. Ш.Галиев “Һәркем әйтә дөресен”

Ф.Тарханова “Диана төше” Н.Арсланов “Сезнеке”, Р. Миңнуллин. “Ай нәрсәгә охшаган?”

Р.Миңнуллин “Беркемгә дә охшамаган”, Н.Мадьяров “Үз шәүләсен куркыткан”, З.Минһаҗева “Су иясе”, Н.Мадьяров «Өйгә керә алмады”, Ф. Садриев“Боз өстендә” , Г.Шаһи “Тамчы”, Ф.Зыятдинова “Тәрәзәләр”, Р.Фәйзуллин “Бинокль”, Г.Тукай“Карлыгач”, Н.Арсланов “Карлыгачкай”, Р.Хафизова “Күңел күзе” ,Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”, Р.Корбан. “Чыпчык”. Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”, Р.Корбан“Чыпчык”, Ф.Зиятдинова “Карга белән Шөпшә”, Ш. Галиев “Сизгер суган”, Л. Лерон “Керән” , Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”, А.Нигъмәтуллин“Кар”, Г.Ибраһимов “Кар ява”, А.Әхмәт “Кышкы матурлык”, Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”, Л.Шәех. “Картлар нигә шатлар?” Ф Зиятдинова “Өебезнең кояшы”, З.Насыйбуллина “Тик бер нәрсәне белми”, Ә.Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”, Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”,

Р.Бәшәр “Иске өй”, Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”,Ф.Яруллин “Яз”,Л.Лерон “Яз”, Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”, “Юкка малай булганмын”, В.Хәйруллина “Миңа охшаган малай” , Р.Вәлиева “Шатлык кызы “, М. Җәлил “Бер шигырь”.

Үзбәя бирә белү, табигатьне җанлы итеп күрә белү, табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белү, дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү, гади генә предметлардан да тылсым күрә белү, бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү, матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү, күзәтүчән, игътибарлы һәм хыялый була белү, төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү, тема һәм фикер уртаклыгын таба белү, авторның төп фикерен аңлый белү.



Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

«Эчтәлек» кә карап кирәкле әсәрне китаптан таба белергә, өй, мәктәп китапханәләреннән файдаланырга, фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләргә.

Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә, хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Үзбәя бирә белергә, табигатьне җанлы итеп күрә белергә, табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белергә, дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белергә, гади генә предметлардан да тылсым күрә белергә, бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңларга, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белергә, матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белүергә, күзәтүчән, игътибарлы һәм хыялый була белергә, төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итә белергә, тема һәм фикер уртаклыгын таба белергә, авторның төп фикерен аңлый белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Буадагы туган як музеенда күргәннәрне искә төшерү.

6. Балалар газета-журналлары (6 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын, яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү, журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү. Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”, Г.Морат

“Мультфильмнар карыйбыз» Ш.Галиев “Тынлык”.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштырырга (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку), автор бирергә теләгән картинаны күзалларга, эчтән укый белергә күнегергә, чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укырга, укылган әсәргә анализ ясый белергә, татар телендә чыга торган балалар журналларын белергә, журналларда һәм газеталарда ориентлаша белергә.



Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: мәктәп китапханәсенә экскурсия

7. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья (8 сәгать)



Бүлекнең төп эчтәлеге:

“Урманда бәйрәм булган,”, Ш.Галиев “Үсә урман” Р.Миңгалим “Якты тәрәзә каршында”, Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

И.Туктар “Кышкы урман”, Ф.Сафин”Якты күл сагышы”, М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”, Р.Газизов “Ял көнендә”Йолдыз “Салават күпере”, Сәхаб Урайский “Туган ил” Л.Лерон “Тишек хәтер”Р Мингалим “Кызык нәрсә”, В Нуриев “Шүрәле”.

Әсәрләрне анализлый белү, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белү, картиналардагы матурлыкны күрә белү, табигатьнең матурлыгын күрә белү.



Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Әсәрләрне анализлый белергә, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белергә,картиналардагы матурлыкны күрә белергә, табигатьнең матурлыгын күрә белергә.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: безнең якларга хас язгы үзгәрешләр турында сөйләшү, җылы яктан кайтучы кошлар турында әңгәмә кору .



8. Кызык һәм көлкеле хәлләр ( 10 сәгать )

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л.Лерон “Тишек хәтер”, Р Мингалим “Кызык нәрсә”, В Нуриев “Шүрәле”, М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”, Р.Вәлиева “Ак песи”, М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”, Р.Вәлиева “Ак песи” Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр” Йолдыз “Ялган хакында чын” М.Галиев “Тамаша”, Г. Мөхәммәтшин ”Көчле булсам”, Ф.Яруллин “Композитор чыпчыклар”, Л.Ле-рон “Камилнең көләсе килә”, Р.Вәлиева “Яңа көрәк Йолдыз. “Матурлык”,Рафис Корбан “Кояш- безнең дустыбыз”.

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңлау, үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңлау, бетерү өстендә эшләү, язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенү, юмор хисен аеру, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнү, чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыклау.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңларга, үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңларга, бетерү өстендә эшләргә, язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенергә, юмор хисен аерырга, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнергә, чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыкларга.



Контроль төрләре: телдән тест, уку башында һәм елы ахырында язмача тестлар

Милли төбәк компоненты: Буа төбәгеннән чыккан, Буада яшәп иҗат итүче язучылар белән танышу.

  1. Укыр өчен әсәрләр (10сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге: М.Газизов. “Мәйданчык”, Р.Мөхәммәдиев. “Бары тик беренче”, Г.Тукай. “Мактанчык куян”, Г.Тукай. “Каз” ,К.Насыйри. “Хикәят”, М.Җәлил. “Себерке әкияте”, Г.Лотфи. “Тамчы”, И.Солтан. “Матурлык теле”.

ӘДӘБИ УКУ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

2 нче сыйныф «5»ле билгесе куела:


  • әгәр укучы укыганныц эчтәлеген аңласа, укыганда hәp авазны ачык итеп әйтеп, сүзләрне дөрес интонация белән, хәреф һәм иҗекләрнең урынын алыштырмыйча, сүзләп, озын сүзләрне иҗекләп укый алса;

  • сүзләрнен, басымын дөрес куеп, тыныш билгеләренә тукталып, җөмлә төрләрен тавыш төсмерләре белән аерып укый белсә;

  • укытучы биргән сорауларга дөрес җавап таба белсә, текст буенча бирелгән иллюстрация буенча сөйли, әсәрнең эчтәлеген эзлекле рәвештә бирә алса;

  • шигъри әсәрне яттан сәнгатьле итеп укый белсә.

“4»ле билгесе куела:

  • әгәр укучы, укыганныц эчтәлегең аңлап, сүзләрне дөрес әйтеп, кайбер сүзләрне иҗекләп укыса;

  • укыганда 1—2 урында сүз яки иҗекнең урынын алыштырып, яки сүзләрне кабат-кабат әйтеп укыса;

  • укылган әсәр эчтәлеге буенча сорауларга төгәл җавап бирә белсә, хаталарны үзе төзәтсә;

  • шигырьне яттан укый алса.

«3»ле билгесе куела:

  • әгәр укучы укылган әсәр эчтәлеген укытучы биргән сораулар буенча гына аңласа;

  • сүзлүрне иҗекләп, минутына 25 ләп сүз укыса;

  • сүзләр, җөмләләр арасында пауза ясамыйча, 3—5 хата укыса;

  • эчтәлек сөйләгәндә эзлеклелек булмаса, хаталарны бары укытучы ярдәмендә генә төзәтә алса;

  • шигырьне яттан белеп тә, укыганда хаталар булса.

«2»ле билгесе куела:

  • сүзләрне хәрефләп, минутына 25 сүздән дә аз укыса;

  • укылган әсәрнең эчтәлеген аңламаса;

  • укытучы сорауларына җавап бирә белмәсә;

  • яттан сөйләгән вакытта хаталар күп ясаса.

Укыту-методик әсбаплар исемлеге

Әдәбият исемлеге

I.Төп:

1. Сафиуллина Г.М. Һ.6., рәссамы Ризаева Ф. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек.

3 кисәктә. 1 нче кисәк.— Казан: «Мәгариф—Вакыт нәшр., 2012. — 127 б.,8 репродукция.

2. Сафиуллина Г.М. Һ.6., рәссамы Ризаева Ф. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек.

3 кисәктә. 2 нче кисәк.— Казан: «Мәгариф—Вакыт нәшр., 2012. — 127 б.,8 репродукция.

3. Сафиуллина Г.М. Һ.6., рәссамы Ризаева Ф. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек.

3 кисәктә. 3 нче кисәк : дәреслек-хрестоматия— Казан: «Мәгариф—Вакыт нәшр., 2012. — 111 б.

4. Сафиуллина Г.М. Һ.6., рәссамы Ризаева Ф. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче



укытучы өчен дәреслек. — Казан: «Мәгариф—Вакыт нәшр., 2012. — 175 б.

5. Сафиуллина Г.М. Һ.6., рәссамы Ризаева Ф. Әдәби уку: мөстәкыйль эш дәфтәре :татар телендә башл.гомуми белем бирү мәктәбенең 2

нче сыйныфы өчен дәреслек - практикум. — Казан: «Мәгариф—Вакыт нәшр., 2012. — 95 б.,
II.Өстәмә:

1. Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика”- Казан: “Мәгариф” - 2002.

2. Минһаҗева Л. И. “Балалар фольклоры” - Казан: “Хәтер” - 2009.

3. Нәкый Исәнбәт “Татар халык табышмаклары” - Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2002.

4. Нәкый Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” - Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.
Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге
1.Ганиев Ф.Ә.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге – Казан:”Матбугат йорты”нәшрияты, 2005.

Дидактик материаллар

1. Зарипов Эрот “Татар язучыларының һәм шагыйрьләренең портретлары”-Казан “Хәтер” нәшрияты- 2003


Мәгълүмати-электрон ресурслар

1. balarf.ru/



2. gzalilova.narod.ru/present_tat.htm

3. belem.ru

4.org.com

5.edu.tatar.ru

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

I.Техник чаралар:

Видеопроектор

2.Экран

3.Ноутбук



4.Тавыш көчәйткеч колонкалар

5.Аудио дисклар

6.Видео дисклар

7.Мультимедиа дисклар

8.Презентацияләр

Календарь-тематик планлаштыру


Т/с

Сәг. саны

Дәрес темасы

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру


Үткәрү вакыты


План.

вакыт


Факт. Вакыт



1


Белдекле керпедә кунакта. Г.Тукай ”Су анасы”

Дәреслек белән эшли белү.

Шартлы билгеләрне истә калдыру.



КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү










1

Габдулла Тукай. "Кәҗә белән Сарык" әкиятенең жанр үзенчәлекләре.

“Кәҗә белән сарык әкияте”



Биография белән танышу. Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү.


РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

КУУГ:күршең белән фикерләшү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү











1

Габдулла Тукай язган "Кәҗә белән Сарык" әкиятенең 2 нче бүлеге. ”,”Кәҗә белән бүре”әкияте

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнен эчтәлеге буенча план төзү.




ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү











1

Габдулла Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы.

“Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Сабыйга”.




Мәкалләрне, ынамышларны истә калдыру.

Әсәрнен төп фикерен әйтү.

Әсәрнен эчтәлеген хәтердә калдыру.


ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тор-мыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану









5,6



2

Хайваннар турындагы халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкияте.

Әкиятнен төп фикерен мәкальнең мәгънәсе белән чагыштыру.

Бәйләнешле сөйләү.




ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә, классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү









7

1.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. Йолдыз “Кояшка җавап”шигыре.

Шигырьләрнең авторын белү.

Теманы билгеләү.





ТБУУГ:тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөрес-леген тикшерү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү









8

1.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре. “Әтәч патша”

Теманы билгеләү.

Әсәрдәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә кую.




ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә форма-лаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылык-ларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү










9

1.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләре. Г.Бәшәр. “Әкият сөйлә”.

Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү.

Әсәрдәге вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә кую.




РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән кү-некмәләрне үзара бәйләү

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

КУУГ:күршең белән фикерләшү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү









10,11

2

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. “Бүдәнә белән Төлке”.Тизәйткеч

Әкиятнең эчтәлеген хәтердә калдыру.

Бәйләнешле сөйләү.

Уңай һәм тискәре герой-ларны аеру.


ТБУУГ:тәкъдим ителгән план нигезендә телдән аңлатма төзү

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңыш-лылыгына бәя бирү

КУУГ:фикерне әйтә белү

ШУУГ:башкаларга зыян салмау









12

1

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр. “Аю белән Төлке” әкияте

Геройларга характеристика бирү.

Әсәрнең төп фикерен әйтү.




КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру

РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү









13

1.

Аз булса да үз акылың булсын. М.Гафури “Тавык белән Үрдәк”,”Тавык нигә суда йөзә алмый”

Әсәрнең эчтәлеген хәтердә калдыру.

Бәйләнешле сөйләү.

Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнең эчтәлеге буенча план төзү.




КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

РУУГ:конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.









14

1.

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте. “Хәйләкәр керпе”

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрнен төп фикерен әйтү.

Сүзлекләр белән эшләү.


ШУУГ:мәгънә барлыкка китерү (“Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?”-дигән сорау кую)

КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы

ТБУУГ:тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәрес-лектән яңа информацияне таба белергә күнектерү









15

1

Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”.

Мәкальләрне истә калдыру.

Текстны уку, сорауларга телдән җавап, диалог төзү.

Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү.


ТБУУГ:фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү

ШУУГ:үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

КУУГ:сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башка-лардан сорашып белү









16,17

2

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкияте.

Әкиятне язмада тыңлау, эчтәлек буенча әңгәмә.

Әкиятне рольләп уку, әңгәмә, персонажларга бәя бирү.



ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә форма-лаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршы-лыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү









18

1

Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте

Әкият буенча төзелгән әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Рәсемнәргә карата сораулар кую.куелган сорауларга җавап бирү, бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү.



ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү









19

1

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы. “Ш.Галиев. “Җизни әкияте”. А.Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак”

Биография белән танышу, әңгәмәдә үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Шигырьне сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку, кытучы белән аралашу, күнегүләр эшләү.



ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә форма-лаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү









20

1

Шәүкәт Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр. Ш.Галиев. “Ник соң итек җитмәде?”

Шигырьләрне уку, әңгәмә, геройларны табу, бәя бирү.

Шигырьне сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку, укытучы белән аралашу, күнегүләр эшләү.



ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тор-мыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану









21

1

Шәүкәт Галиев. “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү.

ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен кул-лану









22,23

2

Уйдырма әкиятләр. Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.

Шигырьне сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку,укытучы белән аралашу,күнегүләр эшләү.

Әсәрдәге вакыйгалар эзлеклелеген күрсәтә белү.

Әсәрне төп фикерен әйтү.


РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану.








24,25

2

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур. “Кырмыска һәм малай”, Р. Миңнуллин “Черкиләр җыры”.

“Кап та коп” уены



Шигырьләрнең авторын белү.

өзек буенча шигырьләрне тану.

Шигырьне сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку, укытучы белән аралашу, күнегүләр эшләү.


ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тор-мыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү









26

1

Автор әкиятләре. “Музей йорты”на сәяхәт. Г.Вәлиева “Су әкияте”

Биография белән танышу Геройларны хәтердә калдыру.

Әсәрнең эчтәлеге буенча план төзү.




ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү









27

1

Г.Вәлиева. “Борынгы әкият”

Әкият буенча төзелгән әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне әйтә һәм исбатлый белү.

Рәсемнәргә карата сораулар кую.куелган сорауларга җавап бирү, бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү.



ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү









28,29

2

Белмәмештә кунакта. Йолдыз. “Белмим”, Ф. Яруллин. “Ике кеше”. Л Лерон “Сараватта кем ята?” Л.Шәех “Ике “мин”

Биография белән танышу.

Шигырьне сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку, укытучы белән аралашу, күнегүләр эшләү.




ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану


16.11





30

1

Замана баласы. Р.Вәлиева “Замана баласы”.

Г.Морат “Татар космонавты”



Әсәрнен эчтәлеген хәтердә калдыру.

Бәйләнешле сөйләү.

Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә укырга өйрәнү, сорауларга аңлап җавап бирүгә ирешү.


КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру









31

1

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин. “Эшнең аның берние юк”.

Л.Лерон “Үскәч”, Хезмәт турында мәкальләр



Шигырьне сәнгатьле итеп,тиешле тизлектә уку, укытучы белән аралашу, күнегүләр эшләү.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу,

үз фикереңне әйтә белү.


ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тор-мыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү









32

1

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман. “Солдат булдым”.

Шигырьләрне язмада

тыңлау, эчтәлек буенча әңгәмә.





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   33


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет