Хазарстан — Юлыш кахан һәм Кубрат хан



жүктеу 0.78 Mb.
бет1/3
Дата20.04.2019
өлшемі0.78 Mb.
  1   2   3


Хазарстан — Юлыш кахан һәм Кубрат хан

Хазарстан җире комлы тугайлыклардан, куе үләнле үзәнлекләрдән торган даладан нык кына аерылган. Һәм, әлбәттә, утрак көн күргән халыкларның яшәү рәвешләре дә. Хазарстан җиреннән үтеп, Каспий диңгезенә койган Җаек, Идел, Терек, Сулак кебек елгалар, борынгы заманда Хазар дип аталган диңгезгә җитәрәк, хәтфәдәй яшел үләнле меңнәрчә төрле чәчкәләр белән бизәлгән болыннар, таллыклар, әрәмәләр хасил итә-итә, елгачыкларга тармакланып, Каспий диңгезенә бихисап күләмдә су китергән; карлы сулы язгы ташулар китүгә, камыш-таллыкларда кош-кортлар бәбкә-бала чыгарган, ә болын-тугайлар куе канлы көтүлекләргә әверелгән. Идел тамагында һәм Терек елга буйларында даннары еракларга таралган безнең борынгы бабаларыбыз көн күргәннәр. Елга-инеш буйларындагы ташу белән ашланган җирләрдә карбыз-кавын, татлы виноград үстергәннәр, сөрүле басуларда иген иккәннәр, хәтта дөге җитештергәннәр, күрше-тирә халыклар белән генә түгел, Византия, Иран, Кытай кебек илләр белән сәүдә иткәннәр.

X гасыр башларында Хазарстан иле пайтәхетендә утырган Йосыф кахан үзенең кан кардәше Испания хәлифе Габдрахман III сараенда хезмәт иткән Хасдай ибн Шафрутка язган хатында иле хакында мондый юллар бар: «...минем илемдәге муллык исәпсез-хисапсыздыр, бездә бик күп басулар, болыннар – алар барысы да диңгезгә аккан елгалардан сугарыла, һәм елгалар вә елгачыклар безгә барысын да мул итеп бирә – балыгын да, кош-кортын да, игенен дә, җимешен дә...»

Шушындый тарихи язма фактлар булуга карамастан, Русиянең исемле академигы Б. А. Рыбаков Хазарстан илен Калмык җирләрендәге комлы далага утырта. Ул гынамы, безнең бабаларыбыз хазарларны ярымкүчмә халык булган дип язарга кыя. Ә менә Хазарстан җирләрен аркылыга-буйга йөреп, археологик тикшерүләр уздырган Л. Н. Гумилев үзенең «Открытие Хазарии» дигән хезмәтендә Хазарстан җирләрендә яшәгән халыкларның өч эпохага караган һәйкәлләрен, көнкүреш әйберләрен таба һәм мондый нәтиҗәгә килә: «...тәүге башта сарманнар культурасы, безнең эрада – синхрон төрки-хазар һәм XIII–XIV йөзләрдә татар культурасы».

Бәхәссез, бу төбәкләрдә көн күргән халыклар илнең ландшафтына җайлашып гомер иткәннәр. Безнең борынгы бабаларыбыз болгар-хазарлар да туган илләренең ландшафтына карап яшәгәннәр.

Галимнәр раславынча, безнең эраның икенче йөзендә Каспий диңгезе 32 метрга күтәрелә. Бу инде туфан калку белән бердер. Шушы дәверләрдә елгалардан диңгезгә шул чиккә җитеп су килә ки, Идел елгасы яңа эз сала, диңгезгә җитәрәк күпсанлы тармакларга аерыла, ә уртада зур гына мәйданлы утрау хасил була. X йөздә туфан кебек су басу янә кабатлана. Хазарларның башкаласы Самандарны су юа, чөнки бу кала VI гасырда Иран шаһиншаһы Хәсрәү инженерлары тарафыннан саманнан күтәрелгән була. Кала юыла, ә халык корырак җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр ителә. Бу каланы гарәп мосафирлары «Саман капка» дип атаганнар. Хазар иле каханы әүвәл шул калада утырган Самандарны су юдыргач, башкаласын Идел тамагында хасил булган утрауга күчерә. Ләкин инде ул бу башкаласын, нигездә, сараен, янган аксыл-сары кирпечтән күтәртә. Дөнья сәяхәтчеләре язмаларында мондый юлларны укырга була: «...гөлбакчаларда хозурланып, тәмле шәраб эчеп ял иттек тә, Болгарга таба кузгалдык...»

Әйтергә кирәк, хазарлар чорында, бүгенге доллар кебек, фарсыларның көмеш дирһәмнәре йөрештә була, гәрчә Хазар каханы үз акчасын суктырса да. Шул ук вакытта үз сәүдәгәрләре ярдәме белән кахан Самарада, Болгарда зур кәрвансарайлар салдыра, хәтта борынгы Казан каласын да читләтеп үтми, үз кулына алып, бу шәһәрне зур базаркалага әверелдерә. Скандинавия сагаларында Бөек Пермь дип җырланган төбәктә дә каханның кәрван-сарае була. Тик менә тарихи язмаларга кереп калган базаркалалардагы күн капчыкта йөрткән алтын-көмешләре бу калаларның каханга йөз тотулары турында сөйләсә дә, кая соң шул Хазарстан иленең тарихы?.. Ил башында китаплы яһүд раввалары утырган ич! Хәтта Киевтә дә инде мөселманлашып киткән яһүд сәүдәгәрләре үзләренең колонияләрен булдырганнар. Моны Биссарабия дигән Киев каласындагы мәйданда күпләп гарәп дирһәмнәре һәм башка әйберләр табылуы да раслый. Ләкин XI гасырда аякланып киткән Русия тарихчылары, сәясәтне күздә тотып, «Араб мәйданы»н «Биссарабия мәйданы» дип үзгәртәләр. Шушы җөмләне язгач, тарихи хәлләргә кагылган галим Лев Николаевичның Хак Тәгаләгә йөз тоткан сүзләрен китерәсем килә: «...как ни странно, некоторые события, пережитые нами в XX веке, находят себе объяснение в далекой истории, где заблуждения переплетаются с истиной, но истина их превозмогает».

Русия галимнәре «Историю надо защищать, а не переписывать» дигән фикер әйтә башладылар. Ә бит телиләрме моны Русия тарихчылары, теләмиләрме, тарихларын барыбер үзгәртергә тиеш булачаклар, чөнки ялган тарих ялган белгечләр хәзерли.

713 елда хәлифәтнең сәргаскәре Маслама Хазарстанга яу килә һәм каты сугышлардан соң Тимер капка (бүгенге Дербент) шәһәр-кальгасын алуга ирешә, ул гынамы, илнең эчкәре өлкәләренә үтеп керә. Кахан ислам динен кабул итәргә мәҗбүр була. Вәләкин яһүд сәүдәгәрләре тырышлыгы белән кахан ислам диненнән ваз кичә. Шул хәлдән файдаланып, ил башында утырган Булан кахан яһүдләр динен янә яңартып җибәрә һәм төрле илләргә таралган равваларны сараена чакырта. Әмма хәлифәт бу хәлне онытмый, 732 елда Хазарстанга янә яу оештыра. Яу барып чыкмый, Хазарстан илендә айлар буена коеп яңгырлар ява. Бу хакта «Хазары» хезмәтендә Русия тарихчысы С. А. Плетнева болай дип яза: «Во главе войска встал, как девять лет назад, сын кагана Барджиль. Армянские источники сообщают, страной в то время правила мать кагана Парсбит, поскольку прежний каган неожиданно умер».

Әнә шулай башланып киткән канлы сугышлар хәлифәт белән каган арасында елларга сузыла. X йөз башларында ил башына Йосыф кахан килә. Ләкин ил белән яһүд раввалары идарә итәләр, кахан исә курчак идарәче урынына гына тәхеттә утыра. Нәкъ менә шул Йосыф кахан Испаниядә булган кан кардәше белән хатлар алыша да инде. Хазарстан һәм аның халкы, иле-җире, державага әверелеп барган чорында буйсынган яисә вассал рәвешендә килешеп яшәүгә йөз тоткан ил-халыклар искә алына. Ни гаҗәп, Хазарстан турында шул чорлардагы хатлар сакланып калган, кайбер археологлар төрле әйберләр казып тапканнар, ә менә хазарлар үз тарихларын язмаганнар. Әйтик, грекларның, әрмәннәрнең, фарсыларның, гарәпләрнең, хәтта соңгарыбрак булса да язылган русларның тарихлары бар, Хазарстанның юк. Шуңа карамастан Русия тарихчылары, үз тарихларын язганда, безнең бабаларыбызны читләтеп үтә алмаганнар. Күренекле галимнәр М. И. Артамонов, С. А. Плетнева һәм башкалар белән бергә бу эшкә мөхтәрәм галим Лев Николаевич Гумилев керешә. Соңгы елларда хөрмәткә ия галим үзенең хезмәтен борынгы карталар һәм язмалар аша гына түгел, шәхсән үзе оештырган археологик казылмалар аша да дәлилли. Әйтик, б.э.к. II йөзләрдә яшәгән греклы Эростофин дөнья картасын төзи һәм борынгы хазар-татарның бабалары булган скифларның (сөннәрнең) кай тарафларда көн күрүләрен дә күрсәтә. Шул гасырларда, әмма чак кына соңрак Мисырда патша булып утырган Птоломей үз картасында скифларны ике тармакка бүлә – сарматларга һәм скифларга, ә бүгенге Киев төбәкләрен «Германия» дип билгели.

Тарихта билгеле булганы шулдыр: Бөек Төркиләр каханаты 550–580 елларда көнчыгыш һәм көнбатыш төркиләренә бүленә. Бу чорда каханат Дон елгасыннан Кытай стенасына кадәр җирләрне били, Иран, Византия чикләренә барып җитә. Туганнар үзара ызгыша башлыйлар, нәтиҗәдә Ашин (Бүре) һәм Дулу ыруларына бүленәләр. Дулу ыруы көнбатыш җирләрен үз кулына ала.

Ике туган халык үзара ызгышудан соң, Ашин ыруы өстен чыга, Таман ярымутравында, Дон буйларында, Идел елгасының урта һәм түбән төбәкләрендә яшәгән төрки-болгарлар вассал рәвештә, ә беришләре бөтенләй Хазар каханаты канаты астына кертеләләр, шул исәптән Киев каханаты да. Тарихта шунысы билгеле: кайбер Русия галимнәре «черноризец» дип атаган Нестор XI гасырда гына Русия тарихын язарга керешә. Немец галиме Г. Эверес русларны, хазарлардан чыкканнар, дип яза. Күренекле галим Дмитрий Иловайский тирәнгәрәк төшеп багып карый, славяннар төрки-болгарлардан, гуннардан һәм болгарлардан килә, дип язып чыга.



Бәхәссез, бүген руслар дип аталган халыклар да Җиһангир полководец Аттила белән Ауропага барганнар, шул исәптән Каспий диңгезе буйларына кайтып, утырып калган хазарлар да. Ә менә «рус» сүзе вә атамасы «викинг» сүзеннән килә, ягъни швед телендә «диңгез буендагы база». «Варяг» сүзе исә, викинг, норманнар сүзе белән тарихка кереп киткәннәрне – «ирекле диңгез пиратлары» дип кенә атарга кирәк. Чөнки варяг эскадралары гасырлар буена Англиягә, Ирландиягә, Франциягә, Испаниягә һ. б. илләргә, һәм шул исәптән Киев каханатына, Идел буе Болгарына, Хазарстанга, Харәземгә, хәтта хәлифәт калаларына яу йөриләр. Тарихчылар «Рыцари удачи» дип атаган пиратларның башында исем-атамалары да моны раслый: «Баш чирәбен ватучы», «Елан», «Яман», «Канлы айбалта», «Капкорсак», «Талаучы», «Чучка», «Җанкойгыч», «Бетле сакал» һ. б. Викинглар бүгенге славян халкыннан бик ерак торган халык. Дөнья халыкларын талап йөрүче викинг-варягларны тарихлары түренә утыртып, үз вакытында Владимир Мономах кенәз зур хата кыла. Лев Николаевич Гумилев раславынча: «...Датский король Эрик III Добрый (1095–1103 елларда) тәхеткә утырырга җыенган Киев кенәзе Святополк каласына килә... Һәм, очрашудан соң, Русия тарихы «Повести временных лет» норман теориясенә йөз белән борыла». «Норманской теории» – легенды, которая «складывалась постепенно и искусственно», – дип өсти галим. «Повести временных лет»тагы: «Пошел Святослав на хазар. Услышав же, хазары вышли навстречу во главе с каганом и сошлись биться, и в битве одолел Святослав хазар и столицу, и Белую Вежу взял...» – дигән сүзләр тарихи хәл-хакыйкатьтән ерак тора.

Бу дәвердә, ягъни 964–967 елларда, Каспий диңгезе көтмәгәндә 19 метрга күтәрелә. Терек елгасы буйларындагы авыл-калаларны су баса. VI гасырда фарсы шаһиншаһы инженерлары салган Самандар каласы (каханның беренче башкаласы), гомумән, су астында кала, шул исәптән каханның яңа башкаласы да. Әнә шулай империя дәрәҗәсенә ирешкән каханат Самандар, Итил, Бәхтияр, Актүбә, Шайтан каласы кебек кала-кальгаларын югалта, ягъни бу калалар барысы да су астында калалар йә ташкынлы елгалар тарафыннан юылалар. Кахан сарае эзсез югала, аның нигезен хәтта Гумилев та таба алмый. Халыкның күп өлеше, бигрәк тә болгар-татарлары, Идел буе Болгарына күчеп килә һәм күп кенә бүген дә телгә алынган шәһәр-салаларга һәм авылларга нигез салалар. Дөрес, соңрак күчеп килгән халыкларны «нугайлар» дип язучы тарихчылар да бар, тик бит бу халык шул ук татар-хазарлар! Тарихчылар күз угыннан ерактарак калган янә бер мәсьәләне искәреп үтү зарур булыр – Хазарстан каханы яһүд раввалары һәм түрәләре генә яшәгән Аккалада (Айбалдада), ягъни «Итиль» дип Русия тарихына кереп киткән утраудагы шәһәрдә, дөнья тарихчылары бары тик аларны гына «хазарлар» дип атаганнар. Гарәп тарихчылары язганча, Идел елгасының якын тирәсендә һәм Ханбалыкта (бу кала сигез-тугыз километрга сузылган була) – төп шәһәрдә татарлар кардәшләре – төрки болгарлары яшәгән. Ялланып хезмәт иткән мөселман гаярьләре янына каханны һәм аның сараен дүрт мең аерым гаскәри саклаган. Димәк, сарай-кала шактый нык ныгытылган һәм зур булган. Әнә шул сарай-кала читендә, нигездә, татарлар яшәгән, гарәп мосафирлары аларны «хазарлар» дип язсалар да, гади халык «татарлар» дип йөргән. Нәкъ Русиядәге төрле милләт вәкилләрен чит илләрдә «руслар» дип атаган кебек. Тарихчылар «нугайлар» дип язган халыклар да татарлар булалар. Нугай Урдасына кергән халыклар да, Әстерхан татарлары кебек, «татар» телендә сөйләшкәннәр, шул ук Хазарстаннан чыккан төркиләр дә. Әнә шул татар-хазарлар, кала-авылларын су баскач, Җаек, Идел, Сакмар, Ык һ. б. елгалары буйларына күчеп, кала-сала, авыл салып утыралар. Һәм аларны XIII гасырда Алтын Урда берләштерә, төрле төрки диалектларда сөйләшкән туганнарыбызны үз кул астына җыя. Сәнәгати, сәнгати һәм мәдәнияти яктан хазарлардан һич тә калышмаган төрки-болгарлары ханы Илһам күчеп килгән тугандаш татарларга ил-җир бирә. Биләмҗир халкы үзенә бер кала күтәрә һәм ул шәһәрне сәяхәтчеләр Биләр дип атый башлыйлар. Бүгенге Алабуга каласы шул чорларда аякланып китә. Биредәге халык та һич тә күктән төшмәгән, нигездә, Хазарстаннан күчеп килгән халыктыр. Кахан һәм аның раввалары идарәчелегеннән азат ителгән борынгы заманда Хаҗитархан дип аталган (бүген Әстерхан) шәһәр дә кайчандыр без бергә яшәгән Хазарстан халыклары, гәрчә бүген безне Казан татарлары дип атасалар да. Тарихта билгеле: татар-кыпчаклар күтәргән Саксин каласын баскынчы монголлар 1229 елда җимерәләр. Идел буе сәүдә үзәгенә әверелгән шәһәр җир белән тигезләнә, шул исәптән монголларга теше-тырнагы белән каршы торган Илһам хан җитәкләгән Болгар каласы да. Татарлар, Русия тарихчылары язганча, бер дә XIII йөзләрдә бу төбәкләргә кайдандыр күчеп килмәгәннәр, ә йөзләрчә еллар буенча шушы төбәкләрдә көн күргәннәр, Хазарстан кебек куәтле вә көчле, терәге вә аркадашы булмагач, әлбәттә инде Болгар ханы монголларга берүзе генә каршы тора алмаган. Иң гаҗәбе, Болгарга 1236 елда монголлар яу килгәндә, алар арасында татар-хазарлар да була, шул исәптән кайчандыр изге Кирилл чукындырган төрки-казаклары да. Бу халык 1223 елда аркадаш йөзендә болгарлар туздырганнан соң калган 3 мең сугышчысын, шул исәптән орышта бер күзен югалткан Сүбәдәй баһадирны да Идел аша чыгаралар. Тарихчылар аларны «бортниклар» һәм «гребенские казаки» дип язалар. Рязань халкын исә гади хазарлар «сөннәтле казаклар» дип йөргәннәр. Чөнки раввалар бу халыкны сөннәткә тарттырганнар, ә кахан сөннәтле халыкларга зур-зур ташламалар ясаган. Тарихка берьяклы караган Б. А. Рыбаков исә: «...аларны мөселман миссионерлары сөннәткә тартканнар», – дип яза.

Җаек, Агыйдел, Идел һ. б. елгалар буена Хазарстаннан күчеп утырган татарлар турында Лев Николаевич Гумилев «Открытие Хазарии» китабында болай дип яза: «После возвращения из Европы хунский народ распался на четыре ветви. Первая поселилась на берегах Хуанхэ (Суыксу) в пригорьях Алашаня. Другая осталась на берегах Селенги и Забайкалья. Третья укрылась на склонах Тарбагатая и Джунгарского Алатау. Четвертая отступила на берега Урала и Волги, где смешавшись с уграми, превратилась в гуннов, а позднее в булгар, далее в татар. Такова история татарского народа» (Ассызык авторныкы).

X йөздә Хазарстан халкын күз угында тотып, Л. Гумилев мондый нәтиҗәгә килә: «На 12 метров поднялся уровень Каспийского моря – до абсолютной отметки минус 20 метров. Дельта частью была залита, а частью превратилась в непроходимые камышовые джунгли. Под водой оказались почти все те земли, на которой располагались хазарские села и нивы... Хазарию постигла судьба легендарной Антлантиды. Народ Хазарии, лишенный Родины, рассеялись в этническом конгламерате Золотой Орды».

Русиянең тарихы саналган «Повести временных лет» елъязмасына һич кенә дә ышанып булмый. «К XII веку Хазария, лишенная иудейской общины, превратилась в маленькое мусульманское ханство со столицей в городе Саксин, в дельте Волги», дип өсти галим. «А Саксин был взят монголами в 1229 году, и остатки убежали на север». Димәк, Болгар ханлыгына. Елъязмада ялган өстенә ялган менеп ята. Әйтик, «Повести временных лет»та мондый юллар бар: «...потомки хазар платили в 1113–1118 годах дань Киеву». «Нет, – дип яза галим Гумилев, – не платили, ибо в 1117 году «придоша Белевежци в Русь», то есть те русские очистили левый берег Дона, в том числе его пойму, сохранив за собой гегемонию в степи между Доном и Карпатами. И кроме того, культурный комплекс Белой Вежи был связан с черниговским Поднепровьем, а не с Киевым...» Димәк, монда да елъязмачы ялганга барган. Тик менә ни өчен?..

Чөнки «Русь не была единой» дип дәвам итә галим. Бу вакытта поляннар белән северяннар үзара ызгыша. Чернигов белән Киев икесе ике дингә йөз тоталар. Ә Киевтәге Киев-Печор монастыре исә 1060–1061 елда гына аякланып китә, ягъни киялеләр гарәп графикасында башланган тарихларын, үз сәясәтләренә җайлап, яңабаштан яза башлыйлар. Елъязманы тәрҗемә итә башлаган монах Никон Тамантарханга кача. Нигә Тамантарханга? Бит анда төрки-болгарлары, ягъни изге Кирилл чукындырган болгарлар. Димәк, Киевтән, гомумән, төрки болгарларны гына түгел, христиан динендәге болгарларны да куганнар. Елъязма дәвам ителми. Бары тик 1113 елда гына Киев-Печор монастыренда утырган монах Нестор елъязманы дәвам итәргә керешә, ягъни тәрҗемә итәргә.

Бит Русия тарихында Хазарстан җитди урын тотса да, Русия тарихчысы Дмитрий Иловайский, нәкъ шуның өчен булса кирәк, елъязмачы Несторны «черноризец» дип атый. Шуңа охшаш сәяси үзгәртүләрне җентекләп тикшергәннән соң, Русиянең исемле галиме Дмитрий Лихачев «Повести временных лет» елъязмасына мондый бәһа-мөһер суга: «...летопись – литература исторического жанра, а не хроника, бесстрашно фиксирующая события, и не история – «поиск истины» или, более современно, – «исследование».

Хөрмәткә ия XX гасыр Русия тарихчысының сүзләреннән соң мин берни дә өсти алмыйм. Кызганыч ки, Русиянең күп кенә тарихчылары «Повести временных лет» елъязмасына әдәби жанр дип түгел, чын тарих дип карадылар, шуңа таянып, йөзләрчә хезмәт яздылар, диссертацияләр якладылар, гуманитар фәннәр докторлары булып киттеләр, иң гаҗәбе, рус халкын гына түгел, Русиядә яшәгән башка милләт вәкилләрен дә шуңа ышандырырга тырыштылар. Бәлкем, бу борынгыдан килгән төрки дөньясының эзен җуйдыру өчен кирәк булгандыр аларга.

Нәүбәттәге «Айбиби» дигән тарихи романым әнә шуларның барысын да искә алып, шактый дәлилле хәлләргә таянып язылды. Һәрхәлдә, тарихыбызда булган хәлләрдән ерак китмәдем, гәрчә әдәби әсәрдә бу чара алшарт итеп куелмаса да. Хазарстан дәүләте төрки-татар-хазарларның бер чылбыр боҗрасы буларак яшәргә хаклы булса да, бу илнең асыл тарихын читләтебрәк үтәргә тырыштылар. Хак, татар-хазар халкы йөзләрчә еллар руслар белән аралашып, хәтта сугышып, кан коешып яшәү сәбәпле, Русия тарихчылары татар-хазарларны читләтеп үтә алмадылар. Әйтик, исемле тарихчылардан М. И. Артамонов, С. А. Плетнева һ. б., бигрәк тә Л. Н. Гумилев Хазарстан дәүләтенең тарихын безгә калдыру өчен күп тырышты. Бу халыкның тарихын ул, язма чыганаклар аша гына түгел, археологик казылмалар алып барып һәм, табылган материалларга таянып, шактый зур күләмле хезмәт язды. Заманында Америкага күчеп киткән Төркия галиме Мәмәт Сәүдияр үзенең Кырым татарларына багышлаган хезмәтендә хазар-татарлар турында болай ди: «Хазарстан дәүләте, гомумән, төрле халыклардан тукылган беренче федерацияләрдән була. Һәр халык мөстәкыйль рәвештә үз халкы белән идарә итә. Аланнар, Төньяк Кавказда төпләнеп калган гуннар, Дагстан халыклары, бүгенге болгар-татарларның атасы Кубрат хан төзегән дәүләт таркалгач, Тамантархан ярымутравында укмашып калган төрки-болгарлар, Дори халыклары – барысы да өч йөз елга якын Хазарстан дәүләте кул астында гомер итәләр һәм каханат аларда бары тик наместникларын гына тота».

Шушы мәгълүматларга таянып әйтә алабыз: бүген Каспий диңгезе буйларында көн күргән әҗәриләр дә, Әстерхан, Себер, Казан һәм башка төбәкләрдә гомер иткән татарлар да борынгы Хазарстан дәүләтенә кергәннәр. Шул исәптән башкорт, бөҗәнәк, угыз кардәшләребез дә, чуаш, караим, гагауз туганнарыбыз да, хәтта безнең күрше-күләннәребез мари, удмурт, мордва халыклары да, соңрак килеп кушылган славяннар да заманында бер Хазар дәүләте казанында кайнаганнар. Азия, Көнчыгыш Ауропа, ары таба төркиләр чылбырын дәвам иткән Дәште кыпчак, Алтын Урда империяләре дә дөнья халыклары белән сәүдә итү серләрен Хазарстаннан алалар. Хуннар – гуннарны, гуннар – төрки болгарларны, төрки-болгарлар хазарларны дөнья тарихына тартып чыгарсалар, хазарлар әҗәри, гагауз, караим халыкларын бирделәр. Бу халыкларның әдәбиятында, мәдәниятендә, хәтта сәнәгатендә дә уртаклык бар. Болар барысы да безнең тарихыбыз. Ә борынгылар — «Тарихы юк халыкның —киләчәге дә булмас» дигәннәр.

Тарихи әдәбият, үткәннәрдән гыйбрәт алып, укучыны нияте, уе-хисе белән борынгы бабаларыбыз кылган хаталарны булдырмаска тырышса – яхшы якларын гына үрнәк итеп алса – без мәңгелек. Инде теленнән, иманыннан, тарихыннан мәхрүм ителсә, аның юлы бердер – теге йә бу көчле милләт эчендә эреп бетү. «Тарихсыз, мәдәниятсез, хәтерсез халыкны көчле милләт йотмаса, җир йотар» дигәннәр борынгы япон философлары. Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану – менә ни озын гомерле итә милләтне!

Матур әдәбият исә татар халкының кечкенә булса да хатирә үрентеседер. Тарихи тамырлардан аерылмасын кеше. Шунда, бары тик шунда гына татар милләте телен, илен, рухын югалтмас...

——————————————————————



Белешмә

Тарих фәне һәрдаим хакыйкатькә омтылырга тиеш, юкса аның беркем өчен дә кадере калмаячак, бит хакыйкый дөреслеккә йөз тотмаган тарих сукыр кешене хәтерләтә – хакыйкатьтән ерак торган кирәксез сүз боткасы булып кына кала.



Б.э.к. икенче гасырда яшәгән грек тарихчысы Полибий
Хазарлар

Без, татарлар, нигездә, Кытай, Рим, Византия, Бөекбритания, Америка, Русия һәм аз-маз Иран-гарәп тарихчыларының язмаларында чагылыш тапкан бабаларыбызның үткәнен өйрәндек. Анда да чикләнгән рәвештә генә. Гун-төрки бабаларыбыз турында VI гасырда яшәгән Иордан, соңрак Н. Бичурин, В. Таскин, Э. Шефер, Швеция галиме Андерс Стриннгольм, бераз гына Владимирцев, Л. Гумилев, А. Меликсетов һәм, әлбәттә, хезмәтләре һәм Кытай чыганаклары белән танышырга мөмкинлек туды; бигрәк тә инглиз телендә бөтен дөньяга таралган Эдуард Паркер борынгы Кытай чыганаклары аша татарларның ерак бабалары тарихын ача, шулай ук Рим империясенең нинди сәбәпләр аркасында таркалу сәбәбен мисал итеп биргән Эдуард Гиббон, шул исәптән В. Радлов, В. Бартольд, Н. Баскаков, М. Артамонов, А. Бернштам, Н. Крадин, аеруча галим-тюрколог Л. Гумилевның күпкырлы хезмәтләренә таяна-таяна, бабаларыбызның үткәненә карата күзебез ачыла төште. Бактың исә, безнең бабаларыбызның тарихын б.э.к. V гасырда гомер иткән тарих атасы Геродот та сөн-скифлар йөзендә төрки халыкларының көнчыгыш Ауропада борын заманнардан ук көн күрүләрен искәреп үткән икән. Мин дә, тарихи әсәрләр язучы буларак, V гасырда ук инде Бөек Кытай стенасыннан Дунай елгасы буйларына кадәр җирләрне биләгән һәм меңнәрчә еллар буена Кытай империясенең «саруын» кайнаткан татарларның б.э.к. ике-өч йөзләр элек башланган тарихын тикшергән Эдуард Паркерның бай хезмәтен күздән кичердем. Хак, сөн-төрки бабаларыбызның тарихына татар галимнәре дә теге йә бу яклап, борынгы чорларда Хазарстанда булып киткән Иран-гарәп мосафирлары язма-мәгълүматларына да таянып, бабаларыбызга кагылган ташларга һәм археологлар тапкан савыт-сабаларга төшкән язмаларны да читләтеп үтмичә, татар тарихына мөмкин булган кадәр ачыклык кертергә тырыштылар. Әйтик, мөхтәрәм галимебез Шиһабетдин Мәрҗани бу хакта хезмәтенең берсендә болай ди: «...Тарих фәне – барлык милләт һәм кабиләләрнең хәлләрен эченә ала, гыйльми тармакларны һәм фәнни бәхәсләрне тикшерә. Гади халык һәм белмәүчеләр аны белергә тели... Әмма безнең бабаларыбыз – монгол һәм татар таифәләре – бу бөек тарих гыйльме һәм халыклар тормышы белән кызыксынмаганлыктан, тарих фәненнән өлешсез калып, дөньядагы хәлләр, вакыйгалар һәм маҗараларны беркетеп бармаганнар. Шуңа күрә бөек галимнәребез, патшаларыбыз һәм олуг акыл ияләребез турындагы хәбәрләр, ата-бабаларыбызның, нәсел-нәсәбебезнең һәм туганнарыбызның хәлләре вә кылган гамәлләре... билгесезлек пәрдәсе астында капланып калган...»

Хак, бабаларыбызның тарихына Әхмәт-Зәки Вәлиди атлы тарихчыбыз да күз ташлый. Бабаларыбыз тарихы турында үз хезмәтләрендә ул болай ди: «Төрки кауеменең һәммәсенең дә теле бер – төрки телдер... Алтайдагы төрекләр көнбатыштагы Кырым татарлары илә тәрҗемәсез сөйләшә алалар...»

Карендәш төрки туганнары хакында хөрмәткә ия тарихчыбыз Ризаэтдин Фәхретдинов та: «Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм рус исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрки исемендә дә олуг милләт бар. Төрки милләте – безнең үз милләтебез, без төрки милләтеннәнбез», – дип, тәүге тарихчыларның сүзләрен куәтли.

Төрки халыкларының көн күргән ил-җирләрен билгеләгәндә, Русия патшаларының мәнфәгатен күз угында тотып, тарих фәнендә гафу итмәслек хаталар җибәргән немец галиме Миллер Герард Фридрих (1705–1787) Җәнабларына җавап итеп, тарихчы Һади Атласи катгый рәвештә: «Ауропа халыкларына скиф, сармат, гун, авар, кыпчак-половец, татар исемнәреннән чыгып әтрафка таралган төрки (түрк) балалары иде. Кытай империясен хафаландырганнары өчен, татарлар чиннар тарафыннан һәрчак рәнҗетелделәр, кимсетелделәр», – дип язды.

Тарихчы Газиз Гобәйдуллин дә бу теманы читләтеп үтми, чөнки бабаларыбызның тарихы һәр дәвердә дә һәммә гыйлем иясен кызыксындырып үзенә тартып тора. Әйтик, кан кардәшләребез угызлар Хазар каханаты җирләренә яу йөргәч һәм андагы бакчаларны, сала-калаларны җир белән тигезләгәч, төрек-яһүд карты күз яше белән искәрә: «...Хазар исемле дәүләтнең башына килгән һәлакәтләр, шимальдан килгән гаскәрләр, Урал тавы артынннан чыккан күчмәләрнең һөҗүмнәрен сөйләп, бу мәгъмүр шәһәрне шуларның уклары көл иткәнен, шуларның кылычлары халыкларны кискәнлеген, шул һөҗүмчеләрнең ат аяк асларында харап булганлыгын сөйләде...»



Шулай ук безнең бабаларыбызга кагылган Ибн Фадланның Болгарга сәяхәтен дә, үз гомерен Идел буе төрки болгарларының дөнья халыклары арасында тоткан урынын ачыкларга керешкән совет чоры тарихчылары Альфред Халиков, Фатих Урманче, Мирфатих Зәкиев, Әзһәр Мөхәммәдиев, Фирдәүс Гарипова һ. б., шул исәптән бөтен дөнья халыкларына ия булырга керешкән полководец Чыңгыз ханга багышланган хезмәте белән безгә соңрак булса да билгеле булган д-р Эренжен Хара-Даван, Алтын Урда империясенең таркалуына багышланган Мөхәммәд Сәфәргалиевнең хезмәте, миңа якын булган Казан ханлыгына караган Михаил Худяков, Равил Фәхретдиновның күпсанлы хезмәтләрен, Индус Таһиров, Гамир Дәүләтшин, Олжас Сөләйманов, Мурат Аджи, Рафаиль Бәзертдинов һ. б. хезмәтләрен дә читләтеп үтә алмадым. Чөнки соңгылары, хакыйкатькә якынрак килеп, татарлар тарихын тулыландырдылар. Хак, соңгы елларда татар халкы тарихына кагылган шактый хезмәтләр туды. Тарих фәненә яңа аяк басып, шактый җитди хезмәтләр башкарган Солтан Шәмси, Булат Хәмидуллин һ. б. яшь тарихчылар да бабаларыбыз тарихын тәгаенләүдә саллы гына хезмәтләр яздылар. Бу хәл дә, бәхәссез, куанычлы гамәлдер. Ә инде хазарларга килгәндә, Хазарстан тәгаен безнең бабаларыбызның тарихы, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Элегрәк заманда Ауропа һәм аларга йөз тотып Русия тарихчылары тарафыннан язылган төркиләргә багышланган хезмәтләр, тәгаен кызыл җеп белән тегелеп, бары тик легендаларга һәм руханилар уйлап чыгарган риваять-хикәятләргә нигезләнеп кенә өскормаланды. Тик бит кайбер хезмәтләрдә күзне ертып торган бары бер хакыйкатьне күрергә була – Русиянең гүя татарлардан башка дошманы булмаган. Бу хәлне инкарь итәргә теләп, «Рухият» нәшрияты «История татар» – татарлар тарихының беренче томын укучыларга җиткерде. Бу да куанычлы хәл, әлбәттә. Шулай димәс идек, бүгенге көнгә кадәр мәктәпләрдә тарих фәне татарларга карата шундаен яман дошманлык белән сугарылып бирелә ки, мәктәпкә килгәч һәм тарих фәненнән белем ала башлауга, урыс баласы, шул исәптән урыс теллесе дә, бер партада утырган татар дустына бөтенләй башка күзлектән карый башлый. Иң яманы: бу елларда бала шушы хәлне мәңгегә күңелендә калдыра, чөнки хәтере, зиһене саф чак. Ил белән идарә итү дилбегәсен Алтын Урда кулыннан алсалар да, Русия тарихчылары татарларның мәрхәмәтсезлекләрен шундаен «тәмләп» язалар ки, тарихта булмаган хәлләрне «булды», дип, булганны җиде тапкыр күпертеп вә арттырып бирәләр. Алтын Урдага һичбер мөнәсәбәтләре булмаган, бары тик төрки-татар телендә сөйләшкән өчен генә чыңгызлылар кылган гөнаһларны ике дә уйламый Идел буенда көн күргән татарларга кайтарып калдырдылар. Әнә шулай, кара этнең бәласе ак эткә дигәндәй, Идел-Урал буйларында көн күргән татарларга, ул гынамы, бөтен Русиядә яшәгән барлык татарларга да еллар буена каһәр укылды. Хәер, бу гамәлнең бүген дә туктаганы юк, урыс халкы татарлардан башка дошманны белми, белсә дә, чит баскынчылар Русия җирләренә керсәләр дә, кан койсалар да, алар инде күптән дәүләтнең рухи туганнарына әверелгәннәр – кочаклашып йөрү генә түгел, бер-берсен уздыра-уздыра мактыйлар. Чөнки бүгенге Русиядә янә христиан дине чәчәк ата башлады, ул гынамы, православие дине дәүләтнең төп идеологиясенә әверелеп китте. Коммунизм идеологиясеннән мәхрүм ителгән Русия империясе, кисәктән бар идеяләрдән дә ваз кичеп, 988 елда Византия империясеннән алган православие дине идеологиясен алгы планга тартып чыгарды һәм, президент аппараты чиновникларына кадәр чиркәү руханилары белән берләшеп, җиң сызганып, ил белән идарә итәргә керештеләр.

Иң яманы, цивилизацияле илләрдәге кебек «светский» рәвештә түгел, ә турыдан-туры православие диненә нигезләп. Тагы да сәере шулдыр: руслар татарларны гасырлар буена каһәрләүдән арына алмадылар, аларның ялганын тәгаен дәлилләр белән фаш итеп, саллы хезмәтләр язган чит ил галимнәренең китапларын Русия чигеннән уздырмадылар, Казан ханлыгының чын тарихын язган Михаил Худяковны диварга терәп аттылар, башкалары турында әйтеп тә торасы юк. Бары тик еллар үтә-үтә генә Бернштам, Худяков, Гумилев кебек галимнәрнең гуманизмга, гаделлеккә йөз тоткан хезмәтләре белән таныша алдык. Калган Русия тарихчылары исә Рим империясен җимергән татар-төрки халкының каһарманы Аттила ханны да, Даланы биләгән кыпчак-угызларны да, төрки халыклары кылган барлык яманлыкларны да ахырда Идел буенда көн күргән татарларга кайтарып калдырдылар, һәм Русия тарихчылары уйлап тапкан ялган тарихны дөнья халыкларына тараттылар. Нәтиҗәдә, баштагы мәлдә, яңа оешып килгән Америкага кадәр иленә татарларны кабул итмәде, империядән качкан татар мөһаҗирләрен кире борып җибәрде. Хак, соңрак Америка халкы моның Русия тарихчыларының ялганы, империянең төп сәясәте булуын аңлады, ләкин инде ялган тамыр җәйгән иде. Русия тарихчылары башлап җибәргән ялган-гайбәт дөнья халыкларына таратылган иде инде. Баскынчы варяглар ярдәме белән, күрше-тирә илләрне яулап, барлык халыкларны канат астына җыярга керешкән Русия империясенең мәкерен Ауропа илләре генә түгел, Азия илләре дә соңгарыбрак аңладылар – Рим империясенең байрагы икенче Рим – Византиядән өченче Рим – Русия кулына күчкән икән ич!

Русиянең тарихын язучы Кырым татары Кара Морза улы Миңлегәрәй, чукынганнан соң, Михаил Карамзин исем-атын ала һәм Әби патша тырышлыгы белән империянең тарихын язарга керешә. Һәм шул тарих бөтен дөнья халыкларына тарала. Шушы тарихны укыган дөнья халыклары төркиләрне, бигрәк тә татарларны, кыргыйларга тиңлиләр һәм, һич оялмый, «килмешәкләр» дип язалар. Ә бит чынында исә Ауропаны монголлар афәтеннән, беренчеләрдән булып, Идел буе төрки болгарлары коткарырга алыналар. 1223 елда Чыңгыз ханның җиңелмәс баһадиры Сүбәдәй берләштерелгән рус-кыпчак гаскәриләрен туздырып ташлагач, 30 мең гаскәре белән Идел буе Болгарына таба юнәлә, әмма төрки болгарлары баһадирның гаскәрен, ике тау арасына алдап кертеп, тәмам тетеп ташлыйлар. Ике-өч меңгә дә тулмаган сугышчылары белән бер күзен югалткан Сүбәдәй баһадир көчкә качып котыла. 1229 елда Урал елгасы буенда төрки болгарлары белән монголлар арасында янә канлы сугыш була – бүген татарлар дип аталган халык монголларны янә Ауропага таба уздырмыйлар. 1232 елда монголлар Идел буендагы Саксин каласын алуга ирешәләр, әмма Илһам хан үзенең көчле алаен (гвардиясен) ярдәмгә җибәрә, нәтиҗәдә монголлар Саксиннан куылалар. Бары тик 1236 елда гына, чорына күрә тиңе булмаган гаскәр белән килеп, монголлар Болгарстанның башкаласын алуга ирешәләр – каланы яндыралар, ил-халкын канга батыралар. Иң гаҗәбе, Русия тарихчылары еллар буена баскынчыларга каршы торган халыкны үзләрен яулаучылар итәләр – «монголлар явын» «татар-монголлар явы» дип, тарихларына кертеп җибәрәләр, ә канга бата-бата баскынчы монголларга каршы, Ауропага уздырмый каршы торган Идел буе төрки болгар-татарларын баскынчылар итәләр. Моны аңлавы кыен, кыен гына түгел, бу гамәлне аз-маз булса да тарихтан мәгълүматлы кеше күзгә бәрелеп торган «уйку вә хыялый» тарих дип бәяли ала. Ни гаҗәп, Русия тарихында татарларга карата язылган ялганны кем дә түгел, гап-гади гимназия укытучысы Наумов: «Татарлар баскынчы монголларга ияргән халыклар гына, шуның өчен ары таба мәктәп дәреслекләренә «татар-монголлар явы» дип язарга кирәк», – дигән тәкъдим белән чыга. Иң сәере, бу чорның бер генә тарихчысы да гимназия укытучысының бу тәкъдимен инкарь итми, чөнки бу дәвер Русиядә тарихны фальсификацияләүнең чәчәк аткан чоры була.

Борынгы төркиләргә яңа хун исемен беренчеләрдән булып б.э.к. үк Кытай тарихчылары бирәләр, Ауропага килгәч, татар-төркиләрне гуннар дип яза башлыйлар. Моңа кадәр бу исем татар-төркилек белән йөргән була. Бу хакта Византия тарихында мондый юлларны укырга була: «Шул чакта элек без төркиләр дип атаган гуннар безнең тарафларга яу килделәр...» Ары таба византиялеләр өчен гун сүзе тәмам сүгенү сүзенә әверелә. Русия тарихчылары идеологияне тутырып Византиядән алганга күрә, гуннар турында Ауропа тарихчыларыннан да арттырыбрак яза башлыйлар. Әйтик, гуннар турында энциклопедиядә мондый юлларны укырга була: «II–IV гасырларда Урал төбәкләрендә оешып киткән күчмә төрки телле гуннар, җирле угор һәм сармат халыкларын ияртеп, көнбатышка таба Бөек күчеш башлыйлар (470 елларда). Шушы күчеш халыкларның Бөек күчешен башлап җибәрә. Барыр юлларында гуннар, герман кавемнәренең беришен һәм башкаларны буйсындырып, кабиләләр союзы төзиләр. Әнә шул халык бик күп илләрне җир белән тигезләп уза. Яуларның иң яманы Аттила хан чорына туры килә. Гуннарның көнбатышка таба яуларын Каталун кырындагы (451ел) сугыш туктата. Аттила хан үлгәч (453 ел), кавемнәр союзы таркала».

Энциклопедиядәге мәгълүматта сүз саен ялган тулып ята. Энциклопедиядә Бөек яу-күчеш IV йөздә башлана дип бирелә. Хакыйкый тарихта исә Бөек күчеш Уралдан түгел, II гасырда Алтайдан кузгала. Дөресрәге, Бөек күчеш II–IV йөзләрдә төрки-гуннар тарафыннан Алтай якларында оештырыла гына әле. Шушы дәвердә төрки һәм угро-фин халыклары хәрби союзга берләшә. Бу берләшмә башында әүвәл Баламир хан тора. 372 елда Баламир хан җитәкләгән союз гаскәриләре Дон елгасын кичәләр. Бирегә килеп оялаган готларны кууга ирешәләр. Ахыр килеп, Русия тарихчылары язганча, гуннарга килеп кушылган сарматлар бер дә фарсылардан чыккан халык булмый, бу халык туа-туганнан бирле төрки телдә сөйләшкән. Моны Русия тюркологы Лев Николаевич Гумилев та раслый. Ауропа тарихчылары сарматларны Ираннан чыкканнар, дип чамалап кына язалар, аларга ияреп сүзгә-сүз Русия тарихчылары кабатлыйлар. Бу хакта Кытай тарихыннан мондый юлларны укырга була: «Рим империясе һәм Византия Ауропаның Бөек илләре Дәште Кыпчакка IV гасырдан башлап ясак түлиләр».

Хәер, ни гадел-тугры булырга теләгән Англия тарихчылары да Аттила хан төркиләре турында Русия тарихчыларыннан бер дә калышмыйлар. Державалар барлыкка килгәч, империяләр, сүз куешкандай, төркиләргә карата сәясәтләрен вә эмоцияләрен генә үзгәртеп калмыйлар, ә бәлки тарихларын да яңабаштан язарга керешәләр. Нәтиҗәдә Дәште Кыпчак бөек державалар санына кертелми. Ә бит бу дәвердә төрки-гуннар һәм аларга ияргән угро-фин, ант-славян кавемнәре кулында Байкал күленнән алып Дунай елгасына кадәр сузылган җирләр була. Византия империясе сановнигы Зимарх һәм гарәп Ибн Батута төркиләрнең ил-җирләрен сигез ай буена үтәргә кирәк, дип язалар. Дәште Кыпчак державасына шулай ук төркиләр каханаты – Кубрат хан төзегән (VII) Бөек Болгар дәүләте дә кергән. Бүгенге Татарстан республикасы җирләре Дәште Кыпчакның төньяк төбәге дип саналган.

Хан һәм Сөн державалары тарихын язган көнчыгыш тарихчысы Н. Крадин үзенең хезмәтендә бу державалар хакында болай ди: «Империя Хань һәм Хун державалары ун ел эчендә аякланып китәләр. Төрки каханаты Сөн династиясе, ары таба Тан династиясе белән берләшкәннән соң барлыкка килә...»

Әмма тынычлык озакка бармый, б.э.к. 215 елда Кытай императоры күчмәләрдән Суыксу елгасы буйларын яулап ала, хуннар Уртак (Ордас) дигән калаларын югалталар, күчмәләр өчен үтә хаҗәт болын-тугайлы, куе үләнле Суыксу елгасы буйларыннан мәхрүм ителәләр. Cөннәрнең илбашы өчен бу гаять зур югалту була. «Алтай таулары яныннан үткәндә, cөннәр һәрчак күз яше белән елап үтәләр иде», – дип яза Кытай тарихчысы. Яуланган җирләргә император Мәнтән 40 кирмән күтәртә, кальгалар арасына юллар салдыра һәм яуланган җирләрне 37 өязгә бүлеп, кытайлыларны күчереп утырта. Ул гынамы, тарихларга кереп калган Бөек Кытай стенасын күтәртүгә керешә. Ә бит бу җирләр безнең эрага кадәр төрки халыклары кулында була. Суыксу болын-тугайларында бүген калалар күтәргән, дөге игү өчен барлык шартлар булдырган Кытай империясенең иң уңдырышлы җирләрендә безнең төрки-хун бабаларыбыз көн күргән һәм, һичшиксез, бүген Татар бугазы дип аталган төбәкләр дә алар кулында булган. Моны топонимия фәне дә раслый.

Әнә шулай безнең бабаларыбыз яңа эрага кадәр үк инде үзләренең төп йортларын вә эргәләрен югалталар, әмма яшәеш өскормаларын саклап калалар – яңа җирләр эзләп, төньякка таба юнәләләр.

Бу ни хакта сөйли соң, кадерле укучым? Бу шул хакта сөйли – тарих атасы Геродот скифлар дип язган бабаларыбыз безнең эрага кадәр үк инде Идел-Урал буйларына күчеп утыра башлаганнар, хәтта Александр Македонскийның атасы Филипп белән сугышканнар. Бу хакта тарих атасы Геродот: « Бу сугышта скифларның илбашы «Әти» һәлак була, – дип яза. «Әти» дә безгә бик якын сүз ич!

Хак, Ауропа халыкларын коллыктан азат иткән каһарман Аттила хан туган якларына әйләнеп кайта алмый. Күпсанлы улларының берише генә аталары җирләренә әйләнеп кайталар. Без татарларның бабасы булган Кубрат хан да, аның уллары да Аттила ханның дәвамнары. Кубрат хан вафат булгач, яшь хан Аспарухны хазарлар җиренә килеп оялаган Ашин ыруыннан килгән Юлыш кахан эзәрлекли, чөнки Аспарух атлы углан аңа баш бирми, Юлыш кахан аңа кан кардәш төрки ыруынннан булса да. Аспарух углан кул астындагы кардәшләре белән әүвәл Днепрны кичә һәм Византия империясе җирләренә таба юнәлә. Ә Хазар каханының төп максаты Аспарухны җиңү түгел, башбирмәс ханны илдән куу була. Һәм ул моңа ирешә. Ә бит Каспий диңгезе буйларында ирекле яшәгән бар нәрсәдән дә азат хазарлар да ниндидер күләмдә Бөек Болгар ханы Кубратка буйсынган булалар. Бары тик бирегә күчеп килгән яһүдләр раввалары ил белән идарә итүне үз кулларына алгач кына, Хазар каханы Юлыш Кубрат ханның дошманына әверелә. Биредәге ирекле көн күргән төрки халыкларына көнбатыш каханатыннан үз кавеме белән кахан улы килеп кушылгач кына, бу ике бертуган халык арасыннан гүя кара мәче уза. Юлыш каханның тамгасы бүре була. Бүре җанвары, гадәттә, адәм баласына буйсынмый, туа-туганнан бирле мөстәкыйль һәм бәйсез яши. Шул ук вакытта адәм баласы белән күзгә-күз очрашудан һәрчак читләшеп көн күрә.

Әнә шулай ишәеп киткән ыру кавеме башына Бумын кахан килә. Бу кахан күршеләре жужаннар белән берничә тапкыр сугышкан була инде һәм хәтта соңгысында аларны җиңүгә, жужаннарны кул астына җыюга ирешә. Бишенче гасырда ук инде кытайларга якын жужаннар күчмә төркиләр белән бергә яшәп китәләр. Бик ихтимал, бу халыкның безнең кардәшебез башкортлар булуы да бар. Чөнки башкортларда гына кытайлардан кергән «һ» авазы сакланып калган. Бу хәлгә кадәр Бумын кахан, жужаннар ханы Анахуанга хатынлыкка кызын сорап, яучы-илчеләрен җибәргән була. Әмма тәкәббер жужан каханы Бумын каханны мыскыл итә, чөнки кияү буласы каханның кешеләре жужаннар каханына тимер коеп яткан булалар. Шуңа күрә тәкәббер кахан булачак кияүнең илче-яучыларына болай дип җавап бирә: «Син бит минем бары тик тимер коючым гына, ничекләр кыйдың син минем кызымның кулын сорарга!»

Кытай тарихчыларына ышансак, Бумын кахан моны махсус эшли – ул бераз чамалый, Анахуан кахан аңа кызын бирмәячәк, ә Бумын каханга шул гына кирәк тә. Ул үзенә килгән Анахуан каханның илчеләрен җәзалый, ә буш кул белән әйләнеп кайткан үзенең илче-яучыларын икенче күршесе император Вәй-Ди иленә юллый һәм инде аның кызын кияүгә сорый. Император Дала каханы белән килешә, аңа кызын кияүгә биреп җибәрә. Бу буладыр 552 елда. Үзенә аркадаш табу белән үк Бумын кахан жужаннарга яу кузгала. Яу килеп җитәр-җитмәс үк, Анахуан кахан үз-үзенә кул сала, ә гаскәрен җитәкләргә тиеш улы бер төркем ишләре белән илен-халкын ташлап кача.

Әмма Бумын кахан яшь хатын белән озак яши алмый – ул, илхан титулы алып, 552 елда вафат була. Тауларга качкан Анахуанның улы да тик ятмый. Ул үз кырына төрки кавеменнән булган Кара Иссек ханны дәшә һәм аңа ил дилбегәсен тәкъдим итә. Тик күп тә үтми, Кара Иссек хан да үлеп китә. Ә тәхеткә утырырга тиешле Иссек ханның улын жужаннар кабул итмиләр, чөнки бу углан талаучылар санында йөргән була. Жужаннар тәхеткә Кара Иссек ханның кече улы Мәңгүк ханны күтәрәләр.

Жужаннар белән туганлашып киткәч, союз төзү максатыннан Мәңгүк хан тәүге кан кардәшләренә илчеләрен җибәрә – берләшергә тәкъдим итә. Канат асларына керергә теләмәгән кайбер кан кардәшләрен көч белән берләшмәгә керергә мәҗбүр итә. Әнә шулай 554 елда Мәңгүк хан башта кыргызларны, аннары кидан ыруларын һәм утыз татар кавемнәрен буйсындыра.

572 елда Мәңгүк хан үлә. Ил тәхетен аның улы Табахан били. Ошбу яшь хан Кытай императоры белән солых төзи. Солых төзелүгә үк төркиләр иленә Будда монахлары килеп төшәләр. Әнә шулай Кытай империясе белән солых төзегән төркиләр уңалар – 580 елларда ук инде аларның даны еракларга ирешә. Бу илнең сәүдәгәрләрен шул чорның Кытай тарихчылары күреп алалар һәм шул елдан тарихларына терки башлыйлар. Данга күмелгәч кенә Табахан хан үлеп китә. Төркиләр каханатының тәхетен Бумын каханның кече туганы Истеми били. Истеми кахан тәхеткә утыра-утыруга, көнбатышка таба яу кузгала. Тиз арада Каспий диңгезе буйларына килеп җитә. Күп тә үтми, төркиләр Идел елгасының уң як ярына чыгалар. Бу тарафларда җәйли башлау белән үк төркиләр аварларга яу йөриләр, ә курка калган аварлар көнбатышка таба кузгалалар. Аварлардан бушап калган җирләрне Истеми кахан үз кул астына ала. Һәм борынгы заманнардан ук Идел-Урал арасында көн күргән төрки халыкларны берләштерергә керешә. Берләштерүне тәмамлагач, аңа хәбәр ирештерәләр: эфталитлар Ефәк юлын япканнар. Аварларны буйсындырып вә куа барып җитә алмаган Истеми кахан табынга җыелган аксакалларына болай ди: «Аварлар кош түгел, минем кылычтан качарга теләп, һавага күтәрелә алмаслар, алар су төбенә качарга балыклар да түгел, алар җир адәмнәре; эфталитларны җиңгәч, мин аварларны да юк итәрмен, алар миннән качалмас».

Тарихта мәгълүм булганы шул: Истеми кахан эфталитларны җиңә, Ефәк юлы ыстаннарына үз кешеләрен куеп, Идел буена әйләнеп кайта. Һәм аварларга яу кузгалырга җыена башлый. Әмма аңа хәбәр ирешә, имеш, аварлар ерак киткәннәр, ул гынамы, авар каханы Византия императоры белән Иранга каршы сугышырга килешү төзеп ята икән. Аварларның империя белән берләшеп китүенә Истеми каханның кәефе кырыла. Әмма чарасыз калмый, үзенә аркадаш эзләргә керешә. Башта ул Ефәк юлында йөрүче бай Согдиан сәүдәгәрләре белән килешү төзи, аннары Дон елгасының өске тарафларында көн күргән көтрегурлар белән элемтәгә керә. Византия тарихчылары Төркснаф, Кытай тарихчылары Төнхан (Түрхан) дип язган төркиләрнең каханы Истеми империянең ярымколониясе булган Боспор дәүләтен яулый. Шуннан соң гына төрки халыкларының легендаларына каһарман булып кергән Истеми кахан, аркадашлыкка исәп тотып, илчеләрен шаһиншаһка җибәрә. Шаһиншаһ башкаласына юл Урта Азия халыклары аша уза. Бу вакытта Ефәк юлы Урта Азиядә көн күргән эфталитлар кулында. Борынгы Согда каласына җитәрәк, эфталитлар Истеми каханның шаһиншаһка юнәлгән кәрванын талыйлар, илчеләрен үтерәләр. Илчеләрдән бары тик бер елгыр егет кенә качып котыла һәм, иленә кайтып, булган хәлне Истеми каханга ирештерә. Истеми кахан ашыгыч рәвештә эфталитлар ханы Гатфарга илчеләрен җибәрә һәм аны катгый рәвештә кисәтә: «Төркиләр кәрванына баскынлык иткән һәм минем илчеләремне үтергән юлбасарларны миңа тотып бирәсең».

Эфталитлар ханы Истеми каханның кисәтүен кире кага. Бу хәбәр ирешүгә үк, Истеми кахан Гатфар хан җиренә таба яу кузгала, Урта Азиягә җитә, тиз арада Чәчә (бүгенге Ташкент) каласын ала, ә алдынгы атлы гаскәренә, Чирчек елгасын кичеп, Маймыр каласын алып туктарга куша. Эфталитларның төп көче Бохарага таба чигенә һәм шунда Истеми яугирләрен көтеп алырга була. Истеми кахан төп көче белән Бохарага таба юнәлә. Ләкин төркиләрнең якынлашуын күреп, Гатфар хан гаскәре Нәсибә тауларына таба юнәлә. Эфталитлар белән төркиләрнең очрашуы Нәсибә таулары итәгендә була. Тәмам көч-куәткә ия булган төркиләр тарафыннан эфталитлар җиңеләләр, гаскәриләрнең берише тауларга кача, күбесе, Гатфар ханнан ваз кичеп, Истеми кахан яугирләренә килеп кушыла.

Ефәк юлының иң күп өлешен кулына төшергән Истеми кахан дөнья илләре арасында сәяси яктан гына түгел, икътисади яктан да күзгә күренеп күтәрелә. Төркиләрнең бу җиңүен Кытай тарихчылары аеруча ассызыклап язалар. Шул елдан алып төркиләр Ефәк юлына ия булып китәләр һәм сәүдәгәрләрдән тамга-ясакны да Төрки каханлыгы җыя башлый. Әмма төркиләрнең бу уңышы белән Иран шаһиншаһы килешми. Ефәк юлы үз иле аша үткән ыстаннарда төркиләрнең сәүдәгәрләреннән икеләтә салым җыя башлый. Бу хәбәр тиз арада Истеми каханга ирешә. Истеми кахан Иран шаһиншаһы Хәсрәүгә илчеләрен җибәрә. Һәм шаһиншаһка шарт куя: «...минем сәүдәгәрләремнән икеләтә салым җыюны туктат!»

Тик Иран империясенең илбашы ниндидер ярымкүчмә төркиләрнең шарт куюын ошатмый һәм Истеми кахан илчеләренә «Сезнеңчә булмас!» дип кенә җавап бирә. Каханның илчеләре бернигә ирешә алмый әйләнеп кайталар. Һәм көне белән Истеми каханга шаһиншаһ әйткән сүзләрне ирештерәләр. Истеми кахан табын җыя һәм аксакалларына булган хәлләрне җиткерә. Табындагылар барысы да бер фикергә киләләр – кахан дипломатиясендә сыгылмалылык җитми, шаһиншаһ Хәсрәүгә тәҗрибәлерәк илчеләр җибәрергә кирәк. Илчеләргә өлкәнрәк кешеләрне сайлыйлар һәм аларны шаһиншаһка юллыйлар. Бу юлы инде илчеләр артыгы белән тыйнак кыланалар, әмма горур шаһиншаһ Хәсрәү моны төркиләр бездән куркалар дип кабул итә, Истеми кахан илчеләренә мыскыллы сүзләр ташлый, сакчыларына төркиләрне сарайдан куып чыгарырга куша. Ул гынамы, шаһиншаһ сакчылары Истеми кахан илчеләрен ил чигенә кадәр озаталар.

Истеми каханга бердәнбер чара кала – сугыш.

Яу чыгуга, Истеми кахан юл өстендәге сәүдә калаларын кулга төшерү нияте белән уң кул гаскәрен Амудәрья елгасы аша кичеп чыгарга һәм уң як ярдан йөрергә боера. Ә үзе төп гаскәре белән туры Иранга юнәлә. Әмма V гасырда ук фарсылар күтәргән кирмән-каланы ала алмый, чигенергә мәҗбүр була.

Иленә кайту белән үк, Истеми кахан көнбатышка таба җәйли башлый, кулыннан ычкынган аварларны куып җитәргә тели.

571 елда төркиләр, ниһаять, тулысы белән диярлек Кавказны яулыйлар һәм Кара диңгез буйларындагы далага чыгалар.

Тарихта хакыйкать шулай ачыла бит ул. Табында катнашкан илчеләрнең берсе ике арада барган сөйләшүне сүзгә-сүз диярлек куен дәфтәренә теркәп бара. Менә нәрсә ди табында Истеми кахан Византия императоры илчеләренә: «Сезмени ул ун телдә сөйләшкән халыкны ун телдә алдаучы римләннәр! Без, төркиләр, дипломатиядә алдауның да, ялганның да ни икәнен белмибез. Мәгәр белеп торыгыз: минем аварларны яклаучы, колларымны минлекләүче, әмма үзе минем белән дустанә яшәргә телим диюче илбашыгызга әйтегез – мин аңардан моның ничек һәм кайчан үч алырга җаен табармын», – ди.

Әнә шулай V гасыр башларында Алтай тарафларыннан кузгалган төркиләр кешелек ике меңенче елларга аяк басканда ук инде Урал-Идел буйларында төпләнеп калалар. Биредә алар утрак көн күргән борынгы угро-фин халыклары белән туганлашып, берләшеп китәләр. Беренче гасыр башларында ук Алтай тарафларыннан бире килеп урнашкан татар-төркиләр аларга бик теләп кушылып киткән һәм Дулу ыруы исеме белән тарихка кереп калган төркиләр кавемен тагын да куәтләндереп җибәргәннәр.

Әмма күп тә тормый, 576 елда нәсел чыбык очы Аттила ханнан килгән Истеми кахан да үлә. Ил тәхетенә аның улы Кара Чуринны күтәрәләр.

Кадерле укучым, тарихка кереп калган янә бер мәгълүмат белән сине таныштырыйм әле. Русия тарихчылары, гадәттә, Кырымда көн күргән киммерәйләрне еш кына үз дошманнары итәләр. Әйтик, Рыбаков хезмәтләрендә еш кына киммерәйләр белән славяннарның (роксаланнарның) сугышканнары искәртелә. Ә менә киммерәйләр кемнәр булганнар дигәндә, борынгы тарихчы Прокопий «киммерәйләр болгарларның бабалары» дип яза.

Истеми каханның улы Кара Чурин тәҗрибәле сугышчы, оста укчы, елгыр сөңгече була. Ундүрт яшендә биленә кылыч тагуга ук, углан атасы белән яуларда катнаша һәм төмәнбаш булуга ирешә. Атасы үлгәч, төркиләр тәхетен биләгән Кара Чурин ике фронтка сугыш башлый – аварларны тәмам буйсындыруга ирешә һәм Византия империясенә сугыш игълан итә. Сугыш башлана һәм ул 683 елларга кадәр дәвам итә. Ниһаять, ике якның берсен сайларга дигән фикергә килгән Кара Чурин ярдәмче яучысы Бүрехан белән Дербент кирмәненә таба кузгала. Бу чорда бүгенге Дербент кальгасын Тимер капка дип атаганнар. Кала-кальганы Иран шаһиншаһы Хәсрәү күчмәләрне үз җирләренә уздырмас өчен күтәрткән була. Ул гынамы, кәрваннар Төньяк Кавказга бары тик шул кала аша гына үтә алганнар. Бу кала-кирмәнне заманында күчмәләрне Иран җирләренә уздырмас өчен күтәргән булалар. Кала-кальганың ныклыгына, мәһабәтлегенә әле булса сокланмый мөмкин түгел. Кальганың бөек дивары 20 метрдан артып киткән җирләр бар. Озынлыгы 40 километр тәшкил итә. Диварларга 30 саклау манарасы утыртылган. Көнчыгыш тарафтагы стена шактый тирәнгә, диңгезгә кертеп салынган. Әлбәттә, ил-империяләрне яуларга керешкән төркиләргә бу кала-кирмәнне алу җиңел булмагандыр. Ләкин Кара Чурин төркиләренә бирегә калаларда көн күргән кардәшләре хазарлар белән төрки болгарлары ярдәмгә киләләр. Менә кайчан тарихка беренче тапкыр «хазар» атамасы килеп керә. Гуннар заманыннан ук әүвәл далада җәйләгән, тора-бара утрак тормыш итә башлаган төрки гуннары – Каспий диңгезе буйларына туктап калган хазарлар ул. Моны археологик казылмалар алып барган мәшһүр галим Лев Николаевич Гумилев та үзенең «Открытие Хазарии» хезмәтендә раслый. Беркемгә дә буйсынмаган, бер генә ил-дәүләткә дә ясак-салым түләми яшәгән ирекле халык була хазарлар. Әнә шул яктан ярдәм килү белән Кара Чурин Тимер капканы ала һәм, далага чыгып, тиз арада Иран кул астындагы шактый яхшы ныгытылган Тифлис кальга-каласына җитә.

Тарихта Тифлис кальгасы турында мондый мәгълүмат сакланып калган. Төркиләр Тимер капканы алгач, фарсылар шаһиншаһы тәмам курка кала. Чөнки төркиләр чик буендагы фарсы гаскәрләрен бик тиз туздырып ташлыйлар. Исән калган фарсы түрәләре, шаһиншаһның вассаллары булган Тифлис кирмәненә кереп бикләнәләр. Шушында җиткәч, янә бер тарихи вакыйганы искәреп үтик әле: бу вакытта мәңгелек дошманнар булган Византия белән Иран империяләре арасында дәвамлы рәвештә сугыш бара. Ике империя арасында ил-җирләрне бүлешүдә беркайчан да сугыш туктамаган, орыш-сугышлар барышында төзелгән солыхлар да ике яктан да бик тиз бозылган һәм сугыш янә дәвам иткән. Кара Чуринның Дербент кальгасын алуын ишетүгә, Византия императоры Ираклий гаскәре белән Иран җирләренә таба кузгала, янәсе, төркиләргә ярдәмгә. Византиялеләр гаскәрен император Ираклий үзе җитәкләгән була. Кара Чурин белән император Ираклий сөйләшүләр алып баралар һәм нәтиҗәдә уртак бер фикергә киләләр – кальгага бергәләп һөҗүм итәргә. Һөҗүм башлана, әмма кальганың диварлары үтә биек булганга, ике як сугышчылары да диварларга күтәрелә алмыйлар. Бу хакта Византия тарихчылары болай дип язалар: «Ираклий үз кешеләрен кызганды, Кара Чурин үз кешеләрен». Искәреп үтим, «Хазарлар» хезмәтен язган галим М. Артамонов Кара Чуринны Тур-яу-хан дип яза. Ә аның ярдәмчесе Бүре-ханны Бүрешад дип. Бүре-хан шактый яшь кеше була, күрәсең. Император Ираклий аңа кызы Евдокияне кияүгә бирергә вәгъдә итә. Шушы вакыйга йөзеннән Тифлис кальгасы кырында табын оештырыла. Император Ираклий булачак киявенә табындагы алтын-көмештән торган бар булган савыт-сабаны бүләк итә.

Шул мәлдә төркиләрнең төп илендә чуалышлар башлануы хакында хәбәр ирешә. Кара Чурин бер өлеш гаскәриләре белән төп ыстанга кайтып китә, сәргаскәр итеп Бүре-ханны калдыра. Император Ираклий исә, Бүре-хан кулыннан шактый гаскәри алып, Иранның эчке төбәкләренә юнәлә, анда ул төркиләр ярдәме белән зур җиңүләргә ирешә, хәтта Иранның башкаласына кадәр барып җитә яза. Ләкин, тылының шәрә калуын искәреп, кире борыла.

Тарихта билгеле булганы шул: тарихчы Мурад Аджи Ауропа халыкларының атлы гаскәриләрен төркиләр тәшкил иткәннәр, дип яза. Бу сүзләрдә, бәхәссез, хаклык бар. Меңнәрчә атлы гаскәриләрен Византия императорына калдырып киткән Бүре-ханның сугышчылары бу хакыйкатьнең чишмә башы гына була. Хәер, шул ук галим тарихчы Рим императорының төп атлы гаскәрен дә гуннар тәшкил иткән, дигән фикер әйтә. Хәтта Кушбугаз атлы гун яубашның Рим императоры кагорты полковнигы булуын тарихи язмаларга таянып раслый.

Кара Чурин киткәндә, мыскыл итү йөзеннән, кирмәндәге фарсылар стенага бик зур кабак чыгарып утырталар һәм кабакка каханның йөз кыяфәтен, сурәтен ясаган булалар. Бу аларның каханны мыскыл итүләре була. Кара Чурин бу хәлне онытмый.

Алдагы елга Кара Чурин янә Тифлискә яу килә. Кальга-каланы ала һәм былтыр аның сурәтен ясатып, стенага куйган түрәләрне сукырайтырга боера. Күп тә үтми, яуланган кала кырына Византия илчеләре килеп җитәләр. Алар артынннан олау-олау байлыклар төягән кәрван белән яшь кәләш килеп төшә – булачак ханбикә Евдокия. Ләкин ни чара кылмак кирәк, нәкъ кала-кирмәнне алганда, императорның кияве буласы батыр яубаш һәлак була. Император Ираклийның гүзәл кызы барлык байлыклары белән кире иленә таба борыла. Кызганыч, яшь йөрәкләр кавыша алмыйлар...

Фарсыларны җиңүгә ирешсәләр дә, төркиләр биредә калмыйлар, меңнәрчә әсирләр, таланган маллар белән кайтыр юлга чыгалар. Бу буладыр 630 елда.

Ә менә төркиләрнең төп ыстанында утырган Кара Чуринга ярдәмгә килгән хазарлар һәм төрки болгарлары каханы – Туран-хан, (искәреп үтим, фарсылар төркиләрне тураннар дип атаганнар, бу исем-атаманы «Шаһнамә» поэмасында Фирдәүси дә еш кабатлый) 651 елларда ук инде күрше-күлән халыкларны кул астына җыеп, Ил-Ватан төзи башлаган була. Көчәеп киткән бу дәүләтне ул көнчыгыш Ауропада беренчеләрдән булып дәүләт төзегән Кубрат хан мисалында тормышка ашыра. Дулу ыруыннан килгән Кубрат хан үз дәүләтен Византия императоры ярдәме белән төзегән булса, Туран-хан үз дәүләтен Кубрат хан дәүләтенең нигезенә утырта. Әнә шулай көнбатыш төркиләре оештырган дәүләт тулысы белән Ашин ыруыннан килгән кавемгә күчә. Ни генә булмасын, кулдан-кулга күчкән дәүләт төркиләр кулында кала. Дон буйлары, Таман ярымутравы төбәкләре, Кырым даласы (шуннан татарларга «кырым» сүзе кереп китә, ягъни минем кырым, минем җирем, минем биләмәм), Кара Болгар (төньяк Болгар сүзен аңлаткан, ягъни караңгы яктагы Болгарны), Идел буе Болгары, северяне, кривичи һ. б. хазар каханына ясак түләгәннәр. Византия императоры үз вакытында Кубрат ханның уллары белән дустанә яшәгәнгәме, империягә йөз тота башлаган Хазарстан белән дә араны өзәргә теләми. Бит Дулу һәм Ашин ыруларын нәкъ менә Туран-хан берләштерүгә ирешә. Заманында Кубрат хан уллары аталарына бердәм булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә вәгъдә иткән булсалар да, тормыш аларны төрлесен төрле җирләргә тарата. Кубрат ханның баш улы Хазар каханына баш ия, ханның икенче улы үз кавеме белән өске Идел буйларына күчеп китә – кахан белән килешеп булса кирәк, башбирмәс Аспарух углан император Ираклийга барып сыенырга мәҗбүр була, әмма, империя җирләренә барыр юлда Ираклийның үлемен ишетеп, империягә ясак түләп яткан славяннар арасында туктап кала. Ханның Балкыр улы, янә кахан белән килешеп булса кирәк, Кавказ тарафларына юнәлә һәм үзенә Ил таба. Ә Кубрат ханның энесе Шамбат Русия елъязмасында төркиләрнең «кыел» cүзеннән Кий кушаматын алып, Батбай ханның улы кырына килеп, тәхетне били һәм, җиң сызганып, Киев каласы исеме белән тарихка кергән кальганы ныгытырга керешә. Х гасырда Византия тәхетендә утырган тарихчы һәм император Константин Багрянородный бу хакта үз хезмәтенә болай дип язып куя: «Киев кальгасына нигезне Шамбат хан салды».

Хак, бу хәлгә икенче бер караш та бар. Чыгышы белән украин милләтеннән булган, бүген Англиядә яшәүче тарихчы Киев исеменә карата үз сүзен әйтә. Бу исем ясак җыючы Куя (җыя)дан булырга тиеш, ди. Без исә Әскәр, Аскал, Аскольд исемнәреннән башка аерым түрә булып тарихка кереп киткән Дир исеменә дә тап булдык. Бактың исә, Дир хазар каханының Киевтәге наместнигы Җимсар атлы ясак җыючы булган икән, ягъни Киев халкыннан каханга «җим-налог» җыючы. Бу кеше дә Шамбат хан нәселеннән килгән булса кирәк.

Ни чара кылмак кирәк, Киев каласында ант-славяннар һәм төрки болгарлары яшәгәнгә күрә, Хазарстан каханына аларны кул астына алу кыен булмагандыр, әлбәттә. Ә Җимсар-Дир каханга ясак җыйган, әлбәттә инде, бүгенге наместниклар кебек, ул һәрчак кала каханы янында әвәрә килгән. Русия елъязмасындагы баскынчы варяг Хельгның хәйлә белән бу ике түрәне дә үтерүенә бер дә шаккатасы түгел. Бит колдун варяг Хельгны бирегә Швеция колониясе итәргә көчле дружина белән Швеция тәхетендә утыручы Олаф король җибәрә. Баскынчы варяг Хельгның чынында кем булуын Русия тарихчылары бүгенге көнгә кадәр халыктан яшерәләр, Колдун кушаматын йөрткән варягны хәтта үз тарихларына Вещий Олег дип кертеп җибәрәләр. Вещий Олегның колдун йөзендә йөрүен, фәнни рәвештә тикшереп, «Открытие Хазарии» хезмәтендә Лев Николаевич Гумилев та, Швеция тарихчысы Андерс Стриннгольм да «Походы викингов» хезмәтендә раслый.

Инде, укучым, Ауропаның көнчыгыш тарафында тәмам империягә әверелеп киткән Хазарстанга күз ташлыйк әле, чөнки хазарлар безнең бабаларыбызга хәтта бик нык бәйле халык.

Ауропаның көнчыгыш төбәкләрендә төркиләр Хазар каханатын төзеп ятканда, 662 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тарафдарлары Әрмәнстанны яулыйлар. Бу чорларда кылыч белән дөнья халыкларын иманга китерү гарәпләрнең төп сәяси гамәлләренә әверелә.

Хак, гарәпләр ислам динен таратуны ике юл белән алып баралар: кәнфит һәм кылыч белән. Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булгач (632), гарәп миссионерлары Өммәиләр хәлифәтен төзиләр.

Нәкъ шул чорларда Хазар каханаты да көчәеп китә, чикләрен киңәйтә, сәүдә юлларын үз кулында тота. Төрки халыклары арасында хазарлар беренче урынга чыгалар. Бирегә бик күп төрки кавемнәре күчеп утыралар. Идел елгасының уң ягын төрки болгарлары биләсәләр, елганың сул ягын тарихчылар кара хазарлар дип язган татарлар билиләр. Әнә яһүд раввалары, римләннәр тарафыннан илләренннән куылганнан соң, башта Иранга барып оялаган булсалар, шаһиншаһ та аларны үз иленнән куа башлагач, яһүдләр бар диннәргә дә битараф булган илгә – Хазарстанга килеп урнаша башлыйлар. Бу хәлгә аптырабрак калган кахан табын җыя һәм аксакалларына мөрәҗәгать итә: «Нишлибез?..» Яһүдләрнең сәүдәгәрләре бу чорда күп кенә сәүдә юлларын үз кулларында тоткан булалар, тарихчылар язганча, биш телдә сөйләшә алганнар. Коллар белән сәүдә итүдә дә бу халык АуроАзиядә беренче урынны тоткан. Шуларның барысын да исәпкә алып булса кирәк, табынның хөрмәткә ия аксакалы тора да болай ди: «Кадерле каханым, кабул итик Хода тарафыннан рәнҗетелгән бу халыкны, чөнки яһүдләр безнең кебек китаплы халык. Коллар сату-алуда да алар өстенлек итәләр. Гүзәл кызларга да мохтаҗлык кичермәбез...»

Әлбәттә инде аксакалның сүзе аларга ошаган һәм табын туган илләренә яһүдләрне кабул итү турында әмер чыгарган. Әйтергә кирәк, кахан сараена кызлар китерүне дә яһүд сәүдәгәрләре үз кулларына алганнар. Башта кахан сараена чибәр яһүд кызларын уздырганнар, алардан туган балаларга Мишә һәм Талмут китапларыннан белем биргәннәр.

Һәм бу мәктәптә бары тик яһүдә хатыннардан туган балалар гына укыганнар. Тора-бара бай яһүд сәүдәгәрләре кызларын төрки гаскәрбашларына, әмирләргә, бәкләргә, тарханнарга кияүгә бирәләр, ә алардан туган балаларны сарай каршындагы мәктәптә укытканнар. Яһүдләрнең нәсел тамыры анадан килә һәм кахан сараенда да бу кагыйдә-тәртип тиз арада үз көченә керә. Нәтиҗәдә, күп тә үтми, төркиле Булан кахан яһүдләр динен кабул итә.

Ни генә булмасын, VIII–IХ гасырларда Хазарстан каханаты көнчыгыш Ауропада иң бай илләрнең берсенә әверелә. Ләкин бу илгә дә бик тиз көндәшләр табыла. Аларның беренчесе – Өммәиләр хәлифәте. 710 елда илләрне яулый-яулый, халыкларны буйсындыра-буйсындыра, гарәпләр Тимер капкага (бүгенге Дербент шәһәре) кадәр килеп җитәләр. Бу төбәкне кулында тоткан хазарлар белән нигездә гарәп мөселманнары арасында канлы сугыш башлана. Кальга-ныгытма берничә тапкыр кулдан-кулга күчә, ике як та бик күп югалтуларга дучар ителә. Ниһаять, 737 елда гарәпләр Тимер капканы алуга ирешәләр.

750 елларда инде Өммәиләр династиясен Габбасилар нәселе алыштыра. Габбасилар, ил башына килә-килүгә үк, башкалалары итеп Багдадны сайлыйлар. Габбасилар да, Өммәиләр кебек, Хазарстан каханатын беренчел дошманнары итеп күрәләр, күрәсең. Иң әүвәл яу кузгалган гарәпләрнең саруларын биредә ил башында утырган раввалар кайната булса кирәк. Иудаизм диненең дөньяга таралуын истә тотып, хәлиф Мансур (754–775) Кавказ тарафындагы гарәп сәүдәгәре Гаязетдингә Хазарстан каханының кызына өйләнергә киңәш итә. Шул хакта сөйләшергә дип, хәлиф Гаязетдингә илчеләрен җибәрә – әлбәттә инде бүләкләрсез дә булмагандыр. Баһадир кахан кызын бай гарәп сәүдәгәре Гаязетдингә кияүгә бирергә риза була. Күп хатыннар тоткан каханның кызы бер генә булмаган, әлбәттә. Бай гарәп сәүдәгәренә иң чибәр, укымышлы гүзәлне сайлаганнар дип уйларга кирәк. Әйе, кахан кызын бирергә риза була, вәләкин хәлифтән бирнәгә 100 мең дирһәм таләп итә. Хәлиф бәһа белән килешә. Әнә шулай ике арада яучы-димчеләр йөри башлыйлар. Иң гаҗәбе шулдыр: гүзәл затны каханның ун мең затлы зыялылары озата бара. Шул ук вакытта бирнә йөзендә кыз ягыннан 10 мең дөя, 10 мең куй куып барыла. Кызны да нык саклыйлар – гүзәл кәләшне бер мең карачы озата. Моның өстенә бирнә йөзендә түбәсе көмеш тәңкәләр белән кадакланган 10 мең арба юллана. Арбаларның эчләре парчалы чүпрәк һәм кеш тиреләре белән җиһазландырылган була. Әлбәттә инде яшь кәләшкә егермегә якын арбага төягән алтын-көмеш савыт-сабалар, таз-комганнар, чиләк-көянтәләр дә бүләк ителгән.

Ни хикмәт, әнә шул олы кәрванны һәм гүзәл кәләшне башта калага кертмиләр. Мөселман миссионерлары кәләшне ислам диненә күндерәләр. Һәм кала кырында корылган чатырда гарәп миссионерлары яшь кәләшне мөслимә итәләр. Илаһи тантанадан соң гына гүзәл затны озата килгән кәрван калага үтә алган. Шул чиккә җитеп зурдан кубып олылауга вә хөрмәт итүгәме, Хода үзе көнләшепме, кахан кызы ир канаты Гаязетдингә бер-бер артлы ике малай таба, әмма көннәрдән бер көнне алар өчесе дә берьюлы якты дөньядан китәләр. Бу хәбәр тиз арада Хазарстан каханына ирешә һәм кайнар канлы кахан ике оныгын һәм кызын агулап үтерделәр дип уйлый (ә ул шулай булган да булса кирәк), һәм тиз арада гаскәр туплый, һәм 762 елда гарәпләргә таба яу кузгала. Беренче орышта ук хазарлар гарәп сәрдары Муса Ибн Кәабәнең сугышчыларын туздырып ташлыйлар һәм, 50 мең гарәп сугышчысын, кала түрәләрен әсир итеп, илләренә әйләнеп кайталар.

764 елда каханның гаскәрбашы Әстерхан, янә кайчандыр гарәпләр яулаган җирләрне кайтару нияте белән, Әрмәнстан, Гөрҗестан җирләренә яу кузгала. Тиз арада биредә тупланган хәлиф гарнизонын туздыра, гарәп миссионерларын, мулла-мунтагайларын илләренә куа. Ләкин хазарлар бу җирләрдән китүгә, гарәпләр янә бу җирләрне вә халыкларны үз канатлары астына алалар. 798 елның азакларында хазарлар янә ошбу илләргә таба яу кузгалалар һәм янә бирегә килеп оялаган гарәпләрне илләренә – ком сахраларына качарга мәҗбүр итәләр. Шушы яулар ук әйтеп тора – VIII гасыр азакларында һәм IХ йөзләр башында Хазарстан каханаты үз көчендә була әле.

Гарәпләр белән сугышып ятса да, Хазарстан каханы Ауропага таба кузгалган маҗарларга дәүләт оештыруда да актив катнаша. Борынгы маҗарлар Урал таулары итәгендә көн күргән төрки-татарлар белән Аттила чорларына кадәр үк инде дустанә-тату яшәп яткан булалар. VIII гасыр азакларында Урал тавы итәкләрендә көн күргән бөҗәнәкләр маҗарларны туктаган җирләреннән кузгалырга мәҗбүр итәләр. Хазарстан каханы бу хәлдә дә арадашлык ролен үти, маҗарларга көнбатышка таба күчеп китәргә ярдәм итә һәм аларга Днепр белән Дунай арасыннан җир бирә. Бу илне тарихчылар Атылкүз дип язалар. Маҗарлар арасында илбашы турында бәхәс чыккач, кахан белән килешеп, Идел буе Болгары ханы Алмас маҗарларга илбашы йөзендә улы Арпатны биреп җибәрә. Бик ихтимал, Арпат Алмас ханның маҗар хатыныннан туган угланы булгандыр. Арпат җитәкчелегендә маҗарлар Дунай-Тисса елгалары арасында үзләренә дәүләт оештыралар. Соңра бу дәүләтне Ауропа тарихчылары Венгрия дип яза башлыйлар.

Русия тарихчылары Вещий Олегны, берсеннән-берсе арттыра-арттыра, үзләренең каһарманнары итәләр. Хәтта олуг исемгә лаек Русия тарихчысы С. М. Соловьев та Вещий Олег хакында: «...он был не храбрый воитель, а хитрый политик и сборщик дани с беззащитных славянских племен», – дип язарга мәҗбүр була.

Русия тарихчыларының кайберләре күккә чөеп мактаган Хельг-Олег бер дә киялеләр мәнфәгатен кайгыртмаган, киресенчә, алардан җыйган ясакны Швед короленә озата барган. Менә ни өчен Вещий Олегны Хазарстан каханы Киевтән куа. Русларга бу узурпатор варягка гасырлар буена мәдхия укыйсы түгел, киресенчә, Киев каханын һәм аның ярдәмчесен үтергән өчен каһәр укыйсы иде дә... Ил түренә Русия тарихын аякландырып җибәргән һәм норман теориясенә нигез салган Владимир Мономах кенәз килә. Ә ул Швед короле кызына өйләнгән кеше. Король кызыннан туган Мстислав исәйгәч, елъязманы үз кулы белән редакцияли. Бары тик шул гына.

Үзенең шактый саллы «Төрки-татар рухи мәдәнияты тарихы» хезмәтендә татар галиме Гамир Дәүләтшин «Кемнәр соң алар хазарлар, каян килеп чыкканнар, бабалары кемнәр?» дигән сорауны куя да үзе үк болай ди: «Иосиф Яфәт улы Тогарманның (Төрекнең) Савир, Болгар белән бергә Хазар каханның ун улының берседер. Бу легендар хәбәр булса да, хазарларның төркилеге һәм аларның болгар-суарлар белән кардәшлеге фәнни нәтиҗәләргә дә туры килә. Аларның көнчыгыш Ауропага килеп чыгулары Гун һәм Төрки каханлыклары белән бәйле булуы һич кенә дә шик тудырмый...»

Хак әйтә яшь галим Гамирҗан Дәүләтшин, теге йә бу биләмәләр түрәләрен хазарлар гарәпләр кебек «әмир» дип атамаганнар, ә төркиләрчә «тархан» дигәннәр. Төньяк Кавказ, Көньяк Урал, Көнчыгыш Кырым киңлекләре, Таман ярымутравы, Идел, Дон, Азов диңгезе буйлары Хазарстан җирләренә кергәннәр һәм бу төбәкләрдә утырган илбашларын тарханнар дип атаганнар. Тарханнар исә Хазарстан каханына бәйле түрәләр булалар. (Хәер, бүгенге көндә район дип аталган биләмәләрне тарханлык дип атау ана телебезгә ятышлырак булыр иде кебек миңа.) Хазарстанның башкаласы Итил була. Башкала Идел елгасының тамагына якын утрауда – киңлеге километрга якын, озынлыгы 8–9 километрга җиткән җиргә урнашкан. Гарәп тарихчылары Ай-Балда дип атаган бу башкала шул чорларда сәүдә юлының үзәгендә утырган дияргә була. Саркельда (Сарыкала), Русия тарихчылары Белая Вежа дип язган кала-кальгада, нигездә, болгар-аланнар яшәгәннәр, Русия тарихчылары расларга тырышканча, бер дә славяннар түгел. Сарыкала аша Хазарстан сәүдәгәрләре үз тауарларын Ауропага чыгарганнар.

Тарихта янә мәгълүм булганы шул, Хазарстан каханлыгында диннәрне тыю кебек яман чаралар үткәрелмәгән. Каханат калаларында мәчетләр белән бергә синагогалар, чиркәүләр булуы мәгълүм. Ил тәхетен Болан (Булан) кахан били. Нә ислам, нә христиан диненә бәйле булмас өчен яһүдләр динен кабул иткән Булан кахан, төрле сәбәпләр табып, ил-калалардан мөселманнарны һәм христианнарны, шул исәптән мәҗүсиләрне дә иленнән куарга керешә. Бу хәбәр тиз арада Иранда, Византиядә яшәгән яһүд равваларына барып ирешә һәм алар дәвамлы рәвештә оя-оя Хазарстанга күчеп килә башлыйлар. Булан каханнан соң яһүдә хатыннан туган углан ил тәхетенә утыргач, аның атасы төрки булуына раввалар әллә ни игътибар итмиләр, чөнки яһүдләрдә борын-борын заманнардан ук нәсел җебе анадан килә торган була. Күчеп килгән яһүдләр белән җирле халык тату яши. Сәүдәгә һәм телләр өйрәнүгә хирыс халык буларак, яһүдләр тиз арада Хазарстанның төп халкын тәшкил иткән төркиләр белән туганлашып китәләр. Хазарстан калаларында байлык, муллык – сәүдә гөрләп бара. Тора-бара яһүд сәүдәгәрләре китергән керем кахан дәүләте өчен төп байлыкка әверелә. Ил-халыкларда бүгенге Америка доллары кебек хәлифә дирһәмнәре йөрсә дә, Хазарстан үзе дә Идел буе Болгарында акча суктыра башлый. Х гасыр башларында Габбасилар династиясе инде таркалуга йөз тота. Бик борынгы заманнардан ук ил-империя булып яшәгән фарсылар төшенкелеккә биреләләр. Иран, империя буларак, шактый күләмдә җирләрен генә түгел, үз кулында тоткан сәүдә юлларын да югалта. Ил-дәүләткә гасырлар буена мул керем китереп торган Ефәк юлы тулысы белән диярлек Хазарстан сәүдәгәрләре кулына күчә. Нәтиҗәдә яһүд сәүдәгәрләре Азия халкын Ауропа белән бәйләүче бердәнбер тауар йөртүчеләр булып калалар. Ауропага якынрак булсын өчен, Йосыф кахан Донец елгасы ярына Саркель каласын күтәртә. Әлбәттә, сәүдә итүгә җайлаштырып салынган каланы Византия осталары күтәрәләр. Кирмән-кала дүртпочмаклап салына. Ә Византия императоры кешеләре вә инженерлары кальганы үтә начар сыйфатлы итеп күтәрәләр. Дүрт метр биеклектәге диварның нигезе булмый диярлек, күз буяу өчен, нигезгә юка ташлар гына түшиләр.

Бу чорның иң кыйммәтле тауары буладыр – ефәк. Яһүд сәүдәгәрләре ефәкне Кытайдан алып кайталар һәм Ауропага илтеп саталар. Ефәк һәрчак алтынга сатылган. Ауропа һәм Русия тарихчылары төркиләрне күчмә халыклар булганнар, дип язалар. Ләкин болгар-хазар ханнары бик борын заманнардан ук калаларда яшәгәннәр, бик сирәкләре генә эссе җәй көннәрендә хозурланырга далага һәм болын-тугайларга җәйләүгә чыкканнар. Русия тарихчылары бүгенге көнгә кадәр Идел буе төркиләрен вә хәтта бүгенге көнгә кадәр Әстерхан төбәкләрендә яшәгән татарларны күчмә яшәгән кыпчаклар белән бутыйлар. Ауропа халыкларының теленә һәм тарихына безнең бабаларыбыз гуннар исеме белән кереп киткәннәр. Әнә шул халык, кай тарафларда гына туктамасыннар, биләгән җирләрендә кала-салалар, кирмәннәр күтәргәннәр. Бабаларыбызның бу гамәлләре тарихи язмалар белән дә раслана.

Әйе, безнең борынгы бабаларыбыз, кайларда гына дөнья көтмәсеннәр, кала-салалар күтәргәннәр һәм бераллалыкка йөз тоткан Тәңре диннәренә тугры калганнар. Искәреп үтим, укучым, төрки бабаларыбыз бүген дә телебездән төшмәгән Тәңре диненә 6 мең еллар буена табынганнар. Тәңре ул – бераллалык, күк-кояшка табынуны аңлата. Хәер, җир шарындагы тереклек, бөҗәгеннән алып адәми затына кадәр, күк-кояштан тормыймыни! Шуның өчен төрки халкының рухына ислам динендәге бердәнбер аллалык әллә ни зыян китермәгән. Илләрдән илләргә йөрүче яһүдләрнең бай сәүдәгәрләре ханнарга, тархан-бәкләргә затлы әйберләр бүләк иткәннәр, ә Хазарстан түрәләре сәүдә юлларында тынычлык булдырганнар. Нәкъ шул чорларда төрки түрәләренең күбесе яһүдә кызларга өйләнгәннәр – моның хак булуын татарлар арасында бүген дә Ягудин фамилияле гаиләләрнең, Җәһүдә исемле кызларның күп булуы үзе үк раслый.

Шуңа карамастан, кахан сараен кулларында тоткан раввалар катнаш никахтан туган балаларны, үз араларына алмыйча, шул ук вакытта артык читләштермичә дә — «караимнар» дип йөргәннәр, ягъни кара имгәкләр. Вәләкин бу халык төрки телдә сөйләшкән һәм тулы хокуклы хазар гражданины булган, шул исәптән, бүген тулы канлы автономия хокукы алып, Молдавиядә көн күрүче кан кардәшләребез гагаузлар да.

Әмма ил-дөньялар тик тормый.

802 елда патрикий Никифор Византия империясе тәхетенә утыра. Шул ук елда гарәпле Харун әр-Рәшид үзенең иң якын ишләрен җәзалый.

803 елда көтмәгәндә Хазарстан тәхетенә яһүд Убәдәй утыра. Әнисе яһүдә булганга, сарай равваларыннан белем ала. Нәкъ шул кахан яһүдләр динен дәүләт дине итеп игълан итә. Тарихчыларга ышансак, Убәдәй кахан зыялы вә укымышлы кеше була, гәрчә яһүд сәүдәгәрләрен үтә якын итсә дә, калган халыкларны да читләми. Бит бу чорда Хазарстанда уннарча милләт вәкиле гомер иткән. Һәм аларның күбесе мөселманнар, христианнар, мәҗүсиләр булганнар. Шуңа күрә шул чорның тарихчылары бу кахан хакында: «Ул гадел хаким, тугры кеше иде. Ул илне ныгытты, мәктәпләр ачты, синагогалар күтәрде һәм Исраилдән мөгаллимнәр, раввалар китертте һәм, аларга алтын-көмеш белән түләп, хезмәтләрен югары бәяләде. Аңа раввалар 24 изге Мишнә, Талмуд китапларындагы кануннар турында аңлаттылар, гыйбадәт кылу тәртипләрен өйрәттеләр. Убәдәй кахан Алладан курыкты, борынгыдан килгән кануннарны саклады һәм ата-бабаларның васыятьләрен зурлады, үрнәк итеп алды».

Хазарстанда хакимият алышудан иң әүвәл яһүдләр оталар, шул ук вакытта Ашин ыруыннан килгән төркиләрне дә хөрмәт итәләр, чөнки төркиләр үзләре дә диннәргә сизелерлек тыенкы караганнар. Ә сарай равваларына йөзе белән борылган Убәдәй кахан бар яктан да ота. Күп хатыннар тоткан кахан үзе генә түгел, төрки түрәләре дә, бәкләр, меңбашлар, йөзбашлар, тарханнар да өчәр-дүртәр хатын белән яшиләр һәм бу хәл Хазарстан дәүләте өчен гадәти гамәл булып китә. Нәкъ шул чорларда Идел буеның сул як ярында көн күргән татарларга «Урыс баеса, чиркәү сала, татар баеса, хатын ала» мәкале кереп китә. Әлбәттә, югарыда әйткәнебезчә, раввалар бары тик яһүдә хатыннардан туган балаларны гына сарай мәктәпләренә урнаштырганнар. Анда исә бу балалар Тора, Талмуд китапларыннан белем алганнар. Ләкин төркиләрнең борынгы династияләрен тәшкил иткән, Ашин ыруына кадәр шушы төбәкләрдә көн күргән татарлар һәм төрки болгарлары күп нәрсәдән мәхрүм ителгәннәр. Шул сәбәпле алар тарафыннан баш күтәрүләр дә булгалый. Кахан аларны аяусыз бастыра, әмма соңыннан ташламалар ясарга мәҗбүр була. Әнә шулай Хазарстанда сиздерми генә IХ гасыр башларында ук инде фиркаләргә оешкан төркемнәр барлыкка килә. Төркиләр яһүдләрне балалар белән куандырсалар, яһүдләр аларның балаларын яһүд итүләре белән кинәнгәннәр, гәрчә һәммәсе дә төрки телдә сөйләшсәләр дә. Яһүд раввалары, үзләрен Аллаһы сайлаган халыкка санап, дәүләт өскормасын биләп торганнар. Тарихчылар кара хазарлар дип язган татарлар да кул кушырып утырмыйлар, алар күрше-шабра яшәгән маҗарлар, Идел буе төрки болгарлары белән кушылалар, бу чарада яманлык күреп, сарай раввалары илдән мөселманнарны һәм христианнарны куарга керешәләр. Әнә шулай Х гасырда Хазарстанда гражданнар сугышы башлана. Бу сугыш хакында Византия императоры Константин Багрянородный үз хезмәтенә болай дип язып куя: «Хакимият халыктан аерыла башлагач, хазарлар үзара сугыша башладылар. Үзара сугышта хакимият өстен чыкты. Баш күтәргән гади халык кылычтан уздырылды, ә беришләре маҗарлар белән Атилькүзгә качтылар». Искәреп үтим, укучым, бүгенге Русиядә дә дистәләрчә еллар инде елдан-ел хакимият халыктан ераклаша бара...

Тик бит илдә нинди генә сугышлар булмасын, хакимият башында торучы раввалар үзләре дә, балалары да кылыч тотып сугышмаганнар, гадәттә, моның өчен сугышчан бәҗәнәкләрне яллаганнар. Яһүд раввалары бу сугышка нокта кую өчен әүвәл ялланган бәҗәнәкләрне маҗарлар өстенә җибәрәләр. Ә инде күршеләре угызлар бу хәлгә канәгатьсезлек белдергәч, алар белән солых төзиләр. Әмма тарих арбасы яһүд раввалары теләгәнчә генә әйләнми, гәрчә яһүдләр Аллаһы сайлаган милләт булсалар да; әйтик, 889 елда угызлар бәҗәнәкләрне Днепр елгасына кадәр куа баралар. Бу чарага кахан угызларга мулдан акча түләргә вәгъдә итә. Угызлар хәтта Киевкә кадәр барып җитәләр. Әнә шул елда киялеләр, аларны беренче тапкыр күреп, елъязмаларына теркиләр. Бу буладыр 915 елда.

Әмма угызлар раввалар белән араны бик тиз өзәләр. Яһүд раввалары тиз арада Дала халыкларыннан 7 мең сугышчы яллыйлар. Бу хакта гарәп тарихчысы Әл-Масуди дә искәреп үтә. Әмма бу вакытта Хазарстан түрәләре башка ил-халыкларын яулаудан һәм аларга ясак салудан баш тарткан булалар инде. Һәр империя кебек, раввалар ничекләр булса да җыйган ил-халыкларны саклап калырга керешәләр. Кул астындагы халыкларның беришенә ташламалар ясыйлар, беришенең җиренә сугышчыларын җибәрәләр. Куркыту өчен. Хәер, бу адым вә алым бүгенге көнгә кадәр империяләр сәясәтендә беренче урында тора. Ялланган сугышчылар, сәүдә юлларын саклау белән бергә, яуланган илләрдә тәртип сакларга да тиеш булалар. Әлбәттә, 7 мең сугышчысы белән генә әллә ни кыра алмасын яхшы белгән, күрәсең, кахан. Шуңа күрә бу чара да каханга тынычлык китермәгән. Мисал итеп Багдад хәлифәте көч-куәтен күрсәтергә була. Хәлифәттә 70 мең ялланган сугышчы хезмәт иткән һәм хәлиф аларга елына 2 миллион дирһәм түләп торырга мәҗбүр булган. Сугышчылары хәлифнекеннән аз булуына карамастан, Хазарстан гаскәриләренә кахан үтә каты шарт куйган: меңбаш яисә йөзбаш әмерен үтәмәгән яисә сугыш кырын ташлап киткән сугышчы үлем җәзасына тартылган. Әмма яһүдләргә яки яһүдәләрдән туган угланнарга кахан монда да ташлама ясаган: сугыш кырын ташлап качканда да аларны җәзага тартмаганнар.

Ни генә булмасын, Хазарстан каханаты бу чорда әле үз көчендә була. Идел-Урал, Дон елгаларының түбән якларын үз кулында тоткан, бу чорда каханат җирләрендә зур-зур базаркалалы шәһәрләр калкып чыккан. Илдән илгә, калалардан калага кәрваннар йөреп торган. Хазар каханаты, нигездә, сәүдәдән кергән табыш исәбенә яшәгән. Бу хакта Ибн Хәүкәл болай дип язып калдырган: «Хазарлар бернәрсә дә җитештермиләр, чит илләргә кеше кызыгырлык бернинди тауар да чыгармыйлар, бар булган тауарлары – балык җилеме». Хак, бүген Русия исә чит илләргә нефть, газ, камил сугыш кораллары белән бергә Җир-Анабыз, су-елгаларыбыз вә диңгезләребез биргән башка тауарлар сата һәм шуның исәбенә көн күреп ята. Шуннан соң ничек инде әйтмисең, бүгенге Русия борынгы Хазарстан империясе язмышын сүзгә-сүз вә гамәлгә-гамәл кабатламый, дип.

Баштагы мәлдә яһүд сәүдәгәрләре дәүләткә коллар сатудан яхшы гына керем җыйганнар, әмма аларның бу гөнаһлы шөгыленә мөселманнар чик куялар – мөселманнарны, ягъни ислам динендәге адәми затны кол итеп сатарга ярамый, мөселман бары тик Аллаһы колы гына була ала, дигән пәйгамбәрнең чакыруыннан чыгып эш итәләр. Хәер, Аллаһы илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр чакыруы чорына күрә дөнья халкын коллыктан азат итүгә йөз тоткан. Ислам диненең иң изге гамәлләреннән берсе булган бу. Бит ошбу дин коллыкка чик куярга чакыра, мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең: «Һәр адәм баласы бары тик Аллаһы колы гына була ала», – дигән чакыруыннан чыгып эш итә башлыйлар. Бу инде чорына һәм дәверенә күрә большевиклар идеологы Карл Марксның: «Пролетарии всех стран, соединяйтесь!» – дигән чакыруыннан һич тә ким булмый. Әнә шулай әкренләп яһүд сәүдәгәрләре өстенлекләрен югалталар, вассал йөзендә каханатка кергән Кара Болгар – Киев Русе, Идел буе Болгары, Таман ярымутравында көн күргән төрки болгарлары халыктан җыйган салымнарын империягә җибәрми башлыйлар. Ә бит каханның сарай-калаларын, нигездә, мөселман сугышчылары саклаган. Каханның төп сараен 4 мең гаскәри караган. Күренекле татар галиме, нумизмат фәне белгече Әзһәр Мөхәммәдиев раславынча, гарәп сәрдаре Маслама каханны җиңгәннән соң, җиңелгән кахан 737 елда ислам динен кабул итәргә мәҗбүр ителә һәм, шул чордан башлап, Хазарстанда гарәп шрифты белән суктырылган акча-дирһәмнәр йөрешкә кереп китә. Ә инде Хазарстан каханы ислам динен кабул иткәннән соң, кахан сараена кереп оялаган яһүд раввалары да, баштарак югалып калсалар да, бик тиз аңнарына киләләр, беришләре ислам диненә күчеп, шул диндәге илләргә күчеп китәләр һәм ханнар сараенда хезмәт итә башлыйлар, беришләре исә, бигрәк тә раввалары үзләре дә сизми, каханатны таркатырга керешәләр. Иң әүвәл алар үзләре империя дәрәҗәсенә күтәргән каханат өстенә, алтын таулар вәгъдә итеп, Скандинавия викингларын дәшәләр. Викинг-варяглар Х гасырда тоташ еллар буена Идел буе халыкларын вә илләрен һәм Хазарстанны ел саен диярлек таларга килә башлыйлар. Бу хакта ХIХ гасыр тарихчысы Швеция галиме Андрес Стриннгольм үзенең «Походы викингов» хезмәтендә аеруча тәфсилләп яза.

Иң сәере шулдыр, Хазарстан каханатының тарихта тоткан урынын кимсетеп күрсәтү өчен, Русия галиме шовинист Б.А.Рыбаков VI гасырда ук дәүләт оештырган һәм утрак гомер иткән хазарларны үз хезмәтендә күчмә халык итеп яза һәм бу ил-дәүләтне калмыклар даласына илтеп утырта. Панславянизм томаныннан соңгы көненә кадәр арына алмаган галим хазарларны күчмәләр итеп кенә калмый, аларга урта гасыр тарихында, гомумән, урын булырга тиеш түгел, дип язып чыга.

Дөньяның танылган тарихчылары исә үз хезмәтләрендә Хазарстан каханатын Аттила хан үлеменнән соң Ил-Далаларына кайтып урнашкан төркиләрнең бер кавеме дигән фикер уздыралар. Түбән Дон буйларына, Таман ярымутравына кайтып урнашкан төрки-болгар кавеме дә гуннарның бер ыруы була. VII гасырда бабаларыбыз төзегән дәүләт тә шуларның берсе – Кубрат хан дәүләте аларның дәвамы дип танырга кирәк. Һәм ул шулай була да, гәрчә бу ике халык, бертуган булу белән бергә, бер телдә сөйләшсәләр дә һәм ары таба теге йә бу сәбәпләр аркасында үзара тынышмый яшәсәләр дә.

Хазарстан каханаты таркала башлаганнан соң, көнчыгыш Ауропа халыклары ике зур фиркагә аерылалар. Беренчеләре ислам дине байрагын күтәреп чыксалар, икенчеләре христиан дине аша тарихка керәләр. Яһүдләр исә һәр чордагы кебек ике арада тулганалар, тирәнрәк суны эзләгән балык кебек, баерак, куәтлерәк, сәүдәдә керемлерәк илләргә барып урнашалар. Аларның төп максатлары бер була: «Сезнең дошманнарыгызның дошманнары – безнең дуслар» дигән фәлсәфә белән төрле илләргә таралып, дөнья көтә башлыйлар. Әнә шулай 300 елга якын көнчыгыш Ауропа халыкларына ия вә түрә булып торган хазарлар иле тавыш-тынсыз гына дөнья арбасыннан төшеп калуга таба йөз тота башлый. Әмма Хазарстан каханаты үз көчендә була әле. Хазарларның соңгы башкаласында – Ай-Балдада күпсанлы мунчалар, базар мәйданнары, мәчет, синагога, чиркәүләр булган. Әнә шул Ил Х гасыр азакларына таба җимерелүгә таба янә бер адым ясый.

Ә тарих дәвам итә.

Мәгълүм булганы шулдыр, яһүд раввалары Хазарстан халкы белән 150 елга якын идарә итәләр. Алар инде Рим-Византия һәм Иранда бабалары кичергән фаҗигаләрне онытканнар, Хазарстанда үзләренә бер Иерусалим корып яткан булалар. Тарихи хакыйкатьтән чыгып караганда, татар бәкләренә таянып, Хазарстанда гүя оҗмах төзиләр, вәләкин үзләре үк шушы оҗмахны җимерүдә дә актив катнашалар. Ни гаҗәп, тарихта булган хәлләрне бозып, Русия тарихчылары Киев Русе Хазарстанны IХ гасырда ук буйсындырды, дип язалар.

Асылда исә болай була.

Бу чорда, ягъни Х гасырда, Киев Русеның Хазарстан каханына ясак түләп ятуы хакында Американың Кембридж югары уку йортында бер хат-документ сакланып калган. Тарихчылар раславынча, документ Х гасыр азакларында язылган. Ә Х гасыр башында тәхеттә утырган Булан каханны яһүд Убәдәй алыштыра, Убәдәйдән соң ил тәхетенә Йосыф кахан килә. Нәкъ шул кахан утырган көртләр хәлифе Габдрахман III сараенда хезмәттә булган Хасдай Ибн Шафрут сәүдәгәр илче Исак бен-Натан аша Йосыф каханга хат юллый. Һәм Йосыф кахан аңа Хазарстанда булган хәлләр турында яза һәм аннан җавап хаты көтеп кала. Йосыф кахан исә аңа җавап хаты яза. Бу документлар барысы да безнең бабаларыбызга кагылганга, кайбер юлларга игътибар итик әле: «...буртас, болгар, арис, чирмеш, венед, сувар, славян һ.б. – алар барысы да далаларда, ныгытылган калаларда яшиләр һәм барысы да миңа салым түлиләр», – дип яза кан кардәшенә Йосыф кахан. Шул ук вакыттта Йосыф кахан үзе Багдад хәлифенең варис-вассалы булуы турында да искәрә: «Мин елга тамагын саклыйм һәм баскынчы викингларны түбәнгә таба уздырмыйм. Алар минем елга аша диңгезгә чыгарга телиләр. Мин аларны җибәрмим, алар белән сугышам. Мин аларны тынычлыкта калдырсам, алар Багдадның үзенә кадәр барып җитәрләр һәм бөтен мөселман дөньясын җимергән булырлар иде».

Хак, кардәше Хасдайга шулай мактанса да, ил башында утырган Йосыф каханның хәле ул хәтле ал да гөл булмый, әлбәттә.

Мәгълүм ки, бәҗәнәкләр дә (печенеглар), угызлар да төрки кавемнәре булалар. Әмма Русия тарихчылары төрки халыкларын, уннарча исемнәргә бүлеп, тарихларына кертеп җибәрәләр һәм хәтта дөньяга тараталар. Гуннарны – болгарлардан, болгарларны – хазарлардан, хазарларны төрки кавемнәре булган казакъ, үзбәк, кыргыз, татар, башкорт, төрекмән, азәрбайҗан һ. б. төрки кавемнәреннән аерып карыйлар һәм тарихларында бу кавемнәрне бер-берсенә дошман булганнар, дип язалар. Һәм Русия империя булып киткәч тә, төрки-татарларны туктаусыз бүлгәли, Борынгы Рим империясенә хас «Разделяй и властвуй» сәясәтен дәвам итә. Әнә шул бозып язуларга каршы Русиянең исемле Бартольд, Бернштам кебек галимнәре башлап җибәргән төрки кавемнәре араларында булган хәл-гамәлләргә ачыклык кертергә теләп, Русиянең танылган һәм хөрмәткә ия галиме Лев Николаевич Гумилев үз фикерен әйтә. Галим раславынча, төрки хазарларының IХ–Х гасырларда көч-куәтләре кими барганда, Идел буе Болгары белән угызлар кавеме көчәя баралар. Ә Киев Русе исә империя тырнагыннан иң соңгы колония булып ычкына, әмма Хазарстан, көчен вә куәтен җуя башлауга, Швед короле тырнагына барып каба.

Вәләкин Русия тарихчылары үз тарихларына Швед короле җибәргән баскынчы Хельгның Киев каласын кулына төшерү елыннан башласалар да, бу хәл хакыйкый тарихтан ерак йөри. Шул ук «Повести временных лет» елъязмасында Колдун Хельг үтергән Әскәр-Аскал-Аскольт кахан 860 елда Константинопольга яу йөри һәм патшакала капкасына калканын кадаклап кайта, имеш. Елъязмачы, күзен дә йоммыйча, әнә шул тарихи вакыйганы да 907 елда баскынчы Хельг кадаклады, дип язып куя. Әнә шушындый шыр әкияти ялганга ышанып, Русиянең А. И. Краницский кебек әдипләре Вещий Олег һәм кенәз Игорьга багышлап романнар яздылар һәм ялган тарихларын әнә шул юл белән дә халыкларга барысы да булган хәлләр, дип җиткерергә тырыштылар. Романда Святослав кенәз болайрак сурәтләнә: «Святослав настоящий варяг... он по мужеству сущий воин». Тарихчылар исәбе буенча, кара уй белән кылынган бу вакыйга елъязмага 200 еллар үткәч кенә өстәлә, ягъни 1100–1113 елларда гына. Ә төзәтелә-төзәтелә, югарыда әйткәнебезчә, елъязма бары тик ХVIII гасыр азакларында гына аякланып китә, анда да немец телендә. Бу хакта ачынып, Лев Николаевич Гумилев болай дип язды: «Если верить летописи, не отмечающей с 920 по 940 года ни одного события отечественной истории, то надо признать русичей трусами и обывателями, не способными ни отомстить за преданных и убитых соотечественников, ни отстоять свое добро от сборщиков дани, переправляющих награбленное в Итиль».

Югарыда әйткәнебезчә, әүвәл башта Хазарстан раввалары сугышчыларны, нигездә, Урта Азия мөселманнары гаярьләрдән туплаган булсалар, соңрак сугышчыларны бүген Рязань төбәкләрендә көн күргән угро-фин һәм славян егетләреннән яллыйлар. Мәҗүси булган бу егетләр арасында сөннәткә утыртылганнары да булган. Аларга раввалар зур ташламалар ясаганнар. Рязань каласының исем-атамасы да шуннан ил тарихына кереп китә. Әйе, бүген рус телле хатыннардан туган сөннәтсез угланнарны Исраилгә кабул итми маташкан кебек, борынгы яһүд раввалары да бу йолага гаять зур игътибар биргәннәр. Хазарстан каханаты кул астыннан угызлар белән туганлашкан (Болгар ханы угыз ханы кызына өйләнгән була) Идел буе Болгары чыга, аннары угызлар, ахыр бәҗәнәкләр. Киев Русе исә һаман каханатка ясак түләп ята. Бәхәссез, каханның кул астындагы бер халыкны да ычкындырасы килми. Һәр чордагы империягә дә хас сыйфат бу.

Шуның өчен каханат төрле тиешле-тиешсез һәм хәтта дәүләтләр өчен хас булмаган чаралар кулланырга мәҗбүр була. Ахыр чиктә викингларны илләренә чакыру әнә шул чараларның берсе буладыр. Һәм аларның күбесе безнең төбәкләрдә утырып калалар. Бик ихтимал, югарыда әйткәнемчә, без татарларның теленә «Ватан» сүзе дә викинглар аша шул чорларда кереп калгандыр, чөнки бик күпләре бер төбәккә утырып калуны талап-сугышып йөрүдән артыграк күргәннәр. «Ватан» викингларның тынычлыкка йөз тоткан аллалары була.

Тик бит бер-берсеннән ерак яшәсәләр дә, викинглар үзара хәбәрләшә торганнар, ул гынамы, Швед короле Олаф инде христиан динен кабул иткән һәм мөселманнарның дошманына әверелеп китә. Христиан монахлары вә миссионерлары Византия аша гына түгел, Швед короле аша да Киевкә агылалар, халыкны котырталар, мәҗүсилектән ваз кичәргә өндиләр, төрле мәкерле юллар белән үгетлиләр...

Менә шул вакытларда бер Киевтә генә түгел, Хазарстанда да мәхшәр башлана. Халык ил-җирен ташлап китә башлый. Ялланып хезмәт иткән мөселман гаярьләре дә каханаттан китәләр. Кахан угро-фин, славян халыкларына таянырга тели, әмма алар да Киевкә тартыла башлыйлар, чөнки әле күбесе мәҗүсиләр, ә Киев тәхетендә мәҗүсиләрне яклаучы Владимир кенәз утыра. Итильдә утырган мөселманнар, бигрәк тә татарлар, Таман ярымутравында яшәүче кардәшләре Идел буе Болгары җирләренә күеп китә башлыйлар — шушы төбәкне төп ватаннары итәләр, ә христианнар исә Киев төбәкләренә тартылалар.

Хазарстанның төп этносы булган төрки-татарлар турында гуманист Лев Николаевич Гумилев үз хезмәтләренең берсендә болай дип язып калдыра: «Гуннарның, табгачларның, төркиләрнең дәвамлы еллар буена акыл белән яшәүләренә, гомумән, яшәү рәвешләренә тиешле бәя бирү зарур. Чит-ят җирләргә китеп, кемнәрне һәм нинди халыкларны гына буйсындырмасыннар вә яуламасыннар, кайларга гына җитеп дәүләт оештырмасыннар, беркайчан да вандаллар кебек варварлык дәрәҗәсенә төшмәгәннәр. Төрки халыклары нәкъ шул сыйфатлары аркасында гасырларга сузылган көрәштә җиңүчеләр булып калалар – беркайчан да үзләре яулаган халыкларны илләреннән кууга яисә кырып бетерүгә юл куймаганнар, киресенчә, һәр яуланган халыкларга үзләренең тарихи һәм мәдәни нигезләрен саклап калырга мөмкинлек биргәннәр – яуланган халыкларга туган җирләрен Ватан итеп күрергә комачауламаганнар. Нәкъ шул сәбәпле, Русия даласында 1500 еллар буена төрле милләт халыклары исән-имин көн күрәләр, ул гынамы, төркиләр бу сыйфатларын монголларга биреп калдыралар, хәтта ХIV гасырда империя төзергә керешкән русларга биреп калдырдылар – мәңге-мәңге җиңелмәс Бөек Даланы».

Русия тарихчылары күпме генә Хазарстанны Святослав кенәз (965 елда) җимерде, дип язмасыннар, тарих шуны раслый: Хазарстан бары тик 1064 елларда гына яшәүдән туктый. Хазар каханатының яшәү дәверен җентекләп тикшергән тарихчы А. П. Новоцельцев үз хезмәтендә болай дип яза: «В 1064 году и остатки хазар численностью 3000 семей прибыли в город Казхан (Казань) из страны Хазарии, отстроили его и поселились в нем».

Казан татарлары тарихына мин бу сүзләрне алтын хәрефләр белән язып куяр идем. Чөнки бу хәл чынлап та тарихта булган. Татар-хазар халкы бары тик Хазарстан дигән империянең бер шәһәренә күчеп килеп утырган. Ә бит каханатның Иделнең өске якларында Болгар, Самара, Саксин, Казан һ.б. зур базаркалалы шәһәрләре дә булган. Шулар арасында Казан шактый мөһим урынны биләгән булса кирәк, чөнки бирегә төньяк халыкларыннан – борынгы Бөек Пермь якларыннан затлы тиреләр йөзендә байлык аккан. Ахыр килеп, тарихчы бик белеп «построили» дими, ә «отстроили» ди. Димәк, бу кала инде зур сәүдә каласына әверелеп киткән булган, Ауропа илләре белән сәүдә иткән Казан Кремле йортында табылган чех тәңкәсе дә моны раслый.

Әйе, бәхәссез, бу төбәкләргә иң әүвәл Хазарстандагы Биләмҗир каласында көн күргән халыклар күчеп киләләр һәм Казан каласын чын мәгънәсендә урта гасырның чәчәк аткан шәһәре итәләр. Ни гаҗәп, бу каланы хәтта баскынчы монголлар да җимермиләр. Бу хакта хазарлар тарихын тикшергән күренекле Русия галимәсе С. Плетнева болай дип язды: «Население Хазарского каганата продолжало жить вместе с новыми завоевателями (татаро-монголами). Вероятно, именно из-за смешанности населения здесь, на Волге, кипчаки не ставили святилищ с каменными статуями: обычай «заглох» в чужой этнической среде».

Шуның өчен мәркәзебез Казанның монголлар чорында ук Алтын Урданың иң хозур калаларыннан булып үсеп китүенә һәм киләсе 2005 елда меңьеллык олуг бәйрәмен уздырырга җыенуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел, ә бары тик: «Без татарлар бик борынгы заманнардан калаларда яшәгәнбез, яшибез, яшәячәкбез!» – дип, дөнья халыкларына мәркәзебезне күрсәтеп, тантана итәсе генә кала.

*** ***

Искәрмә: Эдуард Паркерның «Тысяча лет из истории татар» хезмәтен совет чорында илдән куылган татар галиме якташыбыз Вил Мирзаянов инглизчәдән русчага тәрҗемә итте. Бу хезмәт 2003 елда Казанда нәшер ителде. Моның өстенә Тувада археологик казылмалар алып барган Эрмитажның фән хезмәткәре Константин Чугунов «Известия» газетасында болай дип язып чыкты: «Нынешние раскопки в Туве, где были обнаружены памятники рубежа VIII–VII веков до нашей эры, неожиданно подтвердили верность предположений Геродота. Идентификация племен скифского типа происходит по наличию компонентов так называемой «скифской триады»: оружие, конская упряжь и, конечно, предметы искусства звериного стиля. Находки в так называемой «Долине царей», объединяющей несколько курганов, датируются рубежом VII–VIII веков нашей эры, то есть временем, когда скифов в Причерноморье опять-таки не было... Находкам в Кургане-2 нет аналогий в археологии. Все образцы компонентов скифской триады настолько высокоразвиты, что изначально мы даже не могли представить себе, что они созданы раньше, чем в VI веке до нашей эры. Тщательный анализ и царских захоронений, и могильников, не принадлежавших представителям скифской знати, показал: они созданы позже VII века до нашей эры. Это переворачивает представления об азиатской кочевой культуре: о происхождении и развитии скифского искусства, превосходящего по уровню развития даже современное ему искусство архаичной Греции, можно говорить совсем в ином ключе. Древность находок говорит о том, что скифские племена пришли в Причерноморье из Центральной Азии».

Эдуард Паркер исә үзенең «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтендә бу хакта болай ди: «Тыйнак рәвештә һәм сабырлыкка йөз тотып язылган бу китап, Хун-чжоу каласында (Көньяк Хайнан утравы) шәһәр түрәсе ярдәме белән, 1893–1894 елларда Кытай тарихының борынгы чыганакларына таянып язылды. Шуннан соң мин 1894 елда Кытайдан бөтенләйгә китәргә җыендым. Шанхай каласының баш хөкемдары мистер Джордж Джеймсон бик теләп минем тәүге язмаларымны карап, төзәтеп чыкты һәм китапны бастырганда да күз угында тотты. Шул вакытта Урга тирәсендә археологик казылмалар алып барган руслар өч телдә язылган язмалы таш һәйкәл таптылар. Һәм алар Кытай һәм Сирия язмаларын укыганнан соң, ташка уелган язманың өченчесе төрки телдә булуын ачыкладылар. Копенгаген профессоры В. Томсен бу язманы укыганнан соң (белгеч Розетта Стоун ысулы белән), бу ачышны тәмам раслады. Петербургта яшәгән В. Радлов исә ары таба таштагы бөтен булган төрки язманы тикшергәннән соң, язманың моннан 1200 еллар элек язылуын раслады. Мин исә «China, Review, vol. XX» бик озак еллар буена расладым – хуннар, скифлар, гуннар һәм төркиләр тарих үсешендәге төрле баскычларда да бер үк кавем вә халык, ахыр, минем бу хезмәтемнең хаклыгын раслап, әйткән кавемнәрнең төрки халыклары булуын Шавань, Хирт кебек галимнәр дә тәфсилләп тикшерделәр һәм мин күтәргән четерекле проблемага өстәмә төстә ачыклык керттеләр».

Бары тик шул, кадерле укучым. Русия тарихчыларының кайбер шовинист галимнәре язганча, без татарлар бүген гомер иткән җиребездә бер дә килмешәкләр түгел, ә бик борынгы төрки-татар кавемнәреннән. Һәм без мең еллар элек көн күргән бабаларыбыз җирендә бүген дә көн күрәбез. Бүген кемнәр килмешәк булуын Идел буйларына күчеп утырган күп кенә урыс авыллары да раслый. Күп кенә авыл утырган күрше-шабраларыбыз авылларында алар күтәргән таш чиркәүләр генә моңаеп утыралар инде, ә килгән халыклар күптән инде йә үз якларына, йә шәһәрләргә күчеп киткәннәр булса кирәк. Ә татар, мари, чуваш, удмурт халыкларының авыллары, әле булса меңнәрчә еллар кебек, үз туфракларында утыра бирәләр, шул исәптән кала-салалары да. Әйе, хакыйкать һәр чорда да хакыйкать булып калачак, ул гүя адәм кулы белән чәчкән орлык, бер шытып чыкмаса, бер шытып чыга икән – моны бүген дөнья күргән Эдуард Паркерның татарлар турындагы саллы хезмәте дә раслый.
Автордан: Эдуард Паркерның «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтен инглизчәдән русчага безнең якташыбыз – совет чорында бер гаепсезгә диярлек (чамадан тыш күп күләмдә яман химик кораллар ясаган СССР империясенең дәүләт серен ачкан өчен) шул өлкәдә эшләгән галим-химик Вил Мирзаянов тәрҗемә итә. Бу милләтпәрвәр якташыбызның инглизчәдән тәрҗемә иткән икенче китабы, беренче китабы – Америкада яшәп вафат булган Борис Ишбулдинның «Татарлар тарихы» хезмәтен инглиз теленнән мин бахырыгыз белән татарчага тәрҗемә иткән идек. Татарларга багышланган икенче китабы хакында, русча чыккан хезмәтенә гадел бәһа биреп, китапның җаваплы редакторы тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинев кереш сүзендә болай дигән: «Данная книга, впервые изданная автором (Э. Паркером) в 1895 году в Китае, затем в 1924 году в Нью-Йорке, является первым изданием на русском языке, не считая небольшого доклада Д. Струнина на заседании Туркестанского кружка любителей археологии в 1897 году. Автор, основываясь на оригинальных китайских источниках, изложил главнейшие моменты из жизни татарских племен, населявших некогда северные пределы Китая. Ему удалось разобраться в запутанной истории татар до времени Чингиз хана, отметить ряд свойственных им типических черт и осветить несколько выдающихся образов из числа татарских завоевателей.

Книга переведена и пополнена многими научными комментариями известным российским ученым-химиком Вилем Мирзаяновым, ныне гражданином США, который не только перевел книгу, но и частично финансировал ее издание».

Без капчыкта ятмый икән шул, туганнар!

--------------------------------------


Каталог: file
file -> Симон маркиш
file -> Падение Трои Пьеса в 5-ти действиях
file -> 2. в греческом языке существует три слова для обозначения понятия «слово» «эпос», «логос» и
file -> Қазақстан Республикасы Қорғаныс министрінің 2016 жылғы 22 қаңтардағы №35 бұйрығымен бекітілген тиісті деңгейдегі білім беру бағдарламаларын іске асыратын Қазақстан
file -> График предоставления респондентами первичных статистических данных по общегосударственным статистическим наблюдениям в июне 2013 года
file -> 66 баспасөз релизі қаржы нарығындағы ахуал туралы


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет