Халык уеннары аша спортка



жүктеу 21.56 Kb.
Дата08.05.2019
өлшемі21.56 Kb.

Безнең бүгенге кичәбезнең исеме-«Халык уеннары аша спортка» дип атала. Без үзебезнең балаларыбызга халкыбызның гореф-гадәтләрен, фольклорын hәм уеннарын өйрәтергә тиеш. Бүгенге кичәбез шуңа таба бер адым булыр.Кичәбезне уен-ярыш формасында үткәрербез. Моның өчен сезгә 2 командага бүленергә кирәк.

Әйдәгез әле башта үзебез уйнап үскән уеннарны искә төшереп алыйк.


  1. «Габдулла» уены

  2. «Сәлим- Сәлимә»уены

Хәзер ярышларны бәяләп барырга жюри сайлап куйыйк. Уеннарны башлыйбыз.

  1. «Бәрәңге утырту» уены. Балалар кәрзин тотып баса, сез алардан 5м ераклыкта. Командаларда 10 шар бәрәңге, hәр кеше чиратлап кәрзингә бәрәңге ата. Балаларыгыз урыннарыннан күчмичә генә үз хәрәкәтләре белән сезгә булышалар.

  2. «Бәрәңге җыю» Күзләр бәйләгән килеш идәннән бәрәңге җыю. Кайсы команда күбрәк җыя.

  3. «Санамышлар әйтү», hәр кеше нинди дә булса санамыш әйтергә тиеш.

  4. Халык уеннары өйрәтү, үзебез уйнап үскән уеннарны искә төшереп, hәр команда нинди дә булса уен өйрәтергә тиеш.

  5. «Таяк белән туп куу» Сезнең каршыда кеглилар тезелгән, шулар арасыннан таяк ярдәмендә тупны куып барып, куып кайтырга кирәк. Чиратлап барлык кеше дә эшли.

  6. «Әтәчләр» уены. Куллар артта, бер аяк тездән бөкләп куелган.Бер-берегезне түгәрәктән этеп чыгарырга тырышасыз.

  7. «Тышаулы атлар» Икешәр кеше тотынышып, кушаяклап сикереп, урындык аша әйләнеп узарга тиеш. Урындыклар 5м ераклыкта урнашкан. Беренче пар кайткач икенче пар китә.

  8. «Сез татумы» уены. Әти белән әни тупны куллары белән тотмыйча, бары тик җилкәләре я башлары белән тотып, урындыкны урап чабып узарга тиешләр. Шулай дәвам итә.

  9. «Балагызны тыңлагыз» уены. Әти кешеләр күзләре бәйләгән килеш балаларын җилкәләренә утыртып, урындыкны урап узарга тиешләр.Балаларыгыз сезгә юлны әйтеп-өйрәтеп торалар.

10. Әниләр өчен уен. Обручны скакалка итеп,урындыкны урап чабарга кирәк.

11. Рукавица кигән килеш шырпы җыю.

12. Тезләргә шырпы коробкасы кыстырып йөрү. (Эстафета)

13. «Туп ташу» уены. Балалар тупны каршыда торган урындыкка илтеп куялар,ул кайткач, әти белән әни баланы күтәреп барып, тупны алып кайтырга тиешләр


Шуның белән уеннарыбыз тәмам, сүзне жюрига бирәбез.

Уеннар өчен кирәкле әйберләр:

2 яулык, 2 чиләк, 2 туп, кегли, 2 таяк, 2 урындык, 20 бәрәңге
Каталог: sites -> default -> files -> 2012
2012 -> Long After Midnight, 1976 Эта книга
2012 -> История Воркуты
2012 -> Урок № Где мы живем, и что нас окружает? ( с. 25 №3) кроссворд «Нефтяные города»
2012 -> Минеральные ресурсы Ямала
2012 -> Праздник «Ура, мы первоклассники»
2012 -> Сценарий осеннего праздника для детей старшей и подготовительной к школе группы. «Проделки Бабы Яги»
2012 -> Рабочая программа по истории и культуре Башкортостана в 7 классе на 2011-2012 учебный год
2012 -> Акулы. Мифы и реальность
2012 -> Управление образования Краснокутской районной Администрации Краснокутского муниципального района


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет