Морфологиясе


§ 139. Морфологик юл белән рәвеш ясалышы



жүктеу 4.98 Mb.
бет24/28
Дата18.02.2019
өлшемі4.98 Mb.
түріЗакон
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   28
§ 139. Морфологик юл белән рәвеш ясалышы.

ча / -чә кушымчасы ярдәмендә исемнәрдән, алмашлыклардан, рәвешләрдән һәм төрле фигыль формаларыннан рәвешләр ясала.

а) Исемнәрнең берлек һәм күплек формаларына ялгана, күбрәк чагыштыру мәгънәсендәге рәвешләр ясала: татарча, язча, китапча, дусларча, байларча, иптәшләрчә һ.б.

Төшкә таба күк йөзе ачылып, кояш язча көлеп җибәрде (Ф. Хөсни). Матвей Яковлич та, Ольга Александровна да, татарча аңлаганлыктан, Миңзифа әбигә сөйләшү бер дә читен булмады (Г. Әпсәләмов). Һәрнәрсәгә үземчә күз салам, Бер шагыйре мин дә татарның (С. Хәким).

ә) күбрәк иялек килешендәге зат алмашлыкларына, яки билгеләү алмашлыкларына ялгана: минемчә, аныңча, аларча, синеңчә, үземчә, үзеңчә һ.б.

... Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот... (Г. Тукай). Юк, юк!- диде ул.- Минемчә булыр, мин әйткәнчә (Г. Бәширов).

б) сыйфатларга һәм рәвешләргә ялгана: әүвәлгечә, элеккечә, кичәгечә, яңача, җиңелчә, бүгенгәчә, кыскача һ.б.



Ямаширмәнең хәллерәк кызлары белән яшьрәк киленнәре кием-салымның яхшысын, яңача теккәнен киделәр (Г. Бәширов). Әүвәлгечә гүзәл бу урманнар, сәлам сезгә, алтын наратлар (Ш. Маннур). Җир җиләге белән мине иркәм сыйласа иде, элеккечә бер иркәләп, башым сыйпаса иде (Ф. Кәрим).

в) кайбер затланышсыз фигыль формаларына ялганып рәвеш ясала: әйткәнемчә, күрүемчә, белүебезчә һ.б.



–дай / - дәй кушымчасы шулай ук күбрәк исемнәргә һәм алмашлыкларга ялганып охшату-чагыштыру рәвешләре ясый: төлкедәй (хәйләкәр), уттай (кайнар), коштай (очты), миндәй (моңлы), бездәй (дус) һ.б.

Алтын коштай оч! (Ф. Кәрим).

– лай / -ләй кушымчасы күбрәк сыйфатларга һәм тәртип саннарына ялгана: яшьләй, яшьли, бушлай, тереләй, беренчеләй, икенчеләй һ.б.

Аһ җүләр Маэмай, тырыш яшьләй... (Г. Тукай). Язмыш илте яшьли еракларга, Йөрәк ничек ярсып типмәсен... (Р. Байтимеров).

– лап / - ләп кушымчасы исемнәргә, рәвешләргә һәм саннарга ялгана: күпләп (җыю), әкренләп (өйрәнү), сәгатьләп, көнләп (эшләү), чиләкләп (кою) һ.б.

Айлап торсам, еллап тормам, Сагынырсыз мин булмам (җыр). Инде каушау көнләп түгел, сәгатьләп арта (Г. Ибраһимов). Авызын тутырып вак кадаклар каба да, шуларны берәмләп ботинка төбенә кага башлый.

– лата / - ләтә исемнәргә һәм сирәгрәк саннарга ялгана: онлата, ярмалата, акчалата (бирү), икеләтә (арттыру) һ.б.

Хезмәт көненә хәзер икмәкләтә дә, акчалата да мул гына түли башлаганнар (Э. Касыймов). Без аңардан икеләтә артык сораячакбыз (Р. Ишморат).

– тын / - тен кушымчасы берничә лексема да гына очрый, рәвешләргә, сыйфатларга ялгана: тирәнтен (уйлау), түбәнтен, югартын (очу), яшертен (яшерен рәвешеннән), әкертен (әкерен рәвешеннән); астыртын рәвеше исә хәзерге вакытта тамырлашкан, этимологиясе беркадәр җуела төшкән.

Әллә кайлардан тирәнтен гөрләп килеп күк күкри (Г. Гобәй). Сәйфи астыртын гына як-ягына күз төшереп алды (Г. Бәширов).

– ын / - ен кушымчасы вакыт рәвешләре ясый, тарихи рәвештә бу кушымча борынгы корал килеше кушымчасыннан үзгәргән: кышын (эшләү), көндезен (ял итү), кичен (йөрү) һ.б.

Көзен, Идел туңганнан соң, Тимери лашман ягына китте (Г. Бәширов).

Көндезен көн җылы, матур булуга карамастан, кичен суыта (М. Гали).

§140. Синтаксик юл белән рәвеш ясалышы. Синтаксик, ягъни сүз кушу ысулы белән п а р л ы, к у ш м а һәм т е з м ә р ә в е ш л ә р ясала.

1. П а р л ы рәвешләр. Синтаксик ысул белән ясалган рәвешләр арасында парлы рәвешләр һәм телдә таралышы, һәм структур төзелешенең төрлелеге ягыннан аерым урын алып тора. Парлы рәвешләрнең түбәндәге төрләре бар:

а) баш килештәге ике исемнән торган парлы рәвешләр: ара-тирә, көн-төн, иртә-кич, вакыт-вакыт, тау-тау, төркем-төркем һ.б.;

Аны ел буе берөзлексез һәр иртә-кич су керә дип сөйлиләр (Г. Кутуй). Һөҗүмгә һәр минут хәзер булып тору өчен сугышчылар көн-төн кар көриләр (Г. Әпсәләмов). Берни дә каршы тора алмый котырынган ташуга! Карт өянкеләрне сындырып ыргыта, күпер төбендәге тау-тау кар, боз өемнәрен кубарып ала... (Г. Бәширов). Кече якның чаршавы артында ара-тирә көйсезләнеп кече сеңел шыңшый... (Г. Бәширов).

ә) сыйфат яки рәвешләр кабатланып килеп, парлы рәвешләр ясала: тиз-тиз, кинәт-кинәт, кызу-кызу, әкрен-әкрен, озын-озын, кышын-җәен һ.б.;



Җәйге мунча гына, ташы да әллә кем түгел, үзең беләсең, бик юка, озын-озак маташсаң, я сүрелеп куяр (М. Шабай). Кышын-җәен бергә уйнап, бергә укып үскән иптәш малайлар искә төште (Г. Бәширов). Әкрен-әкрен хәйләсене китерәдер көйгә бу (Г. Тукай).

б) –лы / - ле, -сыз / - сез кушымчалы сыйфатлар яки исемнәр кабатлана: ишекле-түрле, үрле-кырлы, иртәле-кичле, арлы-бирле, кулсыз-аяксыз, вакытлы-вакытсыз, урынлы-урынсыз, ирекле-ирексез һ.б. ;



Иштуган ишекле-түрле йөри башлады (Г. Әпсәләмов). ...һәм менә алар Бәдертдиновның борын төбендә арлы-бирле йөреп, дусларча сөйләшергә тотындылар (Ф. Хөсни). Ул кайдадыр эшкә йөридер иде, ахырысы, иртәле-кичле безнең капка алдыннан үтә иде (Ш. Камал). Ярның астына тавыш-тынсыз гына кердек тә ... кармакларны хәзерли башладык (Г. Ибраһимов);

в) алмашлыклар һәм аларның төрле килеш формалары кабатланып, рәвешләр ясала: аннан-моннан, алай-болай, анда-монда, анда-санда һ.б. ;



Агыйдел өстендә анда-монда маяклар яналар иде (Г. Гобәй). Аннан-моннан гына киендем дә, урамга чыктым (М. Әмир). Мине узган елгы кебек хәзерләп озатучы булмаса да, алай-болай әзерләнеп, авылдан ычкындым (М. Гафури);

г) исем, рәвеш яки алмашлыкларның төрле килеш формалары кабатланып килә: күзгә-күз, колактан-колакка, кулдан-кулга, үзеннән-үзе, үтәдән-үтә, элек-электән, буйдан-буйга, көннән-көн, елдан-елга һ.б.;



Ольга Александровна элек-электән иренең сүзен бүлдерми тыңларга күнеккән иде (Г. Әпсәләмов). Үтәдән-үтә чыландык, яңгыр үзәккә үтте (Ә. Айдар). Нинди генә егеткә барырбыз дип, Гөлҗамал, колактан-колакка сөйлиләр (Җ.). Ул бер укыган китапны сүзгә-сүз сөйләп чыга ала (Г. Кашшаф).

Билгеле булганча, к у ш м а һәм т е з м ә рәвешләрнең ясалу ысулы бер үк, алар үзара ияртүле бәйләнештәге сүзләрнең кушылуыннан барлыкка килә. Нинди сүз төркемнәре кушылуга бәйле рәвештә кушма рәвешләрнең берничә төре билгеләнә:

а) кушма рәвешнең беренче компоненты булып шул, һәр, үз һ.б. алмашлыклар килә, икенче компонент күпчелек очракта исем була: һәрвакыт ,һәрчак, кайвакыт, шулчак, һәрвакытта, үзара һ.б.

Күңел шатлык белән тулы, Җаным һәрчак шат минем (З. Мансур). Уракчылар зур дәрт белән үзара ярышып ура башладылар (М. Гафури). Якуб, яшьләрнең сөйләшүләрен тыңлап, кайвакыт үзе дә катышып, су буенда уйланып утырды (И. Гази). Шулчактан бирле якын дуслар булып киттек (Р. Ишморат).

Бүген, быел кебек телдә киң кулланылыштагы рәвешләр дә шул ук алмашлык + исем калыбында ясалганнар: б у+ көн ~ бүген, бу + е л~ быел һ.б.;

ә) беренче компонент булып билгесезлек төсмерен белдергән бер саны килә, икенче компонент исем, сыйфат, рәвеш һ.б. сүз төркемнәре: бераз, берүзе, бервакыт, беркөн, бермәлне, берсүзсез, бертуктаусыз, беравык, берьюлы һ.б.



Мортазин караңгы урам буйлап берүзе кайтып китте (Г. Әпсәләмов). Беркөн бер солдат үтеп барышлый Гапсаттар абзыйларда кунып чыккан (И. Гази). Хәдичә беравык уйланып торды (Г. Бәширов). Бермәлне ул кышын- җәен зәңгәр кыркулы студент фуражкасын киеп йөрде (И. Рәмиев). Разиядән берьюлы ике хат килеп төште (И. Гази).

Бу кушма рәвешләрнең синонимы буларак, еш кына һич алмашлыгы белән ясалган рәвешләр дә кулланыла: һичсүзсез, һичтуктаусыз, һичөзлексез һ.б.



Һичөзлексез ишетелеп торган мылтык тавышы, бер әкренәеп, бер куәтләнеп, куркынган күңелне тагын да ныграк куркыта иде (Ш. Усманов).

Аның һәрбер кушканын һичсүзсез үтәп килдем (Р. Ишморат);

б) кушма рәвешләргә шулай ук үзенчәлекле юл белән ясалган башаркан, йөзтүбән, яланаяк, баштүбән, яңабаштан кебек рәвешләр дә керә:



Шакир, ике кулы белән йөзен каплап, кровать өстенә йөзтүбән атылды (Ф. Әмирхан). Атлар кешнәп җибәрәләр, чабып барган җирдән пуля тиеп, авып калалар, башаркан егылалар (М. Гафури). Авыл бөтенләй яңабаштан төзелгән (Ф. Хөсни).

Тезмә рәвешләр телдә киң таралмаган. Аларга бу юлы, чын күңелдән, яшь көйгә, яшь көенчә, биш былтыр, чамадан тыш кебек сүзләрне кертергә мөмкин.

Атасының болай чамадан тыш ягымлыланып китүе аны тынгысызлап узды (Г. Бәширов). Бик сагындым бу юлы... (җыр). ... Чәшкеләргә китеп, вафат булды, Башкынаем калды ла яшь көйгә... (җыр).

§141. Морфологик-синтаксик ысул белән рәвеш ясалышы (конверсия). Башка сүз төркемнәренең төрле грамматик формада аерымланып рәвешкә күчүен телдә шактый киң таралган күренеш дип санарга мөмкин. Бу ысул белән рәвеш ясалышында у р ы н а р а килешләрдә килгән и с е м н ә р , башка сүзләр һәм функциональ яктан рәвешләргә якын торган х ә л ф и г ы л ь л ә р катнаша:

а) юнәлеш килеше формасында рәвешкә күчкән сүзләр: гомергә, мәңгегә, күпкә, озакка, юкка, бергә, тикмәгә, заяга һ.б.



Әллә күпкә, әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын... (Һ. Такташ). Никадәр авыр булса да, бергә булгач түзәрбез (Р. Ишморат). Искәндәров кара төн уртасында, тикмәгә килмәгәндер (Ә. Еники). Төн уртасы җиткәч, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә, яшь гомерем заяга, ай, үтә дип (җыр).

ә) чыгыш килеше формасыннан рәвешкә күчкән сүзләр: яңадан, эчтән, тыштан, киредән, кулдан (язу), киредән, юктан, өстән-өстән һ.б.



Яңгыр сулары юган сукмакта ис тоелмый башлагач, Актүш киредән будкага таба борылды (Г. Гобәй). ... Китап басу һөнәре барлыкка килгәнче... кулдан күчерелгән язма китаплар йөргәнлеге мәгълүм (И. Рәмиев). Эчпошыргыч юеш вак яңгырлар өстән бәреп ява шыбырдап (Ф. Бурнаш). Частька җиткәч, Акчурин.... яңадан сәгатенә карап алды (Г. Әпсәләмов).

б) у р ы н – в а к ы т килеше формасында аерымланган рәвешләр: башта, арыда, биредә һ.б.



Башта уйла, аннан эшлә (). Башта күренгәнчә караңгы чырайлы кеше булып чыкмады Серебряков (И. Гази). Биредә беркем дә юк (сөйләм теле).

в) хәл фигыльдән күчкән рәвешләр: бара-бара, тора-бара, үтә, үлеп, өзелеп һ.б.



Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул, матур-матур балалар да (Г. Тукай). Тора-бара авылда чыккан һәрбер тапкыр сүзле җырны, такмакны Габдуллага сылтый башладылар (Ә. Фәйзи). Үтә кызыл тиз уңа (мәкаль). Аккош кебек ап-ак пароходта сандугач күк өзелеп җырладым (М. Садри). Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә, Татар күңле ниләр сизгәнен... (Г. Тукай).

Морфологик изоляцияләнү юлы белән ясалган рәвешләргә тамыр яки ясалма нигезле рәвешләрнең төрле килеш кушымчалары белән кулланылу очракларын да кертергә кирәк. Мәсәлән, ерак рәвеше телдә төрле килеш формаларында очрый: ерак ~ еракта ~ еракка ~ ерактан һ.б. Ләкин болар рәвешләрнең килеш белән төрләнеше дип кабул ителергә тиеш түгел.Чөнки бу шундый ук р ә в е ш л ә ш ү (адъективация) күренеше, ягъни алар билгеле бер килеш формасында аерылып, рәвешкә күчкәннәр, ә килеш кушымчаларын алуның сәбәбе предмет билгесен белдереп (ерак җиргә, ерак җирдән һ.б.), вакытлыча исемләшү белән бәйле булуы ихтимал.

Һай, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без... (җыр). Кош оча, йолдызлар атыла, Елгалар ярыннан ташына... Шуларны күрәм дә, күңелем еракка, еракка ашкына (Р. Фәйзуллин). Кошларның да калмый бәхетлесе Еракларда ялгыз аерылып... (Р. Байтимеров). Күн иярләр түзми шәп атларга, Йөрәк ничек түзсен еракларда (Зөлфәт).

Конверсия ысулы белән ясалган шундый ук рәвешләргә: бире~биредә ~ бирегә, хәзер ~ хәзергә ~ хәзердән, күп ~ күпкә ~ күптән һ.б. кебек рәвешләр дә керә [Тумашева, 1964: 249-256].

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конверсия ысулы белән рәвешләр ясалу кайбер хезмәтләрдә артык киңәйтелеп күрсәтелә, ягъни яхшы, начар, якты, җылы, салкын, суык, җиңел, озын, туры һ.б. сыйфатларның җөмләдә фигыль белән бирелгән кисәкне ачыклап, х ә л функциясендә килү очраклары конверсия ысулы белән ясалган рәвешләргә кертелә [Татарская грамматика, 1993: 501-503]. Моңа капма-каршы фикердә торучы галимнәр исә, сыйфат һәм рәвеш мөнәсәбәтенең катлаулы булуын таныган хәлдә, сүз төркемнәрен морфологик планда бу рәвешле билгеләүгә каршы чыгалар. “Исемне ачыклап килгән рәвешне “сыйфат ролендә килгән рәвеш”, һәм фигыльне ачыклап килгән сыйфатны “рәвеш ролендә килгән сыйфат” дип әйтүне дөрес дип әйтеп булмый, чөнки бу очракта, гали әйткәнчә, “төптәнрәк караганда, морфологик категорияне синтаксик категория белән бутау гына була” [Д. Г. Тумашева, 1964: 251].

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ.


1.Рәвеш сүз төркемен лексик-семантик, морфологик, синтаксик яктан характерлап күрсәтегез.

2.Рәвешләр мәгънәләре буенча ничек төркемләнәләр? Билге һәм хәл рәвешләренең төрле төркемчәләрен аерып күрсәтегез, мисаллар китерегез.

3. Рәвешләрнең лексик составы һәм ясалыш ысуллары турында сөйләгез.

5. Рәвеш ясагыч кушымчаларны атап күрсәтегез, мисаллар китерегез.

6. Синтаксик ысул белән нинди рәвешләр ясала?

а) парлы рәвешләрнең структур төрләрен атагыз, мисаллар китерегез.

б) кушма рәвешләр күбрәк нинди сүз төркемнәреннән ясала?

в) тезмә рәвешләргә мисаллар китерегез.

7. Конверсия ысулы белән рәвеш ясашын аңлатыгыз. Төрле сүз төркемнәреннән һәм төрле грамматик формада рәвешкә күчкән сүзләргә мисаллар китерегез.

8. Конверсия ысулы белән рәвеш ясалышына карата нинди бәхәсле карашлар бар?

РӘВЕШ СҮЗ ТӨРКЕМЕН АНАЛИЗЛАУ ҮРНӘГЕ.


    1. Ясалышы буенча нигезнең төрләре

    2. Рәвешнең мәгънә төркемчәләләре

    3. Нинди сүзне ачыклавы һәм җөмләдәге функциясе.

    4. Төрләнеше (исемләшү һәм дәрәҗә)

Берзаман Габделхәй күзләрен ачып җибәрде һәм үзенең кайдалыгын чамалый алмыйча озак кына уйланып ятты. Баштарак аңа ул үзләрнең лапас түбәсендә печәнлектә йоклап, ята сыман тоелды. Шулай да бу рәвешчә йокылы-уяулы яту озакка сузылмады (Н. Фәттах).

Берзаман – кушма рәвеш, хәл рәвеше: вакыт рәвеше, эш-хәлне ачыклый (берзаман күзләрен ачып җибәрде), җөмләдә - вакыт хәле;

озак – тамыр рәвеш, хәл рәвеше: вакыт рәвеше; эш-хәлне ачыклый (озак уйланып ятты); җөмләдә - вакыт хәле;

баштарак – ясалма рәвеш (конверсия), -рак – чагыштыру дәрәҗәсе кушымчасы, хәл рәвеше: вакыт рәвеше; эш-хәлне ачыклый (баштарак тоелды); җөмләдә - вакыт хәле;

(бу) рәвешчә - ясалма рәвеш, -чә кушымчасы белән ясалган; бу рәвешчә - тотрыклы сүзтезмә, билге рәвеше: сыйфатлау рәвеше; эш-хәлне ачыклый (бу рәвешчә яту), җөмләдә - рәвеш хәле;

йокылы-уяулы – парлы рәвеш, билге рәвеше: сыйфатлау рәвеше; эш-хәлне ачыклый (йокылы-уяулы яту), җөмләдә - рәвеш хәле.

Аваз ияртемнәре.

(Ияртемнәр)

§ 142. Гомуми төшенчә. А в а з и я р т е м н ә р е - үзенчәлекле сүз төркеме. Кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр телнең сүзлек составында үзенчәлекле катламны тәшкил итә, һәм бу авазлар һәр телнең үз үзенчәлекләре нигезендә ясала. Мәсәлән, татар һәм рус телләрендә: кикерикүк ~ кукареку, һау-һау ~ гав-гав, келт-келт ~ тик-тик һ.б.

Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен “образлы итеп күз алдына китерү өчен” (Д. Г. Тумашева) дә төрле и я р т е м н ә р кулланыла. Аларны гадәттә “образ ияртемнәре” дип атыйлар: ялт, гөлт, җем-җем, җәлт-җәлт һ.б.

Л е к с и к – с е м а н т и к яктан аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен белдерәләр, әмма алар аны атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, ягъни аларның номинатив функцияләре юк: карр-карр, бак-бак, гөлдер-гөлдер, шыбыр-шыбыр һ.б.

С и н т а к с и к яктан аваз ияртемнәре аерым җөмлә кисәге булып киләләр:



Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте (М. Хәбибуллин). Урман эчендә лап-лап басып килгән аяк тавышлары ишетелде (Г. Гобәй) – чышын-пышын, лап-лап – рәвеш хәлләре. Сирәгрәк аваз ияртемнәре җөмләдә хәбәр яки ия булып та килергә мөмкин. Мәсәлән:

Утыз ел казыган баз бик тирән шул: Менә инде Хәмитең шунда гөмберррт! (Г. Тукай). Болай да инде күршеләрнең чышы-пышы күп булды (сөйләм теле).

§ 143. Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәрею. Татар телендә бу төркемгә кергән аваз ияртемнәре бай һәм күптөрле, һәм алар әдәби әсәрләр телендә дә шактый мул чагылыш таба.

Й о р т х а й в а н н а р ы тавышының тасвиры: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у һ.б.

Әйе, әнә ул чыкты, әче тавыш белән кешнәп тә җибәрде: “Иһа-һа-һай!” (М. Кәрим). Гөлбәчкә ябылган бәрәннәр, әниләренең тавышын ишетеп, артларына ут капкандай, кычкыра башладылар: “Эм-мә-ә! Эм-мә-ә! (Г.Сабитов). Кәҗә әйтә: “Мики-кики!” Капчыктагы бүре башы бит унике (Г. Тукай). Кыяфәтсез түгел, матур ул, әни, матур. Ләң-ләң дип өрә дә белә ул (Г. Шәрәфи). Айдарны күргәч, песи, балалары өстенә тәпиен салды да, “менә минем песиләрем бар” дигән шикелле, элеккечә “мияу” дип түгел, тамак төбе белән әкерен генә “мау” дип сузды (Г. Шәрәфи).

К о ш – к о р т тавышларының тасвиры: ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк, кыт-кыт-кыт, пи-би-би, бак-бак, гөлдер-гөлдер һ.б.

Иң элек, муенын өскә сузып, “ка-ка-ка” дигән булып безнең ала каз килеп чыкты (Ш. Маннур). Каз, поварны аңлагандай, җанланып сөйли башлый : “кый-кый, каг-каг”,- ди, һәм поварга бер-ике тапкыр ышкылып үтә: “Кыйгак-кыйгак!”,- ди (Ә.Еники). “Пи-би-би-бип”,-ди каз бәбкәсе, Яхшатланып килгән, сөйләнә (Һ. Такташ). – Кыт-кыт-кыт, кунакларга вакыт!,- дип, берәм-берәм... куначаларга менеп кунаклыйлар икән...(әкият). Усал күгәрчен... гөлдер-гөлдер килде дә очып китте (Г. Шәрәфи). Сания апа суга бара зәңгәр чиләген асып. Сандугачлар чут-чут сайрый көянтәсенә басып (җыр).

Е р т к ы ч җ ә н л е к л ә р тавышыннан әдәби әсәрләрдә күбрәк бүре авазының тасвиры теркәлгән:

Җил дулый, Ач бүре юлдан адашкан, Ач бүре шыңшый, Улый: У-у-у- у-у! (Һ. Такташ).

Б ө җ ә к л ә р тавышының тасвиры: безз-безз – черки тавышы, чарр-чарр – чикерткә тавышы һ.б.



Безз-безз килгән булалар, Безз-безз көлгән булалар, Безелдәгән булалар (Р. Миңнуллин). Юл кырыенда чарр-чарр дип кычкырган чикерткәләргә кадәр ачу килә (Г. Рәхим).

2. Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре. Мондый тасвирлар телдә шулай ук күптөрле: чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр һ.б.

Көрәшкәндә хәрәмләшсәң дә - чаж берне аркага (Ш. Маннур). Хәтирә кайнап торган ак самоварын лык итеп өстәлгә кертеп утыртты (А. Гыйләҗев). Әти тып-тын һәм тиз генә олы яшел сандык артыннан беләк юанлыгы шомырт таяк тартып чыгарды да “шарт-шорт” минем аркага тондыра башлады (Ш. Маннур). Ул шаулашып мышнап гөрс итеп түмрәнгә бер чаккан иде, утын икегә аерылды да балта очы җиргә барып керде (А. Гыйләҗев).

3. Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр һ.б.

Ул сулышын тигезләргә тырышып, беравык басып торды да, идәнгә чап-чоп басып, үз бүлмәсенә борылды (А. Гыйләҗев). Йокларга ятканнар гына иде, биләмнән Таңсылу кайтып керде, дөп-дөп басып, ишекле-түрле йөрде... (А. Гыйләҗев). Шул сүзләрне әйтте дә, шак-шок басып, кабинеттан ук чыгып китте (М. Әмирханов). Лычкылдаган аякчу, ката башлаган бишмәт итәкләре, җиңнәр бияләйләр белән лыштыр-лыштыр йөгерә-йөгерә, шык-шык орынган тешләрне туктата алмыйча, өйгә кайтып кердем (Ш. Маннур).

4. Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык һ.б.

Хи-хи-хи! Колхоз председателен агитировать итә бит, ә! Кара син моны! (Г. Бәширов). Миллион коллар әкрен, Ләкин йөрәк өзгеч Моңлы тавыш белән елыйлар: - Ай-й-й-й, Ай-й-й-й (Һ. Такташ). Батыр да әткәсенең яратмавын сизә,ахыры, әтисе кулына кердеме, авызын биш тиен акча хәтле ачып, гел бер моңлы көйгә җырын суза: “үә-үә-үә (М. Әмирханов). Ул да түгел, кайдадыр якында гына чырык-чырык көлгән кызлар тавышы ишетеп алдык (Г. Ибраһимов). ... Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев). – Эһем,- дип тамак кырып куйды Идият абзый (Ә. Еники).

§ 144. Образ ияртемнәре. Табигатьтәге һәм кешеләргә бәйле төрле тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәреннән тыш телдә к ү р ү, с и з е м л ә ү г ә бәйле рәвештә ясалган тасвирый сүзләр – о б р а з ияртемнәре дә кулланыла. Тикшеренүчеләр образ ияртемнәрен дүрт семантик төркемчәгә бүлеп карыйлар: я к т ы л ы к һәм төс тасвирлары, х ә р ә к ә т тасвирлары, к ы я ф ә т һәм характер тасвирлары, э ч к е с и з е м л ә ү г ә бәйле тасвирлар [Татар грамматикасы, 2002: 426-427]

Я к т ы л ы к һәм т ө с тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем һ.б.

Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарга кадәр күренә (Ә.Еники). Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов). Ул да булмады, күзен ялт-йолт уйнатып, Гыйльми Салихы үзе килеп чыкты (А.Гыйләҗев). Мылтыгын аскан муенга, аста атның яхшысы, юл язудан курку юк: гөлт иткән айның яктысы (Г.Исхакый).

Х ә р ә к ә т т а с в и р л а р ы: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, кәз-кәз, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер һ.б.



Атлас әле һаман нәрсә булганын аңлап җиткермичә булса кирәк, челт-челт күзләрен йомгалады (Г.Рәхим). Театр ишегеннән җил-җил атлап, тәбәнәк кенә, ...пеләш, якты башлы берәү кереп килә иде (А.Гыйләҗев). Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады (Ә.Еники).

Э ч к е с и з е м л ә ү г ә, психик халәткә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп, сулк-сулык һ.б.



Кинәт Кәримнең баш түбәсенә кайнар тамчы килеп төште. Кәрим дерт итеп китте (Г.Рәхим). Аның кыяфәте кеше куркытырлык иде. Фатихаттәйнең йөрәге жу итеп китте (Г.Әпсәләмов). Мансур аның, учтагы кош шикелле, дер-дер калтыранган йөрәген сизеп, тоеп торды (М.Әмирханов).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   28


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет