Кая брасам,кайда торсам



жүктеу 72.24 Kb.
Дата16.05.2019
өлшемі72.24 Kb.

Кая брасам,кайда торсам,

Нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр,

Тыуган авылым.

(Г.Тукай)

Тау башында өч каен, еүбәнлектә иксез-чиксез кара урман булган. Шул каеннардан кешеләр түбәнгә төшкәннәр һәм чишмәгә тап булганнар. Су булгач, яшәргә була дип, агачларны кисеп, шул агачлардан өй сала башлаганнар. Иң беренче Миңлебай белән Габдулла исемле кешеләр килгән. (төпләре Кисакаен яклпрыннан булырга тиеш). Алар бик бай булганнар. Патша Екатерина II байларны кысрыклый башлаганга, алар качып шушында урнашканнар. Шулай акрынлап, халык күчеп килә башлаган. Күпчелек кешеләр Кысакаен, Тартар якларыннан килгәннар.Күчеп килгән һар гаилә агачларны кисеп, икешәр катлы өйләр салганнар, мал күп асраганнар, иген чәчкәннәр. Шулай авыл зурая барган: өч оч барлыкка килгән: таубаш, югары оч һәм түбән оч, 250 дән артык хуҗалыкка җиткән. Түбән очта елга буенча беренче булып Сайфаттал исемле кеше урнашкан, шуңа елганы да аның исеме белән Сайфаттал елгасы дип аталганнар. (Сайфаттал Ушыя-таудан килгән). Чишмәгә “Таш чишмә” исеме биргәннәр. Ә, авылны каеннардан турыга төшкәнгә Туртык (туры сүзеннән чыккан) дип атаганнар. Байлар бик күп булган. Сайфаттал да бик бай булган, аның үзенең смала заводы булган. Ярлы халык шул байларга хезмәт итеп көн күргән. Бай кешеләрнең 2 катлы амбарлары булган, 25сарык, 3сыер, 3 ат асраганнар, җирләре күп булган. Авыл бик зур булган, авыл уртасында зур базар булган. Тирә-як авыллардан кешеләр килеп, шул базарда сәүдә иткәннәр.

Бу яклар Пермь ягына кергән. Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәт тә Пермь ягыннан. Ул 1847 елда авылда мәчет төзеткән. Бу мәчетне Чайковский ягыннан атлар белән агач ташып салганнар. Мәчет 2 катлы, манаралы булган. Бу мәчет хәзерге көндә дә исән,хәзер аны “Ишан бабай мәчете” дип йөретәләр. Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәттә бай булган, 40 булмәсе, 2 катлы өе, маллары күп булган. 1932 елда Мадарисов Рзаитдинисемле укытучы манарасын кистергән. Мәчеткә быел 158 ел (2005-1847), ә Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәтнең үлгәненә 174 ел (2005-1831). Ул 66 яшендә вафат булган. Мөхәммәд Мөкыйм ишан хәзрәтнең зират эчендә дә аерым зираты бар. Ул кирпеч белән әйләндереп алынган, түбәләре матурлап тимер рәшәткәдән, калайдан эшләнгән. Кабер өстендә 4 кырлы язулы таш куелган.

Кабер өстенә куелган бу ташъязма Пермь шәһәрендә эшләнгән, төрбә диварларын өю өчен кирпеч, өстенә утыртылган тимер рәшәткә Сарапулдан китерелгән, аларны өеп-урнаштыру эшләрен дә шуннан килгән эшчеләр башкарган. Хәзрәтнең башкарган эшләре төгәл генә ачыкланмаган. Ул Пермьда дөнья куйган, аны шуннан алып кайтып җирләгәннәр. Ул Солтанай мәдрәсәсендә дин дәресләре биргән, ахун дәрәҗәсендә башка мәчет, мәдрәсәләрнең эшендә күзәтеп, киңәшләрен биреп йөрегән. Аның Мөуыйммулла исемле улы булган. Оныгы Ниязи абый Насретдинов Ижау шәһәрендә яшәп шунда дөнья куйган.



1917 елда Октябрь революциясе башлана, бер көнне авылга аклар керсә, икенче көнне кызыллар килә. Авылдагы кешеләрнең кайберләре сугыш та катнашмасөчен, базда качып ятканнар.

Илдә колхозлашу чоры башлангач, байларның малларын тартып алып, колхозга җыялар. Һәр хуҗалыкта бер генә сыер калдырыла. 1930 елларда “Туры юл” колхозы барлыкка килә. 1929 елда Сталин приказы буенча, Туртык авылы белән бергә 17 авылны Башкортостанга кушкуннар, һәм башкорт милләте дип язганнар. Колхоз вакытында су тегермәне, 2 катлы клуб, 2 катлы магазин, амбарлар, сыер фермалары, 3 бригада ат караганнар. Иген күп чәчкәннәр, җимеш бакчасы да булган, арбуз да үстергәннәр. Бригадиры булып Хабибьянова Хәсинә әби эшләгән, арбузга кадәр үстергәннәр. Бар эшләрдә кул көче белән башкарылган. Кул белән иген чәчкәннәр, урак белән урганнар. Туртык авылы ул вакытларда центр булып саналган, шуңа сайлаулар сабантуйларда шушында үткәрелгән. Авыл советы да шушында була. Колхоз бай сакланган булсада, халык ярлы була, чөнки барда хөкүмәткә тапшырыла. Ул елларны 1930 елда туган Шайдуллина Гафия әби дә ачынып сөйли: “Колхозвакытында халыктан налог җыйдылар: һәр өй башына8 кг сары май, 40 кг ит, тире, 200-300 йомырка, сарык йонын, тиресен дә алдылар. Налог түләмәгән өчен кайберләрнең азаккы сыерларына кадәр алып чыгып киттеләр. Ашарга булмады, ач булдык. Шул аю көпшәсе, кукы, кечерткән ашап үстек. Черек бәрәңгедән күмәч пешерә идек. 9 яшьтән олыларга ияреп эшкә йөредем. Сыер, үгез җигеп җир тырмаладык, кул белән чәчтек, уран белән игенне урдык. Ашлык күп була торган иде, күп булса да халыкка бирелмәде. 1 кесә ашлык өчен хәтта тормәгә утырттылар. Безнең авылдан Газиева Зөхрә, Гайнуллина Фасиха, Рахматуллина Маузия, Дазаны да алып киттеләр. Шуңа күрә без урлашмадык, ач-ялангач булсак та тырышып эшләдек, 10 көнгә бер генә, анысыда мунча юыныр өчен кайттык. Басуда эш бетмичә, өйгә кайтармадылар. Алмашка киярга кием булмады, мунчада юып кия идек. Аякта чабата булды, күлмәк, чалбарларны киндердән тектек. Башта киндерне чачасеә, җитешкәч көлтәгә бәйләп, киртәгә элеп киптерәсең орлыгын җыеп, түкмап суга саласың, 3 атна торгач, алып эле мунчада киптерәсең, сүскә әйләнгәнче талкыйсың. Аннан җегерләп, җепкә әйләндергәч киндер сугасың. Шул киндердән кием тектек инде. Язгы чәчү вакытында симәнәне аркага күтәреп (32 кг) Карманнан, Урҗадан. Кодаштан ташыдык. Буаны боздан-бозга сикереп чыга идек.Кайберләре симәнә белән бергә суга да батып үлделәр. 11 яшемдә чакта 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды. Әткәйне дә сугышка алып киттеләр: 2 сеңлекәш һәм әңкәй белән торып калдык. Мин өлкзне булганга бар эштә миңа төште. Әткәй булмагач, дөнья көтү авырлашты. Авылдан көндә диярлек ирләр сугышка китеп тордылар, авылда хатын-кызлар, балачагалар гына калды. Сугыш башлангач, үкү да тукталды. Хәер сорашып тамак туйдырдык. Бу вакытта бригадир булып Хабибьянова Хәсинә, Салахова Кашифә эшләде. 3-4 кеше тырма тартып, җир тырмаладык. Сугыш беткәч көнне дә җир тырмата идек. Минзада апа йөгерә, йөгерә килеп сугыш бетканен әйтте. Ул вакыттагы сөенүләр. Барда басудан авылга йөгереп кайттык. Сталовойда зур казанда куе итеп, аш пешерделәр, шунда туйганчы ашадык инде. 5 ел да 8 айдан әткәйдә кайтты, ләкин яши алмады, кайткач та үлде. Ә, мин пежияга чыкканчы туган авылымда эшләдем һәм яшим.”

1953 елларда “Туры юл” колхозын “Салауат” колхозына әйләндерәләр. Монда Чангакулҗ, Туртык, Байсар, Вояды авыллары керә. Директоры булып Кызыльяр кешесе Нуруллин эшли. 1957 елда “Буй” совхозына кушалар. Туртык 4-че отделение булып санала. Ахметов, Саяхов, Валиевлар директор булып эшлиләр. 1963 елны “Янаульский откорм совхозга” әйләнә. Туртык отделениесын яңадан “Буй” совхозга күчерәләр. Туртык, Чангакуль, Байсар авыллары керә.

1983 елның февралҗ аенда “Буй” совхоздан аерылып “Вояды” совхозына кушыла. Беренче директор булып Ахметзянов Рамиль эшли. Аннан Зайдуллин Роберт Сулайманович, Хабиров Инзиль Гафурович, Газетдинов Риф Ниязиевич эшли.

Директоры Зайдуллин Р.С. эшләгән вакытта “Вояды совхозы” алдынгылар исәбендә булып 4 отделениесы тора. I отделение Туртык отделениесы була. Барлык эшләдә дә алдынгылар исәбендә була, Iурынны алып бара. 4 ферма булган, меңнән дә артык мал-сыер малы, 250 баш ат караганнар. Авылда бар җирләр дә сөрелеп чәчелгән. Көтү көтәргә җир дә җитмәгән, бар җирләр дә сөрелеп, чәчелгән. Амбарлар ашлык белән тулган. Бодайна га дан 25 ц алганнар. Амбарларда эш 2 сменада алып барылган. Эшчеләр күп булган. Туртык отделениесында Игламов Муллаян, Нигаматьянов Гафурьян, Сафин Мостафа, Ситдиков Фоат, Шайдуллин Баязит җитәкчелек итә. Зав.ферма булып Хамидуллин Ләбиб эшли. 1988, 1989 елда авылда 2 яклы квартира, магазин, пункт, клуб төзелә. 1999 елда “Вояды совхозы” “МУП Вояды” га әйләнә. Ә, хәзер “Аграфирма Надежда” дип атала-директоры Хабибуллин Инзиль.

1924 елда авыл советы Воядыга күчерелә. Сугышка кәдәр Вояды советын да барлыгы 4 меңгә якын кеше булган. 1940 елда авылда 171 хуҗалык, 766 кеше яшәгән. Сугышка 123 кеше киткән, 58 әйләнеп кайткан, 65 кеше сугыш җирләрендә ятып калганнар. Авыл советы да беткәч, кешеләр акрынлап башка җирләргә күчә башлаганнар. Елдан-ел шулай аылда хуҗалык азая барган. Авылда хәзер (2005 ел) барысы44 хуҗалык 100 кеше: пенсионерлар 38; укучылар 12; студентлар 4; эшчеләр 20; эшезләр 15. Авылда елдан-ел кеше азая, үлүчеләр күп булса, туучылар аз. Тормаган өйләр күбәйгәннән-күбәя, кайберләре җимерек хәлдә, кечерткән, тигәнәк арасында утыра. 2003-04 елда хәр өйдән 100 сум акча җыеп зират коймасы яңартылды, 2 чишмәгә будка эшләнде, мәчетнең таразаларе яңартылды.

Бүгенге көндә авылның магазины, пункт, клубы бар. Авылда күпчелек пенсионерлар, яшь семьялар 7,8 генә. 1986 елда башлап яңа гаилә коручылар авылда калмаганнар, читкә чыгып киткәннәр. Авылда эш юк, кем ничек булдыра ала, шулай яши, тормыш дәвам итә.

2009 елның 1 июле. Бүген Янаулдан авылны төшерергә телевидение килде. Бүгенге көндә авылда барлыгы 34 хуҗалык, 81 кеше яши, пенсионерлар 24 кеше, эшчеләр-15; яшьрәк гаиләләр-8; укучылар-6; студентлар-3; уку бетергәннәр (дипломлылар)-3; армияга китеүче -1 (Ситдиков Илҗнар); садик яшендә- з бала. Магазин, пункт, клуб эшли. 1 июльдән пунктның санитаркасын бетерделәр.
Клубларның тарихы.

30-40 елларда Туртык авылында 2 катлы клуб була, беренче катында клуб, икенче катында контора булган. Бу клубта Хабибуллин Агъзам эшләгән. 50-60 елларда клубны сүтеп 1 катлы итеп салалар. Бу клубта Фәндүнә, Әльфирәләр эшли. Спектакль,концертлар куелган, урып-җыю тәмамлангач, мал суеп, зур табын әзерләп, “Ураңай” бәйрәме уткәргәннәр. 1967 елда яңа клуб төзелә һәм авыл клубы дип атала. Бу клубны Акбаров Гараф, Ситдиков Габделахат, Закиров Галимьян, Байрамгулов Наифлар эшли. 1978 елга кадәр клуб мөдире булып, Карманнан күчеп килгән, Байрамгулов Фоат абый эшли. Клуб белән бергә библиотека эшен дә алып бара. Концертлар, спектакльләр күп куйганнар, шулай-ук тирә-як авылларда да чыгыш ясаганнар. Фоат абый бик оста художник та була, клубтагы бар язулар, рәсемнәр дә аның кулы белән язылган. Ул шулай-ук колхоз җыелышларында секретарь булып сайланган. Аның 1972 елдагы җыелыш протоколы бүгендә исән.

Фоат абыйдан соң, Байрамгулов Ильфат, Хабибуллина Венера, Салахова Инзилә, Гаффанова Лидия, Хусаинова Фәнирәләр эшли. 1986 елның 1 апреленнән 1996 елга кадәр безнең клубта Ситдикова Раухания эшли. 1994 елда яңа клуб төзелә һәм 1996 елда клуб ачыла. Хәзерге көндә дә бу клубта клуб мөдире булып Ситдикова Раухания эшли.

Спектакль, концертлар белән бергә “Өлкән яшьтәгеләр көне”, “Карга боткасы”, “Корбан бәйрәме”, “Сабантуй”, “Гаилә бәйрәмнәре” һәм башка яңабәйрәмнәр дә үткәрелә. 1994 елда Н.Асанбаевның “Бәхетле кияү” исемле I пәрдәлек комедиясе һәм концерт программасы белән Вояды, Акылбай, Тат-Урады, Ушыя авылларында чыгыш ясыйлар. Клубта төрле тематик кичәләр уткәрелә. Шулай-ук балалар өчен дә “Джунгли чакыра”, “Күңелле стартлар”, “Звёздный час” дигән уеннар һәм спектакль, концертлар куела. “Авылымның оста куллары” дигәнкүргәзмшлшр оештырыла. Район буенча, смотр, фестивалльләрдә дә катнашалар. Төрле темага бик күп төрле стендлар да эшләнә. 2005 елда Вояды авыл советы клубка муз.цетр бүләк итә.

Бөек Ватан сугышы ветераны.

Касимов Зәки 1925 елның 20 маенда туган. Әтисе Касыйм, әнисе-Галимә. 5 яшендә әтисез кала. 5 класс белем ала. 14 яшендә олыларга ияреп сука сөргән. “Туры юл” колхозында 1943 елга кадәр эшли. 1943 елның 12 ноябрендә сугышка алына. 1944 елның маеннан учебный лагерьда-Чкаловка хезмәт итә, аннан Ленинградка Погран войскага алалар. 1945 елны Финляндияга җибәрәләр, 1950 елга кадәр шунда була. 1950 елның ноябрендә йенә кайта. Кайткач “Салауат”, “Буйский”, “Вояды” совхозында төрле эштә эшли. 1950 елны Хафиза апа белән гаилә коралар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 5 оныгы, 1 оныкасы бар, быел аңа 80 яшь тулды.

Авылның чишмәләре.

Авылда “Таш чишмә”, “Сөтле чишмә”, “Шахир чишмәсе”, “Шамиль чишмәсе”, “Гасхәр чишмәсе” дигән чишмәләр бар. 2004 елда “Таш чишмә”, белән “Шахир чишмәсенә” будка эшләнде.


Авылда эллекке вакытта үткәрелгән бәйрәмнәр.



  1. Урып-җыю тәмамлангач. “уңыш бәйрәме” үткәргәннәр. Зур казан асып, мал суеп зур табын әзерләгәннәр. Җырлап, биеп, төрле уеннар уйнаганнар. “Йөзек салыш”, “капкалы”, “җебегәнле”, “чәчкә җыю”, һ.б. уеннар.

  2. Кич утырулар, аулак өйләр булган:кул эшләре эшләп, җырлап, төрле уеннар уйнаганнар.

Каталог: download -> version
version -> 1. Тақырыптық карталар және олардың жіктелуі
version -> Зертханалыќ жўмыс №1
version -> Қазақстандағы пайдалы қазбаларды игерудің негізгі кезеңдері
version -> Қаныш Имантайұлы Сәтбаев
version -> 1Ж: Таң қалдырған Қазақстан бар әлемді, Берекелі, кең байтақ, жалпақ елді. Қазақстан адымдап бара берді, Көрінер көкжиектен далам енді! Кім танымас айтсаңшы, айтыңдаршы, Қазақстандай егемен менің елімді?! 2Ж
version -> А «Тоқырау жылдары»
version -> Лисаков қаласы білім бөлімі «№3 орта мектебі» мм тақырыбы: Менің шежірем – менің тарихым


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет