«Нардуган» күңел ачу чарасы



жүктеу 28.56 Kb.
Дата15.05.2019
өлшемі28.56 Kb.

Нардуган”

Үткәрде: 75 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Фазлыева Р.Л.

Казан, 2014

Максат: балаларны онытыла башлаган бәйрәмнәр белән таныштыру; ана теленә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; алдан өйрәнелгән халык уеннарын ныгыту, балаларда яхшы кәеф тудыру.
Алып баручы.

-Исәнмәсез, балалар! Кәефләрегез ничек? Яңа ел белән сезне!

Бүген без сезнең белән бәйрәм итүебезне дәвам итәбез. Ягез әле, әйтә аласызмы, нинди бәйрәмнәр беләсез?


  • “Яңа ел”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”.

  • Дөрес балалар. Ә хәзер менә монда карагыз әле. Бүген бездә нинди бәйрәм икән, я, кайсыгыз әйтә ала?

  • Нардуган.

  • Бик дөрес әйттегез, бүген без сезнең белән Нардуган бәйрәмендә булырбыз.

Убырлы кереп бара.

  • Нәрсә соң инде бу? Нинди бәйрәм, нинди Нардуган!

Алып баручы

  • Тукта, тукта, кем соң әле син? Убырлы диимме,

Убырлы:__Убырлы_мин_,_убырлы,_дөньядагы_иң_матур_,_иң_чибәр,_иң_әйбәт_карчык.__Алып_Баручы'>Убырлы:

Алып Баручы:

  • Әйе, әйе, нәкъ шулай.Шулаймы балалар?

Убырлы:__Сез_нәрсәгә_дип_килдегез_инде_монда__Нинди_бәйрәм_дидегез_әле__Балалар'>Балаларның җаваплары.

Убырлы:

  • Сез нәрсәгә дип килдегез инде монда ? Нинди бәйрәм дидегез әле?

Балалар:

  • Нардуган бәйрәме.

Убырлы:

  • Андый бәйрәм буламы?

Алып Баручы:

  • Нардуган ул Убырлы, башкача Яңа ел дигән сүз .Нардуганда күңел ачканнар, биегәннәр, җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр, такмаклар әйтешкәннәр.Гадәттә 25нче декабрьдән 5нче гыйнварга кадәр үткәргәннр.Әйдә убырлы без дә балаларның шигыр ләрен тыңлыйк әле.

Убырлы:

  • Нинди шигыр сөйли белсеннәр инде , бигрәк тә татар телендә .

Алып Баручы:

  • Әйдәгез әле балалар, алайса Убыр ышанмый бит.

( Мәктәпкә хәзерлек төркеме Сәрбиназ,Зилә)

( өлкәннәр төркеме Алина)

( М әктәпкә хәзерлек төркеме Даша, Ралина)

Алып баручы:


  • Ә хәзер әйдәгез, балалар уйнап алабыз.

Убырлы:

  • Нинди уйный белсеннәр дие инде алар?

Алып баручы:

( мәктәпкә хәзерлек төркеме) “Без, без, без идек.”

( өлкәннәр төркеме) “ без,без, без идек”.



Алып баручы:

  • Хәзер “Очты, очты” уенын уйнап алырбыз.

( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

( өлкәннәр төркеме)



Алып баручы:

  • Ә хәзер биеп алабыз

( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

( өлкәннәр төркеме)



Алып баручы

  • Менә убырлы , күрдеңме инде,балалар бииләр дә , җырлыйлар да, уйныйлар да.

Убырлы :

- Әйе, шулай икән шул, мин генә бер нәрсә дә , белмим.



Алып баручы:

  • Әйдә , мин сиңа бер такмак өйрәтәм.

Нардуганым нар булсын

Эче тулы нур булсын

Нардуганны уйнаганның

Гомере озын булсын.



Алып баручы:

Нинди бәйрәм инде ул бүләксез!



Убырлы белән икесе күчтәнәчләр өләшә.


Достарыңызбен бөлісу:


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет