Ногмани Коръән Тәфсире



жүктеу 7.93 Mb.
бет1/56
Дата16.12.2018
өлшемі7.93 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   56

Ногмани
Коръән Тәфсире

[1] ФАТИХӘ СҮРӘСЕ – 7 АЯТЬ
1. Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.

2. Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле.

3. Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк.

4. Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр.

5. Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз.

6. Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр).

7. Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер!

"Амин."
[2] БАКАРА (СЫЕР) СҮРӘСЕ – 286 АЯТЬ
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер.

2. Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер.

3. Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр.

4. Ий Мухәммәд г-м, ул тәкъвә мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар (ләкин Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кылмыйлар) һәм ахирәткә дә ышанып, аның өчен гамәл кылалар.

5. Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар.

6. Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаган көферләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да бертигез, һич иман китермәсләр.

7. Аллаһу тәгалә көферләрнең күңелләренә аңламаулык, колакларына ишетмәүлек, күзләренә күрмәүлек пәрдәсен корды һәм аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр.

8. Мөселманнар арасында монафикълар да бар, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышандык диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр.

9. Ул монафикълар Аллаһуны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр.

10. Аларның күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире бар, Аллаһ аларның каршылык чирләрен арттырды, вә аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабдыр, ялган сөйләгәннәре өчен.

11. Җир өстендә фетнә чыгарып, кешеләр арасын бозмагыз диелсә аларга, юк без бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез, диләр.

12. Аң булыгыз! Шул монафикълар кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд кылучылар, ләкин шуны үзләре сизмиләр.

13. Әгәр аларга: "Саф гакыллы кешеләр ышанган кебек сез дә саф күңел белән ышаныгыз", – диелсә, алар: "Без ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмы", – диләр, аң булыгыз! Әлбәттә, алар үзләре ахмаклар, ләкин белмиләр.

14. Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: "Без иман китердек, сезнең белән бергәбез", – диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: "Без, әлбәттә, сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз", – диләр.

15. Аллаһ аларны үзләрен каты мәсхәрә кылыр һәм аларны адашу юлында калдырыр, хак юлны таба алмыйча, хәйран булып йөрерләр.

16. Шул монафикълар туры юлны ташлап, адашу юлын алдылар. Аларга бозык сәүдәләре уңыш һәм файда бирмәде, һәм алар туры юлга күнелүче дә булмадылар.

17. Аларның мисалы – караңгы кичтә ут яндырып, үз тирәләрен яктырткан вакытларында Аллаһ утларын сүндереп, караңгыда калдырган, һичнәрсә күрмәүче кешеләр кебидер.

18. Алар хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр, туры юлны күрүдән сукырлар, алар һидәяткә кайтмаслар.

19. Яки алар кат-кат караңгыланган төнне күк күкрәүле, яшенле каты яңгыр астында калган кешеләр кеби. Күк күкрәүнең вә яшеннең катылыгында бармакларын колакларына тыгалар, үлемнән куркып. Аллаһ имансызларның бетен эшләрен чолгап алучы.

20. Яшен уты күз нурларын суырып алырга якынлашты. Яшен уты аларның алларын яктыртса, берничә адым атлыйлар, яшен уты китеп, караңгыда калсалар, бара алмыйча туктыйлар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, ишетүләрен һәм күрүләрен алып аларны колаксыз, күзсез кылыр иде. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.

21. Ий кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы җөмләсеннән булу өчен.

22. Сезне халык кылучы – Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез Аның тиңдәше юклыгын!

23. Әгәр колыбызга (Мухәммәд г-мгә) иңдергән Коръәннән шикләнсәгез, Коръән сүзләренә охшашлы бер сүрә китерегез һәм Аллаһудан башка барча ярдәмчеләрегезне ярдәмгә чакырыгыз! Әгәр Коръән – Аллаһ сүзе түгел дигәнегез дөрес булса!

24. Әгәр бер сурә китерә алмаган булсагыз, һәм китерә дә алмассыз! Куркыгыз җәһәннәм утыннан, аның эчендә утын булучы – адәмнәр һәм ташлардыр!! Ул җәһәннәм Коръән белән гамәл кылмаучы көферләргә хәзерләнде.

25. Инде иман кигереп изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләр белән сөенеч бир! Җәннәттә аларның алларына җимешләр китерелгәндә "Бу җимешләр без дөньяда ашаган җимешләр", – диярләр. Ләкин аларның тәме башка булыр. Аларга анда һичкемнең никахында булмаган пакь хатыннар булыр, алар җәннәтләрдә мәңге калырлар.

26. Аллаһу тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. Әмма көферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһуның максады нәрсә диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр, һәм күп кешеләрне туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр.

27. Ул фасыйклар Аллаһуга биргән ґәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар.

28. Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз.

29. Ул – Аллаһ җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче.

30. Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" – диде.

31. Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: "Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез".

32. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың".

33. Аллаһ Адәмгә әйтте: "Фәрештәләргә исемнәрнең барчасын әйтеп бир", – дип. Адәм исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: "Мин сезгә әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?".

34. "Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз", – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды.

35. Вә Адәмгә әйттек: "Үзең һәм хатының җәннәттә торыгыз һәм җимешләрен киңлек илә, теләгәнчә ашагыз, мәгәр менә бу агачка якын бармагыз, әгәр шуны эшләсәгез, залимнәрдән булырсыз".

36. Иблис, бу агач җимешен ашасагыз җәннәттә мәңге каласыз, дип, аларны алдады, алар Иблис сүзенә ияреп, җимешне ашап алдандылар. Иблис аларны җәннәттән чыгарып андагы нигъмәтләрдән аерды. Моннан соң әйттек: "Ий Адәм һәм Иблис, бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җиргә иңегез! Сезгә җирдә торырлык урын һәм яшәү өчен кирәк нәрсәләр бар, әҗәлегез җиткәнче яшәгез".

37. Адәм галәйһис-сәлам тәүбәгә ашыкты һәм Раббысы тарафыннан өйрәткән тәүбә-истигъфәр сүзләренә юлыкты, һәм тәүбә итеп, Аллаһудан гафу сорады, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте. Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.

38. Без әйттек: "Барчагыз да җәннәттән чыгып җиргә иңегез!" Әмма минем сезгә туры юлга күндерүче сүзләр, әлбәттә, килер, Минем сүзләремә ияргән затка курку һәм кайгы булмас.

39. Имансызлар һәм аятьләребезне ялган диючеләр – ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.

40. Ий Ягъкуб балалары! Сезгә биргән нигъмәтләремне хәтерләгез, һәм Тәүрат белән гамәл кылырга сездән ґәһед алдым, шул гаһедемне үтәгез! Әгәр Минем ґәһедемне үтәсәгез, Миндә сезнең гаһедегезне үтәрмен һәм җәннәткә кертермен, Миңа гына кол булыгыз һәм Миннән генә куркыгыз!

41. Кулыгыздагы Тәүратка ышанганыгыз хәлдә Без иңдергән Коръәнгә дә ышаныгыз, ягъни аның белән гамәл кылыгыз, Коръәнгә беренче көферләрдән булмагыз һәм Безнең аятьләребезне дөнья малына сатмагыз! Ягъни байлар малына кызыгып, яки алардан куркып, Аллаһ хөкемнәрен яшермәгез һәм үзгәртмәгез, Минем газабымнан сакланыгыз!

42. Хакны батыл белән бутамагыз һәм дөреслекне яшермәгез! Бит үзегез дә хаклыкны беләсез.

43. Намазларны үтәгез һәм зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз, ягъни Коръән юлыңда булган мөселманнардан аерылмагыз!

44. Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, бит сез Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы? (Бу аять вәгазь сөйләп тә сөйләгәне белән гамәл кылмаучылар хакындадыр).

45. Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, вә намаз укып Аллаһудан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә.

46. Чөнки алар Раббыларына юлыгачакларын һәм Аңа хөкемгә кайтачакларын беләләр.

47. Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез һәм нигъмәт бирүдә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылдым, шуны фикерләгез!

48. Һәм куркыгыз кыямәт көненнән, ярдәм итә алмас ул көндә һичбер зат икенче затка бер эш белән дә! Ул көндә шәфәгать итү кабул ителмәс һәм ґәзабтан котылу өчен һичнәрсә алынмас.

49. Фиргаун кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман ґәзаб белән ґәзаблап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде.

50. Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргаун кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз.

51. Янә хәтерләгез шуны, Мусага Тәүратны иңдермәк өчен Тур тавында аны кырык көн тотмак белән вәгъдә кылдык. Муса Тур тавына киткәч, сез бозау ясап, шул бозауга гыйбадәт кыла башладыгыз. Шуның өчен сез залимнәрсез.

52. Шул эшегездән соң сезне гафу кылдык, шөкер итүегез өчен. Чөнки алар Муса кайткач тәүбә иттеләр.

53. Янә шуны хәтерләгез, туры юлга күнелмәклегегез өчен Муса г-мгә китап бирдек. Ул китап хак белән батыл арасын аеручы иде.

54. Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.

55. "Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, Аллаһуны безгә күрсәт!" – дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш кеше янына килгәч, ул кешеләр: "Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт", – диделәр. Муса әйтте: "Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем", – диде. Алар һаман: "Аллаһуны күрмичә ышанмыйбыз", – диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш кешене көйдереп үтерде).

56. Аллаһ әйтте: "Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез өчен".

57. Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга Аллаһудан әмер булды: "Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз", – дип, ләкин алар Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Ґәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.)

58. Янә: "Әрихә шәһәренә керегез", – дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз.

59. Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче ґәзаб иңдердек.

60. Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: "Таягың белән ташка сук", – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан.

61. Янә әйттегез: "Ий Муса, без бер төрле генә ризыкка сабыр итә алмыйбыз, безнең өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм вак орлыклардан сорап". Муса аларга әйтте: "Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? Шәһәргә керегез, сез сораган нәрсәләр анда булыр". Аларга авыр эшләр, хурлык, мескенлек вә Аллаһуның ачулы каһәре йөкләтелде. Аларга бу җәзалар Аллаһудан тиешле булды Аның аятьләрен инкяр иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен, дәхи бу җәзалар аларга тиешле булды Аллаһуга гөнаһлы булганнары һәм сызган сызыктан чыкканнары өчен.

62. Гамәлсез генә ышанучылардан, вә яһүдләрдән, вә насаралардан һәм төрле нәрсәләргә табынучылардан берәү Аллаһуга иман китереп Коръән, сөннәт дәлилләре белән изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәрнең кылган әҗере Раббылары хозурында, аларга курку һәм кайгы булмас.

63. Янә сездән ґәһед алган вакытыбызны хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәрдек вә әйттек: "Тәүратны алыгыз һәм аның белән ихлас вә тырышлык илә гамәл кылыгыз, һәм анда булган Безнең вәгазьләр белән вәгазьләнегез, бәлки Аллаһдан куркучы булырсыз.

64. Тур тавының өстегезгә төшүеннән Без сезне коткарганыбыздан соң күп вакыт үтмәде, Тәүрат белән гамәл кылырга биргән вәгъдәгезне бозып, аның белән гамәл кылмый башладыгыз. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, һәммәләрегез һәлак булыр идегез.

65. Шимбә көне хакында Аллаһ хөкемен бозучыларыгызны, әлбәттә, белдегез. Чиктән үтүчеләрне һәлак итмәк өчен Аллаһ аларга әйтте: "Хур булганыгыз хәлдә – маймыл булыгыз", – дип. Шунда ук маймыл булдылар. (Ягькуб балалары Муса гәләйһис-сәләмгә каршы килеп, җомга урына шимбә көнне сайладылар. Шуннан соң Аллаһ аларга шимбә көнне дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Аларны сынар өчен Аллаһ әмере белән шимбә көн яр буена балыклар күп килер булдылар. Яһүдләр балыкларны күреп кызыктылар һәм балыкларны тоту өчен Аллаһуга каршы хәйлә кордылар: шимбә көн яр буена килгән балыкларны елымнар белән әйләндереп алдылар, аннары якшәмбе көнне балыкларны судан чыгардылар. Аллаһ аларга ачуланды һәм маймыл булыгыз диде, маймыл булып, һәлак булдылар).

66. Без аларны шулай хурлыкка салдык һәм һәлак иттек гыйбрәт өчен вә Аллаһудан курыкканлыкларга вәгазь булсын өчен.

67. Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: "Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Алар әйттеләр: "Безне сыер бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?" Муса әйтте: "Сезне мәсхәрә кылып ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын". (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: "Үтерүчене табарга безгә ярдәм ит", – диделәр. Муса әйтте: "Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер).

68. Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".

69. Әйттеләр: "Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!" Муса әйтте: "Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны ґәҗәбләндерер", – дип.

70. Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз"

71. Муса әйтте: "Дөреслектә Аллаһ әйтәдер: ул сыер, әлбәттә, җир сөреп, җир сугарып мәшәкать чикмәгән сыердыр, ул сыерда чуарлык юк һәм һәр кимчелектән пакь". Алар. "Хәзер сыерның бөтен хәлен бәян кылдың, инде табарга мөмкин булыр", – диделәр һәм сыерны таптылар, бик зур бәягә сатып алып бугазладылар. Ләкин сыерның бәясе бик югары булу сәбәпле, аны сатып алудан гаҗиз була яздылар.

72. Бер кешене үтереп, кем үтерде дип шаулашкан вакытыгызны да хәтерләгез! Аллаһ сез яшергән нәрсәне ачып күрсәтүче. Ягъни үтерүчеләрне мәетнең үзеннән әйттерде.

73. Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә – "Самиґнә вә әтәґнә" – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: "Без ишеттек һәм буйсындык", – дип әйтәләр ди).

74. Аллаһу тәгаләнең күп могҗизаларыннан соң мәетнең терелгәнен һәм Аллаһ хөкемнәрен бозучыларның маймыл вә дуңгыз сурәтенә кереп һәлак булуларын күрдегез, шуннан сон, да күңелегез йомшармады, бәлки таштай катты, хәтта таштан да катырак булды. Дөреслектә, таш таулардан елгалар ага, зур таш ярылса, эченнән су чыга һәм Аллаһудан куркып, таулардан таш ярылып төшә. Ий кешеләр! Сезнең кылган эшләрегездән Аллаһ һич тә гафил түгел. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз!

75. Ий сез мөселманнар! Яһүдләрнең сезнең динегезгә кереп мөселман булуларын телисезме? Дөреслектә, яһүдләрдән бер төркем җәмәгать ишеттеләр Аллаһуның сүзен, ягъни Тәүратны, соңыннан үзгәрттеләр Аллаһуның сүзен, аңлагач һәм белгәчтен.

76. Ул яһүдләр мөселманнарга очраганда: "Иман китердек", – диләр. Әгәр аулакта бер-берсенә юлыксалар әйтерләр ул яһүдләр үзара: "Ник хәбәр бирәсез мөэминнәргә үзегезгә Аллаһ ачык бәян кылган эшләрне" (Ягъни алар, Тәүратны укып беләләр иде Мухәммәднең хак расүл икәнен; ләкин аулакта бер-беренә әйтерләр иде: "Тәүраттагы шул сүзләрне мөэминнәрдән яшерегез", – дип). "Аның пәйгамбәр икәнлеген белә торып, инкяр иттегез, дип, ахирәттә Аллаһ хозурында өстегездән торуларына дәлил булсын өчен сөйлисезме? Уйлап карамыйсызмы?" – диләр.

77. Ул яһүдләр белмиләрме аларның күрсәтеп эшләгән һәм яшереп эшләгән эшләрен Аллаһу тәгаләнең белгәнлеген? Әлбәттә, беләләр, ләкин мәкерлек кылалар.

78. Яһүдләрдән Тәүратны белмәүчеләр дә бар. Алар ата-бабадан калган ялган хөрафәт сүзләрне генә беләләр. Алар хакны белмиләр, мәгәр ялган, ясалма динне хак дин дип төшенәләр һәм шул сукыр төшенүләре белән эш кылалар. (Нинди үкенеч! Бүгенге безнең мөселманнарыбыз да наданнар, Коръән хөкемнәрен белмиләр һәм бидәгатьне дин дип төшенәләр).

79. Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһудан диючеләргә! Алар бу эшне эшлиләр надан халыктан аз акча алыр өчен. Аларга һәлакәтлек ялган китап язганнары өчен, янә аларга һәлакәтлек явызлык кылганнары өчен.

80. Яһүдләр: "Безне ахирәттә җәһәннәм ґәзабы тотмас, мәгәр саналмыш көнлек кенә тотар", – диләр. Син аларга әйт: "Ґәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр вәгъдә кылган булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ хакында белмәгәнне сөйлисезме?".

81. Бәлки бер кеше фәхеш вә хәрам эшләрне кәсеп итсә һәм ул кешене хаталыклары чырнап алса, андый кешеләр, әлбәттә, ут әһелләре, алар анда мәңге калырлар.

82. Әмма иман китереп, изге гамәлләрне кылган хак мөэминнәр җәннәт әһелләре, алар анда мәңге калырлар.

83. Янә Ягькуб балаларыннан ґәһед алдык: "Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, ата-анага, мөселман булган якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә изгелек итегез! Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез, намазларыгызны вакытында үтәгез, һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез!" – дип. Соңыннан Аллаһуга биргән ґәһедегездән аерылдыгыз, мәгәр бик азларыгыз ґәһеден саклап калды. Шулай итеп, сез Аллаһудан баш тартучысыз.

84. Ий Ягькуб балалары! Сугышып каныгызны түкмәгез, явызлык белән бер-берегезне йортларыгыздан чыгармагыз дип сездән ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Үзегез бу ґәһедне кабул иттегез һәм шәһәдәт бирдегез.

85. Ий, Ягькуб балалары! Ґәһедләрегезне бозып, бер-берегезне үтерәсез һәм үзегездән булган бер җәмәгатьне йортлардан куып чыгарасыз. Бу хәрам булган эшләрдә, шәригатькә хилаф юл һәм дошманлык белән залимнәргә ярдәм итәсез. Әгәр сезгә әсирләр килсә, аларны мал биреп азат итегез дип тә сездән ґәһед алдык. Мал биреп аларны азат итегез! Әмма гаепсез кешеләрне йортларыннан куып чыгару сезгә хәрам ителде. Сез Аллаһ китабының кайбер аятьләренә ышанып, кайбер аятьләрен инкяр итәсезме? Сезләрдән бу эшне эшләүчеләрнең җәзасы дөньяда хурлыкка төшүдер, ахирәттә ґәзабның катырагына кайтудыр. Аллаһ, сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел.


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   56


©kzref.org 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет