Идрис Туктар ““ Җем-җем



жүктеу 38.44 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі38.44 Kb.

Тема: Идрис Туктар ““ Җем-җем! Чвик!..”

Максат: И.Туктарның тормыш юлы һәм аның әсәре белән танышу;

укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;

кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: “Уку китабы” 2 нче сыйныф, “Мәгариф” №2, 2007. “Табигать мизгелләре”

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, слайдлар

Дәрес барышы

1.Тема һәм максат белән таныштыру.

2.Өй эшләрен тикшерү.

Р. Корбан турында белгәннәрне искә төшереп китик әле Хәзер бергәләп тест эшләп китик, аннан соң шигырьне яттан сөйләрбез.

Тест

1.Р. Корбан ничәнче елда туган?



А)1957

В) 1960


Г)1958

2. Иҗат башында ул кем буларак таныла?

А) Тәрҗемәче

Ф ) Балалар шагыйре

3. “ Суык көндә” шигырендә “Бүрекләр йоклый чөйдә” юллары шигырьнең ничәнче баганасында язылган?

А) Икенче

Ә) Беренче

В) Өченче

4. Әлеге шигырьдә мич башында нәрсәләр җылына диелгән?

А) Бүрекләр

Р) Киез итекләр

В) Мамык бияләйләр

5. Беренче басылган шигырьләр китабының исеме

А) “ Сөзгәк болыт”

И) Буран кайда йоклый”

В) “ 7 төстә кунакта”

6. Р. Корбанның “начар” белән “ яхшы” турында фикер йөртергә мәҗбүр иткән

шигыре:


А) “ Миләш ашагач”

Н) “Пумала”

В) “Җиләктә”

Ягез тикшереп китик. Нинди сүз килеп чыкты?

“ Афәрин”

- Бу сүз килеп чыккан кешеләр Р. Корбан турында бик яхшы беләләр дигән сүз.

2) Ә хәзер “ Кыш көнендә” шигырен яттан сөйләрбез.

3. Яңа тема. - Идрис Туктар һәм аның “ Җем – җем! Чвик!” хикәясен укырбыз .Кем соң ул И. Туктар?

1) Идрис Туктар зур тормыш юлы узган әдип. Ул 1896 нчы елда хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Булыәлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Ун яшеннән алтын приискасында эшли башлый. 1932 – 1936 нчы елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. И. Туктар өч сугышта: Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша.

И. Туктарның беренче хикәяләре 1924 нче елда дөньяга күренә башлый.

“ Партизаннар” исемле хикәяләр җыентыгы Мәскәүдә 1931нче елда басыла. И. Туктар күбрәк кыска хикәяләр яза. Анда эшчеләр тормышы, патша армиясендәге солдат хезмәте һәм гражданнар сугышы сурәтләнә. Моны “Бала туды”, “ Чикерткә”,

“Партизаннар”, “Хәсән солдатның үлеме”, “Гыйльметдин солдат вакыйгасы” хикәяләрендә күрергә була.

Сугыштан соң И. Туктар күбрәк балалар өчен яза. Туган илне ярату, өлкәннәргә ихтирам, дуслык хисләре белән сугарылган. “Абыем бүреге”,” Нәни хикәяләр”, “Таныш тургайлар”, “Батырлыкта – матурлык” кебек рәсемле китапларында басылып чыга.

“Җем-җем! Чвик!”.. хикәясенең эчтәлеге дә бик гади. Әмма автор кошлар авазын шундый оста итеп биргән, хикәяне укыганда ирексездән үзең дә кош булып сайрый башлыйсың. “Серле тартма”, “Урман букеты”, “Кышкы урман” кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү турында фикерләрен балаларга җиткерә. И. Туктар – тәрҗемә өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән язучы.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип “Почёт Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

И. Туктар 1982 нче елның 20 нче октябренда вафат була.

2) “ Җем-җем! Чвик!”.. хикәясе белән танышырбыз.

- укытучының хикәяне үрнәк укуы.

Әңгәмә: - Хикәя сезгә ошадымы?

- Хикәядә нәрсә турында сүз бара?

- Нинди кошлар турында сүз бара?

- Алар нәрсә дип җырлыйлар соң?

3) Әңгәмә: - Ә без кошларга ничек ярдәм итә алабыз соң?

- Әйе, без алар өчен җимлекләр ясарга һәм анда даими рәвештә җимнәр салып торырга тиешбез. Без аларга җимлекләр ясадык һәм аларны күзәттек тә. Кемнең җимлегенә нинди кошлар килде? ( укучылар сөйләве)

4) Кошларның кышын көн күреше турында сөйләү

Кошлар - бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар.Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса , кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җайлырак булыр.

5) Җим төрләре белән таныштыру.

Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана.

Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы

Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит , тары.

Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы

6) Хикәяне пышылдап уку

7) Хикәяне һәр укучыдан укыту

8 ) Кошлар тавышы астында “ Кошларым – дускайларым” шигыре тыңланыла

Әңгәмә: - Монда кошлар нәрсә дип сайрый икән?

9) “Нинди кош артык” уены

Беренче карлар яугач,

Килә ул безнең якка.

Кышкы урманны сөя,

Исе китми суыкка ( Карабүрек)

Җәй шакылдый бер чүкеч,

Кыш шакылдый бер чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? ( Тукран)

Кап – кара түбәтәй кигән,

Ап – актыр яңаклары,

Яшькелт – сары түшләре,

Карасу канатлары. ( Песнәк)

Күзләре - мәченекеләр,

Колаклары – локатор.

Бик тә күрергә теләсәң,

Йокламыйча саклап тор (Ябалак)

Шатлыгы сыймый эченә,

Сайрый ул сузып – сузып.

Юкка сайрамый, аңа бит

Бик ошый яңа оя.

Шуны ясап биргән өчен,

Ул безгә концерт куя. (Cыерчык)

Песнәк, карабүрек, тукран, сыерчык

Бу кошларның кайсы артык? (Сыерчык).

Ни өчен?


Чөнки ул күчмә кош?

Тагын нинди күчмә кошлар була?

10) Моны белү кызыклы.

* Песнәк бер көндә үзенең гәүдә авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

* Сыерчыкның көне буе ашаган ризыгы үзенең авырлыгыннан ике тапкырга авыррак

* Сыерчык тутый кош кебек үк теләсә нинди тавышны да кабатлый ала.

11) “ Нәни дусларым” җырын башкару

Өй эше 19-20 нче битләр – укырга



Кошлар турында әкият уйлап язарга

Йомгаклау. - Нәрсәләр белдегез?

Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет