Касыйм солдатның сугыш хатирәләре



жүктеу 31.44 Kb.
Дата04.03.2018
өлшемі31.44 Kb.



Касыйм солдатның сугыш хатирәләре

Ветераннар хәзер икәү калды,

Кадерләрен белик аларның.

Күргәннәрен тыңлап язып алыйк,

Тарихларга кертик даннарын.

2015нче елның 9 маенда Совет Кораллы көчләренең һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 70ел тула. Шушы зур бәйрәмгә хәзерләнгән көннәрдә без, Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Яңа Имән авылында яшәүче сугыш ветераны Маликов Касыйм Гайнемөхәммәт улы янына бардык, хәл-әхвәл белештек. Ветеран безне якты йөз белән каршы алды, яшьлек хатирәләре,сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты һәм безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

- Касыйм абый, сез сугышка ничәнче елда киттегез?

- Мин сугышка 1944 елда киттем. Мине Латвиягә җибәрделәр. Анда без Шәүләү дигән шәһәрне немец-фашистлардан азат иттек. Ә инде соңрак , Бойна станциясен азат иткәндә, бомба кыйпылчыгы тиеп, мин каты яраландым, әйтерсең лә гәүдәм бил турыннан өзелде. Шуннан соң нәрсәләр булганын бөтенләй хәтерләмим - аңымны җуйганмын. Аңыма килгәндә госпитальдә идем. Анда миңа дүрт ай дәваланырга туры килде.

-Касыйм абый, ә җиңү көнендә сез кайда идегез?

- Безне 1945нче елны”камисовать” иттеләр дә, терелеп килүчеләр батальонына җибәрделәр. Анда бер атналап торгач, бер майор килде һәм: “Кем сугышка китәргә тели?”- дип сорады. Без уйлаштык та, барыбыз да сугышка барырга язылдык. Аннан соң безне Мәскәүгә җибәрделәр. Бер старший сержант - ул Кахол исемле иде - мине үз отрядына алды. Безнең отряд Львов шәһәренә җиткәч, сугыш бетте. Шулай итеп, бөек Җиңү көнендә мин Львов шәһәрендә идем.

- Аннан соң сугышчан юлыгыз ничек дәвам итте?

- Аннары безне Бургаз дигән шәһәргә кайтардылар.

- Касыйм абый, ә сез кайсы частьта хезмәт иттегез?

- Мин десантта хезмәт иттем. Безне, караңгы төшкәч кенә, заданиягә җибәрәләр иде.

- Ул чакларда тормыш-көнкүреш шартларыгыз, солдатларны ашату ничегрәк булды?

- Сугыш - кешегә бик күп авырлыклар һәм бәхетсезлекләр китерә торган афәт. Үлем белән ачлык һәрвакыт аның янәшәсендә генә йөри. Мин сугышка киткәндә тылдагы авылдашларның авырлыкларны үз җилкәләрендә татуларын күреп киттем. Ул көннәрдә тыл да, фронт та бары тик җиңү өчен яшәде. Безгә, сугышчыларга, күп тапкырлар ачлык белән очрашырга туры килде. Бервакыт безнең отряд ике айлап урман эчендә торды. Ашар өчен урманнан гөмбә, кузгалак, балтырган ише үсемлекләр җыйдык.

-Авылдан хатлар алдыгызмы?

- Әйе, мөмкинлек булганда, исәнлегемне белдереп, туган якка хәбәр җибәрергә тырыштым.

- Ә сез туган авылыгызга кайчан кайттыгыз?

- Миңа туган авылыма, сугыш бетеп 3 ел үткәч, бары тик 1948 нче елда гына кайттырга туры килде.

- Бүгенге яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

- Бүгенге көндә халыкның тормышы әйбәт. Авылларыбыз, шәһәрләребез төзек; өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Иң мөһиме : тыныч тормышта яшибез. Шуның кадерен белегез, тырышып укыгыз, матур итеп яшәгез, әти-әниләрегезгә терәк булыгыз. Илләр тыныч, тормышлар имин булсын!

Һәр көн алсу таңнар атсын,

Күңелне куандырып.

Таңнарда кошлар сайрасын,

Бар җиһанга кушылып.

Сугыш уты җирдә кабынмасын,

Гөрләп үссен игеннәр.

Матур тормыш өчен көрәш барсын,

Ишәймәсен гарип-ятимнәр.



Шәхси архивтан фотоматериаллар һәм документлар

Шәхси архивтан фотоматериаллар һәм документлар












Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет