Хөрмәтле көн авылдашлар, килгэн кунаклар!



жүктеу 112.18 Kb.
Дата08.02.2018
өлшемі112.18 Kb.

Хөрмәтле көн авылдашлар, килгэн кунаклар!

Бүген без авыл советының бергәләп ел буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясарга һәм 2014елда да бергәләп эшләрди эш планы белән танышып китәргә җыелдык. 2013ел халык өчендә, маллар өчендә үңышлы ел булды, чапкан кешегә печән куп булды. Хөкүмәт тарафыннан да субсидияләр бирелде. Иренмәгән кешегә, авыл җирендә дә шәһәрдән яхшырак яшәп була. Эш юк дип куркып калырга тугел. Агрофирма Лениногорская елдан ел ныграк төпләнә, эшләрен киңәйтә. Хезмәт хакы биреп барыла. Авыл буенча дәүләт теркәү аша узган 263 кешенең пай җире рәсмиләштерелгән барлыгы1578га, Кырларны чэчүче Агрофирма Лениногорская 1578 га җир гэ 2013 ел өчен аренда хакын зернофураж белэн түләде. 2014елда арендада агрофирмада 1500га пай җирләре калды, чөнки безнен 12 пайчыбыз аерылып чыкты, алар 2014елда Агрофирма исемлегендән төшеп калачак.Пай җирлэре өчен 100% агрофирма тарафыннан налоглар түләнде.263 кеше арасында 46се бакыйлыкка күчкән, 21се мирас( ягни наследство) кабул иттелэр. Мирас кабул итмәучеләргә зернофураж бирелмәде.Шулай ук Агрофирма тарафыннан кемгә күпме кирәк тюковат итеп салам бирелде,Картлар көненэ, Жиңү бәйрәменә пакетлар таратылды, бик зур ярдэм күрсәтелде САБАН ТУЕН үткәрүдә.Агрофирма җитәкчесе белән татугына эшләр алып барыла, бер беребезне аңлап, кулыбыздан килгәнчә без аңа ярдәм кулы сузабыз, кирәккәндә ул безгә ярдәм кулы суза.ОАО Агрофирманын генеральный директорына Наил Ринат улыЗалаковка һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Инвалидлар көненэ КФХ Шайхутдинов Фанис Вагизович һәм Валиев Айдар Хазип улы ярдәме белән продуктовый пакетлар татарылды , чәй табыны уздырылды. Аларга зур рэхмэтебезне әйтәбез.

Агрофирма Ялтау ярдәме белән янгын сүндерү депосы төзелде.Безнең агрофирма ялтау директорына һэм ярдәмчеләренә рэхмэтебез бик зурдан, алар ярдәм итмәсә җинеп чыга алмый идек.Районнан бирелде КАМАЗ машинасы, ләкин бугенге көнгә хатле эш хакы түләү шарты белән без шофер таба алмыйбыз, чөнки бирелгән КАМАЗ машинасы бик иске, эшләргә теләүче юк.

Авылыбызның статистик ягына күчкәндә:

2014 нче елның 1 гыйнваренә Яна Иштеряк авылы җирлеге территориясендә 684 кеше исәпләнә, шулардан:

- сайлаучы 537,2014нең 14сентябрендә гос совет депутатлар сайлуа була

  • Пенсия яшендәгеләр 194кеше, 17 яшкә хатле балалар саны – 147, Яңа Иштеряк мәктәбендә укый 17 укучы. 2013 елда – 1нче сыйныфка баручы булмады, 2014 елда – 11 бала бара дип өметләнеп торабыз. Югары белемле һәм 1категория укытучылары балаларга белем бирә. Бүгенге көндә балалар бакчасында 20 бала тәрбия ала.

Эш яшендәге -343кеше, Беркайдада эшләмәүчеләр 11 кеше,

Агрофирма “Лениногорская” да бугенгә көндә 30 га якын кеше эшли, Бу безнең авыл өчен бик аз.



Берләшкән дәуләт республикасыннан (из стран СНГ) безнең авылда яшәүче ике семья бар, берсе инде 2000 елдан бирле бездә яши.

Сугыш ветераннарыбыз 1, инвалидлар 43. Тыл хезмәткәрләре 33, җитмеш

яшьтән өлкән кешеләр 109. Ватан сугышында катнашучыларның толлары 9 кеше исепләнә. Курәсез бу саннар елдан ел кими бара.

Сугыш ветераннарыбыз, тыл хезмәткәрләребез һәм ватан сугышында катнашучыларга тантаналы төстә Россия хөкүмәте тарафыннан барлыгы 8кешегә квартира бирелде.2013 елда 2 кешегә квартира бирелде. Бу эш әле давам итә. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә исәнлек-саулык телим, һәм күп еллар шулай бер-беребезгә терәк булып тыныч тормышта яшәргә язсын.

Авыл үсеше торгызу федерал программа бунча 1 өй төзелде. 1 төзелеп килә, Тагын 1 семья чиратта тора

Авыл Җирлеге буенча йортлар 100% сетевой газга таташтырылган, санаулы йортлар булсада чияле тау, үтәмеш авылларында да газ линиясе үтә.110 йортка телефон чыбыгы сузылган. Су белән авылны Водарайона җәмгыяте тәәмин итә. Сулар бер өзлексез өйләрдә ага, ләкин түләмәүчеләрдә бар. Алар Шайдуллин Чулпан, Бакалова Рэсимэ, Хамадиев Анвар, Минязев Фанислэр.

2010 елда авыл буйлап 22 ноктада ут янса,бугенге көндэ 36 ноктада ут яна. Ләкин бу безнең авыл өчен аз әле. Тагын авылга 9 нокта кирэк иде, ләкин куйдырырга мөмкинлек юк, Нокталарны артыру өчен бик күп чыгымнар кирәк, әммә безнең бюдҗетта акча каралмаган. Безгә утларны артыруда авыл халкы исеменнән Надеңда Михайловна сездән ярдәм сорыйбыз. Быелгы планнарның берсе итеп – республиканың “Кече авылларны яктырту” программасына кереп Электриклар ярдәме белән инвентаризация үткәреп тагын нокталарны арттырсак бик яхшы булыр иде. Бездә бит капитал ремонт утсэдэ 5 провод урам утлары өчен ни өчендер сузылмаган. Ленин урамында баганалар алыштыруда булмады.

Гражданнардан барлыгы телдән һәм язма рәвештә 417 мөрәҗәгәть кабул ителде. 374сенә төрле справка бирелде.Мөрәҗәгәтьләр төрле характерда булды – социаль сораулар, тәртип саклау, тирә-як мөхитне саклау, мөлкәтләрне теркәүдә булышу һәм башкалар. 2013 ел әйләнәсендә 3балага туу турында таныклык, 5 үлү турында таныклык бирелде, 2 ана “ана сертификаты” на ия булды. 2 гаилә барлыкка килде. 2 гаилә аерылышты. Гражданнар да, туу яки үлем булган очракта, документларны, вакытында, өч көн эчендә авыл Советына тапшырып бардылар.

2014 елда юбилейларын билгеләп үтәләр: Мухамадиева Минҗиан әби 90 яшен тутыра, Фарзутдинов Габдулхайлар бергә торуларына 60еллык туйларын.Аларга исәнлек саулык, алдагы тормышларында берберсенэ терэк булып яшәсеннәр.

Узган елда пропискага 4 кеше керде, 33 кеше пропискадан төште, 42 кешегә яше тулу һәм яше җитү сәбәпле яңа паспорт эшләтелде, паспорт югалту буенча – 3кеше паспорт алды.

Һәр елны “АкБарс-мед” страховая компаниясе белән эш алып барыла. Бүгенге кондэ авылның агенты Батталова Лейла Иляс кызы эш алып бара, полислар алыштырырга, өйләргә страховка ясау буенча аңа мөрәҗәгәт итә аласыз.

Хәрби комиссариат белән дә зур эш алып барыла, авылыбызда барлыгы 149 хәрби бурычлы исәптә тора, шулардан 132 есе запаста торучылар, 17 призывнигыбыз бар. Ай саен хәрби комиссариатка үзгәрешләр турында мәгълүмәт биреп барабыз. Бүгенге көндә 2 егетебез хәрби бурычларын үти.Икеседә Зайниевлар гаиләсеннән.

2013 елда нотариаль хәрәкәтләр буенча: 6 васыятнәмә һәм 47 ышаныч кәгазе бирелде. Күпчелек ышаныч кәгазьләре шәхси миллекне теркәү өчен һәм миллекне сату һәм алу өчен дә төзелде.

2013 елны мәдәният йорты, китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты, почта хезмәткәрләре, ветераннар Советы яхшы гына эшләп килделәр. Моннан соң да эшләре шулай яхшы барыр дип ышанып торабыз.

Авыл җирлегендә хәзерге вакытта 2 шәхси эшмәкәр кибете эшли. Халыкка көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп тора.
Авылның үз участковый милицинер егетебез бар аның белен бик тыгыз элемтэдә торабыз. Тәүлекнең кайвакытында шалтыратсакта ул тиз арада килеп җитәргә тырыша

Җирле үзидарә органнарының бюджетына күчкәндә, ул үзебездә җыелучы җирле налоглардан тора.

Җирле налогларны җыю үтәлеше түбәндәгечә




План

үтәлеш

%

Физик затлардан налог

128000

121000

95

Каралты куралларга салынган налог

41000

46000

112

Җиргә салынган налог

123600

176832

143

Барлыгы җирле налогларның

292600

343832

118

Налогларга килгәндә 2013 елда сентябрь, октябрь айларында 2012ел өчен налог квитанцияләре килде. Әммә бүгенге көнгә 2805сум недоимка җир налогы буенча (халык түләп бетермәгән булып исәпләнә),(түләмәүчеләр Бакалова Расимә, 1023,54 налог, 183,95 пеня,пеня 183,95 тиенгә менеп баскан икән бу иптэш ничәмә еллар туләмәгән була. Без анардан бер ничектә түләтә алмыйбыз эш урынына да хат белән чыгып карадык, узе белән дә сойләштек инде, шулай ук Шарифуллин Тахир) Каралты куралларга салынган налог недоимка булып пенялар гына калган иде 122 сум январ аенда түләп бетердек.

Бүгенгә көнгә 217 яшәүче хуҗалык исәпләнә, дачныйларны кушып 274 санала.Шуларнын 51 ре рәсмиләштерелмәгән.

Маллар килгәндэ. Эре мөгезле терлекләр 2014 елның 1 нче гыйнварга – 98 баш шуларнын: 73- савым сыеры. Атлар – 6, сарыклар – 51баш һәм умарта күчләре 123баш исәпләнде. Ел дәверендә бер өзлексез халыктан 34234л сөт сатып алынган, барлыгы 345420 сум акча туләнгән, уртача 1л сөт 10.1тиенгә чыга. Татарстан Республика Президенты һәм авыл хуҗалык министрлыгы приказы нигезендә, шәхси хуҗалыкларда мал (ягъни сыер санын) киметмәү максатыннан 2013 елда безнең авылга 73баш сыерга 146000сумга субсидия бирелде. Бу бер сыерга 2000 сум туры килэ. Бу ярдәм быелда булырга мөмкин.



Шәхси хужалыкларда малларны күбәйтү һәм үстерүгә ярдәм итүче ничә еллар эшләп килгән программалар үз көчендә кала. Ул: ЛПХ кредиты, “Үзмәшгүллек” “Лизинг гранд”программасы.

Бугенге көнгә кадәр авыл буенча 29 кеше 4мл.245менлек ЛПХ кредиты алган, шуларнын 25сенэ субсидия кайта, алган кредит акчасына 32 баш эре мөгезле терлек алынган, 4 сарык, 1ат,7ед. Трактор һәм автомашина. 19ед. Селхоз оборудование, 6сы сарайларына ремонт ясаган. 2013тә ул 4кеше 450менлек кредит алынды.. Авыл буенча 26 трактор исәптә тора.

Авыл урамнарын кардан чистарту буенча Фаттахов Равил Фатыхович белән договор төзелгән.Юлга дип бюдҗетта каралган акчалар ана күчерелде.Тракторлары буран вакытында әзлексез урамнарда ереп тора.Өлгереп булмый дип каршы чыкканы юк, бик зур рәхмәт әйтәбез.
Авылда сукбай этлэр бик куп. Ата башласан хуҗалары килеп.Этлэрне бэйләп тооуыгыз сорала.
Авылыбызны чиста тоту өчен, кулыбыздан килгәнне эшләп торабыз. Барыбызда өмәләрдә актив катнашабыз. Урамнарны, колонка тирәләрен, тыкырыкларны җыеп чыгабыз, зиратны тәртипкә салырга тырышабыз. Чистарткан чүпләрне койма аша гына ыргытырга түгел, җиренә җиткереп җыелган чүпләрегезне чүп базына илтүне сорыйбыз. ТБО га ике айга бер тапкыр обволовка ясатып торабыз. Иртә яздан кара көзгә кадәр санитар өмәләр уздырыла. Шушы өмәләрдә катнашкан өчен барыгызга да рәхмәт әйтәсе килә. Ләкин һәрберебез көндәлек чисталыкны саклап торсак, өмәләр дә оештыру кирәкмәс иде, эйе кеше үзе аңламаса, үзеңннән бик күпкә өлкән кешегә апа ягни абый капка төбегезне чабыгыз инде дип әйтү бик кыен, кеше гә эш кушу авыр, кеше бер әйтеп кенә тыңламый, Әллә аңларга да теләми, Әллә без халыкны анламыйбыз, Әллә халык безне аңламый, нәтиҗә чыгару бик авыр. Хәзер элекке ге заман да түгел, елдан ел авырая, авылның торышы халык кулында халык аңламаса селсовет хэзмәткәрләре генә авылны чисталыкта саклый алмый.

2013 елда безнең мәдәният һәм хезмәт өлкәсендә бик күп чаралар эшләнеп үтте: иң зур бәйрәмнәр “9 май”, Сабан туе, Өлкәннәр көне, Яңа ел кебек бәйрәмнәрдә ярдәм иткән спонсорларыбызга, мәктәп коллективына һәм укучы балаларга, чүп базын җыештыруда, өмәләрдә, юл чистартуда, кызганмыйча үз техникасы белән ярдәм итүчеләргә һәм барлык эшләрдә актив катнашкан авылдашларга рәхмәтемне белдерәм.

Киләчәктә дә шулай бергәләшеп бер беребезгә сабыр булып, бер беребезне аңлап яшәргә, эшләргә, язсын. Очраган авырлыккларга бирешмичә бергә җиңеп чыгарбыз дип ышанып калам.Илләребез тыныч булса, авыл тыныч була. Сезгә барыгызгада Тынычлык, Бер берегезгә сабырлык, Ихтирамлык,Исәнлек – Саулык теләп калам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет