Хәерле көн хөрмәтле авылдашлар ! Хөрмәтле Наил Ринатович! Хөрмәтле шәһәр һәм районыбыз вәкилләре



жүктеу 112.04 Kb.
Дата08.02.2018
өлшемі112.04 Kb.

Хәерле көн хөрмәтле авылдашлар ! Хөрмәтле Наил Ринатович! Хөрмәтле шәһәр һәм районыбыз вәкилләре.

Рөхсэт итегез җыенны башлап жибэрергэ.

Кемдә кем җыенны башларга ди, кул күтәрүләрен сорыйм.

Каршылар? Тоткарланучылар? Бертавыштан, җыенны башлыйбыз.
Иң 1 нче безгә җыенның рәисен һәм секретарен сайларга кирәк булыр.

Рәисе итеп Хайруллина Н.Я, Секретаре итеп Ахмадиева Эльвира Фазыл кызы тәкъдим ителде. Кемдә кем шушы тәкъдимгә риза кул күтәреп тавыш бирүгезне сорыйм. Каршылар?,Тоткарланучылар? Бертавыштан.

Бүгенге җыенда катнашалар: Админстрация,Прокуратура,полиция,пенсия фонды,налоговый, җирләрне теркәү палатасы,Район эл.челтәре,газ оешмасы,мәгариф бүлеге һәм башка инстанцияләр..

1.Гринь П.М. - прокуратура

2. Шагиева Л.Ч. – центр занятости

3.Гафиятуллина Р.Р. – соц.защита

4. Гаязов Р. – зам.глав.врача г.Лениногорск

5. Мустафин Р.Г. – сельхоз управление

6. Шаров К.Г - РУЭС

Көн тәртибе:

1. Түбән Чыршылы авыл җирлегенең 2014 елда социаль үсеше.Авыл башлыгының чыгышы.

2. 2015 елга эшләнәсе эшлэр һәм агымдагы мәсьәләләр.

3. Халыктан 2015 елда самообложение җыю турында.

4. Участок полициясе хезмәткәре Муртазин Илнур Фандатович чыгышы

5 . Агрофирма Спартак күмәк хуҗалыгы Уметбаев Фирдус Илдусович

I . Беренче көн тәртибе Түбән Чыршылы авыл җирлегенең

2014 елда социаль үсеше

Бүгенге көндә,Түбән Чыршылы авыл җирлегендә өч авылга 470 йорт, шуларның 387 сендә 1041 кеше яши. Түбән Чыршылы авылында 792, Югары Чыршылыда 223 , Мордва Ивановкада 26 кеше яши.

Барлык халыкның 46% эшкә яраклы – 478 кеше, шуның 51 кеше бюджет өлкәсендә, 31 кеше “Спартак” агрофирмасында, пенсионерлар 387 кеше, шул санда 89 кеше инвалидлык буенча. 18 яшкә кадәр балалар 176.

ЗАГС эшләре буенча 2014 елда 3 туу, 18 үлем таныклыгы бирелде.

Авыл җирлеге советында 10 депутат белән эш алып барылды. Барлыгы 3 җыелыш, 5 совет утырышы, 8 башкарма комитет утырышы үткәрелде. 25 көн тәртибе каралды. Төп мәсъәләләр: бюджет үтәлеше,экологик өмәләр, авылларда янгын куркынычсызлыгын оештыру, су басудан саклану, хуҗалык малларын көтүгә чыгару, бәйрәмнәрне, билгеле даталарны үткәрү, налог ставкаларын карау, налог үтәлешен, оешмаларның эшен тикшерү кебек мәсъәләләр каралды. Депутатларның авыл эчендэ кайнаган эшчэнлегендэ һәрьяклап булышлыкларын тоеп эшлим,чөнки мин үзем генә районда иң зур авыллар хисабына кергән җирлегебезнең проблемаларын хәл итеп бетерә алмас идем. Бигрәктә Вафин Әкдәс,Григорьев Николайлар авыллар ерак булу сәбәпле барсында вакытныда хәбәр итеп ,чарасын күреп торалар.

Авыл җирлегенә 62 кеше төрле сорау белән , 608 кеше төрле справкалар өчен мәрәҗәгать иткән, бар да уңай хәл ителгән.


Шәхси хуҗалыкларда мал асрауга килгәндә:




2013

2014

Гаилә фермасы




Эре мөгезле терлек

268

269

33

+4

сыер

105

94

18

+2

сарык

127

171

-

+44

умарта

136

134

-

-2

Ат

9

7

-

-2

Авыл җирлеге буенча 112 авто/машина, 17 трактор хисаплана.

Җәйге чорда 94 сыер башына дәүләт тарафынан барлыгы 2 меңнән 188 мең сум күләмендә акчалата субсидия бирелде. Шәхси хуҗалыклар ел дәвамында 72 тонна ягъни 864 мең сумлык сөт тапшырган , ноябрь аенан бирле сөтнең тапшыру бәясе 13.50 сум. Бәянең түбән булуы безне бик борчый. Чөнки фураш,он бәясе бермә бер артты. Гаилә фермаларына килгәндә Ситдиков Әдхәм абыйларның эшләре җайга салынып бара. Ахмадиев Ильшат эшен тәмамлап килә, ул конкурска чыгып Республика тарафыннан төзелеш материаллары өчен 1 млн грант алды . Агрофирма Спартак күмәк хуҗалыгы пай җирләре өчен тулысынча налог түләде , солы ,салам , аңардан тыш үз эшчеләренә печән бирде . Алга таба Фирдус Илдусович сүз алыр, кыскача безне эшләре турында таныштырып китәр. Галимов Җәудәт абыйның заготконторасына 5 тонна тире жыеп тапшырылган. Шәхси хуҗалыктагы җирләрне теркәүгә килгәндә : барлыгы 387 хуҗалыктан 280 гы йорт –җирләрен теркәгән. ( 72%) .

Юлларны төзекләндерүгә килгәндә конкурста алган 1 млн грантның ярты миллионына Түбән Чыршылыда Калмык,Тукай урамнарына ,Югары Чырышылда куперләргә ,җиткән кадәр чокырлы урыннарга таш салынды. Бу акча, бер караганда карасаң бик күп төсле ,ә барлык расходлары белән 480 метр юлга таш түшәргә генә җитә. Бу эш эле алга таба дәвам итәчәк,чөнки самооблажение акчасыныңда бер өлеше юлларны төзекләндергә куелды.Бу ел кар бик күп ява ,юлларны кардан чистартуда Фаттахов Равил Фатыхович җитәкчелегендәге Стройсервисмонтаж оешмасына,нефтяникларга, мәктәп тракторы белән Ахмадиев Ришатка,Ахмадиев Зөфәргә, Лесхозга, Гильманов Габделхэй абыйга,Насибуллин Әсгаткә, Вафин Илдарга,Гараев Рафик абыйга, ,Агрофирма Спартак күмәк хуҗалыгына урамнарны кардан арындырганары өчен, үлем –китем булса бер сүзсез зиратларны ачу буенча ярдәм иткәннәре өчен бар халык исеменнән зур рәхмәт .

Грант акчасының калган ярты миллионы урам баганалырна өстәмә лампочколар, утка түләүне экономияләү максатыннан трансформаторларга 7 эл.счетчигы куелды ,аларны тоташтыру өчен өстәмә 6км. эл линиясе сузыла. Яз аеннан башлап республика программасы нигезендә агачларны кисү, электр чыбыкларын вак агачлардан арындыру эшләре башкарылды. Бу эштә район электр челтәре,(Гарипов Рамил Абрарович) ,горгаз оешмасының ( Нуретдинов Рөстәм Анасович)авылдшларыбызның ярдәме нык булды.Мордва Ивановка авылында яна трансформатор куелды,1 км артык электр линиясе алыштырылды. Зират эчлэреннэн тыш ,зур агачлар Мокрый куст урамында, Валиуллин Руслан,Шарифуллин Рәшит абый,Югары Чыршылда бер ничә агач калды.

Югары Чыршылда су башы ,Түбән Чырышылда Захид, Үтән елгасы чишмәләренең Су каптажы чистартылды. Агымдагы елга Түбән Чыршылыда Мәннәф чишмәсенең каптажын төзекләндерү эшләре планга куелды.

Бүгеге көндә мәктәптә 76 бала белем ала. Югары Чыршылы укучы балаларын автобус йөртә.Нинди генә экологик өмәләр, нинди генә чаралар булмасын укучыларда,мәктәп коллективы да беренче ярдәмчеләр.Әлегә зур проблемалары юк.

Балалар бакчасына 17 бала йөри, 7 кеше хезмәт күрсәтә. Бу көздә 4 бала 1 класска бара.Белгәнебезчә , балалар эз булу сәбәпле бер генә бинага күчтек. Проблема шул үткән елдагыча крыша искереп бара , Ронода капиталь ремонтка куелган.

Авыр хәлле гаиләләргә килгәндә 1 гаилә КДН да учетта тора. Участок полициясе,мәктәп коллективы,ата-аналар комитеты белән эш алып барыла,йортларга рейдлар ясала.Авылда участковый булу уңай нәтиҗәләр бирде. Урамда еш исереп йөручеләр,эшсезләр әзәйде.Шулай ук руль артына салган килеш утыручылар да җавапка тартылды.Алга таба Муртазин Илнур үзе чгыш ясап китәр.

Клубта эшләр яхшы алып барыла ,барлык бәйрәм чараларын тулысынча үткәреп баралар. “Җидегән чишмә” коллективы , авыл үзешчәннәре узләренең сәхнә күренешләре белән барыбызны да куандырып тора.Районыбыз артистлары да еш килә. Төп проблема клуб бинасының ут линияләре искергән,1985 елгы, күбесе плитә астында калган,схемасы юк. Бик авырлык белән генә вакытлыча ут сузып куйдык. Тик район культура ярдәме белән планга куелып ,техник куркынычсызлык максатында да яңага алыштыруны таләп итә.Югары Чыршылы клубына косметик ремонт кирәк.

Китапханәдә бакча балалары, мәктәп укучылары , авылыбызның халкы белән төрле чаралар, иҗат кичәләре үткәрелә. Алар клуб хезмәткәрләре белән берлектә барлык мероприятияләрдә катнашалар.Югары Чыршылы авылы кереп уку залына йөрүчеләр 350, өйгә китап алучылар 236, өлкәннәр 546, укучылар 70.

Авылларда 4 шәхси кибет эшләп килә.Барлык төр товарларны да вакытында алып кайталар.Мордва Ивановкага Гарипов Илдар кирэкле продукталарны заказ буенча илтеп бирә.Нинди генә бәйрәм чарасы булмасын иң беренче аларга мөрәҗәгать итәбез.

9 майга ,Өлкәннәр көненә ашамлык пакетлары бирелде. ( Моның өчен без Бадуртдинов Сирин Рашид улына, Муртазин Наиль Мәхмүт улына ,Гарипов Илдар Әнвәр улына,Мугинова Мәрьям Шамил кызына, авылыбыз Мәчетенә һәм ярдәм кулы сузган барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт) Дини бәйрәмнәрдә күркәм рәвештә үткәрелеп килә. Мәчет ярдәме белән мэктэптэ балалар һәм өлкәннәр белән берлектә Ифтар мэжлесе уздырылды.Мәчеткә космитик ремонт ясалды.Барлык ярдәм иткән авылдашларга,спонсорларга зур рәхмәт.

Ярдәмгә мохтаҗларны караучы социаль яклау бүлегеннән беркетелгән Мухаметдинова Минзилә апа 8 кешегә хезмәт күрсәтә.Бу бик авыр хезмәт. Ул аларны шәһәргә поликлиникага да йөртә,ашау-эчүдән тыш ,кирәкле даруларында алып кайтып бирә.

Авыл халкы белән күмәк рәвештә мили Сабантуйлары,Авыл көне ,истәлекле даталар,очрашулар матур,истә калырллык итеп үткәрелеп барыла.

Медикларыбыз нинди вакыт булуга карамастан беренче ярдәм күрсәтәләр. Ел дәвамында 5800 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, 252 кешегә йортларга барып ярдәм күрсәтелгән. План буенча ел дәвамында деспанциризация һәм флюрография үткәрелде.Алар арасында үз сәламәтлекләренә битараф булып, килми калучылар да булды.Төп проблема - медпунктның тышкы ягына косметик ремонт кирәк,түбәләре иске 1995 елгы иске шифер түбә.

Санэпедимстанция тарафынан шәхси хуҗалыкларга бушка 32 кг күләмендә тычкан агуы бирелде. Шулайда чирләүчеләр саны кимемәде.

Почта хезмәткәрләребез пенсия тарата,халыкка конкүреш эйберләрендә сата.Газетлар,пенсиялә вакытында бирелә.Утка-газга түләү өчен квитанцияләрне өйдән алып китәләр. Халыкка булган белдерүләрнедә вакытында илтеп җиткерәләр.Барлык экологик өмәләрдә,төрле чараларда алдан башлап йөручеләр.

Пожарный машинага су алу өчен Югары Чыршылыга китә торган күпер янында трактор белән эттерелеп су алу урыны ясалды.Тик шатлыкның борчуыда бар,икенче көнне үк капчык белән чүп ташлап киттеләр.Кем икәнендә белүче бардыр,шундый күренешләргә йөрәк әрни,хөрмәтле авылдашлар битараф калмагыз ,авыл матур ,чиста төзек торса үзебезнең йөзебез кебек бит ул.

Пожарныйлар ,лесхозда эшләүчеләр экологик өмәләрдә,агач кисү, сабантуй урыннарын әзерләүдә теләп ярдәм итәләр.Мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдэ торалар, беренче ярдәм күрсәтү алымнарын ойрәтәләр.

Бу ел май аенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.Бу уңайдан яу кырында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә 3 авылда да нарат үсентеләре утыртылыды. Кызурак вакытка туры килде күбесе китә алмады ,бу эш алла бирсә яз дәвам ителер. Нинди генэ чара булса да өлкәннәребез беренче ярдәмчеләр,киңәшчеләр,алдан башлап йөрүчеләр. Ләкин беребездә бу изге эшләрдән читтә калмасак иде. Советлар Союзы Герое Әкрәм Хәертдиновка багышланган истәлек урынын, яу кырында ятып калган авылдашларыбызга багышланган Җиңү паркынларын, памятникларны косметик ремонтлау янарту эшләре башланды. Әкрәм Хәртдиновны Елховнефть оешмасы спонсорлыкка алды,әле анда эшләр бетмәде коймаларын ,язуларын яңага апрель аенда алыштырып бетерәләр, ә Җиңү паркларын үз көчебез ,тагы читтэн спонсор ярдәме кирәк язу такталары авылларда искергэн,плитәләре куба, алыштыру кирәк.

Чүплек базын үз көчебез белән ремонтлап, трактор каян таба алабыз шуның белән таптатып барабыз.Ләкин ул булу гына җитми Баллы күпере төбенә,ферма алдына чүпләрне ат белән китреп ташлаучылар булды ,кем икәне тиз ачыкланды,даруларга направление кәгазе бар иде. Штрафка тартабыз дигэч ,барып җыеп алдылар.Тагы аптыраганы шул ,чүплеккә зур торговый машиналар чуп ташый башлады. Ул законный чуплек түгел,ә аптыраганнан гына вакытлыча җыю урыны.Аннан соң Галиев Котдус абыйлар аяк очына зираттан зур тополь агачларын тартып чыгардык.Анда капчыклап чүп ташлап киттеләр, техникасыз кеше түгел икэне күренеп тора , коричнев төстә плитәләр, профнастил .Шул якның 2 урам эше йорттан йортка йөреп табырга калды.Үләт базына Республика ярдәме белән ремонт ясалды.

Түбән Чыршылыга Республика программасы нигезендә Таттелеком смарт –багансы куелды.

Югары Чыршылыга, 1 млн га Интернет челтәре үткәрелде, тоташучылар долевое участие буенча 10 мең түләде, бүгенге көндә 10 йорт, ә калганы Республика бюджетыннан ярдәм фонды. Бу мэсьэлэ ,башта уңай хәл ителсә Интернет керткәч бигрәктә 10 мең түләү күп икәне ачыкланды.Шул уңайдан район җитәкчеләренә сораулар булды.Ачыклык кертү өчен сүзне алга таба аларга биребез.
2014 елга бюджет үтәлеше.





Салым төре

План

(мең сум)



Факт

(мең сум)



% утэлеш

1
2

3


Керем (подоход) салымы

Төзелеш салымы

Җир салымы+

пай җирләре



172
105

166


384
139.5

364


223
133

219





Барлыгы:

443

887.5

192

Сораулар




  1. Интренет буенча.

  2. Үлгән кешеләрне җирләү тәртибе.

  3. Пай җирләре турында сорау.

2015 елга эшләнәсе эшләр, чишәсе проблемалар :


1 нче көн тәртибе буенча сораулар бармы?

Сораулар булмаса 1 нче көн тәртибе буенча карар проекты укыла.
II. көн тәртибе буенча Халыктан 2014 елда самооблажение җыю турында. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Советының Федераль законнар җыенытыгының 56 матдәсе ягьни статьясы нигезендә гражданнардан үзара салым (самооблажение) җыю каралган.



1


Самообложение

39450 сум (157800 арттырып )
10000 сум юлларны чистартуга.

3000 урам утларын карауга куелды.



Июнь аенда Үзара салым җыю буенча референдум үтте. Җыелган акча Совет карары нигезендә авылны төзекләндерүгә куелды.

Самооблажение җыю үткән елдагыча үзгәрешсез кала. Һәр 18 яшькә җиткән

(укучылардан,студентлардан,армия хезмәтеннән тыш) граждан самооблажение тапшыруда катнаша.

Агымдагы елда үзара салым җыю референдумы апрель аеның икенче яртысына планлаштырылган.

Шуннан чыгып карар проекты белән танышытырам.



2 көн тәртибе буенча карар проектын уку


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет